Логотип Казан Утлары
Поэма

ТАШУ

 1. Ташу китә, ташу! Елга шаулый, үкерә, ургыла. Тыелмас бу ярсу, бозга боз бәрелеп уала. Монда боз тыгылган. Тагын берсе килеп кагыла, Томрыклы бүресыман, бер сикереп ала да тына. Менә бер зур боз тау ерып керә торган бозларны, ул төртә, кузгата, гүя алга өнди дусларын. Тартыша тегеләр, сукрана кайсы, ыңгыраша, ләкин инде менә шушы тонык тавышлар аша ишетелә, көчәя тантаналы хәрәкәт шаушуы. 
Китә боз, боз китә! Сикереп-сикереп ага Сок суы. Тирә-якта уен, бию, җыр, язгы дәртне тоеп тетри җир. Яр башында тора бер матур, шәл яулыгы белән уйный җил. Тик моны ул гүя сизми дә, күзен алмый һаман агымнан. Нинди моң ул аның йөзендә? Ник ташкынны болай сагынган? Әллә кая китә уйларың, агым суга төшсә карашың, күз алдыннан үтә узганың, киләчәккә агып барасың. Мәймүнәгә инде утыз яшь, үтте китте гомер яртысы.
30 
 
Инде хәзер искә төшә еш көзге каеннарның сары төсе. Ярты гомер, әле һаман да тормыш язына булмый юлыгып, кичектерде теге заманда аны сугыш кышкы суыгы. 
Әле күкрәк, яңа хис тоеп, калка башлый иде сак кына, әле берәр караштан оеп, сирпелергә күз дә тартына; әле, саклап берәр исемне, тәкрарларга кыймый күңелең, тик ниндидер шатлык көченең тоясың син ярсып килүен,— Мәймүнәнең шундый чагында ■сугыш килде Ватан өстенә, кыз кичергән шатлыккайгылар булып калды бар да кечкенә. Эчтә бер хис яна: Туган ил, туган өй һәм туган әнкәең, мең чакрымга киткән туган җир һәм бакчада ялгыз аккаен,— бит шулардан башка юк көнең һәм төн ачмый серле пәрдәсен, сагыш булып сызыла үткәнең, хыялларың җуя мәгънәсен. Озатылды яуга егетләр, зифа ярлар үксеп елады, ә 'Мәймүнә торды үгетләп, кавышырсыз диеп юрады. Үз йөрәге серен ул ерак яшерде, соң аны кем ача? — Сагыну авыр, ләкин авыррак сагынырга кешең булмаса. 
Кар-су ерып ул ашлык урды, бит куллары янды чәнчешеп, тракторга менеп утырды, сөрде, давыл белән тартышып. Кышын трактордан төшә дә тагын эшкә — урман юллары... Ә йөрәктә һаман көчәя зур мәхәббәт көтү моңнары. Кайчак шулай төнен урманда аргач, аккаенга сөялеп, күзен йомып, талып торганда, килер төсле көткән-сөйгәне. Тик исемен дә аның белми ул, шәйли алмый әле төсен дә, әле фәкать хыял җимеше ул тулып килгән күкрәк эчендә. Җиңү туды язгы көн булып, шундый матур, рәхәт аяз көн! Хезмәт итү яныпоиытылып, кырларга җан бирү ләззәтен

 
тойды төсле шунда тәүге кат Мәймүнәнең бөтен йөрәге, тын кысылды, гүя шатлыкка йөрәк әле бетми өйрәнеп. Андый елны дөнья күрмәде! — яшьлек килде гүя җиргә дә: илгә кайткан солдат күлмәге саф яшеллек бирде көзгә дә. Егет кайткач, авыл моңланмас, җырлар тавышы күмде тирәне, ләкин күңел өзелеп көткән яз Мәймүнәгә һаман килмәде, һәм ачынды шунда ул күреп хакыйкатен узган гомернең: башка яшьлек җиткән өлгереп, һәм ул ала бәхетен үзенең. Ләкин... моны хәзер үзе дә аңлаталмас иде ул рәтләп.— Узган елның салкын көзендә көтмәгәндә килде мәхәббәт. Ул төн урта азгын бер кулның дорфа кочуыннан башланды һәм иркенә ят бер дулкынның Мәймүнәне алып ташлады. Талгын, рәхәт түгел бу агым, талдыралмаса да беләкне, бер яндыра сине, бер тагын бозы белән өшетә йөрәкне. Охмтылсаң да кыен чыгуы, яры биек, бозлы яр икән. Кыен, бигрәк кыен сөюе, кеше ирен үзеңә яр итсәң. 
Барсын шулай уйлап аласың, агымсуга төшсә карашың... Шаулый елга, ашый ярны, ярсып агыза ул бозларны. Тантана итә: ул котылган кышның көмеш богавыннан. Ташу китәр, бозлар бетәр, саф җил суны сыйпап үтәр. Тоеп үзендә яшерен көч, елга агар мәгърур, тыныч. Бәхет тоеп — әкрен, талгын — үбәр иелеп торган талны. 
32 
 
