Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ИҖАТ ЮЛЫ



 Гөлсемнең Зәйнәп исемле бик якын бер дусты була. Көннәрнең берендә Зәйнәп Гөлсемне «Эрмитаж» бакчасында булачак «Сәйяр» труппасы артистларының уенын карарга чакыра. Зәйнәпнең бертуган апасы Фәхрия Арская- Кудашева ул чакта «Сәйяр» труппасында артистка булып эшли. Гөлсемне бу театрга бару бик кызыксындыра. Чөнки аның беркайчан да татар театрына барганы булмый. Июльнең искиткеч матур, айлы кичендә, ике дус кыз, таныш-белеш очраудан куркып, кача-поса гына, халык белән шыгрым тулы «Эрмитаж» бакчасына килеп керәләр. Зәйнәп кинәт туктап кала. Алар- ның алдыннан кызыл күлмәк өстеннән кара плащ кигән, ак фуражкалы, кечерәк буйлы бер егет ашыгып үтеп китә. Зәйнәп Гөлсемнең колагына: — Тукай,— дип пышылдый. Зәйнәп Гөлсемне театрның арткы ишегеннән артистларның киенү бүлмәләренә алып керә. — Таныш булыгыз, җөйче кыз Гөлсем,— ди ул аларга. Артистлар аны шундый гади, шундый эчкерсез кабул итәләр, Гөлсемгә бу баштарак аларның берсе дә аны игътибарга алмаган кебек тоела... Кызлар бераздан ян ишектән чыгып, тамаша залына кереп утыралар. Бер-бер артлы залның утлары сүнә. Ләкин пәрдә ачылмый да ачылмый. Халык тынычсызлана, кайберләре кычкыра, хәтта сызгыра да башлый. Бу вакыт сәхнә артында шулай ук ыгызыгы башлана. Бүгенге спектакльдә җөйче кызны уйнарга хатын-кыз җитми. Нишләргә? Спектакльне уйнамый калу һич ярамый: скандал кубачак, труппаның икмәге киселәчәк. Бүгенге җыем труппаны беразга гына булса да аякка бастырыр дип торганда, кирәк бит шундый хәлнең килеп чыгуы... Барыннан да бигрәк труппа җитәкчесе Габдулла Кариев тынычсызлана. Чөнки төп гаеп аның өстенә ташланачак. Кариев тиз генә Фәхриягә борыла да: — Кара әле, җаным! Бая синең сеңелең безне бер җөйче кыз белән таныштырган иде. Үзен бирегә чакырып кертче, зинһар. Бәлки «артистлыкка» күндерә алырбыз, — ди. Фәхрия йөгереп чыга да, Гөлсемне кулыннан җитәкләп, сәхнә артына алып кереп китә. Бу шулкадәр тиз эшләнә ки, баштарак ул нәрсә булганын да аңламый кала. Кариев аңа труппаның хәлен аңлатып бирә дә ялварулы тавыш белән: — Коткаручыбыз булыгыз,—ди. Гөлсем, уйный белмим бит, дип тә карый, әтием бу турыда белсә, мине үтерер бит, дип тә әйтә, ләкин Кариев шулкадәр гозерләнә, Гөлсем баш тарта алмый, күнәргә мәҗбүр була. Башта труппа тарафыннан «Көнче ир» дигән комедия уйнала. Тәнәфес вакытында Кариев Гөлсемгә «Хатыннар эше» пьесасындагы җөйче кызның кем, нинди кыз булуы һәм аны ничегрәк уйнарга кирәклеге турында сөйли. Аиы бер үк вакытта

 
