ТАНЫШ МОҢНАР
Кечкенә генә бер зәңгәр тышлы китап. Тышкы кыяфәте белән дә игътибарны тартырлык урыны юк, авторның фамилиясе дә китап тышлыгында беренче мәртәбә дөньяга чыга. Әмма китапның да, авторның да исемнәре укучыларга таныш инде. Алар инде яшь шагыйрь Илдар Юзеевне беләләр, «Таныш моңнар» поэмасын, әлбәттә, укып өлгергәннәр яки радио аша тыңлаганнар, һич югында, Резидә белән Зөфәрне ^генә булса да хәтерлиләр. Язучы әдәбиятка ике төрле юл белән килеп керә: бер төрлесе аның, әле укучыга танылып, аның мәхәббәтен казанып өлгергәнче шактый озак азаплана, икенче берәүләр, үзләренең беренче омытылышл арында ук кеше күзенә күренерлек югарылыкка күтәреләләр һәм үзләрен яраттырып өлгерәләр. Менә Илдар Юзеев тә нәкъ шушы юл белән, өметле һәм күңелле юл белән килеп керде. Аның 1954 елда «Үсү юлы» альманахында басылган «Тормыш җиңә» исемле поэмасы уңай бәя алуга иреште, ә 1955 елны басылган «Таныш моңнар» исемле поэмасы аны укучы белән тагын да күбрәк якынайтты, укучы бу поэманы яратып, (уз итеп каршылады. Поэманың үзәгенә урта мәктәпне (тәмамлаган яшьләрнең киләчәкләре мәсьәләсе куелган. Чыннан да, яшь егет яки яшь бер кыз урта мәктәпне тәмамлый, читенлек белән, газап чигеп, укуның «тәмен белеп» түгел, ә җиңел генә, рәхәт кенә: бернинди тоткарлыксыз, бернинди материаль кысынкылык: күрмичә, класстан класска җиңел генә күчеп бару юлы белән тәмамлый. Нигә, шулай рәхәт кенә укуның ни гаебе бар соң аның? һич юк! Безнең хөкүмәтебез иркенләп уку, рәхәт тормышта яшәү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган. Аның шулай булуы безнең уңышыбыз, бәхетебез. Әмма шушы тормышыбызга килгән яшь кеше аңа үзенең өлешен кертмәсә, үзен туган иле каршында бурычлы санамаса, бары тик аннан рәхәт күрергә, үзен укымышлы кешегә санап, ил тормышындагы иң мөһим эшләрдән читләшеп, мөмкин кадәр җиңелрәк тормыш белән/ яшәргә генә тырышса, монысы инде бик аяныч булыр иде. Кеше, әлбәттә, белем алуга, югарыга омтыла. Яшьләрнең күбесе яхшы ният белән, үзендә ниндидер сәләт, көч барлыгын аңлап, югары белем алганнан соң үзенең иленә һәм халкына күбрәк файда китерәчәген белеп омтыла. Арада модага ияреп, яки... «кара эштән» котылу өчен генә институтка килүчеләр дә була. Табигый, халыкның культура дәрәҗәсе үскән саен югары уку йортларына керергә теләүчеләр саны да артканиаң-арта бара, әмма алар- ның барысы да институтка кереп бетә алмый, билгеле. Менә бу кешеләр нишләргә тиеш соң инде? Бу бик җитди һәм мөһим мәсьәлә. Шушы ук мәсьәлә Илдар Юзеевнең дә игътибарын тарта. Яшь шагыйрь үзенең лирик поэмасына сюжет итеп менә шушы мәсьәләне ала.