Шул үбүдән сак җәелер вак дулкыннар Тик, Мәймүнә, синең күңелең кайчан тынар? Агармы бер синең тормыш җәйге судай матур, тыныч? 
Кояш сүнде офык суына батып. Язгы кич җиле Мәймүнәне кинәт калтыратып үтте дә, тынды инде. Күкнең дә ябырылды бөтен иңенә йолдызлар, бер-беренә җемелдәп. (Чебиләр дә чирәм өстенә беренче кат чыккач җим эзләп, шулай куанышып, нидер сөйли берсе-берсенә). Куактан очып китте ниндидер кош. Кеше аягы шиңде, яр калды буш. Елга өсте хәзер карайды. Бу яктан яр, теге яктан таллар шәүләсеннән, гүя, тарайды. Көндез кояш нуры кагылуыннан чыңлап тора иде дулкыннар, хәзер — алар тавышында кемнеңдер үз яшьлеген сагынуыннан төн буе шыңшыган хикәясе кебек бер моң бар. Мәймүнә һаман карый Сок. суына, гүя ала алмый ул күзен, шуңа гына монда торуына ышандырырга тели үз-үзен. Менә, тартылган кыл кебек, һәр авазны тотучы күңел ишетә шунда таныш адымны. Табигатьтә авазлар мул кебек, тик йөрәккә, барыбер, алар түгел,, кеше адымы иң ягымлы! 
Килде, һррвакыттагыча билгә кулын салды, дорфа гына.

 
Кеше шулай читәнгә дип талны сындыра да төйи кочагына. Абдул — МТСта мәшһүр бригадир. Эшен дә эшли белә, яши дә, йортны таза тота торган ир, егеттәй нык кырык яшендә. Кап-кара әле бөдрә чәче дә. Буй мәһабәт, түгәрәк матур йөз, өйдә-кырда — чиста кырынган. Кирәккәндә генә әйтсә сүз, күрә: һәркем аңа борылган. Хатыны бар, үсә балалар, алар да тик рәхмәт ди аңар. Өстәвенә хәзер... «бәгърем!» дип, кочагыңны киңрәк җәй генә, «горурлыгыннан әрәм тора» дип телдә йөргән чибәр Мәймүнә... Абдул. Ни уйлыйсың, җаным? Мәймүнә. Берни юк. Менә яз. Абдул. Яз да үтәр. Бар да үтә. Кеше гомере бик аз. Кем тотып кала ала көзгәчә кар суын? Уйлама, тыйма син йөрәгең ярсуын. Мәймүн ә. Хәтереңдәме бу кыш: яңгырлар январьда... Елгада да су вак дулкынын ярларга кагып аккандай торды. Тик аста боз иде. Бер көнне суытты. * һәр җирне боз итте. Салкын буран каплады җиреңне, күгеңне. Әйт әле, безнең сөю язы да шушындый түгелме? Абдул. Ташла, иркәм, күңелсез уйларыңны бетер! Минем йөрәк ялкыны бозларны э-ре-терр... 33
34 
 
Абдул 
Мәймүнәне кочагына кысты, көлеп. Мәймүнә тойды йөрәге эрүен бер кисәк боз кебек, бер кисәк боз кебек! 
2. 
Авыл язы! 
Миңа бик таныш синең бөтен-бөтен ягың: саламга тамчыларны көмеш төймә итеп тезгән чагың; беренче гөрләвегеңнең сабыйча көйләве; түбәдән карлар йөгенең төшеп гөрселдәве... Хәлсезләнгән, корган инешнең дә уятып горурлык хисен, куәт биреп аның йөрәк тибешенә, дулкыннар уйнатып йөрисең. Тик, аерым бер вакытың бар синең — шашкын да түгел, тиле дә,— аны белмәсәм мин, белмәс идем сине дә. 
Әнә койма буйлап сузылган яңа гына сукмак, үзе ялтырый, үзе йомшак, тартынасың басып узарга, торыр идең сыйпап. Нигә миңа бу шиблет, оеклар нигә кидем, ялан аягымны тидереп, йөгереп узар идем. 
Тирә-як тын, гүя табигать арган инде шаулы ярсудан, тик иртәнге нурда тибрәп, тургай тавышы килә басудан. 
Күз түгел, күңел күрә: җылы дымнан уҗым өстенә йөгерә таза, куе яшеллек. Шулай алсу йөгерә бала йөзенә, имгән чакта, ана күкрәгенә яшеренеп. Ак пар сулап кара җир көтә җанлы бөртек төшүен күкрәгенә. Колак түгел, күңел ишетә: агач буйлап саф су күтәрелә... Шунда ачыла мәгънәсе язның, азат булып тышкы шау-шудан. 
35 
 
