Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ҺӘМ БАШКОРТ ТЕЛЛӘРЕНДӘ ШИГЫРЬ ТЕХНИКАСЫ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА



 Татар, башкорт әдәбияты белемендә һәм тәнкыйтендә шигырь теория? • эшләү һәм өйрәнү шушы көннәргә ка^ор НҢ артта калып килгән өлкәләрнең берсе булды. Бу мөһим өлкәгә йөз белән борылуда X. Курбатовның «Татар телендә шигырь ритмикасы» дигән зур һәм төпле генә мәкаләсе («Совет әдәбияты» № 8, 1955 ел) һәрьяктан хуплауга лаеклы. X. Курбатов үз мәкаләсендә шигырьнең төп компоненты, җаны — ритмика мәсьәләсенә туктала һәм шушы нигездә татар шигыренең силлабик системага корылуын ачыкларга омтыла. Автор силлабик система теориясен яклап чыгып һәм татар, башкорт әдәбият белемендә рус шигырь техникасы законнарына сукырларча иярүчеләрне, бер тел шигырь техникасы закончалыкларын икенче тел шигырь техникасына көчләп тагарга һәм шул телдә ничек тә үрнәкләр табарга тырышучыларны нигездә дөрес тәнкыйтьли. Телнең эчке закончалыкларын исәпкә алып эш итмәү күп кенә мәсьәләләрдә буталчыклар, каршылыклар китереп чыгарды. Татар телендәге шигырь ритмикасының силлабик системага нигезләнүен X. Курбатов татар теленең эчке закончалыгыннан чыгып расларга омтыла. Автор татар телендәге силлабик системаның үзенчәлеге иҗекләр санында гына булмыйча, ритмик группалар һәм иҗекләр белән цезураларның аерылгысыз берлегендә икәнлеген дә ачык аргументлар белән исбат итә. Әйтергә кирәк, аның цезура теориясе буенча күзәтүләре һәм фикерләре ышандырырлык һәм төпле итеп бирелгәннәр. Дөрес, бу теория гомуми шигырь теориясе өчен яңа нәрсә түгел. Силлабик шигырь системасы теориясе француз, поляк, чех телләрендә шактый тулы яктыртылган. Әмма X. Курбатовның татар теле җирлегендәге цезуралар теориясе, ирекле шигырь үлчәүләре буенча күзәтүләре төрки телләрдәге шигырь теориясенә, аеруча татар шигыре теориясенә күп ачыклыклар кертә, бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Мин бу мәкаләдә шигырь техникасының барлык мәсьәләләренә кагылуны һәм X. Курбатов мәкаләсендәге теоретик положениеләрне кабатлау һәм яңа күзәтүләр белән дәлилләүне максат итеп куймыйм, тик аның мәкаләсендәге кайбер бәхәсле һәм каршылыклы фикерләргә генә тукталып китмәкче булам. Автор шигырь ритмикасы теориясен яхшы ук яктырткан хәлдә дә шигырь техникасының строфика, рифмалау теориясен яктыртуда тиешле дәрәҗәдә тора алмаган, ип аянычы, бу мәсьәләләрне мәкаләнең иң үзәк проблемасы — цезуралар теориясе белән органик бәйли белмәгән. Мәкаләдә реаль сүз басымнары хакында каршылыклы фикерләр очрый, силлабик шигырьләрдә ритмик буынның ролен санга сукмау
95. 
 
тенденциясе сизелә, ритмик буыннар чиратлашуының кайбер үзеичә- л е кл е закон ч ал ы к л ары инкарь ителә. X. Курбатов ритмик группа, тоник басым һәм цезураларның татар силлабик шигырь ритмикасын барлыкка китерүдәге төп рольләрен раслау максаты белән артык мавыгып булса кирәк, бу процесста ритмик группалар составындагы ритмик буыннар һәм сүз басымнары катнашлыгын танымый башлый. Шушы ритмик буыннарда реаль сүз басымы шигырьнең гомуми ритмикасына карап үзгәрүе белән исәпләшмичә, ул «дөресендә исә шигырьгә кердем дип, бер сүз дә басымын югалтмый, аның басымы башка сүзләргә дә тапшырылмый, шулай ук басым цезура яки юл азагы чигендәге сүз басымы кебек өстәмә басым — ритмик басым алып көчәйми, ә гадәттәгечә кала», дип чыга. X. Кур- батовиың бу раславы татар теленең, татар шигырь техникасының күп кенә күренешләренә каршы килә, һәм автор үзе үк шигырьләрне анализлауда бу карашын үзе дә сизмәстән җимереп ташлый. Авторның Муса Җәлил шигыреннән китергән беренче мисалына мөрәҗәгать итик. Д4енә ул мисал автор графикасы буенча: Сиңа миннән .хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып», — дисәләр, Син ышанма, бәгърем. Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. 
