БРУНО ЗЕРНИТ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Күптән түгел Казан шагыйре Бруно Зернит Таткнигоиздатта үзенең «Корыч когорта» исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Бу җыентыкка шагыйрьнең 1936 елдан алып соңгы елларга кадәр вакыт эчендә язылган әсәрләре теркәлгән. , Китап үзенең эчтәлеге белән бөтен 'җыентыкка эпиграф була алырлык «Корыч когорта» исемле шигырь белән ачыла. Биредә автор халыкның патша хөкүмәтенә каршы геро- ик көрәшендә коммунистларның авангард ролен, тарихи дөреслеккә ятышлы итеп, уңышлы сурәтләгән. Җыентыкта илебез кичергән зур сугышчан вакыйгаларны чагылдыра торган мондый шигырьләр шактый гына. «Зәңгәр диңгез буенда» исемле шигырен шагыйрь гражданнар сугышы темасына багышлый. Бу шигырьдә гражданнар сугышының ле- гендарь герое Сергей Лазо һәм аның сугышчан эшчәнлеге турында сөйләнә. Лазоның батырлыгын, дошманнан рухи өстенлеген сурәтләү өчен ша- 1 гыйрь яңа художество формалары I эзли. Бу эзләнүләр бигрәк тә табигать картиналарын сурәтләүдә яхшы нәтиҗәләр биргән. Автор табигать күренешләрен гомумиләште- релгән тирән философик эчтәлек белән сугара. Шигырьдәге пейзаж картиналары Лазо отрядының һәлак булу трагедиясен тирәнәйтү өчен хезмәт итә. Илебездә социалистик төзелешне, социалистик стройның үсешен һәм ныклыгын чагылдырган шигырьләр дә («Язгы җыр», «Танайка») яңа, тормышчан оттенокларга бай. Алар- да Ватанның торган саен үсә барган көче, аның җиңелмәс ныклыгы идеяләре матур итеп тасвирлана. Бруно Зернит шигырьләрендә социалистик төзелеш темасы Ватанны дошманнардан саклау темасы белән килеп кушыла. Ә бу темага багышланган шигырьләр җыентыкның шактый гына өлешен тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы картиналары китапта аеруча күп кырлы итеп һәм истә калырлык художество чаралары аша сурәтләнгән. «Байрак», «Гвардеячеләр», «Үч», «Диңгезчеләр фидакарьлеге» шигырьләрендә шагыйрь халкыбызның фашистларга каршы героик көрәштә онытылмас батырлыгын җырлый. Ватан сугышы геройлары Зоя Космодемьянская («Таня») Николай Гастелло («Дан сиңа») образлары зур поэтик көч белән тасвирлана. «Яшәргә хокук өчен» исемле шигырендә автор билгесез бер партизанны фашистлар атарга дип алып барган вакытта ул партизанның хисләрен дулкынландырырлык итеп сөйли. Батыр партизан үлгәндә дә безнең җиңәчәгебезгә, бәхетле көн
120
килерепә, сугыш алып килгән авыр яраларның төзәләчәгенә ныклы ышанычын югалтмый. Шагыйрь эшчеләрнең, колхозчыларның тылдагы гсроик хезмәтенә дә зур әһәмият бирә. «Кызлар» һәм «Бүләк» исемле шигырьләрдә станоклар һәм комбайн штурваллары янына баскан хатын-кызлар һәм аларның җиңү өчен чын-чынлап тырышып эшләүләре турында сөйләнә. «Гади һөнәр» исемле шигырьдә яшь үсмер малай рәттән ике сменада эшли. Ул арыган, аның йокысы килә. Ләкин фронт турында, дошманны тизрәк җиңү турында уйлар аңа дәрт, көч бирә. «Иделдә бар бер кыя» исемле поэма Ватан сугышына багышланган әсәрләр арасында аерым бер урынны алып тора. Бу поэма сугыштан соңгы елларда язылган, һәм автор биредә үзенең фронтта алган тәэсирләрен сурәтли. Шуңа күрә дә поэма җанлы, андагы көндәлек күренешләр һәм сугыш картиналары укучыда кызыксыну уяталар. Поэманың прологында автор Идел турындагы рус халык җырының азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә башка халыкларның да үз җырына әверелүе һәм аннан, «күкрәүле көч» булып, халыкларның җиңелмәс кыя шикелле итеп берегүен сурәтли. Бруно Зернитның бер яраткан алымы бар. Ул аллегория формаларын еш куллана. Бу формаларга автор символик мәгънә бирә. «Орёл» исемле шигырьдә Б. Зернит шәһәр исеменә башка мәгънә — бөркет — «козгын» белән, ягъни фашистлар белән көрәштә җиңелмәс кош мәгънәсе бирә. «Иделдә бар бер кыя» поэмасының нигезендә дә әнә шундый символик мәгънә ята. Бу поэмада шул исемдәге рус халык җыры турында гына түгел, ә бигрәк тә аны тудырган халыкның үзе турында сүз бара. Рус халкы башка халыклар да җырларлык мондый гүзәл җырларны иҗат итүче генә түгел, шуның белән бергә ул «сугыш өермәләренә һәм җилләренә» каршы ныклы киртә булып баскан шәһәрләр төзүче дә. Поэманың композицион полотносы хроникаль принципта. Бу полотнога сугыш вакытында илебез кичергән төп этаплар киң һәм ышандырырлык сурәтләнә. Поэманың үзәгендә — фронтта һәм фашистлар тылында дошман белән көрәш алып баручы сигез бертуган Жигановлар һәм ана. Ләкин поэманың бөтен агышында әсәрнең төп герое совет халкы, бөтен ил
