Логотип Казан Утлары
 Шигъри повесть

ҖИР-ӘНКӘНЕҢ СЫЛУ КЫЗЫ

1 V. ӨЕРМӘЛӘРНЕҢ СОҢГЫ ДУЛАВЫ 1 «Хәйләле бит бу Самарин иптәш, Ашыкмады тиз карарга. Җыелышны җыйды тик ай үткәч, Мәгълүм булгач хәл аңарга...» 
Равил шулай уйлап урын ала Парткабинет почмагыннан. Ләкин бүген ул бик дулкынлана, Тын булса да тыш ягыннан. 
Әйе, бер ай... Август җитте инде, Яфракларга тутлар төште. Җылы кичләргә дә салкын иңде, Гашыйкларга иңгән төсле... 
Салкынайды хәзер Гөлфая да, Шик бозы бар күңелендә. Очрашсалар, утсыз елмая да Сүзсез кала үз эчендә... Газаплана Равил, тирән сулый... Эретәлми шул боз тавын. Нәрсә дисең? Җанны ярып булмый^ Күрер иде кер булмавын. 
«Ай-яй, Зәйнак, көнче, дуамал син, Яратасың бер үзеңне. Тик үчлектән, имеш, суга сал син Дуслыкны һәм сөюеңне!?» 
Шул гадәте аркасында аның

 
Өч тәүлеге китте бригаданың Эшне рәтләп җиткерергә. 
Җәфаланды Равил өч көн буе, Оста белән шунда кунды. Бер Зәйнакның әзерләгән «сые» Утыз башка бәла булды. 
Помбурлыкка төште ул бер айга, Комсомолдан шелтә алды. Танымады гаебен тик шулай да, Башкалардан күрде аны... 

Ниһаять, эш үз җаена керде: Шарлар чыкты, забой чиста, һәм сыекча түгел, су йөгерде, Су боера хәзер аста! 
Ләкин бу эш җиңел бирелмәде: Равил көн-көн утта йөрде. Онытты ул хәтта көлүләрне, Әллә нинди шикләр керде. 
Ямьсезләнде, кипте, йокы качты, Сызык кисте каш арасын. Ияк очын бала йоннар басты, Томан сарды күз карасын... 
Әйтерсең, ул бер кайгылы кеше: Башын. игән, дәшми-тынмый һаман уйлый: ялгыш чыкса эшем, Башны алып качмый булмый... 
Бу су, бәлки, бик бәләкәй эштер, Тик мин генә куркам булыр. Ләкин кеше талпынмаса һичбер, Аны нәрсә куандырыр?.. 
Вахта бетә. Кайтмый. Чыгып ята Күктәтәйләр кочагына. Эңгер төшә. Ай, йолдызлар калка, һәм күңелдә хис кабына: 
«Эх, яшьлекнең серле биекләре, Уйнап янган йолдызлавы! Күңел сезгә үрли... Мин бит әле Белгәнем юк киң дөньяны... 
Тик сөюне белдем, һәм миңа ул Сезнең матурлыкны сөйли. Авыр булган саен барырга юл, Мине сезгә табан сөйри...» 
йокы керми. Кузгала да егет Буровойга кереп китә. 

 
Ә төн үтә... Ал таң туа көлеп,— Тагын килә ялсыз иртә. Ялсыз булса да ул ялгыз түгел: Оста бөтен көчен бирде. Ул булмаса, Равил ярылсын гел,— һич ни эшли алмас иде. Парторг килде әүвәлгедән ешрак, Дәртләндергеч җылы сүзе Бер гамьсез күк чыга җиңел яңрап. Ә борчыла эчтән үзе! Аның акыл белән үлчәп биргән Киңәшләре шундый була: Инженердыр... Геологтыр... дигән, Мастер... дигән фикер туа. 
3 Равил шулай уйлый уйлавын да, Ләкин хәлләр башка булды. Носкин белән парторг су давында — Ташны гүя ташка орды. Буровойга Носкин эз салмады, һәм ни кирәк булса эштә, Шуны бирмәс өчен усалланды, Хәйлә тапты кыскан төштә. Самарин да ләкин бирешмәде: Ул бирмәсә коралларны, Әйләнечтән йөртте күп эшләрне һәм барын да таба барды. Мәшәкать күп: Я ут сүнә эш җайланып җиткәч, Я шәм булмый тора шактый. Акыл, хәйлә көче тәмам беткәч, йодрык көче өстәл шакый... 
Ул үзе дә забой чапкан кеше, Днепрга бетон салган. Булсын эштә кайнар кан йөреше, Шуны сорый намус аннан. Ул көн буе шулай «яу куганын» Сизми калып кайта өйгә һәм берсеннән-берсе вак кызларын Кочып ала кергән көйгә. 
Шау киләләр. Бу «кечкенә» бала Алар белән «бәү-бәү» итә. Кызлар әле күз дә йоммый кала, Ә ул изрәп йоклап китә. 
Иртәгесен тагын шул дау куба, Селтәп булмый суык кулны. 

