Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КҮТӘРЕЛҮ»


 Шагыйрь Зәки Нуриның «Күтәрелү» III исемле поэтик очеркы баш өлешендә беркадәр авыррак укылса да (чөнки ул без моңа күнекмәгән 8 дә 8 ле үлчәм белән язылган), эчкәрәк узу белән бу форманың ятышлы икәнлегенә төшенәсең һәм сюжетның үсә, куера баруы белән ул сине үзенә тарта башлый, һөнәр мәктәбен тәмамлап, бөек төзелешкә килгән яшүсмер Бариның язмышы сине кызыксындыра, аның «вак эшләргә» ризасызлык белдерүләре хаклы кебек күренә һәм син дә әсәрнең герое белән бергә көенәсең, аның ярышта Салчактан артта калуына I пошынасың һәм газетага эләгүенә хурлана да башлыйсың... Бариның атасы төзелештәге мастер Сомов белән бергә Сталинград фронтында йөргән һәм шунда геройларча һәлак булган. Сомовның Бари атасы турындагы истәлекләре бозык Микола тәэсирендә ялгыш юлга баса язып калган Барига зур сабак була. Шагыйрь фронт геройлыгы белән хәзерге хезмәт геройлыгын бик тәэсирле чагыштырулар белән сурәтләүгә ирешкән. Бари белән Ираның очрашулары һәм танышулары бик җылы итеп табигый I шартларда бирелгән. Бариның да, Ираның да совет яшьләренә хас булган мораль сафлыклары соклан- 1дыра, дуслыкның үсә-үсә чын мәхәббәткә әвереләчәген сизәсең... Бариның, ялгыш уйларга бирелеп, Миколага ияреп, төзелештән китәр- 1 гә йөрүе сине борчуга сала, ләкин хезмәттәге омтылыш, киләчәккә ачык карый белү җиңә, Ира алдында Бариның, үз гаебен танып, аңына килүе укучыны куандыра... Бариның давыллы-буранлы төндә, гади һәм «вак эштә» геройлык күрсәтүе — очеркның иң көчле, иң поэтик урыны. Югарыда күрсәтелгән күренешләр тирән                      III 3. Нури. «Күтәрелү». Поэтик очерк. Редакторы С. Урайский. Таткнигоиздат, яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе, дулкынлану белән укыла, чөнки аларда кичерешләргә, тойгыларга зур урын бирелгән, драматик ситуацияләр дә көчле килеп туган. Характер үзенчәлекләре, җанлы образ булулары ягыннан караганда: Барины, Ираны һәм Сомовны чын кешеләр итеп күз алдына бастырып була, тискәре тип Миколаны да төсмерләргә мөмкин. Ләкин Бариның эштә пардашы, аны әйдәп алып баручы Салчак образы, ни өчендер, алар кебек җанлы тудырылмаган. Викторның, «папаша» Федорның да исемнәре генә телгә алына, үзләре күренми диярлек. Шигырьдә диалоглар кору, кешеләрнең сөйләм үзенчәлекләрен бирә алу, әлбәттә, җиңел эш түгел, бу яктан караганда, шагыйрьгә киләчәктә бик күп эзләнергә, тәҗрибәләр үткәрергә туры киләчәк. 3. Нури иптәшнең кешеләре бик үк тормыштагыча сөйләшеп бетермиләр әле. Кешеләрнең портретлары да хәзергә тиешле югарылыкта түгел. Табигать күренешләрен, пейзажларны сурәтләүдә дә шагыйрь буяуларны саран куллана, бөек төзелеш күренешләрен тагын да якынрак, тагын да ачыграк итеп күз алдына китерәсе килә... Бари төзелешкә экскаваторчы булу хыялы белән килә һәм әсәрнең
114 
 
