Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ИДРИС ТУКТАРОВ (Тууына 60 ел) Татар совет язучыларының карт буын вәкиле Идрис Ильяс улы Туктаров 1896 елның 20 сентябрендә Уфа губернасындагы. Сәфәр авылында ярлы крестьян семьясында туа. Идрис туганнан соң күп тә үтми, җирсез җәфа чиккән Туктаровлар семьясы Уралдагы алтын приискал арына күчеп китәргә мәҗбүр була. Идрис Туктаров бик яшьли капиталистик изелүнең авырлыгын үз җилкәсендә татый — ул 12 яшьтән төрле хуҗаларга ялланып эшли башлый. Зур кыенлыклар белән Уфадагы 4 класслы башлангыч мәктәпне тәмамлый. 1915 елда солдатка алына һәм 1917 елга кадәр Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында йөри. Революциядән соң Уралга кайта һәм Кучкар прнискасында. китапханәдә эшли. Кучкарны Колчак басып алганнан соң актив рәвештә акларга каршы агитация эшләре алып бара. Бу эшләре өчен ул 1919 елның январында аклар тарафыннан кулга алына һәм Чиләбе төрмәсенә озатыла. Бер айдан ул Владивосток төрмәсенә күчерелә. Биредә ул бер ел, партизаннар тарафыннан азат ителгәнче, утыра. 1920—22 елларда Беренче Амур коммунистик полкында яшь Советлар республикасын ак бандалардан тазарту өчен көрәшә. 1923 елдан төрле газеталарда аның шз- гырьләре, фельетоннары басыла башлый 1929 елда Москвада «Нашрнят» издатель- ствосында аның «Партизаннар» исемле китабы басылып чыга. 1930—35 елларда <81- штольня» исемле повесте һәм берничә хикәяләр җыентыгын бастырып чыгара. Ъ\ елларда ул Чиләбе шәһәрендәге китапханәләрдә һәм клубларда эшли, Свердловские чыга торган «Уральский рабочий» газетасында әдәби сотрудник була. 1932 елда Казан Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1936 елдан соң Зеленодольск шәһәрендә рабфакта һәм ФЗУ да укыта. Идрис Туктаров Бөек Ватан сугышыйк- башыннан ахырына кадәр немец фашистларына каршы көрәштә катнаша. Бөек Вати сугышы көннәрендә ул КПСС сафына кера 1940 еллардан соң, Идрис Туктаров берничә хикәяләр җыентыгы, балалар өчен «Җир җиләге» дигән китабын бастыры: чыгарды, А. Купринның «Ак пудель», А. Волошинның «Кузнецк җире» әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. Хәзер Идрис Туктаров Зеленодольск шәһәрендә китапханә мөдире булып эшли.
 
ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ Шушы елның 29 сентябрендә татар совет язучысы Габдрахман Минскийга 50 яшь тулды. Габдрахман Минский Астрахань шәһәрендә эшче-кустарь семьясында туа. Аңа бер яшь тулганда әтисе Нур Якуп Аликов үлә һәм кечкенә Габдрахман шул ук шәһәрдә яшәүче Хаҗимөхәммәт Аллабердиев дигән кеше тәрбиясенә күчә. Башлангыч белемне татар мәктәбендә ала. 1924 елда комсомолга керә. Бу елларда ул Нариман районында уку өе мөдире һәм Астрахань шәһәрендә «Красный Восток» клубы эшчесе булып хезмәт итә, татар балалары театры труппасында актив эш алып бара, аның өчен пьесалар яза. 1926 елда Казанга килә һәм Татар театр техникумына укырга керә. 1928 елда «Кызыл яшьләр» газетасында һәм «Авыл яшьләре» журналында аның беренче хикәяләре күренә башлый. 1931—1935 елларда Татгосиздатта тәрҗемәче һәм Чиләбеда чыга торган «Төзү ударнигы» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. 1936 елда Кино сәнгате Академиясенеа сценарий факультетына укырга керә һәы 1938 елда аны тәмамлый. Бөек Ватан сугышына хәтле Баку кино студиясендә сценарий бүлегенең әдәби консультанты булып эшли. Бөек Ватан сугышына гади сугышчы булып катнаша һәм «Кавказ оборонасы өчен», «Бөек Ватан сугышына катнашкач өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан демобнлнзз- цияләнгәннәи соң ул Баку кино студиясенең сценарий бүлеге начальнигы һә.м Әзер- бәйҗан телеграф агентлыгының бүлек редакторы булып эшли. Г. Минский 1952 елда яңадан Казанга кайта һәм «Чаян» журналы редакциясенд; бүлек мөдире булып эшли башлый. 
