Логотип Казан Утлары
Комедия

ДУСЛЫК ЧИШМӘСЕ


Комедия пәрдәдә, дүрт күренештә 
КАТНАШАЛАР: Тимерҗан — «Зәңгәр күл» колхозы председателе. Салих)— Армиядән кайтучылар. Хөршидә — Булатның әнисе. Әминә — авыл мәктәбе укытучысы. фӨатимҖа8Т] - бригадир кызлар. Сафа — авыл клубы мөдире. Вафа ч Закир I комсомолецлар. X а т и м ә J Кызчык Колхозчы яшьләр — кызлар. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Авыл мәйданы. «Зәңгәр күл» колхозы правлениесе алды. Сулда — клуб. Мәйдан уртасында Ленин һәйкәле. Пәрдә ачылганда яшьләр мәйданны бизиләр. Сафа капка башында лозунг элә. Лозунгта: «Тыныч хезмәткә кайтучыларга сәлам!» дип язылган. Вафа багана башында радио репродукторы урнаштыра. Икенче багана башында Закир электр үткәрә. Әминә, Фатима, Зөбәрҗәт һәм тагын берничә кыз һәйкәл тирәсендәге чәчәкләргә су сибәләр. Ф а т и м а. Вафа, күренмиләрме?! Вафа (үрелеп карый). Күренерлек булса, ишетелер дә иде. Дуга башларына кыңгыраулар тагып, кулларына гармун алып киттеләр ич. Сафа (ясалма пафос белән). Ишеткәч тә егетебезнең кайту хәбәрен, дөп-дөп тибә йөрәкләре кайберәүләрнең. Ә м и н ә. Әллә шигырь укый инде? Сафа. Анысы да бар бездә. Художестволы сүз остасы авызында гади сөйләшүләр дә шигырь булып яңгырый, дигән... Закир. ...Пушкин? Сафа. Түгел! 3 ак и р.. Тукай?! Сафа. Түгел! Закир. Кем соң? С а ф а. Мин үзем. Фатима. Художестволы сүз осталары эшкә дә оста булсаларчы!.. Саф а. Нәрсә ул эш? Эш ул, иптәш бригадир, кайбер бригадирлар уйлаганча физик төшенчә генә түгел. Берәүләр, мәсәлән, менә безнең

 
Булат, ил чиген саклау эшендә дан алган; икенчеләр, мәсәлән, менә син үзен, кыр эшендә дан алачаксың дип сөйлиләр, өченчеләр... Вафа. ...Мәсәлән Сафа... Сафа. ... Әйе, мәсәлән, менә мин: сәхнәдә, сәхнәдә иҗат эше көтә мине. Фатима. Син бик көттермә инде, Сафа. Эш көттергәнне яратмый ул. . Ә м и н ә. Югыйсә, Булат та кайткач, мин әйтәм, кайбер сүз осталарының. бәяләре төшмәсен иде. Сафа, һе-й, тапкансың кайгырырга. Кайгылары барлар кайгырсын. Ә без Булатны шигырь укып каршы алабыз. Беребез генә калмый Синең дусларың Каршыларга булып Җыелдык клубка. Кайта егетебез Совет солдаты Булат кына булып түгел Данлы булып та. Мактаулы эш данлы булу дөньяда, Данлы булу насыйп булсын миңа да... Фатима. Югарыга менеп сорагач ишетелер бәлки теләгең ходайга. Сафа. Күңелем дә, йөрәгем дә берне тели... Кызлар. Кемне?! Вафа. Зөбәрҗәтне, дисәнә!.. Зөбәрҗәт. Әй, китсәнә!.. Сафа. Мин телимен, җанкисәкләр, үсәргә! Күтәрелергә югарыга, биеккә. Болытлар тарта мине үзләренә... Тарта зәңгәр күк мине... Вафа. Күрдегезме безнең Коккинакины! Закир. Парашют алырга онытма!.. Сафа. Эх, җанкисәкләр, аңламыйсыз сез мине... (Саксыз хәрәкәт итүдән егылып төшә.) Ф а т и м а. Күк түгел, үзенә тарта җир сине! Сафа. Оста итеп егыла белү дә һөнәр... дигән мәкаль бар. Вафа. Андый мәкальнең булганы юк! Сафа. Юк икән, инде бар булыр! Т и м ерж а н керә. Т и м е р җ а н. Әйбәт! Яраган бу эшегез, егетләр... Фатима. Егетләр генә түгел, кызлар да бар монда! Т и м е р җ а и. Ә кем әйткән «кызлар юк» дип. Фатима. Үзең ич. Әле генә — «егетләр!» дидең. Ти мерҗан. Мактап әйтү инде ул! Барчагыз да керә шул «егетләр» эченә. Я, эшләр кай тирәдәрәк? Сафа. Менә, үзең күрәсең ич, Тимерҗан абый! Т и м е р җ а н. Күрәм. Нишләп аксыйсың син мондый көндә?! Сафа. Әзрәк җайсыз сикергән идем. (Барысы да көләләр.) Фатима. Капка башыннан тәгәрәп төште мактаган егетләреңнең берсе... Тимерҗан. Капка башында ни калган сиңа?! Сафа. Булды инде. Руководить иткән чакта булды. Т и м е р Җ а н. Сип әнә клуб белән руководить ит. Клубны сиңа тапшырганбыз икән — күрсәт эшеңне. Я, әйтеп бир менә, Булат кайтуга халыкны очрашу кичәсенә җыярбыз. Нәрсә әзерләдең? С а ф а. Репертуар юк бит... i ' , .

 
Т и мерҗа и. Рәтең юк синең, энем, рәтең! Элегрәк «клуб ток» иде. Клуб салдырдык — инде «репертуар юк». Болай булгач, кем әйтмешли, исәп-хисап кенәгәсенә дә «юк» сүзен язып куярбыз. Сафа. Тимерҗан абый... Ти мерҗа и. Тимерҗан абыеңның сүзе бер булыр! Колхоз, ул, кем әйтмешли, ялкаулар йорты түгел. Эшләмәгән — ашамый! Аңладыңмы? Аңлаган булсаң шул: эшеңне күр! Иптәшләр, Булатның кайтуы кызу эш өстенә — уңыш җыю көннәренә туры килә. Шуңа күрә дә... (Колхоз правлениесеиең ачык тәрәзәләреннән телефон тавышы ишетелә.) Районнан бу! Кем, Сафа, чап телефонга! Сафа. Эх, «кайта!» дигән беренче хәбәрне миннән көтегез — бу булды бер... (Ашыгып телефонга барганда, көрәк сабына сөрлегә.) Вафа. Бу булды ике! Аксый-аксый Сафа идарәгә кереп китә. Тимерҗан (тирә-якны карап чыга). Әйбәт! (Лозунгны укый): «Тыныч хезмәткә кайтучыларга сәлам!» Монысы да әйбәт булган. Кем әйтмешли: мач килгән. Ә м и н ә. Моның белән генә бетми эш, Тимерҗан абый! Т и м е р җ а н. Яле, яле, тагын нәрсә әзерләдегез икән? Ә м и н ә. Закир, кабыз! Закир (багана башыннан). Закир түгел мин бу минутларда... «Зәңгәр күл» колхозында Ильич лампаларын кабызучы мин! (Рубильникны тоташтыра. Сәхнә төрле төстәге электр утлары иллюминациясенә бизәлә. Кызлар җырлыйлар.) Кабынып яндылар Ильич утлары, Нур чәчеп илебезгә, ■ җиребезгә. Син күрерсең җанланган Ильич уйларын, Кил безгә, Кил безгә, Кил безгә. I Бездә яна хезмәтнең сүнмәс утлары, Коч биреп илебезгә, җиребезгә. Син күрерсең колхозның батыр улларын, Кил безгә, Кил безгә, Кил безгә. Бездә яна мәхәббәтнең сүнмәс ялкыны, • Без гашыйк илебезгә, җиребезгә. Бездә үсә яшәүнең матур шатлыгы, Кил безгә, Кил безгә, Кил безгә. Тимерҗан. Әллә җырын да үзегез чыгардыгызмы? Кызлар. Үзебез, Тимерҗан абый! Тимерҗан (Сафага). Ишеттеңме? Ә син репертуар юк, дисең. Әминә. Вафа, тоташтыр! Вафа (багана 'башыннан). Әйе, бу минутларда мин «Зәңгәр күл»не Ватаныбызның йөрәге Москва белән тоташтыручы. (Радионы тоташтыра. Репродуктордан татарча бию көе яңгырый.) Тимерҗан. Эх, биючеләре дә булсын иде аның! Алгы планга дүрт кыз атылып чыга. Кызлар. «Зәңгәр күл»дә бар алар!  

 
Т и мерҗан. Менә бу жавап, кем әйтмешли. Кызлар бииләр. Биюләр бетүгә Сафа күренә. Т и м е р җ а н. Я, ни хәбәр?! С а ф а. Районнан шалтыраттылар. Безнекеләр юлга чыкканнар. Т и м е р җ а н. Кайчан чыктылар икән? Сафа (сәгатенә карап). «Зәңгәр күл» вакыты белән 17 сәгать ноль-ноль минутта монда булачаклар. Т и м е р ж а н. Ярый, мин киттем. Атларны басу капкасында ук каршылагыз. (Чыга.) Сафа. Эх, мине алып кайтсын иде ул атлар, җиңүчеләр юлы белән безнең көннәрнең. Фатима. Хыялланып үтәр ахыры ярты гомерең. Нинди кызуы булсын ди утсыз күмернең. Сафа. Кайсыгыз ул анда шомлы сүз сөйли! «Кызуы юк» дип офтанып сулый? Кайгырасы булмагыз, җанкисәкләрем, эчтә янган ут ялкыны тышка күренми. Вафа. Егет икәнсең, Сафа, таптың җавабын. Томаладың авызларын бу явызларның. Фатима. Сүз көрәштерергә Сафа оста инде ул. Сафа. Кем әйтә аны? Фатима. Мин әйтәм! Сафа. Син әйтәсең шул! Фатима. Мин әйтәм шул! Әгәр, дим, тел бистәләренә дә колхозда хезмәт көне язар булсалар. Сафадан да бай колхозчы булмас иде. Сафа. Әй, хәчтерүч! Тел бистәсе дигән була бит. Художестволы сүз остасы мин, беләсең килсә! Әй, сиңа белергәмени анысын? Искус- ствоны аңлыйсыңмыни син?! Фатима. Аңлар өчен башта аны күрергә кирәк бит. Синең, Сафа, искусствоң бик югары күтәрелгән булса кирәк, бер дә күреп булмый. Зөбәрҗәттән башка кызларның барысы да шаркылдап көләләр. Сафа (Закирга). Авырган җиргә тондырдылар бит болар, әй!.. Закир. Тап җавабын. Син художестволы сүз остасы бит. Фатима. Әйдәгез, кызлар, туры сүзгә җавап юк, дигәннәр. (Кызлар чыгып китәләр.) Закир. Я?! Сафа. Нәрсә, я? Закир. Булдыра алмагач, сүз көрәштерергә алынмыйлар аны. Вафа. Эх, Сафа!.. Башлавын әйбәт башладың, тик ахыры бик яман бетте. Пурыхың җитмәде... Сафа. Нишләмәк кирәк. Ничек диләр әле: өлешеңә тигән көмешең! Вафа. Көмеш барыбызга да өлеш булды шул... Сафа. Азсынасыңмыни? Вафа. Синең өчен җитәрлек, хәтта артыгы белән... Сафа. Ә син алтын көткән идеңмени! Вафа. Геройларның йолдызлары алтыннан ич! Әле генә: «Мине алып кайтсын иде ул атлар, җиңүчеләр юлы белән безнең көннәрнең», дип җырлаучы син түгелме?! Сафа. Мин бит, егетләр, күңелдә булганны җырладым. Закир. Нишләп соң, шулай булгач, күңелеңне төшереп, көмешкә риза булып калдың, ә?! Вафа. Киттек, егетләр. Әгәр Булатны каршылауда да авыз ачып калсак, көмеше дә эләкмәс. Сафа. Әйдәгез, әйдәгез, сгстдәр, һәр эштә җитез булыйк, алда барыйк... 