 
Коммунистлар сине сайлап куя, Ә син сайла дөрес юлны. 
Шартлар хәлгә җитеп ахырында, Елый Носкин баҗаена: — һай, җелеккә тия парторг монда, Бөгә безне үз җаена. 
Өйрәт әле, баҗай, акыл шуңар, Ул буровой боза хәзер. Ул үзе дә, бәлки, суга чумар, Тик безгә дә казый кабер. 
Шул су белән забой бораулатып, Харап итә нефть байлыгын! — Кызык бу!—ди Орлов. — Яз аңлатып, Каезларбыз сырт кабыгын!.. 
Үзе шундук буровойга килә, Айкап йөри киң-киң атлап, һәм Равилгә йөнтәс кулын бирә: — Ә кем тыя? Нинди ахмак?.. 
Нефтьче генералны:» көрәк кулы, Кырт соравы, киң лампасы Яшь егетнең кинәт тынын буды,— Ник тар аның бу якасы?.. 
Ярый әле мастер йөгереп килде, Ә генерал аны күреп Елмайды да: «Филимоныч!!» диде, Кочып алды аю кебек. 
Әйтте шуннан:— Эшлә, тикшер, сына! Барып чыкса — алтын бу эш. Нәрсә кирәк—барын миннән сора, Ә син, Демид, бик нык булыш. 
Тик баҗаны минем җәберләмә, Булмыймыни тату эшләп?.. Ул кичермәс сине кабердә дә, Алгансың бит борнын тешләп... 
Орлов китте: «Филимоныч, сау бул!..» Ә карт, зур сер әйткән кебек: — Миндә помбур булып эшләде ул...— Диде татлы бер көрсенеп. 

Ләкин Носкин туктамады һаман, Язды Москвага тикле. Дәртләр кызды, үч кабарды яман, Эш горкомга барып җитте. 
Тетеп салды Носкин Самариниы: Ул тегенди, мондый кеше.

 
«Әллә мин соң бер дә аңламыйммы?-* Кара ният аның эче! 
Ул директор үзе булыр өчен Чыгарды бу су бәласен, Тартып ала кулдай кеше эшен һәм төшерә дәрәҗәсен. 
Я—ул, я — мин! Эшли алмыйм бергә!..» Уйда горком... Авыр тынлык. Орлов сөйли: «Сине нишләтергә? (Артта калу — ай-яй хурлык!) 
Баҗаен без баҗай — кемнәр белми, Тик рәт күрмим баҗаемнан: Бу кешеләр зур эш эшләп йөри, Ә син сукыр — масаюдан! 
Ләкин Носкии беткән малай түгел. Шәп эшләде элгәрерәк... Өмет өзми әле минем күңел, Компромисс табу кирәк...» 
Бюро сорый хәзер Самариниан: — Соң син ничек?.. Зал тын кала. Ул кичерә барып уйларыннан: «Булмый, дисәм, эш туктала... 
Сынау бетми... Тагын буровойда Измә китәр — яхшы беләм...» һәм әйтә ул, озак торып уйда: — Эшли алам аның белән!.. 

Бригаданың бөтен кешеләре Кырыс, җитди төскә керде: Нинди авыр булсын — һичберәве Сынатмас һәм бирмәс серне. 
Инженерлар килеп булыштылар, Геологлар киңәш бирде. Яшь осталар монда сырыштылар: Гүя мәйдан, көрәш иде! 
Булышмады Туманаев кына, Читтән карап тора бирде: «Малай-салай анда чуртан куа. Ул — минсез дә була!» — диде. 
һәм кешеләр бар да куанганда, Зәйнак кына төксе йөрде. Эш җайланган саен буровойда Ул тагын да кара көйде. 

 
Ул дәшмәде теге көннән бирле, Таш яшерде кесәсенә. «Бу таш төшәр әле бер көн, днде, Равил егет иңсәсенә!..» 
Уңга барган саен Равил эше, Көнчелектә янды җаны: «Ник соң мин кертмәдем бу су көчен? Г. Күпме акча! Күпме даны!..» Безнең дә бар шундый «дус» кешеләр:. Роман яки поэмамы Бастырса бер таныш-белеш әгәр, Тынгы тапмый алар җаны. 
Китабыңны тиз-тиз актаргалап, Битен саный, юлын саный һәм, онтылган «дүрт гамәлен» яллап, Сиңа тигән сумын саный... 
Ә шуннан соң «өянәге куба», Йоклый алмый газап чигә. Төрле юллар эзли, план кора һәм... капкаңа дегет сибә... 
6 Шулай барды бу дау. Чапты сулар. Борау һаман аска төште. Менә карбон I — күмер туган чорлар, Ерак калды җирнең өсте... 
Маратлардан биек абагалар, Чыршы буе ылыс үлән,— «Тау өркәчләр», «Мөгез танаулылар» Шунда инде гомер сөргән... 
Күп калмады хәзер төшәсе җир — Кырык миллион еллык кына... — Безгә — чүп ул!—ди пошынмас Кәбир,— Тилпенәсе бер нык кына!..» «Чүп» үк булмаса да, Доломиттан Доманикка керде борау. Монда инде девон комы яткан. Монда кирәк кат-кат уйлау... 
һәм ниһаять соңгы карыш калды, Әнә инде нефть күренә, Әнә борау инде шып туктады, Төшеп җитеп җир төбенә!
                     I Карбон—геология фәне буенча: палеозой эрасындагы дүртенче чор. 

