Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ҺӘМ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР СЕМИНАРЫ
 Үсеп килә торган яшь язучыларга практик иҗади ярдәм күрсәтү максаты белән, Татарстан совет язучылары союзы июнь аенда ике семинар үткәрде. Баулы районы Искергән авылында укытучы булып эшләүче Исхак Миннебаев «Үсү юлы» альманахында үзенец беренче зур әсәре булган «Аның киләчәге өчен» исемле повестен бастырып чыгарган иде Яшь авторның бу әсәре укучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан нигездә яхшы кабул ителде. Семинар занятиеләрендә аның «Бер яланның тарихы» исемле яңа зур хикәясе тикшерелде. Семинар занятиеләрен Г. Минский, Ә. Еники һәм А. Расих иптәшләр алып бардылар. Бу тәҗрибәле язучылар яшь авторның яңа әсәрен төрле яклап тирән тикшереп, аның алган материалы яхшы булуын әйттеләр, ләкин әле зур гына кимчелекләрен бетерү өчен аны яңадан ныклап эшләргә кирәклеген конкрет мисалларда күрсәттеләр, авторга бик күп кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Семинарда яшь шагыйрьләрдән Раил Шакировның «Ана фаҗигасы» исемле яңа поэмасын тикшерүдә Ә. Давыдов, Ә. Юнус, X. Курбатов, 3. Мансур иптәшләр катнаштылар. Моңа кадәр газета, журнал, альманах битләрендә уңышлы гына шигырьләре басылып килгән бу яшь автор үз өс- тенә бик зур бурыч йөкли, совет кешеләренең материаль сыйфатлары темасына багышланган зур күләмле поэтик әсәр язган. Семинар занятиеләрендә аның кайбер уңышлы урыннарын күрсәтү белән бергә, поэманың әле җитлекмәгән булуы, аны камилләштерү буенча яшь авторга әле тагын байтак эшләргә кирәклеге әйтелде. Соңгы вакытларда безнең поэзиябездә үзенең гади, халыкчан һәм тирән эчтәлекле шигырьләре белән, яңа бер исем калкып чыкты. Бу — Гамил Афзал иптәш. Укучылар аның «Совет әдәбияты», «Пионер» журналларында, «Үсү юлы» альмана хында басылган үзенчәлекле, матур шигырьләре белән таныш. Ул күп яза, поэзия өлкәсендә бик тырыш иҗат алып бара. Хәзер Таткнигоиздат шигырьләр җыентыгын ■ бастырып чыгарырга хәзерли. Семинарда аның күп кенә яңа шигырьләре тикшерелде. Ш. Маннур, С. Хәким, Г. Ахунов һ. б. иптәшләр бу яшь шагыйрьнең иҗатында булган уңышлы якларын күрсәттеләр, поэтик осталыгы үсә баруын әйттеләр һәм бер үк вакытта аның аерым шигырьләрендә кабатлаулар булуын, ашыгу һәм тәҗрибә җитмәү аркасында, алынган темаларның тулы чишелеп җитмәү моментларын конкрет мисалларда күрсәтеп, яшь авторга поэзиядә тагын да уңышлы эшләве өчен күп кенә яхшы киңәшләр бирделәр. Семинар занятиеләренә вакытында килеп өлгерә алмаган М. Шакиров иптәшнең хикәяләре буенча, соңынтын, Г. Әпсә- ләмов, И. Гази, А. Шамов иптәшләр индивидуаль консультация тәртибендә беседа үткәрделәр. Бер үк вакытта тәнкыйтьчеләр семинары да булып үтте. Анда да күбрәк яшь тәнкыйтьчеләрнең әсәрләре тикшерелде. Баян Гыйззәтнең «Татар совет драматургиясе тарихы буенча очерклар» исемле зур хезмәте, Ф. Хатиповның «Онытылмас еллар» повестеның художество үзенчәлекләре» һәм М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» исемле романы турында язган мәкаләсе, И. Ахунҗановның «Отелло» һәм «Зифа» спектакльләре турында язган тәнкыйть мәкаләләре, X. Кумысниковнын X. Әбҗәлилов турындагы монографиясе семинар занятиеләрендә катнашучыларда зур кызыксыну тудырдылар һәм төрле

 
яклап тирәнтен тикшерелделәр. Тәнкыйтьчеләр семинарын үткәрүдә Москвадан килгән профессор М. Григорьев һәм СССР язучылары союзы вәкиле һ. Хөсәенова иптәшләр актив катнаштылар һәм тикшерелүгә куелган барлык әсәрләр буенча квалификацияле чыгышлар ясадылар. Бо- лардан тыш, профессор М. Григорьев театр һәм драматургия мәсьәләләренә багышланган ике лекция укыды. Үткәрелгән бу семинарлар яшь язучыларның 
иҗатларына һәм шулай ук әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүче кадрларга үз осталыкларын күрсәтүдә беркадәр ярдәм итте дияргә мөмкин. Мондый семинарлар алда да кабатланып торса бик яхшы булыр иде. Тик бер нәрсә искә алынсын иде: семинар занятиеләре үткәрү вакытын җәй айларында түгел, ә язучыларның, укучы яшьләрнең шәһәрдә тупланган көз, кыш айларына билгеләргә кирәк.