 
Закир. Син инде, Сафа туган, бу юлы замыкающий гына булып бар, яме? Сафа. Кем булып дисең? Вафа. Замыкающий. С а ф а. Аиысы кем тагын? Закир. Койрыкта, койрыкта! С а ф а. Нинди койрык?! В а ф а. Койрык нинди була, ди... Артта! Сафа. Берни аңламыйм... (Ул, аптырабрак, артына әйләнеп караштырган арада, сәхнәдәгеләр чыгалар.) С а ф а. Ә-ә, әнә нәрсә икән ул!.. Юк инде, җанкисәкләрем, без алай койрыкта сөйрәтелә торганнардан түгел... (Ашыгып чыгып барганда агач төбенә абына. Зөбәрҗәт күренә.) Зөбәрҗәт, һи, бүкән!.. Егылып туймадың... Сафа. Ичмасам, син көлмәс идең, Зөбәрҗәт. Зөбәрҗәт. Син бит үзеңне генә түгел, мине дә көлке ясыйсың колхоз алдында... Ишеттеңме Фатима нәрсә ди? С а ф а. Тимә, дисен, ул дию белән генә дөнья җимерелмәс әле. Зөбәрҗәт (йөрәгенә төртеп). Менә монда... Монда килеп кадала бит аның сүзләре. Сафа. Аңламыйсың син, аңламыйсың, җаным Зөбәрҗәт. Көнләшә бит ул бездән. Безнең мәхәббәтебез тынгылык бирми аңар. Зөбәрҗәт. Авыз тутырып «безнең мәхәббәтебез» дигән була. Кай җиреңнән генә көнләшергә кирәк соң синең? Эшсезлегеңнәнме? Сафа. Сөйгән егетеңә усал булу бер дә килешми инде. Зөбәрҗәт. Сөйдермәдең, көйдердең син мине! Сафа. Чын мәхәббәт көйдерә ул, йөрәкне кәбап ясый, диләр... Зөбәрҗәт. Шулаймыни?! Күптән әйтәсең калган аны, минем кәбабым. Кил әле якынрак... (Сафа шүрләп икеләнә.) Зөбәрҗәт. Кил дим! Сафа. Зөбәрҗәт, нитмә инде... Зөбәрҗәт. Әллә куркасың?! Сафа (куркуын яшереп). Нишләп куркыйм, ди. Синнән дә курыккач... Зөбәрҗәт. Ә-ә, әле син, шулай, миннән курыкмыйсың дамыни?.. '(Зөбәрҗәт җилләнеп Сафаның өстенә килә, Сафа чигенә. Менә, ул Сафаның якасыннан эләктереп алганда гына, Тимерҗан күренә. Кызыйның ачулы чырае бердән елмаюга күчә һәм ул, иркәләп, Сафаның якасын төзәткән булып кылана.) Зөбәрҗәт. Тизрәк кил, җаным, ярыймы, көттермә... Әбәү, прси- дәтел карап тора икән... (Чабып чыгып китә.) Тимер җ а н. «Җаным?!» Юк, юк! Ялгыш ишеттем мин бу мөкатдәс сүзне... Сафа. «Җаным» диде. Билләһи, «җаным» диде. Тимер җ а н. Сиңа әйттеме? Сафа. Әйе, миңа! Күзе төшкән егетенә! Тимер җ а и. Сиңа күзе төшкәнме?! Ташка үлчим... Сафа. Теләсәң ничек үлчә, мәхәббәт диләр моңа, иптәш колхоз председателе! Т и м е р җ а н. Сөя? Сафа. Сөя! 1’ и мер җ а н. Ай, ялгышкан, язык кыз бала!.. Сафа. Сезнеңчә бәлки ялгышудыр, әмма безнеңчә чын хакыйкать бу, председатель. Т и м е р җ а н. Кай җиреңне генә сөяргә кирәк соң синең? Менә бит кая ул «хакыйкать». Эх, бу заманның кызлары! Авылда никадәр алдынгы, атлы-санны егетләр була торып...

 
Сафа. Безнең дә атыбыз бар, саныбыз бар... һәм бик дәрәҗәле... Тимержан. Мактанчык! Үтәдән-үтә күрәм бит мин сине! Сафа. Аңламыйсың син, Тимержан абый! Искусство ул... Тимержан. Шул сүзеңне тагын бер кат ишетсәм, шундый «искусство» күрсәтермен мин сиңа—кая керергә тишек тапмассың... Искусство, ул, эшлексезлегеңне каплый торган юрган түгел, бөркәнеп ятарга. Искусство — хезмәт ул, һәм, кем әйтмешли, бөек хезмәт! Шуны да аңламаган нинди сантый син, Сафа! Синең белән вакыт әрәм иткән мин тагы! (Ачуланып чыга башлый, аннан кире кайта.) Мин бит сине якын итеп, үз итеп әйтәм... Таки аңламадың! Менә колхозыбызны гына алып карыйк: алдынгымы — алдынгы! Миллионермы — миллионер! Әнә Булат кайта. Яхшы бел шуны: ул хәзер моннан 5 ел элек авылдан чыгып киткән Булат түгел. Совет Армиясендә тәрбия алган, кем әйтмешли, дөнья күргән Булат. Ул әйтер: Тимержан иптәш, дияр, колхозыгыз начардан түгел түгелеп. Тик, дияр, бер зур эштә артта калгансыз икән, дияр. Культура эшләре белән шөгыльләнмисез, тормыштан артта калгансыз икән, дияр. Ә мин нәрсә диярмен? Чекерәеп карап торырмынмы, синең шикелле? Сафа. Үзем бирермен жавабыи. Т и м е р ж а н. Рәхмәт! Синең җавабың буенча безнең барыбызны да, кем әйтмешли, мәсхәрә итеп газетада гына басып чыгарырга. Янәсе, искусствоны аңламыйбыз! Әйе, Сафа иптәш, синең «искусственны» без чынлап та аңламыйбыз, һәм, кем әйтмешли, аңларга теләмибез дә... (Пыр тузып чыгып китә.) Сафа. Теләмисез шул! Искусствоиың нечкәлекләрен аңларга теләмисез. Ул шундый нечкәлек... ул шундый... аны мин үзем дә аңлап җиткерә алганым юк әле. Сезгә нәрсә? Урак, трактор, ындыр табагы... Ә миңа үсү мөмкинлекләре кирәк! Илһам бишеге — зур сәхнә кирәк!.. (Тимержан узган якка чыгып китә. Әминә керә.) Әминә. Кайта!.. Ай, йөрәгем ничек тибә... Биш ел узды бит. Бала гына идек әле без ул чакта. Оныткандыр. Күрсә дә танымас... Әгәр дә аның күңелендә башка берәү урын алган булса? Каян килә шундый шомлы уйлар?!.. Киенгән-ясанган Фатима күренә. Ф а т и м а. Дускай! Әйдә, килеп житәләр, ди. Әминә. Дускай, жаным, бер генә минут янымда булсана... Фатима. Әбәү, сиңа ни булган? Ә м и н ә. Кара, ничек тибә. (Аның кулын үз күкрәгенә куя.) Фатима, йөрәк булгач тибә ииде ул. Ә м и н ә. Аңламыйсың, дускай. Килче, шуның өчен үбим үзеңне. Ф а т и м а. Чү, кершәнемне... Ә м и и ә. Кершән яккансың. Фу, исе борынымны ярды. Мин көнләшәм синнән. Син матурайгансың. И-и, яңа күлмәк! Синең мондый күлмәгең бар идемени?.. Фатима. Мин шул аны, дускай, көне өчен сакладым. Ә м и н ә. Көне өчен? Нинди көн өчен?! Фатима. Әй, судья булмасана!.. Әминә. Син миннән нәрсәдер яшерәсең?.. Ф а т и м а. Яшермим... оялам. Әмин ә. Миннән ояласың?.. Фатима. Синнән дә, үземнән дә... аңардан да... Ә м и н ә. Кемнән-аңардаи? Ф ат и м а. Булаттан, дим ич. Әминә. Шулаймыни?!. Ф а т и м а. Шулай шул... Әминә. Менә мин монысын белмидер идем...  

 
Фатима. Башта мин үзем дә белмичә йөргәнмен, җир йотсын... Әминә. А-ла-й икән!.. Фатима. Чү, сиңа нәрсә булды, дуокай? Ә м и н ә. Юк, юк... бернәрсә дә! Фатима. Яшермә, яшермә... Ә м и н ә. Хәтер калудандыр. Без бала чагыбыздан ук дуслар ич. Ә син яшергәнсең... сер саклагансың, килешми. Фатима. Сер түгел лә, нинди сер булсын, ди. Мин үзем дә башта ышанмадым. Ә м и и ә. Кемгә ышанмадың? Ф а т и м а. Ачтыра бит серемне. Булат Хәерниса җиңгәсенә язган хаты эченә миңа да кош теледәй бер кәгазь язып -салган... Ә м и н ә (сүзсез). Фатима. Бик мәгънәле язган егет кәгазьне! (Изүе эченнән чыгарып Әминәгә суза.) Менә, укып кына кара... Ә м и н ә. Юк, юк. Сиңа язылган, үзең укы. , Фатима. Тыңла алайса. (Укый.) «Фатима, ‘мәктәптә янәшә партада укып үскән дус кыз бит син минем. Бик усал идең ул елларда. Берчакны шулай, үчекләвем өчен пенал капкачы белән сугып маңгаемны шештергән идең. Хәзер инде зур үскәнсеңдер. Я агроном, я укытучы, я бригадир булгансыңдыр. Авылга кайткач күрербез һөнәреңне. Ә авылга мин синең өчен бер сер алып кайтам. Нинди сер икән дип борчылмавың өчен алдан әйтеп куям: сер — егетнең сиңа булган мәхәббәте турында. Була т». Артта кыңгыраулар тавышы. Фатима. Әнә, озын гомерле булсын! Исемен авызга алуым булды — үзе дә кайта. Кара әле, дускай, минем дә йөрәгем тибәргә тотынды. Әйдә инде тизрәк. Ә м и и ә. Син бара тор, Фатима. Мин башыма шәл генә ябып чыгыем. Фатима. Тиз бул! Куып җитәрсең әле. Киттем! (Чабып чыгып китә.) Әминә. Ничек ашкына ул! Мин дә шулай ашкынган идем бит... Артта шау-шу, ыгы-зыгы көчәя. Малайларның «Булат абый кайта!» дип йөгереп узулары күренә, кыңгырау тавышлары якынайганнан якыная. Ә м и н ә. Эх, Булат. Ничек көткән идем мин! Башкаларга күңелең гөшкән икән синең. Нишлисең? Башкаларда да йөрәк бар бит ул. (Кайтучылар бөтенләй якынлашалар, сәхнәгә кыңгырау тавышлары тула. Әминә, колхоз правлениесенең болдырына менеп, тавышлар килгән якка карап тора.) Пәрдә. 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Читән коймалы йорт. Алмагачларның алмаларындагы, яфракларындагы чык тамчыларында иртәнге кояшның нурлары җемелди, йортта, түндәккә аягын куеп, күкрәгендә берничә медаль һәм значоклар ялтыраган яшь пограничник, армиядәге гадәтенчә, тырышып-тырышып итекләрен чистарта. Урам яктан ялгыз-ялгыз, парлап-парлап, төркем-төркем кырга эшкә баручыларның сөйләшә-сөйләшә узулары күренә. Салих (вакытлыча эшеннән аерылып, урам якка карап тора). Кырга баралар!.. Ә без, танцыга җыенган кеше кебек, итек ялтыратабыз. Юк, юк, бу хәрби гадәтләрне оераз онытып торырга да эшкә тотынырга кирәк. Югыйсә назлы кунак егете дип тә әйтергә күп алмаслар. Эх, менә хәзер алар белән бергәләп басуга барасы иде!.. Араларында ул да бардыр. Булатның сөйләвенә караганда, уңган кыз булырга охшый. Ничек кенә булса да беренче очрашуга кадәр рәсемен генә булса да 
10 
 