ахырында теләгенә ирешә. Ләкин, ачык әйтергә кирәк, автор геройны бу максатына бик ансат кына, бер «калын китап» укытып чыгару белән генә ирештерә. Очеркта бу ситуация дә тиешенчә ачылып җитмәгән. Әсәрнең башында: Еракта калды Чистаең, Калды Кама дулкыннары...— дип. Бариның Чистай егете булуы турында әйтелсә дә, соңыннан: Язган идең: Сталинградка Туган кала минем Казан... дигән юллар аркылы Бари, Казан егетенә әйләнеп китә. Болай бутау конкретлыкка зарар китерә. Әсәрдә күңелне уеп ала торган, аз сүз белән күп мәгънә бирә торган көчле, җыйнак юллар күп: Бер хат рәсем алып килде, Өч хат: «Госпитальдә ятам». Солдат шундый халык инде, Солдат иде синең атаң. Ул кайтмады... Бу зур юлга Бүген сине озатмады. Күңелең тоя: гүя ул да Юлда гына озаклады». Мондый юлларда вакыйгалар да, тирән хисләр дә, матур күренешләр дә тупланган. Шигырьнең ритмик төзелеше 
дә ятышлы, сүзләрнең басымга туры килә торганнары да дөрес рәвештә сайланган, шуңа күрә алар җыр шикелле яңгырап торалар. Болар көчәнеп тудырылган ясалма юллар түгел, чын йөрәктәй әйтелгән табигый хисләр. Ләкин кызганычка каршы, аз булса да. шундый юллар да очрый: «Экскаватор ул зур ат бит — Чыдатмас мондый тезгенне! Өч йөз киловатт кирәк бит, Ә синең йөзлек. Сиздеңме?» — 
бу куплетны укыганда тел бәйләнә. Дөрес, бу өзек диалогтан алынды ләкин диалогта да — ул шигырь икән — шигъри көй булырга тиеш. Шагыйрь очеркын аралаш рифмалар белән язып чыккан. Бу бик әйбәт, ләкин рифма хакына мәгънәгә зыян килгән урыннар да очрый. Мондый кытыршылыклар әллә нн күп түгел, димәк, китапның редакторы да әсәр өстендә күп эшләгән. Шагыйрьнең бу әсәре яңа жанр, яңа формада язылган буларак та, эчтәлегенең кызыклы һәм тыгыз булуы белән дә әһәмиятле. Аны рәхәтләнеп укып була һәм күңел азыгы алырга да мөмкин, һәм шагыйрьнең бу эшенә яңадан бер баскыч күтәрелү дип карарга кирәк. ӘНӘС КАМАЛ.
 
 
 
САФКА КАЙТУIV Моннан берничә ел элек яшьләр газетасы редакциясенә олы гына яшьләрдәге бер хатын килеп керде. Кулына тоткан зур сумкасыннан әдәбият бүлеге мөдире өстәленә ти- гезлетигезсез юллар белән язылган өч бит кәгазь алып салды. Шигырьләр иде бу. Андагы хәрефләрнең язылу рәвешенә караганда бу юлларны беренче мәртәбә кулына каләм тоткан кеше язган дип уйларга мөмкин иде. Ләкин шигырьләр бик грамоталы язылган, алардан яшьләргә хас дәрт, көр күңеллелек сизелеп тора иде. Редакция сотруднигы шигырьләрне әлеге хатынның улы язганлыгын белгәч, авторның үзен күрәсе килеп, аны үзе янына сөйләшергә чакырмакчы булды. — Илгиз килә алмый шул,—-диде яшь шагыйрьнең әнисе, күңелсезрәк бер тавыш белән. Шуннан соң әлеге шигырьләрне нинди кеше язганлыгы билгеле булды. Илгиз Кәлимуллин бала вакытыннан ук йөри алмый икән инде. Ул башка балалар шикелле укуын дәвам иттерә алмаган, аягы- кулына паралич булу сәбәпле саф
                     IV И. Кәлимуллин. Сафта. Шигырьләр. Рус телендә. Таткнигоиздат, 1956. 
7* 115 
 