  Әгәр инде шушы ук шигырь схемасын авторның югарыда әйтүенчә «шигырьгә кердем дип бер сүз дә үз басымын югалтмый, аның басымы башка сүзләргә тапшырылмый» 
1 Шартлы билгеләр X. Курбатов буенча биреләләр: «—» — сүздә басымлы иҗек, «о» — басымсыз иҗек, «Д_» — басымлы иҗеккә төшкән тоник басым, « »— басымлы иҗеккә төшкән көчле то ник басым, «и, »— басымсыз иҗеккә төшкән тоник басым; «1Р>— басымсыз иҗеккә төшкән көчле тоник басым, « | » — цезура, «|!» — юл азагы. дигән фикереннән чыгып карасак, шигырьнең схемасы түбәндәгечә булыр иде: 
  Авторның югарыда алган ритмик схемасы дөрес, ләкин ул аның шигырьдә сүз басымын югалтмый һәм күчми дигән фикерен бөтенләй акламый. Чөнки бу мисалда күренгәнчә, икенче һәм өченче юллар башында «ул» һәм «син» сүзләренә төшәргә тиеш булган сүз басымнары бу шигырь ритмикасы таләпләренә, шигырь стихиясенә буйсынып, үз реаль басымнарын цезура азагы, тоник ритмик басымнарга бирәләр (әдәбият теориясендә бу күренешне проклитика дип атыйлар). Дөрес, мондый очракларда да татар һәм башкорт телләрендә реаль сүз басымы үз басым көчен бөтенләй югалтмый, әмма аның гадәттәге көче югала. Димәк, сүз басымының көче шигырьнең гомуми ритмикасына карап үзгәрә. Бу күренешнең төрле очраклары булуы мөмкин. Билгеле булганча, татар һәм башкорт телләрендә еш кына бер ритмик буын үзе бер ритмик группаны тәшкил итә. Бу очракта сүз басымы һәм ритмик басым бергә кушылып, тоник басымны көчлерәк яңгыраталар. Әгәр инде ритмик группа ике ритмик буыннан торса, монда ритмик басым белән ярышучы эчке сүз басымы да көчле генә ишетелә һәм ритмик группаны үзенчә интонацион һәм грамматик ике кисәккә бүлә. Ритмик буыннар аерым сүз чикләренә туры килсәләр, бу сүзләр үзләре ритмик категория функциясен үти башлыйлар. Хәтта бурят-монгол, хаккае телләрендә һәр шигырь юлы саен сүзләр санының тигезлеге бу тел шигырь ритмикасын билгеләүдә сүзнең төп ритмик категориягә әверелүен күрсәтә һәм бу телләр шигырь техникасын өйрәнүчеләр хаклы рәвештә сүзне мөһим ритмик категория дип карыйлар (Хамгаша- лов А. М. Опыт исследования бурят - м о и гол ьс ко го сти хосл ож нен и я.  