 ааендарь 
123 
 
 
Г. Минский кечкенә хикәяләр язучы һәм драматург буларак укучыларга билгеле Аның «Мансуровлар семьясы» «Шлём», «Гөлчәчәк» исемле пьесалары 1929—40 елларда Тагар Академия теагрында куела. 1928—1930 еллар дәвамында аның «Заманасы шундый», «Мицсылу» исемле хикәяләр җыентыгы, «Яңа яшьләр» исемле комедиясе басылып чыга. Ул Баку киностудиясендә эшләгәндә кино өчен күп кенә художестволы һәм документаль 
сценарийлар яза. 1954 елда Г. Минскиңның «Хикәяләр» китабы һәм «Яшь йөрәкләр» исеме астында комедияләр җыентыгы басылып чыкты. Газетажурнал битләрендә бик еш кына аның очерклары, рецензияләре, хикәяләре басылып килә. Аның юмористик характердагы хикәяләрен һәм комедияләрен укучылар яратып укыйлар. ч
 
ИВАН АЛЕКСАНДРОВИЧ ГОНЧАРОВ (Үлүенә 65 ел) Рус реалистик әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе Иван Александрович Гончаров 1812 елда Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Башлангыч белемне дворяннар пансионында ала. Пансионда ул чит ил телләрен өйрәнә, рус һәм көнбатыш әдәбияты классикларының әсәрләре белән таныша. 1831 елда Москва университетына экзамен бирә. Ул биредә Белинский, Герцен, Станкевич, Лермонтов, Огарев, К. Аксаковлар белән бер чорда укый. Ләкин студентларның бу алдынгы группасы карашларын уртаклашмый. 1834 елда, университетны тәмәмлаганнан соң, Гончаров туган шәһәре Сембергә кайта һәм губернатор канцеляриясенә эшкә урнаша, берничә ай эшләгәннән соң, Петербургка күчеп китә. 1844 елда Некрасовның «Современник» журналында аның зур күләмле беренче әсәре — «Обыкновенная история» дигән романы басылып чыга. Бу роман бик тиз җәмәгатьчелекнең игътибарын тарта. Озак та үтми ул, «Обломов»ны яза башлый. Ләкин язып бетерми, «Паллада» фрегаты белән дөнья әйләнә сәяхәткә чыгып китә, һәм, шул сәяхәтнең нәтиҗәсе буларак, 1858 елда «Фрегат Паллада» диязучыларның шул вакыт өчен четрекле сарөхсәт бирә. Аның ярдәмендә Тургеневның «Аучы язмалары», Лермонтов 
әсәрләренең тулы җыентыгы һәм Некрасовның 
бик күп әсәрләре басылып чыга. Шундый тоткарлыклар нәтиҗәсендә, «Обломов» бары тик 1859 елда гына дөньяга чыга. Бу әсәр Гончаровка беренче дәрәҗәдәге рус язучысы данын алып килә. Бөек революцион демократ Добролюбов бу романга карата «Нәрсә ул обломовщина» дигән атаклы мәкаләсен яза. 1860 елда Гончаров отставкага чыга һәм ике ел ял итә. 1862 елда яңадан хезмәткә кайта: «Северная почта» газетасының редакторы булып эшли. 1865 елда матбугат эшләре буенча Баш идарә советының члены итеп билгеләнә. 1867 елда действительный статский советник чинында бөтенләйгә отставкага чыга. Хәзер ул бөтен вакытын иҗат эшенә бирә һәм озакламый, 1869 елда аның өченче романы — «Обрыв» романы басылып чыга. Гончаров бу өч романында үзен крепостной Россия чынбарлыгын, яңа буржуаз капиталистик мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүен һәм аларның басымы астында иске- феодаль крепостной мөнәсәбәтләрнең таркала баруын дөрес сурәтләүче реалист язучы итеп күрсәтте, алпавытларның паразитлыгын фаш итте, үз вакыты өчен характерлы тискәре күренешләрне, тискәре кешеләрне типиклаштырып, онытылмас образлар иҗат итте. Гончаров иҗаты алдынгы рус әдәбияты 
тарихында аерым бер урынны алып тора, аның романнары хәзерге совет укучылары тарафыннан зур кызыксыну белән укыла.