Иркәңне дә шулай аңлыйсың, еллар үткәч тәүге каушудан. 
Мәймүнә бүген иртүк торды да, ашыгып китте колхоз йортына. Тракторын тагын бер тикшерергә: иртәгә — кырга, чәчәргә, сөрергә. Тели Мәймүнә: менә шушы көн уйда мәңгегә калдырсын күркен. Бүген кич аны партиягә алалар. Безнең тормышта матур гадәт бар: алда торганда зур эш, зур сынау, кешеләр килә Партия сафына. Чәчү — яу- түгел, түгел зур сугыш, тик аны күңел көтә алмый тыныч. «Яхшы кеше» дип алсаң да исем, кем мондый көнне дулкынланмас дисең? Коммунист булу өчен яхшы кеше булу гына аз. Шоп-шома гына булып барыргамы арада? Юк! каршы җилләрдә син алга чыгып бас! Коммунистка ышаныла гына түгел, аңардан сорала да. Шуңар, Мәймүнә, син хәзер микән? Әйе. Күңел моңа ант иткән. Мәймүнә эшли ачкычлар алып. Әкренләп йортка җыела халык. Киләләр яшьләр, килә олылар, һәр күздә үзенә бер җылы бар. Бөтен авырлык онытыла кебек,  
36 
 
дуслар карашы 
торса бөркелеп. 
Аның янына 
килә бер кеше. Ул — Гариф абый, якын күршесе. Бригадир үзе туган колхозда. Урта яшьләрдә. Иң матур кызга өйләнер иде, диләр, теләсә. (Билгеле, шулай кызлар телләшә). Мәсәлән, диләр, алса Бәдәрне, булырлар иде пар шул кадәрле. Бәдәрнең, диләр, әйтмибез үзен — буй чыпчык кебек, тик тел бик озын. Ә Гариф дисәң, колга күк, диләр, ә теле кыска, дәшми күп, диләр. Билгеле, f шулай кызлар шаяра, тик Гариф исемен әйтсәң, кая да Моң килеп керә шаян сүзләргә: «Менә, диләр, кеше ничек үзгәрә! Ул шундый ачык, шундый көләч иде, сөйләшмәсә дә, баш иеп йөрмәс иде. Хатыны үлде шул. Инде алты ел. Ләкин һаман да айный алмый ул. Тик эшен генә эшли җан белән, гүя бар хисен кырларга биргән. Өйләнми һаман, вакыт тимиме, Айсылуы кебекне табармын диме? Табарсың аны...» Трактор янында Мәймүнә эшләп йөрсә, кайнашып, Гариф ярата янына килеп торырга, басып. Сөйләшми дә ул, Мәймүнә генә  
37 
 
үзе тракторын карап бөгелә, ә үзе сөйли уйда ни барын, газаплы узган сугыш елларын, Айсылу белән урман кисүен, Айсылуның Гарифны фронттан көтүен... Элек шулай иде, шулай иде гел, ләкин Мәймүнә хәзер алай түгел. Тугандай күрә Гариф абыйсын, тик туганга да кем сөйли барысын? Мәймүнә эшли берни димиче. Гариф сүз башлый бүген беренче: — Мин төнлә өйгә бара идем кайтып, урамда миңа очрады бер хатын, ияргән аңа ике баласы... Төнлә аларга кая барасы? Әтиләре... аларны алдаган икән, тиз кайтам дигән, ч үзе һаман кайтмаган икән... Әйтте дә Гариф китте борылып, Мәймүнә калды ут кебек булып. 
йөрдегезме икән сез берәр урак урып җәйге челләдә: күз алдында рәшә йөгерә, кояш кан уйната чигәдә; ә авазлар нинди ап-ачык, чикерткәләр очсын чырлашып, күктә йөз-йөз тургай сайрасын,— һәрберсенең җырын аерасың. Ләкин миләреңне синең эссе эретәдер кебек шул чагын, уйларыңның бутап бөтенесен, югалта күк вакыт үлчәвен. Шулай үтте бу җиләс язгы көн Мәймүнәгә Гариф сүзеннән.  
38 
 