күрәсе иде. Исемеңне генә ишетеп белом бит мин синең, кызый. Ә нинди якын син күңелгә. Әйтерсең лә, бер авылдан. Шундый якын, беренче күрүгә танырмын кебек мин аны. Чынлап та таныр идем микән, ә?! Беренче күрүгә?! Менә шулай, көтмәгәндә, капка ачыла да, ул килеп керә, ди... Капка ачыла, Әминә күренә. Әминә. Хөршидә апа!.. Әбәү, гафу итегез!.. Күрмичә торам... исәнмесез... Сез танымаслык булып үзгәргәнсез, Булат абый. С а л и х. Мин Булат абыең түгел шул, кызый... Әминә. Ә?! Военный ич! С а л и х. Военный дигәч тә бит инде, һәрбер военный Булат булырга тиеш дигән закон юктыр лабаса. Әмин ә. Оятлы гына булдым. Зинһар гафу итегез. (Чыга башлый.) Салих. Бер генә минутка!! Әмин ә. Юк, юк... Мин сезне белмим дә, танымыйм да... Салих (хәрбиләрчә). Салих Заманов! Булатның дусты. Ерак грашщада бергәләп илне саклау безне бертуган ясады. Икебез ике якка аерылып китә алмадык. Мин дә Булат белән аның авылына кайттым... Ә м и н ә. Хуш килдегез, кунак икәнсез! Ә без эш өстендә, вакытыбыз тыгыз. (Чыга башлый.) С а л и х. Ичмасам, исемегезне әйтегез. Булат «кем иде?» дип сораса, мин ничек җавап бирермен. Ә м и н ә. «Бер кыз» диярсез. С а л и х. Бу авылда бер генә кыз түгелдер бит... Мин сезгә, хәрби тел белән әйтсәк, үзем турында тулы рапорт бирдем, ә сез?.. Әмин ә. Булат сорасамы? Фатима, диярсез. Салих. Фатима?! Сезмени ул Фатима?! Ә м п н ә. Әллә таныйсыз да?.. С а л и х. Юк... ә, әйе, ни... тапыйм да, танымыйм да... Әмин ә. Бигрәк сәер җавабыгыз. Салих. Сәер булмыйча! Мин бит сезне бөтенләй башкача уйлаган идем. Әминә. Уйлаган идегез? Танымаган, белмәгән кеше турында ничек итеп уйлап булсын икән? С а л и х. Күңел күзе белән күреп таныйдыр идем мин сезне, Фатима. Булатның сезнең турыда сөйләвеннән таныйдыр идем мин сезне... Әминә. Булат Фатима турында да сөйлидер идемени? С а л и х. Телдән төшерми торган иде... Әминә. Мактап, әлбәттә? Әллә яманлапмы? Салих. Авызыгыздан җил алсын!.. Сезне яманлаганнарны аяз көндә яшен сугар. «Фатима, ул,— дия торган иде Булат,— авылда бердәнбер кыз...» Әмин ә. Ялгышкан ул! Бу колхозда биш кызлар бригадасы бар. һәр бригадада — егермешәр кыз — булды йөз! Ә бригадалар ярышында Фатима әлегә арттан беренче урынны тота. (Чыга башлый.) Салих. Бер генә минутка! Әллә хәтерегезне калдырдыммы? Әминә. Эштән калдырасыз сез мине. Салих. Бу мөмкииме? Телисезме, мин дә сезнең белән барам!.. Әмин ә. Юк, юк, бу мөмкин түгел. (Чыга башлый.) Салих. Фатима! Нишләп сез болай миннән качасыз? Ә м и н ә. Качмыйм... китәм генә. Салих. Алайса без синең белән тагын күрешербез? Шулай бит? Мин бит моңарчы, Фатима, исемегезне генә йөрәгемдә саклап килдем... Ә м н н ә (үзенә). Монысы да Фатима, ди. Салих. Мин сезгә, Фатима, шул йөрәгемне ачарга теләр идем. Әмин ә. Ах, кирәкми. Хушыгыз. (Китә башлый.)  

 
Салих. Сагынып көтеп алган бу сәгатьләр нигә болай кыска гомерле? Әминә. Зий-гһар андый сүзләр сөйләп, борчымагыз ярсу күңелне. Салих. Ярсый микән күңел яр сүзеннән, нигә болай серле зарыгыз? Дуслыгыма әгәр ышансагыз, зарыгызны ачып салыгыз. Әллә бармы күңелегездә саклап килгән бүтән ярыгыз? Әминә. Беләсеңме егет: Фатиманың -күңеле күптән иясендә, иясезне эзләп табыгыз, (йөгереп чыгып китә.) Салих. Китте! Ничек булды соң бу?! Әллә бу (күргәннәрем төш кенә микән?.. Бәлки мин хәзер йоклап ята торганмындыр... Сөт чиләген күтәреп Хөршидә керә. Хөршидә. Торгансың икән, улым. Яхшы йоклый алдыңмы соң?.. Салих. Изрәп йоклаганмын, дус әни. Әле дә булса уянып җитә алмыйм ахрысы... Хөршидә. Бик тәмләп йоклыйдыр идең шул, улым. Булат та, уятмаска кушып, сиздерми генә чыгып китте. Кырга китеп барганчы председательне күреп сөйләшим, дип китте. Мә әле, улым, ач карынга гына эчеп җибәр әле шушыны. Бик тәмле, иртә сауган сөт. Синең өчен .дип саудым, улым. Эч, улым, симерерсең... Халис каймак!.. Салих. Бик күп бит монда, дус әни. Хөршидә. Нишләп күп булсын синең кебек егеткә. Өч кенә литр. Эч, улым, эч. Колхозда сөт күп. Сөт-катыкиың хисабын чиләкләп түгел, тонналап йөртәбез. Салих (эчә). Ай-яй тәмле икән! Хезмәт көннәренә дә казанып эчкәч, тагын тәмлерәк була инде ул, ә?! Хөршидә. Сез әле кунак. Эшләгән чагыгыз да, казанган көнегез дә булыр. Безнең колхозда эшләмәгән берәү дә юк. Барыбыз да эшлибез. Мин фермада эшлим. Дублесни труд исемле медалем дә бар... Сал и х. Тәбрик итәм, дус әни, тәбрик итәм. Хөршидә. «Тәбрик итәм», дигәч тә, сүз җаена булсын инде, улым, колхозда яңа хәбәр йөри икән?.. С а л и х. Нинди хәбәр булды икән? Хөршидә. Тормышыбызны бизи торган хәбәр инде, улым. С а л и х. Шулаймы?! Хөршидә. Шулай икән шул, улым. Дусы булгач, Булат сөйләгәндер, сөйләми тормас. Икегезгә дә ана тиешле кеше мин, улым. Тарсынып торма, белгәнеңне әйт тә бир. С а л и х. Ә... әйе, әйе, сөйләде шул, сөйләде! Хөршидә. Дәвам ит, улым, дәвам ит! С а л и х. Булат өйләнәчәк! Хөршидә. Авызыңа сары май! Салих. Кызын да сайлаган... Хөршидә. Уңган, уңган шул минем улым! Кемне сайлаган икән?.. Салих. Кара, исемен дә әйткән иде бит. Кем генә диде соң әле? Яле, дус әни, колхоздагы кызларның исемнәрең санап чык әле... Хөршидә, һи... безнең колхоздагы кызларның саны — санап чыга алмаслык. Әлбәттә инде, араларында атлы-санлылары да бар. Атлы-сан- лылары арасында бигрәк уңганнары да бар... Салих. Шуннан, шуннан!.. Хөршидә. Бик уңган икесе 'бар: берсе укытучы, ә икенчесе — бригадир. Салих. Исемнәре? Хөршидә. Берсе — Әминә, икенчесе—Фатима. Салих. Шул! Хөршидә. Кайсысы? . Салих. Беренчесе!
12 
 
Хөр ш и д ә. Әминәме? С а л и х. Нәкъ үзе! Хөршид ә. Икенчесе дигән хәбәр бар. С а л и х. Фатимамы? Хөршидә. Шулай диләр! С а л и х (сүзсез). Хөршидә. Имеш, Булат Фатим ага хат язган. Имеш, хатында: акайтуга ук туй ясыйбыз» дигән. С а л и х. Кара әле, дус әни, мондый имеш-мимешләрне каян ишеттең? Хөршидә. Хатны үз күзе белән укыганнар сөйли... Салих. Кемнәр укыган? (Аяк тавышлары.) Хөршидә. Май кап, улым! Берни белмәгәнгә салышыйк. Булат белән Т и м е р җа н керәләр. Ти мер җан. Саумы, дус егет?! Кая әле, әйбәтләп кенә, кем әйтмешли. куллар кысышып күрешик әле. Кичәге ыгы-зыгыда ни күрешеп булмады, ни сөйләшеп... (Күрешәләр.) Ял итә белдегезме соң? Иртә калыккансыз. Черки-фәләи таламагандыр бит, кем әйтмешли... С а л и х. Бик әйбәтләп ял ителде, иптәш председатель. Аннары ял ул. озакка сузылса, ялыктыра да башлый. Ти мер җан. Алтын сүзләр! Эш кешесе сүзләре. Булат та әнә кайтып җитүенә тәүлек тә юк, дигәндәй, таң тишегеннән торып килгән дә. кем әйтмешли, эш даулый. Ә колхозда эш җитәрлек. Дауламаса да бирәбез аны... Хөршидә. Бигрәк комсызланасың тора торып, Тимерҗан прсида- тел. кайтып җитмәстән эшкә җикмә инде кешеләрне. Бераз кунак булсыннар. Т и м е р җ а н. Кунакның беренче көне — алтын, икенче көне — көмеш, өченче көне җиз, дигәннәр. Ә җиз ул шундый металл — хәрәкәтсез ятса күгәрә. Булат. Ишеттеңме, Салих?! С а л и х. Бик дөрес фәлсәфә. Булат. Шулай дисең икән, иртәдән башлап эшкә! С а л и х. Есть, эшкә! Т и м е р җ а н. Менә бу җавап, кем әйтмешли. Була т. Безне шулай тәрбияләделәр, Тимерҗан абый. Т и м е р җ а н. Разимын. Сау булсыннар. Хәзер инде менә сез безнең егетләрне шулай тәрбияләрсез, бригадир иптәш. С а л и х. Бригадир?! Тәбрик итәм, Булат! Тимерҗан. Ындыр табагын Булатка тапшырырга булдык. Уңыш җыю эшләрендә быел катнаша алмассыз инде. Гектарлар яз башыннан ук бүленеп бригадаларга беркетелгәннәр. Ә киләсе елга, кем әйтмешли, яткан чирәм җирләребез хисабына бер ике-өч йөз гектар сөрдереп чәчәрбез дә икегезгә ике бригада бирербез. Аннары, Салих туган, колхоз активы белән үзара мәслихәтләшеп, сиңа бер бура буратырга булдык. Башкасы турында да уйлап карарбыз. Шулай бит, Хөршидә?! Хөршидә. Нәрсә турында әйтәсең икән, Тимерҗан прсидәтел. Т и м е р җ а н. һай, һай хитри карчык син, ә? Салих. Колхозның миңа булган мондый хөрмәте өчен рәхмәттән башка иәрсә әйтә алыйм соң?.. Ләкин, гафу итегез, иптәш председатель, мин эш турында бер сүз дә ишетә алганым юк әле. Киләсе елны көтсәк, үзегез әйтмешли, теге җиз кебек күгәреп калмабыз микән?.. Тимерҗан. Сез дә гафу итегез инде алайса, Салих туган, без шулай ата-баба йоласы итеп башта сезнең белән кунак телендә сөйләштек. Ә инде эшкә килсәк, ул турыда да мәслихәтләшелгәи һәм, кем әйтмешли, хәл дә ителгән. 
13 
 
