Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнед календарь

И. я. ФРАНКО (1856—1916) Быел, август аенда, бөек художник, революцион демократ язучы Иван Яковлевич Франконың тууына йөз ел тулды. Украин халкының талантлы һәм турылыклы улы И. Франко үзенең бөтен көчен, иҗатын хезмәт иясе халкына багышлады. Күренекле шагыйрь, прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче Иван Франко зур һәм искиткеч гүзәл иҗади мирас калдырды. Рево- люцион-демократ язучының күпъяклы иҗаты бер максатка — туган халкына хезмәт итү, аңа бәхетле киләчәк даулауга багышланган иде. Ул үзенең әсәрләрендә украин халкының газаплы тормышын күрсәтеп кенә калмады, ә аның изүчеләргә каршы нәфрәтен, протестын, азатлык өчен көдрәш юлына басуын ачып бирде. Аның иҗа- /ты украин халкының революцион аңын үстерүдә гаять зур роль уйнады. И. Франко үзенең туган Украинасын чын йөрәгеннән ярата. Аның иң матур, иң изге хыялы туган иленә, туган халкына азатлык яулап алу була. Ул украин халкының Россиядәге башка халыклар белән, бигрәк тә бөек рус халкы белән, туганнарча дус яшәвен теләде. Франко рус әдәбиятын яратты, бөек рус язучыларының иҗатларын үз илендә пропагандалады, аны украин халкының милли һәм социаль азатлык өчен көрәше белән бәйләде. Иван Франконың бөтен гомере Галиция- дә үтә. Галиция 1772 елдан ук Австриянең колониясе була, андагы халыкның 90 процентын Украина крестьяннары тәшкил итә. Алар коточкыч авыр шартларда, колониаль изүнең бөтен дәһшәтен үз җилкәләрендә татып яшиләр. Билгеле, Галиция эшчеләре һәм крестьяннары мондый изүгә каршы бунтлар, восстаниеләр белән җавап бирәләр. Ләкин әле бу хәрәкәтләр стихия төсендә генә булалар. Бөтен өметләре, омтылышлары Украинаны Россия белән берләштерү булган Галициядәге украинлыларны Австрия, поляк паннары ярдәмендә, буйсындырып яши. Иван Франко туган иле, ауган халкы менә шундый аяныч хәлләр кичергән бер чорда яши һәм иҗат итә. Ул 80 нче еллар башында эшчеләр хәрәкәте белән якынлаша, эшчеләрнең револю- •цион түгәрәкләренең актив члены булып «китә. И. Франко 1878—81 елларда «Хезмәт» исемле эшчеләр газетасында әдәби сотрудник булып эшли, революцион пафослы публицистик мәкаләләр белән чыга. 1894 елда ул әдәби, публицистик «Җиття ’ слово* исемле журнал чыгаруга ирешә. Прогрессив идеяләр таратучы журнал 4 елга якын яшәгәннән соң материал кысынкылык пәм милли буржуаз группаларның аяк чалулары аркасында ябыла. И. Франка революцион эшчәнлеге өчен өч мәртәбә (1877, 1880, 1889 елларда) кулга алына һәм төрмәдә утырып чыга. И. Франконың революцион карашлары, Тарас Шевченко иҗаты тәэсирендә, рус революцион демократлары, бигрәк тә Чернышевский, Герцен тәэсирендә, Маркс, Энгельс хезмәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә формалаша. Дөрес, Франко марксизмны эшчеләр хәрәкәтенең, пролетар революциянең сугышчан теориясе буларак аңлап җитми. Эшчеләрнең авангардлык ролен төшенми, ул күбрәк крестьяннарга һәм алдынгы, демократик интеллигентларга таяна. Ләкин бу ялгышуы гына аны революция өчен, халык бәхете өчен булган көрәштән читкә алып китә алмый. Революциянең котылгысыз булуын, киң массаны шул юнәлештә тәрбияләргә кирәген ул бик яхшы аңлый һәм шул юлда армый-талмый эшли. И. Франконың әдәби эшчәнлеге 1874 елда башлана, шушы елда аның беренче шигыре «Дус» исемле журналда басыла. 1876 елда беренче җыентыгы чыга. Монда әле аның өйрәнчек шигырьләре генә була. И. Франконың язучы буларак өлгереп җитүе 70 елларга, аның революцион эшчәнлеге башланган елларга туры килә, һәм 1887 елда аның икенче җыентыгы басылып чыга. Югары революцион пафос белән язылган, ялкынлы көрәшченең омтылышын гаять көчле һәм художестволы итеп биргән бу китап украин поэзиясендә Шевчен- кодан кала иң күренекле вакыйга булып тора. Анда Франко Галиция тормышын сурәтли, Австрия империясенең «халыклар төрмәсе» булуын ачып бирә. Бу шигырьләрендә ул Австрия төрмәләренең конкрет күренешләрен сурәтләп кенә калмый, төрмәне бөтен Австриянең символы итеп биреп, киң политик гомумиләштерү ясый. Җыентыкка урнаштырылган шигырьләрнең 
124 
 
