Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗ ТАВЫШЫҢ БЕЛӘН


 Безнең татар совет поэзиясен уртачалыктан чыга алмый, диләр. Моны безгә күбрәк бүтән жанр кешеләре әйтә, һәрвакыт шулай: читтән әйбәтрәк күренә. Соңгы вакытта бу хәлне кайбер шагыйрьләр дә таный башладылар. Ләкин кайберләре генә. Әгәр шагыйрьләрнең күпчелеге шушы хакыйкатьтән күз йоммыйча, поэзиянең торышына айнык караса, без бер урында озак таптанудан котыл ырбыз. Уртачалык ул әле бездә яхшы әсәрләр юк дигән сүз түгел. Мин үз әдәбиятыбызның мирасына, әйбәт традицияләренә ябышып яткан кебек, бүген үзебез тудырган уңышлы әсәрләрдән дә күз йомарга уйламыйм. Мин дә үз поэзиябезнең чорыбызның алдынгы сафында баруын күрергә телим. Бөек Ватан сугышы көннәрендә һәм аннан соң поэзиягә аяк баскан иптәшләрнең әсәрләре өчен конкретлылык, сюжетлырак итеп язу, беренче чиратта кешенең тойгыларын, эчке дөньясын күрсәтү характерлы. Бу шулай булырга тиеш тә. Системалы әдәби белем алган яшьләрнең үзләренә таләпчәилекләре дә үсә төште. Хәзер тәжрибәле олы шагыйрьләр рәтенә кайберләре инде формалашкан, кайберләре әле үзен яңа табып килгән Зәки Нури, Зыя Мансур, Әнвәр Давыдов, Мәхмүт Хөсәен, Әминә Бикчәнтәева, Рәшит Гәрәй, Шәүкәт Галиев, Хисам Камалов, Илдар Юзеев, Гамил Афзалов, Роберт Әхмәтҗаиов, Раил Шакиров кебек яшь шагыйрьләр төркеме кушылды. Болариың һәрберсендә иҗатларының берәр матур ягын, берсен берсе кабатламый торган үзенчәлекле ягын табарга мөмкин. Язучы булган кешегә мондый сыйфатлар бик кадерле һәм аларны һәртөрле риторика чүбе астында күмеп калдырырга ирек бирмәскә кирәк. Безнең арада иң яшь шагыйрь Роберт Әхмәтҗаиов. Аның Хиросима трагедиясе турындагы «Таш ела- ’ ды» исемле балладасы күңелне кузгата. Бу — темасы шундый булганы өчен генә түгел. Автор шул фаҗиганең әкренләп якынлашуын күрсәтүдә кирәкле шигъри элементларны тапкан: Кыядагы җитез лачын Оясына бикләнмәде, Диңгез тыныч иде аста, — Бернәрсәдән шикләнмәде, Шикләнмәде язмышыннан Тыныч йортлар, сулар яки Якты нурларда коенып, Балкып торган Нагасаки... Бер секундта булды бу хәл, Җилләр алдан белдермәде. Бишегендә яткан сабый Еларга да өлгермәде. Берәү дә белми, берәү дә көтми бу хәлнең буласын, аның бөтен фаҗигасе бәлки шушындадыр. Моны күреп кеше түгел, Таш та сыкрап сулкылдады. Ул тетрәде газаплардан, Таш елады, Таш елады... Шигырьне шигырь иткән нәрсәләр кайчагында бик кечкенәдән генә торалар шикелле. Шушы строфада «Таш елады» сүзләренең кабатлануын күңел ничектер үзе сорый.
80 
 
Роберт Әхмәтҗановның поэзиягә шушылай үз әрнүе белән керүе әйбәт. Кайбер шагыйрьләр редакцияләргә ешрак кергәләргә, хәтта бик төссез шигырьләрен дә этеп-төртеп булса да үткәреп җибәрергә тырышалар. Тырыша торгач, үткәрәләр дә. Ләкин мондый юл белән үтеп керүне мин үзем кердегә санамыйм. Болар укучыга көчләп тагылган шигырьләр. Яшь шагыйрь Гамил Афзалның үзеннән алда шигырьләре юл ярып керделәр. Керделәр һәм укучының күңелен биләп алдылар. Бер караганда аның шигырьләрендә әллә ни шаккаткыч нәрсә дә юк кебек. Вак. гади шигырьләр. Авыл кешеләренең берәр җирдә җыелып утырганда тыныч кына, ләкин аз-маз юмор катыштырып сөйләүләрен хәтерләтәләр. Син аларның сөйләвенә колак салмый булдыра алмыйсың. Бу шигырьләр тормышның үз эченнән алынган, укыйсың, шагыйрьнең сүзләренә әз генә дә шикләнмисең. Син дә урта белемле лә, Мин дә урта белемле шул, Вузга кереп булмагачтан,. Кая куйыйк белемне. Әткәй, акча яумас микән, Кесәмә таммас микән шул, Маникюр ясатыйм әле, Инженер алмас микән. Алъяпкыч кесәләре, аһ’ Маскарад кичәләре, аһ! Без кайчан булырбыз икән Начальник бичәләре, уф! дип, колхозда эшләргә хурланучы ялкау кызлардан шагыйрь бик урынлы көлә. Яшь төзүчеләрнең Бөтенсоюз киңәшмәсендә сөйләгән речендә иптәш Хрущев безнең сатирикларны мондый ак сөякләрнең артта калган карашларын утлы тимер белән көйдерергә чакырды. Хезмәт темасы шундый зур, шундый күп тармаклы, анда сатирикларга да, лирикларга да эш җитәрлек. Гамил Афзал шигырьләрендә халыкчан юмор тулып ята. Колхозныкын йолкырга яратучы «тәвәккәл әби»не печән урлап тотылгач, автор менә ничек күрсәтә: ... Килеп чыкты каравылчы. — Атам! —диде,— мәхәббәтсез. Әби калды тәһарәтсез, Үкчәсенә китте җаны, Басып калды хәрәкәтсез. 