Салих. Мәсәлән? Т и м е р җ а и. Мәсәлән, сез танкист бит... Салих. Танкист. Тимерҗан. Менә хикмәт тә шунда! Сезнең ише егеткә НАТИ я комбайн-самоход кирәк иде дә бит, нишлисең, без ымтыес түгел. Дөрес, машиналарыбыз да юк түгел. Әйтергә кирәк, ике ЗИСебез бар, мотоциклыбыз бар, бераз рәткә салынып бетмәгән студбикеребез бар... Салих. Бу хәтле машиналардан менә дигән транспорт бригадасы оештырып була. Т и мер җ а н. Егет икәнсең, егет! Ә?! Транспорт бригадасы дисең, ә?! Андый бригада булгач, кем әйтмешли, тимерчелеге дә була инде аның, ә?! Салих. Була! Тимерҗан. Тимерчелеге булгач, тимерчеләре дә була? Салих. Була! Т и м е р җ а и. Ә тимерчеләр күктән төшмиләр. Үзебезнең егетләрне өйрәтәбез булып чыга, ә? Салих. Өйрәтәбез! Тимерҗан. Менә бу эш, ичмасам! Егет икәнсең, Салих, яман да егет икәнсең, кем әйтмешли! Без бит сине шофер гына ясарга булган идек. Болай булгач, «Зәңгәр күл» колхозының транспорт бригадасын оештыруны сиңа тапшырабыз, ә?! Булат. Салих өчен койган да куйган инде. Т и м е р җ а н. Яз! Бригада өчен нәрсә кирәк, барысын да яз! Алабыз. Смета-мазар төзерсең. Җыелыш җыеп карар чыгарабыз да эшкә башлыйбыз. Булат. Тимерне кызуында сугарга кирәк... Тимер җ а н. Тапкансың да икән, Булат, дусның асылын!.. Киттем... Кызган тимер суынмасын. Хөршидә. Кайнаган самавырны ташлап китмә инде?! Тимерҗан. Нинди самавыр ул мондый чакта, кем әйтмешли?! (Чыга.) Хөршидә. Шундый тынгысыз җан ул, безнең Тимерҗан прсидә- тел. Я керегез, балалар, югыйсә әйләнеп кайтыр да сезне дә чәйсез калдырыр. (Самоварны күтәреп өйгә кереп китә.) Булат. Я, Салих, бу эшләргә ничек карыйсың? Салих. Белсәң иде, Булат, шушы минутларда дулкынланып үсә барган теләкләрне. Күңел шундый ашкына... Хәтерлисеңме, бандага каршы атакага ташлану алдыннан ничек ашкына торган идек без... Булат. Әйе. Монда да атака, дустым. Үзенә күрә хезмәт фронты атакасы. Димәк, эшкә?! С а л и х. Әйе, эшкә, дустым! Булат. Эшләр без дигәнчә башлана, дустым. Хәзер чәй эчәбез дә кырга китәбез. Егетләр, кызлар белән күрешүне сылтау итеп, мин сине Фатима белән таныштырырмын... Салих. Әйе. Д^атур кыз ул, Фатима!.. Уңган кыз... Булат. Әле син менә күргәч нәрСә әйтерсең. С а л и х. Кичеккәнбез без синең белән, Булат. Булат. Син нәрсәдер әйтергә телисең, Салих?.. С а л и х. Мин шуны әйтергә телим, Булат, кызның иясе бар... Булат. Кем әйтә аны? Салих. Үзе. Булат. Кем — үзе?! Салих. Үзе булгач, үзе инде: Фатима. Булат. Фатима? Кемгә әйткән?.. Кайда әйткән? Кайчан әйткән? Салих. Без фәкыйрегезгә. Менә шушы урында. Бүген иртә. Булат. Үтер, берни аңламыйм.  
14 
 
Сали х. Менә шулай торган чагым иде — килде дә керде. Б у л а т. 1\ем керде? С а л и х. Фатима дим ич! Б у л а т. Нәрсә дип килгән? Салих. Тикшереп тормадым, монда ил чиге түгел ич... Б у л а т. Нәрсә өчен килгән ул кыз? С а л и х. Синең ялгышуыңны әйтергә дип. Булат. 11әрсә ди? С а л и х. Нәрсә генә диде соң?.. Әһә, таптым — «Фатиманың иясе бар. иясезне эзләп табыгыз». Була т. Дидеме? С а л п х. Диде. Булат. Бәлки сип аны ачуландыргансың, хәтерен калдыргансың? С а л п х. Үзем дә аңа бу сорауны биреп карадым. Була т. Нәрсә ди? С а л и х. Эштән калдырабыз сез мине, диде. Булат. Аңлашылды! Барысы да аңлашылды! С а л и х. Зинһар миңа да аңлат... Булат. Бүген бит колхозда урып-җыю башлана. Әлбәттә, ул бригадир да булгач, бөтен фикере эштә генә инде аның. Салих. Аңлашылды, барысы да аңлашылды! Тик, кара әле, Булат, аңлашып кына калу җитми бит. Бу эштә аңлашып дәвам иттерү дә кирәк. Бу турыда син нинди фикердә? Була т. Мин хәзер тик бары бер фикердә — эшләргә, үрнәк булырлык итеп эшләргә!.. Сынатмаска! Сал и х. Есть, сынатмаска! Койма артыннан Сафа күренә. Сафа. Пограничникларга ялкынлы сәлам! Булат. А... Сафа! Әйдә, уз... Койма аркылы төшәм дигәндә мәтелеп төшә. • Булат. Чү! (Ярдәмгә ашыга.) Берәр җиреңне имгәтмәгәнсендер?.. Сафа. Юк ла, сикердем генә ич... Минем моннан биекләреннән дә сикергәнем бар... Булат. Я. авылдаш, эшләр ничек? Сафа. Эшләр бик шәптән түгел әлегә, Булат. Була т. Сәбәбе? Сафа. Колхоз белән юлга китеп булмый. Булат. Ничек инде ул? Сафа. Эшкә кушалар. Ә син үзең беләсең... Була т. Тукта, тукта, мин мондый хәлне белмидер идем әле. Ничек инде — «эшкә кушалар?» Сафа. Менә күрдеңме? Мин дә бит шуңар гаҗәпләнәм... Б у а л т. Юк, мин колхозның сине эшкә кушуына гаҗәпләнмим... Синең шулай дип әйтүеңә гаҗәпләнәм. Сафа. Ник? Булат. Эшләмәгәч, колхозда ничек яшәргә кирәк? Сафа. Вопросыңа вопрос белән җавап бирәм: мин эшләсәм, художественный руководитель кем була? Булат. Нинди, нинди руководитель? Сафа. «Зәңгәр күл» колхозының татар дәүләт академия драма түгәрәге художественный руководителе. Булат У-у, брат, синең эш чыннап та зурдан икән. Салих, таныш бул! С а л и х. Бик шат: Салих Заманов! I
15. 
 
С а ф а. Сафа Сабалы. Зурдан шул минем эш, иптәшләр, тик колхоз- да моцар бәя бирүче юк. Кая күргәнегез бар, ди, искусство кешесенең, кырда маташканын? Сәхнә, сәхнә аның уңыш мәйданы! Мин бит кулыма... теге ни диләр әле. Салих. Урак... Сафа. ...Урак тотып кырга чыксам барысы да әйтәчәк: Сафа Са-_ балы бер сәхнә йолдызы буларак сәнгать күгендә юк инде, диячәкләр. Булат. Әйе. Синең хәл шәптән түгел икән шул. Сафа. Рәхмәт, Булат, аңладың син минем йөрәгемне. Б у л ат. Салих, син ничек уйлыйсың? Салих. Мин дә шул уйда — искусствоны коткарырга кирәк... Сафа. Болай булгач, иптәшләр, үземнең сезнең янга нинди теләкләр белән килүемне ачып бирим әле. Булат, син бригада оештырасың ' икән... Булат. Әйе, ындыр бригадасы. Сафа. Ал син мине үз бригадаңа! Булат. Бик теләп. Әгәр каршы килмәсәң, исемлеккә сине беренче итеп язам. С а ф а. Шулаймы? Беренче, дисең, ә?! Но, егет, моны хәзер ул ишетсә!.. Булат. Кем соң «ул»?! Сафа. Улмы? Ул — шундый ул, иптәш, аны простой тел белән генә аңлату кыен. Ул минем эмоцияләремнең фитиле. Булат. Чү, чү, син аңлаешлы гына итеп үз телебездә әйт әле. Сафа. Булат, минем искусство кебек итеп сөйгән тагын >бер җанлы образым да бар... Булат. Тагын да конкретрак... Сафа. Син Зөбәрҗәтне беләсең ич? Булат. Теге, малай чагыбызда, безнең белән чәбәкләшеп кыйнаша торган усал кыз бар иде... Сафа. Нәкъ үзе! Менә шул усал кыз белән без фәкыйрегез арасында мәхәббәт уты яна. Булат. Сөясең? Сафа. Көямен, иптәш! Булат. Ул да сөя? Сафа. Сүзем ялгыш булмасын — точный хисап белән әйткәндә, бер 85 процентка сөя. Булат. Ә калган 15 проценты? Сафа. Калган 15 проценты әлегә дауга бәйләнгән. Бригадир да булгач, колхоз председателе җырын җырлый: син фәлән дә, син төгән, син ялкау да, фәсмәтән... Ә менә хәзер! Бригадада булгач, ә кемнең бригадасында? Булат. Эш бит Сафа, бригадада булу белән генә чикләнми. Сафа. Миңа шул җиткән! Булат. Сиңа җиткән дә бит, бригада өчен җитми. Сафа. Син, Булат дус, үз кеше, үзең рәтләрсең инде. Булат. Менә нәрсә алайса: син үзеңнең академический драмтүгәрәгеңне яңа баштан төз. Әйе, әйе. «Зәңгәр күл» колхозының үзешчән сәнгать коллективы... Сиңа шул эш тапшырыла. Буламы? С а ф а. Үзешчән сәнгать коллективы, ә? Кара әле, әйдә академический сүзен дә теркик әле. Ну ошый да шул сүз күңелгә... Булат. Академия сүзе урыйсыз. Ә менә эшне яхшы корсаң, ансамбль сүзен теркәргә була. Сафа. Ризамын әйтүеңә, Булат! (Алгы планга басып пафос белән.) Менә хәзер күрсеннәр, күреп танып белсеннәр кем икән Сафа! Булат. Онытма, кара! Эштә танылуны исендә сакла!  
16 
 