күбесе революция программасы турындагы җыр булып яңгырый. II. Франковый өченче җыентыгы 1896 елда чыга. Бу җыентыктагы шигырьләрдә сагыш, төшенкелек настроениеләре чагыла. Ул вакытта хөкем сөргән тәртипләр — Галиция крестьяннарының надан һәм юаш булулары, ә интеллигенциянең аз санлы һәм аумакай булуы, ниһаять, үзенең шәхси тормышындагы күңелсезлекләр, полициянең эзәрлекләүләре, төрмәләрдә утырулар шагыйрьгә авыр тәэсир итәләр, һәм бу аның иҗатына да йогынты ясый. Ләкин патриот шагыйрь күңел төшенкелегенә вакытлыча гына бирелә, ул яңадан социаль тематикага. халык бәхете өчен көрәшчеләр сафына кайта. «Бразилиягә», «Сәламнәр», ^Шагыйрь сөйли» шигырьләрендә һәм «Святоюр тавында», «Моисей» поэмаларында инде ул элеккеге Франкога—тулысынча халык өчен, туган ил өчен янучы патриот шагыйрьгә әйләнә. II. Франко драматургиядә дә зур һәм кыйммәтле мирас калдырды. Бер «Урланган бәхет» пьесасы гына да аның көчле драматург икәнлеген исбат итә. «Урланган бәхет» II. Франконың иң уңышлы әсәрләренең берсе. Бу монументаль драмада тормыш-көнкүреш мәсьәләләре реалистик планда ачыла, кешенең олы хисләре поэтик югарылыкта бирелә. Фәкыйрь генә бер украин өендә барган драма психологик 
яктан искиткеч нечкәлек һәм төгәллек беләв бирелгән, ситуацияләр эзлекле һәм логик яктан акланганнар. Бу пьеса безнең күз алдыбызга һәрьяклап таланган, хәтта шәхси бәхетләре дә урланган кешеләрне китереп бастыра. И.’ Франко, моннан тыш, «Милләт», «Укытучы», «Князь Святослав; йокысы» кебек зур пьесалар иҗат итә, аларда ул киң халык массасының интересы булган зур проблемалар күтәрә, тарихны аерым күренекле шәхесләр түгел, ә менэ| шул гади кешеләр һәм аларның гади эшләре тудыра икәнлекне ачып бирә. И. Франконың проза өлкәсендәге хезмәтләре дә бик зур. Ул берничә роман, повесть, йөздән артык новелла, хикәяләр, очерклар, әкиятләр һәм сатирик памфлетлар язып калдырды. Бөек художник үзенең әдәби эшчәнле- гендә халык иҗатына мөрәҗәгать итә. үзенең әсәрләренә материалны гади халык тормышыннан ала. Иван Франконың исеме Советлар Союзында яшәүче бөтен халыкка билгеле һәм кадерле. Аның күп кенә әсәрләре рус теленә һәм СССРда яшәүче башка халыклар теленә тәрҗемә ителде. Шуңа күрә дә Иван Франконың юбилеен бөтен җәмәгатьчелек зур хәзерлек, тантана белән каршылады.
 
 
ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАНОВ (1821 — 1866)
 Атаклы татар галиме һәм мәгърифәтчесе Хөсәен Фәезханов 1821 елда элекке Сембер губернасы Курмыш өязе Сабанай авылында туа. Башта үз авылларындагы мәдрәсәдә укый, аннан соң укырга Казанга килә. Казан мәдрәсәләрендә дин уку белән генә канәгатьләнеп калмый, тарих фәнен өйрәнә башлый, русча укый, Казандагы рус галимнәре белән аралаша. 1853 елда Петербургка китә һәм Петербург университетының көнчыгыш телләре факультетында гарәп һәм төрек телләре укыта. Монда эшләү дәверендә ул тарих фәне буенча зур гына гыйльми хезмәтләр алып бара. Болгар кабер ташларын тикшереп, рус телендә зур гына гыйльми хезмәт яза. Шуннан соң аны Петербург Археология җәмгыятенең члены итеп сайлыйлар. 1866 елда Казахстанга гыйльми экспедициягә китә һәм шуннан кайтышлый авырый башлый, шул авыруыннан терелә алмый, үлә. X. Фәезхановның татар теле грамматикасы турында да зур гына гыйльми хезмәтләре бар.
 
 
АЛЕКСАНДР БЛОК (1880—1921)
 Моннан 35 ел элек— 1921 елның 7 августында— бөек рус шагыйре Александр Блок үлде. Блок совет укучысына, совет әдәбиятына яхшы лирик шигырьләр калдыруы белән j снә түгел, ә иске Россиянең революцион массасы белән үз язмышын бәйләгән соңгы шагыйре буларак та якын. Ул әдәбиятка 1903—04 елларда «Гүзәл ханым» турындагы шигырьләре белән, символизм вәкиле булып, декадентлык йогыи- тысына бирелгән хәлдә килеп керә. Шуңа күрә дә аның беренче шигырьләре томанлы, серле мистик тойгылар, дини хисләр белән сугарылганнар. 1905 елгы революция А. Блокка көчле йогынты ясый, ул уйлана, халык тавышына колак сала, аның язмышы өчен борчыла башлый. Революция җиңелгәч, реакция елларында Блок үзенең иҗатында яңа юл — халык, демократик культура белән якынлашу юлын эзли. Символизм»

 
декадентлык образлары һәм темалары читлегеннән чыгып, зур реалистик сәнгать мәйданына омтыла. Кешегә, кешенең иҗади мөмкинлекләренә ышана, аңа яхшылык тели. Ләкин ул әле чынбарлыктагы каршылыкларны аңламый, аларның чыганакларын күрми. Буржуаз дөньяның коточкыч якларын күрә белгән шагыйрь аннан котылу юлларын күрә белми: политик көрәштән ерак тора, капитализмга кабер казучы булган эшчеләр сыйныфын күрми. Әмма бу ялгышулар гына аны буржуазия ягында алып кала алмый, ул инде реа- 5ИСТИК поэзиягә ышанычлы рәвештә килеп >ерә. Туган ил, азатлык яулаучылар аның Иҗатында үзәк урынны алалар. Шагыйрь үзенен «Туган ил» (1907—1916) әсәрендә Россиянең лирик, поэтик образын тудыра. Иске дөньяны җимергән Бөек 
Октябрь революциясен Блок чын күңеле белән тәбрикләп чыкты. 1918 елның январенда ул «Унике» исемле гениаль поэмасын язды. Бу — совет әдәбиятында халык массаларының революцион күтәрелеш пафосын зур көч белән чагылдырган беренче әсәр булып тора. Шушы ук елны, шушы ук айда ул «Скифлар» исемле поэмасын, «Интеллигенция һәм революция» дигән мәкаләсен яза. Бу мәкаләсендә ул Россиянең һәлакәте турында гына сөйләүче революция дошманнарына үтергеч отпор бирә. Александр Блокның бөтен иҗатына Ватан темасы, аның бүгенгесе һәм якты киләчәге турында җырлау хас. Аның иң яхшы шигырьләре шуңа багышланганнар.