96 
 
Улан-Удэ, 1940; Упгвиц II. Хаккас- кое стихосложение, автореферат, Москва, 1951). Сүзләрнең ритмик функциясе башкорт халык поэзиясендә дә зур урын тота. X. Курбатов татар шигырен ритмик яктан шигырь иткән нәрсә — тоник басымнарның һәм цезураларның, юл азагында килгән паузаларның һәр юлда бер үк тәртип белән чиратлашуында дип нигездә дөрес аңлатма бирә. Ләкин автор ритмик группалар, цезуралар белән артык мавыгып, татар шигырьләрендәге ритмик буын (стопа), реаль сүз басымнарын санга сукмый башлый, аларның шигырь ритмикасын билгеләүдәге рольләре белән исәпләшмәү юлына баса, нәтиҗәдә татар шигырь ритмикасыннан ритмик буыннар (стопалар) теориясен бөтенләй сызып ташлый, дөресрәге, аларның татар шигырь ритмикасында урын тотуын шик астына ала. X. Курбатов, татар шигырьләрендә ритмик буыннар чиратлашуының математик аныклык белән эзлекле сакланмавыннан чыгып, татар шигырьләренә ритмик буын хас түгел, аларның шигырь ритмикасын тудырудагы рольләре аз яки бөтенләй юк дигән хата нәтиҗәгә килә. Дөрес, татар шигырьләрендә дә. шулай ук башкорт шигырьләрендә дә ритмик буыннар рус шигырьләрендәге кебек күп очракларда эзлекле сакланмыйлар, әмма мондый моментларда да аларның чиратлашуларында билгеле закончалык югалмый. X. Курбатов бу фактны игътибарга алмый. Ныклап тикшергәндә, хәтта рус телендәге ямб яки хорей белән язылган шигырьләрнең тәртибе дә баштан ахырга кадәр математик аныклык белән эзлекле сакланмавы еш кына очрый, аларның бер шигырь эчендә үк кайбер тайпылыш ясаулары мөмкин. Әмма бу тайпылышлар шигырьнең гомуми тукымасын җимереп ташлый алмыйлар, ямб белән язылган шигырьнең бер юлында бер артык өстәмә басым бар икән, ул гына шигырьнең ямб белән язылуын шик астына ала алмый. X. Курбатов аерым очракларда эзлекле ритмик буыннар белән төзелгән строфалар татар, француз, поляк һәм башка телләрдә дә очравы мөмкин дип танырга мәҗбүр була, ләкин ул бу күренешне татар шигыренә гомуми кагыйдә була алмый, ди. Муса Җәлилнең «Бала йокысы» исемле шигыреннән автор анапестлы бер строфа китерә һәм соңыннан шушы шигырьдәге 
анапест схемасыннан читкә чыгучы кайбер тайпылышларны очратып, бу анапест белән язылган шигырь түгел дигән нәтиҗәне ясый. Бу нәтиҗә, әлбәттә, дөрес түгел, чөнки Муса Җәлилнең бу шигырендә анапест схемасыннан кайбер тайпылышлар булса да, ул нигездә анапест белән язылган шигырь булып кала. Әсәр башыннан ахырынача анапест ритмикасының стихиясе белән сугарылган. Бу уңайдан шагыйрьнең «Сандугач һәм чишмә» балладасын алып карыйк: Тац атып, нурлары Үткәндә кырларны, Чишмәләр, күлләрне һәм калын урманны. Бу строфада ритмик группа һәм ритмик басымнар гына түгел, реаль сүз басымнары һәм ритмик буыннар (анапест) чиратлашуы да эзлекле саклана: 
  Әмма бу шигырьнең өченче строфасында реаль сүз басымнары төрле урында килеп, ритмик буын (анапест) ритмикасын җимерүгә охшап кала. Ул якын сердәше Чишмәне сагына; Тац кошын юксынып Чишмә дә зарыга. Бу строфаны реаль басымнарына карап төзегәндә аның схемасы түбәндәгечә булыр иде: 

 
Ритмик группалардагы ритмик басым үзенчәлегеннән чыгып.караганда, беренче һәм өченче юллардагы әлеге реаль сүз басымы үзенең ритмик көчен ритмик басымга бирә (ләкин реаль сүз басымын бөтенләй югалтмый), һәм бу строфа да, беренче строфалар кебек, анапест стихиясе белән генә яңгырый. Бу строфаның схемасы да төзек анапест схемасына яраша. Татар һәм башкорт шигырьләрендә төзек ритмик буыннарның эзлекле чиратлашу закончалыгыннан тыш тагын башка ритмик буыннарның үзенчәлекле чиратлашу закончалыгы да бар. Бу закончалыкның татар һәм башкорт шигырьләрендә иң таралган формасы — ямб һәм анапест аралашуы. Аны гомуми шигырь техникасы термины белән әйткәндә, дольниклар дип атарга була. Ләкин татар һәм башкорт шигырьләрендәге дольникларның башка телләрдәге дольниклардан аермасы, үзенчәлекле яклары бар. Татар һәм башкорт шигырьләрендә ямб белән анапестның аралашуында билгеле бер закончалык, аның нык үзләшкән формасы бар. 
