Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ГАМИР НАСРЫЙ 
ХӘТЕРЛИМ БАРЫСЫН ДА (Шаяи җыр) Мин аңа гашыйк булганда, Җир-су кипмәгән иде; Тау башындагы карлар да Эреп бетмәгән иде. Хәтерлим барсын да: Тау өсте, айлы кич... Бу матур кичне мин Онытмам, дуслар, һич! Ул — чаңгыда, ә мин атлап, Кар ерып йөрдек озак. Үпмәкче булдым кочаклап, Кыз әйтте: «Өйгә озат...» Хәтерлим барсын да: Төш түгел, өн иде; Ах, минем өчен бу — Бәхетле көн иде! Шуып китте кызым таудан, Кар бураны уйнатып! Ә мин чабам кыз артыннан, Билемнән карга батып. Хәтерлим барсын да: Абындым, егылдым. Кыз кулдан ычкынды. Кыскасы, хур булдым! Шуннан өйрәндем шуарга, Озак интектем мәгәр!.. Чаңгы белән кил, дип, тауга, Кызга җибәрдем хәбәр. Хәтерлим барсын да: Күңелем ашкына... Чаңгымны кочаклап, Мендем тау башына. Тауга менсәм, хәйран калдым: Ак карлар беткән эреп! Кызым да эзсез югалды, Эрегән карлар кебек. Хәтерлим шул көнне йөрәкнең янганын!.. Тик өзмим өметне,— Көтәм кар яуганын.  

 
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП 
ШАТЛЫКЛЫ көндә 
Тышка чыксам, аяк җиргә тими, Өйгә керсәм, сыймыйм бүлмәгә; Нигә дисәң, Сагынып көтеп алган Яңа кеше артты семьяда. Больницадан миңа шалтыратып, Кызың бар дип тәбрик иттеләр. Янәсе син хәзер «важный» кеше, Әти булдың инде бит диләр. Әйбәт тә соң больниц кешеләре! Шатлыгыңа шатлык өстиләр: Кызың чибәр, Нәкъ әнкәсе кебек, Икесе дә зәңгәр күзлеләр. Бу сүзләргә җаным эреп китте, Хәтта бераз башым әйләнде. Үбәм диеп чак-чак әйтми калдым Сестрага, Онытып Сәйдәмне. Сизгер икән кызый. Шул арада Күчерде бит сүзне башкага: «Бик күп итеп Сәйдәң сәлам әйтте, Синең кебек, Ул да шатлана...» Атна үтте, Әзерләнеп йөрим «Зәңгәрләрне» каршы алырга. Күршем әйтә: «Тәпи-тәпи түгел, «Победа»да кирәк барырга.» Әйе, дидем, Минем машиналы Танышым бар, бергә үстек без. Икебез дә ялан аяк? йөрдек, Бер чишмәнең суын эчтек без. Кызым бар бит димен Әпән дуска, Нәкъ әнкәсе, Зәңгәр күзләре, Машинаңны биреп торчы миңа, Алып кайтыр өчен үзләрен. .с. ә-. мг. 49 
50 
 
Әпән дустым миңа елмайды да Югарыдан түбән карады: — Мөмкин булса, биргән булыр идем,. Буш түгел шул, — диде аннары... Борылдым да Чабын чыгын киттем, Җәяү йөрүемә ш атл а н ы п. Iһннләр идең, Әпән кебек әгәр. Үз аягың белән атларлык Рәтең беткән булса, Бу дөньяда Яшәүнең соң нинди кызыгы! Машинаңның туктап калуы бар Туры килеп юлның бозыгы. 
Әй, мин юләр, Юкка чабып йөрим, Зәңгәрләрнең данын төшереп, Кайчан алай исе киткәне бар, Машинага гади кешенең. 
Мин кызымны кочып алып кайттым, Җәяү башласын дип, юл башын. Базарга да машинасыз килеш Йөри алмый торган булмасын! 
  