С а ф а. Рәхмәт сезгә, дуслар, әйбәт киңәшегезгә! Күңелне үстереп 'җибәрдегез, дәрт кергтегез. Хәзер миндә шундый ышаныч, шундый илһам, шундый көч... Иң читен рольне уйнарлык мин хәзер! Булат. Бик шәп! Хәзер инде сии бригаданың беренче члены ролен чын-чынлап башкарырга тиешсең. С а ф а.* Башкарырбыз, Булат. Без эштән курка торганнардан түгел. Киттем! Эшне башлап та җибәрәм. Премьера әзерлим. Шундый примь- ера — бөтен колхоз катнаша (чыгып китә). Була т. Күрдеңме?! С а л и х. Булдыра бу! Була т. Мин дә шундый фикердә. Кызчык керә. Кызчык. Абыйлар, сезгә җиләк җибәрделәр. Булат. Җиләк?! Кем җибәрде, сеңелем?. Кызчык. Бригадир апа. Булат. Нинди бригадир апа? К ы з ч ы к. Бригадир апа нинди була инде... Була т. Исеме юкмыни? Кызчык. Фатима апа! Салих. Я. я, нәрсә дип әйтте? Кызчык. Бернәрсә дә әйтмәде. Кунак егетләренә илтеп бир, диде. Булат. Салих, җиләк сиңа! С а л и х. Нишләп миңа булсын, җиләк сиңа! Була т. Кунак егете син ич. С а л и х. Мин кунак егет түгел. Мин транспорт бригадасы бригадиры хәзер. Булат. Шулай да җиләк сиңа. Сал их. Җиләк сиңа. Кызчык. Алыгыз инде, кулым талды. Икесе дә берьюлы алырга теләп хәрәкәт ясыйлар да тагын тукталып калалар. Хөршидә күренә. Хөршидә. Балалар, самавырым бик матур көйләп утырган чагы, чәйгә керегез. Булат. Әнкәй, әнә җиләк китергәннәр. (Булат белән Салих ишеккә атлыйлар.) Әйттем бит. С а л и х. Әйттең шул. Булат. Кызлар никадәр хәйлә корырга теләсәләр дә, хәйләнең ак җеп белән тегелгән җөйләре күренеп тора. С а л и х. Сынатмаска?! Булат. Сынатмаска! (Өйгә кереп китәләр.) Хөршидә. Кем җибәрде, кызым? Кызчык. Бригадир апа. Хөршидә. Кайсысы? К ы з ч ы к. Фатима апа. Хөршидә. Шулай дисәнә, бәбкәм. Рәхмәт әйтте диярсең. Бик шатланып алды, диярсең (кызчык чыга башлый). Чү, әйтеп күрсәт әле — ничек диярсең икән? Кызчык. Рәхмәт әйтте, бик шатланып алды, диярмен. Хөршидә. Шулай диярсең, алтыным, шулай диярсең. (Кызчык чыга башлый.) Чү, ә кем әйтте дип сораса, нәрсә диярсең? К ы з ч ы к. Хөршидә әби диярмен. Хөршидә. Булат абыем диген. Мине кыстырма. Бар. (Кызчык чыга.; Хөршидә. Иллә уңган кыз да инде бу Фатима! Киленем дип мактарлык кыз. Әминәсе дә уңган. Икесенә ике инде. Пар килгәннәр, гомер

 
I ләре озын булгырлары. Нәкъ шушы җиләкләр кебек җитешеп пешкәннәр. Күңелләрем ачылып, җырлыйсыларым килеп китте. (Җиләк тубалын күтәреп җырлый-җырлый өйгә кереп китә.) Ач тәрәзәң җиләк бирәм, Җиләктән кайтып киләм. Бигрәк уңган икесе дә, Икесе дә пар килгән... Пәрдә. 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Ашлык басуы. Басуның бер очы артка, иңкүлеккә сузылып югала. Анда ашлык урган лобогрейкалар күренеп узалар. Икенче очы күлгә килеп төртелә. Биредә ашлыкны Фатима бригадасы кызлары урак белән уралар. Алар урган ашлыкны мәктәп балалары көлтәләргә бәйлиләр, чүмәләләргә өяләр. Балалар белән Әминә җитәкчелек итә. Күл читендә үскән өянке агачлары күләгәсендә колхозның кыр станы урнашкан. Артта кемнеңдер ат белән килеп туктавы ишетелә. Тимерҗан күренә, ул кызудан әлсерәгән, кулында камчысы, күл читенә төшеп су эчә, битләрен юа. Тимерҗан. Фатима, хәзер машиналарның берсе сезнең ашлыкны ташый башлар. Җәһәтләгез, кызым. Районнан шалтыраттылар. Яшенле яңгыр көтелә, ди. Фатима. Җәһәтлибез инде, Тимерҗан абзый. Әнә Әминә дә үзенең классын миңа булышырга алып’ төште. Т и м е р җ а и. Егет икәнсең, Әминә, кем әйтмешли. Оештыра белгәнсең ярдәмне. Ә м и н ә. Дусымның бригадасы алда булсын дидем... Тимер җ а н. Бөтен колхозның алда булуы өчен тырышырга кирәк. Районда... Районда гына да түгел, кем әйтмешли, бөтен республикада «Зәңгәр күл» колхозы беренче булырга тиеш. Күрдегезме безнең пограничникларны? Ул Салих дигәне эшкә килгәндә ут икән, ут. Барлык җимерек машиналарыбызны ходка салды бит егетең. МТСныкы- лар белән ярышып эшли. Бүген иртәдән бирле гектарның ашлыгын i ындырга ташып ялт иттерде. Артта Тимерҗанньг чакырып кычкырган тавыш ишетелә. Т и м е р җ а н. Л4ине эзлиләр ахрысы... Җәһәтләгез, кызлар, җәһәтләгез. Яңгыр киләсен онытмагыз! (Чыгып китә.) Ә м и и ә. Я, күрә алдыңмы, ничегрәк кайткан? Фатима. Бу эш өстендә күзгә-башка кеше күренә микәнни. Шулай да бүген иртә бер тубал җиләк җибәргән идем, рәхмәт әйтеп алып калган. Син дә күрә алмадыңмы? Әминә. Кая ул күрү... Мондый эш өстендә. Фатима. Әйдә, дускай, юри күрмәмешкә салынабыз. Егетләр ич, башлап үзләре күрсеннәр. Булат килеп керә, кызлар каушап төшәләр. Ә м инә уңайсызланып арткарак чигә һәм агач артына яшеренә. 
Булат. Мин кемне күрәм?! Фатима. Безне күрәсез, Булат иптәш. Булат. Сезне шул. Ә сез танымаслык булып үзгәргәнсез... үскәнсез. (Фатима алдыиа килеп баса.) Фатима ич? Фатима. Нәкъ үзе! Булат. Кит инде? Ай-яй нинди зур кыз булгансыз... Бригадир диген, ә? Фатима. Бригадир. f 4 ------------------  ----  2 ,с. ә- № 8.  17 
18 
 
Булат. Ишеттем, ишеттем. Бригадаң турында да ишеттем. Фатима. Рәхмәт инде эшебез белән кызыксынуыгызга. Булат. Кызыксынмыйча!.. Тик, менә артта каласыз икән, шул дөресме? Ф а т и м а. Артта?! Кем әйткән ул сүзне? Булат. Бригадир үзе. Ф а т и м а. Мин әйткәнменме? Булат. Шулай диләр кайберәүләр. Фатима. Кайберәүләр дисә дигәндер, дияргә сүз тапмагач... йөрәгенә ут капкач... Хурланып үләрсең, валлаһи... Бул ат. Я, ярый, бетте. Алай ук хурланып үләрлек эш түгел лә... Фатима. Кем генә әйтте икән, ә? Эчең янмагае... Бул ат. Ярый инде, бетсен... сүз иясе белән йөрми диләр. Фатима. Артта, имеш... Сез, Булат иптәш, бик кызыксынсагыз, минем бригада турында әнә колхоз председателеннән сорагыз... Була т. Ярый инде... Фатима. Райкомнан сорагыз!.. Булат. Фатнма, мин бит бары тик... Фатима. «Совет Татарстаны» газетасының июль ае якшәмбе көэ басып чыгарган мәкаләсен укыгыз... Булат. Ышанам инде/ай алла... Фатима. Ышанмыйсың икән, әнә Әминәдән... (Кинәт аның сүзе киселә. Әминә сәхнәдә юк.) Ф а т и м а. Кая киткән бу кыз? Була т. Нинди кыз? Фатима. Әминә дим ич. Булат. Әминә?! Әле шушында басып торган кыз Әминә идемени? Фатима. Идемени шул! Булат. Нигә аны миңа башта ук әйтмәдегез? Фатима. Үзең ич. «Саумы» юк, «исәнме» юк, тотты да бригадага бәйләнде... Булат. Мин бит аны танымадым. Ф а т и м а. Менә үпкәләде инде ул хәзер. Кая гына китеп бардн соң? (Тирәякны карый.) Әми-нә-ү!.. Әй ходаем. Рәтләп күрешә дә белмәде. «Бригадаң артта кала», имеш. Бригаданың түгел, кеше хәтере калуын кайгыртырга кирәк. Әйдә, нәрсә басып торасың? Табыйк эзләп Мин дускаемның хәтере калуын теләмим... Була т. Берсен таптым, икенчесен югалттым булып чыкты бу. Алар чыгып китәләр. Агачлар артыннан Әминә күренә. Ә м и н ә. Ай яхшы эшләмәдем. Никадәр уңайсыз да, оят та миңа. Мин бит синең турыда бер дә явыз теләк белән ялганларга исәпләмәгән идем, дускай... (Елгадан учы белән су эчә). Салих керә. Өстендә комбинезон, кулында буш чиләк. Сал и х. Фатима. Менә көтмәгәндә очрашу. «Сагалап йөри», дип кенә уйлый күрмәсен. (Тамак кыра.) Ишетмәде... Ә м и н ә. Ишеттем. Салкын судан аерылыр хәл юк, йөрәк яна. Салих (каушый). Исәнмесез?.. Гафу итегез... ни... менә... миңа да су кирәк. Ә м и н ә. Әллә сезнең дә йөрәк янамы? Салих. Әйе, юк, ни... машинаның радиаторы яна. Әмин ә. Машинаның янса — зарарсыз. Аның җаны юк... Салих. Әлбәттә инде, җаны юк, дигәч тә, сез безне алай җансыз йөрәк дип уйлый күрмәгез... Янмый дигәч тә, яна инде ул, әлбәттә, безнең йөрәк тә яна. Тик ул үзенә күрә башка бер яну белән яиа. Әмин ә. Нинди яну белән икән?
19 
 