Кем янына килә, дәшә кем — бар да анда ачык тезелгән, кеше сүзләре дә колакка керәләр дә яңгырап йөриләр, фәкать уйлар, уйлар кургаштай йөрәк эссесеннән эриләр. 
Кич тә җитте менә. Җыелыш. Мәймүнә өчен көткән минутлар. Күкрәктә якты омтылыш. Ләкин шундук нигә бу ут бар? Шушы кешеләр белән бергә син киң кырларны айкап кайтасың, бөтен авырлыкны җиңәсең, актарырга әзер тау-ташын; ерак бәхет хыялы түгел, түгел көнлек ризык кайгысы,— намус белән, кайнар тир түгеп, яңа тормыш төзү халык өчен — шул бер итә сине, аларны, төбәтеп бар дөнья карашын, моңардан да ныграк араны эзләсәң дә каян табарсың! Сокланалар, кыю дип эштә, соң нигә син хәзер кыймыйсың? Алар алдына хисе, ояты белән бергә йөрәгеңне чыгарып куймыйсың? Әйе, ул синең шәхси эшең шул. Трактор ясап булмый табадан. «Үзең генә сөй!» «Үзең генә ян!» «үзең генә сул!» Шулай калган атабабадан. ...Сөйләде биографиясен (аны белмиләр диярсең). ...Әнә парторг. «Иптәш Вәлиев» — шулай йөртә аны барысы да. Әле кайчан гына аның каршына «Шамил абый, күтәрче» диеп, йөгерә иде Мәймүнә яланаяк... Хуҗи бабай утыра җитди карап. Гатау абый. Әнә Сәмигулла. Гариф абый — якын күршесе. Нәбиулла — бергә йөгереп үскән «Мәмиулла» җыелышта — «райком кешесе». Әнә Абдул. Җитди. Мәймүнә аңлый: «монда барысын онытырга кирәк». Монда гынамы, җирдә барлыгыңны оныта алса иде бу йөрәк. 
«Кемнәр сөйли?»
39 
 
Кирәкме срң сорап торуы — шулкадәр күп җылы сүз берьюлы! Бу хәл онытылмас гомердә: синең көнлек кара эшеңә «коммунизм» сүзе гади дә, аерылмас та булып кушыла. Күтәрелер хәзер куллар. Бу кулларны ул яхшы белә. Дошман өчен авыр алар, шулар төшеп фашист иңенә, аны телсез, өнсез калдырган. Дуслар өчен таңнар алдыннан сугыш кырында, утлы аланда маңгаеңа тиеп үткән җилнең йомшаклыгы, изге сафлыгы бар аларда. Мәймүнә тоя, аның язмышына, нинди сөеп, туганнарча сынап, кагылалар алар. Менә Гариф абый сүз ала. Нигә шулай тагын пешереп ялкын җәелә бара күкрәктә? Курку түгел бу, якын кешеңнең хөкемен көтү кирәк сәгатьтә. — Мәймүнәне мактау дөрес ул. Эшне эшли күңел биреп ул. Болар безгә яхшы билгеле, тик без күбрәк тиеш белергә. Әйтче, күрше, бүген килдеңме тыныч күңел белән бирегә? Нык тиюдән гүя сакланып саф серенә яшьлек хисенең, Мәймүнәгә карап, офтанып, Гариф әйтә Абдул исемен. Тынлык. Мәймүнәдә бар карашлар. Соң Мәймүнә моңа ни дисен? Ишетмисезмени, авылдашлар, йөрәгенең ярсу тибешен? Менә Абдул баса аякка, тутырып аңа карый Мәймүнә, «курыкканмын икән мин юкка, сөйлә, иркәм, беләсең бит барысын син генә!» — Эһем,— диде, елмаеп торды.— Минем хакта түгел мәсьәлә, гаҗәбрәк, Гариф кыстырды минем исемемне нәрсәгә? Минем бригадада Мәймүнә, дөрес, тырышып эшли үз эшен, шаяргалый бугай әз -генә, үзегез беләсез бит... кыз кеше... Ә мин, мин соң нишләп шаярыйм, балалар бар, бар үз хатыным, шундый юлга мин соң бараммы, уйламыйча эшнең актыгын?  
40 
 