 
Равил кичә соңгы метрдан соң Ротор өсләп биеп йөрде, Чын куаныч урап алды барсын, Зәйнак тагын йөз чөерде... Ә директор, дәшеп бүген иртән, Көтелмәгән киңәш бирде: — Мин курска сине тәкъдим итәм, Мастер булып кайт син,— диде. Уйламаган иде Равил моны, Ни әйтергә белми калды. Шатлану һәм курку нәкъ берьюлы Күңелендә дау кубарды: «Ничек алай?.. Ул бит... тукта, тукта, Миңа каршы. Сөйми мине. Мыскыл итәр өчен иң актыкта, Юри генә сөйләмиме?.. һәм мин киткәч тагын сыекчага? Хәер, булмас... Самарин бар... Эх, китәргә! Үзең чык остага!.. Ни дип җавап бирим аңар?.. Булдыралмам, яшь бит...— Тырышырмын!' Ә баш китсә?..— Ахмак түгел... Ә Гөлфая?..— Кыен, сагынырмын, Ләкин сабыр итәр күңел!..» Бу көрәшне сизде директор да, Әйтте аңа, коры карап: — Я, ничек соң? Икеләнеп торма! Көтәм синнән уңай җавап... һәм чыннан да Носкин бу Равилдән Котылырга тели иде: «Китсен әйдә... Сәлам искән җилдән! Кайткач куар шул ук җилне...» Горкомнан соң үзгә аның эшләр: Җыя төште алдын-артын. «Нигә кирәк ачык бәрелешләр? Я буялыр «иман шартың»-.. Самарин да китәр әле бер чак, Абынмас дип бәхәсләшмим. Ул салалмас юлга һаман пычак, Үз дигәнчә үзем яшим!» Носкин шундый «оста юл»дан бара һәм эш итә дөрес санап; Нәрсә диер бу «хыялый» аңа?.. Равил бирде уңай җавап... Ә кич ачык җыелыш. Бу минутлар һич онтылмас Равил өчен: 
10 
 
Әтиседәй өлкән коммунистлар Карын аның үтенечен. 
Дулкынлана Равил бу дәү көнен . Тирән итеп кичерүдән. Дулкынлана Самарин да бүген Җиңгән кеше хисе белән. 
7 Анкетасын укый парторг аның, Юк әллә ни кызыклыгы: «Тормыш юлым» диеп уздырганы — Чыпчык борны озынлыгы. 
Равил шуның өчен оялган күк Кыймый гына карый залга: Таныш түгел кешеләр дә бик күп, «Үз халкы» да шактый анда. 
Филимоныч. комсорг, Зәйнак, Данил... Туманаев килгән хәтта! Тиккә килмәс, дип уйлады Равил, Сүзе бардыр минем хакта. 
Ул бит килеп йөргән мин югында Өч көн саен буровойга. Гел белешеп торган су турында һәм әрләшкән шул уңайда: 
«Булмый!» дигән. «Бозык метод!» дигән. «Тылкышмыйм!» дип, кул селтәгән. Атна узгач, тагын йөгереп килгән, «Забой ни хәл?» дип күкрәгән. 
Бер вакытны, ярык туры килеп, Кинәт «кача» башлаган су, «Менә! —дигән,— әйттем: ялгыш, диеп!..» Арсландай үкереп ярсу... 
Тик даулашып торган арада ул, Су туктаган качуыннан. Яшьләр көлгәч, күреп алган да ул, Чыгып сызган ачуыннан... 
Бар язмалар инде укылып бетә, һәм сораулар тәмам була. — Я, иптәшләр, хәзер сүз кем көтә? Шактый вакыт зал тын тора. 
Күп көттергәч, Равил уйлаганча, Туманаев сөйли башлый. Аның сүзе кискен, олыларча, Тик ул никтер бераз каушый: — Партияне мин бик олы күрәм, Партбилетым булмаса да. 
11 
 
