КУРЧАК ГАРИФӘ
Безнең район үзәгенә килгәнегез булса Гарифәне белә дә торгансыздыр: соңгы мода белән киенгән булыр ул, чәчләре сары, кашлары кара булыр. Башын арткарак ташлап, алтын тешләрен күрсәтү өчен генә елмайган хәлдә, салмак кына, җай гына атлап, яныгыздан әллә ничә тапкыр үтеп тә китәр. Беркайда да эшләми ул, көне буе урамда, кичләрем кинода, танцы залларында була. Мәхәббәт темасына булган фильмнарны кат-кат караудан да ирекми. «Кызыл белән кара»ны өч тапкыр, «Югалган өметләр»нө биш тапкыр каравын үзе дә яшерми. Мәктәптә укыган чагында чәчен ике толымлап үреп йөртә иде. Шул толымнары буй-сынына ямь биреп, әкияттәге алтын чәчле сылуга охшаталар иде аны. Әтиләре: «Укысаң да, я колхозда, я заводта эшлисе хәзер, яшьлегеңнең кадерен белеп кенә яшә»,— дигәч, 8 нче класста- укыган җиреннән мәктәпне ташлады. Саф алтыннан сигез теш куйдырды. Толымнарын кистереп, көдрә ясатты. Баштарак көдрәсе ике җилкәсенә төшеп тора иде. Ләкин бу мода белән танцы залларында күпме бөтерелсә дә, гармоньчы Каюмны гашыйк итә алмады. Каюм янына кич саен монтер Фәридә килеп утыра да, әкрен генә нидер сөйли башлый. Каюм исә, гармонен уйный-уйный, кашларын сикерткәли-сикерткәли, аның сүзләреннән мәрткә китеп утыра. Фәридәнең чәче дә көдрә түгел, җитмәсә борын өстендә өч бөртек шадрасы да бар, ничек Каюм ярата шуны?! Гарифә танцыга да оста, өстендә кич саен энәдән-җептән генә чыккан диярлек затлы күлмәк. Мунчадан чыккан чагын хәтерләмәгәндә, төскә дә ямьсез түгел. Трюмо каршына килеп баскан саен үз-үзенә сокланып туялмый. Буяу карандашы белән сызып ясалган туры кашлар... затлы пудра белән агартылган битләр! Ә иреннәре — бер чияне урталай бүлеп кенә ябыштырган кебек бит! Менә, ичмасам, тегермән директоры Зәйни абзый кыз үстерә дисәң дә ярый! Ләкин кыска көдрә — прическаның чиге түгел икән әле... әтисе белән Казанга цирк карарга баргач, кызларның озын толымны эшләпә кырые- сыман итеп, баш тирәли урап йөртүләрен күрде Гарифә... «Бу бит яңа мода! Кайту белән мин дә прическамны үзгәртәм»,—дип уйлады. Әмма, озын толымнарын кистерүе исенә төште дә күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. — Кызым, нишләдең? — диде әтисе.— Шоколад алып биримме ӘЛ|ЛӘ? — Кирәкми. — Берәр бутылка сыра эчмисеңме? — Кирәкми. — Авырыйсың мәллә, кызым, врачка алып барыйм мәллә? — Авырмыйм, ай... чәчләрем... — Чәчеңә нәрсә булган, бик тәртипле бит.