Әгәр алсак Гариф сүзләрен, нәрсә? — яклый ул үз күлмәген. Күптән күрә идем көнләвең, тик бу кадәр диеп белмәдем. Миңа яла... Тыңлый кешеләр, тыңлый Мәймүнә, юк, тыңламый, күрә: январьда коеп яңгыр ява, инешләр көчкә сыя. биек ярларга. Кояш чыгып тик бер көлде исә, китәр төсле ташу кузгалып, ләкин кинәт салкын җил исә, бөтен дөнья кала бозланып. Көзге кебек бозлар яктылыгында Бар да ачык күренә. Күз чагыла, шундый якты! Тамагына яшьләр тыгыла. Урыныннан тора Мәймүнә. Тутырып карый Абдул ягына: — Ник куркасың? Гариф абый хаклы... 
Мәймүнә урамда. Шундый караңгы. Аяк үзе табып баса корыга. Ә уй ятлый җыелыш карарын: «Тыелып торырга». Тукта, нидән «тыелып торырга?» Беренче галстук такканнан бирле, шушы көнне сагынып көтеп алгангача туган җирне, илне сөюдәнме яңача итеп? Кулак обрезыннан егылган һәм авылның түренә күмелгән әтисенең төсен изге ант итеп саклауданмы күңелдә?.. 
йокламады Абдул таңгача, йөз кат як-ягына әйләнде, «уңайсызлыйсың» дип, хатынына, юк-бар сәбәп табып бәйләнде. Күпме хөрмәт иде аңарга, һәр президиумда аның урыны бар,, кирәк булса әйбер табарга, мөмкин түгел диеп тормыйлар,— складлар аңа ачыла, кем сүз әйтер, ул бит алдынгы, бераз ялгышкалап алса да, кичерелә — ул бит алдынгы. Дөрес, бу ошамый кайсына, берсе җыелышта ялкынлы тәнкыйть белән теткәләп үтә, Ә Абдул... кабул итә...

 
Алыштыргысыз ул үз эшендә, запчасть белән иңри башкалар, ә ул теләсә бер көн эчендә кешегә дә яңа баш табар. Ничә кат ул авыр чагында МТСны калды коткарып, «үз көче белән», «почти үз хисабына» запчасть, бензин, автол кайтарып. Менә аны, шундый кешене пычратырга хәзер телиләр, тикшерербез синең эшеңне партҗыелышта, Абдул,— диделәр. 
3. Буразнаны каплый буразна. Шулай сөрелә гомер кыры да. Бүгенге үтә, аның янына иртәгәге уйлар сызыла. 
Бригада кырда бер атна. Беренче көн чәчкән гектарлар сыек томан аша еракта яшелләнеп инде торалар. Эшләр бара кебек кызулап, көн кояшлы тора, төн аяз, җылы җиле белән пышылдап, кешеләрне ашыктыра яз. Сүнми бер кабынган моторлар, көнен дә, төнен дә бетмәс тынгысызлык белән алар гөрли кырның төрле төшендә. Әле Абдул телдән төшмәгән, район газетасы еш кына, аерылалмый күнгән исемнән баш мәкаләләргә кыстыра. Ләкин... яр да өстән күренә каты, ә су ашый аны түбәннән... колхоз җитәкчеләренең дикъкате хәвеф белән монда төбәлгән. Еллар буена тырышып, берәмләп тупланган һәм бердәм көч булган бригада никтер әкренләп ераклаша бара Абдулдан. Дөрес, аңа бригадир диеп дәшә әле, кызлар, егетләр. Йөзенә мәһабәтлеген җыеп, торса шунда берсен үгетләп башын иеп тыңлый тегесе, гүя элеккечә ихтирам: «күрәсең бит инде, янәсе, елмаерга да куркып торам!» Дәшми тору, диләр,— ризалык, тик кайчак ул протест эше дә,
42 
 
күз, яшереп үзенең уйларын, керфек пәрдәләрен төшерә. Булса иде күңел сафлыгы — көч бирүче шуны ачарга, тетрәнер иде Абдулың, күп сер ачылыр иде аңарга. Укыр иде ул кайсы күзләрдә: «Бездә авыр үпкә бар сиңа, зур юл авырлыгына түзәргә куйдык сине сафның башына. Аңладың син моны үзеңчә, шушы инде юлның чиге дип, бригада данын үзеңә ходай биргән бәхет төге дип. Эзләмә син безнең караштан үзең өчен җиңел аклану, кичерелми безнең зур эштә вак хыянәт белән таплану. Без эшләрбез. Беләкләр түзәр. Бригада намусы каралмас. Ләкин сиңа безнең саф күзләр инде тирән ышанып карамас!» Ә берәр күз усал ялтырап әйтер иде аңа болай дип: «Үзең миннән күпме яхшырак? Мин бракчы, ләкин синең дә чиста түгел, туган, намусың, Юк, брат, Миңа каршы килә алмыйсың!» 
Күздә генә калмый бу уйлар, калмый кешеләрнең эчендә, инде үз эзләрен салалар алар бригаданың эшенә. Сөргән җирләр — өстән атсаң күз — диңгез кебек күренә күзеңә, ләкин кай урында бу диңгез була бары чыпчык тезеннән. Тракторлар туктый ешрак, техуходы китә онтылып, шуннан — көтелмәгән очрак: берәр мотор тына ватылып... Барысын күрә парторг Вәлиев, монда уза ярты гомере, йөри тракторга да менеп, ә кичләрен, учак күмере капланганчы җиңел көл белән, кешеләр белән утыра киңәшеп, һәм кешеләр пошыну йөгеннән котыла шунда күңелен киң ачып. 
Мәймүнә белән бик еш була гәп: Элек үзе ялкын булып та, нигә хәзер сайлый күләгә, бригадада үзен чит тота? 
43 
 
