Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘШИТ ГӘРӘЙ

' Р. Гәрәйнең «Беренче хисләр» исемле беренче җыентыгы белән 1952 елда танышкан идек. Җыентыктагы шигырьләр яшь авторның сәләтен, омтылышын, тормыш де- гальләрен поэтик формада сурәтли алуын, шул ук вакытта тәҗрибәсе дә җитеп бетмәвен күрсәтәләр иде. Ул җыентык чыкканнан соң байтак вакыт үтте инде. Яшь шагыйрьнең тормыш һәм әдәби тәҗрибәсе дә байый төште. Ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтты, тагын ике җыентык чыгарды. М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керде, соңгысы исә аның әдәбият өлкәсендә теоретик белемен ^ә күтәрүгә зур мөмкинлекләр тудырды. «Шинель җылысы» (1955) исемле җыентыкта Р. Гәрәй темалар сайлауда төрле якка чәчелми, бер теманы сайлап, аны төрле яктан яктыртырга тырыша. Нәтиҗәдә үзе сайлаган теманы тирәнтен ачуга ирешә. Аңарда барлык шигырьләр нигездә төп ике циклга карыйлар. Шигырьләрнең беренче циклы илебез чикләрен дошманнардан саклаучы һәм дошманга каршы көрәшергә өйрәнүче яшь совет солдатларының хисләрен, рухи тормышларын чагылдыруга багышланган, икенчесе, яшьләребезнең партия һәм комсомол чакыруына ничек җавап бирүләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Совет солдатының рухы бай, теләге изге. Рәшит Гәрәй беренче Iциклда әнә шул хисләрне сурәтләргә 'тырышкан. Дөрес, бу тема татар совет поэзиясе өчен яңа түгел, ул Бөек Ватан сугышы елларындагы поэзиядә дә, прозада да төп тема булып торды. Ләкин хәзерге чор татар поэзия- ШИГЫРЬЛӘРЕ 
сендә ул онытылып бара иде. Р. Гәрәй аны яңартты диясе килә. Аның бу.адымы, һичшиксез, уңай бәягә лаек. Р. Гәрәй шигырьләрендә сурәтләнгән яшь совет солдаты циклның башында әле 
бик яшь; хәрби хезмәткә китә генә. Аны, көмеш дулкыннарын уйнатып, Идел—ана озатып кала, һәм «күңелләргә күптән сеңеп калган» түбәндәге дәртле җырны уята: 
Безнең яшьлек Идел буйларында Аткан таңга охшап балкыды. Башлап киттек гомер юлыбызны, Идел — ана, синең аркылы. («Идел — ана калды, озатып») Идел — ана белән саубуллашып, җаваплы хезмәткә киткән бу егет, билгеләнгән урынга барып җиткәч, шинель ала («Шинель алганда») һәм, соры шинель киеп, күп яшьләребез кебек, үзен чыныктыру эшләрен башлый. Караңгы төннәрдә Ватан чигендә үзенә тапшырылган зур бурычның эчтәлегенә тирән төшенеп сакта тора. «Халкым кулы белән сызылган» («Мин синеке, илем») изге чикләребезне яхшы саклау өчен Ватан уяулыкны таләп итә, Ватан таләп иткән нәрсәне ул үтәмичә калырга булдыра алмый, чөнки ул илен чиксез сөя: Мин синеке, илем! Син минеке! Синең иминлегең хакына Мин керергә әзер, курыкмыйча Дөрләп янган утка, ялкынга, — («Мин синеке, илем») Совет солдаты, бай рухлы кеше буларак, туган авылын да сагына, төшендә әниләрен дә күрә («Төш»), үзенең якташларын да очрата («Як
114 
 
