Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР СОВХОЗДА 



I. ХӘДИЧӘ Пароход «Красный ключ» пристанена килеп туктаганда, таң беленә генә башлаган иде әле. Төшәсе пассажирлар төшеп бетү белән, иртәнге һаваны ярып, беренче гудок яңгырады. Дебаркадерда озату вакытларында була торган гадәттәге ашыгу, ыгы-зыгы башланды. Зур-зур чемоданнар, капчыклар, төрле зурлыктагы ящиклар — хуҗалары яки матрослар иңбашында пароход эченә чума тордылар. Бу пристаньдә пароходлар, башкаларындагы шикелле, ялыктырып бетерерлек озак тормый. Чөнки пристань зур түгел, һәм анда йөк төяү яки йөк бушату бик аз була. Менә пароход эченнән, пассажирларны төрткәли-төрткәли, аларның ачулы сукрануларына бер дә игътибар итмичә, бер яшь егет атылып менде, тирә-юненә, кемнедер эзләп, бик тиз генә карап алды да карлыга төшкән тавышы белән кычкырып җибәрде: — Катя, син кайда? Яр буеннан озын кара толымнарын җилфердәтә-җилфердәтә, Катя.' дигәне булса кирәк, бер кыз йөгереп төште. — Адашмагансың бит, ник ул кадәр кычкырасың, чемоданнарың кайда? — Эчтә. Шунда берәүгә калдырып тордым. Дебаркадерда пассажирлар калмаган иде инде. Пароходка төшә торган басма янында пристань начальнигы белән шушы пароходның капитаны, яки штурманымы, өстенә елга флоты формасы кигән бер кеше ңәрсәдер турында сөйләшеп торалар иде. Егет тирәягына тагын бер каранып алды. — Катя, яхшы йөр, ярыймы. Монда ял итәргә килүчеләр күп булыр. Кайткач, Танадан сорашырмын. — Үзеңне бел, күп кайгырма, саргаерсың. Хәзер пароходың китә, бар, йөгер тизрәк... 
Пароход икенче гудок бирде. Мин таш баскычтан акрын гына югарыга, биек яр башына менеп киттем. Кама елгасының сул як я-ры бу тирәдә биек һәм текә таудан гыйбарәт. Тау бите юкә һәм чыршы агачлары белән капланган. Бу чыршыларның күбесе — безнең якта сирәк очрый торган үзенә бер төрле зәңгәрсу ылыслы чыршы. Иртәнге кояшның беренче нурлары астында алар, көмешсыман төскә кереп, аеруча матур булып күренәләр. Урыны- урыны белән текә яр итәгендә, юан-юан юкәләрнең ялангач тамырлары кочагында кечкенәрәк авыл өе зурлыгындагы ташлар тырпаеп тора. Алар янында, кайбер урында туфрак ишелеп, зур гына куышлыклар барлыкка килгән. Ерактанрак карагайда бу кап-кара -куышлыклар
68 
 
ниндидер шомлы булып торалар. Алар эчендә әллә нинди усал җанвар яшеренеп ятадыр кебек. Менә ярның өсте. Сукмак урман эченә алып кереп китә. Ерак та түгел — биредәге ял йортының корпуслары. Ял итүчеләр әле йоклыйлар — ул якта тып-тын. Ләкин урман инде күптән уянган: якында гына сулыгып-сулыгып сандугач сайрый, әллә ял йортында, әллә аннан да арырак күке кычкыра. Бу иртәнге тынлыкта яр буендагы, урмандагы барлык тавыш аермачык булып ишетелә. Урманда әллә ничә төрле кош бер-береннән уздырырга тырышып сызгыра, черкелдәшә. Тегендә дә, монда да, әниләре алып кайткан җимнең үзенә генә бирүен сорап, сыерчык балалары чырылдый. Мең төрле кошның мең төрле тавышыннан, яфракларның иртәнге йомшак җил белән кыштырдавыннан торган бу урман хорын тыңлаган саен тыңлыйсы, сәгатьләр буена, сәгатьләр буена гына түгел, көннең, көн буена биредә каласы килә... Мин тауны менгәч, азрак ял иткәннән соң, юлымны дәвам иттерергә дип, торып бастым. Ләкин кузгалып китәргә өлгермәдем, якында гына кемнеңдер җырлавын ишетеп, тукталып калдым. Кама буе, иркәм, сиңа таиыш түгел, Ялгыз гына чыгып буйлама. Онытмамын, иркәм, һич онытмам сине, Онытырсың диеп уйлама. Җырчы кызның артык нечкә дә, артык калын да булмаган, ләкин бик чиста тавышы, көенең йөрәккә тәэсир иткеч моңы яр буе табигатенең бу иртәнге гүзәллегенә шулкадәр ятышлы, шул хәтле гармониядә иде, миңа кискенрәк хәрәкәт ясасам, бу гармония бозылыр, бу гүзәл жыр кинәт өзелер шикелле тоелды. Берникадәр вакыт хәтта чәнти бармагымны да селкетергә базмадым. Аннан ирексездән җыр ишетелгән якка юнәлдем. «Урман колак, кыр күз» диләр: җыр якында гына ишетелгән кебек булса да, куаклыкларны ерып, шактый барырга туры килде. Кисәк кенә җыр тынды. Аның яңадан башлануын көтеп, мин дә тукталып калдым: җыр дәвам итәрме икән, әллә инде башка ишетелмәсме?!.. Хәзер инде, җыр тынгач, урман җансыз булып тоелды, анда бер тавыш та юктыр шикелле иде. Бу тынлык бик озакка сузылган кебек булды. Мин ни булса да булыр дип, яңадан шул якка атладым. Әйтерсең, мин кузгалып китүне генә көткән, җыр яңадан башланды. Бу юлы ул бик якында гына ишетелә иде. Кама буе, иркәм, миңа таныш бит ул — Ялгыз гына чыгып буйлармын. Агачлар сирәгәйде. Мин яңадан яр буена килеп чыктым... Пристаньда егетен озаткан озын толымлы әлеге кыз иде бу. Ул, нәкъ яр буенда үскән юкә агачын бер кулы белән кочаклаган килеш, пароход киткән якка караган. Анда яфраклар арасыннан берничә йөз метр киңлектә салмак кына агып ятучы Кама суы ялтырап күренә. Еракта жи- ңелчә генә томан эчендә шырпы тартмасы зурлыгында гына теге пароход йөзеп бара. Елганың аргы ягында үзәнлекләрдәге тирәкләр ап-ак томанга күмелгән. Аннан да ерактарак су өсте һәм томан эченнән калкып чыккан зәңгәр таулар алсу-кызгылт төстәге горизонт белән кушылган. Уңайга искән йомшак җил җырның сүзләрен әнә шул ераклыкка, горизонтка якынлашып килүче пароход ягына алып китәдер шикелле. Иртәи искән йомшак җилгә кушылып Сине сагынып җырлар җырлармын... Кыз жыриың соңгы сүзен җырлап бетерер, бетермәс минем якка борылды, һәм берникадәр вакыт ни әйтергә дә белми торганнан соң, куркынган тавыш белән әйтеп куйды:  
69 
 
— Бәрәч, ә син каян килеп чыктың? Мин аны тизрәк тынычландырырга ашыктым. — Мин пароходтан. Совхозга барасы идем. Юлны белмим. Әллә адаштым инде, юл күрсәтеп җибәрмәссез микән?—дидем. Җырыңны тыңларга килдем дияргә уңайсызландым. Шуңа күрә азрак ялганнарга туры килде. Совхоз ерак түгел, пристаньнан күренеп үк тора иде. Алай да бу гаепсез ялган мине уңайсызлыктан коткарды. — Күптән шулай диясең барые. Совхоз моннан ерак түгел. Мин дә шунда кайтам, әйдәгез. Без совхозга илтә торган сукмакка чыктык. Берникадәр, ни турында сөйләшергә дә белмичә, сүзсез бардык. Кызның пәке яки эскәк тимәгән калын гына кашлары, нәкъ уртада юл калдырып, ике як җилкәгә үреп салган чәчләре кара булуга да карамастан, күзләре, өстендәге күлмәге шикелле үк, зәп-зәңгәр иде. Уртача зурлыктагы килешле борыны, хәзер елмаям-елмаям дип торган матур иреннәре аның йөзенә эчкерсез шаянлык биреп торалар. Яше 18 19 дан артык түгелдер. Кыз үзенә карап барганымны сизде, ахры, аның йөзенә кызыллык йөгерде, һәм ул барган уңайга, бик җитез генә сикереп, өстән бер уч юкә яфрагы сындырып алды. — Катя,— дидем мин,— әлеге җырыңны кемгә җырладың син? — Беренчедән, мин Катя түгел, Хәдичә. Мине руслар гына Катя диләр. Аннары, күп белергә тырышма, яме, тиз картаерсың. Ул бу сүзләрне әйткәннән соң, юкә яфрагын иреннәренә куйды да аны эчкә суырды. Зәгыйфь кенә шартлау тавышы чыкты. — Күп белергә тырышудан түтел. Минем Кама буенда беренче генә булуым. Шуңа күрә миңа атап җырладың микән әллә дип уйладым. Җырыңны ишетмәгән булсам, чыннан да адашуым мөмкин иде бит,— дидем мин, шаярткан булып. — һи, син генә ди дөньяда! Без тагын берникадәр сүзсез бардык. — Хәдичә, теге егет, син озаткан егет абыең идеме әллә?—дип яңадан сүз башладым мин. Урынсыз сорау биргәнемне шундук сизеп алдым һәм үз-үземне тиргәргә тотындым. Нәрсәгә инде шундый әрсез сорау биреп үземне дә, аны да уңайсыз хәлгә куярга? Абыйсы түгел, егете икәне күренеп тора иде ич. Минем соравымнан соң, аның бөтен урманны яңгыратып көлүе миннән көлү булып тоелды. Ләкин мин юкка гына алай уйлаганмын икән. Кызның бер дә икеләнмичә, ачыктан-ачык биргән җавабы минем эчкә җылы кертеп җибәрде: — Юрканы әйтәсеңме? Нишләп абыем булсын ди ул! Миңа охшаганмы әллә? Чынлап та шулаймы? Гәрчә мин егетнең йөзен җентекләп карый алмаган булсам да, «әйе» дип җавап бирмичә булдыра алмадым. — 1Ок, абыем түгел, егетем ул,— диде Хәдичә,— үзенә бер төрле гадилек белән.— Без Юрка белән күптән йөрешәбез инде. Мин җиденчедә укыгандук танышканыек. Мин экзамен бирәм, ул мине көтеп класс тәрәзәсеннән карап тора. Мин аны күргәч, каушап сөйли алмыйча тукталып кала идем, һи, юләр булган мин дә —шуңардан оялып каушап торганмын, ә! Хәзер булса, ник егерме Юрка карап тормый шунда. Без сукмактан як-ягында аллея булып зур-зур тополь агачлары үсеп утырган юлга чыктык. Урман эчендә тополь аллеясы (аның кеше тарафыннан утыртылган булуы һичшиксез — топольләр юл буйлап тигез рәт булып тезелгәннәр) мине кызыксындырды. Ләкин, ул турыда сорап, Хәдичәнең сүзен бүләсе килмәде. — Озатып та торасы юк иде үзен. Молотов шәһәренә туганнарына
70 
 