56
— ^тн’ син белмисең, минем биредән китәсем килә... Зәйни абзый аптырап калды, унбишәр сумга ике билет алынган. Цирк карау өчен йөз километрдан килеп тә күрми китәргәмени? Ул арада Гарифәнең күңелләре болгана башлый, тамашачылар да аңа мыскыллап карыйлар төсле, бигрәк йолкыш инде, дип әйтәләр төсле, юк, болай булмый, такси ялларга да, бөтенләй адәм көлкесенә калганчы, өйгә ычкынырга кирәк. ^Билгеле, аларның вакытсыз кайтуларына фатир хуҗасы Гайшә аптырабрак калды. Ә Гарифә, әтисеннән яшереп, бик зур сер итеп, кайгысын сөйләп биргәч, көлеп кенә куйды: — Кайгырма, чибәр кыз, мин сиңа «ә» дигәнче табып бирәм ул толымнарны, күршедә генә алар, икесе ике йөз сум гыиа тора алар. Үзе эченнән генә: «илле сум эчне тишмәс әле»,— дип уйлап алды, чөнки андый толымнарның пары 150 сум гыиа тора иде. — Мин шат, мин бәхетле!—диде Гарифә, әтисенең муенына сарылып,— ике йөз сум биреп торырсыңмы? — Менәтерә тагын, шул да булдымы сүз: моңарчы синнән акча кызганганым бармы соң, бирәм кәнишие!—диде әтисе. йорт хуҗасы күршеләренә ялт кына керде, ялт кына чыкты, алтын- сыман ике толымны Гарифәнең җилкәсенә ялт кына китереп салды. — Нәкъ үземнең толымнарым!—диде Гарифә, орчык кебек бөтерелеп, һәм толымнарны баш тирәли урап та куйды. — Менә, әтием, матур кызлар чәчне шулай итеп йөртәләр икән. — Үз толымнарың да шулай озын иде бит. — Әйе, әтием, озын иде. Ләкин ул чакта модасыз иде. Хәзер циркка барабыз, барабыз... Зәйни абзый сәгатенә карап алды да, гомерендә беренче тапкыр, Гарифәнең теләгенә каршы төште. Чөнки цирктан кайта башлау вакыты якынлаша иде инде. Икенче көнне, поездга утырып, өйләренә кайттылар. Гарифә кичен кинога китте һәм берьюлы ике билет сатып алды. Каюмны эзләп тапты да, артык исе китмәгәнен белдерергә ты- оышып: — Иптәш кызым авырып киткән икән, килә алмый, артык билетым бар иде, әллә бергә карыйбызмы киноны? — диде. — Рәхмәт,— диде Каюм, серле генә елмаеп,— безнең билетлар алынган инде. Гарифә, кызлардан сорашып, кичә Каюм белән Фәридәнең загста булуын белде. «Исем киткән, — диде, үзен тынычландырырга теләп, — андый, тимер кыручы егетләр беткән ди!» һәм киноны ике билет белән карады. Дөресрәге, яңа прическасын ике билет белән күрсәтеп йөрде. Әмма таң калучылар ни өчендер аз булды. Халык арасыннан кемдер: «Ясалма, кичә генә көдрә иде, имеш, төи чыкканчы толым үскән»,— дип тә ычкындырды. Аның каравы икенче көнне Гарифәне бәхет басты. Кирпеччеләр клубында аңа беренче күрүдә үк киң генә көрән костюмлы, кап-кара көдрә чәчле егет ошады да куйды. «Кем икән, каян килгән икән?»—дигән уй Гарифәнең күңелен рәхәт- рәхәт авырттырып торды. Гарифә егет артыннан күзен дә алмый күзәтә башлады. Егет буфетка керде, Гарифә дә керде. Егет буфетчыдан лимонад суы сорады. Гарифә дә сорады. Гарифә инде мондый чакта эшнең җаен белә, шундый ипле, шундый ягымлы итеп сорады, егет, үзе дә сизмәстән, артына әйләнеп карады: — Сез дә сусадыгызмыни?—дигән булды, шундый ягымлы итеп елмайды, әйтерсең күптәнге танышын очраткан! Алар, сөйләшә-сөйләшә, берәр бутылка лимонад эчтеләр. Егет Казан
