Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИХОН ЖУРАВЛЕВНЫҢ ОЧЕРКЛАР КИТАБЫ


 Тихон Журавлев — әдәбиятка бүген генә аяк баскан язучы түгел. Аның әсәрләре үзәк матбугатта да басылып чыкты инде. Узган ел Москвада, колхоз темасына язучы авторлар киңәшмәсендә, аның әсәрләре уңай бәя алуга иреште. Әмма урындагы тәнкыйтьнең Т. Журавлев әсәрләрен ныклап торып тикшергәне юк әле, ә моның безнең республикадагы әдәбиятны үстерүдә әһәмияте булмый калмас иде. Т. Журавлевның 1955 елда Таткнигоиздат чыгарган «Беренче буразна» III исемле очерклар китабы да шулай ук урындагы тәнкыйть тарафыннан искә алынмады. Ә бу китап үзенең сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да, бүгенге совет әдәбиятының кайбер үзенчәлекләрен чагылдыру ягыннан да игътибарга лаеклы, чөнки очерклар хәзер безнең әдәбиятта үзләренә ныклы урын яулап алдылар. Нигезенә документаль дөреслекне алуы һәм оператив булуы белән очерк башка жанрлардан аерылып тора. Бу аның башка жанрлардан өстен ягы гына түгел, ә бәлки аның үзенә хас жанр үзенчәлеге дә. Мәгълүм ки, вакытыннан «соңга калган», материалы «искергән» очерк үзенең танып-белү көчен генә түгел, тәэсир итү көчен дә билгеле бер дәрәҗәдә югалта. Шуңа күрә очеркист, әсәрләре уңышлы чыксын өчен, кул-аяк тимәгән яңа темаларны, фактларны таба белергә, кыскасы — тормыш белән бергә атлап бара белергә тиеш. Совет әдәбиятының мөһим тармакларыннан берсе булган колхоз авылы темасы белән В. Овечкин, В. Тендряков, И. Рябов кебек бүгенге язучыларның иҗаты тыгыз бәйләнгән. Алар авылны, аның кешеләрен, ул кешеләрнең уй-киче- решләрен, кайгы-шатлыкларын яхшы беләләр. Аларның беренче карашка «стабилле» кебек тоелган очеркларында һәркайчан тормышның берәр төрле яңа ягы күренеп, мәсьәләләр беренче планга килеп ялтырап китә, нәтиҗәдә бүген һич кичекмәстән хәл ителергә тиешле булып чыга. Бу сыйфатлар Т. Журавлев очеркларына да хас. Эчтәлеге белән «Беренче буразна» В. Овечкин, В. Тендряков, И. Рябов һә'м колхоз авылы турында язучы башка язучыларның китапларына бик якын тора. Әмма ул                      III Т. Журавлев. «Первая борозда*, очерки, ТКИ, Казань, 1955. аларны кабатламый. Т. Журавлев Татарстан колхозлары тормышын чагылдыра, моны ул үзенә хас стиль белән, оригиналь материалга таянып сурәтли, һәм бу материал язучының күптән инде күңелен борчып йөргән берәр проблеманы күтәрә. Т. Журавлевның очерклары — комбайннар һәм тракторлар турында түгел, ә ’бәлки шул нормаларны төзүчеләр һәм үтәүчеләр турында, шул машиналарны хәрәкәткә китерүчеләр, хезмәтне оештыручылар турында, комбайнчылар һәм тракторчылар, прицепщиклар һәм салам ташлатучылар, сыер савучылар һәм яшелчә үстерүчеләр турында. Т. Журавлев очерклары барысы да бердәй тигез язылмаган, әмма аларның барысында да кешегә ихтирам белән карау, аның моң-зарына колак салу ярылып ята. Автор гади эш обстановкасыида кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, хезмәт кешесенең яңа әхләкый-рухи йөзен ачып бирә. Китапта иң уңышлы язылган «Беренче буразна» очеркы нәкъ менә шул ягы белән күңелне били. Ул 1953 елда язылган, КПСС Үзәк Комитетының 1953 елгы сентябрь Пленумы карарларыннан соң МТСларда барган мөһим вакыйгаларны сурәтли. Очеркның эчтәлеге — Дәүләки МТСыиың элекке тракторчысы Илья Степанович Барышников белән авторның сөйләшүеннән гыйбарәт. Барышников, МТСтан китеп, олаучы һәм ат караучы булып эшли, соңыннан партия чакыруына кушылып, тагып тракторына кайта. Димәк, автор тракторчы Илья Барышниковның шәхси тормышы нигезендә МТСларда партия Үзәк Комитеты пленумына кадәр булган
117 
 
