ИВАН ФРАНКО ХИКӘЯЛӘРЕ
«Әтием тирә-юньдә иң яхшы тимерчеләрдән санала, бигрәк тә, ул ясаган балталар дан тота иде. Әти үлеп, утыз ел үткәннән соң, бер башка авыл кешесе, инде карт кеше, минем белән сөйләшкәндә, әтине искә төшереп, болан диде: — Юк. аның кебек оста тимерчене табып булмый инде хәзер. Миндә әле хәзергә хәтле ул эшләп биргән балта яши. Балта түгел, җанлы нәрсә диярсең!» Гади тимерченең хезмәттән ләззәт табуы, аның эшенә әнә шундый югары бәя бирү Иван Франконың «Тимерче алачыгында»II исемле хикәясендә укучы күңеленә якын итеп, батыр хезмәт кешесенә ихтирам һәм мәхәббәт уятырлык итеп сурәтләнә. Хикәянең башыннан ахырына кадәр без «кеше белән һәм кеше өчен яшәүче» бай рухлы тимерченең якты образын күрәбез. Әйе, оста куллар кабызган горндагы утта зур кызулык, бөек эш көче бар. Иван Яковлевич Франко Көнбатыш Украина хезмәт ияләренең гадәттән тыш авыр, газаплы тормышын чарланган художество детальләре аша зур остаДык белән тасвирлый. Күп очракларда турыдан- туры тормыш вакыйгаларына нигезләнеп тудырылган картиналар күңелне тетрәтә. «Төшемле эш», «Ташчы», «Көтүче» һәм башка хикәяләрен укыгач, ачынмый кала алмыйсың, изүче сыйныфка кабат- кабат нәфрәт уяна. «Пан икмәге» исемле хикәядә бер ярлы крестьян Оноприй карт турында сөйли: «Аркасы бөкрәйгән, күзләре батып кергән, ә йөзе җир төсле кара; җәен- кышын яланаяк, яланбаш; һәрхәлдә мин аның башына берәр нәрсә кигән чагын күрмәдем... Йөргәндә ул һәрвакыт бөкрәеп, әкрен генә, көчкә- көчкә генә йөри, үзе һәрвакыт ни дә булса чәйни, ә үзе һәрвакыт ач». Шушы мескен картны, башкалар белән II Иван Франко. Хикәяләр. Русчадан А. Сердинская тәрҗемәсе. Таткнигоиздат, яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе, 1955 ел. бергә, бер басуда урак беткәч, икенчесенә күчкәндә, ат белән кудырталар, артта калганы өчен итсез тәнен чыбыркы белән каезлыйлар. Оноприйның панга эшлән гомере уза, сәламәтлеге бетә. 1848 елда, революция вакытында, Австриянең учредительный җыелышы барщинаны (украинча — панщина) бетерә. Хәзер Оноприй: — Их, менә үз басуында үскән арыш икмәген ашап карасаң иде. Бәлки, шул чакны мин азатлыкның тәмен белер идем,— ди. Ләкин ул бу бәхеткә дә ирешә алмый. Үз җиреннән урып алган өч арыш көлтәсен көч-хәл белән күтәреп өенә кайтып җиткәч, хәлсез Оноприй бусагага абынып егыла да үлә. Менә михнәтле тормыш картинасы. Язучы крестьяннарның хәлен ярлы Оноприй образында гомумиләштереп биргән. Күренекле украин язучысы Иван Франконың таланты киң һәм бай. Ул кыска хикәяләрендә, гадәттә, вакыйгаларның бер ягын гына тотып ала да, аңа социаль эчтәлек салып, укучы күз алдына килеп басарлык һәм тулы бер картина тудырырлык итеп сөйләп бирә. «Тун тарихы» хикәясендә ярлы семьяда бары бер тун булуы һәм аның җилкәдән-
111
җилкәгә күчеп йөрүе тасвирлана. Шул күренештә язучы хезмәт кешесенең хәерчелектә яшәвеи конкрет формада күрсәтә. Малае авырып мәктәпкә бармаган өчен ярлыны штрафка тарталар һәм, түләргә акчасы булмагач, семьядагы бердәнбер кышкы өс киемен — тунны алып китәләр. Иван Франко тормышны гади күзәтүче булып кына сурәтләми, аның | хикәяләрендә изүче сыйныфка каршы протест чаткылары яктыра. «Ике конституция» исемле сатирик хикәя политик публицистика булып яңгырый. Биредә кешеләр арасында тигезсезлек яшәве, хаксызлык хөкем сөрүе аеруча оста күрсәтелгән. Заставада торучы пан арбага бәйләп салынган дуңгызны баудан ычкындыра, «мескен хайванны болай газапларга рөхсәт юк» дип ачулана. Ә