Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КЫРЫС ХОЛЫКЛЫ ДУСТЫМ»

V
 «Кырыс холыклы дустым» китабы Октябрь революциясе алдыннан шахта эшчеләренең революцион хәрәкәттә катнашулары һәм бу хәрәкәткә балаларның да аңлы рәвештә булышлык күрсәтүләре турында сөйли. Әсәр шактый мавыктыргыч сюжетка корылган, балалар психологиясенә лаеклы күңелле эпизодлар белән баетылган. Эшчеләрнең революциягә чаклы авыр тормышта интегеп яшәүләре балалар аңына җитәрлек җиңел тел белән, күз алдына килерлек итеп сурәтләнә. Китап яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү, революцион көрәш тарихы белән таныштыру ягыннан бик әһәмиятле. Тәрҗемәче иптәш Зайнашева, әдәби әсәрләр тәрҗемә итүдә әле тәҗрибәсе аз булуга карамастан, үз өстенә алган бурычны әйбәт кенә башкарып чыккан, оригиналның стиль үзенчәлеген саклый алган, әсәр шома һәм җиңел укыла. Тәрҗемәче рус теленә генә хас булган әйтем һәм сүз әйләнмәләрен дә шактый осталык белән татарчага күчерә алган. Мөмкин кадәр рифмалаштырып биргән. Мәсәлән, балалар «Кем ераккарак сикерә алыр», дигән уен уйныйлар, кемнең алдан сикерергә тиешлеген билгеләү өчен, башлык малай бер такмак әйтә, һәр сүзне әйткән саен, иптәшләренең күкрәкләренә сугып, санап бара, иң соңгы сүзгә туры килгән малай иң актыктан сикерергә тиеш: 
Ваня Казаннан кайткан, йөз сумга чана саткан, Дуга алган ун сумга, Син каласың нң соңга! Бу татарча «Син кал, син чык!» дип уйнала торган уенга туры килә, ләкин тәрҗемәче, төп оригиналдан читкә чыкмас                      V Л. Жариков. «Кырыс холыклы дустым». Г. Зайнашева тәрҗемәсе, редакторы К. Котдусова, Таткнигонздат, 1956. 
өчен, русча текстны тәрҗемә иткән, тәрҗемәсе шактый уңышлы чыккан. Мин бу мисалга тулырак туктадым, чөнки мондый әйтемнәр һәм сүз әйләнмәләре китапта шактый күп, аларда да тәрҗемәче шушы юлны тоткан һәм, минемчә, дөрес эшләгән. Әдәби әсәрләрне тәрҗемә иткәндә механик тәрҗемәдән качу аеруча осталык сорый. Тәрҗемә шул вакытта гына үзенең кыйммәтен саклый ала. Ләкин тәрҗемәдә бу алым тулысынча сакланмаган урыннар юк түгел. Мәсәлән, дини хорафат телендә җирне—күкне алла яраткан дигән сүз кулланыла, ә тәрҗемәче гадәттәгечә «создал» сүзен «барлыкка китергән» дип ала (60 бит), бу урында «яраткан» сүзе бик тап килер иде. Шулай ук, киреләнеп әйтелә торган «ну тебя» сүзен «әй сине» дип алу да уңышлы түгел (74 бит), бу урында «китсәнә!» сүзен кулланырга мөмкин булыр иде. «Мы их камнями закидаем» сүзләрен «таш белән ыргытырбыз» дип алу (77 бит) бигрәк тә механик тәрҗемә төсен алып тора. Татарча алай әйтелми бит, бу 
117 
 
урында «өсләренә таш яудырырбыз» яки «ташлар атып куарбыз» кебегрәк сүзләр кулланырга мөмкин иде. Русча сүзнең мәгънәсенә төшенеп җитмәгән урыннар да очрый, мәсәлән, бай малайларының, хәерчене мыскыл итеп, кәгазьгә төрелгән йомычка (щепка) кисәкләре бирүләре турында сүз барганда, тәрҗемәче: «бай малаеның мыскыллап 