хдлне ачып, апын. игътибар ителергә тиешле якларын гомумиләштереп, авыл хуҗалыгының Пленумнан соң- ' гы перспективасын күрсәтеп бирә. Язучы җанлы мисал итеп «уртача» тракторчыны ала. «...ул кадәрле чәчрәп алга чыккан да, артка калган да тракторчы түгел ул, әмма ■ эшләвен ихлас күңелдән эшли, иң мөһиме, шау-шусыз эшли»,— ди язу- -,чы Барышников турында. Димәк, /шушы «чәчрәп алга да чыкмый, артка да калмый» торган тракторчының эше, хәле, настроепиесе җир- -{ легендә авыл механизаторларының эш һәм тормыш шартлары, алар- ■ ның хезмәтен оештырудагы кимчелекләр ачыграк күренә. Мәсәлән, Барышников мисалында автор мате- рналь кызыксындыруның хезмәт җитештерүчәнлегсн күтәрүдәге әһәмиятен ышандыргыч итеп күрсәтә алган. Барышников ЛАТСтан «начар эшләгәнгә түгел, эшләп-эшләп тә хезмәт хакы аз алганга» китә. Очеркның композициясендә авторның роле икенче дәрәҗәдә. Бөтен вакыйгаларга төп герой күзлегеннән * карап бәя бирелә. Автор Барышниковның күңелендә кайнаган нәрсәләрне, бөртеген дә калдырмый, ачып салырга мәҗбүр итә. Шуның белән ул әсәренең ышандыргыч, тормышчан булуына ирешә. Очеркларда гадәттә публицистик, лирик элементлар зур урын алучан була. Т. Журавлев алариы вакыйгалар, характерлар эченә «яшерә» белә. Бу яктан аның очерклары В. Овечкин очеркларына якын. Овеч- киниың да герое үзе турында үзе сөйли, күңел байлыгын үзе ачып бирә. Шуңа күрә, Овечкин очеркларында да, Т. Журавлев очеркларында да махсус профессиональ белемнәр, мәгълүматлар бирелә. Бу рәвешле техник мәгълүматлар кертелү очеркның жанр үзенчәлеге булып санала, шуңа күрә очеркны Горький: «гыйльми хезмәт белән хикәя чигендә» тора дип билгеләде. «Беренче буразна» китабында механизаторларның хезмәт хакы, эш шартлары, запас частьлар, эш нормалары, ягулыкка экономия ясау кебек мәсьәләләргә дә шактый урын бирелгән; беренче карашка болар очерк язучы эше түгел, техник брошюралар язучы эше кебек. Әмма автор ул коры мәгълүматларга җан өргән; мәсәлән, Барышниковның образлы, җанлы сөйләме аша вакытында китерелмәгән шул запас 
частьлар аркасында, эш нормаларындагы, хезмәт хакын билгеләүдәге кимчелекләр аркасында кешенең нормаль эш шартлары бозылуын, шулай булгач, аның җәмгыятькә файдалы эшенең дә эффектлыгы кимүен күрсәтә алган. Кыскасы, Барышников мисалында автор партия Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгын үстерү турындагы карарлары никадәр урынлы булуын, нинди яхшы нәтиҗәләргә китерүен ачкан. Т. Журавлевның очерклар китабында Илья Барышников кебек урта кул работниклар гына түгел, алдынгылар, производство новаторлары да күрсәтелә. Зур акыллы, гел эзләнеп, өйрәнеп яши белүче мондый кешеләрне сурәтләгән очеркларда Т. Журавлевның, язучы буларак, тагын бер кызыклы сыйфаты күренеп китә. Ул алдынгыларны ял га н м ату р л ы кта н, пар а дч ы л ы кта н арындырып, табигый тормыш обста- новкасында күрсәтә. Мәсәлән: «Рифгатьтә кунакта» дигән очеркта атаклы комбайнчы Рифгать Кәлимуллин бик гади, бик көндәлек обстановка- да күрсәтелә, шуның белән ул ничектер күңелгә якынрак булып кала. Рифгать Кәлимуллин инде искергән «Коммунар» комбайнында эшли. Яңа килгән студент белән фотографның бер күрүдә кәефләрен кырган бу комбайн (фотограф хәтта Рифгатьне аның өстендә рәсемгә алырга да теләми), — менә шушы иске комбайн Рифгать кулында могҗизалар эшли. Хикмәт Рифгать куйган кайбер җайланмаларда гына да түгел, комбайнчының осталыгында, аның эш тәҗрибәсендә, эшен яратып, сөеп эшләвендә. Ә менә бер доцент Рифгатьнен үзен түгел, комбайнын күргән, комбайн турында токтымал озын мәкалә язып та комбайнчының үзе турында беравыз сүз әйтмәгән. Табигый, бу юлларны укыгач, Рифгать белән
118 
 
