Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЛАССИК ПОЭМАНЫҢ ТАТАРЧА ТӘРЖ.ЕМӘСЕ


 * Бөек рус революцион демократ шагыйре Николай Алексеевич Некрасов әсәрләре Октябрь революциясенә кадәр татар теленә бөтенләй тәрҗемә ителмәгәннәр. Билгеле, бу хәл татар укучылары Некрасов иҗаты белән кызыксынмаганнар икән дигән ялгыш нәтиҗә ясарга нигез була алмый. Киресенчә, шул заманада алдынгы татар интеллигенциясенең Некрасов әсәрләрен оригиналда ■ яратып укуы һәм өйрәнүе, аның белән рухлануы турында күп кенә фактлар китерергә мөмкин. Мәсәлән, татар халык шагыйре Габдулла Тукай Некрасов шигырьләрен ныклап өйрәнгән һәм аның иҗатында Некрасовның тәэсирен ачык күреп була («Сәрләүхәсез» шигырен генә искә алу да җитә.) Октябрь революциясенә кадәр Некрасов әсәрләренең татар телендә басылмауларын буржуаз издательләрнең бөек рус шагыйре әсәрләрен популярлаштырырга теләмәүләре белән генә аңлатырга мөмкин. Совет власте шартларында, татар әдәбияты һәм китап басу эше киң колач белән үсә башлаган шартларда, Некрасов әсәрләрен татар теле- u нә тәрҗемә итеп бастырып тарату &'да башлана. Ләкин бу эш ул еллар- ( да өйрәнчек адым булудан узмый әле. Некрасовның әсәрләрен татар халкына ана телендә җиткерү буенча 1935 елда беренче иҗади эш башкарыла: шагыйрьнең татар телендә беренче җыентыгы басыла. Күләме ягыннан кечкенә генә булган ул җыентыкны төзүгә Муса Җәлил, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Мәхмүт Максуд, Кави Нәҗми, Шәйхи Маннур һ. б. .лар катнашалар. Бөек Ватан сугышыннан соң бу эш тагы да җанлана төшә. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, җыентыклары, балалар өчен төзелгән махсус басмалары мәйданга килә. 1952 елда Некрасовның татар телендә сайланма җыелмасы басылып чыга. Күләме ягыннан зур гына булган бу җыелмага Некрасовның кайбер шигырьләре, кайбер поэмалары ҺӘХМ поэмаларыннан өзекләр туплана. Биредә инде Мәхмүт Максуд, Әхмәт Исхак, Кави Нәҗми, Шәйхи Маннур, Зәки Нури һ. б. башкарган тәрҗемәләрдә 40 лап аерым шигырь, «Парадный ишеге төбендә уйланулар», «Бер сәгатьлек рыцарь», «Балалар елавы», «Волгада», «Крестьян балалары», «Тимер юл», «Бабай» кебек зур күләмле әсәрләр, «Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасының аерым өзекләре, «Рус хатыннары» («Декабристкалар») поэмасы урнаштырыла. Рус һәм Европа классикларын татар теленә тәрҗемә итү эшендәге хезмәтләре белән танылган карт язучыларыбыздан Мәхмүт Максуд, Некрасов иҗатын татар укучыларына ана телендә җиткерү өстендә аеруч< актив эшли. Аның тәрҗемәсенд 
116 
 
 