киендерәләр дә йөзенә грим да салалар... Ул нәрсә булганын аңларга да өлгерми, аны җитәкләп сәхнәгә' кертеп тә җибәрәләр. «Мин шулкадәр каушаган идем,— дип сөйли Гөлсем Болгарская үзенең шул вакыттагы хәлен аңлатырга теләп,— сәхнәгә чыгып нәрсә сөйләгәнмендер, нәрсә эшләгәнмендер— берсен дә хәтерләмим. Ярым тере, ярым үле хәлемдә сәхнә артына килеп кергәннән соң гына аңыма килдем. Мине шунда ук «Сәйяр» труппасының барлык артистлары: Г. Карцев, С. Гыйззәтулина-Волжская, Ф. Сәмитова, 3. Богданова, Ф. Кудашева, К. Шамиль, 3. Баязитский, Н. Сакаев һәм башкалар уратып алдылар да: «Рәхмәт, бик зур рәхмәт, Гөлсем туташ! Безне зур бәладән коткардың!» — диделәр. Ә труппа җитәкчесе Г. Кариев исә: — Сез — артистка, туташ! Сезнең тормыш сәхнәдә. Артистка була ал- масагыз, кулымны кисәргә бирәм,— дип баш әйләндергеч җылы сүзләр әйтте». Татар театрының иң өлкән сәхнә осталарыннан берсе, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Болгарскаяның беренче сәхнә адымнары әнә шулай башлана. Шушы 1910 елдан башлап ул үзенең бөтен көчен, энергиясен ул вакытларда әле яшь һәм киләчәге күренмәгән татар театры сәхнәсенә багышлый. Октябрь революциясенә кадәр татар артистларына күпме авырлыклар күрергә туры килә: урамнан узган чагында аларга карагруһлар, толчукчылар, мулла.муптагайлар җан өшеткеч әшәке сүзләр, каргышлар ташлыйлар, үтерү белән яныйлар, театр ишегеннән чыкканнарын көтеп алып, өсләренә черегән йомыркалар ыргыталар, ләкин алар яктылыкка омтылган артистларны театр уйнаудан туктата алмыйлар. Октябрь революциясенә кадәр яшәгән татар труппаларында эшләгән актерларга театр мәктәпләрендә уку мөмкин булмаган. «Сәйяр» труппасында театр эшенең бердәнбер укытучысы, актерларны сәхнәдә йөрергә, сөйләшергә, уйнарга өйрәтүче татарның талантлы артисты, режиссеры Г. Кариев була. Ул үз труппасында эшләүче татар а ртистл ар ында юга р ы кул ьтур ал ы сәхнә осталыгы булдыру турында өзлексез хыяллана. Татар театрын төзүдә, үстерүдә, аның артистларын тәрбияләүдә шулай ук театрның атаклы драматургы Г. Камал да 
бик күп эш күрсәтә. Бөек Октябрь революциясенә кадәр татар театр труппасының төп репертуарын аның әсәрләре тәшкил итә. Сәхнәгә яңа аяк баскан яшь артистка өчен Г. Камал комедияләре тулы мәгънәсе белән мәктәп ролен үтиләр. Иске шәрык феодализмына һәм татарның черек буржуаз-мещан тормышына каршы кискен сугыш ачкан бу атаклы драматургның Гөлсем Болгарская уйнамаган бер генә комедиясе дә юк. Г. Камалның кайбер әсәрләрендә аңа ике-өч, хәтта дүрт- биш роль башкарырга туры килә. Мәсәлән, ул 1913—14 нче елларда Г. Камалның «Бәхетсез егет»ендә бер үк кичне асрау һәм гимназистка булып, Гайшә һәм Гайни булып уйный, хәтта караклар пәрдәсендә карак ролен дә башкара. Ә инде «Бәхетсез егет»нең 1940 нчы елгы куелышында Гөлсем Болгарскаяга Закирның анасы Җәмилә карчык ролен тапшыралар. «Беренче театр» комедиясендә дә ул ахмак ире белән җәфаланып беткән бай килен Факиһәне, киенү-ясанудан, бизәнүдән башка берни белмәгән Хәмзә бай кызы Гафифәне һәм башын юри юләргә салып, үзен җәберләүчеләрдән астыртын үч