«С а би рҗа н хаты», «Тәвәккәл әби», «Тәнкыйть сүзе», «Әсмабикә җаным, ахирәт...», «Ялкау кызлар», шулай ук яшь шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләре безие чын- чыилап куандыра, тагын да уцыш- <’ (ы рак әсәрләргә ө м етл 
ә н де р ә. Уи классны бетергәч, колхозда яки башка производствода хезмәт итәргә теләмәүчеләр, күрәсез, очраклы хәл түгел. Илдар Юзеевның «Таныш моңнар»ындагы Резида да башта тормышның бердәнбер юлын ВУЗ аша дип кенә уйлый. Ләкин соңыннан ул үзгәрә төшә. Юзеевның тормыш үзе практик хәл кылыиуыь сорый торган мәсьәләне кузгатуы аның бүгенге көн белән нык бәйләнгән булуы турында сөйли. Укучы аның поэмасын яратты. Хисләрнең муллыгы, керсезлеге өчен, шигъри тел белән язылганга күрз яратты. Олырак шагыйрьләр «Таныш моңнар»да Һади Такташ йогынтысының зурлыгын да, безнең әдәбиятта элек күп очраган кайбер иске алымнарның (өй түрендә һаман да шул ялгыз гармоньның йөрүе, рәшәткә эчендә егет белән кызның кичкырын очрашуы) кабатлануын әйттеләр. Мин бу фикерләр белән кушылам. Ләкин шушы кимчелекләр астында поэманың матур якларын күмеп калдырырга ярамый. Илдар Юзеев геройларының хисләрен ничектер куертып әйтә һәм анын үз мөнәсәбәте, үз кичерешләре дә бергә үрелеп бара. Поэманың башыннан ахырына кадәр сине шул хисләр тотып тора, җибәрми. Озын- озын чигенешләр дә, ялыктыргыч тасвирлар да юк. Әсәр шуңа күрә җыйнак, төгәл. Юзеев бик нык эзләнә һәм аның эзләнүе дөрес юл белән бара. Аның кемне дә кабатламыйча, тик үзенчә генә итеп әйткән строфалары поэмада шактый: 
«йомшак жилләр булып исәрмен дә Тәрәзәңне килеп кагармын, Мин кагармын, син качарсың — йөрәгемә утлар ягармын. 
<5. „С,Ә.“ № 7. 81 
 
Гөлчәчәкләр булып үсәрмен дә Тәрәзәңә үрелеп карармын, Мин карармын, син качарсың— Сөю ялкынында янармын. йолдыз булып күккә менәрмен дә Өй турында балкып янармын, Мин янармын, син качарсың — Төсең итеп кемгә багармын». Бу инде Такташныкы да, бүтәннс- ке дә түгел, Юзеевнең үз яшьлеге алып килгән, үз газабы белән туган алымы. — Зөфәр... — Саумы, Резида?.. Ачулансаң, әйдә, ачулан. Түзәлмичә килдем сагынуыма Эш киеме белән басудан. Диалогларда китапча ясалмалык юк, аларда узганыңны кинәт сагындырган, мәхәббәт дигәндә бернинди киртәләрне дә белмәгән, ашкынучан җиңеллек бәреп тора. Әгәр яшь автор беренче әсәрләрендә үк диалогларның табигыйлегенә ирешкән икән, моны да аның уңышы дип исәпләргә кирәк. Илдар Юзеев «Тормыш җиңә», «Таныш моңнар»- га өйрәнү, эзләнү чорындагы әсәрләре итеп карарга тиеш. Киләчәктә ул башкалар йогынтысыннан һичшиксез арыныр, безнең олы поэзиягә үз сукмагы белән килер. * Шагыйрьнең үз тавышы булганы әйбәт. Без үзенчәлекле шагыйрьне яратабыз. Дөньяны үзенчә күрә белгән шагыйрь -генә поэзиягә яңа сүз өсти ала. Әле тикшерә торган шагыйрьләр барысы диярлек лирик шагыйрьләр. Аларның омтылышлары, максатлары бер, иҗатларында кузгаткан темалары да күбесе өчен уртак. Ләкин һәркайсының хәтта "бер үк темага үз килеше бар. Тукайның: Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим?.. кебек юллары ничек «ләктерүнең» бик үк җиңел түгеллеге турында сөйлиләр. Шигырьнең исеме дә бит «Вакыты гаҗезем» — аптыраган вакытларда. Чөнки ничек «ләктерүгә» карап шигырьдә шагыйрьнең индивидуаль аерымлыклары, үзенчәлекләре, караш — мөнәсәбәте чагыла. Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, Я бөек сәт — юк менәргә баскычым. Эзләнүнең, минемчә, бөтен газабы шунда. Берәүләр ул йозакның ачкычын тизрәк табалар, берәүләр исә гомерләре буе шигырьнең эчен күрә алмый һаман йөри бирәләр. Яшь шагыйрь Хисам Камаловиың хәзер «Чияле тау» исемле икенче китабы чыкты. Гадәттә беренче китаптан соң, әллә инде 
булганын шул беренчесенә кырып-себереп салып бетергәнгәме, яшь язучыларның күбесе бер урында таптанучан була. Хисам Камалов иске урында тукталып калмаган, лирикасы аның яңадан киңәя, тирәнәя төшкән. «Чияле тау»да гади совет кешесенең рухи байлыгын күбрәк күрәсең. Шагыйрь аз юлларга шактый зур нәрсәләрне сыйдыра. Менә «Начар һөнәр сайлаганмын димә» исемле шигырьдән өзек: ...