Некрасовның төрле шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр басыла бара. Хәзер без бу зур һәм мактаулы эшнең тагын да берсе белән — «Рус илендә к м рәхәт яши» поэмасының татар телендәге тулы тәржемәсе белән танышабыз». VIII. «Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасы — Некрасов поэзиясенең тажы, аның бөтен ижатының идея һәм художество ягыннан ирешкән иң югары ноктасы ул. Радищевның «Петербургтан Москвага сәяхәт»е, Пушкинның «Евгений Онегин»ы, Го- гольнең «Үле жаннар»ы белән хаклы рәвештә янәшә тора торган бу поэманың һәр юлы крепостной право- ның һәлак булуы эпохасы рухы белән, тормыш сулышы белән, өлгереп килә торган халык революциясен алдан сизенү белән сугарылган. Ул заманнарда Россиядә хөкем сөргән изүчелек строе һәм халык интереслары арасындагы капма-каршылыклар поэмада гадәттән тыш көч белән чагыла. Шагыйрь бу әсәрендә кабахәт алпавытсамодержавие Россиясенә хурлык тамгасы баса һәм уянып-күтәрелеп килгән халык Русенә дан жырлый. Поэмада крестьяннарның «азат ителгәнгә кадәр» һәм реформадан соңгы чордагы тормышы үтә дөрес һәм ачык сурәтләнә. Җиде мужик, «рус илендә кем рәхәт яшәгәнен» белергә теләп, юлга чыгалар. Некрасов, менә шул ж иде мужикка ияреп, аларның күзе белән шул заман Россиясе тормышын күзәтә һәм изелгән, хурланган, алданган крестьяннар белән изүче алпавытлар интереслары берберсенә капма-каршы икәнен, халыкның үзен изүчеләрдән мораль яктан чагыштыргысыз югары торганын күрсәтә. Некрасов халыкны буйсындыру- чан, үтә тыйнак, мескен, бар нәрсәне дә гафу итүчәи һәм бар нәрсәгә дә чыдаучаи итеп сурәтләүче уйдырма гайбәтләрне фаш итә, халыкның югары идеаллар белән януын, азатлыкка омтылуын, изүчеләргә каршы ачы нәфрәт Һәм дошманлык саклавын жырлый. Поэмада рус милли халык характерының типик сыйфатлары гаҗәп күренекле гәүдәләнә. «Тула чикмән кигән изге рус бәһадиры» Савелий, бөтен гомере хезмәттә үткән, үзе чын-чыниан халык трибуны булган Шәрә Яким, әхлакый яктан искиткеч саф, үзенең кешелек дәрәҗәсен яхшы төшенгән, нык ихтыярлы, чыдам                      VIII Н. А. Некрасов «Рус илендә кем рәхәт яши». Поэма Мәхмүт Максуд тәрҗемәсе. Әхмәт Исхак редакциясендә. Художник Б. Әлменов оформлениесендә. Таткни- гоиздат басмасы. 24 бит. Тиражы 5000. крестьян хатыны Матрена Ти мофеевна һәм башка крестьян персонажлары гомумиләштерү ягыннан бик киң сурәтләнгәннәр. Алар конкретлыклары, психологик нык нигезләнеп сурәтләнүләре белән таңга калдыралар. Паразит сыйныф вәкилләре поэмада бөтен шыксызлыклары белән гәүдәләнәләр. Поэманың «Төпчек алпавыт» дигән бүлегендәге князь Утятин коточкыч деспот, иң явыз, иң әшәке крепостник булып килеп баса, яңа шартларга ярашып алган алпавыт Бадаевның һәр сүзендә иң тупас деспотизм, ерткычлык аңкый. Кемгә телим — шәфкать итәм, Кемгә телим — җоза бирәм. Теләгем минем — закон! йодрыгым полиция! Суксам — кирәгеңне бирәм, Күзеңнән чаткы чәчрәтәм, Теш казнаңны җимеррәм! — ди ул. Некрасов «крепостной коллыктан азат ителгән» крестьянны куллары- аяклары алпавытлар, түрәләр, поплар тарафыннан бәйләнгән итеп сурәтли. Шәрә .Якимның: Эшне бер үзең эшлисең, Эшең бетеп җитү белән, Өчәү өлеш сорап баса: Алла, патша һәм барин! — дигән сүзләре «азатлыкка чыккан> крестьянның язмышын бик дөрес характерлый. Крестьяннар «азат итүче патша» дип күкләргә чөелгән Александр II нең законнарын: Шәп син, патша грамотасы, Ләкин безнең өчен түгел... — диюләре белән бик хаклылар. Халыкның газапларын үз күзе бе ләи күзәткән һәм шул ләгънәтлән гән тормыштан котылу юлын таб) турында уйланган шагыйрь алпа 