100
Поэма героиняның портретын бирү белән башлана: сылу гәүдәле, озын чәчле, «төн карасы кебек күзләрендә» моңсулык чагылган назлы бер чибәрнең язмышы сине кызыксындыра башлый. Менә шушы кызның нигә сагышлануын беләсе килә. Бу кызның исеме— Резидә. Авыл интеллигенциясе семьясында кадерле генә булып үскән бер кыз ул. Аның бөтен эше уку була, әнисе аны «үзе кебек доктор» итәргә тели. «Шәфкатьле» ана үзенең кызын йорт эшләренә дә катнаштырмый, ниһаять, чибәр кыз һәр төрле кара эшкә чирканып карый башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, аның бөтен максаты, бөтен өмете — институтка керү була. Ләкин әле аның күңел тынычлыгын алган, башына борчу салган икенче бер сәбәп бар: ул да булса, аның сөйгәне белән ике арада килеп чыккан «конфликт». Аның дусты Зөфәр, «килер көннәрен уйламыйча, тракторда эшли башлый», авылда кала:
Резидәнё көтә институт, Театрлар, асфальт урамнар, Шәһәр парклары, яңа дуслар, Татлы уйлар, татлы хыяллар! Ә ул кала Тузан, май эчендә. Аңламыйча артта каласын, Менә шуның Менә шуның белән Көчәйтә ул йөрәк ярасын. Менә нәрсә Резидәие сагышка салган. Ул инде Зөфәрне никадәр генә яратса да, күңелен сүрелдерергә, аны онытырга тырыша. Чөнки әле яшьлекнең хыялга, романтикага иң бай чагы, аны әле өр-яңа дөнья — шәһәр тормышы, шаулы институт заллары, шәһәр парклары, яңа дуслар көтә. Пичек инде ул үзен бөтен өмете, киләчәге тузанлы кырдан, трактор йөртүдән уза алмаган бер кеше белән бәйли алсын. Барыбер бер аерылырга туры киләчәк, иң яхшысы хәзер үк араны өзеп китү... Ләкин үз йөрәгеңә үзең каршы бару бик җиңел түгел икән. Ана кайчак «нигәдер шундый моңсу булып китә» ...Зөфәр аның «күз алларыннан китми», ул «аның йөрәгенә ефәк тасма булып урала». Зөфәр белән Резидәиең «соңгыз очрашулары. Ул аңа үзенең «соңгы: сүзен әйтергә тиеш. Кызның йөрәп телгәләнә, күңелендәге каршылык лы уйлар аның бөтен тынычлыгы! алган, аңа «шушы егет белән аеры лышу ямансу да кебек, түгел дә> Ниһаять, кыз катгый бер карарп килә: Күңелеңә авыр алма, зинһар, Син тап инде үзеңә тиңнәрне... Резидә институтка килә. Анын бөтен өмете, матур хыяллары менз шушы мәһабәт
йортка тупланган, Менә ул каушый-каушый кулына билет ала. Кил сип, бәхет, Кил син, Озаклама, Йөрәк көтә сине, чакыра. Кил син, бәхет, Бөреләнгән яшьлек, Якты киләчәгем хакына! Чын күңеле белән институтка керергә омтылган кызның законлы теләкләре тормышка ашуын чын күңелдән тели башлыйсың, шуңа күрә дә Резидә җавап бирә алмый торганда, авторның: Нишләдең син, Нишләдең син, сеңелем Резидә?— дип пошынып биргән соравын үзең дә кабатлыйсың. Резидә имтиханын бирә алмый. Бәхетне бары тик институт аудиториясендә генә өләшәләр дип уйлаган һәм шуңа чын күңеленнән ышанган Резидә коточкыч авыр хәлдә кала. Резидәиең күңел дәфтәреннән бары тик кайгы-сагыш белән тулган юлларны гына очратырга була: Барысы бетте. Яшьлек хыялларым Чәчәк атмады. Күзләремне, Дәртле күзләремне Яшьләр каплады. Кая барсын ул, нишләсен ул хәзер! Мондый хәлдә каласын ул башына да китермәгән иде. Резндэ ялгызлыкның, ныклап аяк басарлык җирлек юклыкның нәрсә икәнен төшенә, татый. Хезмәттән ямь, тормышта үзенең урынын тапмаган,
101