 
ФЕДОР МИХАЙЛОВИЧ РЕШЕТНИКОВ (Тууына 115 ел) 
ганнары кулында тәрбияләнгән. Балалык еллары аның Кама буенда Пермь (хәзерге Молотов) шәһәрендә уза. Башлангыч белемне Пермьдәге өяз училищесында ала. 1859 елда, училищены тәмамлаганнан соң, Екатеринбургка күчеп килә һәм өяз судында канцелярия хезмәткәре булып эшли башлый. Биредә аның иҗади эзләнүе башлана. 1860 елда 
«Приговор» дигән поэма һәм «Пай улы» исемле алты пәрдәлек драма яза. Бу әсәрләр авторның шул вакыттагы чиновниклар тормышын күзәтүләре, халык авызыннан ишеткән юлбасар
гән ике томлы китап дөньяга чыга. Сәяхәттән кайтканнан соң И. А. Гончаровка «Обломов»ны дәвам иттерү өчен мөмкинлек булмый. Аны халык мәгарифе министрлыгына цензор итеп билгелиләр. Үзе язучы буларак, Гончаров, каты реакция еллары булуга карамастан, күп кенә бастырып чыгарырга налган әсәрләрен 
Күренекле рус демократ язучысы Ф. М. Решетников 1841 елның 5 сентябрендә Екатеринбург — хәзерге Свердловск шәһәрендә туган. Бик яшьли ятим калып, тулар турында Урал легендалары тәэсирендә туа. Ләкин үзе белән эшләүче чиновниклар анык язмаларыннан көләләр, аны төрлечә кимсетәләр. Шуңа карамастан, ул үзенең яраткан эшен ташламый. «Современник» журналындагы Добролюбов мәкаләләрен зур кызыксыну белән укып бара, шул тирәдәге халыкның тормыш, көнкүреш хәлләрен өйрәнә. 1863 елда Решетников Петербургка килә һәм Финанс министрлыгының чит илләр белән сәүдә департаментында эшли башлый. Шушы елларда үзәктә чыга торган газета һәм журналларда аның беренче очерклары басылып чыга. Бу очеркларында ул чиновниклар һәм тау эшчеләре тормышын сурәтли. Яшь язучыга «Современник» журналы редакторы, рус халкының бөек шагыйре Некрасов зур’ рухи ярдәм күрсәтә — аның иҗатына юнәлеш бирә, чын тормыш турында. гади халык тормышы турында язарга киңәш итә. 1864 елда «Современник» журналында аның беренче повесть-очергы ’ «Подли- повлылар» басылып чыга. Бу әсәрдә ярлы, изелгән халыкның авыр тормышы дөрес картиналар аша тормышчан сурәтләнә. «Подлиповлылар» нигездә Чусовая, Кама, Волга елгаларында эшләүче бурлакларның тормышын чагылдыра. Решетнпковның бурлаклар тормышына игътибар юнәлтүе очраклы түгел. Россиядә зур үзгәрешләр барган чорда (1861—1863) бурлаклар тормышы белән кызыксыну гаять зур була. Революцион демократиянең юлбашчылары Добролюбов, Чернышевский бурлакларда изелгән халыкның көрәшкә иң сәләтле вәкилләрен күрәләр. Некрасов шука күрә 
үзенең «Волгада» поэмасын бурлаклар тормышына багышлый, Чернышевский «Нәрсә эшлә1й'ә» романында бурлак —пәһлеван Никитушка Ломовиы сурәтли, профессиональ революционер Рахметовның Волга буйларында үзе теләп бурлак булып эшләүләренә зур әһәмият бирә. Шунлыктан Решетнпковның гаять тормышчан бу әсәре революцион демократ язучыларның идеяләре белән якынлаша. «Подлиповлылар»дан соң Решетников үзенең игътибарын яңа туып килә торган пролетариат тормышын сурәтләүгә юнәлтә. Уралдагы завод эшчеләре тормышы — аның иҗатында төп тема булып әверелә. Ләкин 60 еллар уртасында көчәеп киткәа самодержавие реакциясе аңа бу өлкәдә уңышлы эш алып баруга комачаулый. Аның бу темага багышланган ике романы язылып бетми. Решетнпковның пролетариат тормышына багышланган әсәрләре арасында аеруча әһәмиятле урынны Некрасов киңәше белән язылган «Кайда яхшырак» дигән романы алып тора. Решетников бу романында эшчеләр сыйныфының үсеп баруын күрә, народникларның Россиядә капитализм юк, эшчеләр сыйныфы юк дигән карашына каршы чыга. Решетников капитал йогынтысы астында халык тормышының үзгәрүен, пролетариатның илнең үсешендә аерым урынны ала баруын иң беренче күрүче реалист язучыларның берсе була. Ф. М. Решетников 1871 елның 9 мартында утыз яшендә үпкә авыруыннан үлә.
 
ИВАН ВАЗОВ (Үлүенә 35 ел) Күренекле болгар язучысы Иван Мин- чов Вазов 1850 елда Сопот (хәзерге Ва- зовград) шәһәрендә туа. Аның балалык һәм мәктәп еллары болгар халкының төрек басып алучыларына каршы милли бәйсезлек көрәшенең көчәя барган чорына туры килә. Бу кайнар көрәш еллары Иван Вазовның дөньяга карашы үсешенә зур йогынты ясый. 1875 елда ул Сопот шәһәрендәге революцион комитетка керә. Халык восстаниесе бастырылганнан сон, төрек властьлаоы восстаниегә катнашучыларны массовый төстә кулга ала башлагач, И. Вазов Бухарестка китә һәм анда халык массаларын яңа милли бәйсезлек көрәшенә күтәрү буенча демократик оешмаларда актив эшчәнлек алып бара. Иван Вазов, иҗатының беренче елларында ук, үзен демократ язучы итеп күрсәтә. Аның беренче шигырь китаплары: «Байрак һәм гөсләләр», «Болгария кайгылары», «Арыну» шул елларның күренекле вакыйгаларына — 1876 елгы Апрель восстаниесенә, 1877—1878 еллардагы рус- төрек сугышына багышланганнар. Шагыйрь үзен беренче әсәрләре белән үк халыкның революцион көрәшен яклаучы итеп таныта. Болгария төрек изелүеннән азат ителгәннән соң да Иван Вазов иҗатында азатлык өчен көрәш темасы үзәк урында кала. Ул үзенең әсәрләрендә төрек коллыгында болгар халкы кичергән соңгы елларны һәм азатлыкның беренче елларын зур тарихи дөреслек белән сурәтләргә омтыла. «Онытылганнар эпопеясе» китабында ул 1877 78 еллардагы рус-төрек сугышында халык азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган геройларга — Болгариянең ин яхшы улларына дан җырлый. И. Вазов талантлы шагыйрь булып кына калмый, ул үзен очеркист, прозаик буларак та таныта. 1881 елда ул «Фән» днгән журналда Апрель восстаниесе турында истәлекләрдән торган беренче очеркын бастыра. Аннан соң ул күп кенә реалистик хикәяләр яза һәм 1884 елда «Хокуксызлар» исемле повестен бастырып чыгара. Бу повестьта революцион болгар эмигрантларының 70 елларда Румыниядәге тормышын сурәтли. 80 елларның азагында ул үзенең зур күләмле әсәрен — «Коллыкта» романын язып бетерә. Узган гасырның соңгы елларында Иван Вазов бөлү хәлендә булган ярлы крестьян
125 
 
 
