Логотип Казан Утлары
Публицистика

 БЕРНИЧӘ РЕПЛИКА


 Кави Нәҗми иптәшнең «Совет әдәбияты» журналының быелгы өченче санында басылган «Халык тормышы белән яшәргә» дигән мәкаләсенә карата берничә реплика биреп үтәсе килә. К- Нәҗми иптәшнең бу мәкаләсендә томанлырак калган яки хата әйтелгән фикерләр бар. «...бик күпләребез,’ карт язучыларның да, яшь язучыларның да зур гына өлеше, тормышны Казандагы Матбугат йорты балконнарыннан карап «өйрәнү» белән чикләнәбез»,— дип әйтү, әлбәттә, хата. Чөнки, беренчедән, язучыларның зур гына бер өлеше, бик күптәннән бирле инде, тормышны төрле юллар белән (хәтта балконнардан да) тырышып өйрәнә, кешеләргә ихтирам йөзеннән карап, эш итә белә. Язучылар, Коммунистлар партиясенең таләпләрен тормышка кайнар йөрәкләре белән ашырырга теләүләре аркасында, таш булып катып калмаганнар, алар үзләренең күзләрен дә, йөрәкләрен дә өзлексез рәвештә камилләштерә баралар. Шуңа күрә татар әдәбияты өлкәсендә дә матур әсәрләр саны арта. Икенчедән, күзләрең сукыр, йөрәгең үлгән булса, иң бөек манараларга менеп, иң киң кырларны күзәтсәң дә, бернәрсә дә күрә алмаячаксың. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, эш балконнарда гына да түгел һәм тормышны өйрәнүдә генә дә түгел, эш — җаның, тәнең белән тормышны сөюдә һәм кешеләрне ихтирам итүдә. Г. Иделленең языла башлап та, әле төгәлләнмәгән повесте турында: «Бу хәлнең сәбәбе геройларның тормышы белән багланышны югалту аркасында гына килеп чыгуы мөмкин»,— дип, көпә-көндез иң зур чаң кагып, балаларны куркыту бер дә ярамый инде. Язучылар арасында иң җаваплы эш алып барган Г. Иделле иптәшкә карата болай дип әйтү бөтенләй дөрес түгел. Геройлар тормышы белән көн дә багланыш тотмаган кеше яшь язучыларга ничек консультация бирсен ди дә. ничек редактор да була алсын ди?.. Үзең турыңда үзеңә сөйләве күңелсез булса да... ятып калганчы, атып кал, дигәннәр. Гражданнар сугышы чорында аклар төрмәләрендә азап чигеп һәм самурайларга каршы батырларча көрәшеп һәлак булган батрак Хәким бабай Нигъмәтев: «Үпкәләүчән булсаң, бавырың авыр- тучан була»,—ди торган иде. Авыртса авыртыр,— үпкәләми булмый инде. К Нәҗми иптәш, аны-моны тикшереп тормастан: «Идрис Туктар... уп ел буена бер хикәя дә язмады, ичмасам»,— ди. Бу сүзләрен ул миңа әйтергә кимендә ун елга соңга калган. Хәер, мәсьәлә соңга калу, калмауда түгел, мәсьәлә шунда: чынбарлыкны дөрес яктыртырга, журнал укучыларын саташтырмаска кирәк иде. И. Эренбург фикеренчә, язучы — обозда сөйрәлүче писарь түгел, бәлки сугышчан разведчик. Кави иптәшкә, һәрвакыт 108 

 
обоз алдында барырга тырышучы сугышчан язучыга, мәкаләсен язу алдыннан башта кечкенә генә булса да разведка ясап алырга кирәк иде. — Разведка ясалды. Туктарның ун ел буе язмыйча яшәвенең сәбәпләрен белдем, ул яза алмый, яза алмаячак та, чөнки ул халык тормышы белән яшәми, коммунист булса да, урманда бер үзе генә яши,— дипме; — Аның портфелендә бер зур роман, берничә хикәя, әкиятләр бар, ләкин аларга тиешле оеткы салынмаганлыктан, алар күтәрелә алмыйлар әле хәзергә, аңа яхшы оеткы табышырга кирәк,— дипме фикер йөртсә, Туктар өчен дә, башкалар өчен дә файдалырак булыр иде. Шоферлар арасында шундый бер матур гадәт бар: шоферның машинасы барыр юлында ватылып, батып яки бензины бетеп калса, шофер үзен бер дә ярдәмчесез сизми: куып җиткән башка шоферлар тиешле ярдәмнәрен күрсәтмичә үтмәячәкләр. Ләкин гадәттән тыш зур апломб белән яшәүче шоферлар да бар. Мондый шоферлар: — Нишләп туктап калдың әле? Әйдә, әйдә, киттек! Бензиның беттеме әллә? Юлдан читкә чыгып китеп, авып калгансың ич! Хәерле каза булсын!—дип әйтәләр дә, выжла- латып үтә бирәләр. Икенче төрле әйткәндә: — Ике җирдә икең — дүрт ул, җәмәгать,— дип кенә чикләнү — Ата 
казың күкәй саламы?—дию белән бер ич ул. Көнбатыш әдәбиятын бик яхшы белгән һәм язучы һәм галим бер иптәш, иҗат турында сүз чыккач:— Иҗат, мәхәббәт кебек үк, җитди нәрсә ул, үзенә баштанаяк бирелүне таләп итә ул, әгәр дә бирелергә теләмисең икән, сине ул һәлак итәчәк, ягъни синең язганнарың ни салкын, ни җылы булачак,— дигән иде. Бу сүзләрне онытырга ярамый. Тагын бер язучы иптәштән:— Ни өчен язмый башладың? — дип сорагач, ул: — Язмый башладым түгел, басылмый башладым. Чехов яки Мопассан кебек яза алмагач, каләм тибрәтеп азапланырга урын юк,— дип җавап бирде. Хата җавап, әлбәттә. Чөнки Чехов яки Л\опассан, иҗат газапларын бик нык татымый торып, берьюлы гына Чехов яки Мопассан булмаганнар. Язу эшендә арып калу куркыныч түгел, төшенкелеккә бирелү куркыныч. Төшенкелек — пычрак, эгоистик тормыш җимеше ул. Билгеле, иҗат эшендә ярдәм көтеп тә, ярдәмчесез калган йомшак буынлы кешеләр дә төшенкелеккә бирелүчән булалар. Миңа да, Кави иптәш, вакыт-вакыт җиңел булмый. Сиңа да читенлекләрне кичерергә туры киләдер, билгеле. Ләкин без — совет кешеләре, шуның өстенә — коммунистлар да, безнең күкрәкләребез киң, сулышларыбыз иркен, һәм без яңадан-яңа биеклекләргә күтәрелүдән курыкмыйбыз. Тик яңа югарылыкка күтәрелгән саен кулга кул ныграк тотыныйк