коллективтан аерылган кешенең бер ялгызы калуы, үзен ят, чит кеше итеп сизә башлавы гаҗәп түгел. Хәзер Резидә классташларын исенә төшерә, алармы сагына башлый, сөйләшергә тели үзләре белән. Шулай моңаеп йөргәндә, аңа классташы Сөмбел очрый. Ләкин аның да исән-саулык сорашудан башка сүзе юк. Ул заводка ашыга, смена алышыр вакыт җитеп килә. Резидә, бу хәбәрне ишетеп, аптырап кала, 'ышанмый: — Син заводта?! Гади эшче булып?! Урта белем белән?! Юк! Булмас... — Нигә гаҗәпләндең? Минем белән Бергә эшли Роза һәм Ильяс. Резидә дә иптәшләре янына заводка эшкә керергә була. Ләкин ул нинди дә булса файдалы эш эшләр өчен түгел, кая барырга белмәгәч, «ахыр чиктә», «бер ел гомерен ничек кирәк алай үткәрү» исәбе белән генә барып керә. «Бер кышка ничек кенә булса да түзәрмен», ди ул, аннан тагын институтка... Гади эшче булу аның өчем хурлык тоела. Авылда ул бу турыда белдермәскә тырыша, әнисенә: Ә син, әнкәй, анда «Минем кызым Эшче хәзер»,— диеп сөйләмә... дип хат яза. Шулай итеп, автор үзенең «ялгышып киткән» героинясын ансат кына «төзәтми», ә аны бик табигый итеп, тормыштагыча итеп бирә. Кеше алай тиз геиә, ансат кына үзенең карашларыннан ваз кичми шул ул. Автор героиняның үзенә үзгәрергә, яшь булуына карамастан, күңеленә кереп урнашкан обывательлек, мещанлык карашларыннан арынырга ирек бирә. ' Үзгәрү процессы бик тиз генә башланмый әле. Шулай да, Резидә завод ңехына беренче аяк басуга анда инде матур тойгы — кешенең хезмәтенә соклану, кызыксыну хисе уянып китә. Укытучы-мастер дәрес бирә, Зур станок тора уртада. Кулына ул менә металл ала, Калтырана башлый станок. Күп тә үтми. Деталь әзер була — Нинди төгәллек һәм осталык! Бар да яңа монда, Бар да кызык, Соңы бетәр моның ни белән. Моңа кадәр гади кешеләрнең гади эшләренә өстән генә карарга гадәтләнгән кыз, үзе станок алдына килегг баскач, каушап куркып кала, маңгаеннан «салкын тирләр чыга». Җитмәсә, «өйрәтүче мастер
Хәмит абый» — эшчеләрнең олы буын вәкиле, бик горур гына, үз эшләренең зур һәм мөһим булуы турында шик тә калдырмый торган тонда сүз башлый: Бик катлаулы нәрсә, Акылың җитми, Исең китеп карап торырсың, Ә белемле кеше Җиңел анлый Машинаның һәрбер сулышын. Әйдә, сеңелем, башла, Шушы булсын Зур тормышка аяк басуың... Кыз инде үз күңелендә булган уйлар белән шушы горур • кешенең сүзләре арасында нинди зур аерма булуын күрми кала алмый. Димәк, машина белән эш итү өчен белемле булу кирәк, шулай ук шушы гади эшчеләр «зур тормь!шта» яшиләр, зур эшләр башкаралар икән. Эш кешегә җиңел генә, ансат кына бирелми, Резидә дә уңышсыз- лыкка очрый, детален ясый алмый, тагын аңа коллектив ярдәмгә килә.. Кәгазь, каләм ал да эшкә башлыйк, Начар беләсең син сызымны... ди аңа иптәшләре. Димәк, ул бик түбәнсетеп караган хезмәттә дә шундый катлаулы, шундый югары техника белән эш итәргә туры килә. Күрәсең, әле ун еллык белем өстенә дә күп нәрсә өстәргә, күп нәрсә өйрәнергә кирәк икән, укыган вакытта сызымга игътибар бирмәве, аны начар белүе хәзер аңа комачаулык итә. Инде Резидә бөтен күңеле белән эшкә өйрәнергә, кулыннан эш килә торган кеше булырга тырыша. — Өйрәтегез, кызлар, авыр булса, Тешләремне кысып түзәрмен,— ди ул чын күңеленнән. Шушылай янып, шушылай тырышып эшләргә
102