Син онытма: мәрхүм әти шушы Машинада юллар узганын. Әрчегәндер күпме дизеленнән Европаның соры тузанын... Игеннәре җиткәч, авыл халкы Горурланып әйтсен тик шуны: Эшләп бирде Сабир малае дип, Язын безгә бу як басуны. Бу шигырьне укыгач, миңа Европаны айкаган колхозчы белән бергә хәтта күпне күргән иске дизель дә күңелгә якын, кадерле булып китте. Әтисе шушындый булган малайның игенне яхшы уңдыруына бик рәхәтләнеп ышанасы килә. Европаны гизгән солдат турында безнең шагыйрьләр тарафыннан шигырь аз язылганмыни? Әмма Хисам Камалов шигыре алар арасында югалып калмый, ул безнең колакка яңа булып ишетелә. Шунысы гаҗәп, кайбер рецензент, редакторларга шушындый кыенлык белән табылган шигырьләр ошамыйлар. Камалов- ның мәхәббәт, аерылышуга багышланган «Авыл аша узган бу яңа юл» дигән шигырен иптәш Мостафин 1955 елда «Совет Татарстаны»н- да басылган бер мәкаләсендә төшенкелектә гаепләп чыга. Шигырьнең эчке кичерешләр, күп әрнүләр аркасында туганы әллә каян сизелеп тора. Шигырьдә кеше хисләренең муллыгыннан нигә төшенкелек эзләргә? Уй-тойгылары кысрыкла- нып чыгарылган шигырь гомумән шигырьме соң ул? 
82 
 
Әллә бу иптәшләрнең карашыича безнең семьяларда бар да ал да гөлме? Юк, алай түгел. Япь-яшь егет, әле өйләнгәненә бер генә атна, инде суд залына аерылырга килә, характерлары белән килешмәгәннәр, имеш. Нәрсә татыган, нәрсә күргән ул. кая әле аңа характер турында сөйләргә. Сәбәбе нәрсәдә? Очраклы танышканнар. Ә бездә әле эчеп семья тормышын җимерүчеләр азмы? Болар турында зуррак, уйландырырлык әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Кайчандыр Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н типик түгел дип гаепләгәннәр иде. Гаепләүчеләре исәндерме, юктырмы, әмма хәзер «Мәхәббәт тәүбәсе» халык теленнән төшми, бүген дә яши, бүген дә актуаль. Болардан йөз чөергән иптәшләргә нинди әсәрләр кирәк соң? Андыйлар риториканы өстенрәк күрәләр. Камаловның әлеге шигыре тирәнлеге, художество дәрәҗәсе белән дә «Мәхәббәт тәүбәсе»нә янәшә куярлык әсәр түгел, моны берәү дә дәгъва итмәс. Ләкин бу шигырьнең дә үзенең тоткан урыны бар. Хисам Камалов әзер схемалар буенча эш итми, һәр теманың ул үз матурлыгын табарга тырыша. Аның «Партиягә гариза» шигыре пафослы, әмма бу ялган пафос түгел, монда шагыйрьнең гражданлык тойгысы йөрәктән кайнап чыккан, син «Партиягә гариза» язган лирик геройның кайбер икеләнүләрен дә, уйлануларын да уртаклашасың, мондый хисләр халык, партия эшенә зур җаваплылык белән караудан килә. Шигырь сине шушы кичеренүләрнең чын күңелдән булуы белән ышандыра, аның бөтен эстетик көче шунда. Яшь шагыйрь Хисам Камаловта шулай ук кайбер кабатланулар да күренә. Мәсәлән, аның иҗатында каен образы кирәгеннән артык күп очрый. «Яңадан сафка» да «Сугыш язны шундый мыскыл иткән» дип башланган шигырь совет солдатының туган илне никадәр нык яратуын оста чагылдырса, «Чияле тауда»™ «Ак каеным инде матурланды» элеккеләренә берни дә өстәми. Каен образының Сергей Есенин белән Александр Прокофьев иҗатында нинди генә вариантлары юк икән. Кайчакта кабатламас өчен аларга да күз төшерсәң зарар итми. Эзләнә торган шагыйрь башка шагыйрьләрне дә биш бармагы шикелле белергә тиеш, шунсыз аның әллә кайчан язып онытылган әсәрләр тирәсендә киләп сарып йөрүе мөмкин. Зыя Мансурның шагыйрь Хисам Камалов белән шактый уртак яклары бар, 
икесе дә болар лирикада бер-берсен көчәйтәләр шикелле. Тургай оча, күңелем кебек җырлап, Тац нурыннан түше алланган. Нәни кошчык! Ул да менә шушы Без яшәгән җирдә яралган. Бу юллар ничектер Зыя Мансур лирикасының бөтен агышын, характерын күз алдына китереп бастыра. Тугай җирнең матурлыгына соклану, шул хактагы кадерле уйларыңны шигырьдә раслый белү ансатмыни? Яки менә икенче бер шигыре: ...Күл өстеннән күзен алмый кояш, Таллар кыймый керфек кагарга. Минем кебек, Тыныч суга карап, Гашыйк булган ахры алар да. («Аккош күле буенда^) Авторның шушылай табигать күренешен тасвирлаудан башланып киткән уйлары, сиздермәслек кенә борылышлар ясап, Ватан сугышына барып тоташа, хәзер менә күлдә йөзеп йөргән аккошлар, бәлки, теге вакытта окоплар өстеннән очып узган аккошлардыр. Шагыйрь илнең табигатеннән аерылгысыз, ул читтән карап түгел, шул табигать эчендә, кешеләре арасында торып яза. Шигырьне шуңа күрә дә якын күреп кабул итәсең. Зыя Мансур шулай ук юмор-сати- ра өлкәсендә иң актив эшләүче авторларның берсе. Аның 1955 елда газета-журналларда басылып чыккан эпиграммаларының күбесен укучылар яттан беләләр. Сатирик шигырьләреннән «Җибәрдем сине диңгезгә», «Фәсхи» аерата көчле. Шагыйрьнең теле кешеләргә характеристикада искиткеч үткен, менә кем ул Фәсхи: ...Кайда мөмкин, шунда чыгып күрен, Шәп гадәт ул, аны ташлама.