китте ул. Озакка түгел. Аптыратты бит. Озат та озат, ди... Совхозга да килеп җитәбез. Менә бу аллеядан сон, йортлар күренә башлый. — Элек, — диде ул, минем бу аллеяга бик җентекләп карап баруымны күргәч,— биредә бер алпавытның дачасы булган, ди. Шул утырткан диләр бу топольләрне. Ә син кайдан, совхозга нигә киләсең? Мин җавап бирдем һәм үз чиратымда аның кайда укуы яки эшләве турында сорадым. — Әллә минем турыда язмакчы буласызмы? Мин монда бик кечкенә кеше. Корма кухняда гына эшлим. Җидене бетергәннән соң укымадым. Әнә сез Анна Васильевна турында языгыз. Күптән түгел геиә аның, монда эшли башлавына 25 ел тулу юбилеен үткәрдек. Аннан соң, Анисимова, Лукина, Мироновалар турында язарга була, алар ел саен Мәс- кәүдә күргәзмәдә катнашалар. Медальләр дә алып кайттылар. — Ә алар нинди эштә соң? — Анисимова цех мөдире булып эшли, тавык фермасында. Ә тегеләре тавык карыйлар. 2 мең тавыкны карап, 160 ар йомырка алып кара син. Рацион буенча кирәкле витаминлы азыклар гел җитешеп торса иде. Әле солысы булмый, әле оны булмый. Хәзер тавыкларның бар ашаганнары бәрәңге, көрпә, яшел үлән кушып хәзерләнгән азык кына. Аннан инде эремчек белән чүперә. Алардан өзелгәне юк. Үзебез хәзерлибез. Без тирә-ягында агачлар үсеп утырган ике катлы таш йорт янына килеп җиттек. — Менә моның өске этажында кантора. Озакламый директор кнлер. Ул бик иртә тора. Әнә тегендәрәк скамья бар. Шунда көтеп утыр. Ой, кояш никадәр күтәрелгән. Көтү куарга вакыт җиткән. Әни әллә кайчан торгандыр. Өйдә юк икәнемне белсә, бирер кирәкне. Хәдичә шулай диде дә, саубуллашып та тормастан, йөгереп китеп барды һәм бераздан агачлар арасына кереп югалды... 
Кошчылык фермасының азык хәзерләү цехында эшләүчеләрнең хезмәте, чыннан да беренче карауга, катлаулы түгел. Андагы барлык эшләрне, Сания апа Сабирҗанова җитәкчелегендә, 18—20 яшьләрендәге дүрт кыз, Хәдичә ҺӘХМ аның иптәшләре башкара. Биредә планга карата үтәлгән процентлар да күренми, үз хезмәтләрендә башкаларга үрнәк булырлык зур уңышка ирешүчеләр дә юк. Азык хәзерләүчеләрнең эшләре, Хәдичә үзе әйтмешли, бик гади, аннан-моннан килүчеләрнең игътибарын казанырлык дәрәҗәдә түгел кебек. Шулай да совхозда азык хәзерләү цехының эше белән, аны кирәкле продуктлар белән тәэмин итү белән нык кызыксыналар. Директор үзе дә, партоешма секретаре да, өлкән зоотехник Сундырская да, хәтта инкубаторий мөдире Арапов та биредә еш була. Чөнки совхоз хуҗалыгы үсешендә төп юнәлеш булган кошчылык тармагындагы барлык эшләр азык хәзерләү цехының яхшы эшләвенә бәйле. Дөрес, күп вакытта, әллә дирекциянең, әллә югарыдагы оешмаларның гаебе буенча бөртекле азыклар яки балык мае, балык оны кебек витаминлы азыклар өзелеп тора. Биредә эшләүчеләр аларны җирле витаминлы азыклар белән алыштыру чарасын күрәләр, кычыткан чабалар, чыршы ылыслары әзерлиләр, ә кайчакларда Зәй елгасы буена яки болындагы күлләргә малюскалар җыярга баралар. Тавыкларга, хәтта бернинди инструкциядә күрсәтелмәгән булуга да карамастан, ат тизәге дә тәкъдим ителә. Өлкән зоотехник Сундырская анда тавыклар өчен бик файдалы булган ниндидер витамин бар, ди. Менә шуңа күрә азык хәзерләү цехында эшләүчеләр тыштан үзләре эшен бик кечкенә эш, гади эш дигән булып йөрсәләр дә, эчтән: «бездән
71 
 
башка тавыклардан күп йомырка алып карагыз әле сез» дип горурланалар. Әйдә горурлансыннар. Алар хаклы. Производствоның һәр өлкәсендә, һәр тармагында үз эшең белән горурлану, үз эшеңнең зур әһәмияткә ия булуын аңлау булмаса, үз хезмәтен яхшы нәтиҗәле итү өчен көрәшүче эшчеләр булыр идеме икән! 
2. ИНКУБАТОРИЙ МӨДИРЕ 
Азык хәзерләү цехы совхоздан ерак түгел урман эчендә, тимер чыбык киртә белән әйләндереп алынган кошчылык фермасы мәйданының нәкъ урта бер җирендә урнашкан. Бу цех өч бүлмәле зур гына бер йорт булып, аның арткы бүлмәсендә азык парлагыч агрегат, ә алгы бүлмәдә тамыр азыкларын югыч һәм аларны ваклагыч машиналар урнаштырылган. Стена буена тезеп куелган зур-зур кисмәкләрдә эремчек һәм чүпрә әчеп утыра. Өченче бүлмәдән әзерләнгән азыкны махсус ящикларга тутырып коммунальникларга (тавык кетәклекләренә) озаталар. Бүген биредә эшләүче кызларга, искеләре урынына, өр-яңа ап-ак халатлар биргәннәр. — Барыгыз да әзерләнеп беттегезме?—диде озын гына буйлы, аксыл-сары чәчле Валя исемле кыз, йөзенә бик җитди кыяфәт керткән булып,—эш урыннарыгызга басыгыз. Хәзер авырулар килер (Өр-яңа ак халатлар кигәч, янәсе, болар врачлар). — Әнә бер авыру килә дә инде,— диде Хәдичә, тәрәзәдән карап,— әллә Арапов инде? Как раз кулын да бәйләгән. Әзер торыгыз, кызлар, кулына операция ясыйбыз. Ишектән урта буйлы, ябык кына чырайлы, изүләрен чишеп җибәргән бер кеше килеп керде. Аның бер кулы чыннан да марля белән бәйләнгән иде. Кызлар аңа исәнләшергә дә ирек бирмәделәр, Хәдичә белән Таня исемле кыз (анысы Хәдичәнең дус кызы), икесе ике җиңеннән тотып, өстәл артында утырган Валя (анысы «главный врач») янына алып киттеләр. Хәдичә «главный» янына килешли үк диагнозны әйтеп бирде. — Ха-ха-ха, кулын чебиләр тешләгән моның, кызлар. — Эш вакытында җитди булырга кирәк,— диде «главный», Хәдичә нең бу көлүен ошатмыйча, — операция ясар өчен инструментлар китерегез! Кызлар «авыру»ны утырттылар да китеп бардылар. Ә Валя анын хәлен сорашырга кереште: — Кулыгызда гангрена икән, кисәргә туры килер. Сезгә моннан сон инкубаторга барырга рөхсәт итмибез. Әй, инструментлар кайда? Шул вакыт теге кызларның берсе зур гына балта, икенчесе сарык йоны ала торган күгәреп беткән кайчы алып килде. — Эшкә башларга рөхсәт итегез, иптәш главный врач! Ләкин аларга «эшләрен башкарып чыгарга» мөмкинлек булмады, цех мөдире Сания Сабирҗанова килеп керде. — Кунакны шулай, балта белән кизәнеп каршы алалармыни, юләр кызлар. Исәнме, Павел Петрович. — Менә бит, бәйләнделәр,— диде Арапов, исәнләшкәннән соң,— кулыңны чеби тешләгән, гангрена булган, кисәргә кирәк, диләр. Ә мин алариың үзләрен орышырга дип килдем әле. Ник дисәң, бу кулның авыртуына алар гаепле. Бүген иртән яңа гына борынлаган чебиләр «нигә безнең әниләргә начар азык бирәсез» дип, миңа һөҗүм иттеләр. Менә кулны нишләттеләр, чукып. Ул, кызлар белән бергә, үз шаяртуыннан үзе рәхәтләнеп бер көлеп алды. Ләкин Сабирҗанова аларның көлүенә кушылмады. Ул бу шаяру астында нәрсә ятуын сизеп өлгергән иде инде.  
72 
 