таш егет»), мәхәббәт утында да яна («Учак янында»). Яшь солдат, вакыйгаларга бай тормышта яшәп, үзенең хезмәт срогы тулуын сизми дә кала. Егет тыныч хезмәткә кайта, «Менә, әнкәй, шинелем, погоннарым — хөрмәт белән сакла аларны», — дип истәлек итеп анасына сакларга бирә, ләкин: Куркытырга теләп әгәр безне Ил чигендә давыл кузгалса, — («Оркестрлар «сбор» уйнаса) ул «иң беренче шеренгада атлап барырга» әзер торуын белдереп куя. Җыентыкка урнаштырылган икенче цикл кечкенә һәм әле шактый йомшак, ул нибары җиде шигырьдән генә тора. Дөрес биредә дә уңышлы шигырьләр юк түгел («Алтай язы»). Бу җыентыктагы шигырьләрнең бер өлеше «Сагынылган җирләрдә» (1956) исемле җыентыкка да кергән, аларның байтагы шактый гына эшкәртелгән, бу исә Р. Гәрәйнең үз әсәрләрен яхшырту өстендә эшләвен күрсәтә, әмма икенче циклга караган шигырьләр шул ук йомшак хәлдә калганнар. Мәсәлән, «Озату» шигыре чирәм җирләргә эшкә китүчеләрне озатуга багышланган. Шагыйрь: Бүгенге кебек озату Булмаган, диләр, күптән. Москва — Барнаул поездын Халык ашкынып көткән, — дип үзенең соклануын, дулкынлануын белдерергә тели. Әмма ни өчен шундый озату булуы шигырьдән күренми, чирәм җирләрне күтәрергә баручы яшьләрнең «Москва — Барнаул» поездында баруын хәтердән чыгарсаң, бу шигырьне аңлый да алмыйсың. «Сагынылган җирләрдә» исемле җыентыктагы шигырьләр күп темаларга карыйлар. Хезмәт темасына бөек Ленин турында, шагыйрьнең үз эше, үз профессиясе турында 'уйлануларга, мәхәббәт, туган якны сагыну һәм башка темаларга багышланганнар. «Шахтер дусларга» исемле шигырьдә Р. Гәрәй шагыйрьнең бурычлары турында уйлана, аның эшен башка профессиядә эшләүчеләрнең эше белән чагыштыра. Шахтерларга мөрәҗәгать итеп: 1 Күргән саен сезне, һөнәрләрнең Уртаклыгын тоеп шатланам. Мин дә шулай яңа җырлар эзләп, Сүзләр тавын армый актарам, — дип яза. Дөрес, нигез фикере яңа түгел, ләкин биредә Р. Гәрәй аны үзенчәрәк, 
үзенә хас формада әйткән. «Кайту җыры» да җылы, күңелгә тиз сеңә торган итеп эшләнгән Аңарда: Сагынмаган кеше сөя белми, Сөйгән кеше көчле сагына, — рәвешендәге афоризм булып китә алырлык матур-матур юллар да еш кына очрыйлар. «Яшьлек йолдызы» исемле әсәрен автор җыр дип атаган. Әсәр чыннан да тулаем алганда җыр булып тора, күләме, төзелеше, агышы буенча да җыр таләпләренә җавап бирә. Тәрәзәңне яп та тыңла мине: Йолдызлар күп яшьлек күгендә. Берсен сөйсәң, аның башкалары Яктырактырсыман күренә. Азакта биргән киңәше дә тапкыр! гына. Син телисең икән яшьлегеңә Тиң дигәнен эзләп табарга — Өйрән элек аның баш очында Үзең йолдыз булып янарга,— ДИ ул. Рәшит Гәрәйнең башка кайбер шигырьләре дә, гәрчә автор үзе аларны җыр дип атамаса да, җыр дип каралырга хаклылар. Алар көчле лиризм һәм җырга хас алым белән язылганнар. Аның җыр характерындагы шигырьләре, җыр спецификасы таләп иткәнчә, кыска, өч- дүртәр генә строфадан тора, артык детальләр белән авырайтылмаган. Югарыдагы мисаллар, әлбәттә, Рәшит Гәрәйнең уңышын күрсәтәләр. Ләкин шул ук вакытта аның кимчелекләре дә юк түгел. Соңгы җыентык яшь шагыйрьнең бер ук темалар, бер үк детальләр һәм алымнар өстендә таптанып тора башлавын күрсәтә. Менә аның соңгы җыентыгындагы «Яңа елны көткәндә» һәм «Шинель җылысы» җыентыгындагы «Посттагы уйлар» исемле шигырьләре икесе дә яңа ел- 
8*   — 11^ 
 