6* 83 
 
Шигырь язып, укы кешеләргә, Песиегез бәби тапса да! ...Берәү әгәр, авырып ята икән, Бик китмәсен исең аңарга. «Хуш, җаным!» дип, шигырь хәзерләп куй, Зиратында чыгыш ясарга. Шагыйрь Әхмәт Исхак иптәш тә лирик шигырьләр белән беррәттәп соңгы вакытта күпләгән мәсәлләр язды. Йорт төзелешендәге кимчелекләрдән көлгән «Ике йорт» мәсәле җитди, актуаль мәсьәләне кузгатуы һәм сәнгатьчә эшләнеше белән арада иң уңышлысы. «Исемсез хатлар турында», «Тәнкыйтькә мөнәсәбәт мәсьәләсенә карата», «Күркә белән сандугач», «Шагыйрь, муза һәм кукуруза»^!, шулай ук Әхмәт Фәйзинең «Усал кадыймчы», Зыя Ман-- сурның «Фәсхие», Әхмәт Ерикәйнең «Актырнагы» исемнәреннән үк күренгәнчә, иҗат кешеләре, алар арасындагы җитешсез якларны ачуга юнәлдерелгәннәр. Бу да кирәк, билгеле. Ләкин нигәдер безнең юмо- рист-сатириклариың төп утлары (Гамир Ыасрыйның «Әшнәкәй»ен алмаганда) Таткнигоиздат, Язучылар союзы тирәсеннән ерак китми. Бәлки моның үзенә күрә сәбәбе дә бардыр. Уйлана торгач, бер фикер туа башлый. Биредәге кимчелекләрне без яхшы беләбез, алариы күрү өчен ерак барып торасы юк... Әмма тормышның без хәл итәргә тиешле үзәк мәсьәләләре, төп конфликтлары читләтеп үтелә. Безнең эш стилендәге һәртөрле волокита, бюро* кратизм, кешеләр аңындагы иске карашларга каршы көрәшне зуррак пландагы әсәрләрдә күрсәтү ул авыррак, ләкин язучының изге бурычы. Быел апрельдә «Правда» газетасында В. И. Ленинның яңа документлары басылып чыкты. Осин- скийиың «Новые данные из местного опыта» дигән мәкаләсе уңае белән Ленинның 1922 елда аңа язган хаты бигрәк тә журналистлар, язучылар өчен искиткеч әһәмиятле. Ленин тормыш эченә тирәнрәк керергә, урындагы эш тәҗрибәсен, аның детальләрен өйрәнергә, ялгышларны ку- рыкмый ачып салырга чакыра. Бу документ, безгә карата, әйтерсең, бүген язылган. Совет язучысы үз халкының язмышы белән турыдан-туры кызыксынып, аның көндәлек эшләрендә читтән күзәтүче булып түгел, актив көрәшүче булып яшәгәндә генә заманының тормышчан әсәрләрен тудыра ала. Язучы халыкка якын торып, аның тормышын җиңеләйтүгә, тагын да биеккәрәк күтәрелүенә булышырга тиеш. Ә 
менә безнең хәзерге поэзия әсәрләренең күбесендә тормышка, халыкка шушы органик якынлыкны ничектер җитәрлек тоя алмыйсың. Ясалма рәвештә якын булырга тырышу күзгә ныграк бәрелә. Болан кыланудан әсәр барыбер яхшырмый бит. Безнең бик әкрен үсүебезнең сәбәбен тормыштан аерылудан эзлисе урында, берәүләр исә: поэзия, имеш, илнең бик нык күтәрелү вакытында, хәлнең киеренке чорларында, мәсәлән, гражданнар сугышы, беренче бишьеллыклар һәм Бөек Ватан сугышы елларында алга чыкты, дип әйтәләр, ул һәрвакыт җитәкләп барсын дип куеп булмый, диләр. Бөек Ватан сугышы көннәрендә шагыйрьләр, һичшиксез, бик матур әсәрләр иҗат иттеләр. Тик бөтен шагыйрьләр дә сугыш вакытында гына күтәрелеп китеп, поэзиянең үрнәкләрен шул чакта гына бирделәр дисәк, бик үк дөрес булмас иде. Чыннан да Фатих Кәрим, Муса Җәлил кебек шагыйрьләрнең иҗаты совет халкының кулына корал тотып, фашизмга каршы рәхимсез көрәш алып барган көннәрендә аерата киң җәелде, алар укучылар күңеленә шушы чор шигырьләре белән ныграк керделәр. Тик шуны онытырга ярамый: Фатих Кә- рнм «Яшен яктысы», «Тавышлы таң», «Аникин», «Җиденче мич», Муса Җәлил «Хат ташучы», «Алтын чәч» кебек атаклы поэмаларын, күпләгән популяр җырларын һәм лирик шигырьләрен язып, үзләрен сугышка чаклы ук танытып өлгергән шагыйрьләр бит! Бу әсәрләр сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан сугыш чоры әсәрләреннән түбәнмени? Яки Һади Такташны алып карыйк. Аның бөтен иҗат юлы илнең тыныч төзелеш елларына туры килә, ул көн
84 
 
