Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА БИБЛИОГРАФИК ЕЛЪЯЗМА

Теге яки бу темага нинди әсәрләр басылган икәнне белү өчен фән һәм әдәбият өлкәсендә эшләүче кешеләргә бик күп газета-журнал- ларныц комплектларын карап чыгарга туры килә. Бу эшне җиңеләйтү йөзеннән Бөтенсоюз китап палатасы инде күп еллар буена, рус телендә чыга торган материалларны теркәп, системалы рәвештә «Журнал мәкаләләре елъязмасы», «Газета мәкаләләре елъязмасы», «Рецензияләр елъязмасы» һәм башка төрле елъязмалар чыгарып килә.  
119 
 
Москвадагы Бөтенсоюз китап палатасы кебек китап палаталары һәр союзный республикаларда һәм күп кенә автономияле республикаларда да бар. Татарстан китап палатасы 1925 елны оештырылган иде. Ул 1938 елдан алып һәр елны Татарстанда басылган китапларның библиографик учетын исәпкә алган «Китаплар елъязмасы» чыгара башлады. Бу елъязма, Бөек Ватан сугышы елларын исәпкә алмаганда, һәр елны чыгып килде. 1954 елны Татарстан китап палатасы 1953 елда Татарстанда чыккан китапларга Үзәк һәм республика газеталарында басылган рецензияләрне эченә алган «Рецензияләр елъязмасы»и чыгара башлаган иде. Хәзерге көнгә аның 1954 елда чыккан рецензияләрне эченә алган саны да чыкты инде. Менә шушы көннәрдә Татарстан китап палатасы яңа елъязма — «Га- зетажурналлардагы мәкалә һәм рецензияләр елъязмасы»VII VIII чыгарды. Бу елъязма чыга башлау белән әлеге «Рецензияләр елъязмасы» үзенең чыгуыннан туктый, чөнки бу яңа елъязма Татарстандагы периодик -басмаларда урнаштырыла торган рецензияләрне дә үз эченә ала. Бу яңа елъязманың профилен киңәйтү белән китап палатасы дәрес эшләгән, периодик 'басмаларда чыккан материалларның бер җыентыкка туплануына ирешкән. Елъязмага кергән мәкаләләр сис- темалаштырылып, аерым бүлекләргә авторларының алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Бу хәл теге яки бу темага нинди 'материаллар барлыгын эзләүне бик ансатлаш- тыра. Мәкаләләрнең (библиографик язылышы гомум кабул ителгән нигездә бирелә. Башта авторның фамилиясе күрсәтелә, аннан соң мәкаләсенең исеме, аның кайсы газетада яки журналда, кайсы санында, кайсы көндә басылуы әйтелә. һәр бүлекнең ахырында авторларның алфавит күрсәткече бар. Шунда ук аның кайсы номер астында урнаштырылуы күрсәтелә, һәр бүлекнең ахырында ельязманы төзегәндә кулланылган газета һәм жу р н а л л а р н ы ң исе м л еге тер кәл ә. Елъязманың бу саны 1955 елның 1 кварталында (январь — март) Татарстандагы газета-журналл арда чыккан                      1 «Газета-журналл ардагы мәкалә һәм рецензияләр елъязмасы». Төзүчеләре А. Б. Булатов, Ш. А. Максудова. 1955 ел. VIII квартал. № 1. Казан, Таткнигоиздат, 1956. 1474 мәкаләне эченә ала. Бу мәкаләләр республика газета- журналларыннан гына түгел, югары уку йортларында чыга торган газеталар, гыйльми язмалар һәм республика буйсынуындагы шәһәрләрдә чыга торган газеталардан да алынган. Моның белән елъязманы төзүчеләр дөрес эшләгәннәр, чөнки, әйтик, Москвада чыга торган елъязмаларда бу чыганакларның күпчелегеннән ф а й д а л а н ы л м ы й. Дөрес, биредә әле шактый гына кимчелекләр дә бар. Мәкаләләрне систем ал аштыр га нда ур ы ны-у р ы ны белән дөрес классификацияләмәүне әйтеп үтми булмый. Мәсәлән, 180 номер астындагы «1955 елга Совет Социалистик Республикалар Союзының Дәүләт бюджеты турында закон» «Дәүләт һәм хокук» бүлегендә китерелгән, ә «Финанслар» бүлегендә аңа ссылка да бирелмәгән. Турыдан-туры «Нефть чыгару» бүлегенә карый торган «Нефть промышленносте төзелешенә киң колач» (№ 247), «Нефть промышленностенда төзү эшләренең сыйфатын яхшыртырга» (№ 248) дигән мәкаләләр «Төзү эше» бүлегенә генә урнаштырылганнар. Турыдан- туры «Матбугат. Китап белеме. Китапханә эше. Библиография» бүлегенә карый торган «Китаплар хәзинәсендә» (№ 616) исемле мәкалә «Матур әдәбият» бүлегенә кертелгән. Мәкаләләрне болай ялгыш классификацияләү бу елъязмада шактый гына очрый. М атер и а л л а р и ы те м ат и к а г а б үл - гәндә рус һәм татар телендә аерымлыклар очрый. Рус телендә чыккан фе л ьето н нар « Фе л ьето н ы » и се м е астындагы бүлектә аерым рәвештә бирелгәннәр, ә татар телендә басылган фельетоннар аерьнм бер бү- 