һәм чыннан да аның сизенүе дөрескә чыкты: Павел Петровичның шаяртып сөйләшүе озакка бармады. Көлүеннән туктагач, аның йөзе җитдиләнде. — Беләсеңме нәрсә, бу арада инкубацияләнә торган йомыркалар арасында браклар күп чыга башлады,— диде ул, Сабиржаиовага карап.— Яралгыларның үсеше нормаль түгел. Димәк, тавыкларга кирәкле азык җитми. Киңәшергә дип менгән идем. Комбикорм төягән баржаның килеп җиткәнен көтәбез дә көтәбез. Ә ул һаман килми. Ә тавыклар бит көтеп тормыйлар. — Кая инде ул көтеп тору, — диде Сабирҗапова, талкан кебек итеп әзерләнгән тавыклар ашамлыгын кулы белән уа-уа. — Тансыкка гына ярый бит ул көрпә белән бәрәңге. Бер туйгач, әйләнеп тә карамыйлар аңа. Тавык караучылар да зарланалар. Бу көннәрдә йомырка салу кимегән. Чәчүгә яраксыз дип табылган теге кукурузны нишләтмәкчеләр икән? Сорашканың юкмы синең? — Әйе шул. Мин аны бөтенләй онытканмын. Бүген кичкә таба кил әле. Бергәләп директор белән сөйләшеп карарбыз. Сундырскаяга да әйт. Ул бит үзеннән узып директор янына барганны бер дә яратмый. Хәтере калмасын. Югыйсә бит, яралгы нормаль булмадымы, чыгышның яхшы булуын көтмә инде син. Менә бит ул ничек... Атларын җигеп, коммунальникларга азык өләшүче егетләр килеп җитте. Кызлар, халатларын буямаска тырыша-тырыша, ящикларга әлеге талканга охшашлы азыкны төяргә керештеләр. Төшке ял вакыты бетте. 
Без Павел Петрович белән инкубаторийгә төшеп киттек. Павел Петрович чалбар кесәсеннән түгәрәкләп төргән «Птицеводство» журналын чыгарды һәм нәрсәгәдер, барган уңайга, аны актарырга кереште. Аннан эчтәлеген озаклап кына карады да яңадан, элеккеге шикелле үк төреп, кесәсенә салып куйды. Аннары, икенче кесәсеннән «Прибой» пачкасы чыгарды. — Соңгы вакытларда, моннан элеккерәк номерларда, Орлов методын сүгеп, берничә мәкалә чыккан иде — диде ул, папиросын кабызганнан соң.— Монысында да юкмы икән дип каравым иде. Сезгә әле Орлов һәм аның методы таныш та түгелдер. Гаеп түгел. Барысын да белеп бетереп булмый... Менә каһәр, кабызырга өлгермәдем, сүнде дә, — ул яңадан шырпы кабызды.— Доцент ул, ветеринария фәннәре кандидаты. Хәзер доктор да булгандыр инде. Менә шул Орлов инкубаторда чебеш чыгару буенча бик файдалы тәкъдим ясаган иде. Без аның методын кулланабыз. Доцент Орлов әйтә, ни ди, беренче миражны йомыркаларны инкубаторга куюның икенче көнендә үк үткәрергә кирәк, ди. Мираж дигәч тә, чүлләрдә була торган мираж түгел инде ул. Мираж дип безнең халык йомыркаларны инкубатордан алып овоскоп I аша карауга әйтә. Бер көннән соң караганда, йомырканың аталанган яки аталанмаган булуы беленә. Аталанмаган йомыркаларны инкубатордан алабыз. Бер көн эчендә бозылып өлгерми әле ул. Алар урынына яңалары салына. Инкубаторда иң зур яралгылы йомыркалар калдырыла. Бу метод белән чебеш чыгару процентын шактыйга күтәрергә мөмкин, ә инкубаторга яраксыз йомыркаларны азык өчен файдаланырга була. Бу методны кайбер зуррак инкубатор станцияләрендә тыйганнар да, ди. Хезмәтне күп сорый дип. Анысы бар инде аның, һәр йомырканы овоскопка куеп карау бик җиңелдән түгел. Күзгә дә зыяны бар, диләр. Тик шунысы бар бит, хезмәтне җиңеләйтү белән югары продукция алу арасында каршылык булмаска тиеш. Орлов методы белән хезмәт авыррак, ә чебеш алу, җиренә җиткереп эшләгәндә, 85—90 процент булуы мөмкин.  
                     I Йомыркаларны ут яктысына куеп карый торган җанланма. 
73 
 
Павел Петрович гади һәм аңлаешлы итеп сөйли. Сораулар бирергә урын калдырмый. Сүз эзләп бүленеп тә тормый. Сөйләгән аңлашыламы икән дипме, әллә ялыктырмадыммы икән дипме, вакыт-вакыт күзгә текәлеп карап тора. — Йомыркалар карауны җиңелләштерә торган берәр аппарат юкмыни соң?—дип сорадым мин, аның сүнгән папиросын ташлап, яңаны кабызу өчен сөйләвеннән тукталган арада. — Менә төп мәсьәлә дә шунда шул. Ул авторитетлы авторлар бу методка канчыкканчы, йомыркалар тикшерүне җиңеләйтә торган берәр автомат уйлап тапсыннар иде. Ул файдалырак булыр иде. Югыйсә } шулай килеп чыга: берничә еллар элек югарыдан чебешнең күпме чыгуы белән түгел, ә инкубаторга ничә йомырка салынган — шуның белән кызыксына торганнар иде. Орловка таяк күтәрүчеләрнең дә таләбе шуңа тартым. Без инкубаторга килеп җиткән идек инде. Инкубаторий контора йортының аскы катында ярым подвал бинаның зур гына бер бүлмәсенә урнашкан. Бүлмәнең урта бер җирендә буйдан-буйга «Спартак» маркалы инкубатор сузылган. Ул зур китапханәләрдәге библиография карточкалары саклана торган каталоглар шкафын хәтерләтә. Инкубатор тирәсендә сак хәрәкәт белән йөрүче зәңгәр халатлы операторлар да китапханә работникларын искә төшерәләр. Операторлар инкубатор лотокларындагы тартмаларны ачып карыйлар, температураны һәм дымлы- лыкны тикшерәләр, инде борынлый башлаган йомыркаларны, тартмасы белән алып, иң астагы бүлеккә күчерәләр. Күршедә, шундый ук икенче бер бүлмәдә, яңа гына инкубатордан чыккан чебешләр кабул ителә. Бу чебешләр биредә мәгълүм бер вакыт үткәнче тәрбияләнәләр. Монда даими рәвештә җылылык булдыру өчен батареялар җайлаштырылган. Берничә катлы итеп урнаштырылган йөзләрчә читлекнең һәрберсенә уннан артык чебеш ябылган, һәр читлек янында чебешләргә азык һәм су бирү өчен махсус урыннар бар. Меңнәрчә чебешнең пипелдәүләре шул хәтле көчле, яныңда торган кешенең ни әйтүен дә аңлап булмый. Тирә-яктагы колхозларга, совхозларга чебешләр биредән җибәрелә. Ә совхозда кала торганнары, билгеле бер вакыт тәрбияләнгәннән соң, урман эчендә алар өчен махсус эшләнгән колонияләргә — кечкенә генә күчмә өйләргә озатыла. — Яхшы сыйфатлы йомыркаларны тиешле режимны саклап инкуба- цияләгәндә,—диде Павел Петрович, тыныч җиргә, инкубатор урнашкан бүлмәгә чыккач,— чебешләрнең саклану проценты да зур була. Чебешләр нык булып, таза булып үсәләр. Моңа хәтле чыгарылган чебешләрнең саклануы ярыйсы гына —90 проценттан артыграк. Моннан соң ничек булыр инде. Тавыкларны тукландыру начарланып китте. Без аның эш өстәле янына килеп утырдык. Эш өстәле зур түгел, ләкин анда һәр нәрсә үз урынында. Өстәлнең бер читендә берничә номер «Птицеводство» журналы, югары уку йортлары өчен кошчылык буенча дәреслекләр, инкубацияләү буенча төрле брошюралар, инструкцияләр... Павел Петрович биредә 1936 елдан бирле эшләү дәверендә инкубацияләү техникасын бөтен нечкәлекләре белән өйрәнгән. Инкубация чорында йомырка эчендә барган процессны ул үзенең биш бармагын белгән кебек белә. Ничә көн эчендә яралгы никадәр үсә, инкубацияләү дәверендә аңа нәрсә кирәк яки нәрсә артык — болар Араповка яхшы таныш. Алай гына да түгел, Павел Петрович совхозда кайсы тавык ниндирәк йомырка сала — аны да күзәтә. Төрле коммунальниктан килгән йомыркаларның, коммуиальнигына карап, үзләренә күрә үзенчәлекләре бар — Һәр коммунальниктан килгән йомыркага аерым режим кирәк.  
74 
 
