Хроника
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ АЧЫК * 27 июльдә Тукан исемендәге клубта (Матбугат йорты) Татарстан совет язучы- ларының ачык партия җыелышы булып үтте. Көн тәртибендә «Шәхес культы һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында» КПСС Үзәк Комитетының карары һәм партия оешмасының бурычлары дигән мәсьәлә нде. Татарстан совет язучыларының партия оешмасы секретаре М. Кашафетдннов куелган мәсьәлә буенча доклад ясады. Фикер алышуда Ә. Давыдов, И. Нуруллин, Л. Җәләй, С. Баттал, Ә. Ерикәй, КПССның Бауман райкомы секретаре Сафин иптәшләр һ. б. лар катнаштылар. Докладта һәм фикер алышучы иптәшләрнең чыгышларында КПСС Үзәк Комитеты кабул иткән бу карарның зур тарихи әһәмияткә ия булуы, язучылар тарафыннан чын күңелдән хуплап каршы алынуы әйтелде. — Безнең иҗат оешмасы, язучылар, бу документны җитди өйрәнеп, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга тиеш,— диделәр чыгыш ясаучы иптәшләр.— Без үткәндәге иҗат практикабызга тирәнтен уйлап, аек карарга, бүгенге һәм алдагы иҗат эшебезнең бурычларын билгеләргә, шәхес культы белән бәйләнешле булган хаталарыбызны бетерергә тиешбез. Әдәбияттагы шәхес культын бетерү механик бер эш түгел. Әдәбиятыбызны тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен XX съезд карарларын, шәхес культы турындагы карарны бик җитди, бик ныклап өйрәнергә кирәк. XX съезддан соң язучыларыбызның иҗат инициативасы тагын да җәелә башлады. Бу карарлардан язучылар алдына иң беренче бурыч — тормышны тирәнтен
ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ өйрәнү, халкыбызның коммунизм төзүдәге иҗади хезмәтен күрсәтү бурычы килеп баса. Шулай ук әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме алдында да зур эшләр тора. Татар совет әдәбияты тарихы буенча язылган очерклар кабат карап чыгылырга, Г. Иб- раһимов, К. Тинчурин һ. б. ларның иҗатлары дөрес марксистикленинчыл бәя алырга тиеш. Барлык әдәби тәнкыйть эшен XX съезд карарлары яктылыгында үзгәртеп корырга кирәк. Моңарчы әдәби тәнкыйтьтә язучыларның әсәрләрендәге үзенчәлекләргә еш кына күз йомып үтелде, социалогизмның шактый зур зарары булды. Бу кимчелекләргә каршы, әдәбиятта һәм сәнгатьтә ленинчыл нормаларны үткәрү өчен ныклап көрәшергә кирәк. Партиянең XX съезды тарих фәннәре өлкәсендәге зур хаталарны ачып салды. Идя Октябрь революциясенең 40 еллыгы якын- лашып килсә дә, татар әдәбиятының тарн: хы һаман да язылмаган әле. Бу өлкәдә, әдәбиэстетик проблемалар диңгезенә кереп чумудан куркып, схоластик һәм социало- гик фикер йөртүдән ары кителми. Әдәбияттагы милли форма мәсьәләләре дә күтәрелсен, ул мәсьәлә тирәнтен ачылсын. Москвада булачак татар әдәбияты. һәм сәнгате декадасы уңае белән, декадага хәзерлек эшенең бик мактанырлык булмавы, сүлпән баруы билгеләп үтелде. Җыелышта оештыру эшләре, нжат секцияләренең җаваплылыгы, издательство һәм журналлар белән бәйләнеше, «Совет әдәбияты» журналы, «Литературный Татарстан» альманахы редакцияләренең эше турында да тәнкыйть фикерләре әйтелде.
КАЗАНДА ҖӘЙГЕ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Казанда быелгы гастрольләр сезонын 15 июньдә Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Горький драма театры драматург Александр Штейнның «Персональ эш» дигән пьесасы буенча куелган спектакль белән башлап җибәрде. Бер гасыр ярымнан артык яшәгән һәм үз сәхнәсендә Щепкин, Ермолова, Ленский,
ж Станиславский, Стрепетова, Соболыциков- L Самарин кебек атаклы рус актерларын һәм "I режиссерларын күргән бу карт театрның Казанга, театраль традицияләр белән бай калага, килүе, билгеле, шатлыклы һәм күңелле вакыйга иде. Бу вакыйга белән бәйле тагын бер матур нәрсәне әйтеп үтәргә кирәк. Бәйрәм ашы — кара-каршы, дигәндәй, шәһәребезнең Качалов исемендәге Зур драма театры артистлары шул ук 15 июньдә Горькийда үзләренең беренче ^спектакльләрен күрсәттеләр. Ь Горький театры коллективының үз йөзе, үз стиле бар. Бигрәк тә М. Горький репер- : гуары өстендә эшләүдә бу театр үзен та- J лантлы, үзенчәлекле коллектив итеп күр- сәтеп килә. Менә быел да театр гастроль- . ләргә М. Горькийның бик сирәк куела тор- . ган тирән эчтәлекле «Чудаклар» исемле J әсәрен алып килде. Ай ярым эчендә режиссерлардан РСФСРныц халык артисты Н. А. Покровский, Н. Н. Аноева, А. Д. Никитин, худож никлардан РСФСРның атказанган сән- уь эшлеклесе К. И. Иванов һәм В. Я. Г а- сименко, артистлардан Н. Левкоев, В. Соколовский, А. Таршин, Д. Андреев, В. Васильев, А. Горянская, О. Кошутина, В. Разумов, Т. Рождественская, Г. Писарев, Әйтеп үтелгәннәрдән тыш, театр тагын ун
спектакль күрсәтте. Шулар арасында Л. Леоновның <Гади кеше» комедиясе, Достоевский әсәре буенча эшләнгән «Кимсетелгән һәм мәсхәрәләнгәннәр» исемле инсценировка, Сарду һәм Мороның «Солдат хатыны» дигән комедия һ. б. Театрның репертуарында аерым урын алып тора торган тагын ике спектакль бар. Берсе аларның — Лондон тарафыннан Б. Полевой әсәре буенча сәхнә өчен язылган «Чын кеше» драмасы, икенчесе — Федоровның «Безнең өйдә» исемле пьесасы. Бу әсәрләрнең авторлары икесе дә — Горькийда яшәүче язучылар. Горький драма театры гастрольләрен тәмамлап китүгә, Зур драма театры бинасы яңа кунакларны каршы алды. Болары — Сталинград музыкаль комедия театрының артистлары иде. Казанлыларга алар иңде күптән таныш. Бу театрның сугыштан соң Казанга өченче килүе. Казан тамашачысы Сталинград опереттасының гастрольләрен зур кызыксыну белән карый. Яна пастановкалардан драматург Е. Гальперина белән композитор К. Листов тарафыннан язылган «Сталинградчылар җырлый», композитор К. Кацманның «Марк Берегов & 'ләм мәрхүм Дунаевскийның «Ак ака . исемле музыкаль әсәрләрен әйтеп үтә була. Казан тамашачысы артистларны ур күтәренкелек белән каршы алды.