Салих. Шигъри... Юк. Аны тик бары шигъри тел белән аңлатып кына була: «яна дисәң юк ялкыны, ялкынсыз яна йөрәк». Әмин ә. Әллә берәр бәхетсезлекме? Салих. Авызыгыздан җил алсын. Мин бәхетсез булырга уйламыйм да... Кайберәүләр мине бәхетсез ясарга теләсәләр дә хәтта... Әминә. Кемнәр соң ул кайберәүләр? Салих. Эх, Фатима, миңа бит сезнең хакта Булат башкачарак сөйләгән иде. Ул сезне дуслыкны сөйгән, киң йөрәкле,, шат кыз, дип сөйләгән иде... Әмин ә. Әйе, Булат дөресен сөйләгән. Фатима ул чынлап та дуслыкны сөйгән кыз... Салих. Шулай икән, нишләп ул чагында минем дуслыкны читкә кагасыз? Әминә (дәшми. Аңарда эчке кичереш). Салих. Фатима, нигә дәшмисез? Әмин ә. Юк, юк. Артык бернәрсә дә сорамагыз. Үтенәм сездән. Мин дустымның бәхетен җимерергә җыенганым юк... Мин тик бары ялгыштым гына... Салих. Башым нәкъ шушы чиләк!.. Зинһар аңлатып кына сөйләгез әле... Әмин ә. Әйе, әйе. Безгә ике арадагы аңлашылмаулыкны сүтәргә кирәк... Югыйсә дуслыкның дошманлыкка әйләнеп китүе бар. Салих. Никадәр шомлы сүзләр! Юк, юк... нинди генә авырлыклар булганда да түзеп була. Әмма дуслык бозылуына түзә алмас идем мин. Эш нәрсәдә соң? Әмин ә. Сезнең белән беренче очрашуда үземнең кем булуымны яшерсәм дә, әмма Фатиманың күңеле турында мин сезгә дөресен сөйләдем. Салих. Нинди Фатиманың? Мин бары сезне генә беләм, Фатима! Әминә. Юк, белмисез! Салих. Кем соң сез?! Әминә. Әминә. Салих. Ә?! Тагы да бер кат әйтегез... Ә м и н ә. Әминә дим ич... Салих. Алдыйсыз?! Әмин ә. Юк, бу юлы алдамыйм. Салих. Әминә?! Теге Әминәме? Әмин ә. Белмим бит нинди Әминәне әйтә торгансыздыр... Салих. Син Әминәне инде. Әминә. Әллә мине дә таныйсызмы? Салих. Танымыйча! Әминә!! Минем иң кадерле дусымның дусы! Сез бит Булатның 5 ел буе йөрәгендә саклап йөрткән Әминәсе! Әминә. Сез мине мыскыллыйсыз... Сез миннән үч алырга уйлыйсыз. С а л.и х. Ай-яй, шундый сүзләр сөйләргә, ә?!. Мин аңар мәхәббәт серен сөйлим, ә ул — үч аласың, ди... Әмин ә. Алайса мин дә сезгә серне ачыйм: Булат Фатиманы сөя... Салих. Чеп-чи ялган! Әминә. Булат Фатимага хат язган... Салих (хат укыган тон белән). «Авылга кайткач, минем сиңа бер серем булачак. Сер — егетнең сиңа булган мәхәббәте турында»... Әминә. Сез дә беләсезмени ул хатны? Салих. Белмичә! Икәү яздык ла без аны... Әминә. Шулаймыни?!. Әйе, мин хәзер барысын да аңладым инде. Ничек оялмагансыз минем дускаемны мыскыл итәргә... Салих. Кем әйтә мыскыл итү дип? Чын йөрәктән язылган хат бит ул. 
20 
 
Ә м н н ә. Бернәрсә дә аңламыйм... Салих. Аңламагач сөйләмиләр аны. Әминә (кинәт). A-а, аңладым! С а л и х. Аңлашырлык язылган ич анда. Ә м и н ә. Алайса «егет» сез? С а л и х. Әйе, «егет» без. Ә м и н ә. Нинди яхшы, нинди уңган егет сез! С а л и х. Чынлап та аңлагансыз икән. Ә м и н ә. Ах, ничек борчылган идем мин. Дуслык бозыла икән дип борчылган идем. Салих. Бозыла микән?! Безнең дуслыклар үсә генә, Әминә! Булат күренә. Әминә. Салих, дустым, бу сүзегез өчен... (Кинәт Әминә Салихның маңгаеннан үбә дә йөгереп чыгып китә.) Булат (чын-чыннан көнләшеп). Салих, бу ни бу?! Салих. Тукта... Бераз суыныйм... Булат. Моны ничек аңларга? С а л и х. Шатлыкның ташуы, дип. Була т. Сиңа шатлык? С а л и х. Миңа түгел, аңа! Була т. Кемгә — аңа?! Салих. Әминәгә инде... Күрмәдеңмени?! Булат. Мин аның сине үбүен күрдем. Салих. Азрак сабыр ит. Үзең дә үбәрсең... Булат. Бернәрсә дә аңламыйм... С а л и х. Әйдә инде, минем эш бүген гел аңлатудан китте. Кил, утыр менә шунда һәм аңлый башла: мин Әминәгә синең аны ничек сөюеңне сөйләдем, ә ул сөенче өчен башка әйбер тапмады күрәсең, үбеп алды... Булат. Шулай диләр аны, җан дустым! (Кочып үбә.) С а л и х. Чү, җитте. Күп үпкәч, битнең балы бетә диләр. Булат. Ничек булды соң? Мин Әминәне эзләп йөрим, ә алар күрешкәннәр дә, танышканнар да... үбешкәннәр дә. С а л и х. Мин сиңа хәзер түкми-чәчми барысын да сөйләп бирәм. Тик син барын берьюлы аңларга тырыш. Менә шулай: ул шушында чүгәләп су эчә, ә мин шушы буш чиләгемне күтәреп килеп керәм. Карасам — Фатима. Булат. Фатима? С а л и х. Ну, Әминә дигән сүз инде. Булат. Кара әле, Салих, мин барын берьюлы гына аңлый алмам ахрысы... С а л и х. Ә-ә, мин оныта язганмын. Вакыйганы миңа тагын да берникадәр алданрак башларга кирәк икән. Әминәнең сезнең йортка килеп керүеннән. Хәер, бу турыда мин сиңа сөйләгән идем инде... Булат. Сөйләмәдең... Салих. Как — сөйләмәдем?! Булат. Син Фатиманың безнең йортка килүен сөйләдең... Салих. Ну, Фатима — Әминә дигән сүз инде... Булат. Кара әле, дустым, әллә синдә температурамы?.. Салих. Бар иде, хәзер бетте инде. Сезнең йортка килүче Фатима— Фатима булмаган... Инде аңладыңмы? Б у л ат. Аңламадым. С а л и х. Сезнең йортка килүче Фатима Әминә булган. Бу юлы да аңламадыңмы? Булат. Салих, әллә миндә температурамы икән? С а л и х. Монысы дөресрәк булыр.
1  
Булат. Чү, син тагын бер кат һәм соңгы кат аңлатып кына сөйләп кара әле. Салих. Минем белән сезнең йортта күрешкәндә үзен Фатима дип таныштыручы кыз Әминә булган. Булат. Шу-лай-мыни? Менә хәзер аңладым инде. Ах, усаллар! Бала чакта ук шундый шаян иделәр шул алар. Салих. Минем дә авыз пеште. Мин бит аңа, Фатима дип уйлап, йөрәгемдә саклап килгәннең барысын да сөйләп бетердем. Менә хәзер инде Фатиманың чынын очратсахМ сөйләрлек сүз дә калмады, кире баштан ‘кабатларга гына кала... Булат. Кайгырма, мәхәббәтне, сүзгә караганда, йөрәк көчлерәк аңлата диләр. Салих. Кара әле, Булат, мин хәзер сезнең авыл кызларыннан курка да башладым. Алар мине кәкре каенга терәтмәсеннәр. Ерактан гына булса да күрсәтсәнә шул Фатиманы... Булат. Нишләп ерактан гына, ди. Мин аңар бүген барысын да сөйләрмен һәй синең белән таныштырырмын да. Ә хәзер миңа Тимерҗан абыйны күрергә кирәк. Салих. Ичмасам, тышкы кыяфәтен бераз сөйләп күрсәт. Ниндирәк кыз, усалмы, юашмы... Булат. Куян төсле юаш кыз. (Чыга.) Салих. Ак куяным минем! Шуңар, ахрысы, күренергә куркып качып йөрисең. Эх, йөрәк тә янмый хәзер, радиатор да янмый. (Чиләгенә су тутыра башлый.) Бик ачулы хәлдә тузгып Фатима килеп керә. Фатима. Әй, кем, шофер! Салих. Нәрсә булган? Фатима. Нәрсә булганын үзең белергә тиеш... Салих. Радиатор кызган — су сорый. Ф а т и ма. «Радиатор кызган». Ә ашлыкны кем ташыр? Салих. Без ташырбыз. Ф а т и м а. Әгәр дә болай «ташый» торган булсагыз, «Зәңгәр күл» колхозчылары рәхмәт әйтмәсләр. Салих. Әйтер вакытлары алда әле. Фатима. Эш вакытны көтми. Салих. Карагыз әле, кызый, сезгә усаллык бер дә килешми икән... Фатима. Ә сезнең шулай эшне тотып торуыгыз бик килешә инде. Салих. Хәзер, хәзер, усал кыз, барысы да сез дигәнчә булыр. Тик, зинһар, кабаланмагыз гына... Фатима. Сез аңларга тиешсез. Без бит югары уңыш өчен көрәш алып барабыз. Кырда никадәр ашлык ята. Яңгыр булачак, ди. Тизләтеп ташырга кирәк. Ашлык югала бит. Салих. Югалмас. Без югалта торганнардай түгел. Без таба торганнардан! Фатима. Әй ходаем!.. Мактанып вакыт әрәм итмәгез инде. С а л и х. Нишләп «мактану» булсын инде!.. Ачуны китерәсез бинахак. о Фатима. Килмәгәе... Тагын 5 минуттан ташырга башламасаң, председательгә әйтәм дә акт яздырам. Салих. Ну, милиционер булдың!.. * Фатима. Минем сүз көрәштереп торырга вакытым юк. Колхозда хезмәт дисциплинасын бозарга беркемгә дә хокук бирелмәгән. (Кул сәгатенә карап.) 5 минут вакыт сезгә! (Ачуланып чыгып та китә.) Салих. Әй, кызый, карагыз әле!.. Сафа күренә. 
21
22 
 