тотынган кешенең беренче уңышы, бу турыдагы сүзләр бик урынлы булып, чын хисләр, хезмәт тудырган гүзәл хисләр булып яңгырый. Маңгаемнан кайнар тирләр ага, Арыганмын, Талган кулларым. Әцма Шатлыгымнан елмаям мин, Шундый рәхәт миңа, дусларым! Кулбашларым сызлый, баш әйләнә. Кара таплар алсу йөземдә. Шул вакытта әйтеп бетергесез Көч артуын тоям үземдә. Беренче мәртәбә үз хезмәтеңне күрү һәркемгә дә чиксез шатлык, законлы горурлык тудыра. Шуңа күрә дә, арыган, талган килеш, йөзләренә «кара таплар кунган, маңгаеннан кайнар тирләр» аккан кызның шатлыгын ясалма дип булмый. Автор Резидәне хезмәт турындагы уйлар белән күмеп калдырмый, аның яшьлек хисләре, Зөфәргә булган көчле мәхәббәте, сагышы белән бергә үрелдереп бара. Язмыш дигән нәрсә кызык бит ул, Резидәнең мәхәббәтенә «аркылы төшкән» «юньсез» тракторны Резидәләр заводында эшлиләр, менә шул тракторга кирәкле детальләрне Резидә эшли. Ул инде тракторның да җиңел генә эшләнмәгәнен, хезмәт, тырышлык, осталык, көч таләп иткәнен бик яхшы аңлый. Ул инде кайчандыр чирканып караган хезмәтнең бөеклеген, җаваплы булуын үзе татып белә. Шуңа күрә аның әнисенә язган хатында: Бик күрәсең килсә, бик сагынсаң, Чык та, әнкәй, иркен басуга, Язгы ташкын кебек шау-гөр килгән Хезмәт җырын туктап тыңлап тор, Шул чагында, минем төсем булып Җырлый-җырлый узар трактор. Без эшләгән трактор гөрләвеннән Резидәннең җырын ишетерсең; Авыл буйлап, «Минем кызым бик зур кеше булган» Дигән матур хәбәр йөртерсең,— дип язуы аз гына да гаҗәпләндерми. Әле үзенең гади эшче булганын кешегә әйтергә дә оялган кыз инде хәзер үзенең эшче булуына горурлана, бу турыда кешеләргә сөйләүне «матур хәбәр» дип атый. Әле бит ул файдалы эш эшләп кенә калмый, 1 безнең илдә аның күптәнге теләгенә ' ирешергә дә мөмкинлеге бар: Көндез эшче булыр, Ә кичләрен Вузда укыр синең Резндәң! Хезмәткә булган карашы үзгәргәч, Резидәнең Зөфәргә булган мөнәсәбәте дә
үзгәрми кала алмый. Аннан соң, аерым торып та ул үзен сынал карады бит инде, мәхәббәте сүрелмәде, көннәи-көн көчәйде генә. Хәзер инде мәхәббәт мәсьәләсендәге «конфликт» та чишелергә тиеш. Зөфәр дә аны онытмый, укучы инде аның Резидәгә үзенең саф сөю хисләрен, үпкәләрен тыеп, тыйнак кына итеп язган хаты белән таныша. Автор геройларның «очрашуын»- да бик оригиналь итеп, поэтик планда бирә: Резидәне Зөфәрнең җыры эзләп таба. Ул аның бүлмәсенә җыр булып, таныш моңнар булып килеп керә. Бу җыр мәхббәтенең чынлыгына, Зөфәрне мәңге оныта алмаслы- гына ышанган Резидәнең йөрәгенә үк үтеп керә. Геройлар аңлашалар. Поэмада яшь шагыйрьнең бүгенге көндә практик хәл ителү сорый торган актуаль проблеманы күтәрүе һәм аны үзенчә хәл итүе дә, поэманың хисләргә бай, гади, шул ук вакытта шигьри-музыкаль тел белән язылган булуы да, образларның әдәби яктан әйбәт эшләнгән булулары да автор файдасына күп нәрсә сөйлиләр. Поэмадан бүгенге көн бик әйбәт сизелеп тора. Яшь кенә бер авыл кызының, институтка керергә хәзерләнеп, «китапдәфтәрләр эченә чумып» утыруы, «челтәрле пәрдәләр», «электр лампочкасы», «аккорд биреп җилкапкага килеп тукталган, эш киеме белән басудан» килгән гармоньчы өгет һ. б. шундый бик күп нәрсәләр безнең чор яшьләре турында, аларның тормышлары турында сөйлиләр. Кайбер язучыларда бер чиктән икенче чиккә ташлану гадәте бар. Элек, конфликтсызлык теориясе хөкем сөргән чорда — кешеләрне хезмәт процессында күрсәтәбез днп, техника, машина шау-шуы белән күмеп калдыру модада булса, сок-
103
г— ---------------------------------------------- --