117 
 
 
выт-самодержавие Россиясендә бәхеткә ирешү мөмкин булмаганын әйтә һәм халык чыи-чыинан бәхеткә һәм азатлыкка ирешәчәк юлны күрсәтә. Изелеп, коточкыч хәерчелектә яшәгән халыкның иң тирән катлавыннан якты киләчәк өчен көрәшәчәк батыр кешеләр чыгуына ишарә ясый. Аеруча җылылык белән сурәтләнгән революционер Гриша До- 1)росклонов поэмада менә шул бабтыр көрәшчеләрнең берсе итеп бирелә. Шагыйрь Добросклоновның тормыш юлы бик газаплы һәм бик авыр буласын, ләкин аның гаҗәп бөек һәм мактаулы икәнен әйтә: 
Язмыш аца хәзерләгән Халык яклаучысы дигән Бөек исемне, дан юлын, Чехотка һәм Себерне, — ди. Шулай итеп, «рус илендә кем рәхәт яши» дигән сорауга җавап бирелә. Ул — бәхетле кеше — халык өчен, аны азат итү өчен көрәшүче революционер. «Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасы лиро-эпик планда язылган һәм фетиле белән рус халык поэзиясенә бик якын тора. Поэманың күп кенә урыннарында рус халык әкияте мотивлары яңгырый. Некрасов рус халык иҗатына хас булган жанрлар байлыгыннан гаҗәп оста файдалана белә. Ул әкият, җыр, былина, легенда, табышмак, мәкаль, әйтем һ. б.ларның барысының да үзенчәлек белән иҗади эшләнгән төрләрен бирә. Эпик хикәяләү поэмада җыр һәм лирика белән искиткеч гармоник ярашып яңгырый. Идея-художество ягыннан үтә гүзәл, художество күләме белән ачык һәм гади булган бу поэманы тәрҗемә итү, билгеле, бик катлаулы һәм зур белем, көч өстенә поэтик осталык та соравы үз-үзениән аңлашылса кирәк. Поэманың татарча басмасын укыганда, үзендә канәгатьлек хисе туа башлаганын сизәсең. Тәрҗемәче шушы зур әсәрнең идея эчтәлеген һәм художество гүзәллеген укучыга җиткерү өчен чыннан да бик нык тырышкан. Поэманың күп юллары русча оригинал кебек җиңел укыла һәм аңлашыла. Тәрҗемәче рус халкы на хас специфик әйтемнәргә, сүзләргә татар халык теленә якын торган, адэкват әйтемнәр, сүзләр табу өстендә чыннан да иҗади эшләгән. Моның мисаллары ' тәрҗемәдә бик күп. Мәсәлән, рус халык әкияте һәм җыры стилендәге урыннарны алыйк. Алар шул әкиятлелекләрен, җыр характерларын саклаганнар. Мисал өчен бер урынны — «Барщина җы- ры»н алыйк: 
Калина — бик шапшак, бик ярлы, Көязлек көтмәгез аңардан, Аркасы бизәкле тик аның. Күренми — күлмәге каплаган. Табаннан муенга Тиресе суелган, Корсагы кибәктән күбенгән. Сүгелгән, сугылган, Сыннары сыгылган, Атлый ул соңгы көч белән Кабакчы аягын үбә ул, Кайгыны аракы күмә шул. Тик шимбә көн генә дәшә ул хатынга Абзардан, баринның атлары яныннан. (197 бит).. Юлбасарлар атаманы Кудеяр турындагы легенданың тәрҗемәсендә дә (214 бит) лирик гүзәллек сакланган. Моңарга хатынкыз бәхетенең ачкычын алла үзе югалта