Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАМИЛ АФЗАЛ 
ВӨЖДАН СҮЗЕ йокысыз төн. Башта уйлар кайный. Килмә инде, йокы, килмәсәң! Эшләремне күңелем хуплый алмый, Үз вөжданым белән тиргәшәм. 
— Әрәм тамак! — димен,— ни пычагым Шайтан куып йөрдең селкенеп, Синең яшьтә өлкән абзыйларың Балкып үтте җиргә гөл түгеп. 
Вөҗдан әйтә:— Шагыйрь Муса җанын Бөгәлмады дошман кол итеп, йөрәгеңнең соңгы тамчы канын Яндыра бел син дә җыр итеп. 
• КУНАК ЕГЕТ ТУРЫНДА БАЛЛАДА 
Күпме яшәп, гомер-гомергә Шундый дусың була бер генә. Кунак булып сиңа килгәндә, Аны — түргә, үзең — идәндә... 
Ашау-эчү дисәң — ни кирәк! Өстәлендә тулы сый-хөрмәт. Саф, табигый шатлык йөзендә, Утырасың күңел-күңелгә. Бозлы окоп, авыр сугышлар, Үлеп калган таныш-тонышлар, Баштан үткән төрле маҗара Күңелләрдә кабат яңара. Эчмәсәң дә үзең бик зурдан, Хәл-әхвәлдән башлап йөз грамм... йөрәк әрни, гүя ак болыт, Сабый күңеле кебек пакь булып. 
Кичәгедәй әле исемдә: Май аеның зәңгәр кичендә, Ял итәргә уйлап бу якта Дус егетем килде кунакка.
62 
 
Күпме яшәп, гомер-гомергә, Шундый дусың була бер генә: Аңа каршы йөгерә шат күңел, Аның өчен җан да жәл түгел. 
Полкташлар белән бергәләп, Учак тирәсендә чүгәләп, Күпме көннәр үтте сугышта, Походларда, алгы сызыкта! Аның белән бардык җиңүгә Москвадан алып Берлинга, Ничә тапкыр кичеп җәһәннәм, Кыл өстендә калып әҗәлдән... 
Чолганыштан шулай бер көнне, Яраланган килеш ул мине Ике чакрым, салып сыртына, Алып килгән санбат йортына. 
Үлеп яткан чакта терелткән, Соңгы кашык суын эчерткән. Шундый дуслык була солдатта, Терелдем дә, тагын мин сафта. 
Одер аша кичкән бер төндә Дусым китте елга төбенә. Ярым үлек иде Байтирәк, Яр буена чыктым мин сөйрәп. 
Маңгаена кургаш тимәсә, Үлми икән егет үлмәсә! Исән калып шундый чакларда Җиңеп кайттык туган якларга. Күпме яшәп гомер-гомергә, Шундый дусың була бер генә, Фронтовик дусың ерактан Килде безгә шулай кунакка. 
йөреп кайттык елга тирәләп, Басуларга бардык бергәләп, Яшел урман якын-тирәдә, Чыршы төпләрендә күләгә... 
Сагынып килгәч шундый иптәшең, Сөенә-сөенә кунак итәсең. Инде рәхмәт, кайтам дигәндә Гашыйк булды минем сөйгәнгә... 
Кич бакчада клуб каршында Бергә бии алар танцыда, Ут янса да, дөрләп, эчендә, Биреп булмый аның тешенә. 
Гөлҗамал да шашты акылдан: Бер карыш та калмый артыннан.  
63 
 