Инкубаторда эшләүчеләр техника белән генә түгел, тереклек ияләре белән дә эш итәләр. Бу аеруча зур тәҗрибә һәм җаваплылык сорый, җитди инициатива таләп итә. Өзлексез күзәтүләрнең нәтиҗәсе булган мондый тәҗрибә җиңел генә бирелми. Павел Петровичның еш кына, ни эшләргә белмичә, аптырап калган вакытлары да була. Андый вакытларда ул үзе хәл ителмәгән мәсьәләләргә җавапларны махсус әдәбияттан эзли, дәреслекләр актара, фәнни тикшеренү учреждениеләренә яза, яки, инкубаторда булган мөмкинлекләрдән чыгып, үзе тәҗрибә ясап карый. Бөек Ватан сугышыннан кайтканнан соң, инкубаторий мөдире булып эшли башлавының беренче елында, аңа шундый бер четерекле мәсьәләне хәл итәргә туры килә. Араповны совхозда шатланып каршы алалар һәм, сугышка кадәр биш ел оператор булып эшләвен искә алып, аңа инкубатордагы эшләр белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Павел Петрович зур дәрт белән эшкә керешә. Ул беренче партия йомыркаларның борынлавын, лоток эчендә беренче юеш чебиләрнең шатлыклы пипелдәвең зур түземсезлек белән көтеп ала. Ләкин нәтиҗә ул көткәнчә булмый. Икенче һәм өченче партияләр дә 60—65 проценттан артык чыгарыш бирмиләр. Күп кенә чебешләрней чыкканда корсак өлеше томаланып, ябылып бетми. Алары да үләләр... Сәбәп нәрсәдә? Ул тавыкларга бирелә торган рацион белән кызыксына. Ләкин тавыклар тиешенчә тукландырыла. йомырка салу югйры. Димәк, сәбәп режимда. Ә режим бит инструкциядә күрсәтелгәнчә — СССР дагы барлык инкубатор станцияләре өчен бер режим. Арапов инде хәзер директор күзенә күренергә дә уңайсызлана башлый. «Юкка гына ышаныч күрсәттек сиңа, Павел Петрович, булдыра алмыйсың бит» дияр төсле тоела ул аңа. Шулай дисә, ни әйтерсең, дөресе дә шулай бит. Ә өйгә кайтса, хатыны йөрәккә тоз сибә: — Әйттем мин сиңа,—ди ул, — шул хәтле әйттем. Алабугага күчик, дидем. Совхозда эшләгәне дә җитәр инде. Тагын шунда кайтып керә. Шәһәр җиренә күчәсе килмәде бит. Военкоматта эшләргә никадәр чакырдылар үзеңне. Бармадың бит, бармадың. Менә хәзер йөр инде. Ашы юк, тыныч йокысы юк. — Аңламыйсың ла син бер нәрсә дә. Сугышка хәтле әнә 75—80% чебеш бирә торган идек. — Бирсә ни. Ул вакытта бит инкубатор хәзерге кебек подвалда түгел иде. — Шулай дисеңме?.. Павел Петровичның йөзе кинәт яктырып китә. Чыннан да бит инкубатор сугышка кадәр контора астындагы ярым подвалда түгел иде. Ярым подвал бина... Инкубацияләү өчен нормаль шарт түгел бит ул. Җир өстендәге бинага караганда, биредә бит дым атрыграк булырга тиеш. Арапов инструкциядә күрсәтелгән режимнарны үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Чираттагы партия йомыркаларны инкубаторга куйганда, күпчелек лотокларда дымлылык 65% тан 32—35% ка кадәр киметелә, һәр лоток тәүлек буенча ныклы күзәтү астына алына. Дымлылык киметелгән лотоклардагы йомыркаларның югары процентлы чыгыш бирәчәге икенче мираж вакытында ук беленә. Яралгыларның үсеше нормаль бара. Элекке партияләрдә күп әрәм булган ачык аллонтоис йомыркалар (чебиләрнең корсагы ябылып бетмәү) дым киметелгән лотокларда бөтенләй булмый... Бу лотоклардагы йомыркалар 15—20 процентка артыграк чыгыш бирә. Нәтиҗә Араповка чын-чынлап шатлык алып килә. Аның өчен зур гына ачыш була бу! 
75 
 
Павел Петрович, бу тәҗрибә уңай нәтиҗә биргәннән соң, инкубатор /рнашкан бина эчендәге дымлылыкиы төгәл билгели һәм инкубаторда яралгы үсешенең төрле чорында кирәк булган дымлылыкның ничә процент булырга тиешлеген исәпләп чыгара. Ул елны, ягъни 1946 елда, барлык инкубацияләнгән 72 мең йомыркадан 63379 баш (88,02%) чебеш чыга. Инкубаторның күрсәткечләре аннан соңгы елларда да бу нәтиҗәдән түбән булмый. Әлбәттә, бу моннан соң инде инкубаторның эше шома гына, әйбәт кенә барган дигән сүз түгел. Һәр партия йомыркаларны инкубацияләүнең үз кимчелекләре була. Аларга анализ ясала, һәм ул кимчелекләр вакытында бетереләләр. Берничә ел элек инкубаторда тагын шундый бер вакыйга булып ала. Бу вакыйга Павел Петрович белән өлкән зоотехник Сундырская арасындагы күп еллардан бирле яшәп килгән дуслыкны боза яза. Шулай һич уйламаганда, яхшы гына чыгарыш биргән бер партиядә чебешләрнең үзүзен тотышы ничектер сәер тоела. Элеккеләрендәге кебек җанлылык булмый аларда, зәгыйфьрәк булалар. Ә үзләренең йоннары да нормаль түгел — мамыксыз, әллә ничек бөдрәләнеп тора... һәм алариың шактый гына өлеше колонияләргә озатылгаичы ук үлеп тә бетә. Сундырская, кызып китеп, тиешле режимны сакламагансың дип, Араповны сүгеп ташлый. Һәр кимчелеккә анализ ясап барырга гадәтләнгән Павел Петрович өчен гаепсезгә мондый принципиаль кисәтү ясау бик авыр тоела. Һәм ул бу күңелсезлекне китереп чыгарган сәбәпне эзләргә керешә. Теге партияне инкубацияләүдәге режимның көндәлеген алып карый—тиешле режим сакланган. Димәк, гаеп тавыкларда. Ул әлеге партия йомыркаларның кайсы коммунальниктан килүен тикшереп белә. Аннары коммунальникта узган айда көнгә ничә йомырка алуны һәм ничә тавыкның «списать» ителүен казып чыгара. Ә ул айда бу ком- мунальниктагы тавыклар шактый гына кими һәм аларда йомырка алу да түбән була. Димәк, аларга витаминлы азык җитешмәгән Ә Сундырская әлеге кисәтүне әллә инде ачудан әйтеп ташлый, әллә инде тавыкларны тукландыру белән ул вакытта азрак кызыксынган була. Дөрес, аның ачуы тиз басыла, ләкин ул Араповның болай төпченеп тикшеренүен яратып бетерми, аңа «кырын карап» йөри башлый... Әлбәттә, Араповның соңгы еллардагы уңышлары, бер яктан, тавыкларны яхшы сыйфатлы йомырка бирерлек итеп хәзерләүгә бәйләнгән. Шулай булгач, совхоздагы терлекчелектән, кошчылыктан, инкубаторийдан югары продукция алу турында өзлексез кайгыртучы, шул эшкә бөтен сәләтен биргән Сундырская белән ара бозылу Арапов өчен бик уңайсыз була. Алар тиз килешәләр. Сундырская да үз гаебен таный... Инкубаторий соңгы елларда елдаи-ел уңышлырак күрсәткечләр бирә. Узган ел уртача еллык чыгыш 90,5% була, ягъни инкубацияләнгән барлык йомыркалардан чебеш чыгару буенча РСФСР күләмендә рекорд нәтиҗәгә ирешелә. Инкубаторның эше, башка тармактагы эшләр белән чагыштырганда, үзенчәлекле. Биредә инкубацияләнгән 100 йомыркадан 150 чебеш алу, икенче төрле әйткәндә, җитештерүне 200% ка арттыру һич тә мөмкин булмаган эш. Инкубацияләнә торган 30 мең йомыркадан («Спартак» маркалы инкубатор 30 мең йомырка сыешлы) аның 100 тә якын проценты кадәр чебеш чыгару («Красный ключ» совхозы инкубаторында кайбер партияләрдән 95—97% ка кадәр чыгыш алына) —бу инде иң югары нокта. «Красный ключ» совхозының инкубаториендә ирешелгән мондый нәтиҗәләр Казан ветеринария институтындагы фәнни сотрудникларның да игътибарын тарта. 
76 
 