Сали х. Иптәш Сабаев... Сафа. Сабаев түгел, Сабалы. Салих. Иптәш Сабалы, әнә шул юлбарыс кебек лап-лоп басып барган кыз кем? Сафа. Бригадир... С а л и х. 14семен сорыйм. Сафа. Фатима. Салих. Исемен дим! Сафа. Фатима дим ич! С а л и х. Нинди Фатима? Сафа. Фатима нинди була, ди. Фатима кебек Фатима. С а л и х. Алдыйсың! Сафа. Ышанмасаң, үзеннән сора. С а л и х. Бу колхозда тагы да Фатималар бармы? Сафа. Нишләмәк буласың Фатималар белән? С а л и х. Бармы, юкмы дим! Сафа. Юк дим ич! * Салих. Ул! Ул булган!! Сабалинский, җан кисәгем, беләсеңме, ул булган! (.Ашыгып чыгып барганда, сөрлегеп, чиләктәге суын түгә.) Сафа. Бу егылу зыяндашы моңар да кагылды... Салих. Ул! Сафаев иптәш, гафу итәсез, Сабалы. иптәш, шаһит булыгыз, бүген бу басуда бер генә башак түгел, бер генә бөртек тә калмаячак! (Чабып чыгып китә.) Сафа. Нишләгән бу?! Колхозда эшләп күрмәгәнгә әллә көн суккан инде үзен... Эх, минем генә хәлне аңлаучы юк. Менә тагын да җыелмаганнар. Репетиция ясар өчен беркем юк. Ә Булат задание бирде. Ике көннән ындыр табагында постановка булырга тиеш. Программа әзер. Рольләр язылган, афишалар ябыштырылган, ә кеше юк (агач төбенә утыра, рольләрне тикшерә башлый. Зөбәрҗәт керә.) Зөбәрҗәт. Син?!. Сафа каты сискәнә. Зөбәрҗәт. Бөтен авыл янып-көеп урак ура, көлтә бәйли, ашлык ташый. Ә ул күл буенда курортник төсле кәеф-сафа чигә... Сафа. Курортник түгел лә инде, Зөбәрҗәт. Нахакка рәнҗетәсең кешене. Менә рольләр өстендә эшлидер идем. Зөбәрҗәт. Нинди эш инде ул?.. • Сафа. Алай димә. Роль өстендә эшләү иҗади эш ул. Син менә примерга академия театрын гына ал. Анда роль өстендә айлар буе эшлиләр,. Зөбәрҗәт. Примерың бик зур да — эшең бер дә күренми. Сафа. Ичмасам, шундый сүзләр әйтеп күңелне төшермәс идең... Зөбәрҗәт. Син бит үзең, Сафа, минем күңелне төшерәсең. Әй ходаем, каян гына күзем төште дә каян гына алып сөйдем икән син албастыны... Сафа. Мәхәббәт инде анысы... ч Зөбәрҗәт. Аңла инде, Сафа, җаным, анда. Колхозда югары уңыш өчен көрәш бара. Әнә Фатима бригадасы бүген уңышны җыеп бетерә. Аларның ашлыклары беренче булып дәүләткә тапшырылачак. Минем дә бит беренчеләр сафында барасым килә. Мкнем дә бит алдынгы кыз буласым килә... Ә син шуны аңламыйсың... (Елый.) Сафа. Зөбәрҗәт, аңлыйм, кадерлем, аңлыйм, мин сине... Елама. Елама инде. Синең елавыңны күргәч, минем дә елыйсы килә башлый. Телисеңме, мин, төн йокламыйча, синең ашлыкны урам... Зөбәрҗәт. Мин бит сиңа «уракка чык», димим. Минем бригадада көч җитәрлек. Миңа күңелемнең үсүе кирәк. Менә син дә үз эшеңне яхшы алып барсаң иде, син дә Булат, Салих кебек уңган булса идең...

 
миңа шатлык, куаныч булыр иде. Ә күңел үскәндә — эш тә үсә ул. Гел тырышасың, гел алга омтыласың килә-. Әнә шундый көннәрне күрәсе, шундый көннәрдә яшисе килә бит минем, Сафа... Сафа (җитди). Зөбәрҗәт, мин сине шушы минутларда әлегә кадәр бер дә аңламаган кебек итеп аңладым. Мин ышандырам сине, Зөбәрҗәт, без күрербез ул көннәрне, күрербез, кадерлем... Зөбәрҗәт (чын йөрәктән). Мин бит, җаным, син башкарган эшнең ничаклы зур эш булуын да аңлыйм. Шуңа күрә дә бит синең шундый зур эшне рәтләп җибәрә алмавың өчен пошынам. Миндә шундый минутлар була — үзем кырда эшлим, үзем сине уйлыйм. Сиңа, ялгызыңа, читендер кебек сизәм. Сизәм дә шул ук минутта сиңа ярдәм итү теләкләре көчәя миндә... Сафа. Зөбәрҗәт, син аңлыйсың шул мине, бәгърем... Бу сүзләрең үзе миңа ярдәм. Обедка сигнал тавышы. Сафа. Әнә әбәткә дә киләләр. Сөрт яшьләреңне. Хәзер мин эшкә башлыйм — шундый репетиция оештырам. Ә куелачак әсәр? — аның һәрбер сүзе хезмәттә җиңүгә өндәүче ялкынлы сүзләр булып яңгыраячаклар. Егетләр, кызлар керәләр. Алар эш киемнәреннән. Кайберләре күлдән су эчә, кайберләре ашарга утыра. 'Вафа. Эх, суы!.. Зөбәрҗәт. Йөрәгең көйдемени? Вафа. Эшләгәндә көя ул. Ышанмасаң эшләп кара. Зөбәрҗәт. Ничә сотый урдың? Вафа. Санамадым. Без санга түгел, сыйфатка эшлибез, Зөбәрҗәт иптәш. Тимерҗан, Булат һәм МТС механизаторлары керәләр. Тимерҗан «Социализм ярышы» тактасына яза башлый, барысы да аның язганын карап торалар. Вафа. Кит инде?! Т и м е р җ а н. Шулай икән шул, энем Вафа. Менә моңар эш үрнәге, диләр. Закир. Урып бетерү генә җитми. Ташып аласы бар. Тимерҗан. Син, Закир туган, ул турыда борчылма. Анысы алдан кайгыртылган инде. Вәт шул, иптәшләр, урып-җыюны Фатима бригадасы беренче булып бетерде. (Механизаторларга.) Рәхмәт, егетләр, сезгә. Бүген кичтән ашлык суга башлыйбыз. Сугабыз да беренче олауларны таңнан ук озатабыз. Әйтергә кирәк, бу тәкъдим ындыр бригадиры Булат иптәш тәкъдиме. Тавышлар. Шәп тәкъдим!.. Тимерҗан. Мин дә шулай дим. Ындыр табагында хезмәт көйләнсен. Кем, Сафа, кая син! Сафа,. Мин монда. Тимерҗан. Әзерме синең эш? Сафа. Әзер түгел икән әзерләрбез., Тимерҗан. Юньле җавап бирер көнең дә булды, нәрсә җитми? Сафа. Кешеләр. Тимерҗан. Монысы юньсез җавап. Ничә кеше кирәк сиңа?.. Сафа. Никадәр күп булса — шулкадәр яхшы. Тимерҗан. Конкретно! Сафа. Йөз кеше. Тимерҗан. Акылың бармы? Сафа. Председатель, бу акыл белән уйлап төзелгән программа. Безнең программа—килде-китте белән генә бетми. Без дә үз эшебезне хезмәт белән бәйләп алып барачакбыз... 
23
24 
 
Т и м е р җ а н. Конкретно! С а ф а. Конкретно — менә мин... Т и м е р җ а н. Сафа Сабалы... Сафа. Әйе. Сафа Сабалы, көлтәләрне сугу машинасына биреп торучыны уйныйм... Тимерҗан. Уйныйсыңмы, әллә чынлап та үзе буласыңмы? Сафа. «Уйныйм», дип сәхнә теле белән әйтү инде. Әлбәттә, үзе булам... Г н м е р җ а н. Молодец, Сафа! Син ничек карыйсың, Булат? Булат. Оригиналь программа булачак. Т и м е р җ а н. Я, я башкалар? Сафа. Башкалар башка эшләрне башкаралар: җилгәрәләр, тазарталар. салам аералар... Тимерҗан. Ниһаять, йөрәккә май булып яткан программа төзә алдың, иптәш Сабалы. Мин риза! Әзерләнегез. Булат, әйдә, ындырны тагын бер кат караптикшереп чыгыйк. (Алар чыгып китәләр.) Сафа. Дикъкать! «Зәңгәр күл» колхозының үзешчән сәнгать коллективы үзенең эшен башлый. Вафа, өләш рольләрне (Вафа рольләр өләшә. Сәхнәдә репетициягә хәзерлек ыгы-зыгысы башлана. Сафа дулкынланган хәлдә Зөбәрҗәткә нәрсәдер сөйли, Зөбәрҗәт елмаеп тыңлый). С а ф а. Я, әзерме? Вафа. Әзер! Сафа. Гармоньчылар. урыннарыгызга! 
 Коллектив членнары үз урыннарына басалар.  Сафа. Башладык! Вафа (авансценага килеп баса). Иптәшләр, иптәш бригадирлар, звено башлыклары, колхозчылар, колхоз карчыклары, новаторлар, югары уңыш осталары! Хәзер «Зәңгәр күл» колхозының үзешчән сәнгать коллективы үзенең «Ындыр табагында» дигән беренче эшен күрсәтә. «Ындыр табагында!» Музыкалы-әдәби композиция. Сафа Сабалы сүзләре. Сафа Сабалы музыкасы, Сафа Сабалы постаиовкасы. Сафа. Башладык, музыка! (Гармоиьнарда уйныйлар.) Хор. 
Көчлерәк, көчлерәк, Янсын ярыш утлары, Дәрт биреп йөрәккә, Көч биреп беләккә. Бердәм булып атласыннар Хезмәт уллары Җиңүчеләр юлы белән Бердәм теләккә. Сафа. Бер булып егетләр! Егетләр, кызлар! Хезмәт белән кабынган сүнмәс йолдызлар! X о р. 
Ялкынлап, ялкынлап, Янсын ярыш утлары. Дәрт биреп йөрәккә, Көч биреп беләккә. Дан казанып эштә, Үссен хезмәт уллары. Хезмәт батырлары булып, Тыныч хезмәттә. Сафа. Бер булып егетләр! Егетләр, кызлар! Хезмәт белән кабынган сүнмәс йолдызлар! Хор. Нур сибеп чаткылары, Безнең ярышның,  
 