Гомер итәм аның юлы белән, һәр эшемдә ихлас аңа. Ләкин әгәр бу егетне менә Сез алсагыз партиягә Шул су бутап йөргән өчен генә! — Мин хаклымыи «Юк!» дияргә. Чөнки бу эш фәнни түгел — хата! Забойларны ишәчәк су! Ярыкларга тулып, төшсә аска, Безне нефтьсез итәчәк су!.. Тик шикләнде шунда: «Дөресме соң Минем болай кырт кисүем?..» һәм, югалтып кинәт кырыс төсен, Әйтми калды бик күп сүзен... Равил аны анлап җитми кала: «Кем соң?.. Нинди кеше ул?—ди.— Үзе яңа уйны читкә кага, Үзе партияне зурлый?..» Артыннан ук Зәйнак чыта йөзен: — Менә шул, шул! — дип куя ул.— Мин дә шуны әйтим дигән сүзем: Нәрсә ул су? — Чепуха ул! Бу — Равилнең почет сөюеннән Килеп чыккан куык кына. Ул, масаеп «белдеклелек» белән, йөри муенын куырып кына. Мастерны да санга сукмый эштә, Буровойда үзе хуҗа. Үзе — малай! — Шәмнән шуып төшә, Теләгәнчә тәртип боза. Ул гынамы?.. Хәтта тотнаксыз ул: Алдап йөри ничә кызны... Үзем күрдем... Шундый имансыз ул,— Боза белер арагызны!.. Залда халык бер сискәнеп куйды һәм Равилгә карап алды: «Чынлапмы ул шундый шапшак куллы?.. Булмас... Монда яла бардыр...» Самарин да аптырауга төште: Ярыр иде җанын аның! Ләкин көзге төсле түгел кеше, Тиз күрсәтми эчке ягын... Яшь егет бит: бәлки, чынлап та ул, Мәхәббәткә җиңел карап, һәр очраган кызга сузадыр кул, Үзен артык иркен санап.
12 
 
Ә шундыйлар әзме очрый бездә? — Иртән күрә, кич кавыша. Өч көн узгач инде: хисләр үзгә — Бүтән белән ул таныша... һай, катлаулы кеше, һай, күп кырлы? Белдем, дисен — тагын кала... 
Ә Равилнең чәче үрә торды: «Нинди ялган!.. Нинди яла!.. Ничек моңа түзеп утырырга? Көнче теле, ай, зәһәр бит! Кычкырырга иде, кычкырырга: «Ышанмагыз, иптәшләр!» дип 
Зәйнак «очлый»: — Су һич чара түгел! Аны ялкау уйлап таба. Кайберәүләр масайса да бүген, Иртән күчәр сыекчага! 
Зәйнак тынгач, парторг торды кинәт: — Ләкин эш бит судамы соң? Партиягә честный кеше кирәк, Равил шундыйлардан булсын. 
Яшьтән кеше намус саклый белсен, Хрусталь кебек чиста булсын, йөз кат түгел, бер кат сайлый белсен Ул үзенең гомер дусын! 
Ачык белик: бу яшь егет безнең Чын коммунист булырлыкмы? Дөрестән дә, ничек тота үзен? Түрә булу чире юкмы?.. 
Ә су давын чишелгән дик инде, Бездә генә түгел хәтта; Туймазыдан безгә бер хат килде. Мә, укыгыз, шул ук хакта. 
Анда инде өч буровой бердән Шул су белән борауланган. Яруллаев өч кат тизлек биргән, Ник алмаска үрнәк аннан? 
Филимоныч бригадасы да Бермә-бер тиз тәмамлады. Утыз биш мең янга калды судан, Бу — чишмиме су «дау»ларын?.. 
Шундый бездә, дуслар, хәлләр әнә, Күрдек: эшче уйлый икән. Бер үк вакыт шундый тәҗрибәгә Аны нинди максат илткән? Бу — хезмәтне акыл көче белән Җиңеләйтү түгелме соң? 
13 
 
Ата-баба гомер буе белгән — Безгә дәме закон булсын? 
Бөтен Союз уйлый хәзер көн-төн, Якалыкны эзли һәркем... Өмет өзмик: баш инженер бер көн Үз хатасын аңлар, бәлкем... 
Парторг туктау белән тагын күпләр: — Без дә күчик,— диде,— суга. — Күчик! Измә җәфалары бетәр! һичбер сәбәп юк куркуга! 
Иң ахырдай Филимоныч чыга, Кырыс аның бүген йөзе. — Ышанмыйм мин Зәйнак чыгышына, Усал ният төсле сүзе. 
Булмас! Равил андый малай түгел. Мин ышанам һаман аңа. һәм ышанып тәкъдим итәм бүген Партиябез сафына да!.. 