Нән-көн безнең барыбызны да сокландырган шигырьләр, поэмалар язып калдырды. Шагыйрьләрне ти- рәптен рухландыручы вакыйгаларның безнең ил тормышында кайчан тынып торганы бар?! Партиянең 1953 елгы сентябрь Пленумыннан соңгы вакыт эчендә генә дә колхозчының материаль кызыксынуын, экономик хәлен яхшыртуга юнәлгән, аның инициативасына киң юл ачкан нихәтле үзгәрешләр булып узды. Ә XX съезд куйган чаралар халык хуҗалыгының үсешендә барлык тармакларда да әлегә тикле күрелмәгән яңа борылыш ясаячак. Мәсәлән, Татарстанда нефть промышленностеның алтынчы бишьеллыктагы перспективасына күз төшерсәң дә безнең язучыларның рухланып иҗат итүе өчен моңарчы аларның кулы тимәгән, тормышның менә хәзер генә бөреләнә башлаган матур якларын күрәсең. Хәзерге көндә Татарстан нефтьне 1913 елда бөтен Россия тапкан нефтьтән күбрәк таба. Татарстан нефтьчеләре алтынчы бишьеллык ахырына туган илгә нефтьне бүгенге Бакуга караганда өч тапкыр артыграк бирәчәкләр. Шулай ук Казан — Горький, Әлмәт — Горький, Әлмәт — Молотов араларында магистраль газ трубалары үткәреләчәк. Бу бит бер техниканың гына алга китеше түгел, шушы техника белән эш иткән совет кешеләренең үзләренең дә бертуктаусыз үсүе дигән сүз. Шагыйрь өчен кешеләрдәге яңа борнап килгән өмет тулы саф хисне, психологик кичерешләрне вакытында күреп оста җырлаудан да бәхетлерәк нәрсә юк. Зәки Нури иптәш «Күтәрелү» исемле поэтик очеркында һөнәр училищесы бетергән яшь геройның Сталинград ГЭСында яңа профессия сайлап, авырлыклар, каршылыклар аша үзенең теләгенә ирешүен күрсәтә. Әсәрнең поэтик материалы бай. Яшүсмер Бариның атасы Сталинград янында сугышып үлгән. 
Дулады дәһшәтле давыл Менә шул җирләрдә, якташ. Учка алсак, туфрак авыр, Чөнки металл белән катнаш. Бари шул җиргә эшкә килә һәм әтисенең сугышта комиссары булган кеше белән очрашуы да табигый. Бигрәк тә Бариның мәхәббәте, Рина белән далада чаңгы шуган чагы, кышкы каты суыкта баганаларга менеп, өзелгән чыбыкларны ялгау моментын тасвирлаган бүлекләр хәтердә кала. Образлы, тыгыз итеп язу Зәки Нури 
шигырьләренең төп сыйфаты, бу сыйфат кыскалык белән нык бәйләнгән. Зәки Нури шушы принциптан караганда озын язмаска • тиеш иде. Ләкин Бари поэмапыи яртысына кадәр әле һаман чыбык ташып йөрүдән гарьләнә. Болар урынына әтисен, батыр комиссарны, икесен дә дуслаштырган көннәрнең якты юлларын, истәлекләрен күрергә телисең. Бу вакыйгалар Бариның үзе өчен дә кадерле бит. Менә монда хисләрнең ташуыннан курыкмаска кирәк. Әсәрнең тагын бер кимчелеге шунда, геройның кичерешләрен, хәрәкәтләрен автор үзе сөйли. Син әнкәң үлгәч болан кичердең, ГЭСка эләгү өчен снн теге вакытта менә ничек хыялландың, сабый чагыңны син менә ничек хәтерләдең, дип сөйләү бик сәер яңгырый. Бу урында укучы геройның вакыйгаларга, кешеләргә мөнәсәбәтен аның үз авызыннан ишетергә тели. Күрсәтеп бирү — иске, ләкин сыналган алым. Шагыйрь иске алымнан качам дип. бу очракта ялгыш эшләгән. Безнең һәркайсыбызның аерым уңышлы шигырьләре яки җырлары бар. Шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснен туган ил, мәхәббәт турындагы «Яшь сталинчы»да басылган дүрт сонеты, Әхмәт Ерикәйнең «Күтәренке ярларына басып», «Көз килде, дип нигә көрсенергә», «Берни кирәк түгел миңа», Әнвәр Давыдовның «Сергей Есенинга», «Никтер бу яз. бик сагышлы», «Шатлаиам»ы, Нури Арслаиовның «Сим Чей — давыл кызы», Гали Хуҗиның «Чишмә янында», Шәүкәт Галиевнең «Урап йөрттең төнге урамнарны», «Атам исеме, балам исеме белән», «Дилбегәләр турында» һәм башка кайбер нәрсәләрне тырышып эзләгәндә табарга мөмкин. Безнең әйбәтебездән берәү дә күз йоммый. Ләкин бүгенге
85 
 