гы елларда, киресенчә, кешеләрнең хисләрен, интим тойгыларын гына җырлап (бигрәк тә лирик әсәрләрдә), хезмәтне күләгәдәрәк калдыра башладылар. И. Юзеев боларның икесенә дә игътибар иткән, геройларның хисләрен эшләгән эшләреннән аерылгысыз итеп биргән. Кеше өчен ике бәхет кирәк, берсе аның — шәхси бәхете, икенчесе— җаны теләгән, яраткан эше. Шушы j ике бәхет бергә булганда, кеше үзен чын мәгънәсендә бәхетле кеше дип саный ала. Зөфәр менә шушы хә- кыйкатькә дустын ышандырырга тели. Ул Резидәгә язган хатын да хезмәт турындагы сүзләр белән башлап китә, һәм болар аз гына да яңгыравыклы, кызыл сүзләр булып тоелмыйлар. Чөнки Резидәне аннан читләткән нәрсә менә шул аның хезмәте, дөресрәге, Резидәнең хезмәткә ялгыш карашта торуы бит инде. Ә Зөфәр хезмәтен ярата, аның халык өчен файдалы, кирәкле икәнен бик яхшы аңлый. Резидәне сөю аңа шушы яраткан эшендә көч бирә, хәтта аерылу сагышын да баса төшә. \ Менә Зөфәрнең хаты: Тракторым гөрли, Син, Резидә, Яратмыйсың аның тавышын, Шушы тавыш мине шатландыра, Баса төшә сөю сагышын... Нинди рәхәт, Гади эшең өчен Кешеләрдән рәхмәт ишетү, һәм үзеңне, Тормыш, илең өчен Кирәк кеше диеп хис итү! Бик гади, әмма намуслы хезмәт сөюче бөтен кешеләрнең дә күңелләрендә яшәгән уртак сөенечләрен чагылдыра торган чын сүзләр. Хәтта кайчандыр «кара эшкә» чирканып караучы, шуның аркасында сөйгәненнән дә баш тартучы Резидәнең дә хезмәт турындагы сүзләре, яңа, дөрес фикер булып ишетеләләр. һәркемгә җиңел генә урта белем алырга мөмкинлек булу бу бит әле бөтен кеше интеллигент булырга, «кара эшкә» җирәнеп карарга дигән сүз түгел, киресенчә, безнең заманда югары техника белән эш иткән һәр эшче, һәрбер колхозчы белемле, культуралы, интеллигентларча аңлы кешеләр булырга тиеш дигән сүз. Әгәр инде кеше чын-чынлап укырга омтыла икән, анда укырга теләк тә, сәләт тә бар икән, ул кайчан да, ничек тә бу теләгенә ирешә. Аның юлында очраган беренче уңышсызлык кына аны читкә җибәрә алмый. Менә Юзеев үзенең поэмасы белән
шушыны әйтергә тели һәм әйтә дә. Ләкин поэмада шушы ук мәсьәлә буенча Юзеев белән килешеп булмый торган бер нәрсә бар. Дөрес, ул хезмәт процессында кешеләрнең үсүен, яңаруын матур итеп, ышандыргыч итеп бирә. Ләкин, автор буларак, ул геройларына күңелгә ятышып бетми торган юл күрсәтә. Авыл хуҗалыгын аякка бастыру, колхозларны ныгыту өчен бөтен ил буйлап көрәш җәелгән, партия һәм хөкүмәтебез бу мәсьәләне уңай якка хәл итү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган, илебезнең зур-зур шәһәрләреннән яшьләр авылларга, иген кырларына агылган бер чорда, И. Юзеев үзенең бөтен геройларын шәһәргә куа (Сөмбел, Резидә, Роза, Ильяс), яки интеллигентка әйләндерә. Аларның берсе дә колхозчы түгел. Авыл хуҗалыгы эшләре, игенчеләре дә бик хөрмәтле, иң кирәкле кешеләр ич бездә. Дөрес, Зөфәр тракторчы, ул колхозда кала, менә шушы линияне, Зөфәр линиясен, көчәйтергә иде. Ул берүзе калгач, ничектер Резидә белән конфликт килеп чыксын өчен генә шулай эшләнгән кебек тоела. И. Юзеев күренекле язучыларның художество алымнарын өйрәнә, һәм, әлбәттә инде, шагыйрьләрне күбрәк ярата. Әмма яшь шагыйрь традиция, иҗади өйрәнү белән механик иярү арасындагы чикне күрә белергә тиеш. И. Юзеевнең беренче шигырьләрендә һәм беренче зур әсәре «Тор мыш җиңә» поэмасында ук ин; талантлы шагыйребез һ. Такта! йогынтысы барлыгы күренде. Ләки. әле алар Такташның уңай йогңнты- сы булудан күп читкә чыкмый иде. Ә менә инде аның соңгы — бөтен әсәрләре арасында иң уңышлысы булган «Таныш моңнар» поэмасын
104