Парткабинет шаулап тынганнан соң Равил әйтте җавап сүзен: — ...Зәйнак—иптәш минем, хәтта дусым, Тик аңламыйм бүген үзен... 
Кичерегез мине, өлкән дуслар, Оялсам да әйтеп бирим: Мин өзелеп сөйгән тик бер кыз бар, Тик аңа мин күңел билим. 
Мәхәббәт ул — дәү эш, изге давыл, Шаяралмыйм аның белән. Исертерлек көчле булса да ул, Айнык акыл белән сөям... 
Равил дәвам итте:— Шәмнән шуу.. Әйе, булды шундый хата... Ярамый шул уйсыз малай булу! Акылсыз эш йөз кызарта!.. 
Үз белдегем белән бораулау да Җиңел акыл булды минем. Ниятемне ахыр бер сынауда Башка чарам юк дип белдем. 
Ә коммунист булу уйларымны, Бәлки, бу хат сөйләр сезгә. Әти язган иде миңа моны Бер бик кыен, авыр көздә... 
J4 
 
«Балам! Җиңел түгел безнең хәлләр... Яр буенда бер карыш җир. Бер минутка исән калсак әгәр, Димәк, әле җитми тәкъдир... 
Бик катлаулы була монда кеше, Тәкъдирне дә бар дип белә. Ә үзе ул туган җире өчен Партиягә кереп үлә. 
Шул дәү юлга мин дә бастым кичен, Яктырылды күңел түрем. Арткан төсле булды күкрәк көчем Алышырга билдән бүген. 
Ут давылы кайный баш очымда, Идел суы яна хәтта. Баш салырбыз, бәлки, без шушында,. Чигенү юк ләкин артка! 
Артта Идел, туган дала, таулар һәм сез, балам, әнкәң белән. Юк, узалмас анда бу дошманнар, Үлсәм үләм, сезне бирмәм! 
Мин Тилмәштә гади мичче идем: һәр өйдәге кешеләрнең Тәннәренә жылы бирә килдем, һәм начар сүз ишетмәдем. 
Син дә, улым, тормыш тауларына Тирең түгеп менсәң иде; Кешеләрнең сусар җаннарына Җылы бирә белсәң иде! 
Соңгы хатым булса бу хат әгәр, Исеңдә тот сүзләремне: Гомереңнең ахырына кадәр Чиста сакла эзләреңне... 
«Үзе биргән генә алыр» диләр, Үзеңне бир илең өчен. Ул да шул чак хөрмәт белән сөйләр, Бишек булыр синең өчен. 
Ә төкәнсә көчең юл ярырга,— Ярдәмчең бар, ул —партия! Син курыкма аңа таянырга, Ул иң бөек көчкә ия. 
Хуш, балакай! Телим якты гомер, Булганыннан яктыракны. Безнең башлар ни күрсә дә күрер, Тик бирмәбез Сталинградны!..»  
15 
 
Бу хат мина һаман юлдаш булды... Партиягә ул китерде, йөрәгемдә аның һәрбер юлы. Башка сүзем юк шикелле... 
Җыелыш озак вакыт тып-тын торды. Тирән сулап куйды халык. Туманаев урындыктан торды һәм, Равилгә табан барып, — ...Кичер...— диде, туры карамыйча, Маңгаеннан кинәт үпте, һәм хисләрен артык тыялмыйча, Җыелыштан чыгып китте... 
Залдагылар һични аңламады: Ничек инде?.. Башта сүкте, Ә соңыннан?.. Чара табалмады, Малаедай итеп үпте... 
Филимоныч уйлый: «Утлы күмер Саклый алган, ахры, җаны. Тик кәгазьләр суык көлдәй күмеп, Сүндерә дә язган аны...» Туманаев, чыккач, тирен сөртте, Көйсезләнде, эче пошты. Кемдер арттан көлеп килер төсле... «Иик кердем соң... Кемем кушты?.. 
Иик сөйләдем шунда тел кычытып? Ә ник үптем? Кызмыни ул?., йомшау, җебү. Төче сантиментлык Көлке бит, ә: хис колы бул' 
Җиңелдем мин: якламады һичкем, Торып калдым ялгызюлсыз, Тик уйдашым Зәйнак булды минем, Зәйнак дигән бер акылсыз... 