; поэзияне заманның искиткеч тиз атлап барышы белән чагыштырып карынсың да, сине беренчедән, язган . әсәрләрнең тормышның төп проблемаларыннан читтә булуы борчыса, : икенчедән, аларның күбесе сине бөтенләй таотмый. Минемчә, хәзер китаплардан укыган буенча язылган . шома, беркемгә кагылмый, тими, ачык мөнәсәбәте билгесез булган шигырьләр бастырып чыгару модага , керде. Хәтта сатира да үз тирәбездән бер адым да читкә китми. Иптәш Хрущевның яшь төзүчеләр ки- : ңәшмәсендә алтынчы бишьеллыкның гигантларын кору турында сүз барганда Маяковскийны сагынып искә төшерүе дә бәлки безнең язганнардан бик үк канәгать булып җитмәүдән тугандыр. Әхмәт Ерикәй иптәшнең «Теләк» шигыренең: Соклана да бүген, сызлана да, Туган җирле күреп бу күңел. Үсешләр дә, күрәм, бик зур монда. Кимчелекле як та юк түгел, — дип башланган юлларын укыгач, бу инде я туган җирнең бөеклеген, үзе әйтмешли, сокл а ндыр ыр л ык 11теп җырлар, я кимчелекләре турында нәрсәдер кузгатыр дип көтәсең. Әмма шигырьдә соклану да, сызлану да юк, бу сүзләр болай гына, форма өчен генә әйтелгәннәр. Яки менә колхоз кызы «Фәйрүзә» шәһәргә укырга киткән. Сөйгән егетен уйлап борчыла, чөнки аны шәһәр кызларының үзләренә каратулары мөмкин. Тартып алсалар... йөрәгең Мәңге сызланыр. Ник иргә чыгып бетмиләр Шәһәр кызлары?.. Ике строфалык фикерне шагыйрь 44 юл буенча суза. Шуның өстенә моның фикер дип әйтерлек ние бар? Бу уңайдан Пушкинның: «Безнең шагыйрьләр гадәттә яза торган идеяләреннән мөһимрәк, зуррак идеяләр* кузгатсалар, начар булмас иде. Узган яшьлекне сагыну белән генә әдәбиятыбызны әллә ни алга җибәреп булмый»,— дигән сүзләрен китерәсе килә. Чыннан да, Фәйрүзәләрнең эшләре дә, мәхәббәтләре дә зур бит, үз мәхәббәтләренең безнең шигырьләрдә болай ваклануына алар риза түгел. Шагыйрь тормышка якынрак килергә тырышып карый. Колхоз терлекләрен әйбәт тәрбияләүче кызларның уйхисләрен җырга, шигырьгә салу бик яхшы нәрсә. ...Эш ул куанычлы, юанычлы, Аңлый алсаң 
аның төп серен... Хезмәтнең нәкъ менә шул куанды р га н, юа и ды р га 11, ка й ч а гы ндa хәтта борчылдырган якларын шигырьдән тоярга тели укучы. Колхоз кешеләрен күрсәтүдә шагыйрь ансат, примитив юлга баскан. Элек сыерга, имеш, саламның әшәкесен генә ашатканнар, имеш, ул чакта сыерлар чиләкне тибеп кенә очыра торган булганнар. ... Бүген инде мондый конфликтлар Сирәгрәк инде, сеңелләр, Сезнең оста, йомшак кулыгызга Буйсыналар сөтле җиленнәр. Төшенәсез гүя, сыер сезнең, Ә сез сыерларның теленә. Мондый мәхәббәтнең нәтиҗәсе Май заводларында күренә... Шунысы аяныч, тик шигырьнең генә укучы күңелендә бернинди дә нәтиҗәсен күреп булмый. Шагыйрь Гали Хуҗиның комсомолның XII съездында катнашу тәэсире белән язылган «Онытылмас очрашулар»ы да безнең күңелләрне бер дә җилкендермәде. Ә бу бит кайнар дәрт, ашкынулар белән тулы яшьлек съезды. Яшьтән үк комсомолда эшләп, аның хисләрен җырлап үскән шагыйрьгә бу тема бигрәк тә якын. Шагыйрь съездга барышлый бала чакта бергә аунап үскән якташы, шулай ук Баулыдан делегат итеп җибәрелгән геолог кыз, вожатыйлар белән таныша. Ул съезд трибунасыннан Алтай игенчеләренең, Гренада, Чехословакия, Италия яшьләренең тынычлык өчен көрәшкә чакырган көчле тавышын ишетә. Төрле илләрдән килгән төрле характердагы шул кешеләрнең шигырьдә чагылган уйларын тоясы килә. Ләкин моны тоеп булмый. Автор хәтта аларның тышкы портретларын да бер төсле итеп бирә: «...Арабызда бара геолог кыз, Делегат ул яңа Баулыдан. Карау белән күзләренә аның, Исемә төшә кара карлыган». («Геолог кыз».) 
86 
 
«Безнең белән бергә бүген Гренада гүзәле дә; Очкынлана яшьлек дәрте Зур кара күзләрендә*. («Тереза».) «Арабызда бара вожатый кыз. Шатлык чыккан аның йөзенә. Әйтерсең, ул бөтен дружинаның Елмаюын җыйган үзенә» («Вожатый >.) 
Мондый бер төслелек, әзер схема, әзер шаблонга корылган шигырьләрдән күңел суынды, җан бизде инде. Эзләнүдә яшьләргә үрнәк булырлык олы шагыйрьләрнең шушы хәл белән килешүләре безне бик нык гаҗәпләндерә. Эзләнсәң, олыракларга да өйрәнерлек нәрсәләр бар ич бездә. Муса Җәлил дә үзенең волком членнары белән бер съездга баруын «Безнең сөю» шигырендә искә төшерә. 
... Егерменче елның салкын кышы Безнең сеңерләрне какшатты. Син — житез кыз, шунда, вагонда ук. Бәрәңге дә пешереп ашаттың.' Бер тун белән төренеп. Бер табактан Ашый-ашый, сөенеп көлештек. Мин оныттым инде. әллә шунда Үбешмәдек, әллә үбештек! 