һич тә көтмәгәндә, инкубатории мөдире исеменә Казаннан бер хат килеп төшә. Павел Петрович Арапов инкубацияләүдә югары күрсәткечләргә ирешү тәҗрибәсе турында Казан ветеринария институтында җыйнала торган фәнни конференциядә доклад ясарга чакырылган була ул хатта... 
Менә галимнәр, республиканың төрле районнарыннан килгән терлекчелек алдынгылары, студентлар һәм аспирантлар белән тулы Актовой зал. Арапов шулар арасында үзенә сүз бирелгәнне көтеп утыра. Менә ничек икән ул югары уку йорты!.. Зур-зур аудиторияләр, төрле хайван склетлары, плакатлар, төрле пыяла савытлар, тагын әллә нәрсәләр белән тулы лабораторияләр. Әле мыек чыгарга өлгермәгән яшь студентыннан алып инде чәчләренә чал кергән профессорларына кадәр- гади, игътибарлы, ягымлы. Ул бу фән кешеләре, студентлар арасында өч көн йөрү белән үк үзен аларның үз кешесе, алар белән бер коллектив кешесе итеп тоя башлады. «Их, укыйсы иде шулар белән бергә!» — дип уйлап куйды ул эченнән генә һәм аның хәтеренә моннан күп еллар элек булып үткән бер вакыйга килеп төште. ...Малай вакыт. Ул Соколкадагы рабфакка хәзерләү курсында укыган җиреннән авыру әнисен күрергә туган авылы—Афаиасовога кайткан. Әнисе, чәчләренә чал кергән ябык кына карчык, улы кайту сөенеченнән. түшәгеннән торып, ашыга-ашыга аңа аш хәзерләп йөри. Ә арып кайткан Павелның аш пешеп җиткәнне көтәргә түземлеге җитми, калын гына итеп бер телем икмәк кисеп ала да, аңа тоз сибеп, сап-салкын чишмә суы белән бик тәмләп ашарга утыра. Шулвакыт кырдан Павелдан берничә яшькә олырак тузанга баткан абыйсы кайтып керә. — Ә-ә, профессор буласы кеше кайткан икән. Хуҗалык ни хәлдә дип уйлап та карамыйдыр әле ул «профессор». Кайткан — ишек алдындагы сыер тизәкләрен дә алып ташламаган. — Ярар инде, улым, кайткан саен шул малайга бәйләнәсең. Кайтып кына керде бит әле,— ди әнисе, зәгыйфь тавыш белән, берникадәр- көйләп. — Бәйләнмичә, укып йөрер вакытмыни аңа. Кешенеке кебек әти юк ла безнең. Сукаларга да, чәчәргә дә, урагын да урырга, сугарга да бер үзем. Ә ул малай укып йөрсен. Бар әле, малай, атны болынга җибәреп мен! Павел бер сүз дә эндәшмичә, арыган аякларын көчкә-көчкә сөйрәп, чыгып китә... Болын. Бик кечкенәдән үк уйнап, яз көннәрендә юа, җәен җиләк җыеп йөргән Кама буйлары; балык тоткан, су кергән күлләр. Павелга биредәге һәр куак, һәр ермак, һәр чокыр таныш. Ул бала чакта ук, балык тотканда Каманың аргы ягындагы зәп-зәң- гәр тауларга карап утырырга ярата иде. Күк шул таулар белән тоташкандыр кебек тоела иде аңа ул вакытта. Хәзер инде ул җир шарының түгәрәк, ә күкнең очсыз-кырыйсыз икәнлеген дә, анда җир шары шикелле һәм аннан зуррак та планеталар барлыгын белә. Тик шунысы аның башына сыймый: күкнең ничек инде чиге булмавы мөмкин: Әгәр дә чиге бар дип уйласаң, кая да булса ул чикнең да чиге булырга тиеш кебек. — Павел, исәнме дускай! Син кайларда йөрдең? Бу арада күренмисең бер дә. Бу тавыш Павелны күк һәм күк җисемнәре турындагы уйларыннан айнытып җибәрде. Аның каршына, җир астыннан килеп чыккан кебек, җилкәсе аша йөгән аскан Андрей Маханов килеп басты. — Исәнме Андрюша! Менә әнине күрергә дип кайткан идем әле. Мин бит Соколкада укырга кердем. Рабфакка хәзерләнәм. Үзеңдә нихәлләр?   Минем эшләр, малай, әйбәттән түгел. Әти көнен-төнен эшләтә.
77 
 
Баерга исәпли. Күмер генә яндыру җитмәгән, тагын дегет кайнату эшенә өйрәнеп кайткан. Кич чыгарга да ирек бирми. Иртән тора алмыйсың, ди. Әллә, өйдән качып, миңа да укырга китәргә инде. Алып барасыңмы? — Ник алып бармаска ди, әйдә. Мин иртәнге пароход белән китәм. Ләкин анда эшләмәгән кешеләрне алмыйлар бит. — Эше табылыр әле. Тик өйдән генә олагырга. Андрюша сүзендә торды. Иртән яктырыр-яктырмас ук, Павел тәрәзә чиерткән тавышка уянып китте. Тиз генә сикереп торып ишекне ачты. Өйгә аркасына капчык аскан, аягына чабата сарган Андрюша килеп керде... Ләкин аңарга Андрюша белән укуны дәвам иттерергә туры килмәде. Озак та үтмәде әнисе үлеп китте. Абыйсын армиягә алдылар. Павелга авылга кайтып йорт хуҗасы булудан башка чара калмады. Ә Андрей Маханов тырышты, укыды, әтисеннән бернинди ярдәм булмауга да карамастан, рабфакны да бетерде, институтка да барып керде. Хәзер инде ул зур врач... — Сүз «Красный ключ» совхозының инкубация цехы мөдире иптәш Араповка бирелә. Павел Петрович, президиумнан үз фамилиясен ишетеп, кинәт сискәнеп китте. Ашыга-ашыга трибуна янына килеп басты, каушый-каушый кесәсеннән кичә машинкада бастырып алынган чыгышының конспектын чыгарды. — Терлекчелектән, шул исәптән кошчылыктан да, югары продукция алу буенча партия һәм хөкүмәтебез куйган бурычларны тормышка ашыруда безнең инкубаторий работниклары бөтен көчләрен биреп көрәшәләр һәм үз эшләрендә елдан-ел зуррак күрсәткечләр бирәләр,— дип башлады ул үзенең сүзен, конспекттан күзен алмыйча. Ләкин бу гомуми фразадан торган беренче җөмләне әйткәннән соң, конспектның кирәге калмады. Үзең яраткан эшнең бөтен нечкәлекләрен кәгазьгә төшереп бетереп буламыни? Конспектка карамыйча сөйләү яхшырак. Алай сөйләгәндә әллә ничек җае чыгып кына тора, һәм ул үзе җитәкчелек иткән инкубаторийдагы эшләр, тәҗрибәләр турында залда утыручыларга бәйнә-бәйнә сөйләп китте... 
3. ТАВЫК ФЕРМАСЫНДА Татарстанның күп колхозларында кошчылыкка, бигрәк тә тавык үрчетүгә игътибар биреп җиткермиләр. Колхоз председательләре, терлекчелек работниклары арасында тавыклардан югары продукция алу мөмкин түгел, кош-корт белән маташу артык борчу гына тудыра дигән зарарлы караш яшәп килә. Шунлыктан, кошлардан югары продукция алу, зур доход алу белән телгә алырлык колхозлар республикабызда бик аз, яки бөтенләй юк дип әйтерлек. Колхозларда кош асрау башлыча’ •формаль төстә генә алып барыла. Күп кенә колхозлардагы тавык ферма- -ларыннан алынган продукция хәтта йомырка заданиесен үтәүгә дә .җитми. Шул ук вакытта тавыкларны тәрбияләү өчен киткән хезмәт һәм эш көче кирәгеннән артык: еш кына колхозларда 500—1000 тавыкка берничә караучы билгеләнгән була. Ә һәр тавыкка йомырка алу 30—40 тан арткан очраклар бик сирәк күренә. Кошчылык — тиешле әһәмият биргәндә, аның өчен тиешле шартлар тудырганда, зур доход бирә торган файдалы тармак. Моны исбатлау •өчен бер тавыкның елга үз авырлыгыннан 5—6 мәртәбә артыграк авырлыкта йомырка салуын һәм аңардан 100— 150 килограмм кош ите хәзерләргә мөмкинлеген әйтү дә җитә. Шуның өчен дә «Красный ключ» эшчеләре кошчылыкны, тавык үрчетүне совхоз хуҗалыгында төп тармак иткәннәр. Тавыклардан алына торган продукция ел саен совхозга миллион ярым чамасы доход бирә.  
78 
 