алучы, үткен акыллы асрау Бибине комик осталык белән башкара. «Бүләк өчен» комедиясендә бары тик бирнә күлмәге киеп, бай урыннарга ашка йөрү турында гына хыялланган, улының бөтен тормышын бәхетсез итәргә хәзер торган тупас мещанка Хәмидә, «Банкрот» комедиясендә аферист- сәүдәгәр хатыны Гөлҗиһан образлары Гөлсем Болгарская тарафыннан сатирик алымнар белән иҗат ителәләр. Гөлсем Болгарскаяның киң колачлы артистка икәнлеге рус һәм көнбатыш Европа классикларының 
107
108 
 
 
әсәрләрендә иҗат иткән образларында да ачык күренә. Островский- ның «Гроза»сында ул башта иреккә, яктылыкка омтылучы, саф күңелле Катеринаны уйнаган булса, еллар үтү белән шул ук әсәрдә таштай каты бәгырьле, залим карчык Кабаниха образын тудыра алды. Катерина образын иҗат иткәндә, артистка күбрәк героеның эчке кичерешләрен ачуга басым ясый һәм бу образны ул хисләргә бирелебрәк уйный. Ә менә Кабаниха образы исә артистка тарафыннан кискен сатирик сәхнә алымнарыннан кыю файдалану нигезендә туа. Биредә инде без хисләрнең түгел, акылның өстенлек алуын күрәбез. Әйтерсең лә, Болгарскаяның Кабанихасында йөрәк бөтенләй юк. Сәхнәдә кара күлмәк, шундый ук кара шәлгә төренгән таш йөрәкле, хәрәкәтләргә саран Болгарская-Кабаниха күренү белән тетрәп китәсең. Тирә-яктагы- лар аңа сүзсез буйсыналар, аннан куркалар, шул ук вакытта аны күрә алмыйлар. Спектакль барышында Г. Болгарскаяның Кабанихасы бары тик бер генә урында көлә: икенче пәрдәдә, Катерина белән Варвара Тихонны озатырга чыккач, Кабаниханың таш йөзендә мәкерле көлемсерәү чаткысы чагылып китә. Янәсе, хәзерге яшьләр бер эшнең тәртибен белмиләр, хәтта кешеләр белән адәм рәтле саубуллаша да алмыйлар. Г. Болгарская башкаруында Кабаниха боеру һәм хурлаудан башка берни белмәгән залим булып, җанлы тормышның явыз дошманы булып гәүдәләнә. 1916 елда татар театры сәхнәсендә («Сәйяр» труппасы) беренче мәртәбә Гогольнең үлмәс комедиясе «Ревизор» куела. Бу спектакльдә Гөлсем Болгарскаяга Анна Андреевна образын тапшыралар. Бу әсәр Г. Кариев соравы буенча Г. Камал тарафыннан ирекле тәрҗемә белән эшләнә. Әсәрне сәхнәләштерүгә труппа бик нык әзерләнә. Алар бергәләп Гогольнең иҗаты белән танышалар, рус шәһәр театры режиссерлары һәм артистлары белән тыгыз элемтәгә кереп, алардан спектакльне кую буенча кирәкле күрсәтмәләр һәм киемнәр алалар. Гөлсем Болгарская бу образны беркатлы — кешеләргә бик тиз ышанучы, ләкин алар өстеннән хакимлек итәргә яратучы, оятсызлыгы белән үз-үзеннән канәгатьләнеп йөрүче кеше итеп күрсәтә. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәб
бәтендәге Луиза образы — Г. Болгарскаяның Октябрь революциясенә кадәр булган иҗатында иң яратып уйнаган образларының берсе. Унөч ел бу образ Гөлсем Болгарскаяның репертуарыннан төшми яши. М. Горькийиың «Варварлар» пьесасындагы Богоевская, «Дошман- нар»ындагы Бардина, «Тормыш тө- беидә»ге Василиса образларының да социаль йөзләрен артистка реалистик уены белән ачып бирә. Ләкин спектакльләр ничек кенә күп уйналса да, ул вакыттагы социаль шартлар, кысынкылык һәм төрле чикләүләр театр сәнгатен, аның ялкынлы идеяләрен киң халык массасына җиткерүдә, бик нык комача ул ы й л а р. Ал a р 11 ы ң гу м a 11 истнк теләкләрен сугышта гарипләнгән кешеләрнең файдасына уйналган аерым спектакльләр генә канәгатьләндерми. Алар турыдан-туры хезмәт халкының үз каршысына килеп уннарга, алар белән якынрак бәйләнешкә керергә, аларны шатландырырга һәм шушының белән, беразга гына булса да, аларның авыр тормышларын җиңеләйтергә телиләр. Ә менә 1917 елның Бөек Октябрь социалистик революциясе күченеп йөрүче труппаларга бу мөмкинлекләрнең барысын да алып килә. Гөлсем Болгарская да, бик күпләр белән бергә, Октябрь революциясен шатланып каршы ала һәм бернинди икеләнүсез яшь совет иленең турылыклы хезмәтчесенә әйләнә. 1919 елны, Колчак бандалары Казанга таба юл тоткач, «Сәйяр* артистлары мобилизацияләнеп Күргәзмә гаскәри татар театры төзелә. Бу театр составында С. Гыйззәтул- лина-Волжская, Г. Болгарская, Ә. Сиияева һәм башка артистлар булалар. Татарстан республикасы төзелгәч, Г. Болгарская «Беренче «күргәзмә 
109 
 
Татар Дәүләт театры»нда эшли башлый. Образларның эчке дөньясын, социаль йөзен ача белү белән бергә, дөрес тышкы формалар таба алу сәләте Г. Болгарская иҗатын характерлаучы төп билгеләрдән санала. Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасындагы Ханзафа образы моңа мисал була ала. Авыр атлас материядән тегелгән күлмәк һәм кыйммәтле мех белән каймаланган парчалы камзул Хан- зафаиың тупас һәм кырыс табигатьле булуы турында сөйли. Ханзафа-Болгарская җирдә имәндәй иык басып тора һәм үз көченең нәрсәдә булуын яхшы аңлый. Ул көч аның байлыгында: акча аша теләсә нинди әшәкелекне, явызлыкны эшләүдән тартынмый ул һәм шуңа үзенең улларын да өйрәтә. Ханзафа балалары белән үзенчә горурлана, аларны үзенчә ярата. Олы улы Касыймханны ул мал җанлы, комсыз табигатьле булуы өчен ярата һәм киңәшче булып сөйләшә. Кече улы, төпчеге Мирзаханга ул әле тәҗрибәсез бер яшь бала итеп карый, аның бозыклыкларын аклау юлына басып, Мирзаханны курыкмаска өнди, акыллырак эш йөртергә өйрәтә. Хезмәтчеләре белән инде ул үзен хуҗаларча тота. Аның әйткән һәрбер сүзе закон һәм ул һичшиксез үтәлергә тиешле! М. Фәйзинең атаклы «Галиябану» драмасындагы дулкынландыргыч Галиябану, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткы- лар»ында томана карчык, чикерткә Гыйльменисасы, Г. Коләхметов- ның «Яшь гомер»ендәге Зөләйхасы, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» дигән атаклы комедиясендәге ире белән бергә үзе дә көлкегә калган сәүдәгәр Юныс хаҗи хатыны Галимә, М. Әблиевнең «Шәмсека- мәр»ендәге