дигән гыйбрәтле әкиятнең (153 бит), шулай ук «Крестьянның гөнаһасы» (215—216 битләр) һәм башка күп кенә урыннарны өстәргә мөмкин. Некрасов халык мәкальләрен үзенчә үзгәртеп, яңа төрле яңгырый торган итеп биргән урыннарның тәрҗемәләре җиңел аңлашыла. Мәсәлән, Некрасов рус халкының «Есть у бога топоры, да лежат до поры» дигән мәкален, поэманың идея эчтәлегенә буйсындырып, «наши топоры лежали до поры» дип үзгәртсә, тәрҗемәдә без татар мәкаленә хас рәвештә: Көтеп кенә ятканнар — Безнең үткер балталар — дип бирүне күрәбез. Табигать күренешләре бу әсәрд сокланырлык итеп сурәтләнгәннәр. Тәрҗемәдә дә шул матурлыкны укучыга җиткерү өчен күп көч салынган һәм чыннан да уңышка ирешел- гән. Менә язгы кояшлы яңгыр күренеше (19 бит): Яз көне оныклар кебек, Ал чырайлы кояш бабай  
118 
 
 
Белән уйный болытлар: Менә уң як тоташтан бер Кара болытка төренде, Караңгыланып китте ул, һәм еларга тотынды:' Соры җилләр, тезелешеп, Жиргә хәтле сузылды. Ә якында, юлчыларның Баш очында ерткаланган, Шат, вак болыт арасыннан Кояш келә, көлтәләрдән Карап көлгән кыз төсле. Ләкин кара болыт һаман Якыная. Эшләпәсен Киде поп. Яңгыр ява, Ә уң якта хәзер инде Кояш чыккан, шатлык балкый, Яңгыры сирәгәйгән. Яңгыр түгел, могҗиза ул: Анда эленеп тора Алтын җепле киләпләр... Якгыр явуы, яктылык белән күләгәнең уйнавы эмоциональ яктан, күренгәнчә, бик отышлы гәүдәләнә. Яки поэмадагы күңелле юморның тәрҗемәдә яңгыравын алыйк. Авыл ярминкәсендә бер мужик тугым сайлап йөри һәм көлкегә кала. Берсен бөкте — яратмады, Икенчесен бөккән иде, Тугым тураеп мужикның Маңгаена чиертте. (30 бит). Шунда ук, арбасының күчәре сынган икенче бер мужик, балтасын сүгә: «Балта түгел, тинтәк син! Юк кына бер нәрсәне дә Эшләп бирә алмадың. Гомер буе башың идең, Ә ягымлы булмадың!» (31 бит). «Ярминкә» бүлеге тәрҗемәсендә юмор гомумән сибелеп, кычкырып шаркылдап көлә. «Рус илендә кем рәхәт яши» кебек зур һәм классик әсәрнең бу тәрҗемәсендә бар җире дә инде килешеп җиткән, кайтып эшләрлек һәм, әлбәттә, эшләнергә тиешле урыннары калмаган дип раслау шулай да дөрес булмас иде. Тәрҗемәдә ялгыш аңланган урыннар, төгәлсезлекләр, оригиналның көчен җуйган юллар, поэтик яктан йомшак яңгырый торган җирләр юк түгел әле. Иң башта бер ялгышка тукталырга кирәк. Билгеле булганча, поэмада Роман, Демьян, Лука, агалы-эне- ле Губиниар (Иван белән Митро- дор), Пахом һәм Пров дигән җиде мужик илдә бәхетле кеше кем дип эзләп, сорашып йөриләр. Алар күрше авыл мужиклары, Некрасов ул авылларның исемнәрен дә атап үтә; Из смежных деревень — Заплатова, Дырявила, Разутова, Неслова- Неурожайка тож, — ди. Соңгы юлдагы тож наречиесенэ (рәвешенә) игътибар итмәү аркасында, оригиналда Неелова һәм Не- урожайка дип йөртелгән бер авыл тәрҗемәдә ике авылга әйләндерел-' гәи, гомер-гомергә бергә көн 
