Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАТЫКЧЫ КЫЗЛАР 


Матур чиләкләрен асып Кызлар килә, Кызлар килә. Шәп-шәп басып, вак-вак басып, Кызлар килә, Кызлар килә. Чиләкләре тулы катык, Тәмле катык, Тәмле катык. Кызлар акча эшләп йөри Катык сатып, Катык сатып. Ә син, иптәш бригадир, Эзләмә дә, Эзләмә дә. Кызлар киткән юлларны син Күзләмә дә, Күзләмә дә. Алар кайтмый инде бүген, Кайтмый бүген, Кайтмый бүген. Шәһәр юлларына карап Күпме сүген, Күпме сүген. Шәп-шәп басып килә кызлар, Җиткән кызлар, Чибәр кызлар. Эшләсәләр, җирне ал-гөл Итәр кызлар, Итәр кызлар. Ә йөриләр кәсеп кылып, Чиләк асып, Чиләк асып. Бик булдыклы булган булып, Вак-вак басып, Вак-вак басып.