25 
 
Яктыртсын илебезне;. Илебезне, җиребезне. Алда булыйк ярышта, Бер дә калышмый, Ныгайтып илебезне Киңәйтеп җиребезне. Бер булып, егетләр! Егетләр, кызлар! Хезмәт белән кабынган сүнмәс йолдызлар! Репетиция дәвам итә. 
Пәрдә т ө ш ә. 
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ 
Ындыр табагы. Ашлык суккан машина тавышы. Колхозчыларның бер өлеше чистартылган ашлыкны капчыкларда үлчәү янына ташый, биредән үлчәнгән ашлыкны олауларга төниләр. Т и мерҗан күренә. Ул баштан-аяк тузанга күмелгән. 
Тимер җ а и (керә-керүенә чиләктән чүмеч белән су алып эчә). Ай-яй, кыздыра! 40 градус бардыр, кем әйтмешли. Фатима, пичәгә җитте, кызым? Фатима. Туксан, Тимерҗан абзый! Ти мерҗан. Тагын күпме чыгар дип уйлыйсың? Булат. Сугылган кадәресеиең яртысы. Тимерҗан. Гектардан уидүрт-уибиш центнер булып чыга түгелме? Начар булмас бу, кем әйтмешли. Тиздәи Салих егетләре соңгы көлтәләрне алып кайталар. Бер генә башак та калмады басуында, Фатима! Тап-такыр, кем әйтмешли. Фатима. Үзе дә шулай дигән иде шул. Тимерҗан. «Үзе» кем? Фатима. Кем булсын, үзе инде. Т и м е р җ а н. һе... интирисне! 
Машиналар тавышы ишетелә. Булат. Киләләр! Иптәгуләр, хәзер беребез дә калмыйча тиз генә олауларны бушатып алабыз. Бер генә минут та бушка узмасын. Ти м е р җ а н. Дөрес команда бу. Әйдәгез, әйдәгез иптәшләр! (Чыгалар. Фатима артта кала. Өс-башын төзәтә. Көзге кисәге табып чыгара, карарга булганда гына аяк тавышларын ишетеп, көзгесен яшерә. Салих керә.) Салих (ясалма җитди). Я, нәрсә карап торасыз?! (Булмаган кул сәгатенә карап.) 5 минут вакыт сезгә. Я машиналарны бушатып өлгерәсез, я мин эш тоткарлануы турында акт язам. Фатима (каушап). Ә?!. Мин хәзер..; Анда бушаталар ич... Хәзер, хәзер... Салих (көлеп җибәрә). Ай-яй, бригадир иптәш, бу кадәр каушый алырсыз дип уйламаган идем. Мин бит, кичә сез мине өркеткән акт турында түгел, башка акт турында әйтмәкче булам. Фатима. Болай шаярырсыз дип бер дә көтмәгән идем, Салих иптәш. Анысы нинди акт тагын? Салих. Дуслык акты, Фатима. Тик менә, белмим, шундый актка сез кул куярсыз микән? Ф а т и м а. Ә-ә, дуслык акты!.. Салих. Әйе, дуслык, дускай! Мине сезнең якларга җилкендергән дуслык. Юк, юк. Зинһар сез мине беркатлы аңлый күрмәгез тагын. Чөнки, сез кызардыгыз... 
Сафа. 
26 
 
Фатима (уңайсызлануын яшерергә теләп). Кичә күл буенда мин сезгә азрак тупаслык сиздердем булса кирәк... С а л и х. Ах, ул кичәге очрашу! Әгәр дә мин башта ук сезнең сез икәнлегезне белгән булса идем... Ф а т и м а. Әминә миңа барысын да сөйләде инде. С а л и х. Сөйләде?! Фатима. Нишләп кызардыгыз? Салих. Ә... юк... мин ни.:: Ни димәкче булам. Барысын да сөйләдеме? Фатима. Барысын да. С а л и х. Минем сезне сөю... дус күрүемне дәме? Фатима. Барысын да дим ич. Салих. Фатима!.. Фатима. Чү!.. .Монда таба киләләр. (Тиз генә чыгып китә.) Салих. Ярата!.. Ихлас, ярата (Булат күренә.) Булат! Беләсеңме, кадерле дустым... (Тимерҗан, Әминә керәләр. Салих әйтәсе сүзен әйтә алмыйча бүленеп кала.) Булат. Нәрсә, кадерле дустым?! Син бик дулкынланган кыяфәттә күренәсең... Салих. Шулаймы? Дусны очратудандыр ул... Ф а т и м а һәм башкалар керәләр. Т и м е рҗ а н. Эх, егетләр, карап-карап торам да мин сезгә, кем әйтмешли, тагын бер карап куям. Әйбәт дуслар сез... Ашыгып Сафа һәм аңар ияреп үзешчән коллектив членнары керәләр. Сафа. Председатель кайда? Тимерҗан. Күрмәдек. Сафа. Ничек күрмәдек? Басып торасың ич... Тимерҗан. Ә нишләп, «председатель кайда?» дип сорыйсың. Тавык күзе булдымы әллә, кем әйтмешли. Сафа. Шатлыктан ул, шатлыктан, Тимерҗан абый. Т и м е р җ а н. Әллә син дә дусны очраттыңмы? Сафа. Зөбәрҗәт бригадасы нине нитте... Т и м е р җ а н. Ни башына ни кунган булып чыкты бу. Кая әле, нәрсә әйтергә теләвеңне тагын бер кат җайлап кына әйтеп күрсәт, аңлый алырбыз бәлки, кем әйтмешли. Сафа. Уңышны җыеп бетерделәр. Т и м е р җ а н. Шулаймы? Бик шәп. Ә менә син шунысын да аңлат әле: Зөбәрҗәт бригадасы уңышны җыеп бетергән икән, аннан сиңа ни шатлык? Сафа. Ничек шатланмаска? Мин җитәкчелек иткән ансамбль бүген таңнан Зөбәрҗәт бригадасына булышты. Шундый күңелле: җыр, музыка, хезмәт... Тимерҗан. Шул гына микәнни? Сафа. Ничек, шул гына микән? Тимерҗан. Шатлануың сәбәбе шул гына микән, дим. Югыйсә Зөбәрҗәтне, аны, якадан эләктереп ала торган гадәте бар дип сөйлиләр кайбер күрүчеләр... Сафа. Ну усал да син, Тимерҗан абый! Якадан эләктерүе дә бит аның дус күрүдән. Тимерҗан. Менә, менә, әйттең дә бирдең инде алайса! Менә шул турыда сүз бара да монда. Сафа. Безнең турыдамы? Тимерҗан. Безнең һәммәбезгә дә дәрт, көч биргән дуслык чишмәсе турында. Эх, дусларым, мин шатланмый кем шатлансын! Мин дә бит сездәге дуслыкны күреп шатланам. Дуслыкмы ул, мәхәббәтме, әйдә,
27 
 
■булсын гына! Икесе дә бер агачның җимеше. Дус булыгыз, гашыйк булыгыз. Уфтаныгыз, яныгыз, җылысы без картларга да тисен. Сафа. Дуслык чишмәсе! Закир, син чыгарган көйгә «Дуслык чишмәсе» исемен бирәбез. Кая, уйнап күрсәт әле, ишетсеннәр безнең эшне дә. Закир гармоньда көй уйный, коллектив членнары җырлый. Без кабызган дуслык уты, Ялкын булып яна икән, Дусларыбыз җиңүләргә Батыр атлап бара икән, Барсыннар, барсыннар! Хезмәттә дан алсыннар! Хезмәт батырлары булып, Алгы сафта барсыннар! Чишмәдәй гел бәреп торсын, Безнең көннәр дуслыгы. Данлы хезмәттә үстерик, Мәхәббәтне, дуслыкны. Дуслык безгә көч бирә, Яшь йөрәккә дәрт бирә. Мәхәббәт ялкыны булып, Сөйдерә дә көйдерә. Т и м е р җ а и. Көйдерсен, барыгызны да көйдерсен! Эх, бар иде заманнар! Без дә, менә сезнең кебек, уракка чыга торган идек заманында. Әйе, без дә җыр суза торган идек ул чакларда. Тик, без җырлаган җырлар, бүгенгедәй шатлык белән яңгырамый иде. Авыр тормыштан, башка төшкән кайгыдан юаныр өчен җырлыйдыр идек без ул чакта. Менә шул заманнарда сөеп җырлаган бер җырыбыз бар иде безнең... Ә м и нә. Нинди җыр ул, Тимерҗан абый? Фатима. Җырлап күрсәтер идегез, әгәр онытмаган булсагыз. Тимерҗан. Юк, кызым, андый җырлар онытылмыйлар. Киресенчә, андый җырлар тормышыбыз яхшыра барган саен искә төшәләр... Менә болай җырлана ул җыр. (Тимерҗан әкрен тавыш белән «Кара урман» көен җырлый. Закир гармоне белән кушыла.) Кара да гынай урман, Ай, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә, Заманалар авыр, Яшәү читен, Яхшы дуслар кирәк Ай, тормыш итәргә. Сәхнәне вакытлыча кайгы моңы баса. Көй дәвам итә. Сәхнәдәгеләр дә Тимерҗанга кушылып авыз эченнән генә <Кара урмананы көйлиләр. Менә җыр бөтенләй әкренәя, ә музыка көчәя башлый, аңа яңа вариацияләр — шатлык мотивлары кушыла. Яна көй туа. Артта күмәк җыр якынлашуы ишетелә. Барысы да көтәләр. Сәхнәгә Зөбәрҗәт бригадасы һәм МТС механизаторлары керәләр. 
Сезнең эш чибәр микән, Безнең эш чибәр микән; Сезнекеләр җиңәр микән, Безнеке җиңәр микән? Эх! Су агулары, Матур су алулары, Үзебез чәчкән кырлар буйлап Матур соң барулары.

 
Зөбәрҗәт. Тимерҗан абый! Т и м е р җ а н. Ишеттек, кызым. Зөбәрҗәт. Нәрсәне? Т и мер җ а н. Эшегезне дә, җырыгызны да. Сафа (Зөбәрҗәткә). Үзем җиткердем, первый булып... Зөбәрҗәт. Шундый иттереп рапорт бирермен, дигән идем. Т и м е р җ а н. Сафа, китер байракны! Сафа. Байракны?! Кемгә? Аңаргамы? Тимерҗан. Китер, диләр сиңа! Сафа. Китерәм генә! (Колхозның күчмә Кызыл Байрагын китерә.) Тимерҗан. Булат, тапшыр алдынгыларга, ындыр хуҗасы син ич, кем әйтмешли. Булат. Мә, Зөбәрҗәт, югары күтәрегез сез аны. Җилфердәсен байрак кулыңда! Сафа. Шигырь булырлык сүзләр, Тимерҗан абзый әйтмешли. Ф а т и м а. Тәбрик итәм, Зөбәрҗәт. Зөбәрҗәт. Рәхмәт, Фатима! С а л и х. Байракны алдың алуын, Зөбәрҗәт, ләкин кара аны, тиздән кире Фатима бригадасына кайтачак. Зөбәрҗәт. Кайтсын! Хезмәт белән яулап ала икән, хәләл булсын. Ләкин, кара аны, Салих иптәш, байракның әйләнеп кайту юллары күп аның. Т и м е р җ а н. Менә бу җавап ичмасам, кем әйтмешли! Сафа. Ә без карап торырбызмыни? Әллә инде сәнгать коллективларына байрак бирү турында закон язылмаганмыни? Тимерҗан. Язылган. Тырышсаң табарсың! Булат. Мин, Сафа дус, әлегә шуны әйтә алам: бригадаларның хезмәт җиңүенә ирешүләрендә сезнең өлеш тә юк түгел. Сафа. Разимын. Безгә аның шунысы да җиткән! Тимерҗан. Аңладыңмы инде хәзер? Сафа. Нишләп аңламаска. Тимерҗан. Алайса без дә сине аңлый башладык инде, иптәш Сабалы. Еракта күк күкрәве ишетелә. Кинәт сәхнәдәгеләр сагаеп тынып калалар. Күк , күкрәве кабатлана. Тимерҗан. Яңгыр килә! Булат. Иптәшләр, эшкә! Артта чаң суккан тавыш. Сәхнәдә бердән кызу эш хәрәкәте куба, һәркем үз урынын ала. Ашлык сугу машинасы эшкә башлый, башкалар капчыкларга төялгән ашлыкны ташыйлар. Булат. Килә бит, Тимерҗан абзый. Тимерҗан. Килсен әйдә. Бәлки рәхмәт яңгырыдыр, Тукай әйтмешли. Каядыр артта эре тамчылы җәйге яңгыр сибүе ишетелә. Пәрдә төшә.