57'
дагы бер төзелеш конторасында экономист булып эшли икән, әле, чираттагы отпускысыниан файдаланып, Мамадыштагы туганнарында кунакта булган икән, поездга өлгерә алмый калган; нихәл итәсең бит, күрәсең, Гарифәне күрергә насыйп ’булган. Әллә чынлап, әллә болай гына, егет Гарифәне Казанда күргән кебек . булуын да телгә алды. Шул сүзе белән Гарифәнең күңелен тәмам җилкетеп җибәрде. — Әйе, бәлки күргәнсездер,— диде Гарифә,— мин операларны бик яратам, Казанга опера карарга йөрим,— дип алтын тешләрен җемелдәтеп алды. — О! Шулай мәшәкать чигеп яшәвегез кызганыч, сез зур шәһәрдә • генә яшәргә лаеклы чибәр кыз!—диде егет. — Алай ук чибәр булмасам да, шәһәрдә яшәргә ризамын. — Телисезме, чынлап әйтәсезме? — Мин телим дә, әтиләр күченмиләр бит. Иркенләбрәк серләшү өчен дип урамга чыктылар. Урам тын, күктә тулган ай йөзә. Еракта, инеш буендагы таллыкта, чут-чут итеп сандугачлар сайрый, чәчәк исләре аңкый. Гашыйклар бераз кичке матурлыкка хәйран калып, бераз ишек төбендә басып тордылар да инеш буена таба юнәлделәр. Танцы онытылды, биюләр онытылды, йөрделәр дә йөрделәр, йөрделәр дә йөрделәр. Ахырда егет кызны өенә кадәр озата барырга булды. Үзе акыллы, үзе матур егет белән танышуына Гарифә чиксез-чама- сыз куанган иде: — Мин каршы түгел, ләкин безнең өй бик ерак бит. — Ерак булсын,— диде егет,— мин сезнең белән Казаныма кадәр дә яхәяүләп кайтырга риза. Беләсезме, мин сезгә чын күңелдән гашыйк... Өзде егет шушы сүзе белән Гарифәнең үзәген, кызның теле тотлыкты. — Эх, мин дә, мин дә...— дип әйтүдән башка бүтән берни әйтә алмады һәм егетнең алдына сыгылып төште... Иртәгесен алар чәйханә янында очраштылар. . — Мин бүген дә сезнең белән булырга теләдем, китмәскә булдым әле,— диде егет. Гарифә куанып бетә алмады. — Бик рәхмәт. Теләсәгез мин сезне өйгә алып кайта алам, хәзер өйдә беркем дә юк. Әти-әниләр эштә. — Яхшы түгел. Әтиләрең кайтып килсәләр... — Борчылмагыз, кайтсалар да берни әйтмәячәкләр, алар кунакны яраталар. ...Егет өйгә кайткач, Гарифәгә өйләнә калса, бик тә бәхетле булачагын кабатлады. Гарифә исә аның һәр сүзенә елмаеп кына җавап бирде. — Бер авыр ягым бар,— диде егет, комод өстендә яткан «Модалар» журналын кулына алып.— Мин хәзер әби белән бабай янында торам. Өйләнгәч акча юнәтеп, аерым фатирга чыгарга туры киләчәк. Әбинен гадәте ошап җитми, әллә картлыктан инде, артык ваклана. — Без бергә булсак, акча белән әтиләр ярдәм итәрләр, кайгырмаска мөмкин,— диде Гарифә һәм шунда ук төсен үзгәртеп:—Исемегезне оныттым бит, гаепләми генә күңелемә сендерегезче, сөеклем,— дип өстәде. Егет көлде: — Гаепләргә ярыймы соң! ИсемехМ Мансур минем, онытмагыз инде, сөеклем... Аннары шунысы бар, таныштык, ияләштек инде. Моннан сон бер-беребезгә «сез» дип дәшмик, просто «син» дип кенә, ризамы? — Үзем дә шул турыда сүз кузгатмакчы идем, риза, бик риза... һич көтмәгәндә Зәйни абзый кайтып керде. — һа! Кунак бар икән! —диде ул һәм тук тормышта яшәүнең шаһиты булып шактый калынайган, авырайган гәүдәсен, үзенә хас булмаган бер җитезлек белән хәрәкәтләндереп, Мансурның кулын кысты.