Җыелыш тагын гөрләп алды байтак, Сорау куйды бик күпләре: — Әйтеп бирсен безгә барын Зәйнак: Чынмы аның шул сүзләре?. Ләкин Зәйнак кабат эндәшмәде, Түбән карап, посып калды... Пешерделәр аны иптәшләре, Төссез бите кара янды. 
— Син партия җыелышын, энем, Пычыратма яла белән. Чын тәрбия мәктәбе ул безнең. Чиста тора ялган сүздән!..
16 
 
Салкынча төн. Күктә йолдызлар күп, Җемелдиләр тере кебек. Берсе якты, берсе бик шаян күк. Гүя карый сиңа көлеп... 
Киң итеп бер сулыш алды Равил, Килеп чыккач җыелыштай. Нинди тыныч... Юк кыл тибрәткән җил, Дөньяны саф һава кочкан. 
Ул партия кандидаты хәзер, Ул бөтенләй башка бүген; һәм ил кушкан бөтен эшкә әзер, Ахыргача бирер үзен. 
Ташып торган матур хисләр белән Киң дулкында тын чайкалды. Тик Зәйнакның нахак сүзләреннән Йөрәгендә ачы калды: 
— Күптән Зәйнак миңа дошман икән... Дус дип йөрдем еллар буе... Ул үпкәләр, дидем, тәнкыйть итсәм...— Филимоныч көлеп куйды: 
— Без бит һаман шулай: «Дус!» дибез дә Күз йомабыз һәммәсенә. Нишләгәнен аның белмибез дә, һәм белсәк тә эчтә сеңә. 
Дус эчсә дә, начар эшләсә дә һәм семьясын җимерсә дә, Коммунистлык исмен керләсә дә, «Әз-мәз» казна кимерсә дә, Ничек аңар сүз әйтәсең? — Дус бит!.. Әйткәнне ул яратмый да... һәм үпкәли: «Нәрсә табарсыз, дип, Дошманнарча карап миңа?..» 
Ә дуслыкның олы бурычы бар: Дусың өчен җан кызганма. Авыр хәлгә төшсә, тартып чыгар, Бер почмакта посып калма. 
Ул ялгышса — аңлатып бир аңа, Тәгәрәтмә җинаятькә, Бер кешебез китсә төпкә таба — Зур югалту җәмгыятькә! 
Равил уйлый: «Ничек ярдәм итеп, Ачтырырга күңел күзен?.. Ахмак сүзен ләкин кичерим ничек? Бер тукмыйсым килә үзен!»  
2. .с. ә.и № т 17 
 
VI. ЙӨРӘКТӘГЕ ЙОЛКЫНАМЫ СОҢ... 1 Төнне ямьли торган ай яктысы Бик ерактан килгән кебек, Янгынның да кызгылт ут чаткысы Ерак күренә шомын сибеп. һәм яхшы сүз илне әйләнгән күк, Яман сүз дә диңгез кичә. Валяга да килеп җитте иртүк Зәйнак әйткән сүзләр кичә. Ул шаккатты, тирән гамьгә чумды: «Бу нинди хәл? Нинди кеше? Ялгышумы минем шушы булды?.. Ашыктыммы тиле төсле?..» Ул киенде, җәһәт чыгып китте һәм, бернигә карамастан, Зәйнак ишегенә килеп чиртте, Эчкә керде тын алмастан. Аның олы зәңгәр күзләрендә Давыл купкан диңгез иде. Тунды Зәйнак. Валя сүзләрендә Көл буласын ачык сизде... — Минем шушы яшьле күзләремә Туры карый аласыңмы? Туры карап -керсез йөзләремә, Усал ләззәт табасыңмы?.. Бу — көчсезлек яше түгел, син бел, Бу — ялгышып сөю яше. Бу — ашыгып, иртә туган җиңел Мәхәббәтнең сүнү яше. Теге -көнне тиле сүз атуың Гади көнләшүдән иде. Җыелышта шуны кузгатуың — Монсы артык түбән инде! Мондый кеше белән язмышымны Бәйли алмыйм, гаеп итмә. Булмас, Зәйнак. Безнең кавышуны Мин дә көтмим, син дә көтмә... Сер бирмәде Зәйнак. Горур басты: — Шулай җиңел китәсеңме?.. Ялындырасыңмы? Мин хур чакны Көлеп бәйрәм итәсеңме? — Ялындыру... дисең? — Җиңел кәсеп! Андый булсам, килмәс идем, һәм, каршында синең яшь күрсәтеп, Ваксынып та йөрмәс идем.  
18 
 
Соңгы яфрак саргайганчы. 
Беркөн шулай кисеп ташлый бирде Алмагачның зур ботагын. Ботак яшел һәм чәчәкле иде... Мин «аһ!» итеп сулкылдадым: 
«Харап иттең, әти, харап иттең!..» Ә карт әйтә: «Тыныч бул, ди, Файдасы юк аның, шуңа кистем, Чирле ботак, кызым, ул, ди. 
Яфрагы да инде үлгән аның, Чәчәге дә — кысыр чәчәк. Бирсә бирер ул тик күп зыянын, Ләкин җимеш бирмәячәк...» 
Чирле ботак булдың син дә шундый... Күрәм, аны шушы көннән Йөрәгемнән йолкып алмый булмый, Кан тамса да эзләреннән... 
Көйдерде кыз, утка манычкаидай, һәм югалды хәсрәт чигеп. Диңгездәге сыңар йомычкадай Тик чайкалып калды егет... 