Совхозда кошчылыкны үстерүгә, бу тармактан югары продукция алуны тәэмин итүгә иң күп көч түккән кеше — өлкән зоотехник Анна Васильевна Сундырская... Без тавыклар фермасы мөдире Устинья Андреевна Анисимова белән коммунальникларны карап йөрибез. Устинья Андреевна үзен Суйдыр-, скаяиың шәкерте дип исәпли. Ләкин бу алай гына түгел. Ул Анна Ва- сильевпаның иң якын дусты да. Алар икесе бергә биредә инде 25 ел эшлиләр. Сундырская совхозга килгән вакытта,— ди Устинья Андреевна,— мин ашханәдә буфетчица булып эшли идем. Комсомолка идем. Көннәрдән бер көн Анна Васильевна минем янга керде дә, әйтә, Устя, ди, минем янга. Тавыклар үрчетәбез, чебиләр үстерәбез, ди. Әлбәттә, мин башта риза булмадым. Чиста эшне ташлыйсым килмәде. Ә тора-бара... тавыкның һәр йомыркасы алтын булып күренә башлады. Хәзер өйдәге эш бармы-юкмы, ул турыда уйлаган юк, иртән тору белән монда чабам. Ул кояшның артык дәрәҗәдә кыздыруына сукрана-сукрана өстендәге халатын салып беләгенә элде. Берникадәр сүзсез барганнан соң, нәрсәнедер исенә төшереп елмаеп куйды һәм сөйләвен дәвам итте: — Стахановчылык хәрәкәте чыккан елларда шундый бер, көлке дип әйтсәң дә ярый инде аны хәзер, вакыйга кебек нәрсә булган иде. Ул вакытта бит, башта, стахановчылыкның нәрсә икәнен аңлап та җиткермәдек. Комсомол оешмасыннан башкаларга үрнәк күрсәтергә —2 мең тавык урынына 4 мең тавык карарга куштылар. Норманы 200 процентка арттырам, имеш. Мин, комсомолка буларак, риза булдым. Көн димим, төн димим, һаман коммунальникларда. 4 мең тавыкның йомыркаларын да җыйнарга кирәк, тавыкларны көнгә 4—5 мәртәбә тукландырырга да кирәк, су да бирергә кирәк, кетәклекләрне дә чистартырга кирәк... Алай да бирешмәдем. Бу метод Партия Үзәк Комитеты тарафыннан тәнкыйтьләнгәнгә хәтле, шулай эшләдем. Үземә ашарга да вакыт калмый торган иде... Устинья Андреевна, мактанып түгел, бик тыйнак итеп, салмак кына сөйли. Аның азрак җыерчыклана башлаган озынча йөзендә җаваплы җитәкчелек эшен башкаручы хатын-кызларда була торган үзенә бер төрле җитдилек бер вакытта да югалмый. Хәер аңа бу килешә. Аның җаваплылыгына 30 меңгә якын тавык тапшырылган. Аның фермасы совхоз производствосында иң зур рольне- уйный. Аның исеме совхозда алдынгылар рәтеннән телгә алына. Анисимова, өч сезон рәттән Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, ике Бронза медаль, бер Кече көмеш медаль, «Родина» маркалы радиоалгыч һәм «Звезда» маркалы кул сәгате белән бүләкләнгән. Без бөтен яктан агачлар арасында утырган җиденче номерлы коммунальник янына килеп җиттек Агач араларында чүпләнеп йөргән тавыклар, гадәттән тыш зур кып-кызыл әтәчләр чит кеше килгәнне сизделәр булса кирәк, колак тондыргыч тавыш чыгардылар. Без коммунальник- ны урта бер җиреннән ике тигез кисәккә бүлгән коридорга килеп кердек. Биредә, лар өстенә урындык куеп, шунда аягын салындырып утырган 5—6 яшьләрендәге бер малайдан тыш беркем дә юк иде. — Ник ул хәтле югарыга менеп утырдың, Коля?—диде Устинья Андреевна, малайны кулына алып. — Әнә Вася тия. Ипине тешли,— дип җавап кайтарды малай, күлмәк итәге астыннан май яккан икмәк кисәген ала-ала, ачык калган ишектән коридорга чыккан юан ботлы кызыл әтәчкә күрсәтеп.— Александра апа мине моны калдылды да эчкә келеп китте. Мин аңа асалга кителгән идем. Әтәч бик җитди кыяфәт белән кыткылдап алды, аннан иренеп кенә сул аягын артка таба сузды да кинәт зур итеп атлап, строевой шаг белән
79 
 
коммунальник эченә кереп китте. Без аның бу кыланышыннан көлеп җибәрдек. «Вася» артыннан без дә коммунальникка кердек; Әтәч күкрәген киерде дә озын гына итеп калын тавышы белән кычкырып алды. Аннан, безнең керүгә ризасызлыгын күрсәтеп булса кирәк, яңадан кыткылдап җибәрде һәм, алдында торган тавыкны әйләнеп үтүне хурлыкка санап, аның аша зур итеп атлады да баягы кебек строевой шаг белән читкә китеп барды. — Кала әле син аны, генелалмеии,— дип куйды безнең белән ияреп кергән әлеге малай. Чыннан да үзенең эре кыяфәте, нык ботлары, киң күкрәге, өч чирек метр чамасы буе белән бу әтәч башка әтәчләрдән аерылып тора иде. — Москва өлкәсендәге бер совхоздан китерткән идек без мондый әтәчләрне «Красные юбилейные» дигән токым. Ит өчен үрчетергә менә дигән, һәрберсе 5—6 кило авырлыкта,— диде Устинья Андреевна, минем бу әтәчләргә аеруча игътибар белән каравымны күреп. Мин, коммунальникның аргы башына узып барышлый, тавык ояларына игътибар иттем, һәр тавык өчен аерым оя. Алар берничә этажлы итеп стенага беркетелгәннәр. Ояның ишекләре тавык кергәндә ачыла торган итеп эшләнгәннәр. Ә чыкканда үзләре чыгалмыйлар. Аларны чыгару учетчик эше. Оясы янына чит кеше килгәнне күреп, йомырка салырга утырган бер тавык әче тавыш белән «каравыл» кычкырырга кереште. Аңа башкалары кушылды. Мин, эш болайга киткәч, болар яныннан таярга дип кенә торганда, бер ояда тавык түгел, әтәч утыруын күрдем. Моны күргәч, «әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз» дигән шаян җыр искә төште. — Устинья Андреевна, сездә әтәчләр дә йомырка саламы әллә? — Әллә, әтәч ояга кергәнме?—дип, йөгереп килеп җитте учетчица Фәһимә Фахразиева,— әйе шул, Устинья Андреевна, әтәч ояга кергән, йомырка салу арта! — Әтәч ояга керүнең үзенә күрә хикмәте бар аның,— диде Анисимова, оя ишеген ачып, әтәчне чыгара-чыгара,— йомырка салуның артачагын белдерә ул. Моңа кадәр бер ай чамасы тавыклар бәрәңге кушып изелгән көрпә белән генә тукландырылдылар. Кичәдән башлап, кукуруз ярмасы бирә башладык. Шуның нәтиҗәсе. Без башка коммунальникларны да йөреп чыктык. Анисимова тавык караучыларга карата бик таләпчән булуын күрсәтте,— һәр коммуиаль- никта нинди дә булса гаеп тапмыйча калмады. Бер коммунальникның чоланында аз гына көрпә түгелгәнен күреп, тавыкларга ашарга өләшеп йөрүче тавык караучыны кыздырды, икенчесен, чисталыкны карамыйсың дип, кисәтте. Устинья Андреевна барлык коммунальникларда да тавыкларга өстән генә күз йөртеп чыга, алариың кайберләрен тотып ала һәм аерым кетәклеккә ябып куя. Мин башта моның ни өчен эшләнүен аңлап җиткермәдем. Тик өчеиче номерлы коммуиальникта, бу аерым кетәклекне караганнан соң гына, ул тавыкларның авыру тавыклар булуына төшендем. — Меңләгән тавыклар арасыннан бер карауда авыру тавыкны ничек күреп аласыз? — дип сорамыйча булдыра алмадым. — Аны болай гына аңлатып та булмый инде. Авыру тавык сөмсерен коеп йөри ул. Әнә теге тавык — авыру. Ул барган уңайга авыру тавыкны эләктереп алды. Мин аның башка тавыклардан бернинди дә аермасын күрмәдем... Икенче бер вакыт Анисимова турында Анна Васильевна шундый бер вакыйга сөйләде. Бервакытны совхозга Москвадан үзенең докторлык диссертациясенә материаллар тупларга тавыклардагы авыруларны өйрәнүче бер галим
80 
 