да Такташ йогынтысы аеруча көчәеп киткән. Дөрес., монда да' шагыйрьнең үз табышы дип аталырлык матур юллар байтак. Ләкин автор традиция чиген бозып, турыдан-туры Такташ теле, Такташ сүзләре белән сөйли баш- давын үзе дә сизми кала булса кирәк. Юзеев тә: Шуннан Иелде дә Пөзен кулы белән каплады, Пөзен кулы белән каплады да Ул ишеккә таба атлады. Ә Такташта: Тукта! Ишек ачылып берәү әкрен генә Зөбәйдәгә таба атлады: Күз яшьләре җиңде аны, Кинәт борылды да Пөзен кулы белән каплады. Шулай ук драматик киеренке моментларны, геройларның мәхәббәтләре чатнау вакытын шомлы төн фонында бирүдә дә Такташның сурәтләү чаралары сизелә: ...Йолдызлар да бүген әллә нигә Сүнәрсүнмәс кенә яндылар. Шушы төндә кызның мендәренә Тамчытамчы яшьләр тамдылар. Шушы төндә ялгыз гармонь йөрде Авыл урамнарын уратып, Тәүге тапкыр өзелеп сөйгән ярын, Яшьлек мәхәббәтен югалтып. «Мәхәббәт тәүбәсе»ннән дә өзек китерик: Шушы төнне Гыймади, эт өрсә дә, Тәмле йокысыннан тормаган, Шәкүр карак аның абзарыннан Күк айгырын кереп урлаган... Ләкин Шушы төнне Зөбәйдәнең Кайдалыгын беркем белмәгән. Карт анасы ярты төнгә кадәр Ни өчендер аны эзләгән... А1ОНДЫЙ механик иярүнең Юзеев файдасына түгел икәнлеге түбәндәге строфаларда тагын да ачык күренә: Теләкләрем буразналар булып Уелып кала туган җирләрдә. Синең исемең генә йөрәгемә Утлы хәреф белән язылган. ('<Таньии моңнар^) һ. Такташта: Баскан эзем җирнең күкрәгендә Югалмаслык уелып калса иде, Җырлаган җырларым һаваларда Утлар булып язылып барса иде... Юзеев Такташ кадәр итеп әйтә алганмы? Юк! Әйтә алмаган. Юзеев Такташтан телнең чисталыгына,
гади, халыкчан, җанлы сөйләм теле белән язарга өйрәнә икән, моны традициянең матур бер чагылышы дип исәпләргә мөмкин. ...Ник, матурым, бигрәк моңайганнар Төн карасы кебек күзләрең,— ди автор Резидәгә. Ул инде әдәбиятта бик күп очраган «шомырт төсле кара күзле» кыз түгел, «ә төи карасы кебек» күзле. Бу яңа да, матур да... Шулай ук диалогларның да таби- гыйлеге, халыкның чын җанлы сөйләме аша бирелүе бигрәк тә күңелле хәл: — Саумы, Резидә! Ачулансаң, әйдә ачулан. Түзәлмичә килдем сагынуыма Эш киеме белән басудан. Яки: Я, хуш, Зөфәр, Әнә күрәсеңме, Таң да ата инде, яктыра. — Резидә... Тукта, Китмә, Торыйк инде Тагын чак кына... Менә шушындый әйбәт диалоглар, сурәтләр арасында урынсыз кулланылган яки рифма өчен генә килеп, мәгънә ягыннан дөрес файдаланылмаган сүзләр дә очрый. Мәсәлән, поэмада «йөрәк» сүзе бик күп кабатлана. Китәм... Киткән юлларымда Җилләр исәрләр, Янган йөрәгемә дару булып Гөлләр үсәрләр,— ди автор бер урында. Ничек инде ул кеше үзенең үткән юлларына гөлләр шытып чыгар дип ышана, бигрәк тә Резидә? Әле аның эзенә гел үсәрлек бер эше дә юк бит. Әгәр Зөфәр шулай әйтсә, («сөйгәненек йөргән юлына гөл үстерү» гашыйклар өчен бик авыр эш түгел) ярар да иде әле. Аннары поэма андый ялтыравык сүзгә мохтаҗ да түгел,
105
бу бары тик яшь шагыйрьнең «сүз рудаларын» актарырга иренүеннән генә килеп чыккан нәрсә. Шулай ук бер ике генә урында булса да китапча әйтелгән җөмләләр дә очрый: Йөрәгендә туган каршылыкны Аңлатуы авыр шул аңа. яки: Әйтегезче, тормыш юлларында Урынымны ничек табыйм мин. Гомумән, теле әйбәт булган поэманы менә шушындый чүп-чарлардан арындыру начар булмас иде, әлбәттә. Җыентыкта яшь шагыйрьнең тагын бер зур әсәре—«Тормыш җиңә» исемле поэмасы бар. Поэма Юзеев- нең беренче зур әсәре, билгеле, ул үзенең художество эшләнеше ягыннан «Таныш моңнар» поэмасына караганда түбәнрәк тора. Ләкин поэманың сюжетына салынган тормышчан конфликт — үлем белән тормыш арасындагы көрәш — аның уңай якка хәл ителүе; авторның бу мәсьәләгә җитди каравы һәм чын күңеледәй самимилек белән бу турыдагы уйларын укучыга сөйләве — күңелдә матур, җылы тәэсир калдыра. Поэмада күптән түгел фронтовик