Кечкенә бер шигырьдә ул елларның картинасы: салкын кыш, ачлык, кулаклар белән көрәш, товарный вагон, анда бәрәңгене дә, бәрән тунны да уртаклашкан киң күңелле кешеләр — барысы да бөтен вак детальләре белән күз алдына баса. Шулар арасында әле үзен сиздерми генә килеп кергән эчкерсез мәхәббәт тә. Бәлки Гали Хуҗига да ун- унике урынына, очрашуларны онытылмаслык иткән шушындый бер шигырь язарга кирәк булгандыр! Гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләр безгә ят түгел. Пушкин Рылеевның тарихи җырларында гражданлык пафосының көчле икәнлеген әйтә, ләкин аларның абстр а кт декл а м а ци я бул ул арын яратмый. Рылеевка ул: «Уйланулар турында ничек дип әйтергә икән сиңа? Аларның барысында да җанлы гына язылган юллар бар... Әмма алар барысы да уйланышлары, язылу рәвешләре ягыннан бик зәгыйфьләр. Барысы да бер төрле: гомуми сүзләрдән тора. Вакыйга барган урый, герой сүзе һәм — акыл өйрәтү. Аларда, исемнәрдән башка, русчалыкның, миллилекнең әсәре дә юк»,— дип яза. Пушкин эчтәлекне шигырьнең үзенә хас чаралар белән 
бирелүен таләп итә. «Сүз белән кешеләрнең күңелләрен кузгатырга» — менә аның шагыйрьләр алдына куйган төп девизы. Пушкинның үз шигырьләре турында «Поэзия Пушкина полна, насквозь проникнута содержанием, как граненый хрусталь лучом солнечным» — ди Белинский. Безнең тормышның матурлыгын, кешеләрнең олы хисләрен риторик, буш шигырьләр раслый алмый. Бездә мондый шигырьләр, поэмалар шактый. «Яшь Сталинчы»да Мөнир Мазуновның «Герасимовичи» эпосы басылып чыкты. Урал егете Григорий Куиавии Польшаны азат итешүдә катнаша, Матросовлар, Газинурлар кебек, ул да батырларча һәлак була. Авторның максаты әйбәт. Герасимовичи. Бу бер гади авыл исеме. Польшада күп андый авыллар. Күрмәдем мин мохтаҗ кешене, Мул биредә хәзер табыннар... ...Ул эпоста моң да, рух та бар, Җылытырлык нечкә хис тә бар... ...Ул эпоста безнең ватанга Мәхәббәт һәм рәхмәт чагылган...— ди шагыйрь. Ләкин әсәр күңелдә бернинди эз калдырмый. Поляк авылын фашистлардан коткарганда үлгән геройга поляк кешесенең мөнәсәбәтен хәтердә калырлык итеп җырлаган бер генә характерлы деталь дә юк. Автор санаган «моң да. рух та, нечкә хис» кайда соң ул? Эпос дигәне баштан ахырынача кемне дә ышандырмый торган шушындый купшы сүзләр белән дәвам итә. Ватан сугышы шикелле зур вакыйганы кичергән халыкның мохтаҗлыгы, авырлыгы юк дип башта ук әйтеп кую, тормышны шушылай ясау, шомарту нигә кирәк? Халык кирәк чакта шат күңелле дә була ала, инде аңа кайгы-хәсрәт килгән икән, аны да яшерми. Мәсәлән,
87 
 
f мари халкының «Костерок» дигән җырында бу нәрсә бик матур бирелгән. Костерок Горит едва, Но берется дым откуда? Родничок Течет едва. Ну, а пенато откуда? Вот роса — Так хороша! Но вода взялась откуда? Как родник. Чиста душа, Но печаль взялась откуда? Халык үзенең бөеклеген дә, батырлыгын да яхшы белә. Шул турыдагы уйларын чагылдыру өчен ул кыска формалар тапкан. Поляк халкының да «Второе сердце» кебек искиткеч җырлары бар: Чье-то сердце оборвалось, Так любить оно хотело; Налилось оно тоскою И за войском полетело. Шел солдат войне навстречу, Сердце бедное заметил, Взял его в походный ранец И пошел сквозь дождь и ветер... Бу солдатның янында гына үлем йөрсә дә, ул курыкмый, чөнки аның үзе белән икенче йөрәге бар. Ул үзе ту р ы да и -ту ры алар га ба гыш л а н м а - са да, шушы җырда мин Матросов, Газинур һәм шул ук Кунавиннарның батырлыгын күрәм. Кыска, гади, ачык булу сәнгать әсәрләренең иң кирәкле сыйфатлары. Без секция утырышларында бу хакта күп сөйләнәбез һәм ул положениеләрнең дөреслеген инкарь итмибез. Практикада исә эш бүтәнчәрәк тора. Яктысы станоктан әллә ни ерак китмәгән «зәңгәр лампа»ны күрсәтү өчен бәлки кечкенә бер лирик шигырьдә җитәдер. Ислам Гал- лямов иптәш аны ике мең юллык поэмага суза. Шунысы гаҗәп, аны озынайтырга олы шагыйрьләр киңәш бирәләр. Димәк, өлкән иптәшләр үзләре дә шушы чир белән авырыйлар. «Зәңгәр лампа» кирәкмәгән озын, кешедән бигрәк технологик процессның үзе белән мавыккан әсәр. 