 
тан чыккан. Шундый зур авыруга да бирешмичә, тормышта алга омтылучылар сафына яңадан басу әчеп никадәр ныклык, никадәр ихтыяр көче кирәк! Әдәбиятчы булу — зур белемле, югары культуралы булу, кеше күңеленең инженеры булу дигән сүз. Мәктәптә укудан мәхрүм калып, тулы белем ала алмаган Илгиз, ничек кенә булмасын, үзлегеннән укырга тырыша. Күзләре начаррак күрүгә дә карамастан, зур тырышлык 'белән әдәбият тарихын һәм әдәбият теориясен өйрәнә, йөзләгән китап укып чыга, һәм шуларның берсе, «Корыч ничек чыныкты» дигәне, аның иң яраткан китабы — яшәргә өйрәтә торган китабы булып китә. Павел Корчагин Кәл и м у л л и н н ы иҗат батырлыгына рухландыра, яшь шагыйрьдә яшәү дәрте, рухи көч һәм җиңү шатлыгы уята. 
Йөрәгемне тырный авыр сагыш, Хәлсез ятам карап ятакта; Пыскып янган утның, яктысында Күз ташладым сөйгән китапка. 
Күз алдыма килде авыр чакта Кыю Шепетовка егете, Хисе белән җиңеп сукырлыкны, Күрә алган чиксез киңлекне. 
Шагыйрь «Сафта» исемле шигырен мондый юллар белән тәмамлый: 
Анаң кебек күреп сөйсәң илне, Мөмкинме соң гамьсез ятарга! Алдым каләм, Давылларда туган Егет күк яшәргә, җиңәргә. 
Яшь шагыйрьнең әсәрләре укучылар арасында бик тиз популярлык казанды. Илгиз студентлар, мәктәп балалары һәм эшчеләр арасында да танылып өлгерде. Алар Казанның кырый бер урамындагы йортны эзләп табып, аңа котлау сүзләре алып килделәр, яхшы шигырьләре өчен рәхмәт әйттеләр. У ни вер ситет студентл ары Ил гиз н ең дуслары булып киттеләр. Алар аңа китаплар алып киләләр, яраткан әсәрләреннән өзекләр укыйлар, үзләренең нәрсә эшләүләре, ничек укулары турында сөйләшеп утыралар. Илгиз янына язучылар да килә, алар аңа зур ярдәм күрсәтәләр Ул үзенең шигырьләрендәге җи- тешсезлекләр турында әйтми калганны яратмый, шуңа күрә аның белән тиң итеп сөйләшәсең. Кәлимуллинның каләме көннән- көн чарлана барды, аның шигырьләре тирәнрәк, образлырак була башладылар һәм сурәтләү чараларына да баедылар. 
Ул үзен чын-чынлап яшь төзүчеләр сафында күрәсе килеп, комсомолга алуларын сорап гариза бир-' де. Аның комсомолга алынуы башка л ар н ы к ы ш ике л л е гадәттәгечә булмады. Илгиз райко-молга бара алмады, аның янына иптәшләре үзләре килделәр. 1952 елны ул Ленин комсомолы сафына керде һәм ку* лына комсомол билеты алды. Илгиз Кәлимуллин Татарстан яшь язучыларының икенче республика конференциясендә делегат булып катнашты. Яшьтәшләре белән якыннан аралашу , аңарда үзенең зур иҗат коллективының бер члены икәнлеген тою хисе уятты. Кәлимуллинның шигырьләре «Әдәби Татарстан» альманахында, «Смена», «Юность» журналларында, «Комсомольская правда» газетасында басылды. Күптән түгел аның «Сафта» исемле шигырьләр җыентыгы чыкты. Шагыйрь бу җыентыкка әсәрләренең бер өлешен генә керткән: болар аның беркадәр иҗатын билгели торган, шагыйрьнең иң яраткан шигырьләре. Аның «Мәктәп дустыма», «Укытучыма хат», «Алмагачлар арасында», «Изге йорт», «Каен төбендә» кебек шигырьләре чын күңелдән, яшьләргә хас лиризм белән сугарылганнар. Болар шагыйрь биографиясенең бер кисәге, аның хыяллары, уйлары, теләкләре, хисләре. Җыентыкка шагыйрьнең публицистик әсәрләре — хәзерге көннең зур вакыйгаларына карата язылган әсәрләре дә кертелгән. Шагыйрь заман белән бергә сулый. Илебездәге һәм чит илләрдәге үзгәрешләрне нык күзәтеп бара, Раймонда Дьен- ны яклап тавыш бирә, балаларны
11G 
 
яклап чыга; җиңел кәсеп белән генә яшәргә омтылучы ихтыярсыз, куркак жапнарны камчылый. Җыентыкта тәрҗемәләр дә бар. 11лгиз Кәлимуллин ике телне яхшы белә, татар теленнән русчага бик әйбәт тәрҗемә итә. Аның. һ. Такташ, Ф. Кәрим, III. Маннур, С. Хәким әсәрләреннән эшләгән тәрҗемәләре 
яшь шагыйрьнең зур профессиональ осталыкка ия булуы турында сөйлиләр. Илгиз Кәлимуллин хәзер яңадан- яңа әсәрләр иҗат итү өстендә эшли. Яшь шагыйрьнең тавышы ныгый бара, ул, безнең белән бер сафта торып, туган илгә һәм халыкка хезмәт итә.