шул ук вакытта якыннан богауланган ике кешене алып киткәндә, ул стражникка баш иеп кала. Менә дуңгыз конституциясе һәм мужиклар конституциясе — дуңгызны бәйдән азат итсәләр, кешене богаулыйлар. \ «Мужикка гади дуңгыз тормышына һ кызыгырга туры килә!» «Көтүче» хикәясендәге егетнең көтүчелек елларын рәхәтләнеп исенә төшерүендә, табигать белән хозурлануында. табигатьтәге байлыкны үзенеке итеп тоярга омтылышы, аның да кешеләрчә яшәргә хакы барлыгы сизелә. Балалар тормышыннан алып язылган хикәяләрендә И. Франковым алариың киләчәге турында уйлануын күрәсең. Мирон («Кечкенә Мирон») тирә-юньдәге күренешләрне үзенчә, балаларча беркатлылык белән кабул итә. Ләкин ул үзбашка уйлый белә торган бала. Тик менә Мирон нинди тәрбия алыр бит? — язучыны шул борчый. Бу җыентыгына тупланган хикәяләре генә дә Франкоиың дөреслекне гәүдәләндерүче талантлы язучы булуын раслыйлар. Шушы елның 27 августында бөек украин язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, революцион-демо- крат Иван Яковлевич Франконың тууына йөз ел тула. Илебез халыклары бу датаны киң күләмдә билгеләп үтәләр, язучыны ихтирам белән искә алалар. Ул Дрогобыч өязенең Нагуевичи авылында (хәзерге Украина ССР- ның Дрогобыч өлкәсе) тимерче семьясында туа. Башта авылда зур авырлыклар белән башлангыч белем ала, аннары, Дрогобычта
«нормаль мәктәп»тә укый. Биредә аңардан, «мужик семьясыннан чыккан булуы» өчен, бергә укучы иптәшләре көләләр, мәсхәрә итәләр. Тормышның бу чорын язучы «Гриць мәктәптә», «Матур язу дәресе» һәм башка хикәяләрендә чагылдыра. Бала вакытта ул Т. Г. Шевченконың «Кобзарен» бирелеп укый, андагы шигырьләрнең күбесен яттан белә. 1875 елда Франко Львов университетына керә һәм политик реакциягә каршы күтәрелгән алдынгы яшьләр эшендә актив катнаша башлый. Шушы катлаулы политик обстановкада ул әдәби һәм җәмәгать эшчәнлеген җәелдереп җибәрә. 1874 елда «Дус» исемле студентлар журналында аның ,беренче шигырьләре урнаштырыла, 1875 елда беренче повесте басыла. 1876 елда «Балладалар һәм хикәяләр» исеме астында беренче шигырьләр җыентыгын чыгара. Л. Н. Толстой, И. С. Тургенев, Эмиль Золя иҗатлары йогынтысында төрле катлау кешеләре тормышыннан очерклар һәм хикәяләр яза. 70 елларның уртасыннан ук Франко халык тормышыннан алып язылган повестьлары һәм үткен политик шигырьләре белән укучыларның игътибарын үзен тарта. Бу әсәрләрендә ул реакцияне кара көчләрен халыкның барыбе җиңеп чыгачагына, пролетарийлар ның азатлыкны үз куллары белән алачакларына тирән ышаныч белдерә. «Дус» журналында катнашуы өчен (Франко тәрҗемәсендә анда Ы. Г. Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романының беренче бүлекләре һәм М. Е. Салтыков-Щедринның кайбер әсәрләре басыла) аны судка бирәләр, һәм ул ун ай төрмәдә утыра. Төрмәдән чыккач, поляк телендә чыга торган «Хезмәт» газетасын редакцияли, эшчеләр хәрәкәте мәсьә
112
ләләре буенча мәкаләләр яза, 1\. Марксның «Капитал»ыныц һәм Ф. Энгельсның «Анти-Дюринг» әсәренең аерым бүлекләрен украин теленә тәрҗемә итә. Львов «Эшчеләр комитеты» составына керә, эшчеләр түгәрәкләрендә политэкономия буенча лекцияләр укын. 1881—82 елларда, туган авылына кайтып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, зур фәнни һәм әдәби эш алып бара, фольклор буенча бап материал туплый, әдәбият белгечлеге буенча мәкаләләр яза. «Захар Беркут» һәм «Борислав көлә» повестьлары да шушы елларда туа. Иван Франко, тар маңгайлы украин милләтчеләренә һәм поляк «пат- риотлары»на каршы, интернационализм лозунгысыи күтәреп чыга. Ул рус халкына, рус әдәбиятына олы мәхәббәт белән карый. Менә рус язучыларының әсәрләре турында нәрсә ди ул: «Әгәр Европа халыклары әдәбияты безгә ошаган, безнең эстетик зәвыкыбызны һәм безнең фантазиябезне дулкынландырган булса, рус язучыларының әсәрләре исә безне газапладылар, безнең намусыбызны, бездә кешелек хисләре, ярлыларга һәм кимсетелгәннәргә мәхәббәт уяттылар». (Сайланма әсәрләр, т. 5. Москва, 1951 ел, 69—70 битләр.) И. Франко лирик шигырьләрендә, поэмаларында, повестьларында, пьесаларында үз халкының азатлыгы өчен көрәшче, кеше шәхесен изүгә каршы күтәрелүче буларак чыкты. Менә аның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Моисей» поэмасы (1С05 ел). Әсәр Россиядәге революцион вакыйгалар йогынтысында язылган. Язучы украин халкын социаль һәм милли азат итү, аның язмышы турындагы фикерләрен чагылдыра. Моисей образында үзен халык азатлыгы өчен көрәшкә бирүче кеше образы сурәтләнә. Әмма бервакыт Моисей халыкны үзе алып барган юлның дөреслегенә шикләнә һәм һәлак була. Халык коралга алынырга һәм алга барырга өндәүче яна җитәкче сайлый һәм үз юлый дәвам итә. «Борислав көлә» повестында чын вакыйга — Борислав эшчеләренең 1873 елда булган хәрәкәте нигез’ итеп алына. Язучы, эшчеләрнең чик-’ тән тыш авыр, караңгы тормышын 1 сурәтләп, Галициядә аларның капиталистларга каршы беренче чыгы-' шып күрсәтә. Иван Франко иҗатының төп сыйфаты — дөреслекне чагылдыру, зур реалистик көч —бу әсәрдә
аеруча киң колач ала. Үзенең дөньяга карашы буенча, И. Фраико марксизмга якын тора,. ләкин ул марксизмның асылын ахыр-' гача төшенеп җитә алмый. Беренче рус революциясе вакыйгаларын игътибар белән күзәтә. 1904 елда «Россиядә яз сулышы» исемле мәкаләсендә революциянең якынлашуын котлый. Ул К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин, Поль Лафарг, Г. В. Плеханов әсәрләрен халык арасында таратуда актив катнаша. В. Бонч- Бруевич күрсәтүенчә, Львовка Иван Франкога һәм аның дусты М. Пав- ликка большевистик «Искраиның комплектлары җибәрелеп торган. Үзенең бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә биргән ялкынлы язучы Иван Фраико 1916 елның 28 маенда үлә. Аның хезмәт ияләре тормышының киң картиналарын, аларның азатлык өчем көрәшләрен чагылдырган иҗаты, украин халкының якты киләчәгенә нык ышанган һәм патриотик хисләр белән тулы иҗаты, илебезнең әдәби мирасында зур хәзинә булып тора. Әйтергә кирәк, Франконың менә шушы бай иҗатын татар укучысына җиткерүдә, ягъни аның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә мактанырлык эш башкарылганы юк әле. Югарыда телгә алынган китаптан тыш, безнең укучыларыбыз язучының тагын бер «Хикәяләр» китабын (Г. Бәширов тәрҗемәсе, 1948) һәм «Урланган бәхет» драмасын гына (Р. Ишморат тәрҗемәсе, 1951) беләләр. Дөрес, аларның тәрҗемәләре начар түгел. Тик бу әсәрләр генә безне канәгатьләндерә алмын бит. Укучы Иван Франконың реалистик әсәрләрен яратып, зур кызыксыну белән укый. А. Сердинская тәрҗемәсендә чыгарылган «Хикәяләр» китабының китапханәләрдәге данәләре, мәсәлән, кулдаи-кулга
8. .с. Ә*. № 8. ИЗ
Күчеп, аз гына вакыт эчендә дә таушалып беткәннәр инде. Киләчәктә Иван Франконың иң әйбәт шигырьләрен, поэмаларын, повестьларын, црамаларын эченә алган тулырак Җыентык чыгарылса, бу безнең укучыбыз өчен көтеп алынган
сый булыр иде. Татар укучыларын күренекле украин язучысы Иван Франко иҗаты белән таныштыруда яхшы эш булыр иде ул