булуы сизелеп тора. Поэмада апа образы бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Андреевна- ның авыр хезмәт белән көн күрә башлавы революциягә кадәрге кыен елларга туры килә. Ул патша Россиясенең хезмәт ияләренә карата булган мөнәсәбәтен үз җилкәсендә кичергән. Халык эше өчен көрәшүчеләрнең ялкынлы идеясе ана алдында яңа дөнья ача. Ленин турында сөйләүләр, заводта җырланган революцион җырлар ана йөрәгендә зур дулкынлану тудыралар. Ул эшчеләр белән берлектә революцион вакыйгаларда катнаша. Үзе яшәгән шәһәр, гомере буе эшләгән завод аңа никадәр якын булса, тыныч тормышка аяк чалган фашист өерләре аңарда шулхәтле үк нәфрәт уяталар. Андреевна югары патриотизм үрнәге күрсәтә — яше олыгайган булуга карамастан, үз- үзен аямыйча заводта эшләвен дәвам итә. Ананың рухи байлыгын, зур мәхәббәткә сәләтле йөрәген художество чаралары белән сурәтләү өчен автор гади, дулкынландыргыч сүзләр таба алган. Б. Зернит ананың фронттан кайтачак улын көткән вакыттагы кичерешләренә психологик күзәтү ясый. Андреевна үзенең совет сугышчысы анасы булуы белән горурлана, Сергейны гына түгел, бөтен сугышчыларны да үз улы кебек якын күрә. Сергей Җиганов образында без совет кешеләренең яшь буын вәкилен күрәбез. Сергей образы реаль һәм романтик рухта сурәтләнә. Ул үзенең шәхси бәхетен Ватанга хезмәт итүдә'таба. Сергей коммунистик идеалларның тормышка ашуы өчен көрәшкә үзен җаиы-тәне белән биргән кеше. Ләкин поэманың соңына таба бу образда конкретлык югала, ул яца
сызыклар белән тулыландырылып, тирәнәйтелми, үстерелми. Сергей образы ана образына караганда сүрәнрәк бирелгән. Автор Сергейның эчке дөньясын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алмаган. Бруно Зернит тормыштагы яңалыкны тиз тотып ала белә һәм аңа дөрес бәя дә бирә. Ләкин идея тирәнлеге әсәрдә сурәтләнә торган «ынбарлыкның художестволы чагы- һышына ятышлы булсын өчен аңа әле классик әдәбият тәҗрибәсен нык кына өйрәнергә кирәк. Поэманың телендә дә кытыршылыклар юк түгел. Художестволы булу ягыннан укучыларга тәэсир итә алмый торган юллар шактый гына очрый. Җыентыкның соңгы бүлегендә шагыйрь илебездә бара торган коммунизм төзелешләре, тынычлык өчен көрәш һәм бу көрәштә совет халкының авангард ролен тасвирлый. «Җырчы һәм җыр» әсәрен патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гүзәл тормышын һәм эшчәнлеген сурәтләүгә багышлый. Бу җыентыкны укып чыкканнан соң, бигрәк тә шул нәрсә күзгә ташлана: шагыйрь тормыштан яңаны тиз күреп ала белә һәм башкалар тарафыннан моңа кадәр инде сурәтләнгән темаларга язганда да үз фикерен әйтә ала. Ләкин башкалар тарафыннан табылган художество чараларын кулланудан күп кенә шигырьләрендә арынып бетә алмый. Шигырьләрнең интонациясендә, телендә моңа хәтле инде ишетелгән мотивлар бар. «Кызылармеецлар җыры», «Уңыш җыры» шигырьләре әнә шундый. Аларда
гомумилек, риторика көчле, шагыйрьнең үзенә генә хас булган үзенчәлек юк. Шундый ук төрдәге берничә куплет кушасың яки алып ташлыйсың икән, ул шигырьгә бернинди зыян килми. Аннан соң үзе яши торган Татарстандагы тормыш белән бәйләнеш тә аның бу шигырьләрендә, бу шигырьләрендә генә түгел бөтен иҗатында да, бик аз сизелә. Бу — Б. Зернит иҗатының тискәре ягы. Җыентыкка «Баулы җире турында җыр» дигән бүлек кертелгән. Ләкин анда Татарстан өчен, аның халкы өчен характерлы конкрет бернәрсә дә әйтелми. Җирле колорит юк. Бу җир — Баку җире түгел, ә Баулы җире икәнлеге сизелми. Автор үзен әйләндереп алган мохитне өстән генә сурәтли, теркәп кенә үтә. Шуңа күрә бу бүлектә аның поэтик сүзлеге дә шактый ярлы. «Край родной», «благодарный и любимый край», «земля родная», «земля моя» кебек гомуми сүз тезмәләре тулып ята. Б. Зернит иҗатында татар шагыйрьләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итү шактый гына зур урын алып тора. Аның бу өлкәдә уңышлы эшчәнлеге укучыга яхшы таныш. Ләкин Таткнигоиздат тәрҗемә әсәрләрен бу җыентыкка кертмәгән. Ә алар белән җыентык откан гына булыр иде. Бу җыентык Б. Зернитның иҗади үсеш юлын ачык күрсәтә һәм аны укучылар, кайбер кимчелекләренә карамастан, яратып укыйлар.