-нарның тормышы белән кызыксына һәм үзенең бу^ елларындагы әсәрләрендә буржуаз чынбарлыкны кискен фаш итә. «Сукбай җырлары» исемле шигырьләр китабы, «Тырнак эзләре һәм тап», «Күрелгәннәр һәм ишетелгәннәр», «Яна җир», «Казалар патшасының хатыны» исемле хикәяләр җыентыклары, «Дан кандидаты», «Карьеристлар» исемле пьесалары — әнә шундыйлардан. Болгар әдәбияты классигы Иван Вазов- ның иҗат мирасы бай һәм күпкырлы. Аның болгар халкының милли азатлык көрәшенә багышланган күп санлы әсәрләрендә күренекле реалистның гражданлык пафосы, изүчеләргә нәфрәте, 
демократизмы һәм үз ватанына зур мәхәббәте ачык чагыла. А. М. Горький Иван Вазов иҗатына зур бәя бирә. Ул аны «кыерсытылган Болгариянең яңаруы һәм азатлыгы өчен көрәшүче шагыйрь» дип атый Иван Вазов әсәрләре болгар әдәбиятында критик реализмның иң югары ноктасы булды һәм алар болгар милли культурасының үсешенә зур этәргеч ясады. Иван Вазовның күп әсәрләре рус телендә һәм СССР да яшәүче башка халыкларның телләрендә әледән-әле чыгып килә. Таткнигоиздат аның «Шаула, Марина» дигән хикәяләр җыентыгын 1955 елда татар телендә бастырып чыгарды.
 
ДАНТЕ АЛИГЬЕРИ 14 сентябрьдә Италиянең бөек шагыйре Данте Алигьериның үлүенә 635 ел булды. Данте 1265 елда Флоренциядә урта хәлле дворян семьясында туа, урта гасырдагы мәктәп программасы күләмендә белем ала. Ләкин аны бу белем канәгатьләндерми, һәм ул үзлегеннән укырга керешә, француз, провансаль телләрен өйрәнә. Данте беренче шигырьләрен провансаль шагыйрьләренең йогынтысы астында яза. Аның беренче сонетлары Беатриче исемле кызга багышланган. Бу сонетларда мәхәббәт катлаулы символик образлар аша чагылдыры- ла. Беатрнчега багышланган сонетлар 1292 елда «Яна тормыш» дигән исемдә аерым бер китап булып чыга. Аның бу сонетлары шуның белән әһәмиятле, — алар латин, француз яки провансаль телендә түгел, ә итальян телендә •язылганнар. Данте Алигьери — итальян әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Данте үз заманының иң алдынгы кешеләреннән санала. Аның күп яклы иҗаты Италиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүе һәм аның феодализм белән көрәшен гәүдәләндерә. К- Маркс һәм Ф. Энгельс «Коммунистлар партиясенең ма- нифесты»нда Дантены «урта гасырның соңгы һәм шуның белән бергә яңарыш чорының беренче шагыйре» дип бәялиләр. Дантеның «Пир» дигән трактаты шулай ук итальян телендәге художестволы һәм публицистик прозаның башлангычы булып тора. Данте «Халык теле турында» дигән икенче бер трактатында итальян теленең әдәбият һәм фән теле булырга тиешлеген яклый. 1307—21 елларда язылган «Илаһи комедия»— Данте иҗатының иң югары ноктасы. Бу әсәр, Дантеның башка әсәрләре кебек үк, итальян телендә языла һәм ул итальян әдәби телен җанлы халык теле хисабына шактый баета. «Илаһи комедия»?