кичергән, икесенә ни бары бер чыгымчы алашалары булган агалы-энеле Гу- биннар икесе ике авыл кешесе итеп бирелгәннәр. Оригиналда авыллар саны җиде дип бер җирдә дә төртеп күрсәтелмәсә дә, тәрҗемәдә 69 һәм 93 битләрдә, шул авыллар җиде иде дип, ялгышын тагы да беркеткән. «Исерек төн» дигән бүлектә (37 бит) авыл ярминкәсеннән эчеп исереп, авыр арбаларда йоклап кайтып килгән мужикларның «кадерле башкайлары» турында укып гаҗәпләнәсең. Оригиналны карагач, «победные головушки уснувших мужиков» икәнен күрәсең. Билгеле, биредә кадерлелек белән бер дә уртаклык юк. Ушаковның а ңлатмалы сүзлегендә «испытавший много, беды, горемычный, несчастный» («башыннан күп бәла-каза кичергән, бичара, мескен, бәхетсез») дип бик дөрес аңлатыла ич. Шунда ук «В канаве бабы ссорятся», дигән юлны «Канауда хатыннар дулый»,— дип үтү эчтәлеккәбер дә ябышмый. Некрасов ярминкәдән кайтып килгән хатыннарның талашуын, әрләшүен әйтә. Дулашу —әрләшү түгел. М. Максуд иптәш моны белми дип раслау көлке булыр иде, әлбәттә. Биредә, эзләнеп тормау нәтиҗәсе ачык күренә. 49 биттә тәрҗемәче «соболь»ны (кешне) нигәдер «төлке толып»ка әйләндерә. Шул ук вакытта икенче урында кеш тун диеп дөрес алына. «Лекарь» сүзен «врач»ка әйләндерүне дә шундый эзлексезлеккә кертергә кирәк. Некрасов авыллар арасында, түрәләр белән бергә, ярым исерек хәлдә мәет ярып йөри торган надан фельдшерларга ишарә ясый. 

 
 
Бу бик колоритлы сүз. Соңыннан ■ тәрҗемәче «лекарь» сүзенә кайтса 1|да (122 бит), 71 биттә алай үзгәртү .аңлашылмый. «Төпчек алпавыт» бүлегенең башында шагыйрь печәне чабып алынган болынлыкны сурәтли һәм богылларны князь Болконскийлар, ә чүмәләләрне— аларның әтиләреннән элек -туган бабалары дип атый. Тәрҗе- ;мәдә «аларның әтиләреннән элек туган бабалары» (7) дигән юлларны укыйбыз. Некрасовның бөтен сүз уй- ? натуы юкка чыккан. Бәлки, бу гади - хәреф хатасы гынадыр, ләкин бик тупас хата шул инде. А есть еще губитель — тат, Четвертый злей татарина, Так тот не поделится, Все слопает один! — дигән юллары — Дүртенчесе дә бар әле, Татардан да усалрак, Бүлешеп тә тормый явыз, Ялый гына һәммәсен! г(42 бит), — дип бирү белән дә килешүе кыен. I Тат —җан кыйгыч, юлбасар дигән сүз. Аны төшереп калдыру мәгънәне көчсезләндерә. 
«Солдат җыры» тәрҗемәсе дә оригиналдан шактый ераклашкан һәм көчсезләндерелеп бирелгән. Тошен свет, Правды нет, Жизнь тошна; Боль сильна, — ди Некрасов сурәтләгән карт солдат. Татарча тәрҗемәсендә: Дөньяның Ялганын Газабын Каргадым, — дип бөтенләй бүтән җыр языла. Тәрҗемәне оригиналы белән чагыштырып укыганда, менә шундый эчпошыргыч нәрсәләр очраштырга- лый. Алар әле тәрҗемәне тагын да яхшырту өстендә, әлбәттә, эшләргә тиешлекне һәм эшләргә кирәклекне күрсәтәләр. Ләкин алар бу яхшы һәм матур тәрҗемә өчен характерлы түгелләр. Алар җиңел төзәтелә ала торган һәм төзәтелергә тиешле җитешсезлекләр. Гомумән алганда-, «Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасының татар телендә мондый яхшы тәрҗемәсе чыгуы — культура үсешебездәге куанычлы һәм гүзәл факт. А