килә. Ул беравыру тавыкның авыруын таба алмыйча йөдәп бетә. Тегеләй дә карый, болан да карый, ләкин авыруның сәбәбен таба алмый. Шуннан тавыкны Анисимова ала. Ул аның корсагын бармаклары белән капшап карый да, бер дә икеләнүсез, авыруның сәбәбен әйтеп бирә: — Бөере шешкән моның,— ди. Тавыкны суеп, эчке органнарын тикшереп карасалар, чыннан да аның бөере шешкән була. — Хур иттегез сез мине, Устинья Андреевна,— ди әлеге галим,— сез кулланган бу методны әдәбиятта таба алмассың, бер дәреслектә дә юк ул. Шуннан соң Аниспмованы шаяртып «тавык профессоры» дип атый башлыйлар... 
Анна Васильевна Сундырская үзе турында бик аз сөйли. Аның турында мин күбрәк Анисимовадан сорашып белдем. Сундырская — тулы гәүдәле, түгәрәк битле, ачык йөзле 50 яшьләр т!грәсендәге хатын. Кызгылт-сары чәчләренә аз гына 4ал керә башлаган. Сөйләшкәндә һәрвакыт дип әйтерлек (ачуланмаганда) елмая. Аны беренче күрүдән үк, «бу кешенең беркемгә дә тавыш күтәреп, усал сүз әйткәне юктыр» дигән тәэсир кала. ...Көндезге эсседән качып сыерларны ял иттерү өчен абзарга алып кайткан вакыт иде. Сундырская белән терлекчелек мөдире Корольков сыерларның көрлеген тикшереп йөриләр. Сыерларның күбесе үз утлыкларында күши-күши ял итеп яталар. Кайбер сыерлар астында идән буйлап, ак юл булып сөт агып киткән. — Анна Васильевна, бездә сыерларны ике тапкыр гына савуның файдасы бөтенләй юк диярлек,— диде ферма мөдире, ак кашкалы мүкләк сыер җилененнән агып төшкән сөтне күрсәтеп. — Нәселсез сыерлар өчен ярыйдыр ул, ә безгә бернинди файдасы юк. һәр сыердан ярты литр сөт югалса да көнгә 120 сыерга шактыйга җыела бит ул. — Әйе. Анысы шулай. Ләкин мәсьәлә беренче вакытларда сөтнең кимүендә генә түтел бит. Өч тапкыр сауганда, сыерларны саву өчен генә дә күпме вакыт китә. Никадәр эш көче китә аңа. Ә сөт кимүгә килгәндә — ул беренче вакытларда гына шулай. Торабара, сыер җилене ике савуга күнеккәч, элеккеге дәрәҗәгә кайта ул. Анна Васильевна икенче бер сыерның янына барып аның эчен капшап карады. Аннан нәрсәдер исенә төшкәндәй тиз генә тураеп басты да Корольковка карап болай диде: — Аннары, Дмитрий Иванович, синең белән шул турыда сөйләшмәк- че идем, бүген иртән радиодан электр үткәргечләре ярдәмендә терлекләрне көтү турында сөйләделәр. Без дә электр көтүчене кулланып карасак, ничек булыр икән? — Ярый торган эш ул. Ләкин... урман арасында аны куллану җайсызрактыр, минемчә. Укыган идем мин ул турыда. Уйлашырбыз әле...— Корольков сәгатенә карап алды.— Минем утраудагы терлекләр янына барып кайтасым бар иде. Эшчеләр комитетының чираттагы утырышында көн тәртибенә куярбыз. Ул китеп барды... Сундырская — бөтен сәләтен бөтен тырышлыгын үзе яраткан эшкә биргән, ләкин үзенең эшен бик гади эш дип исәпләүче кеше. Аның турында «үз эшенә карата кирәгеннән артык тыйнак» диләр. Аның тормышы, эшләре турында сорашканда, ул башкалар турында Анисимова, Арапов, Лукина/ Миронова турында сөйли, кошларга азык җитмәвеннән зарлана башлый. Хәзер дә ул җиденче коммунальиикта алып барыла торган каиоер эшләр турында сөйләп китте.
€. .C. ә.- № 8. 81 
 
Ул эшләр мина таныш иде инде. Андагы тавыклар әлеге «Красные юбилейные» токымлы әтәчләр белән «Белые русские» тавыкларын кушу . нәтиҗәсендә чыгарылганнар. Ул коммунальникта тавыкларның йомырка салу сәләтен билгеләү һәм аның сыйфатын тикшерү өчен контроль учет эшләре алып барыла. Узган елгы күзәтүләр бу тавыклар салган йомыркадан чыккан чебешләр тизрәк үсүне күрсәткәннәр, һәм бу тавыклар гади тавыкларга караганда зуррак та. йомырка салу буенча да «Русские белые» токымлы тавыклардан калышмыйлар. Ләкин хикмәт монда гына түгел икән. Анна Васильевна шуңа бәйләнешле тагын бер яңалык сөйләде. Совхозда, киләсе елдан башлап, тавыкларны читлектә асрау методына күчү күздә тотыла. Бу методны куллану хезмәтне дә җиңелләштерә, продукция алуны да арттыра. Хәзер бер тавык караучыга 2000 тавык беркетелсә ул вакытта 5—6 мең тавык беркетелергә мөмкин булачак. Бу методны кулланганда, тавыклар бөтенләй читлектән чыгарылмый һәм бер ел күкәй салганнан соң, алар иткә озатыла. Ул вакытта әлеге «Белые русские» токымы катыш «Красные юбилейные» тавыкларын үрчетү зур файда бирәчәк, икән. Читлектәге тавыкларны тукландыру, сугару эшләрен механикалаштыру да җиңелләшә. Украинадагы һәм Ставрополь краендагы совхозларда һәм кайбер колхозларда бу методны куллану яхшы нәтиҗәләр биргән. Аларда һәр тавыкка елга 200 тә якын йомырка алына. Тавыкларны читлектә асрау методына күчү өчен биредә инде быелдан ук хәзерлек алып барыла. Коммунальниклар шушы методка җайлаштырыла, аларга асылма юллар кертелә... А1енә совхозның зоотехника һәм ветеринария лабораториясе кабинеты. Стенада кошчылыкның үсешен һәм аннан продукция алуны күр- , сәткән диаграммалар, кошларны тукландыру рационы, төрле плакатлар. Шкаф. Шкаф эчендә пробиркалар. Икенче шкафта китаплар — махсус әдәбият. Суидырская мине сыерлар абзарыннан кайтышлый бирегә алып керде. Берникадәр сөйләшеп утырдык. Аннан соң ул Д^осква- даи, Казаннан,төрле районнардан килгән корреспонденцияләрне карарга кереште. Бу эшне бетергәч, бер кенәгә алып, анда яңа туган бозауларны теркәп куйды. Һәм аларга «Ц» хәрефенә башлана торган кушамат эзләргә кереште. — Циркач, Цирюльник, Целина..’. Анна Васильевна бала чактан ук авыл мәктәбендә укытучы булырга хыялланган, һәм ул Зөя шәһәрендәге укытучылар хәзерли торган махсус мәктәпне дә тәмамлаган. Ләкин аңа бу хыялын тормышка ашырырга туры килми. Укып бетергәч, эшкә китим дигәндә генә, авырып больницага эләгә. % Тиф авыруы Сундырскаяда гомерлек эз калдыра (хәзер дә аның белән тавышны күтәребрәк сөйләшергә туры килә). Ул инде моннан соң үзен укытучы булырга яраксыз дип саный. Ләкин авыр кичерешләр, газаплар аңарда халыкка файдалы кеше булырга омтылышны какшата алмый һәм ул укырга, үз сәләтенә ятышлы белгеч булырга әзерләнә башлый. Терлекчелек буенча белгеч булырга уйлый ул хәзер һәм ветеринария институтына гариза бирә. Институтны тәмамлагач, яңа гына оешып килә торган «Красный ключ» совхозына килә... Анна Васильевнаның иң кыйммәтле сыйфаты — терлекләр, кошлар белән эш итә белүендә, аларны яратуында гына түгел, ә кешеләр турында кайгырта белүендә. Ул зоотехник-белгеч кенә түгел, ә укытучы- тәрбияче дә. Анисимова, Миронова, Лукина, Макеева, Андреянова кебек үз эшләрен чын күңелдән сөеп эшләүче ферма эшчеләре аның тәрбия
82 
 
сендә үсеп чыкканнар. Алар ел саен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәз- j мәсенә катнашырлык эш күрсәткечләре биреп киләләр: Сундырская кешеләрдә иң зур сыйфат — үз эшләренә мәхәббәт тәрбияли. Анна Васильевна өч еллык зоотехниклык курсларында укытучы булуы белән дә терлекчелек работникларының мәхәббәтен казана. Анын аңлаешлы, тирән эчтәлекле дәресләрен бу курсларда укучы терлекчеләр аеруча кызыксыну белән тыңлыйлар. 
4. ТӨП БУРЫЧ 
Совхоздан Чаллы — район үзәге 50, ә иң якын тимер юл станциясе— Кизнәр 150 километр ераклыкта. Кизнәргә бару өчен чокырлы-чакырлы ат юлыннан башка юл юк, яз һәм көз көннәрендә бу юл да бөтенләй өзелә. Әлбәттә, мондый юлсызлык совхозда продукция җитештерү эшенә зур тәэсир ясый. Чөнки тавыкларны һәм терлекләрне тукландыру өчен дәүләттән алына торган азык күбесенчә тимер юл буйлап килә. Ә аны алып кайту өчен Кизнәргә бару кирәк. Совхозның чәчүлек җире чагыштырмача күп түгел — мең гектардан аз гына артык. Җирнең ике массивка аерылуы совхоз өчен зур уңайсызлык тудыра. Басуның филиалы совхоздан 56 километр ераклыкта урнашкан. Игеннәрне урып-җыю һәм ташу эшләрендә моның да шактый кыенлыклары бар. Совхозда 250 баш мөгезле эре терлек, 120 баш нәселле сыер, 110 баш ат, §00 дән артык баш умарта, чебешләрне кертмичә исәпләгәндә 25 меңнән артык тавык-бар. Узган ел һәр 100 гектар чәчүлек, болынлык һәм көтүлек җирләргә 171,1 ц. сөт һәм һәр йөз гектар чәчүлек җнргә 200 меңгә якын йомырка алынган. Игенчелек-бакчачылык буенча уңыш түбәндәгечә: бөртекле ашлык уртача 8 центнер, бәрәңге 65, яшелчә 135 центнер. 1950 елдан 1955 елга кадәрге вакыт эчендә мөгезле эре терлек 50 дән артык, ә кошлар 10 меңнән артык башка арткан. Шул ук вакыт эчендә продукция алуның үсеше: сыерлардан сөт алу һәр сыерга 500 дән артык килограммга, һәр тавыкка 80 гә якын йомыркага туры килә. Быел биредә һәр савым сыерга уртача 2800 кг сөт һәр тавыкка 160 ка якын йомырка алу планлаштырылган. Иген уңышы бу елларда гел бер урында гына таптана. Бу нәрсә совхозда башка тармакларның бигрәк тә терлекчелек белән кошчылыкның үсешенә тоткарлык ясый. Совхозның үзендә җитештерелә торган азык терлекләрне тукландыру өчен китә торган барлык азыкның 30—40% ыи гына тәшкил итә. Димәк, терлекләр һәм кошлар нигездә дәүләт хисабына тукландырыла. Ә ул азыкны Кизнәр хәтле җирдән алып кайту өчен гаять зур расход тотыла. Кизнәрдәи бер тонна йөк алып кайту 360 сумга төшә. Димәк, бер килограмм азыкны кайтару өчен 3 сум 60 тиен акча китә. Бу юл бәласе совхозда җитештерелә торган кошчылык һәм терлекчелек продукциясе берәмлеге үзкыйммәтен шактый гына процентка үсүгә этәрә. «Красный ключ» совхозында күп еллардан • бирле игенчелек белән терлекчелек һәм кошчылык тармаклары арасында әнә шундый бик күңелсез конфликт дәвам итә. Ул конфликт, ягъни игенчелектән һәм яшелчә, тамыр азык культураларыннан алына торган уңыш терлекләрне һәм кошларны азык белән тулысынча тәэмин итәр дәрәҗәдә булмавы дәүләткә меңнәрчә сум зыян китерә. Перспектив план буенча бу бишьеллыкта терлекчелек белән кошчылыкны үстерүгә бик нык әһәмият бирелә. Бер-ике елдан, совхозда, тавыкларны читлектә тотуга күчкәннән соң. 
6* 83 
 