Юллар, юллар, мине туган йорттан Аерып ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез. (Муса Җәлил «Юллар») 
  Монда тоник басымнар, ритмик группалар чиратлашу закончалыгыннан тыш, реаль басымнар, ритмик буыннар чиратлашуында да закончалык күренә. Дүртенче һәм алтынчы иҗектән соң килгән цезуралы 10—9 үлчәүле бу шигырьдә сигез буынлы ямб һәм бер буынлы анапест аралаша. Биредә шигырьнең төп буыннары ямбка корылып, аның икенче һәм дүртенче юлларының рифмасы анапестка нигезләнгән. Ә башка телләрдәге шигырьләрдә мондый закончалык күренми. Шуңа күрә татар һәм башкорт шигырь ритмикасын өйрәнгәндә, андагы ритмик группаларга гына түгел, ә ритмик буыннар закончалыгына, аларның үзара мөнәсәбәтенә дә игътибар итү кирәк. Югарыда әйткәнебезчә, ритмик группалар ритмик буыннар кушылуыннан ха- сыйл була һәм ритмик буыннар белән ритмик 
группалар арасында эчке бәйләнеш, закончалыклар туа. Бу бәйләнешне тикшергәндә, ритмик буыннарның корылышы һәм аларның үзгәреше эчтәлек белән тыгыз бәйләнгән булуын онытырга ярамый. Кечкенә күләмле лирик шигырьләрдә ритмик бертөрлелек һәм бөтенлек ныграк саклана. Зуррак күләмле поэтик әсәрләрдә, сюжетлы шигырь һәм поэмаларда хәл-хәрәкәт үзгәрү белән ритм да, строфалар да кискен үзгәрешләргә очраулары мөмкин. Ике буынлы анапест тантаналы вакыйгаларны сурәтләүдә еш кулланыла, ә сөйләү интонациясенә нигезләнгән шигырьләрдә күбрәк ямб һәм анапест аралашып китә. X. Курбатов татар телендәге шигырь үлчәүләрен ҺӘхМ цезуралар системасына күзәтү ясар алдыннан аларның тарихи үсешенә игътибар итә һәм бу өлкәдәге бик кызыклы гына чыганакларны искә төшереп уза. Ләкин автор шигырь үлчәүләренең һәм цезураларның тарихи яктан үсешенә һәм үзгәрешләренә ишарә ясаса да, бу мәсьәләләрне бөтен шигырь техникасы, рифма, строфа һәм башка мәсьәләләр белән берлектә өйрәнүгә әһәмият бирмәгән. Академик Ф. Корш үзенең «Төрки кабиләләрендә борынгы халык шигыре» («Записки Вос. отделения Императорского русского археологического общества, том XIX, Спб, 1909, стр. 139—167) исемле хезмәтендә төрки халыкларның шигырь төзелешендә иң борынгы форма күбрәк дүртенче иҗектән соң килгән цезуралы җиде — җиде үлчәвен күрсәтә. Аннан кала, күбесенчә җиденче иҗектән соң килгән цезуралы унбер — унбер үлчәвен билгеләп үтә һәм бу үлчәүне борынгы җиде—җиде үлчәвенә яңадан дүрт иҗек өстәлү
7. .С. Ә.“ № 7. 97 
98 
 
нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңарак форма дип карый. Ф. 1\орш бу положениесен борынгы төрки язма әдәбиятында унбер — унбер иҗекле шигырьләрнең еш очраулары һәм җиденче иҗектән соң цезура килүе белән нигезли. Ул төрки телләр шигырендә унбер — унбер үлчәвенең җиде — җиде үлчәвеннән килеп чыгуы һәм андагы җиденче иҗектән соң цезура булу хасиятеннән бу үлчәүнең француз телендәге дүртенче иҗектән соң килгән цезуралы унбер — унбер үлчәвеннән аермасын күрсәтеп, үз положениесенең чынбарлыкка туры килүен тагын нигезле дәлилли. Бу положениенең төплелеген хәзерге әдәбиятның кайбер үрнәкләре дә дөресли. Мәсәлән, менә Мәҗит Гафуриның «Аждаһа» шигыреннән бер строфа алыйк: Әһле хөррият, тагын кузгалыгыз... Баш күтәрмәкче була дошманыгыз... Бу унбер— унбер үлчәүле шигырьдә җиденче иҗектән сон цезура килә. ә цезураның француз телендәге кебек дүртенче иҗектән соң килүе бу очракта булуы да мөмкин түгел. Дөрес унбер-унбер үлчәвендә кайвакытны дүртенче һәм җиденче иҗекләрдән соң да цезура килүе мөмкин, яки бу чикләрдән бераз тайпылышлар да очравы мөмкин, ләкин мондый аерым күренешләр генә төрки телләрендәге җиденче иҗектән соң килүче цезураның то- танаклылыгын (устойчивость) җуя алмый. Унбер — унбер үлчәүле шигырьләрдә җиденче иҗектән соң килгән цезураның тотанаклыгы кайвакытны шигырь юлларын икегә бүлүгә мөмкинлек ача. Башкорт поэзиясендә Мостай Кәрим шигырьләрендә түбәндәге мисаллардагыча бик кызыклы һәм үзенчәлекле бер оригиналь шигырь формасы бик еш очрый: Күк читендә көзге кояш Батканда, Кызлар җырын ишеттем мин Балканда. Моңнары — язгы кошларның Телендә. .Манылды яшькелт айвалар Алтынга, Яңгырады җыр егет даны Хакында. (М. Кәрим ''Кызлар щырын ишеттем мин;) Бу шигырьдә дүртенче һәм сигезенче иҗекләрдән соң килгән цезуралы унбер — унбер үлчәүле шигырь икәнлеген күрәбез. Биредә сигезенче иҗектән соңгы цезура — шагыйрьгә шигырь юлын икегә бүләргә мөмкинлек биргән һәм ул, бу мөмкинлекләрдән оста файдаланып, сигезенче иҗек цезурасын шигырь юлы ахры итеп алып, паузаның ролен көчәйткән. Нәтиҗәдә яңа шигырь формасы 
килеп тугай. Мисалда күренгәнчә, цезура ритмны билгеләү7 сыйфатына гына түгел, шигырь формаларын үзгәртүдә дә якыннан катнаша. Бу очракта цезура икешәр юллы унбер—унбер үлчәүле шигырь строфасын, дүрт юллы сигез — өч үлчәүле шигырь строфасына әйләндерә. Бу хәл шигырьдә цезура, ритмик функция генә түгел (бу аның төп функциясе, әлбәттә), ә композиция (строфа корылышы) функциясен дә үтәп килүен күрсәтә. Цезуралар системасын өйрәнү шигырь формаларының тарихи үсеш процессын яктыртуга да киң мөмкинлек ача. В. Радловның «Образцы народной литературы северных тюркских племен» китабында һәм поляк тюркологы Т. Ковальскийның «Ze studjon nad forma poesii ludon tureckich» дигән китабында төрки телләрендәге борынгы шигырь формалары үрнәкләрен һәм аларга карата кызыклы гына күзәтүләрне табарга мөмкин. Бу хезмәтләрдән татар һәм башкорт телләренең шигырь техникасын өйрәнү өчен бик күп фактик материал табып була. Аларда кайбер формализм күренешләрен һәм икенче тел шигырь техникасы законнарыннан чыгып караган чатаклыкларны исәпкә алмаганда, ритмик группалар, рифмалар, строфалар хакындагы кайбер фикерләр игътибарга лаеклы. Югарыда әйтеп узганыбызча, ритмик группалар һәм цезураларның шигырь строфаларына йогынтысы һәм борынгы шигырь формаларының дифференциациясе бик кызыклы мәсьәлә. Академик В. Радлов үз хезмәтләрендә төрки телләрдәге шигырь ритмик группаларының үзенчәлеген генә түгел, ә алардагы рифма, 
T' 99 
 
строфа үзенчәлекләренә дә киң туктала. Төрки телләрнең грамматик үзенчәлегеннән чыгып һәм борынгырак чыганакларга таянып, Радлов төрки телләр шигырьләрендә рифманың юл башында килүен ул телдәге шигырьләрнең борынгы формасы дип карый. Үзенең «Ober die Formen der gebundenen Rede bei den altaischen Tataren» дигән хезмәтендә Алтай татарлары —(хаккае телләрендәге юл башы рифмаларын, аның анафорик аллитерация, морфологик һәм сиитаксик анафора формаларын, аларның строфа төзүдә уйнаган рольләрен яктырта. X. Курбатов үз мәкаләсендә академик В. Радловиың бу фикерләренә кагылып, рифма үзенчәлегенә, сүзләр аһәңлегенә игътибар итсә дә, ул мәсьәләләрне гомуми шигырь техникасы, строфалар системасы белән бәйли алмый. В. Радлов фикерләре буенча да һәм хәзерге шигырьләргә күзәтүдән чыгып караганда да төрки телләрдәге шигырьләрдә, шулай ук татар һәм башкорт телләре шигырьләрендә дә, рифмаларның шигырьне композицияне оештырудагы роле аеруча зур. Рифманың ритмик ролен, сүз беркетү функциясен мәкаль, әйтемнәр һәм табышмаклар үрнәгендә ачык күрергә мөмкин. Халык иҗатының бу тапкыр фикерле, кыска формалы жанрында сүз уйнату да, музыкаль аһәңлелек тә, рит^м да, композицион бөтенлек тә бик көчле. Аеруча мәкаль һәм әйтемнәрдә юл башы рифмасы һәм эчке рифма бик киң кулланыла: «Ашар өчен яшәмә, яшәр өчен аша», «Суык колактан алыр, сылу йөрәктән алыр» (башкорт халык мәкале), «Алтынны эзлә таштан, акылны эзлә баштан» ; (татар халык мәкале). Юл башы һәм эчке рифмалар юл ахыры рифмалары белән берләшүдән ике юллы, хәтта дүртәр юллы ■ строфадан торган мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар барлыкка килә- ■ ләр: 
Беләге юан берне егар, Белеме булган меңне егар. (Мәкаль). Көзге катык-көмеш кашык, Кызым белән кияүгә, Язгы катык-ярык кашык Улым белән киленгә. ( Әйтем). Билле-билле билән ат, Биле нечкә көрән ат, Талакласа үлмәс — ат, Тауга менсә — таймас ат. (Табышмак). Хаккае халык иҗатында һәм аның 
хәзерге язма әдәбиятында да строфа төзүдә юл башы рифмасы (күбрәк анафорик аллитерация характерында) хәлиткеч роль уйный. Башкорт халык иҗатында да эчке рифманың строфа төзүдәге роле зур. Салават батыр ир иде, Менгән аты кире иде, Яуга чакырып өндәгәндә, Тавышлары көр иде: Каршы килгән яуларга Каршы чыгар ир иде, Каршы чыгар ир иде. Башкорт шагыйрьләренең халык иҗатыннан файдаланып язган кайбер әсәрләрендә бу үзенчәлек тагын ачыграк һәм график төзек төс ала. Татар халык иҗатында һәм әдәбиятында да юл башы рифмалары һәм эчке рифмалар очрый: Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә чәчем шул якка, Сибелмәс иде шул якка, Сөйгән ярым шул якта. Утыр, диде урын бирде, Ник утырмадым икән; Сау бул, диде, кулын бирде, Ник кул бирмәдем икән. (Татар халык җырлары) Җыр йөрәктән оча йөрәккә, Җыр төбәктән күчә төбәккә, Җыр әйләнә уртак тел булып, Җыр кузгала үзе җил булып. (Ә. Фәйзи «Җыр турында җыр») Дүрт юлдан арткан строфаларда рифманың метрик һәм эвфоник функцияләре тагын да көчәя. Мондый очракларда рифмалар чиратлашуы да төрләнә: Чиксез күктә газлар давылыннан (а) Йомарланып туган җир кебек, (в) Үлем тынлыгында сагынылган, (а) Яшәү өне кебек, җир кебек, (в) Күтәрелә кинәт югары (с) Кайнап торган давыл эченнән, (d) Җимерекләрдән, көлдән, төтеннән (d) Сталинградның данлы дивары. (с) (Ә. Фәйзи «Сталинградның данлы дивары») 

 
Әсәрнең эчтәлегенә, вакыйгаларның үсешенә карап, бер үк әсәр эчендә шигырь рифмалары һәм строфалар төрлечә корылырга, һәм еш үзгәреп торырга мөмкин. X. Курбатов мондый үзгәрешләрнең әсәрнең эчтәлеге белән аерылгысыз бәйләнгәнен онытып җибәр- гәли. Авторның цезуралар системасы буенча күзәтүләрен тагын да үстерәсе, аларның кайбер үрнәкләрен ныграк ачыклыйсы, мәгънәви, эмоциональ һәм форма үзенчәлекләрен өйрәнәсе бар. Бу матур башлангыч тирәнәйтүне сорый. 
Без бу мәкаләбездә X. Курбатов- ның «Татар телендә шигырь ритмикасы» дигән кызыклы һәм әһәмиятле мәкаләсенең кайбер бәхәслерәк һәм каршылыклырак фикерләренә генә тукталып, ул хезмәтнең әһәмиятен киметергә түгел, ә киресенчә, аның яхшы орлыкларын тагы да үстерергә кирәклегеннән чыгып эш иттек. Әгәр бу мөһим һәм катлаулы, бәхәсле проблеманы хәл итүгә, бу матур башлангычка тәҗрибәле язучылар һәм шагыйрьләр дә катнашсалар, уртак фикергә килүгә, бәхәсле мәсьәләләрнең ачыклануына киң мөмкинлекләр ачылыр иде.