58
— Минем кунак ул, әтием,— диде Гарифә. Шуида ук әтисен йокы бүлмәсенә дәшеп: «Әтием, бу егет бик якын кешем була инде, соңрак үзең дә белерсең әле»,— диде. Эһем, эһем, бик яхшы,— диде әтисе.— Әниеңә дә дәшимме? — Мин каршы түгел... Зәйни абзый, «паспортный стол»га барышлый, фотокарточкасын алып чыгу өчен генә сугылган иде өенә. «Болай булгач, яңа паспорт алу мәсьәләсе калып торса да ярый»,— дип уйлап, карчыгы янына китте. Күп тә үтмәде, Зарифа ханым белән кайтып та җиттеләр. Өй эче бөтенләй икенче төс алды; керогазда зур таба белән йомырка куырылды, ак самовар кайнап чыкты. Зәйни абзыйга кәеф өстәү өчен генә кузгатыла торган графин шкафтан өстәл өстенә менеп утырды. Аның эчендә телемләп туралган лимон белән саф «Московский». Зәйни абзый эчемлекне дүрт стаканга бүлеп салды да: — Әйдә, кызым, әйдә әнкәсе, кадерле кунагыбыз хөрмәтенә! Әйдә, кунак егет, бушатып куйыйк әле,— дип кеткелдәп көлеп, стаканны кулына алды. Шатлыклы көлү тавышлары астында стаканнар бер-бер артлы бушап калдылар. Зарифа ханым каклы чәен бер-ике йотып җибәрде дә, зур зәңгәр күзләрен Зәйни абзыйга текәп: — Бердәнбер кызыбыз үзенә тиңдәш тапкан икән, хәерле булсын, икесенә дә бәхетле, тигез гомер телик, атасы,— диде. Зәйни абзый зур хәбәр ишеткәндәгечә гаҗәпсенә төште: — Шулай укмыни?! Бик яхшы... — Әйе, атасы, Гарифә миңа барысын да сөйләп бирде. Бүгенге утырышу — тормышыбызда иң зур вакыйганың башлангычы була инде. Мансур тәмле ризыклардан кунакчыл гына авыз итеп утыра иде. «Теләгемә ирештем, асыл кош үз аягы белән эләкте»,— дип уйлады ул. Аннары яңа фатирга күчеп, бабаларыннан башка яшәү турындагы планын сөйләп бирде. — Әйе, үз көнегезне үзегез күрерсез,— диде Зарифа ханым.— Без сезгә тормыш башлау өчен бер мең сум биреп тора алабыз. Аның өстәвенә гардероб, комод, яхшы карават алып бирербез. Кияү белән кызыбыз өчен җан да жәл түгел. — Әйе, әйе, сынатмабыз,— диде Зәйни абзый һәм, үзе әйтмешли, стаканнарга тагын лимонлыны чамалап кына салды. — Әйдәгез, аппетит ачылганда бераз өстик әле. Карчык син эшкә бармассың инде. — Юк, бармам инде бүген. Мондый көнне барып булмас инде. Карале, кияү, мин үземнең кем булып эшләвемне дә әйтмәдем шикелле, мин бит инкубатор станциясенең директоры, хи, хи, хи... йомырка-мазар кирәк булса, хи, хи, хи... — Анасы, сүзең күпкә китте шикелле,— диде Зәйни абзый,— лимонлыны өстәп җибәрик әле. Мәҗлес шулай күңелле дәвам итте. Мәҗлестән соң ак мунча өлгерде. Аны күрше хатыныннан яктырдылар. Мунчадан соң Мансурга урынны Гарифә бүлмәсенә, икесенә бер караватка җәйделәр. Иртәгесен алар йокыдан торуга аш өстәле һәр төрле тәмле ризыклар белән тулган иде: йөзем кушып пешергән дөге бәлеше дисеңме, ит пәрәмәче, каймаклы катык, ак май, слива консервасы дисеңме — һәммәсе дә бар иде. Кичәге графин урынында бер шешә «Шампанский», бер шешә чия ликеры утыра иде. Ашап эчкәннән соң Зарифа ханым, истә чакта бирим әле дип, кичтән вәгъдә ителгән бер мең сумны тәкъдим итте Мансурга. Ләкин акчаны Мансур алмады. — Гарифәгә бирү яхшырак булыр, сумкасына салсын,— диде. Зарифа ханым үзе дә шул теләктә иде. Киявенең әдәплелегенә куанып бетә алмады. «Хәзер үк сиңа акча тоттырмасак та ярар әле»,—дип уйлап,