 
лек итеп бирелмичә, тематикасы буенча төрле бүлекләрдә урнаштырылганнар. Әгәр урнаштырылган мәкаләмен исеме аның эчтәлеген ачып бирмәсә, квадрат җәяләрдә кыска гына итеп аныц эчтәлеген ачып биреп, елъязма төзүчеләре бик дөрес эшлиләр. Ләкин кайбер урыннарда алар бу методны онытып та җибәрәләр. Менә Н. Гобәйдуллинныц «Пленум карарын үтәүне оештырыйк» исемле мәкаләсе. Бу исем мәкаләнең эчтәлеген ачмый. Мәкаләнең исеменнән нинди Пленум (КПСС- ның Татарстан Өлкә Комитеты пленумы. КПСС Үзәк Комитеты пленумы) карары, кайсы айдагы һәм нинди мәсьәләгә багышланган карар икәне күренми. Биредә бер җөмлә белән генә булса да аңлатма бирергә кирәк иде. Кайбер җитешсезлекләрдән мәкаләләрнең библиографик язылышында бердәмлек бозылуны да әйтеп үтми булмый. «Пропагандист һәм агитаторга ярдәмгә» дигән җыентыкта бастырылган мәкаләләрне күрсәткәндә төзүчеләр бер урында «Пропагандист һәм агитаторга ярдәмгә». Казан, Таткниго- издат, 1955, җыентык 2, 21-—35 б.» дип күрсәтәләр, ә икенче урында — «Пропагандистка һәм агитаторга ярдәмгә». Җыентык 2, 1955, 3— 20 б.» (№ 93) дип күрсәтәләр. Бу елъязма беренче булып чыга, ләкин ни өчендер төзүчеләр аның бурычын һәм төзелешен аңлата торган кереш сүз урнаштырмаганнар. Рус теле өлешендә урнаштырылган кереш сүз (ә татар теле өлешендә анысы да юк) Татарстанда культура үсеше турында гомуми сүзләр язылу белән генә чикләнгән. Биредә дә бу елъязманың бурычы һәм төзелеше турында бер сүз дә әйтелми. Төзүчеләр бу елъязманың кайсы катлау укучыларга багышланганын күрсәтеп үтмәкче булсалар да, аны да дөрес билгеләмиләр. Аларның әйтүенә караганда, бу елъязма перифериядә яшәүче белгечләргә яна әдәбият белән танышып бару өчен чыгарыла диелә. Хәзер 1956 елның икенче кварталы бетеп бара. Бу елъязма 1955 елның 1 кварталында басылган материалларны исәпкә ала. Шулай булгач, ел ярым соңга калып чыга торган бу елъяз м а пер и фер и я дә эшләүче белгечләрен нинди әдәбият яңалыклары белән таныштырсын икән. Шул ул вакытта елъязманың төрле фәнни өлкәләрдә тикшеренүче галимнәр, фәнни работниклар, язучылар, студентлар, журналистлар, китапханәләр өчен белешмә булуы турында -бер сүз дә 
әйтелми. Башка кайбер җитешсезлекләргә тукталмыйча, бу елъязманың тагын зур бер кимчелеген әйтми үтми мөмкин түгел. Бөтенсоюз китап палатасы, билгеле булганча, периодик булмаган, ләкин тәртип номеры белән чыга торган җыентыкларга кергән материалларның исәбен дә библиографик учетка алып бара. Ләкин Татарстан китап палатасы һичнинди акланырлык сәбәпсез бу принципны бозган. 1955 елның I кварталында «Литературный Татарстан» альманахының 9 ичы китабы чыкты. Бу альманахта күп кенә хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр бар. Алар бу елъязмага кертелмәгәннәр. 1955 елның беренче кварталында «Пропагандистка һәм агитаторга ярдәмгә» дигән җыентыкның рус һәм татар телендә 1, 2, 3 нче номерлары чыкты. Җыентыкның татарча чыккан номерларындагы мәкаләләр елъязмага кертелгәннәр, ә рус телендәгеләре ни өчендер кертелмәгәннәр. «Үсү юлы» альманахы белән дә шундый ук хәл. Киләчәктә елъязманың яңа номерларында бу ялгышлыклар кабатланмаска тиеш. Сүз ахырында китап палатасына тагын бер сүз әйтәсе килә. Ярый, 1955 елда чыккан газета-журнал- лардагы материалларны табу өчен хәзер дистәләрчә комплектлар актарып утырасы юк, бу бик яхшы. Ә 1955 елга хәтле чыккан периодик басмалардан барыбер теге яки бу темага караган мәкаләләрне тикшерергә кирәк бит. Татарстан китап палатасы бу елъязманы үзенең оештырылу елыннан башлап—1925 елдан башлап чыгарырга тиеш иде. Ул моны эшләсен иде.