бергә, без аның үпкәсен уртаклашабыз. Сыер савучы Акутина да үз эшен- дә уңышка әллә нинди серләр аркасында ирешмәгән, каладан килгән журналист, ул серләрне әйттерергә тырышып, юкка гына вакыт үткәрә, Акутина шулай ук хезмәтне яратып, җаны-тәне белән бирелеп эшләве аркасында уңышка ирешкән. Терлекчелеккә сайлаган кебек, ихтимал, авыл хуҗалыгының бүтән бер өлкәсендә дә ул кадәрле үк кешеләрне сайлап алу кирәк түгелдер. Очеркист безне моңа ышандыра. Терлекчелектә эшләү өчен, белемнән, тәҗрибәдән, осталыктан тыш тагын җан җылысын кушып эшләү дә кирәк икән әле. Моның шулай икәнен фактлар раслап тора. «...Беләсезме, терлекчелекне үстерүне нәрсәдән башладык без? — ди бригадир Марахтаиов. — Сыер савучылардан башладык! Шулай, бер заман, председатель белән кичен, сыерларны абзарга япкач, өйләр янында тыңлап йөрибез. Хозяйка сөйләшә беләме сыерлары белән, юкмы? «Тукта инде, башың беткере!» дигән сүз ишетәбез икән, тизрәк аннан таябыз, икенче йортка китәбез, янәсе, безгә батмый бу. Менә шулай сыер савучыларны ай буе эзләдек!» Моны очеркта бик ягымлы, җылы итеп сурәтләнгән сыер савучы Акутина образы үзе дә раслап тора. Хезмәт алдынгыларын сурәтләгән очеркларда китапның төп пафосы — кешенең акылына, көченә һәм чиксез мөмкинлекләренә тирәнтен ышану әйбәт чагыла. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Т. Журавлев кешеләрнең психологиясен, характерын, күңел кичерешләрен әйбәт итеп бирә белә, тик бу нәрсә аның барлык очеркларында тигез чагылмый. Вакытвакыт, мәсәлән, образның логик үсеше дөрес алып барылмый. «Кадерле бүләк» дигән очеркта автор салам ташлатучы Наташаның — гади, тыйнак хезмәт кешесенең — иҗат инициативасын күрсәтергә уйлаган. Ләкин бу образ уңышлы чыкмаган. Героиняның уйкичерешләреи эзлекле ачып барасы урында, автор каравылчы картның акыллы киңәшләре- I нә күп урын биргән. Акыллы карт ! бер-ике сөйләшүдә Наташаның бөтен шик-шөбһәләрен алып ташлаган, Наташа шуннан новатор булып киткән. Сүз уңаенда әйтик, акыллылык- ның аргы ягына чыккан бу карт үзе артык әдәбиләштерелгән образ. Шуңа күрә ул үзенең төчелеге, трафарет булуы белән 
Журавлевныц тормышчан, гади, ышандыргыч стиленә туры килми. . Т. Журавлев бүгенге колхоз авылындагы авырлыкларны яшермичә туптуры әйтеп бирә. Андый чакта аның үзенә хас юморы күренеп китә, ул юмор вакытвакыт кискен тәнкыйтькә дә күчә. Гади кеше, хезмәт кешесе позициясеннән торып, язучы «өстән» җибәрелгән кайбер нәрсәләрнең реаль таләпләр белән кушыла алмавын, колхоз практикасы белән килешә алмавын күрсәтә. «Чүп үләннәре» дигән очерк тулаем шул тонда язылган. Автор үз геройларының авыл хуҗалыгы министрлыгы яудырган кәгазь яңгырына каршы ризасызлык белдерүләре белән килешә, чөнки ул кәгазьләр күп вакыт эшне алга җибәрмиләр, киресенчә комачаулыйлар гына. Язучы авыл хуҗалыгына китаплар, резолюцияләр аркылы гына караучы бюрократлардан хаклы рәвештә көлә («Чүп үләннәре», «Сыер савучы», «Беренче буразна» һ. б.). «Беренче буразна» китабы художестволы сурәтләүгә, беллетристикага якынаюы белән дә игътибарга лаеклы. Китаптагы очеркларның кайберләре сюжет корылышы, композициясе ягыннан да хикәя булырлык («Яз башы»-, «Сыер савучы»). Бүгенге очерклар өчен бу бик хас нәрсә. Очерк инде «әдәби булмаган» жанр булудан туктады, талантлы авторларның иҗатында кыю рәвештә «югары сәнгать» рамкаларын ватып керде, М. Горький үз заманында язучыларны нәкъ менә шуңа чакырган иде. Т. Журавлев очеркларында төрле сурәтләү чараларын киң куллана, аеруча ул вакыйгаларны драматик киеренке итеп, диалоглар аша бирүдә уңышка ирешә (аның «Комбайн
119 
 
шлар» повеете да диалогка корылган). Т. Журавлев очеркларында пейзаж шулай ук әһәмияткә ия, авторның күзәтүчәнлеге зур, табигатьне ярата ул, табигать күренешләрендә бүгенге көн сыйфатларын күрә белә. Тел-стиль ягыннан «Беренче буразна» башыннан ахырына кадәр тигез язылган дип әйтеп булмый, билгеле. Кайчакта ул персонажлар ^сөйләмен тигез саклап алып бара алмый, диалогын үткен итеп төзеп җиткерми, китап шулай ук штамплардан, шаблоннардан да котылып җитмәгән әле, 
ләкин китапның әһәмиятен бу кимчелекләр билгеләми. Т. Журавлевның очерклары — кызыклы итеп, матур итеп язылган, бүгенге колхоз авылы тормышының типик якларын, аның кешеләренең күңел байлыкларын дөрес ачып биргән, бүгенге көннең алдынгы идеяләре пафосы белән сугарылган китап. Шуның белән ул кадерле, шуның белән ул файдалы.