булган бер студентның язмышы тасвирлана. «Фашист явы илгә басып кергәч», «туган илен дошманнардан саклап калу өчен» фронтка киткән, «утлар=-сулар» кичкән, «биленнән бозлы суга батып чыбык ялгаганда» үпкә авыруы алган егет бу. Ул больницада. Аның күңелендә авыр уйлар... Ул үзенең шау-шулы студент тормышын, якын дусларын, сөйгәнен сагына. Аның Дуслары имтиханнар тапшырырлар, Шаярырлар, ярлар сөярләр. Ә ул «дару исе аңкыган, шомлы бүлмәдә» авырып ятарга тиеш... Ләкин лирик герой төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел, аңа моның өчен мөмкинлек тә юк: поэмада 1 аеруча җылылык белән тасвирланган доктор Иван Фомич, сестра кыз, палатадаш иптәшләре, студент дуслары һәрвакыт аның хәлен белеп, күңелен күтәреп, ярдәм итеп торалар. Поэмада лирик чигенешләргә күп кенә урын бирелгән. Болармы күңел үзе сорый: яшь кенә булуына да карамастан, дәһшәтле олы юл үткән һәм хәзер инде шуның аркасында уңайсыз хәлгә калган кешенең үткәннәре сине кызыксындыра. Син Равиль белән, поэманың герое белән бергә, сугыш кырларына да барып кайтасың, институт баскычларыннан да менәсең, — андагы кайнап торган тормышны тоясың. Шушы олы җанлы кешенең чын мәхәббәт белән
матур итеп сөя белүенә дә ышанасың. Ул авыру булуына карамастан, тормыш белән бергә атларга тырыша, Туган илдә барган үсешләр белән кызыксына, аларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Үзенең укырлык хәле булмаганлык- тан сестра кызга мөрәҗәгать итә: Газетаны күптән күргәнем юк, Укып булмас, ахры, бүген дә. Укы әле соңгы хәбәрләрне, Ниләр бара икән илемдә. Тыңлыйм, сестра... Туган илдә барган һәр яңалык, һәр үсеш аны чиксез шатландыра, күңелендә матур уйлар уята. Поэмада без гади бер авыруны гына түгел, бәлки авыру белән көрәшүче, нык ихтыярлы, көчле кешене күрәбез. Яшәүгә булган мәхәббәтнең, тормышның үлемне җиңәчәгенә чын күңелеңнән ышанасың. Равиль сәламәтләнә. Яңадан тормышка, институтына кайта. Аны дуслары чәчәк бәйләмнәре белән каршылый. Алдап Гөлназ килә, Күзләреннән Шатлык, бәхет нуры сирпелә. Минем алга тулы тормыш килә, Рәхәтләнеп алам сулышны. Мөмкин булса, Мин кочаклар идем Туган җирне, язны, тормышны. Ике мәртәбә үз тормышын югалту куркынычы астында калып, күз- гә-күз килгән үлемне җиңеп чыккан бу яшь кешенең сүзләре яшәүгә дан җырлау кебек тоела. Романтика, патриотик хисләр, героик пафос бу поэманың бөтен эчтәлеген бизи.
106 I
Поэма, гомумән алганда, яшь шагыйрьнең беренче зур әсәре буларак, уңышлы. Ләкин бу әле поэманың кимчелекләре юк дигән сүз түгел: анда кытыршы урыннар, әдәби яктан эшләнеп җитмәгән урыннар байтак. Беренчедән, автор әле үзенә хас интонациясен табып җиткермәгән, икенчедән, поэма художество алымнарына, сурәтләү чараларына ярлы. Юзеевиың «Таныш моңнар» поэмасындагы кебек уңышлы табылган, геройларның характерларын ачуга ярдәм итә торган үткен диалоглар да юк, поэма гел беренче заттан сөйләнү (лирик геройның монологы аша гына бирелү) сәбәпле, геройның эчке дөньясы бөтен тулылыгы белән ачылып җитми, психологик яктан акланмаган моментлар очрый. Әмма, болар яшь шагыйрьнең киләчәктә бетерә ала торган җитешсезлекләре. Ул инде моны үзенең «Таныш моңнар» поэмасы белән исбат итте, — бу кимчелекләрнең күбесен бетерде. «Таныш моңнар» җыентыгына яшь шагыйрьнең күләме ягыннан зур булмаган шигырьләре дә урнаштырылган: «Җырлар бирәм», «Мирас», «Әнкәем», «Ә син», «Җырлап уздым урман арасын» һ. б. шигырьләр. Бу шигырьләрдә әлләни