биргән чырасы турында да... сөйләдем», — ди (143 бит). Чыра (лучиңа) кәгазьгә төреп бирү өчен характерлы әйбер түгел, моны редактор иптәш тә аңларга тиеш иде. Иптәш Зайнашева — үсеп килүче яшь кадрлардан берсе. Аның каләме өметле эшли, киләчәктә мондый кимчелекләрне бетерә алыр дип ышанам мин. Г. БАКИР
 
 
«ТОРМЫШ ЮЛЫНДА» VI Яшь драматург Рәисә Ишморато- ваның быел аерым китап булып чыккан пьесалар җыентыгында «Тормыш юлында» исемле драмасы зур урый алып тора. Бу әсәр — яшь язучының иҗат уңышы, чөнки анда семья, шәхси тормыш һәм җәмгыять алдындагы бурыч кебек дулкынландыргыч мәсьәләләр куелып, алар җанлы характерлар аркылы хәл ителгәннәр. Авыл хуҗалыгы институты студенткасы Гөл нар, кече яшьтән үк тор м ы ш и ы ң әчесе и -төчесен таты п үскән мөстәкыйль кыз булуына карамастан, тормыш иптәше сайлауда ялгыша: шәһәр интеллигенты семьясында бердәнбер бала булып үскән эгоист Зөфәрнең тышкы ялтыравы аны җәлеп итә. Шул сәбәпле Гөл- нар беренче карашка чәчрәп күзгә ташланмаган, әмма кешелекле һәм булдыклы агроном Газиз мәхәббәтен читләтеп үтәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә авылга эшкә китүдән качкан, семьяның мәгънәсен ир кеше рәхәтенә генә кайтарып калдыручы Зөфәр белән Гөл нар аерылышалар. Ике бала анасы Гөлнар укуын ташлый, авылга эшкә китә. Драманың үзәгендә Гөлнар язмышы. Драманың буеннан буена Гөл- нарның чыныгуы, үсүе тасвирлана. Финалда ул — югары белемле агроном, Зөфәрнең кабат дуслык тәкъдим итеп ялынуларын кире кагарга сәләтле хатын. Мәсьәләне хәл иткәндә автор, шаблон алымнардан качып, дөрес эшләгән. Ул баш героинясын Зөфәрне гафу итүгә дә. Газизгә кул тидерүгә дә китерми, чөнки реаль шартлар, образлар үсешенең логикасы шундый. Автор төп образларны гына ачып бирү белән чикләнмичә, икенче пландагы персонажларның характерларын да беркадәр үзенчәлекле итеп күрсәтә. Колхоз председателе Ибраһим, мөлаем                      VI Рәисә Ишморатова. «Тормыш юлында». Пьесалар. Татквигоиздат, 1956. карт Афзал, киң күңелле ана Гадилә моның шулай икәнен раслыйлар. Төп конфликт сызыгы белән үрелеп барган Газиз белән Суфия, Мәхмүт белән Ләйлә мөнәсәбәтләре драмадагы аерым кисәкләрнең бер бөтен булып туплануына, әсәрнең укучыны һәм тамашачыны мавыктыруына сәбәп була. Тик барлык персонажлар телендә дә индивидуальлекнең җитмәвен (аеруча Зөфәрдән башка агрономнарда), Ибраһимдагы уңай якка булган үзгәрешләрнең ахырынача ышандырып бетермәвен әйтергә кирәк. Җыентыкка тагын дүрт кечкенә пьеса кертелгән, туларның өчесе — бер пәрдәлеләр. Мәгълүм ки, бер пәрдәле әсәр язу шактый үзенчәлекле, читен эш. Күләме гаять дәрәҗәдә чикләнгән, хәрәкәт рамкалары тар булган пьесада образны жанлы итеп, эше, хәрәкәте аша күз алдына бастыру зур осталык таләп итә. Бу китаптагы кечкенә пьесалар авторның уңышларын да, җи- тешсезлекләрен дә ачык күрсәтәләр. 