Эштә үзе тырышын тырыш та, башкаларны ләкин оныткан. Ялгышу бит була тормышта, ник соң ихтыярын югалткан? Башын иеп тыңлый Мәймүнә, әрнү итеп саклап «хатасын», их, ялгышу диләр, кем генә мәхәббәтен шулай атар соң?.. Юк, бригада аңа ят түгел, Мәймүнәгә шулай күренә; бар шатлыгы, якты өмете гел моторларның тигез гөренә, кояшка нур, җиргә тамырлар тоташкан шикелле, тоташа. Берсе ялкаулыктан махмырлап, бөтен эшен онытып йокласа, ялкын булып кабына Мәймүнә, туры баса кыю фаш итеп, ләкин шунда үзенең йөзенә бәрә берсе утлы таш итеп: «Ә син үзең, әле, кем булдың?» 
Их, аз түгел күздән кичкәне — хатын-кызның матур зур юлын кеше сүзе шулай кискәне. 
Мәймүнәгә ике юл ачык: җигеп бөтен сөю сәләтен, кеше сүзе белән даулашып, бул Абдулта чибәр яшь хатын. Берәүләр сине дошман тоярлар, каргар ятим калган балалар, кешеләр сөйләрләр дә тынарлар... Кырда йөргән чакта башкалар, томаланган тәрәзәле өйдә сөлге белән чебен Куарсың, Абдулыңа табын өстен дә, үзеңне дә хәзерләп куярсың... 
Юкса, ышан сөю юклыкка, барына тик көнлек рәхәтнең, коч һәр очраган егетне,— кеше күзенә генә юлыкма. Барыбер яшьлек үтеп бара бит, тоныклатып битнең алсуын, кайберәүләр шулай ала бит зая үткән гомер ачуын... 
... Көн дә Гариф килә. Нигәдер эче пошкан кеше шикелле, сәер карый кырчы-бригадир. Әйтерсең, ул озата һәр көнне, сөйләр сүзен сөйләп бетмәгән йөрәгенә якын кешесен озаткан кебек, эчтән үкенгән .кебек бер ниндидер эш өчен.  
44 
 
Абдул аны аңлый үзенчә — «вакытында телең тыймадың, менә хәзер баттың үкенечкә, безгә бәйләнгән бит бригадаң!» 
Ләкин шик юк Гариф уенда, аны борчый башка хыяллар: әрәмә бар Сокның буенда, бөдрәләнеп үсә яшь таллар, шунда гүя шаян уенга дип калдырган вак-вак акланнар тоташалар берсе-берсенә. Монда сине гомер-гомердән яшел йомшак сарут өстенә чәчкә бизәкләре сибелгән келәм чакыра ятып аунарга. Гариф ялгыз йөреп, уйланып, кайта иде моннан рухланып, шунда тиңсез уңыш яуларга. Рөхсәт бирде быел идарә, бригада йоклап калмады, кыр эшенә иртә дигәндә, акланнарны бүлгән талларны көне-төне тырышып арчыды. Нәтиҗәсе изге ярсуның: кеше карашына ачылды иркенлеге яңа басуның. Хәзер монда кеше дикъкатен тарта кебек башка төрле моң: «Кушыгыз миңа корыч куәтен, алтын диңгез булып .гөрлимен!» Абдул гына суза, мырылдый, я сылтый ул башка эш табып, я — «ник ваттырыйм тракторны, ди, Гариф хыяллана ышанып?!» Ачу җыела Гариф күңелендә, дәшмәс булып озак түзәрме? Ләкин җәнҗал кабына дигәндә, кинәт кенә Абдул үзгәрде. Үзе килде Гариф янына, барысы өчен гафу үтенде, нәрсәнедер аңламавына, ялгышуына тирән үкенде, һәм шул көнне үк яңа басуга тракторның куйды иң шәбен. 
...Ләкин йөрәгенең төбенә яшереп куйды ул үз исәбен. 
4. Туган илнең матур һәр төше: урман, диңгез, таулар, калалар, башкаларның чыңлау тавышы яңгырап торган иркен далалар... Килсә караш белән кочасың бер карауда барын боларның,
45 
 