зур идея дә, вакыйгалар да, катлаулы ситуацияләр дә юк. Аларның барында да диярлек бер үк лирик герой, студент, яшь кеше—аның тормыш, уку, мәхәббәт турындагы уйланулары. Автор үзенең һәр шигырендә шушы герой күңеленең әле бер почмагын, әле икенчесен яктыртып күрсәтә. Ул әллә ни күпне күргән, зур эшләр башкарган кеше дә түгел, ул меңнәрчә совет яшьләренең бер вәкиле, укып чыккач, илгә файдалы, «әнкәемнең йөзен кызартмыйча» яши алырлык кеше була алсам иде дип, бик тыйнак кына омтылыш белән киләчәккә карап яшәгән кеше. Ул үзләренә шундый бәхетле тормыш яулап алганда һәлак булган кардәшләре, туган иле, әнкәсе алдында үзен бурычлы саный. Сәйдә- шев исемен йөрткән урамнан бару да, патриот шагыйрь Муса Җәлил китапларын кулына алу да аның күңелендә изге тойгылар уята, «ап-ак ромашкалар» кебек булып яуган карлар да, сөйгәненең яныннан баруы да — барысы-барысы да аны ч 11 ксез ду л к ы н л а и д ы р а. Лирик геройның хисләре шундый көчле, шундый саф, аңа дулкынлану, үзен бәхетле сизү өчен күп нәрсә кирәкми. Менә кечкенә генә лирик бер парча: Карлар ява... Юк ла, Җир өстенә Ап-ак ромашкалар түгелә... Син, Сәлимә дустым, яшьлегемнең Яме булып кердец күңелгә.
Кыш бизәге — карлар уйный-уйнын Иңнәреңә куна, шәлеңә... Ә син Үпкәләгәнсыман барасың да Елмаясың... Карлар сине матурлыйлар гына, Үпкәләмә, яме, Сәлимә? Әйт, Сәлимә, Шулай җитәкләшеп Таңга кадәр йөрсәк, арыр идеңме? Якты юллар буйлап синең белән Гомерем буе барыр идем мин. Ә син?.. Барыннан элек, бу парчада, менә шушы өзекләрдә И. Юзеевнең үз тавышы — тирән итеп кичерә белгән, хискә бирелүчән, урыны-урыны белән балаларча самимилек белән ярым пышылдап чын күңелдән әйтелгән сүзләр («Үпкәләмә, яме, Сәлимә?»), ниһаять, шигырь техникасын, законнарын уйлап тормыйча, хисләр агышыннан сикереп чыгып, кырт кисеп, балаларча беркатлылык белән бирелгән (Ә син?..) сорау — болар инде яшь шагыйрьнең үзенеке, үз интонациясе, үз алымы, хәтта үз тавышы дип әйтергә була. Дөрес, бу әле нык, җитлеккән тавыш түгел. И. Юзеевкә язучы булыр өчен бер бик зур нәрсә —ул да булса, тормыш тәҗрибәсе, тормышны өйрәнү, тормыш материалы җитми. Юзеев үзе дә әле «Таныш моңнар» поэмасындагы геройлары белән яшьтәш кеше дияргә була. Үзе әйтмешли, «Туган илгд азат тормыш» килгәч, матур чорда, кешегә үсәргә бөтен мөмкинлекләр туган заманда туып-үскән кеше ул. Сугыш сынавы да үтмәгән, башыннан әллә ни зур вакыйгалар да ки
чермәгән: мәктәп, институт һәм редакция — менә аның бөтен булган биографиясе. Шуңа күрә дә аның өчен язарга «азык табу» алда зур бер проблема булуы мөмкин. Автор вуз тормышы, мәхәббәт, яшьлек, киләчәк турында үзе белгән, үзенә якын, үзе кичергән нәрсәләр турында яза. Аның инде алдагы әсәрләрдә тагын да киңрәк тормышка кереп китүен, яңа хисләр җырлавын көтәсе килә. Тормышның эченәрәк керү, аны өйрәнү, кешеләрне, аларның эш һәм тормыш шартларын, уй-те- ләкләрен, омтылышларын өйрәнү яшь шагыйрьнең иң беренче бурычы булырга тиеш. Әмма авторның үзе күтәргән проблемаларны үзенчә дөрес юнәлештә хәл итүе, җыентыкта урнаштырылган әсәрләрнең укучы күңелендә эстетик канәгатьләнү, уй- фикер һәм хис тудыра алуы әдәбиятка талантлы яшь шагыйрь килгәнлекне сөйлиләр. Гомуми сүзләр, коры риторика, декларация, штамп, фактларны санап чыгу, хиссез язылган авыр монотон юллар, томанлы фикерләр, купшы сүзләр И. Юзеев шигырьләрендә аз очрый. Менә шуңа күрә дә аның поэмалары укучы күңеленә үтеп керер юл тапты.