—урта гасырдан яңарыш чорына күчкән вакыттагы Италия җәмәгатьчелегенең барлык якларын чагылдыра торган күп яклы реалистик әсәр. «Илаһи комедия» күләме белән гаять зур — 100 җырны, 14 мең шигырьне берләштерә. Ул өч кисәккә бүленә: I — Та- мугъ, II — Гөнаһтан арыну, III — Җәннәт. Күк дөньясында сәяхәт кылу рәвешендә язылган бу әсәрдә Данте итальян халкының политик һәм мораль яңару процессын күрсәтергә тели. Әсәр дини-дидактик характерда язылган булса да, анда Данте эгоизм, бозыклык, ерткычлык һәм башка шундый күренешләрне фаш итә, реалистик тормыш картиналарын сурәтли. «Илаһи комедия» Италиядәге бүлгәләнүгә һәм үзара канлы көрәшкә каршы язылган. Бу канлы тарткалашуның халык өстенә бәла булып төшүенә Данте сызлана һәм аларның бетәчәгенә, халыкка якты, шатлыклы көн киләчәгенә ышаныч белдерә. Шуңа күрә бу әсәрне ул «Комедия» дип исемли. «Комедия» исеме урта гасырлар поэзиясендә шатлык белән бетә торган әсәрләргә карата кулланылган. Бу әсәрдә Данте үзен Рим паласының, феодаль анархиянең кискен дошманы итеп, итальян халкының чын дусты итеп күрсәтә. Шуңа күрә аның исемен хәзерге көндә дә бөтен дөнья халыклары онытмыйлар. Данте иҗаты — үзенең гуманистик мотивлары белән, дөнья әдәбиятының үсешенә зур этәргеч биргән иҗат. Бөек шагыйрь — гражданин Данте образы, кешелек дөньясының алдынгы культурасы горурлыгы булып, дөнья халыкларының теленнән төшми.
 
ГАРСИА ЛОРКА Моннан егерме ел элек 1936 елның сентябрендә Испания фашистлары күренекле испан шагыйре һәм драматургы Гарсиа Лорка Федериконы ерткычларча җәзалап үтерделәр. Гарсиа Лорка 1899 елда яхшы гына хәлле крестьян семьясында туа. Балачактан ук ул халык җырларын, халык поэзиясен яратып өйрәнә, үзендә әдәбиятка һәм музыкага омтылыш барлыгын сиздерә һәм халык иҗаты йогынтысында беренче шигырьләрен яза. Егерме яшендә «Поэмалар китабы» исемле беренче шигырьләр җыентыгын бастырып чыгара. Гарсиа Лорканың шушы беренче җыентыгы һәм аннан соң чыккан «Җырлар», «Чегән романслары» исемле китаплары зур популярлык казаналар. Аның шигырьләре яратып укыла. Ул үзенең шигырьләрендә азатлык мотивларын җырлый, полиция режимына каршы чыга. «Шагыйрь Ныо-Поркта» исемле шигырьләр китабында Г. Лорка Нью-Порк тормышының чиркандыргыч әшәкелеген фаш итә, Гарлемда — негрлар кварталында яшәүчеләргә теләктәшлек белдерә. Гарсиа Лорка 1932 елда «Ла Баракко» дигән күчмә халык театры оештыра. Бу театр крестьяннарга испан классик драматургиясенең иң яхшы әсәрләрен күрсәтеп йөри. Театр Г. Лорканың драматургии әсәрләрен дә халыкка күрсәтә. Аның 1927 елда язылган «Марьяна Пинеда» дигән драмасын крестьяннар зур  кызыксыну белән карыйлар. Биредә XIX йөзнең 30 елларында патриот заговорчыларның тормышын саклап калу өчен үз-үзен корбан иткән испан патриоткаем сурәтләнгән. Г. Лорканың «Канлы туй», «Иерма>, «Бернарда Альба йорты» һәм башка пьесаларында испан крестьяннарының тормышы гәүдәләндерелә. Г. Лорка империалистик реакциягә каршы көрәштә демократик лагерь ягында торды, Мадридда антифашистик интелли- геничя союзын оештыручыларның берсе булды һәм Советлар Союзы белән дуслык оешмасы члены буларак актив эш алып барды.