Валя әрнеп кайтып кергән чакта Карт әнисе утыра иде. Карамаган ана юл еракка, Кызын сагынып килгән бире... 
«Әнкәем!» дип Валя, йөгереп килеп, Керде аның кочагына. һәм түгелде түземлеген җиңеп Кайнар яшьләр шул чагында. 
«Чү, күз нурым... чү, балам!..» ди ана, Үбә. Сөя. Юата ул... Нинди рәхәт, нинди бәхет аңа! Нинди хисләр уята ул! 
Ә Гөлфая түзми чыгып китте, Күңеле тулып, үксеп бара: Кузгалды бит... тагын бәгърен кисте Бик күптәнге авыр яра. 
Шундый чакта нинди җиңелдер ул, Бер сыйпаса әнкәң кулы... Ник онытылмый, ник онытылмый соң шул Сабый чакның яшьле җыры:
Беләсеңме, Зәйнак, әти минем Бакча сөя, алмагачны. Үткәрә ул шунда бөтен көнен 
2* 19 
 
«Сандугач, кая очасың, Канат очың талдырып, Ә нкәем, к а йл арга к иттең, Мине ялгыз калдырып?» 
Моңая, Моңая. Моңлы Гөлфая... Чөнки аның саф күңелен хәзер Интектергеч уйлар изә. Ачына ул, гөлдән нечкә бәгырь, Әллә нинди шомнар сизә. Сабыйлыкта күп яралар узган Йөрәгенә ук кадалды — Сөйгән кеше килеп, һич аңсыздан, Беренче дәү яра салды. Салкынаеп калды аралары Шул кичтән соң Валя белән. Юк әүвәлге сердәш сайраулары, Чыкмый сүзләр чын күңелдән. Уйлана ул... Төнен—йокысызлык.... Күз алдына Равил килә: Шаяртмакчы булдың мескен кызны?.. Ник кул бирдең?.. Нигә, нигә?.. Көттем сине: килер, аңлатыр дип... Буровойда, имеш, сии гел... Ләкин сөйсәң — минут юатыр бит! Бүтән берни — сәбәп түгел... Шул уйларда интеккәндә ялгыз Зәйнак сүзе яшен булды. Болай да кыл күңел Гөлфаябыз Корт эчкәндәй суырылды. 
Бикләнде ул үз эченә бик нык, «Мәңге сөймәм!» дип ант итте: «Нигә сөйим? ,Ялган, тупас шуклык Гөлләремне таптап китте!.. Коелма, яшь, күзләремне кисеп, Таш бул инде, мескен бәгырь. Җырлама, җил, йомшак сыйпап исеп, һич ни кирәк түгел хәзер!..» 
3 Шулай сызып утырганда бер кич Равиль килеп керде кинәт. Балкый анда бик ягымлы бер хис һәм күңелне ала биләп. Сөйләшә ул шундый әйбәт итеп, Бик сагынып килгән төсле. 
20 
 
Хәйләлиме шулай җанны эртеп, Әллә саф хис биргән көчме?.. — Аңлыйм, җаным, зурдыр үпкәң... Кичер! Тыгыз булды буровойда... Ләкин миңа Аклану юк һичбер! Сөйгән юлы — һәр уңайда! 
Кирәк булган икән шул чагындук Аңлашырга безгә, җаным... Кил, сөйләшик: утыр, бул янымдук, Чире бетсен шул яланың! 
Бик сагынып килдем бүген сине, Күзләреңнең күгелҗемен, Елмаюың тулы татлы сүзне — Сөюченең күңел җимен. 
Равил тагын бик күп сүзләр әйтте, йөрәгеннән генә алып. Тик Гөлфая соңгы чиккә хәтле Дәшми торды уйга талып... 
Шул чагында Валя кайтып керде, Көенүле иде йөзе. — Мин дә бер сүз әйтим әле,— диде,— Гөлфая ул дәшми үзе. 
Килешегез! Җитәр, туйдым, дуслар, Болай яшәү нигә кирәк? Минем Зәйнак керткән буталышлар Бетсен инде, бетсен тизрәк! 
Мин, Гөлфая, ачык әйтим тагын: Гаебем юк синең алда. Тиле булса да бит шул Зәйнагым, Матур ягын саклый аңда. 
Әрнеткеч ул һәм кадерле миңа, Ташлый алмыйм бигрәк хәзер: Читкә типте аны бу вакыйга, Ничек булыйм бер таш бәгырь?.. 
Ә Равилең синең белән генә Яшәгәнен беләсеңдер. Җан кимертмә, «эчке пәри»еңә, Җилкәсенә сугып сеңдер!.. Беренче кат моңсу Гөлфаябыз Рәхәтләнеп көлеп куйды... Кояш чыккан төсле көн аязып, Равил йомшак җылы тойды. 
Кулларыннан алды көлә килеп... Килештеләр! Сөю җиңде! һай, бу яшьлек!  
21 
 
Бер карасаң — йөри янып-көегт,. Бер карасаң — балкый инде! 
Тик Валянең күңеле тулды: «Минем генә канат сынды...» 