бай егет сүзен тыңлап, эшләгән эшләре белән тамашачыларда нәфрәт тудыручы Гадилә карчык... Күп алар, 400 дән артык роль! Аларны санап бетерерлек кенә түгел. Бу образларның һәркайсында Гөлсем Болгарскаяның күпъяклы актерлык сәләте ачыла. Ул совет драматургларының әсәрләрендәге образларны гына түгел, Октябрь революциясенә кадәр инде үзе бер мәртәбә уйнаган образларны да яңа- ча ачып бирергә омтыла. Мәсәлән, 1913 елларда ук тудырылган «Бәхетсез егет» спектаклендәге Гайни, «Мәкер һәм мәхәббәт»тәге Луиза, «Гроза»дагы Катерина рольләрен Октябрь революциясеннән соң ул яңа баштан карап 
чыгып, яңача чишә һәм образларның трактовкаларына шактый үзгәрешләр кертә. Элекке трактовкада ул Гайни образын бары тик үз тормышыннан канәгатьләнеп яшәүче, шат күңелле фахишә кыз итеп кенә уйнаса, Октябрь революциясеннән соңгы еллардагы уенында Гайни безнең күз алдыбызга капитализм корбаны буларак килеп баса. Бик еш авыр уйларга бирелүче Гайнигә аның көндәлек тормышы рәхәтлек түгел, күбрәк газаплану китерә. Г. Бол- гарскаяның Гайние фахишәлек юлына ирексездән генә, мохтаҗлык аркасында гына баскан! Яки менә «Мәкер һәм мәхәббәт»тәге Луиза. Бу — аның көнбатыш Европа классикасында уйнаган беренче роле. Сүз дә юк, сәхнәгә бернинди театр мәктәбе үтми килеп кергән татар кызы өчен бу рольне уйнау бик читен була. Луиза ролен ул башта бер яклы гына, үзенә тиң булмаган кешегә гашыйк булган кыз итеп кенә уйный. Бу образ Г. Болгарскаяның соңгы еллардагы башкаруында инде сөекле әтисенең тормышын саклап калу өчен, йөрәген чолгап алган мәхәббәт ялкыныннан баш тартырлык ихтыяр көченә ия булган лири- ко-романтик бер образ булып гәүдәләнде. Гөлсем Болгарская иҗатында шулай ук Катерина образы да зур урын алып тора. Беренче елларда Катеринага Гөлсем Болгарская үзе дә берникадәр гаепләү белән карый. «Хатын-кыз иренә турылыклы булырга тиеш, ә Катерина хыянәт юлына баса», дип уйладым мин,— ди ул бу образ турында сөйләгәндә. Соңыннан ул Катери- наның фаҗигале язмышын, аның саф хисләрен, якты теләкләрен зур драматик көч белән ышандырырлык итеп уйный. 
1J0 
 
Катеринаның үлеме Гөлсем Болгарская башкаруында капиталистик шартларга каршы көчле протест булып яцгырый. Гөлсем Болгарскаяның совет чорындагы иҗатында образларның социаль ягына ныграк басым ясауны күрәбез. Совет чынбарлыгына каршы фикердәге кешеләрне сәхнәдән торып фаш итүнең, алардан ачы көлүнең зур политик әһәмиятен аңлаган хәлдә, Г. Болгарская бөтен күңеле белән сәхнәдә уңай образ тудыру, чын совет кешесе тудыру турында хыяллана. Билгеле, күбесенчә ханжаларны, королеваларны, ике тормышның реакцион типларын иҗат итәргә күнеккән Г. Болгарская өчен хәзерге заман совет кешеләрен иҗат итү ансат булмый. Ләкин без Гөлсем Болгарская башкаруында күңел җылысын биреп, яратып иҗат иткән аналарны һәм сөйкемле