И дускаем гына, дус кынам, Яшел чирәм үскән киң урам Бик ямансу булып ул көнне Тар кабердәй миңа күренде. 
Бәхетлеләр китте юл буйлап, Мин озатып калдым кул болгап. Сөйгән кыздан шулай аерылып, Юлга карап торам каерылып. 
Тальян моңы сеңгән болыннар... Ятып үксер өчен урын. бар... Нишлисең бит, гомер-гомергә Шундый дусың булгач бер генә! 
РЕВИЗОР КӨТКӘНДӘ Бер җитәкче өстән хәбәр итте: — Сәйфетдинов, артык шапырма, Ревизор, ди, синең янга китте; Саклана күр алла хакына! Бик мәслихәт булды алдан белгәч, Алдан күреп куйдым чарасын, Койрыгыңа килеп баскач кына Тыз-быз чабып кая барасың! Эреле-ваклы төрле гөнаһларны Кәгазь белән күмдем пөхтәләп: Приказлар, акт, протоколлар, Сводкалар яздым дистәләп. Эмтеэсем сәгать кебек эшли, Даһи уйлар килде башыма: Себерттереп куйдым һәммә төшне, Көлеп тора һәрбер машина. йөз ел яткан чүпне көрәп түктек, Комнар сиптек. Тәртип хилафсыз. Кабинетта утырам... Идеально! Хур кызыдай пакь һәм гөнаһсыз. Ревизорга, димен, нәләт төшсен, Көттем, көттем, Күпме михнәт чиктем; Эшем генә китте әрәмгә. Килмәде. 
ПЕНСИОНЕР СҮЗЕ 
Якты нурлар сибә ал таң атып, Мин ялыктым, дуслар, тик ятып. Эшләр идем, кулда ут уйнатып, Гөлләр кояр идем бер вакыт. Урал тауларыннан ташлар ташып Йортлар сала белмәс идемме,

 
Түшәк өстендәге артык кашык Булу мәллә миңа күңелле? 
Тимер сугар идем ут чәчрәтеп, Ару-талу анда белмисең, Авыр сугыш елы, ил хәсрәте Сугып еккач инде нишлисең? 
Туган илнең изге күкрәгендә Тәнгә шифа булган икмәге Дәртләндереп хезмәт иртәсендә Иҗат көчен бирә бит әле. 
Килер еллар гүзәл күренешенә Күңел сөенеп канат кагына. Туган илнең бөек төзелешенә Бер генә таш салыйм тагын да! 
Төзүчеләр, сезнең данлы сафта Минем өчен урын булмаса, Җыр язармын, дуслар, сезнең хакта, Каләм бирегез миңа, ичмаса!

 
>. .с ә- № 8. 65 
ИЛДАР әхсәнов 
ЯҢА Ж,ЫР ТУУЫ 
Күптән таныш миңа Баку җыры, һәрвакыт ул дәртле, мәшһүр, җылы! Булмый икән һич тә көнләшмичә: Әлмәт — җырсыз, диләр, элгәргечә. 
Үзем тыңлап йөрдем иртә таңнан... Язын кайткан кошлар хәйран калган, Күреп халкыбызның эшчәнлеген, Яңа яз каласы үскәнлеген. 
Өнем иде, түгел бу төшемдә, Девон фонтаннары тибешендә Ишеттем мин таныш бер җилкенү... Хак түгел лә Әлмәт җырсыз дип кимсенү! Юк, дим, җырсыз мөмкин түгел бер дә, Кеше хезмәте җыр булган җирдә. Әлмәт, 1956 ел.   

 
ӘХМӘТ РӘШИТОВ ★ ЧӘЧӘКЛӘР САТУЧЫ Ул карт инде. Җыерчыклы йөзе Әйтеп тора, ләкин шат, көләч; Корзиненә гөлчәчәкләр тезеп Сатып йөри. Яшьләрне күргәч, Елмая да букет тәкъдим итә. Кайчак — Моңсулыгы арта күзенең, — Әллә шунда исенә төшә микән Яшь чаклары аның үзенең. 
Ул да шулай кайтмас яшьлегендә Бер егетне өзелеп сөйгәндер, Егете аңа чәчәк биргәндер дә: «Син шул чәчәк төсле», — дигәндер. Чәчәктәй чак узып киткән инде: Ул күп нәрсә күргән тормышта, Тик шулай да яшьләр яшьлегенә Ямь кертергә үзе тырыша.