59
зәңгәр шакмаклы ефәк яулыкка төрелгән ун данә йөзәрлекне Гарифәнең сумкасына салып, «шырт» итеп бикләп куйды. Бу вакыт Зәйни абзый туйны кайчан үткәрү турында конкрет бер карарга килгән иде. — Шулай, туйны истә калырлык итеп, бәйрәмнәргә туры китермичә, аерым бер көндә үткәрү яхшы булыр. Әйтик, беренче июнь көнне. Шуңа кадәр бик яхшы итеп әзерләнербез,— диде. Зарифа ханым да шуны раслады. Кияү белән кызны озаткач, бөтен уйлары, бөтен фикерләре туйны ничек үткәрү, чәкчәкне кемнән пешертү, туйга кемнәрне чакыру, кемнәрне кайсы урыннарга утырту турында гына булды. Ашарга утырсалар да, түшәк өстснә ятсалар да, шул турыда гына сөйләштеләр. Беркөнне тәмам йоклап китәр алдыннан зур гына бәхәс кузгатып алдылар. Зарифа ханым туйда иң күренекле урынга Казаннан инкубатор станциясенә килеп йөри торган ревизорны — Иван Ивановичны утыртырбыз, диде. Зәйни абзый моңа риза булмады. Иван Ивановичны сул яктагы бишенче урындыкка утыртырга теләде. Түргә тегермәннәр тресты начальнигы Петр Павловичны, аның янына трест ревизоры Кузьма Кузьмичны утыртырга туры килер, диде. Аларның бәяләре югарырак икәнлекне раслау өчен түбәндәге вакыйганы сөйләде. Бер тапкыр ревизия вакытында, тегермәндә артык чыккан өч тонна он өчен Зәйни абзыйны шелтәләде Кузьма Кузьмич. Ә икенче тапкыр биш тонна җитмәүчелеге беленсә дә, ликер салынган стаканны тотканнан соң, елмаеп кына куйды. «Соңгы кварталда № 12 тегермәндә биш тонна он тузанга очкан» дип акт төзеде дә Петр Павловичка бирде. Билгеле, Петр Павлович ревизорның раславына ышана. «Списать» дип, акт почмагына бер генә сүз язып куйды һәм эше дә бетте. — Ул биш тонна өчен Кузьма Кузьмичка төрткән бер мең сум гына тәэсир итмәс иде, Зарифа, күңелләре яхшы, шулар аркасында бит ел саен 6 баш дуңгыз симертеп суябыз, бура кадәр сыер, унбиш баш сарык асрыйбыз. Өс-башыбыз гөлдәй, кемне теләсәң шуны үзебезгә дус итеп тарта алабыз, уйлап кара,— диде. — Иван Ивановичның да файдасы кечкенә түгел,— диде Зарифа ханым, тавышын күтәрә төшеп, — нинди хисапка китерер идем мин чиләк-чиләк йомырканы? Бөтен дус-ишләрне рәхәтләндерәбез бит. Чебисез фәлән дип акт төзегәч тә, Иван Ивановичның, яхшы күңеллелеге аркасында гына уңай тәгәри ул йомыркалар. Иң хөрмәтле урын аңа булырга тиеш. — Юк, Кузьма Кузьмичка! — Юк, Иван Ивановичка! Шулай сүз көрәштерә торгач йоклап киттеләр. Ләкин тыныч йоклау насыйп булмады, ишек шакыдылар. Тавышка Зарифа ханым уянды һәм шунда ук Зәйни абзыйны да селкетеп уятты. — Атасы, тор әле, кемдер ишек кага. Зәйни абзый сикереп торып, халатын җилкәсенә элде дә өйалдына чыкты. — Эһем, эһем, кем бар? — Әти, ач әле, мин бу. Ишек кагучы Гарифә иде. Зәйни абзый, шат күңел белән сөйләнә- сөйләнә, тышкы ишекнең келәсен ычкындырды. — Шулай, кызым, ара ерак түгел, онытырга ярамый. Кияү кая? Ә ул кайтмадымыни? — Карале, бергәләп кайту кирәк иде, кызым, туйны үткәреп китәр идегез. Без монда көне-төне туй хәстәреннән йөрибез инде,— дип өстәде әнисе. Гарифә түрдәге урындыкларның берсенә утырды да:
Туй булмаячак, мин бөтенләй кайттым. Кер юып, аш пешереп ятасым килми!—диде. Ата белән ана сүзсез калдылар. Бераздан Зарифа ханым тирән итеп сулады да: — Шулай инде, кызым, без сине кияүгә чыгарсын, да хезмәтче бу лырсың, дип үстермәдек, үзең уйлый белергә тиеш,— диде. Зәйни абзый да фикер туплаган иде. - Артык кызыбыз юк, ирдән кайту синнән генә калмаган, туй хәстәрлеген „күрсәк тә, кунакларга хәбәр итмәгән идек әле, кайтуың яхшы,— диде дә йокы бүлмәсенә кереп китте. Зарифа ханым тирә-якка каранып алгач: — Кызым, ничек соң, ризыкны тәме белән ашыйсыңмы—дип пышылдады. — Андый кайгыларым юк, сәламәт снзәм үземне,— диде Гарифә. Икенче көнне Зарифа ханым исеменә Мансурдан хат килеп төште. Хатта түбәндәге юллар язылган иде: «Билгеле булганча, Гарифә белән безнең тормышыбыз шактый күңелсез тәмамланды. Моның күпләргә сер булган сәбәпләре бар. Ин зурысы — әбиебезне җирләдек, акча запасы бетте. Алмашып кияр өчен чиста күлмәкләребез калмады. Акча барында Гарифә аш-суны ашханәдән алып кайта иде, күп көннәрдә эшкә барганчы һәм эштән кайткач үзем пешердем. Ә күлмәкләр юарга өйрәнмәгәнмен. Гарифә бу эшләр белән шөгыльләнүне түбәнчелек итеп саный. Ул эштә булмый торып, өй эшен башка берәүдән, акча түләп эшләтү уңайсыз һәм артык расход була. Өстәвенә Гарифә кино-театр турында гына кайгырта. Мин вакыт юклыктан зарлансам, клубка үзе генә китә. Шулай йөри торгач, сумка- сы-ние белән күп кенә акчасын да югалтып кайтты. Ул акчасын өйдә калдырырга теләми иде. Белмим, ул ничек уйлыйдыр, минемчә, бер-беребезне өйрәнмичә өйләнешеп, ялгыштык, ашыктык. Бу барлык яшьләргә сабак булырлык. Гаепләмәгез, булып үткән вакыйгалар белән таныштыру өчен генә язам бу хатны». — Ялгышкансың шул. Синең ише бер тиенгә зар булып йөргән йолкыш өчен үстергән кызыбыз юк иде,— диде Зарифа ханым эченнән һәм хатны, бер кешегә дә күрсәтмичә, ертып ташлады. Шулай да аның күңел читендә «Кызым ир белән өч атна гына яшәп тә хатын исеме йөртер микәнни?» дигән кайгы оя кора башлаган иде, төн үтүгә ул да эреп беткәндәй булды. Чөнки Гарифә иртән йокыдан торгач, кичә клубта Саша исемле бик матур егет белән танцевать итүен, ул егетнең шушы көннәрдә генә Бөгелмәдән кирпеч заводына инженер булып килүен, озакламый үз акчасына «Москвич» алачагын сөйләде. Зарифа ханым бу турыда Зәйни абзыйга да җиткерде. — Шулай, анасы,— диде Зәйни абзый, кет-кет көлеп,— курчак төсле матурлыгы белән әллә кемнәрнең йөрәгенә кереп урнашыр әле ул кыз...