юк димә син моның буласы, к-ил күрергә Сокның буйларын. Борылып аккан суга ияреп, вак чуерлы юллар йөгерә, ә карасаң башың күтәреп — таулар үрелеп тора күгеңә, һәм аларга тигән ак болыт күренә мәңге эремәс кар булып... Бер карасаң — алда юлыңа канат җәйгән каршы ике имән, урман, сафлык биреп уеңа, чакыра сине җәйге эсседән. Бу урманның чиге юк кебек, һаман яшел стена сузыла... Шунда кинәт агач арасыннан бөркелеп зәңгәр якты бөркелә күзеңә. Иркәләнеп ага Сок суы әрәмәләр куены йомшакка. Арырак дала, бодай басуы — дулкыннары кагыла офыкка. 
Сок буйлары! Сезгә сыймаган илем күренешләренең кайсысы! Илем диңгез булса, сез аның бөтен күркен җыйган тамчысы. 
Менә хәзер сездә ярты төн, караңгылык җирне төрсә дә, Ил-ананың нәни портретын танып күңел рәхәт тетрәнә. Нефть вышкалары тора басып, тау итәге,— авыл,— җыр тавышы. Әнә, баганалар көянтәчиләк асып ГЭСтан урамнарга нур ташый. 
Мәймүнәнең дәртле уенда тирбәләләр болар барысы да. Бүген ул әрәмә буенда — Гариф ачкан яңа басуда. Тракторы эшли янында, сменачы уяу-уявын, ләкин күңел барыбер сак кына тыңлый мотор ничек гүләвен. йоклап булмый. Никтер төне дә бөркү бүген. Уйный аҗаган. Әллә күктә, әллә күңелдә яшен болытлары кабарган. Явып үтсен иде бу яңгыр һәм таң атсын, кояш уйнасын, узасы иде икәү шул чагын сокландырып бөтен дөньясын. Яшермисе иде хисеңне төнге моңсу куак төбенә, соң оят һәм хурлык өченме сөю дәрте кешегә бирелә?  
46 
 
Мәймүнә атлый, сыйпый аягын үләннәре тар гына юлның, тоя, гүя аның яңагын кайнар тыны пешерә Абдулның. Әйтерсең лә, чынлап монда ул, тик карарга гына борылып. Ул борыла... Каршында Абдул. Кычкырудан чак кала тыелып. 
— Килдем, иркәм, сине сагынып, карамыйча дошман сүзенә. Ник соң болай калдың ябыгып? Бар да үтәр, җаным, түз генә. 
һәм Мәймүнә Абдул куенында. Язгы сулар кебек яңадан тиле хыял аның уенда ташып-ташып ага ярлардан. Мәймүнә бит ничә көн ялгыз йөрде, тоеп хәсрәт эссесен. Зарарыннан куркып, кайсыгыз сусагач салкын су эчми соң?! — Бер тоела авыр кайгылы көннәр булмаган да шикелле,, гүя әле аның Абдулы үзе кыю, үзе сөйкемле бер яшь егет, ә бу наян кыз, бер киртә юк алар хисенә, «котлы булсын, диеп, юлыгыз» ай нур сибә алар эзенә. Бер тоела үткәндәй бары, аларны инде бар да кичергән, үтеп озын, авыр юлларны тәм табалар җәйнең киченнән. Абдул сөйли: — Килдем, Мәймүнә, йөрәгемне сиңа ачарга, ник мин сөйдем сине, һәм менә бу дөньядан кала качарга. Күпме төннәр бергә уздырдык, күпме рәхәт иде аларда, нигә саксыз сүз ычкындырып, бирдең мине шулай таларга? Ачалармы кешегә сереңне, кем бүлешә аны эчкерсез? Белсә берсе әрнү җиреңне, төртергә әзер сүз чәнечкесен! Озакламый җыелыш җыялар, бәйләнәләр димәк бер миңа, хисләрең чын кайнар булсалар, ярдәмнең дә чынын бир миңа: Гариф сине чынлап ярата, син тырышсаң аны җиңәсең,— сүзен алсын миңа карата, мәсьәләне сүтеп җибәрсен. Сорасалар, син дә юк дип уз, синең өчен бит мин тырышам, 
42 
 
