Поэзия
ИВАН ФРАНКО
«ЯЗГЫ Ж,ЫРЛАР»ДАН
Гаҗәпкә калды кыш: Ник эри кырда кар? Ник болай карала Боз япкан елгалар?
Гаҗәпкә калды кыш: Көч кими көннән-көн. Искиткеч калтырау Ник чолгый гәүдәсен?
Гаҗәпкә калды кыш: Тишеп кар япмасын, Бу кыю чәчәкләр Күтәрә ник башын? Ул шунда бозлы җил Өрергә тотынды, Тау өеп карлардан, Җир өстен тутырды. Иелде чәчәкләр, Түзәлми шул карга, Тик тагын тордылар, Бураннар туктауга. Күрде дә бу хәлне, Төште кыш хәсрәткә: Җитми бит һич көче Шул зәгыйфь чәчәккә! 27 март, 1880
Киң кырларда кояш, күктән торып, Язгы эшен башлый тагын да; Басуларда тагын, елга булып, Игенченең тире агыла. Тагын сикереп зәңгәр тын суларда, Уйнаклыйлар көмеш балыклар;
51
Сөйрәләләр шәрә болыннарда Тагын хәлсез сыер-сарыклар.
Тагын сайрый -кошлар урманнарда, Шундый моңлы кәккүк тавышы; Акрын гына әнә бер арбада Тагын килә налог алучы. 28 март, 1880
Ф * Шундый чаклар була — әрни күңел, Авыр уйлар кайный миеңдә, Болыт каплый гүя җирең-күгең, Күкләр күкри тирә-юнеңдә.
Катып калган усал караш белән Күккә карыйм, белми тынгылык, һәм мин көтәм — җирнең күкрәгеннән Бөркелгәнне ялкын ургылып;
Яндырганын аның бу дөньяны һәм дөньяның барлык ялганын; Җирнең өстен җимереп, кабат аны Көчле хаос чолгап алганын...
Көтәм шунда, эрегән алтын төсле, Җир йөзенең балкып ятуын, Нурлар сибеп җиргә, саф һәм көчле Ирек таңы балкып атуын!
2 апрель, 1880
Ватылган лампага салып, Әрәм итмә маеңны; Карак киткәч, атың алып, Бикләмә сараеңны.
Елгада су кибеп беткәч, Күпер нәрсәгә аңа? Яшьлек чагың үтеп киткәч, Кызлар белән уйнама!
1898
Курыкмагыз, яшь дусларым, сез богаулардан, Курыкмагыз төрмәләрдән!.. Кайвакыт алар Салкын тәнле, явыз кара еланнарсыман Чолгар тәнне, ләкин безне куркыталмаслар! Юансыннар әфәнделәр, мыскыллап әнә; Без — төрмәдә, без аларның кулларында бит.
52
Безгә алар кыңгыраулар тактылар менә, Урта гасыр кыргыйлыгын татысыннар, дип!
Без ләкин күп дәһшәтлерәк төрмә беләбез — Ул — чыгалмау коллык, сагыш богауларыннан... Тавышыбызны шуңа каршы без күтәрәбез! Әфәнделәр куркып салган таш диварлардан Курыкмыйбыз... чөнки, дуслар, ачык күрәбез: Алар власте әйләнәчәк көлгә бер заман! 1880
* * ❖ «Нихәл, Степан? Монда нишләп йөрисең? Колга тотып, елгадан ни эзлисең?» «Бәла килде, дускай, минем өйгә дә: Батып үлде хатын шушы тирәдә». «Батып үлде шушы тирәдә дисең? Ник алайса югарыдан эзлисең?» «Әллә минем хатынны син белмимсең? Эшли иде ул һәрвакыт киресен. Минемчә дә ул түбәндә баткандыр, Гадәтенчә тик кирегә аккандыр». 1898
Җир йоклый. Ак йөзле ай да йоклый җирнең өстендә. Ишек бикләп изгеләр дә йоклыйлар күк йөзендә. Шуңа дөньяның кайгысы, йоклаучылардан качып, Минем йокысыз җанымда Ята таш кебек басып! 23 сентябрь, 1880.
ТӨРМӘДӘГЕ УЙЛАР Иртә торам, ай, бик иртә, Торып карыйм ерак күккә. Күк — нәкъ зәңгәр хрустальсыман, Ә йөрәккә — сагыш тулган. Диварларга югарыдан Күк елмаеп карый һаман. Ә диварлар юешләнгән Үтәлигә яшем белән. Ник, күк, миңа күз саласың, Шулай матур елмаясың?
53
Каһәр төшкән бу кабергә Җибәрәсең сәлам нигә?
Мин яшь түгәм, син көләсең, Иреккә җилкендерәсең. Тик таш дивар бирми ирек, Кыса тын, тар кабер кебек.
Тере мәет бит монда мин, Тәрәзәдән күзем алмыйм, Якты кояш күреп шунда, Кайный каным тамырымда.
Миңа богау ник салдылар? Ирегемне ник алдылар? Хөкем итте кем, ник мине? Сөйгәнгәме туган илне? Ирек теләп — ирексезгә, Өлеш теләп — өлешсезгә, Яшәдем мин, тигезлек, дип,— Бар гөнаһым шул гына бит! 1877.
АЧЛЫККА КАРШЫ ФӘРМАН
Башланды коточкыч ачлык Бервакытны Иранда. Кырыла ачлыктан халык Бакчада һәм урамда.
Ачу белән Иран шаһы Карады түрәләргә: «Болай булмый. Моңа каршы Кирәк чара күрергә!..»
Иң зур әмирләренә ул Җибәрде шул ук заман, Печать сугып һәм куеп кул, Шундый каты бер фәрман:
«Бу фәрманны уку белән Истә тотсын бар кеше: Ачлыктан үлсә, бүгеннән, Ярлыларның тик берсе, Шул ярлы өчен төрмәгә Яптырырмын бер байны. Мәҗбүр итәрмен үләргә Ачлыктан шунда аны».
Артса да икмәкнең хакы, Фәрман китерде файда: Ярлы да үлмәде артык, Фәкыйрьләнмәде бай да. 1898.
Көлләр каплый алсу күмерне, Янып бетә утын мичемдә... Мин үткәрәм ялгыз бу төнне, Кара уйлар тукып эчемдә.
Кайчан бетәр бу ут йөрәктә? Янар мәллә шулай ул һаман? Сүнәр микән, күмелеп хәсрәткә, Бу ялкынлы уйлар бер заман?
Аһ, яндыра мине бу уйлар! Сагыш кына салкын — кыш кебек! Тирә-якта тик таш диварлар — Кайный каным, ләкин юк ирек!
Халык өчен дауга әзер мин, Ирек өчен риза үләргә. Үзем белән сугышам хәзер мин — Көч җитми тик шуңа түзәргә! 18 ноябрь, 1881. Ә. Исхак тәрҗемәләре.