продукция бирә торган кошларның саны 60—70 меңгә җитәчәк. Шул ук вакытта аларны тукландыру өчен китә торган азык та хәзергегә караганда берничә мәртәбә артырга тиеш. Шулай булгач, совхозның үз азык базасын булдыру һәм аны ныгыту һич кичектерелмәстән тормышка ашырылырга тиешле бурыч. Шуңа күрә дә совхозда эшчеләрнең дә, җитәкчеләрнең *бик нык тынычсызланулары юкка гына түгел. Берничә еллардан бирле инде бу нәрсә совхоз работникларын борчып килә. Бу мәсьәлә җыелышларда көн тәртибенә куела; иген уңышын күтәрү кирәклеге турында, файдалан- нылмый торган резервларны ачарга кирәклек турында речьләр сөйләнә, карарлар языла... Февраль азакларында контора белән янәшә урнашкан клубта тагын бер җыелыш булып үтә. Ул җыелыш элеккеге формаль җыелышларга төбе-тамыры белән охшамый. Халык та күп җыела анда — клуб эче шыгырым тулы була. Яңа бишьеллык план буенча КПССның XX съезды директиваларына багышланган ачык партия җыелышы була ул. Менә трибунага партоешма секретаре Храмов менеп баса. Ул XX съездның грандиоз программасы турында, яңа бишьеллыктагы гигант төзелешләр турында сөйли... Әллә эшчеләр яңа бишьеллыкта илебезнең үсеш программасы белән рухланып китәләр, әллә инде директивада күрсәтелгән бурычлар үзләрендәге кимчелекләрне тагын да тирәнрәк аңлауга этәрә, җыелышта докладтан соң чыгыш ясарга теләп бик күпләр кул күтәрә, һәр чыгыш ясаучы совхоз производствосының үсешен тоткарлаучы әлеге кимчелекләрне бетерү өчен конкрет тәкъдимнәр әйтә. Элеккеге җыелышлардагы кебек формаль чыгышлар, абстракт фикерләр белән гомуми сөйләүләр бөтенләй булмый анда. — Үзебездә ныклы азык базасы булдырмыйча, терлекчелек буенча уңышлы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмаган эш,— ди эшчеләр комитеты председателе, терлекчелек фермасы мөдире Дмитрий Иванович Корольков, үзенең чыгышында.— Шуның өчен быелдан ук безгә иген уңышын күтәрүгә бөтен игътибарны юнәлтергә кирәк. Җир тәрбияләгәнне, үзен тукландырганны ярата. Ә без аңа азыкны җитәрлек бирмибез. Ашламыйбыз без аиы. Тавыклар фермасында никадәр тавык тизәге череп ята, черегәч ни файдасы кала аның. Үсемлек өчен иң кирәклесе — азот бетә. Ә аны басуга чыгару эшен оештырмыйбыз. Ничә еллардан бирле инде терлекчелек фермасы янындагы тирес өемен кузгатып караучы да юк. Менә кайда ята безнең уңыш. Иҗади эзләнү җитешми безгә. Узган ел тәҗрибә булмау сәбәпле кукуруздан югары уңыш ала алмадык. Шулай да кукурузның өстенлеге ышандырырлык булды. Быел, узган елгы кимчелекләрне искә алып, кукурузны тәрбияләү эшенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Кукуруз мәйданы аерым звеноларга беркетелергә тиешле... Җыелышта моңа кадәр игенчелеккә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирмәгән өчен дирекциягә дә, партия оешмасына да, эшчеләр комитетына да каты гына тәнкыйть сүзләре әйтелә, кошчылыктагы һәм терлекчелектәге уңышлар дирекциянең күзен томалавы, партия оешмасының ул пәрдәне вакытында алып ташлавы күрсәтелә. Узган елларда игенче- х (лек эшләрендә кешеләрнең һәм техниканың дөрес файдаланылмавы тәнкыйть ителә. Партия оешмасы һәм дирекция өчен зур сабак була ул җыелыш. Анда ясалган эшлекле тәкъдимнәрнең тормышка ашуы озакламый сизелә дә башлый. Язгы чәчү вакытында коммунистлар һәм комсомо- лецлар иң җаваплы участокларга беркетелә. Бәрәңге, яшелчә һәм кукуруз утырту мәйданы шактый зурайтыла. һәм ул җирләргә күп кенә ашлама кертелә.  
  
 
Быел биредә язгы чәчү, узган елларга караганда, ун-унике көнгә алдапрак төгәлләнә. Шуның, өстенә, терлекләрне көзгә кадәр яшел кон- веер белән тәэмин итеп тору өчен җәй урталарында утыз гектардан артык мәйданда солы чәчү планлаштырыла. Кыргый үләннәрдән силос салу эшләре июнь аенда ук башланды. Ләкин, совхоз производствосындагы барлык тармаклар арасында даими рәвештә эшлекле контакт булдырып, хуҗалыкның гомуми үсешен тәэмин итү өчен бу әле беренче генә адым. Башка тармаклар үсешенә нигез булган бөртекле культуралардан һәр ел саен мул уңыш җыеп алу һәм шуның белән совхозда ныклы азык базасы булдыру — бу «Красный ключ» тәге эшчеләрнең дә, белгечләрнең дә, дирекциянең дә һәм партия оешмасының да һич кичектерүсез хәл ителергә тиешле төп бурычы... 
...Бүген шимбә көн. Эшчеләр, алты сәгать эшләгәннән соң, сәгать икедә үк өйләренә кайттылар. Яшьләрнең күбесе, гармоньнар, гитаралар алып, ял итәргә урман арасына таралды, кайберәүләр көймәдә Камага чыгып китте, картраклар бала-чагалар белән, кармаклар күтәреп, балыкка юнәлде. Ә мунча сөючеләр өчен бүген аеруча күңелле көн. Яңа гына төзелеп беткән мунча эштән кайткан төшкә өлгергән иде инде. Нинди генә мунча әле. Ярдан агып төшә торган чишмәнең нәкъ чыганагы өстенә салынган мунча ул. Ә биредә андый чишмәләр җитәрлек. Юкка гына совхозга «Красный ключ» исеме бирелмәгән. Салкын су кирәк булса, стенага терәп эшләнгән тумбочканың ишеген ачасың да әнә шул чишмә чыганагын казып ясалган коедан чиләк белән батырып аласың. Чып- чиста салкын чишмә суы... Хәдичә һәм аның иптәш кызлары ял йортына танцыга барырга дип киенеп чыкканнар. Әнә алар бакча киртәсе буенда бакчачы бабайны йөдәтәләр, канәфер чәчәге сорыйлар. Ә бабай, ияләшерләр дә, агач ботакларын сындырып бетерерләр дип, аларның соравын колагына да элми. Шул вакыт, Казаннан тапшырыла торган концерт бетү белән, гром- коговорительдә комсомол оешмасы секретаренең яңгыравыклы тавышы ишетелде. — Комсомолец иптәшләр һәм барлык яшьләр! Күптән түгел генә яр буена, совхоз турысында, комбикорм төягән баржа килеп туктады. Терлекләр, бигрәк тә тавыклар өчен көтелгән азык, ниһаять килеп җитте. Пристаньнән ул баржаны 24 сәгать эчендә бушатып бетерергә куштылар. Иптәшләр, комсомолецлар һәм яшьләр, бу эшне үз өстебезгә алыйк. Комсомол комитеты хәзер үк барыгызның да контора янына килүегезне сорый. — Ишеттегезме, кызлар,— диде Хәдичә, радио тынганнан соң,—- танца үт-үт бүген. Әйдәгез, кругом, киемнәрне алмаштырып киләбез... Инде караңгы төшкән. Яр буенда электр уты яктысы астында капчык күтәреп арлы-бирле йөрүче кызлар, егетләр ерактаирак караганда шәүләгә охшап күренәләр. Сөзәк яр белән баржаны тоташтырган басма өзлексез шыгырдап тора. Ә якында гына, тау өстендә ял йортының танец мәйданында — музыка. Анда бииләр. Яшьләр, бигрәк тә кызлар, капчыкларын яр буена алып барып ташлаганнан соң, ул якка карап алалар. «Баржаны танец мәйданы күренмәслек җиргә, тегендәрәк туктаткан булсалар ни була инде?» — Әйдә көн бүген генә түгел. Без дә биербез әле... 1956, июнь