Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ә. ФӘЙЗИ 
ИКЕ МӘСӘЛ 
ИШӘКЛӘР ҺӘМ ТӨЛКЕ 
Төлке елый: — «Мине намуссыз, дип, Карак төлке, диеп хурлыйлар!..» (Ә ишәкләр бераз авызларын Ача төшеп аны тыңлыйлар.) «Нишләгән мин, — ди ул, — карак булып, Кеше үтереп, канын эчәмме? Әйтегезче, урлап ашадыммы Бер генә уч сезнең печәнне? Дөрес, бер тоттылар тавык белән, Моның өчен нигә хурларга? Ул тавык бит килгән иде сезнең Алдыгыздан печән урларга. Сез аңларсыз мине, чөнки сездә Дөреслеккә сизгер колак бар. Шуның өчен озын һәм мәһабәт Яратылган сезнең колаклар!..» һәм ишәкләр шунда горурланып, Колакларын шап! шап! кактылар, «Ул хаклы!» — дип, бердәм тоякларын Бер-берсенә шакылдаттылар. «Ышандырдым бит!» ди эчтән генә, Бик канәгать төлке үзеннән. — Яшәрмен, — ди, — мондый туң ишәкләр Яшәгәндә дөнья йөзендә!.. Астыртынлык, ялагайлык, мәкер, — Әшәкерәк нәрсә бар шуннан? 
Әмма ишәкләрнең ахмаклыгы Куркынычрак моның барсыннан. 
АРТИСТ ҺӘМ МАЙМЫЛ Артист үзенең бөек сүз һөнәрен Ачып сала халык алдында. Егылып көлә халык, алкыш ясый, Чакырып аны тагын, тагын да...  
122 
 
Артистның бу уңышын читлегеннән Көнче маймыл күреп өлгерә, «Исегез киткән икән, телимсез, ди, Аңардан мин шәбрәк көлдерәм!» һәм тотына бер мәл кыланырга, Бии башлый мәзәк селкенеп, Күзкашларын җыера, һәм чынлап та Тамашачы көлә гөр килеп... — «Әйттемме!—ди маймыл филгә карап,— Тордыммы, ди, мин үз сүземдә?» «Әйе, ди фил, халык көлә, ләкин Тамашаңнан түгел, үзеңнән!» 
Мораль, димсез? Бик, бик гади бу: Халтурага китереп кадый бу. 
Ә. ДАВЫДОВ 
СОЛИДНЫЙ иптәш 
Бар иде бер тәртипле иптәш, Әдәпле иптәш, Зав иде үзе. Тирә-якта әлләни булсын. Җир тетрәп торсын,— Ул көләч йөзле. Бүлек үз планын үтәми, Эшне күтәрми, Гел артка тая. Минем дусым бер дә үртәлми, Чырай үзгәрми, һаман елмая. Өстән-өстән тәнкыйть итсәләр, Хәтта тетсәләр, Бер дә китми ис. «Менә нинди солидный» диләр, Бар да әйтәләр: «Менә оптимист!» Инде аңа тырыша охшарга Главбухлар да, Гади бухлар да,. Аның кебек кулны кысарга, һәм сүз кушарга, Юлдан узарга. Тик бер көнне яшь кенә егет, Моңа күз тегеп, «Ул ахмак!» дигән, Карасалар шуннан тикшереп, Барып тикшереп, — Бу дөрес икән!

 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН 
ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ (Фельетон — монолог) — Хуш, аракы!.. Бүген соңгы тапкыр Эчәм сине бокал тутырып, Бүтән мәңге эчмәс өчен эчәм Аулак җирдә ялгыз утырып. Ник яраттым? Хәтта бик яраттым, Ә син... Сеңдердең дә канга исеңне, Телдән телгә, усал гайбәтчедәй, Җәйдең минем яман исемне. Мәхәббәтем сиңа арткан саен, Башымны син күбрәк ашадың... Шулмы булды, я әйт, яхшылыгың: Кеше идем, хайван ясадың. Качып бетте дуслар... Янга хәзер Шешә иснәүчеләр җыела... Күршеләр дә, хәтта туганнар да Миңа әрнеп кашын җыера. Өйгә кайтсам, Газиз балаларым Миннән куркып читкә тайпыла... Белмим, тагын ниләр күрсәтерсең, Төшерерсең нинди кайгыга?.. Белә торып, сөйгән хатынымны Әби итәм бит мин, картайтам, — Аздырдың шул, Юлдан яздырдың син, Ләгънәт төшсен сиңа, ак шайтан!! Ахры калдым адәм актыгына Синең белән шулай дус булып; Мин кем хәзер?.. Өрсәң, шиңә торган Сыра күбеге мин, буш куык... Тукта, елыйм түгелме соң әле, Нигә болай ярсып алам тын?.. Күрәсеңме: нинди көнгә калдым, Нишләттең син мине, аракы?.. Хуш, мәкерле! Әрнеп үз-үземә Түгәм җиргә сине, җирәнеп, Йөрмәс өчен кеше арасында Буш бер түмгәк булып, сөйрәлеп... 1956.