әгәр шулай җиңеп чыксак без, мин бу бәлаләрдән котылсам, син беләсең, миндә мал җитә, сине уйлап җыйдым барысын, йорт салырмын китеп мин читкә, син чын хуҗа булып барырсың, эшләмәссең инде син, ардың, бәхет күрергә дә соңгардың... 
Мәймүнә озак бер сүз дәшмәде, •бер тын тора, -башын ия дә, бер күтәреп куе кашларын, Абдул күзенә карап инәлә. Соңга калган бәхет... Менә ул вәгъдә итә сиңа кочагын. Ник сузмыйсың аңа тизрәк кул, ник, Мәймүнә, болай каушадың? Төрлесе бар җирдә бәхетнең, кайсы бирелә аның бик авыр: аңа кирәк синең бар көчең, җаның-тәиең, соңгы сулавың. Күп сорамый синнән монысы, кирәк түгел зур юл үтәргә, онытырга да оятын, намусын, Абдулыңа ияреп китәргә. Нәрсә югалтасың? Күп түгел — тик кешегә туры карама, тик пәрдәне калын итеп эл тышкы дөнья һәм үз араңа. Гади генә авыл кызы син, ник йөзәргә зәңгәр хыялда, нәни булса да, тик үзең өчен җиңел бәхет килүен тойганда?!! Төрлесе бар җирдә бәхетнең, Кайсы бирелә аның бик авыр, Аңа кирәк синең бар көчең, җаның-тәнең, соңгы сулавың. Ул — хезмәт итү туган халкыңа, сафта тою меңнәр кулбашын, илең белән бергә елмаеп, каршы алу шатлык кояшын. Мең газаплы авыр елларда шуңа бирдең бөтен көчеңне, хәзер иркен, бөек юллардан читкә посып калу өченме? Синең йөрәкме үзен юата, ышанып әкиятләр яменә, икәү генә калып дөньяда сөешү ләззәтләре тәменә?! 
Мәймүнә кинәт: «Юк!» дип кычкырды, Абдулгамы, кемгә, үзенәме? Гүя кинәт эчтән ычкынды айлар-еллар буена түзгәне, аваз гына ярсып чыкмады,
48 
 
шуның белән гүя басуга эчтә янган бөтен утлары ургылдылар кебек барысы да. — Нәрсә? — дия алды Абдул бары, аннан тыелды. Хәзерләнгән сүз сыныклары тамагына аның тыгылды. Мәймүнәнең тыгыз беләге ят бер тетрәү белән тетрәвек тоеп, посты аның йөрәге, кулы шуды, тапмый терәвен... Тешен шыкырдатып, борыла. Башын иеп, китеп тә бара. Мәймүнә! Беренче сөюең, көюең шул иде,— соңгы тапкыр аңа син кара, ераклаша бара бит ара! 
Шунда тынды төсле бар дөнья, тынды басу, тыйды киң үзән. Нигә болай, әллә арды да туктадымы йөрәк тибүдән? Нигә кинәт болай сагышлы? Күңел эзли нинди тавышны? Ярып үтә төнге һаваны сменачы тавышы шул вакыт: — Мо-то-о-ор сүнде ә-ә! Менә кабаланып, йомшак буразналарга батып, йөгерә Мәймүнә, аннан туктый да, юлга карап кычкыра, ялына: — Абдул, бригадир! Тизрәк монда! Ләкин аннан — Абдул ягыннан китерә төн тик бер авыр сүз, тынлык баса тагын тирәне... Караңгыдан юкка эзли күз таныш күләгәнең килгәнен... Чак-чак сизелә шунда үзәннән кузгалуы таң алды җиленең киптерергә Мәймүнә күзеннән соңгы тамчы яшен сөюнең... Түз, Мәймүнә, түз син, төн кыска! Сменачы дусты Гөлзәйнәп белән алар төнге тынлыкта төзәтте һәр частьне берәмләп. Әйе, авыр булды аларга. Яктыгача факел балкыды һәм талпынды кебек аңарда Мәймүнәнең йөрәк ялкыны. Күрде аңарда туган ягымның басулары, тавы, болыны, саф йөрәге авыл кызының аларга чын тугры булуын. Бөркелгәндә иңенә киң кырның җәйге көннең тәүге нурлары, яңгырап китте кинәт моторның яңарган көч белән гөрләве. 
Шундый матур килде бу иртә, күк арынды болытларыннан. Басу гөрләп тора. Кояш сабан калакларыннан, трактор чылбырларыннан яшен уйнаттыра. Әнә Мәймүнә. Сабанчы әнә. Кара син аларның өстенә. Гүя тормыш тулы басуга, бөртекләрнең шыту көченә алар гына бары тик хуҗа. Гүя алар булмаса монда үлек кебек калыр бу кырлар, гүя аларга монда барысы да тормыш өчен рәхмәт укыйлар. Әнә Мәймүнәгә кул болгап юлдан кешеләр, кешеләр ашыга, ә йөрәктә гүя акрынлап көчле ташкын боздан арчыла. 1955.