Килеп җитте китәр көннәре дә.. Шатлана һәм курка Равил: «...Ахрысы, бу зурлар һөнәренә Риза булдың юкка, Равил... 
Укуын да укып бетерерсең, Ә тыңлармы утыз кешең? Утыз акыл кирәк: бөтенесен Бер акылга кертер өчен. 
Тел тапмасаң—баштук, беттем, диген,. Туктамаслар синнән көлеп. Гыймазовны менә күрсә идеңг Ул нишләде икән элек?..» 
Киенде дә Равил чыгып китте: Дус-ишләрне күрү кирәк. Аерылыша ул язга тикле, Хушлашып кул бирү кирәк. 
Утырды ул зәңгәр вахтовойга, Халык. Гөрләү. Яшьләр җыры. Ни дисәң дә, яшьлек — тулган айдай, Кешенең иң матур чоры! 
Менә таулар, Байраш яланнары. Бар да тын төс алган инде. Сентябрьнең алтын буяулары Урманнарга яуган инде. Өрәнгенең олы яфраклары Уттай кызыл — янып тора. Эргән бакыр бизи усакларны, Имән чумган алтын нурга. 
Каеннарның иркә толымнары Гәрәбәләп үргән төсле. Моңсу гына тибрәп торулары — Уйчан кыз баш игән төсле. 
Тирәкләргә сыек җиз сибелгән, Ә юкәләр — балавызлы. Тик яшь туйра һаман үз иңеннән Яшел шәлен салмый, назлы... Равил карап бара тәрәзәдән? Күз камаша, уй адаша. Ерак тавыш... Гүя түбән Зәйдән Кыр казлары гаңгылдаша... 
22 
 
Юк, ул — күңел икән. Күңел таша, Әллә нинди рәхәт бер моң, Җылы дулкын булып, җан-тән аша Ишеттерә җырын шуның... Буровойга Равил кергән чакта Шәм күтәрә иде Зәйнак. Авыр итеп яткан ул рычагка, Бар гәүдәсен салган җайлап. Нөзе чытык һәм борчулы аның, Горур башы — сыек камыш. Бер салкынлык баскан төсле җанын, Чыга көйгән, усал тавыш. Җыелышта булган хәлләрдән соң Кергән иде Равил аңа. Үпкәләшсәң дә бит иске дусың һаман да үз булып кала. «Хәлен белим, киңәш биреп карыйм, Юлга бассын иде егет. Аңлашырдай җылы сүзләр табыйм, Бүре кебек булмый йөреп...» Шулай уйлап Равил авыз ачты, Җайлы барды сүзе байтак. Ләкин Зәйнак кинәт үрә басты, Ярсу аттай ялын чайкап: — «Килдеңмени акыл өйрәтергә? Юк, кирәкми, үземдә бар! Мохтаҗ түгел Зәйнак тасма телгә, Үгетләвең — үтмәс товар! Син «новатор», «үсә торган иптәш»! Премияләр агып тора! Ялагайлык сине мастер иткәч, йөрерсең түш кагып кына!..» — «Тагын яла!» — диде Равиль, ярсып, һәм кул селкеп чыгып китте... Менә хәзер, тагын каршы басып, Күзәтә шул чытык битне. «Сөйләшәсе иде үзе белән... Юк, ярамый. Ялгыш итәм. Ул сорарга тиеш гафу миннән, Узмасын ул һаман чиктән!» Тын елмаеп Равил карап тора, Зәйнак күз дә салмый аңа. Ул забойдан һаман торба суыра — Бар буровой калтырана. Шыкырдавы тимер детальләрнең Тешкә тия, саңгыраулый. 
23 
 
Ә шулай да Равил китә әриеп, Якын алар, аерылалмый... Иптәшләре килеп җыела шунда, һәм ул аңга килгәпсыман: — Мин,— ди,— килгән идем хушлашырга... Иртән инде юлга чыгам. Я, хушыгыз, кул бирешик, дуслар, Сезгә иң шәп уңыш телим. Сагынырмын инде: күпме еллар Бергә үткән көннәрне мин. Ә сез, Филимоныч, атам кебек Өйрәттегез эшкә мине. Эшкә генә түгел. Акыл биреп, Үстердегез өскә мине! Кочты Равил аны иңнәреннән, һәм таң чаткылары кебек Җыерчыклар чәчкән битләреннән Тәвәккәлләп алды үбеп. — Прощай, сынок! Инде минем кулдан Китәсең син... Чын оста бул! Киң атлап бар үзең салган юлдан, