ЯШЬ ШАГЫЙРЬНЕҢ ЛИРИК ГЕРОЕ
Шигырь язган һәр кешене шагыйрь дип әйтеп булмый әле. Әмма чын шагыйрьне, кызыклы язылган, яңалыгы белән күңелдә кала торган ике-өч юлыннан да танып була. Менә безнең алда күптән түгел басылып чыккан бер шигырьдән өзек, ул авыл буйларында башланган яңа зур төзелеш турында сөйли. Чияле тау, «Тарту көчең» һаман Элеккеге кебек әле бар: Үләнеңнең тәмен оныталмый, Көтүдән соң Өерелеп килә сарыклар. Киләләр дә Экскаваторның самосвалга Таш төявен озак багалар. Ә аннары Машинаның гудок тавышыннан Бөтен көчкә куркып чабалар... Бу юлларны бар яктан да камиль юллар дип әйтеп буламы? Юк, билгеле. Мәсәлән, өченче юлдагы «бар» сүзе, сүз тәртибе буенча караганда, артык, ул «сарыклар»га рифма булыр өчен генә китерелгән. : Әмма мәсьәлә анда түгел. Тормыш бөркеп торган бу юллар авторның күзәтүчән булуын әйтеп торалар. Төзелеш янына килеп чыккан чакта, ул сарыкларның «коточкыч» экскаваторга гаҗәпләнеп карап торула- ‘рын күргән. Кечкенә генә бу күзәтүдә беренче карашка әлләни әһәмиятле нәрсә юксыман. Ләкин шушы ‘кечкенә бер деталь шигырь тудырырга җитә калган, чөнки сарыкларның әйләнә-тирәдәге ят бер нәрсә булып ишетелгән гөрелтегә гаҗәпләнеп карап торуы эшләнеп , яткан эшләрнең яңалыгына укучы- ■ ңың игътибарын үзеннән-үзе юнәлтә. Шуның аркасында без хәзерге авыл пейзажында, күз ияләнеп беткән, гади бер нәрсәгә ияләнгән пейзажда барган зур үзгәрешләрне тоябыз. Ә инде бу үзгәрешләр нәрсә турында сөйләгәнен, автор үзе әйтеп тормаса да, без яхшы аңлыйбыз. Алар иң әүвәлге табигатьне үзгәртүче совет кешеләренең көче турында сөйлиләр. Шулай итеп, тормыштан алынган кечерәк кенә бер парча иҗтимагый әһәмияткә ия булган эчтәлек белән баетыла, пейзаж лирикасы гражданлык лирикасы белән кушыла. «Чияле тау» шигырен укыганда поэзиянең идеялелеге турында уйлана башлыйсың һәм бик хаклы рәвештә Михаил Исаковскийның бу турыда әйткән сүзләрен искә төшерәсең. Бездә «поэзиянең идеялеле- ген кайчагында чамадан тыш тар аңлыйлар,— дип яза ул үзенең бер мәкаләсендә,— әгәр дә, мәсәлән, шагыйрь колхозларда барган язгы чәчү турында шигырь язса, димәк, ул идеяле шигырь язган була. Әгәр дә ул туган якның табигате турында язса, бу әсәр инде идеяле булып саналмый, һич югында сай идеяле булып санала». «Чияле тау» нәкъ менә шундый «туган як табигатен» сурәтләгән шигырьләр рәтенә керә һәм үзенең шигъри эчтәлеге белән матбугатта бик еш күренә торган, «актуаль» темага язылган, шалтыравык риторика белән тулган шигырьләргә караганда безне күп өлеш ныграк дулкынландыра. Андый шигырь билгеле бер дәрәҗәдә безне баета һәм^ шуңа күрә бу әсәрнең авторы белән,
90
ул авторның тормышы һәм лирикасы белән якынпанрак танышу теләге уяна. «Чияле тау»ны яшь шагыйрь Хисам Камалов язган. Аның тормышы шактый' ук гыйбрәтле. Балачагында ул авылда яшәгән. Җидееллыкны тәмам иткәннән соң колхозда көтү көткән, ат караучы булып эшләгән. Сугыш башлангач, фронтка киткән. Сугыштан соң бик ныгытып укырга керешкән. Туган ягында. Бөгелмәдә, педучилище тәмамлаган, аннары. Казанга килеп, педагогия институтында укыган. Моннан ике ел элек, студент чагында ук Хисам Камалов газета- журналларда беренче шигырьләрен бастыра башлады. 1955 елда аның «Якадан сафта» исемле беренче җыентыгы басылды. Күптән түгел Таткннгоиздат аның «Чияле тау» исемле икенче китабын бастырып чыгарды. Болар шагыйрьнең биографиясендәге күзгә ташланган беренче билгеләр. Яшь авторның күңел байлыгын, нинди уйлар, нинди хисләр белән яшәвен белер өчен, аның шигырьләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сергей Есенин үзенең автобиографиясендә: минем тормыш юлым шигырьләремдә, дигән. Шуның кебек үк Хисам Камаловның да шигырьләреннән аның тормышына караган күп кенә нәрсәне табып була. X. Камаловның ике җыентыгын укып чыккач, аның лирик героеның язмышында шагыйрьнең үз тормышы, үз язмышы чагыла икәненә ышанасың. Җиңел язмыш түгел бу. Үз җилкәсендә Ватан сугышының авырлыгын, дәһшәтен күтәреп чыккан совет яшьләренең күпчелегенә хас язмыш ул. Батырлык турындагы романтик хыяллар белән, патриотик бер ашкыну белән совет яшьләре мәктәп скамья- сыннан диярлек сугыш кырына, ил иминлеген сакларга киттеләр. Хисам Камаловның лирик герое да йөз меңләгән яшьтәшләре, комсомоллар кебек үк, сугыш сынавын сыкранмыйча уза. Ул гына да түгел, җиңү көннәре якынлашканда, аны тагын бер җитди сынау көтә. Авыр яралану аны көрәшчеләр сафыннан чыгара, тирән кичерешләр, газаплар эчендә калдыра. Лирик геройның «киң басулар буйлап ат ялына ябышып чапкан малай» чакларын, «каен сөте эчкән яланнарын» искә төшерүе, авылда көтеп калган сөйгән яры турында уйланулары һәм, гомумән, бәхетле тормыштан мәхрүм калдым инде, дип борчылулары аның кичерешләрен тагын да тирәнәйтә, тагын да кискенләштерә. Әмма авыру белән көрәшү
бик кыен булса да, лирик геройны вакыт- вакыт күңелсез уйлар басып китсә дә, Ватан алдындагы бурычын аңлау аңа көч бирә, аны рухландыра: Рәхмәт, илем. Авыр минутларда Шифа бирдең минем ярама. Мин терелдем,—дошман, көнлә, көнлә,— Сафка бастым, дуслар, яңадан. Шулай итеп, Хисам Камаловның төп темасы сафка кайту, яралы сугышчының чын тормыш белән, зур тормыш белән яшәү өчен көрәше. Мәгълүм булганча, яңа тема түгел бу. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» исемле романында ук инде бу тема аеруча тулы һәм тирән булып, зур осталык белән гәүдәләнде. Соңыннан ул совет әдәбиятының барлык жанрларында диярлек чагылыш тапты. Татар әдәбиятында, шул исәптән, татар поэзиясендә дә сафка кайту, авыр көрәштә чыныгу темасы шулай ук урын алды. Муса Җәлилнең «Авыру комсомолец» поэмасы яки яшь шагыйрь И. Юзеевның узган елда басылып чыккан «Тормыш җиңә» дигән поэмасын күрсәтү дә җитә. Моңа тагын бер яңа исемне өстәргә булыр иде. Яшь шагыйрь И. Кәлимуллин күптән түгел «Сафта» исемле рус телендә язылган шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Тормыш үзе, чынбарлык үзе тудыра бу теманы. Андый чакта совет кешеләре, Павел Корчагиннан үрнәк алып, авырлыкларга баш ими яши беләләр. Корчагин образында алар безнең заман яшь кешесенең формалашу тарихын күрәләр һәм үз тормышлары белән дә аңа охшарга тырышалар. Илгиз Кәлимуллин белән дә, Хисам Камалов белән дә шулай булды. Үзенең лирик герое
91
авызыннан, яраланганнан соң госпитальдә аңына килгән һәм Николай Островский китабының да үзе белән бергә «яралануын» күргән герой авызыннан X. Камалов болай дип әйттерә: Каным китап битен тутырган, Павел каны белән кушылган. Бу — гомернең аныкына охшап, Башлануы булды шушыннан. Әмма «Корчагин язмышы» шагыйрьнең биографиясе булып, тормыш факты булып кына калмыйча, аның иҗат темасына әйләнгәннән соң, аның алдына бик зур бурыч килеп баса: ул Павел Корчагин кебек олы җанлы, безнең заман кешесенең типик сыйфатларын туплаган, әмма шул ук вакытта аны кабатламый торган, үзенә генә хас сыйфатлары, үзенә генә хас характеры белән аерылып торган лирик герой тудырырга тиеш иде. Икенче төрле әйткәндә, аның лирик герое язмышы, гомер юлы белән, эшләгән эшләре белән Павелга охшаса да, характеры белән аңардан аерылып торырга тиеш. Ни өчен дисәң, лирик герой үзенчәлеклерәк булган саен, аның сыйфатлары мөстәкыйльрәк булган саен, шагыйрь шулкадәр ори- гиналрак була, поэзиягә шулкадәр күбрәк өлеш кертә. Хисам Камалов шушы шактый авыр бурычны җиңеп чыга алганмы соң? Бу сорау безгә яшь шагыйрьнең ирешкән уңышлары һәм кимчелекләре, җиңеп чыгарга тиешле авырлыклары турында да сүз йөртергә мөмкинлек бирә. Хисам Камаловның лирик герое беренче шигырьләреннән үк үзәнчә- . лекле сыйфатлары белән безне үзенә тартты. Ихтыяр көче зур булган, туган илен чамасыз бер ярату белән ярата торган тыйнак табигатьле бу кеше, Корчагинныкыдай авыр язмышыннан курыкмыйча, күңелен : баскан авыр минутлар, газаплы кичерешләре белән көрәшеп килә. Дөрес, аның эчке үсешендә кешелекнең язмышы турында тирән уйланулар, тормыш мәгънәсе турында тирән фәлсәфи кичерешләр юк; үзенең хисләрен ул ачыктан-ачык публи- : .цистик ялкын белән, комсомол башлыгына хас булган кайнар темперамент белән дә белдерми — кыскасы, Павел Корчагин характерына хас булган ялкынлылык аңарда юк, ул — гади генә кеше: ...Комбайныма эшкә ярамасам, Каравылда төн уздырырмын. Ашкын йөрәгемне башакларның Шавы белән басып торырмын. («Доктор җаным...»)
Хисам Камаловның лирик герое табигатькә, туган җирнең урман-су- ларына гашыйк кеше. Туган илнең табигатен ярату — бу патриотизмның бер чагылышы, бер формасы һәм нәкъ менә шушы форма аның холкына, аның табигатенә аеруча якын. Табигатькә булган мөнәсәбәте аркылы ул үзенең иң яхшы теләкләрен, иң яхшы уй-хисләрен чагылдыра. Беренче һәм икенче җыентыкларында табигать турындагы шигырьләрнең күп булуы очраклы хәл түгел («Син уятма», «Язгы җилләр каршысыиа чыгып», «Салкын буран», «Тукта, минем каенкай», «Җәйге яңгыр», «Матур миләш үсә», «Тургай» һ. б.). Хисам Камаловның яхшы шигырьләре беркайчан да пейзаж лирикасы булып кына калмыйлар, алар лирик геройның гражданлык хисләре белән аерылгысыз бәйләнеп үсәләр, алар аның тормышны кабул итүе, дөньяны танып-белүе белән аерылгысыз бәйләнәләр. Моңа без башта ук әйтеп киткән «Чияле тау» шигыре мисал була ала. Әмма яшь шагыйрь вакыт-вакыт пейзаж образлылыгы белән чамадан тыш мавыгып китә. Менә, мәсәлән, «Илемә» дигән шигырь беренче карашта каршылык уятмый да кебек: Гөл бакчасы — туган илем, Сине сөюдән хәзер Аерылмас бер кисәгең булып Әверелергә әзер... Салкын чишмәң булып ерак Агар идем болыннан. Печәнче кызлар бит юып, Рәхәт алсын суыңнан. Зур имәнең булыр идем Баш түбәм күккә тигән. Торыр идем басуларны Ышыклап коры җилдән. Тауларыңа, күлләреңә Тагы әверелер идем, Мәңге аерылмас өчен тик. Тик синнән, туган илем.
92
Бу шигырь аңлы рәвештә халык иҗаты рухында язылган: салкын чишмәң булыр идем, зур имәнең булыр идем, тауларыңа, күлләреңә әверелер идем. Бу метафоралар татар һәм көнчыгыш фольклорына хас булган образлы уйлау рәвешен чагылдыралар. Рус поэзиясендә, билгеле, андый метафораларны очратмыйсың. Күрәсең, яшь шагыйрь халык иҗатының сурәтләү чаралары ярдәмендә әсәренә милли колорит бирергә, лирик геройның характерында милли элементларны калкурак итеп күрсәтергә теләгәндер. Теләге әйбәт аның, ләкин ул әле теләк булудан узмаган. Сорау туа: фольклор чаралары үзләренең барлык архаистик формалары белән хәзерге шагыйрьләр иҗатында җанлы чыганак булып хезмәт итә алалармы? Бу сорауга җавапны поэтик практиканың үзеннән эзләргә кирәктер, ахрысы. Муса Җәлил, мәсәлән, «Тик булса иде ирек» шигырендә «Илемә» шигырендәге төсле үк чаралар кулланган. Бу шигырьнең лирик герое, туган иленә мөрәҗәгать итеп, алтын балык булырга, карлыгач булырга, җитез аргамак булырга теләген белдерә. Шуларга әверелеп ул туган иленә, туган гаиләсе янына кайт- макчы була. Әмма бу шигырьдә әлеге халыкчан поэтик образларның шартлылыгы реаль обстановка белән, шагыйрь яшәгән обстановка белән акланган. Муса Җәлилнең лирик героеның кош булырга, җитез аргамак булырга теләве очраклы түгел, башкача ул дошман тырнагыннан котыла алмый. Ә Хисам Ка- маловның лирик героена салкын чишмәгә, наратка, тауларга, күлләргә әверелүнең, үзара гына әйткәндә, ни хаҗәте бар? Нәкъ менә шуңа күрә дә «Тик булса иде ирек» шигыре шагыйрьнең реаль тормыш шартларында кичергән хисләре булып, ә «Илемә» шигыре китаптан килгән, китаптан укып язылган нәрсә булып тоела. Шуңа күрә без фольклор образларын беренче шигырьдә эчтәлек белән форманың тыгыз бердәмлеге итеп, икенчесенең образлы төзелешен ясалма әйбер, шартлы әйбер, көчәнеп ясалган әйбер итеп кабул итәбез. Моңардан яшь шагыйрьнең лирик героена гына кимчелек килә. Соң бит бу очракта беркем дә аның зәвыклары әйбәт икән дип әйтмәс. Димәк, хәзерге поэзиянең фольклорга мөнәсәбәте мәсьәләсенә догматик килергә ярамый. Бу мәсьәләгә конкрет килү, һәрбер
очракны аерым-аерым карау гына эшне дөрес хәл итә ала. Хисам Камалов лирикасында бу катлаулы проблема хәзергә әле тиешенчә хәл ителми. Аның шигырьләрендә халык иҗатыннан файдалануда туры сызыклылык сизелә. Ә бу исә үз нәүбәтендә шигырьнең тышкы бизәге белән, ялган матурлык белән мавыгуга алып килә торган нәрсә. Шунысы яхшы, Хисам Камалов- ның андый шигырьләре күп түгел. Ул лирик героеның характерын, барыннан да бигрәк, гади чаралар белән, реалистик сәнгать чаралары белән ачып бирергә тырыша. Яшь шагыйрьнең икенче җыентыгында лирик герой образы тагын да сиземлерәк булып күз алдына килә. Аның характеры инде ныгыган, олыгая төшкән. «Партиягә гариза» шигыре бу үсешне билгеләп тора. Лирик герой, шик-шөбһәләрен яшермичә, үзенең үткәне турында чын күңелдән сөйли: Уйлар телә җанны бер-бер артлы, Кыюлык бит кирәк бар эштә. Нәрсәгә мин бер файдасыз булсам, Балласт булсам әгәр тормышта? Ачык сезгә минем эчем-тышым, Беләсез һәм минем үткәнне. Мин үтенәм: мине жәлләмичә Авыр эшләр миңа йөкләүне! Кешеләргә файдам тисен иде, Сезнең белән телим атларга. Коммунистлар, Дуслар, уйлашыгыз, ААин ярыйммы сезнең сафларга? Бу шигырьдә партиягә керү турында гомуми сүзләр сөйләнми, абстракт фикер йөртүләргә корылмаган бу шигырь. Аңарда без үзебезгә инде таныш булган хәлне күрәбез. Нәкъ менә шул конкрет хәл лирик геройның хисләре конкрет булуны, төгәл булуны таләп иткән дә. Шуңа күрә авторга уй-хисләрен белдерү өчен чәчәкле-чуклы метафоралар кирәк булмаган. Шигырь
93
нең бар көче шушы гадилектә, шушы конкретлыкта. «Партиягә гариза»да лирик геройның гражданлык хисләре турында сүз бара. Әмма моңардан образ бер яклы булып калмый, чөнки характер шупдый ачык итеп' күрсәтелгән, без бу шигырьне укып чыккач, мондый кешенең партия сафында да, эшендә һәм семьясында да «балласт» булмаячагына ышанып калабыз. Ә менә икенче мисал: гел шәхси хисләргә генә корылган шигырь: Мин сине бик, бик ярата идем: Сине уйлап үтә иде көнем. Берәү уйнап Кул тидерсә сиңа, Җенем чыгып мин әрләшә идем. Сыйпасалар толымнарың җилләр, Шуңа инде мин көнләшә идем. Киләчәкне уйлап, хыялланып, йоклый алмый йөдәп бетә идем./ Бер минутка соңга калып чыксаң, «Синең белән бүтән йөрмим»,— диеп, Никтер шунда ачулана идем. Көтмәгәндә син яңгырда калсаң, Плащ алып, каршы чаба идем. Күрмәсәм сине тик бер генә көн, Булмый иде күңелем һич тә бөтен. Яна идём сөю учагында, Эх, нинди бәхетле идем ул чагында! Монда инде лирик геройның гражданлык хисләре турында бер генә сүз дә юк. Ләкин, аңа карап, моны тар, интим лирика дип һич тә әйтеп булмый, чөнки «сөю учагында яна» белгән бу кешене хезмәттә һәм җәмәгать эшендә яна белмәс дип уйлавы кыен. Чын лирика укучының уйлау, күз алдына китерүенә киң юл ача. Дөресрәге, чын лирика укучыга лирик геройның портретын тулырак итеп аңларга мөмкинлек бирә. Без моңа басым ясап әйтәбез, чөнки бездә кайвакыт кечкенә генә бер шигырьдән, ат янында бозау көтүе эзләгән шикелле, кырык төрле нәрсәнең чагылдырылуын таләп итүчеләр юк түгел. Безнең поэзиядә мәхәббәтне станок яки комбайн белән «органик» берлектә чагылдырган шигырьләр, бәлкем, шундый таләпләр аркасында күпләп «иҗат ителәдер». Хисам Камалов бу мәсьәләдә дөрес карашта тора. Аның һәр шигыре, күреп үткәнебезчә, лирик геройның ниндидер бер ягын ача, аны тулыландыра төшә. .Яшь шагыйрьнең икенче җыентыгында лирик геройның интереслары киңәя, тирәнәя төшкән. Әгәр шагыйрь беренче җыентыкта геройның шәхси язмышы белән, аның фаҗигале тормыш юлы белән артыграк мавыкса, икенче җыентыкта инде ул бу кимчелектән шактый арынган. Биредә лирик геройның әйләнә-тирәсендәге кешеләр, алар- ның мөнәсәбәтләре турында
уйлануларына багышланып язылган шигырьләр бар. Шундыйлар арасында «Күчү», «Син карыйсың асфальт юлына», «Безнең күрше шундый уңган апа», «Начар һөнәр сайлаганмын димә», «Малай» исемле шигырьләр аеруча уңышлы чыкканнар. Бу шигырьләр яшь шагыйрьнең тематик диапазоны һәм иҗат интереслары киңәйгәнен күрсәтәләр. Шул ук вакытта аның стиле, шигырьләренең характеры элеккечә үк кала. Яшь шагыйрьнең яңа темалары аның беренче темасы белән, сафка кайту темасы белән очраша, яңа хисләре, уйлары аның лирик героеның хисләре, уйлары белән берегә. Бу кичерешләр күп вакыт күңелдәге нинди дә булса травманы җиңеп чыгу белән бәйләнгәннәр. Фронтта ирләре үлеп калган хатыннарның кайгылы уйлары, күп еллар бер урында яшәп тә инде хәзер күчеп китәргә туры килгән колхозчы картның хисләре, улыннан әтисенең үлемен яшерергә мәҗбүр булган ананың сагышы — Хисам Камаловның яңа шигырьләренең эчтәлеге менә шул. Табигый, андый темаларны хәл иткәндә, җиңелчә шаяруларга, гамьсез шуклыкларга, аеруча дәртсенеп-сокланып йөрүләргә урын калмый. Әлбәттә, Хисам Камалов тормыштан бернинди дә шатлык тапмый икән дигән уй калмасын, болай уйлау ялгыш булыр иде. Аны, шагыйрь буларак, киеренке драматик күренешләр, кояшлы якты күренешләргә караганда, күбрәк дулкынландыра. Бу аның дөньяга карашындагы үзенчәлеге, моңа каршы килү көлке булыр иде; шулай ук, әйтик, икенче бер шагыйрьне, әдәбиятта күптән түгел күренә башлап, инде халыкка танылып килгән Гамиль Афзалны —
94
юморга, халыкчан табигый юморга бай яшь иптәшне — син нишләп тормышның шулай көлкеле якларын гына күрәсең дип табалау, чынбарлыкның катлаулы, каршылыклы якларын, моңсу якларын күрмисең дип шелтәләү дөрес булмас иде. Икенче төрле әйткәндә, язучылар иҗатына. шул исәптән яшь язучылар иҗатына, аларның үзенчәлекләреннән, иҗат мөмкинлекләреннән чыгып якын килергә кирәк. Югыйсә бик уңайсыз хәлдә калуың мөмкин. Нәкъ менә М. Мостафинның «Совет Татарстаны» газетасында «Үсү юлы» альманахына карата бастырган рецензиясе белән шул хәл килеп чыкты. Ул, Хисам Камаловның үзенчәлекләрен аның кимчелеге дип билгеләп, аны пессимистлыкта гаепләде. «Хисам Камаловның «Син карыйсың асфальт юлына» дигән шигырендә төшенкелеккә бирелүен әйтмичә үтеп булмый,— ди ул.— Автор ирен Бөек Ватан сугышында югалткан бер хатынның сагышын тасвирлый. Ләкин аның герое авырлыкны сыкранмыйча иңенә күтәргән һәм явыз дошманнарны тизрәк тар- мар итү өчен ярсый-ярсый хезмәт иткән батыр совет хатын-кызларын һич хәтерләтми. Кечкенә генә парча. «Нигә кайтмый калды соң?», «Күкрәгем белән... кемне җылытыйм?» кебек юллар белән чуарланган. Героиняның бөтен юанычы шул: ул сугыш сагышы миндә генә түгел әле, ди». Менә М. Мостафинның үз положениеләрен яклап китергән бердәнбер дәлиле шул. Хәзер инде шигырьнең үзенә күз төшерик: Авыл аша узган бу яңа юл. Тынгылыгын алды күңелеңнең, Машиналар үтә Терелдереп йөрәктәге өмет гөлеңне, Сөйгәнең дә машинасы белән Киткән иде... Нигә инде кайтмый калды соң? Шуннан бирле үткән машинага Тыныч кына карый алмыйсың. Кайчагында җаның әрни синең, Кемнең кулын, дисең, мин кысыйм! Кайнап торган бу күкрәгем белән Аңа тиңләп кемне җылытыйм? Малае да калмады бит шунда Булыр иде нинди куаныч? Сугыш сагышы миндә генә түгел, Дисең дә син, Тик шул була синең юаныч. Күрәбез, яшь шагыйрь монда да үз иҗатына турылыклы булып кала. Ул, чыннан да, сугышта ирен югалткан хатынның кайгысын сурәтли. Ләкин ничек сурәтли бит. Әгәр дә ул кайгы-хисеп идеаллаштырып, изгеләштереп, аны эстетик ләззәтләнү предметы итеп әверелдерсә, билгеле, ул чакта аның шигыре зарарлы булып, төшенкелеккә бирелгән шигырь булып туар иде. Ул чакта
рецензент хаклы булыр иде. Ләкин бит шагыйрь нәкъ менә шундый төшенке хисләрне җиңеп чыгу хакына язылган. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, М. Мостафин шигырьдән цитаталар китергән чакта үз фикерен куәтләү өчен, кайбер юлларны төшереп калдырып яза, әмма шигырьнең поэтик мәгънәсе дә нәкъ менә шул төшереп калдырган сүзләрдә бит. Шагыйрь сурәтләгән әлеге хатын, М. Мостафин күрсәткәнчә, гомумән ирләрне сагынмый (күкрәгем белән... кемне җылытыйм), бәлки элекке мәхәббәтенә тиң булырдай кешене сагына (күкрәгем белән аңа тиңләп кемне җылытыйм). Нәкъ менә шушы хис аның күңелендә кешелекле, тирән сагыш уята: «Малае да калмады бит шунда»,—ди ул. Барлык хатын-кыз да шундый матур, шундый әйбәт итеп уйлый алмый бит. Хисам Камалов олы җанлы, зур хисле хатын-кыз образын сурәтли алган, һәм шушы гына да шигырьнең кыйммәтен никадәр арттыра. Тагын бер нәрсә бу шигырьне бик нык күтәрә. Героиня «Сугыш сагышы миндә генә тү1 гел»,— дигән уй белән юанып яши. Меңләгән гади совет хатын-кызлары сугыш яраларын төзәткән чакта, мин генә үз кайгым эченә бикләнеп ята алмыйм, мин генә аерым яши алмыйм, дигән мәгънәне аңлыйбыз без моннан; шигырьнең юл арасыннан аңлашыла торган төп мәгънәсе, тормышны раслаучы пафосы менә шул. Бу нәрсәнең Мостафин күңелен кузгата алмавы бик кызганыч. Рецензент шигырьдәге героиня белән үзе язган «батыр совет хатын- кызлары» арасында ни өчендер уртак бер нәрсә тапмый. Әллә совет кешеләре «ярсый-ярсый» хезмәт итүдән башка бернәрсә дә белмиләр
95
ме? Әллә аларның сугышта башлары» салган якын кешеләрен сагынып сөйләргә, алар турында сагышланып уйларга хаклары да юкмы? Бу хисләрне пессимизхм дип атау, тормышта барысы да яхшы, барысы да ал да гөл дип раслау — икенче бер читкә тайпылуга: буш шапырынуга, маниловчылыкка, яңгыравык оптимизмга бирелүгә алып бара түгелме? Әдәбият өлкәсендә ’’Мондый позиция чынбарлыкның каршылыклы якларын сылап-сыйпап күрсәтүгә, алардан күз йомуга, кеше кичерешләренең күпьяклылыгын, катлаулылыгын инкарь итүгә яки вулгарлаштыруга илтә түгелме? Әйе, андый позиция поэзияне аның олы юлыннан читкә алып китә, тормышны конфликтсыз итеп, бизәп күрсәтә торган поэзияне яклый. Хисам Камаловны тормышны кат- лаулылыгыида күрсәтергә тырышуы өчен тиргәмәскә, киресенчә, якларга кирәк; аның кимчелекле ягы монда түгел, икенче бер өлкәдә: вакыт-вакыт үзенең үк принципларына каршы килеп, алган катлаулы • вакыйгасын җиңелләштеребрәк хәл ( итүдә. «Кайчагында шулай була>\ дигән шигырьдә яшь шагыйрь лирик героеның теленнән әтисе ташлап киткән малайга юату сүзләре әйтә. Әгәр дә бу әти бер тиенгә яраксыз кеше, намусын югалткан буш кеше булса, шигырьиың сатирик характеры акланган булыр иде. Әмма бу әти, шагыйрьнең үзенең үк сурәтләвенә караганда, бик үк начар түгел. Ул күкесыман оядан-ояга сикереп, чит ояларда балаларын калдырып йөрми. Ул кемгәдер чынлап әти, Кемне Чынлап сөя, чынлап иркәли... Кемдер аңа елышып Мыегыннан тарта, Кемдер инде аца «әттә» ди...
Бер кеше бер үк вакытта ике семьяның да әтисе була аламы? ! Була алмый, билгеле. Шуңа күрә бер җирдә әйбәт семья корып, анда «чын әти» була алган кешене, Хисам Камаловның шигырендәгечә ка- бат-кабат «кешеме ул, кешеме ул» дип тиргәргә һәм бигрәк тә актыктан «без әле аны тотып кыйнарбыз» дип җыенырга ярамас шикелле. Сүз дә юк, Хисам Камаловның уйлаган фикере, шигырьдә бирергә теләгән нәрсәсе начар булмаган. Ул балаларын ташлап киткән кешеләрне, семья каршындагы бурычына төкереп караган кешеләрне фаш итәргә теләгән, ләкин ул уйлаган образын ахырынача эзлекле итеп алып чыга
алмаган. Табигате белән намуслы чын кешенең «җаныннан саркып агылган иң кадерле тормыш бизәген ташлап калдыруына» һәм аны «биш тиен бер акча югалткандай искә дә алмавына» ышанасы килми. Кеше характерының логикасы дигән нәрсә бар бит. Хисам Камалов бу очракта менә шул логика белән исәпләшми. Лирик герой — үзенең асылы белән һәрвакыт уңай герой, чөнки шагыйрь аның аркылы үзенең уңай программасын тормышка ашыра. Ә шагыйрь үзе ялгышкан чакта аның лирик герое да билгеле бер дәрәҗәдә үзенең уңайлыгын югалта төшә. Хисам Камаловның «Кайчагында шулай була» дигән шигырендә дә лирик герой шушылай килеп чыккан. Әгәр ул тормыш мәсьәләсен, катлаулы мәсьәләне, шулай гадиләштереп, ялгыш рәвештә хәл итә икән, ул нинди уңай герой булсын инде. «Безнең күрше шундый уңган апа», «Син карыйсың асфальт юлына» кебек шигырьләрдәге акыллы, ягымлы, нечкә күңелле, икенче берәүнең кайгысына сизгер карый белә торган зирәк кешенең бу очракта шулай ялгышуы бигрәк тә кызганыч. Хисам Камаловның йомшак яклары турында сөйләгәндә тагын бер мәсьәләгә тукталмый булмый. Чын 'поэзиянең, мәгълүм булганча, ике дошманы бар: берсе — натурализм, икенчесе—схематизм. Аның беренчесе — шагыйрь үзе күргән фактлардан уза алмаганда, шуннан югары күтәрелә алмаганда, икенчесе исә — шагыйрь инде фактны бөтенләй күрмәгәндә, әзер бер нәрсә буенча гына язганда туа. Чын мәгънәсендәге поэтик әсәр шагыйрь үзенең гомумиләштергән фикерен конкрет хис, җанлы поэтик деталь аша биргәндә генә барлыкка килә.
I
96
Хисам Камалов лириканың нәрсә икәнен яхшы белеп яза һәм үзенең иң яхшы шигырьләрендә идея эчтәлеген үзе эзләп тапкан образлы конкрет формага сала. Ләкин шуның белән бергә аның әле байтак кына шигырьләрендә рус һәм татар шагыйрьләренә турыдан-туры иярү шактый ук күп сизелә. Дөрес, икенче җыентыкта ул иярү кимрәк, ләкин бетеп җиткән дип әйтеп булмый, шуңа күрә ал ардан күз йому дөрес булмас иде. «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында Һади Такташ песи баласы белән сөйләшә. Шунда, наборщик Мәхмүтнең түбәнлегенә ишарә ясап, ул болан ди: Шулап, дустым! Сезнең песи халкы Балаларын ташлап китәләр. Песи халкы гына түгел, Этләр, аюлар да, Кешеләр дә шулай итәләр... Хисам Камаловның «Кайчагында шулай була» дигән шигырендә дә шул ук фикер. Беренче карашка ул башкачарак әйтелгән төсле: Соң бит бүреләр дә Алай итми үзенең баласын... Ләкин бу беренче карашка гына, формаль логика ягыннан гына шулай. Поэзия күзлегеннән караганда, бу шул ук Такташ образы, аның иҗади эзләнүе аркасында туган образ. Хисам Камалов биредә, үз материалыннан кием тектерәсе урында, шул ук Һади Такташ «тунын» яраклаштырып кына кигән. Яисә менә Хисам Камаловның «Аккаеным инде матурланды» дип башланган шигырен алыйк. Табигатьне сурәтләүгә багышланган бу шигырен автор тынычлык темасы белән бәйләп болай ди: Ләкин күктән Безгә бүтән нәрсә яумасын, Аккаеннар утлы бомбалардан «Ах!» диешеп җиргә аумасын! Конкрет һәм матур образ! Ләкин яңа образ түгел. Шул ук характердагы образны безнең Сибгат Хәкимдә очратканыбыз бар инде. «Бакчачылар» поэмасын Сибгат Хәким шулай ук тынычлык темасы белән тәмамлый һәм алмагачларга (аккаен- нарга түгел — анысы бар барын) эндәшеп, болай ди: Җир канга буялмасын, Алмагачлар һәр таң саен Куркынып уянмасын?!. Образларның шундый охшашлыгы, детальләрнең туры килүе, авторның үз ихтыяры белән генә килә дип әйтеп булмый, билгеле. Бу күп вакыт
реминисценция 11 әтиҗәсендә, укып онытылган берәр образның искә төшүе, үзең тапкан яца нәрсә булып кабул ителүе аркасында туа. Ләкин ничек кенә булмасын, моцар- дан әсәргә кимчелек килә. Уйланы- луы, фикере белән оригиналь шигырьләрдә андый нәрсәнең булуы бигрәк тә кызганыч. Хисам Камаловның «Караңгы төн» дигән әйбәт кенә шигыре бар. Караңгы төн сурәтләнә анда. Буран улый, җил, авыру кешесыман, әкрен генә укшый. Тәрәзә төбенә утырып ана әкият сөйли... Без ихтыярсыз Пушкин шигырен искә төшерәбез: Буря мглою небо кроет, Вихри снежные крутя, То, как зверь, она завоет, То заплачет, как дитя. Аерма нәрсәдә? Пушкинда — җил ерткычсыман улый, Камаловта — авыру кешесыман укшый. Пушкинда тәрәзә янына утырып нәнке әкият сөйли, Камаловта — ана. «Таң алдыннан» дигән шигырь белән дә шул ук хәл килеп чыккан. Ул шигырь, әлбәттә, үзенчә уйланган, газиз ананың үлеменә тирән кайгыру булып язылган. Әмма лирик геройның ананы сагынып искә алулары авторның үз чаралары белән түгел, бүтән бер шагыйрьнең сурәтләү чаралары белән, бу юлы инде Сергей Есенин чаралары белән бирелгән. Томан кебек йомшак мамык шәлең Бөркәнеп син капка төбендә, һаман мине көтеп утыргансың, Кайтмады дип инде бүген дә. Шигырь рухы белән дә, фикер һәм хисләренең бирелү рәвеше, хәтта характеры белән дә Сергей Есенинның «Әнигә хат» әсәрен искә тө-. шерә. Биредә дә аерма шулай ук
7. вС. Ә*. № 8. 97
әллә ни зур түгел. Есенинның әнисе иске модалы шушуи бөркәнгән, Ка- маловпыкы мамык шәл. Есенинның әнисе улын юлга чыгып көтә, Кама- ловныкы — капка төбендә. Аерма биредә, алдарак китерелгән мисаллардагы төсле үк, тышкы билгеләрдә, портретта. Психология һәм кичерешләр икесендә дә бер үк. Сүз уңаенда психология турында да әйтеп китәргә кирәк. Мондый кабатлаулар нәрсәгә алып бара? Алар лирик геройның индивидуаль йөзен күмеп китәләр. Аның үзенчәлекле характеры томан эчендә югала бара, аның тавышы башка тавышлар, үзеннән көчлерәк, куәтлерәк тавышлар белән күмелә бара, вакыт- вакыт лирик герой үз теле белән түгел, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Сергей Есенин теле белән сөйли башлый («Ак кулларың—пар аккоштай иде» дигән юл үзе генә ни тора! Бу бит Есенинның «руки милой— пара лебедей» дигән юлларының сүзмә сүз тәрҗемәсеннән ерак китмәгән.) Зур шагыйрьләргә иярү яшь авторны кайвакыт күңелсез хәлләргә (дә китереп җиткерә. А'Уенэ «Көз көнендә» дигән шигырь. Озын булма- ганлыктан без аны тулысынча китерәбез: Россия син — кайнар күкрәгемдә Мәңгелеккә бетмәс’ авырту... Россия, син — аккаеным, Бер яфрагың гына коелса да, Күңелемә никтер авыр шул. Бу инде кайбер мотивларның яки образларның бер-берсен хәтерләтүе генә түгел, ә турыдан-туры Есенинның, М. Горький сүзләре белән әйткәндә, «рус басуларының мәңгелеккә бетмәс хәсрәтен» җырлаучысының идеясен күчерү. Әгәр дә бу хәл, югарыда күрсәткән очраклардагы кебек, шигырьнең формасында гына калса, бер хәл иде әле, ул чакта зур итеп сөйләп торуның, бәлки, кирәге дә булмас иде. Мәсьәлә шунда ;ки, яшь автор үзе теләпме, теләмичәме Сергей Есенинның поэтик осталыгын гына, формасын гына түгел, шигырьнең эчтәлеген дә алган. Нәкъ менә шуның белән ул үз шигыренең эчтәлегенә зыян китергән. Ситсыга төренгән иске Россия образы—иҗатында зур, каршылыклы эволюция кичергән һәм антиурбанистик мотивларны аңлы рәвештә җырлаган Есенинда бик табигый рәвештә туган образ булса, бүгенге яшь шагыйрь иҗатына андый образның килеп керүен берничек тә аңлап булмый. Хисам Камалов уенда Ватан төшенчәсе бер дә Есенин уеннан аерылмыймыни соң? Хисам
Камалов өчен дә «Россия — мәңгелеккә бетмәс авырту»мыни?! Сүз дә юк, туган ил образын, Ватан төшенчәсен яшь шагыйрь башкача күз алдына китерә, моны аның башка шигырьләре бик яхшы раслап тора, аларда чын мәгънәсендә совет патриотизмы бар. Ул борынгы Россия образына сокланырга исәп тотмый, билгеле, ләкин сүзнең үз көче бар. Ә инде ул башка берәүнең сүзе булса, тагын да начаррак. Яшь шагыйрь иҗади өйрәнү белән сукырларча иярү арасындагы аерманы бик яхшы белергә тиеш. Остадан осталыкка өйрәнү өйрәнүченең иҗат мөмкинлекләрен буып, чикләп куймаска, киресенчә, аңа киң иҗат мөмкинлекләре ачарга тиеш. Күреп үткәнебезчә, X. Ка- маловның мөмкинлекләре зур. Китап тәэсиреннән аерылып, җанлы тормышның үзенә мөрәҗәгать иткән чакта, алар шундук саф көмеш кебек ялтырап килеп чыгалар. «Чияле тау» җыентыгында «Әнкәй үлеменә язылган шигырьләр» дигән цикл урнаштырылган. Бу циклда «Кайтып киләм авыр кайгы белән», «Өй эче дә ятим калган — шыксыз», «Юклыгыңа синең күнегеп булмый», «Уйладым» кебек бик җылы, бик әйбәт язылган шигырьләр бар. Шунысы әһәмиятле: бу шигырьләрне яшь автор тормыштан алып язган, үзен дулкынландырган вакыйгаларны сурәтләгән һәм авдый очракта аның сурәтләү чаралары да күңелне кузгата ала тоәган булып, җанлы булып туган, аларда яшь автор бик конкрет, оригиналь детальләр таба алган: Өй эче дә ятим калган — шыксыз, Янгын үткән мәллә диярсең. Сине бик нык хәтерләтеп, хәзер Күзләремә монда ни ярсен?
Юк, Сәкедә кабаң калган әле, Эрләнмәгән көе тәрәшлең. Синең кебек, әнкәй, булмас инде, Син остасы идең һәр эшнең. Син утырган сәкеләргә утырам, йөрәгемне һаман ни тырный? Күзем йомсам, Синең нечкә билле йон эрләгән орчыгың зырылдый. Шундый матур, моңлы зырылдый ул, Озын җырдай, Бер өзелә, тагы ялгана, Бер төше аның нечкә, Бер төше аның Үзәкне өзеп ала тын гына. Китмәс инде минем йөрәгемнән Орчык эрләгәндә Күкрәгенә куеп кочуың. Күңелемдә мәңгө җырлап торыр Нечкә билле матур орчыгың. Саран гына сүзләрдә күпме музыка, күпме җан җылылыгы! Хисам Камалов — эзләнүчән шагыйрь. Ул шигырьләренең темасын кат-кат уйлый, формасын кат-кат эшләп, ритмика чараларын киңәйтү, төгәллеккә, образлылыкка ирешү өчен тырыша. «Чияле тау» җыентыгындагы «Әнкәй үлеменә язылган шигырьләр» һәм моннан башка да байтак ши-' гырьләр әйбәт хис
калдыра. Аныц шул яхшы шигырьләрендәге лирик герой матур итеп яши, уйлый, ярата белә. Ул геройның тормышта зур гына фаҗигасы булган, шул фаҗн- гасы аны уйчан табигатьле, кешеләргә карата игътибарлы, нечкә күңелле иткән. Ул әйләнә-тирәдә барган тормыш турында, кешеләр турында уйлый, уйлаган саен аңарда' тормышны раслаучы пафос көчәя бара. Дөрес, ул вакыт-вакыт кешеләр турында, тормыш турында өстенрәк, беркатлырак та фикер йөртә, бүтәннәргә дә ияреп куйгалый, әмма монысы да аның күптән инде билгеле булган хакыйкатьне кабатлауга яки берни уйламый гамьсез яшәүгә караганда, күп өлеш әйбәтрәк. Хисам Камаловның лирик герое сафка кайтты. Бу сафта ул поэтик хәзинә эзләү юлыннан, таулы-таш- лы авыр юлдан бара. Бу юл ана яңа шигъри ачышларга алып килер дип, ышанып әйтергә мөмкин. Моңа аның рухи байлыгы җитәрлек.