ны каршы алуга багышланганнар. Автор уйланып тормаган, һәр ел саен була торган яңа елны төрле вариантларда кабатларга керешкән. Аерма шунда, берсе — солдат булып постта каршы алу турында, икенчесе — бүлмәдә. «Посттагы уйлар» — уңышлырак, оригиналь яңгырый, уйлары да урынына күрә табигый. «Явд елны көткәндә» исемле шигырь исә һич тә йөрәктән тумаган. Шигырь студентлар турында языл- I са да, кече яшьтәге балаларга багышланган әсәрне хәтерләтә: Хәбәр итте дектор кыш бабайның Камчаткадан чыгып китүен. Озакламый монда килеп җитәр, Бүрек,. тунның киеп яңасын. Юлы озын — Якты чырай белән Каршы алыйк, хәтере калмасын, — ди. Бу строфадагы шаяру, елмаю бик ясалма чыккан, анда тапкырлык юк. Әгәр: Студентның айлык бюджетында .һәрбер бәйрәм күздә тотыла, — дигән юллар булмаса, шигырь, бәлки, кече яшьтәге мәктәп балаларына файдаланырга ярар иде, ләкин бу көе «бюджет» кебек сүзләр алар өчен табышмак белән бер. «Онытыр дисеңмени?» исемле шигырь, «Беренче хисләр» исемле җыентыктагы варианты белән чагыштырганда, байтак яхшыртылса да, эшләнеп бетмәгән. Беренче строфада автор: Фотограф та түзмәде, Кычкырып көлеп куйды: — Чыннан да бүген ясарга Уйлыйсың бугай туйны, — ди. Биредә психологик момент дөрес сурәтләнмәгән, минемчә. Фотограф, сүзен әйтмәс борын, тик торганда көлмәс, шул ук вакытта кычкырып көләрлек вакыйга да юк. — Рәсемем кирәкми, үзем Карап юаныр өчен. Төшәм, хат эченә тыгып Иркәмә салыр өчен, — дигән строфаның беренче ике юлында табигыйлек юк, алар гомумән артык, чөнки соңгы ике юл үзе генә дә фикерне ачык аңлата. Психологик моментны дөрес бирмәүгә, «Төш» исемле шигырьдәге: Уянырга куркам, бу тәмле төш Калыр, димен, кинәт бүленеп, — дигән юллар да мисал булып тора; Чөнки кешеләр, гадәттә, үзенең төш күргәнен белеп күрми, шунлыктан мондый дөреслеккә туры килмәгән көчәйтүләрдән котылырга кирәк. Р. Гәрәйнең фикерне тапкыр әйтәм дип, аңлашылмый торган итеп кую очраклары да бар. «Кондуктор кыз» исемле шигырьдә үзенең трамвайдамы, автобустамы шактый йөргәннән соң, кондуктор кызга мәхәббәтен белдерүен сөйли. Азакта: Күзләренә карыйм кондукторның: 
— Ничаклы юл ялгыз узылган... Синең кулдан алган һәр билетка Безнең юллар бергә сызылган, — ди. Соңгы ике юлда әйтелгән фикерне аңлавы шактый кыен. Яшь шагыйрьнең сүз һәм рифма, сайлавында да кимчелекләр юк түгел. Дигәндә — кияргә, серен — сүзнең, бетмәгәнен — бүтәннәрнең,, алырга — яныма рәвешендәге начар һәм түгел — күңел, илем — синем кебек тапталган рифмалар, хәтта кайчак рифма өчен генә китерелгән, сүзләр дә очрый. — Кайберләре әле яңа калка, Кайсы инде әзер сүнәргә. Белмим, —дисең, — алар арасыннан Иң яктысын ничек эзләргә. («Яшьлек, йолдызы»)' Биредә «эзләргә» сүзе һич тә урынлы түгел, контекст «сайларга»*- сүзен таләп итеп тора. Шигырь техникасына килгәндә, Р. Гәрәй соңгы җыентыкта яңалыкка омтылыш ясап караган. «Метро» исемле шигырен бишәр юллы итеп язган. Ләкин калган шигырьләре арасында байтагы такмакны хәтерләтәләр. Дөрес, аның бу үлчәүне урынлы кулланган шигырьләре дә бар. «Гүзәл булса сөйгәнең» эчтәлеге, характеры белән шуны сорый, шаянлык тоны бирүгә ярдәм итә. Ләкин «Безнең дуслык», «Калырсың йөрәгемдә», «Туйда», «Озату», «Хезмәт язы» кебек шигырьләр өчен бик үк уңышлы түгел. Шигырь техникасы, башка художество чаралары белән берлектә, шагыйрьгә үз стилен тудырырга ярдәм итә, шуңа Р. Гәрәй иптәшкә бу турыда да бераз уйланырга кирәк.