 
ӘХМӘТ РӘШИТОВ 
ЯҢГЫР ҺӘМ АГРОНОМ 
Сусаган иде яңгырга Карабодай җире, Агроном чыкты да кырга Күкне күзләп йөрде. 
Аны хур итәргә теләп, Нәни генә болыт Кабарынды, үсте кинәт Бик зур, бик зур булып. 
«Куркытам!»—дип шунда яңгыр Чиләкчиләк койды. Күкне яшен камчылары Телгәлиләр иде. 
Туктау юк, кызгану кая, — Күктән коя гына... Чү! Агроном ник елмая? — Яңгыр нигә тына? 
Хурлана ул (җыера кашын), Арчыла күк йөзе. Ә агроном чайкый башын, Азрак дигән төсле.  
52 
 
ГАРӘФИ хәсәнов ★ кояшлы ЯҢГЫР 
Соры болыт беравыкка тукталды да, Уйланды да аска карап, хәл алды да, Куены тулы көмешләрен җиргә сипте, Ашыкмыйча, юлын тагын дәвам итте. — Күк хуҗасы — алтын кояш карап торды, Киң елмаеп, нур-сакалын тарап торды...
53 
 
ЗӘКИ НУРИ 
АЗАКСЫЗ ЖГЫР 
Уфтанулы бер җыр башладым минг Әй, булмасын иде азагы... Салды утка, салды башларымны Мәхәббәтнең татлы газабы. 
Шатлыгымны мин шул утта таптым, йөрәк риза мәңге янарга — Сөйгәнемә чөнки — бөтен яктым, Бөтен җылым минем — аңарга. 
Яшьлек юлын җирдә мең кат үтеп, Мең газапка җирдә әзер мин. Җырым итеп, сүнмәс нурым итеп Мәхәббәтен аның кадерлим. 
НИЧЕК АҢЛАТЫЙМ ИКӘН... 
Өздереп карап күзеңә Зәңгәр очкын күримме; Биек күкләрдән үзеңә йолдыз чүпләп биримме? 
Эземне туры китереп Эзләреңә басыйммы; Исең китәрлек иттереп Сиңа бүләк ясыйммы? һәр җирен айкап төннәрнең Синең утны эзлимме; Җыеп җирнең бар гөлләрен Юлларыңа тезимме? 
Болытлы көннәр күген дә Аяз төскә буйыйммы; Китереп учым төбендә Сиңа кояш куйыйммы?.. Нишләдем мин, нишләдем мину Тагын ии әйтим икән, Сине сөю хисләрен мин Ничек аңлатыйм икән?..  
51 
 
КАБЫНУ Сүндерәлмәс инде сүрән җилләр, Сүндерәлмәс көзнең яңгыры, — Бакчабызда яна өрәңгеләр, Дөрләп капты яфрак янгыны. Йөрәгемне ялкын баскан көннәр, Миндә дә бар шундый кабыну, Җиргә төшеп ләкин яфрак сүнәр, Мәңге сүнмәс сөеп сагыну. СИНЕҢ БҮЛӘК Күкрәккә сыймый шатлыгым, Бүлмәмә сыймый яктым — Син миңа бүләк тапшырдың, Син миңа малай таптың! Тисен әйдә, тисен түбәм, Күккә тисен кимендә, — Үз кулларым белән элгән Бишегем бар минем дә! Бишегем бар, ә бишектә Бер нәни иптәш ята. Күнегә алмыйм ничек тә — Мин бит... мин бит яшь ата. Янында торып туялмыйм, Чөясем килә үзен. Ә ул нигә соң уянмый, Нигә соң ачмый күзен? Ун гына көнлек бит әле, Ә миңа — егет инде, йөргәндә иртән күтәреп, Нәкъ минем кебек көлде. Кичә бухгалтерга чаптым, Кимет, дидем, налогны, Кыс, дидем, —булдырсын, тапсын! — Баласы юк халыкны. Без түгел, алар түләсен, Алар, дидем, бүгеннән... Көлмә, акыллым, көлмә сип Минем юләрлегемнән. Яме зур синең бүләкнең! Яшь бакча җимеше ул, Парлашкан ике йөрәкнең Дәвамлы тибеше ул. Елмаюы белән аның Безнең бүлмә яктырак. Якын итеп аны, җаным, Сөям сине катырак.

 
үпкәләмә 
Үпкәләмә өйдә аз була, дип, Җыелышлардан, диеп, соң кайта, — Соңгарган яз — җылы яз була бит, Үпкә сүзен язга кем әйтә. 
Яз бит көлә һәм елмая белә, Хуш исе бар аның, нуры бар. Үз вакытын үзе белеп килә — һич адашмый торган юлы бар. 
Үпкәләмә, иркәм, үпкәләмә, Җыр өчен бит шулай йөрим мин. Ерак юлга чыгып киткәндә дә Якын булып төшкә керим мин. 
Өйдә шул мин бик күп утыра алмам Тоелмасын ләкин аз булып, — Синең янга мин бит ашыгам һаман Килми калмый торган яз булып.