Станоклар төрле: цпнцннати, Тилль, Бротфорд, Кергер, Канада. Нинди хисләр белән кемнәр генә Эшләделәр икән аларны? Бу инде безнең әдәбиятның күптән үтелгән юлы. Хәзер яңадан моңа борылып кайту поэзияне артка өстерәү булыр иде. Күләме белән тыгыз, җыйнак булуны бөек тәнкыйтьче Чернышевский әсәрнең эстетик кыйммәтенең беренче шарты, ди. Пушкин әсәрләренең бу сыйфатына ул югары бәя бирә. Чыннан да замандашларының барысын да гаҗәпкә калдырган кыскалык, локонизм Пушкин иҗатыннан башланып китә. Пушкин реализмга ят булган күп сүзлелек, һәр төрле кирәксезгә сүз уйнату, чуарлау, әсәрнең ялыктыргыч 
озынлыгына каршы чыга. Ул үз әсәрләреннән төп фикерне ачудан читкә илткән тышкы ялтыравык, буш балласт сүзләрне шәфкатьсез рәвештә алып ташлаган. Пушкин шигырьләрен, поэмаларын булсын, торган саен кыскарак язарга омтыла. Баштарак иҗат ителгән һәм классицизм традицияләрендә язылган әсәрләргә тартымы «Руслан һәм Людмила» 2800 юлдан артыграк булса, аннан соңгы поэмалары күләм ягыннан кечерәйгәннәпкечерәя бара. Поэмалар арасында иң гүзәле, аның поэтик осталыгының таҗы дип аталган «Бакыр җайдак» бары 465 юл. Тирән драматизмга корылган бу кечкенә поэманың күтәргән мәсьәләсе никадәр зур. Олы фикерләрне шушындый төгәл формаларда сәнгатьчә итеп бирү, сюжет, композицияне оста кора белү ягыннан булсын Пушкин безгә һаман да әле үрнәк булып тора. Безнең татар әдәбиятының мирасын актарсаң да, аннан рус әдәбиятының энҗеләре белән беррәттән торырлык поэмаларны табасың. Габдулла Тукайның «Кисек башы» әле беренче тапкыр кулъязма килеш укылганда ук халыкның күңелен яулап ала. Ул 1908 елда 5000 тираж белән басылып чыга һәм ике ай эчендә таралып та бетә. «Кисек баш» шул көннән бирле безнең иң яратып укылган, тыңланган поэмаларның берсе. Шулай ук татар совет шагыйре Һади Такташның «Киләчәккә хатлар»ы да чыгу белән бөтен җәмәгатьчелекне шаулатты, бүген дә сөелеп укыла. Мин моны бүгенге шагыйрьләрне алар күләгә

 
сендә калдыру өчен түгел, бәлки хәлебезне ачыграк күрү өчен чагыштырам. Соңгы ун ел эчендә генә дә егермедән артык поэма язылган. Чыннан да шулар арасында кайсы поэма халыкны телгә китерде, аны ныклап уйландырды, кайсысы халык күңелендә яшәп калды. Кайсысы «Кисек баш» яки «Киләчәккә хатлар» кебек бертуктаусыз басылып, таралып тора. Юкка гына шагыйрьләр укучының мондый сорауларын әйләнеп узалар. Бу мәсьәлә барыбер кайчан да булса якадан алачак, бу — осталык мәсьәләсе, аны чишмичә алга бер адым да атлап булмый. Бездә, бигрәк тә бер төркем шагыйрьләр арасында масаю яшәп килә. Бу шагыйрьләр үзләренең язганнарына тел тидерүне яратмыйлар. Тел тидерүчеләрне хәтта мыскыл итү, хурлаудан да тартынмыйлар. Үзара мактанышу, берсе- берсен даһи дип атау, шөһрәт бүлешү модада. Әхмәт Фәйзинең «Усал кадымче»сы шул типларның бөтен характерын ача: 
...Тетеп салдык Камалларны, Һадины, Алардан тапмадык без бер даһины, Алардан соңгы картлар, урталарны, Бөтенләй юкка чыгардык аларны. Карар иттек: даһи шул, кем эчә күп, Эчә-эчә үзе калган шешә күк, Сүгә барсын да танмый бер минут та һәм аннан соң... кереп ята ремонтка. Үзебезнең акылга, даһилыкка Күнелдә зәррә хәтле калмады шик. Бөтен өстәл тирәли кем утырган, Шуның һәркайсы булды бер классик. 
Әмма болай масаерга бер дә урын юк. Халык шагыйрьләрне аз белә, аз укый. Үз әсәрләрең турындагы фикерләрне белү өчен Таткиигоиздат. Язучылар союзы коридорларыннан бераз ераккарак китеп, халыкка ешрак колак салырга кирәк. Халык үзенә бирелеп хезмәт иткән чын художникларны күргән, бервакытта да онытып калдырмаган. Тукайча әйтсәк: 
Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син: Бик төренмә иртәгүк ертык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңелемдәген. Зур тәрәзә бар,— дип аңла дөньяга күкрәктә син- һәртөрле в а кл ыкл а р ны читкә куеп, халык омтылышларын уйлап, аның кичерешләрен кичереп бергә яшәү, шул гади кешеләрнең олы хисләрен үзләре яратып укырлык сәнгатьчә эшләнгән әсәрләр тудыру барыннан да өстен булырга тиеш. «Хәзер советлар иле текә күтәрелеш юлында тора,— диде Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съездында иптәш Хрущев.— Образлы итеп әйтсәк, без инде соңгы максатыбызга — коммунистик җәмгыятькә бару юлында киң горизонтлар ачык күренә торган тауга, биеклеккә күтәрелдек». Шушындый биеклеккә күтәрелгән илнең поэзиясе дә үз югарылыгында булырга тиеш.