П8 
 
«Директор хатыны» комедиясе — арада отышлы әсәр. Андагы төп тәнкыйть безнең көннәрдәге мещанлык күренешләренә каршы юпәлтел- гән. Тематик яктан бу комедия рус һәм украин совет драматургларының берничә әсәренә аваздаш. Ул, мәсәлән, А. Афиногеновның «Үз балаларының анасы» пьесасындагы Федор семьясының язмышын, В. Мпнконың «Фамилияләрен атамыйча» комедиясендәге хәлләрне нык хәтерләтә. Ләкин Р. Ишморато- ва зур җыйнаклык белән, үзенчәлекле характерлар аша эшсезлектәи интегеп мещанлыкка тәгәрәгән Халисә Хисамиеваларны, зур постта утырып гамьсезлеккә бирелгән, аталык бурычын оныткан Гали Байчу- риннарны тәнкыйтьли, аларның бала тәрбияләүдәге черек алымнарын фаш итә. Мещанлык сазлыгында торып калган кешеләргә капма-каршы буларак, намуслы яшь кыз, хезмәт сөюче Мәрьям күрсәтелә. «Куркыныч авыру» драмасы дини хорафатларны һәм эчүчелекне, ә «Бай кияү» комедиясе байлыкка комсызланып аферистлар тозагына эләгә язган ачык авызларны камчылый. Тик бу әсәрләрдә тискәре типларга каршы куярлык көчле уңай геройлар юк. «Бай кияү»дәге эшче егет Әхәт тә, «Куркыныч авыру»дагы активист Мансур да әсәр башында кызыклы гына характерлар төсендә күренәләр дә, үстерелмичә калалар. Материалы ягыннан «Бай кияү» комедиясе бер пәрдәдә тулысынча хәл ителерлек вакыйганы эченә ала, ләкин ул сузылган, ике пәрдә ителгән. Укучытамашачы авторның әйтергә теләгән фикерен финал якынлашканчы ук аңлый, шуңа күрә нәтиҗәсе нәрсә булыр икән дип, 
кызыксынып көтми. «Омтылыш» пьесасы партия Үзәк Комитетының сентябрь Пленумы карарыннан соң, авылга даими хезмәткә китүче патриотлар турында сөйли. Сүз дә юк, отышлы, әһәмиятле, актуаль тема, тик бу пьесада барлык образлар да тигез язылмаганнар, аеруча төп персонаж Наил тонык булып чыккай, аның шәхси интересларына гына чумып яшәү сәбәпләре тиешенчә дәлиллән- мәгәи. Персонажлар сөйләме мәсьәләсендә дә уйланасы бар әле. Алар бер-берсеиә охшаш сөйлиләр, яшь аерымлыклары, белем дәрәҗәсе, темперамент алар телендә сизелми диярлек, һәрхәлдә сөйләүләренә карап андагы геройларны бер-бер- сеннән аеру читен. Җыентыктагы пьесаларның үзешчән сәнгать сәхнәләрендә уйналачагын истә тотарга кирәк иде. Барлык пьесаларда да катнашучыларның исеме генә аталып узылган. Персонажның кемлеген, портретын, характерының төп сызыкларын күрсәтү, пьесаларның эчендә дә ремаркаларның мулрак булуы үзешчән сәнгать башкаручыларына авторның ярдәме, юнәлткеч сүзе буларак кабул ителер иде. «Тормыш юлында» җыентыгы — Рәисә Ишморатованың уңышы. Шул ук вакытта ул драматургның фәкать үзенчә генә яңа сүз әйтүе, художество осталыгын камилләштерүе, аеруча тел өлкәсендә яңа уңышларга ирешүе өчен күп эшлисе барлыгын да күрсәтә. Сәнгатьнең авыр жанрында беренче адымнарын ышанычлы атлаган автор тукталып калмас дип ышанабыз.