карчыкларны күрдек. Совет чорында иҗат ителгән Мәрфуга образы (Т. Гыйззәт, «Биш- бүләк») Г. Болгарская иҗатында күренекле урынны алып тора. Бол- гарская-Мәрфуга иске тормышның авырлыгын үз җилкәсе белән татыган. үз гомерендә югары сыйныф кешеләреннән бик күп җәберләүләр күргән. Шунлыктан ул иске тормышка, аның тәртипләренә нәфрәт белән карый. Г. Болгарская башкаруында бу образ үсештә күренә. Гомерен ялчылыкта үткәргән, хуҗаларына бер авыр сүз әйтергә коты чыгып яшәгән бу ана. ахырда байлардан үз куллары белән үч ала. Г. Болгарскаяның Мәрфугасы акларга каршы көрәштә батырлыклар күрсәткән улының эшләре белән горурлана, аны коткару юлында бернинди авырлыклардан да тартынмый. М. Әмирнең «Тормыш җыры» драмасындагы Мәргубә — ике улын сугышка озаткан сөйкемле карчык; кайгы-хәсрәтне бик тирәитеи кичерә торган бу карчыкта халыкча үткен, табигый юмор бар. Әнә шул нәрсә Болгарская-Мәргубәне яраттыра. Т. Гыйззәтнең «Изге аманәт» драмасында Г. Болгарская улының революцион эшләренә якыннан булышучы, батыр йөрәкле Хәзинә карчык ролен зур уңыш белән башкарды. Хәзинә — үз иленең- чын патриоты. Ил байлыгын талаучы, җимеш бакчаларын таптаучы, совет кешеләрен газаплаучы фашист илбасарларына карата күңелендә тирән нәфрәт тойгылары саклаучы бу 
карчык совет гаскәрләренең җиңүенә, азатлык көненең килүенә ышана. Шул ук вакытта ул илгә хыянәт итүчеләргә, фашистларга сатылып яшәүчеләргә җирәнү белән карый. Шахтаның яшерен сызымнарын фашист этләренә бирү турында хыялланып йөрүче кодасы Әбүзәрнең хыянәт теләкләрен белгәч, Хәзииә-Болгар- ская кинәт бөтен гәүдәсе белән тураеп, эченә җыелган ачу тойгыларын инде артык саклый алмый. — Тотмыйсыңмы, менә, мә!—дип бөтен көченнән кычкырып җибәрә, йомшак күңелле, тыйнак, сабыр табигатьле Хәзинәдән моны көтмәгән вак җанлы, хыянәтче Әбүзәр куркып кала. Ул Хәзинә карчыкның күзләрендә үзенең кара үлемгә хөкем ителүен күрә. Хәзинә-Болгар- скаяның: ’ — Юкка гына анаң мәрхүмә азапланып син әбүҗаһилне тудырган,— дигән ялкынлы сүзләре тамашачыларның көчле алкышлары белән каршы алына. Бу образны тудырганда Г. Болгарская сәхнә алымнарыннан оста файдаланып, образны тагын да тулыландыра, тагын да җанландыра. Мәсәлән, беренче пәрдәнең икенче күренешендә Хәзинә-Болгар- скаяның килене Асия җиңел тормышта яшәү өчен, фашист офицерының сөяркәсе була һәм иренең йортын ташлап китә. Асиянең җирәнгеч кыланышларын карап торган Хәзинә күңелендә ташыган нәфрәтне сүз белән әйтә алмый катып кала. Ләкин шундук кинәт сискәнеп китә һәм кыю хәрәкәтләр белән Асия басып торган урынны себереп ташлый. «Эзе дә калмасын хыянәтченең» дигән фикерне аңлата аның бу дөрес һәм урынлы табылган хәрәкәте. Артистка бер сүз әйтми. Ләкин тамашачылар ананың бу уйларын бик яхшы аңлыйлар, артистканы сәхнәдән чыгармыйча, кат-кат алкышлыйлар. 
111 
 
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Гөлсем апаның улы Гаден үз ирке белән туган илен сак- • ларга китә. Бу образларны иҗат иткән ай- ; ларда Гөлсем апаның улы Сталинград янындагы сугышларда үзенең танкысы белән илебезнең йөрәгенә ■ омтылган дошман гаскәрләреннән үч алды... Менә ни өчен бу ике образ ’ Гөлсем апага чиксез кадерле. Ул j аларда үзенең кичерешләрен, үзенең f уйтеләкләрен күрде. Г. Болгарскаяның сугыш елларын- : да һәм сугыштан соң тудырган образларында тормышны сөю, кешеләргә гуманлык карашлары яңгырады. Күпме хезмәт салынган бу образларга! Күпме төннәр йокысыз үткән бу образларны иҗат иткәндә! Күпме шатлыклы кичерешләр үткәргән ул залда утыручы тамашачыларның рәхмәт алкышларын ишеткән минутларда! Г. Болгарская — күп еллык сәхнә тәҗрибәсен театрның яшь артистлары белән уртаклашып, аларга системалы рәвештә практик ярдәм күрсәтүче өлкән сәхнә осталарыннан берсе. ! — Башлап уйнаучы яшь артист өчен,— ди ул,— көчеңне характерлы образларда сынап карау бик файдалы. Характерлы рольләр яшь артистның иҗади мөмкинчелекләрен төрле яклап ачарга, сәхнә ысулларын тирәнрәк үзләштерергә, үзенең иҗатында дөрес юл табарга ярдәм итә. Мин үземә роль тапшырылганнан соң пьесадагы чорны, ул чактагы яшәү шартларын, катнашучы кешеләрнең берберсенә мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен пьесаны берничә мәртәбә укып чыгам. Аннары мин уйнаячак образымның көндәлек тормышын күрү һәм белү өчен тырышам, образымның бу әсәрдә тоткан урынын билгелим. Бу материалларны һәрвакыт автор биргән тексттан эзләргә кирәк. Образым өстендәге эш процессы вакытында мине шулай ук пьесаның башка образлары да кызыксындыралар. Чөнки аларның текстында еш кына образыңны характерлаучы сүзләрне табарга мөмкин. Кайвакыт миңа образны тудыруда якын танышларымның йөзе, характеры зур ярдәм итә. Ә инде образның эчке дөньясын, аның теләкләрен ачыклагач, мин аның тышкы характеры: йөзе, йөреше, хәрәкәтләре һәм гримы, киемнәре турында уйлана башлыйм... Авторның тел үзенчәлекләрен үзләштерү — роль өстендә эшләгәндә минем өчен мөһим нәрсә. Чөнки Т. Гыйззәтнең дә, 
Н. Исәнбәтнең дә, М. Әмирнең дә, Ф. Хөсни, Әхмәт Фәйзи һәм башка язучыларның да үзләренә генә хас булган тел үзенчәлекләре, язу стильләре бар. Шулай ук яхшы драматургии әсәрләрдә образларның сөйләшү манералары да берберсеннән нык аерылып торалар. Мондый үзенчәлекләргә артист зур игътибар бирергә тиеш... 
Гөлсем Болгарскаяга татар театры өлкәсендә күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен, татар сәхнәсенә беренче аяк баскан артистларның берсе буларак, 1922 елда Татарстан республикасының халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 1925 нче елда исә ул РСФСРның атказанган артисткасы дигән исемне ала. Аның шушы зур шатлыгын уртаклашып театрның атаклы драматургы Г. Камал, артистлардан, С. Байкина, К. Шамиль, Н. Арапова, М. Вәлишин, Камал II һәм башка иптәшләр үзләренең язган котлау адресларында болай диләр: «Сез, иске гадәт-йолаларны җимереп, сәхнәгә чыктыгыз да, хатын- кыз галәменең азатлык тарихында үзегезгә аерым рәвештә исем алырга өлгердегез». Аның • соклангыч сәхнә иҗатына бәя биргәндәй, илебезнең төрле почмакларыннан аңа йөзләгән телеграммалар, рәхмәт хатлары килде< 1940 елда Татарстан XX еллык юбилее уңае белән Гөлсем Болгарская «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Ә 1946 елны исә ул «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батыр хезмәтләре өчен» медале һәм бик күп мактау грамоталары алды.

 
Г. Болгарскаяга хәзер 65 яшь. Ләкин ул сәхнәне ташлау, ял итү турында ишетергә дә теләми. Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында ул катнашмаган спектакльләр бик сирәк. М. Фәйзинең «Кызыл йолдыз» спектакленең финалында Гөлсем Болгарскаяның яшьләр белән бергә дәртләнеп биюен карап, аның инде 65 яшьтәге кеше булуына һич кенз дә 
ышанасы килми, идәнгә сикереп төшеп, аның дәртле биюенә кушыласы килә. Үзенең иҗади актерлык эшенд; Гөлсем Болгарская өзлексез эзләну юлы белән бара. Ул яңадан-яна образлар тудыру турында хыяллана һәм дәртләнепдәртләиеп үзенең матур хыяллары турында сөйли.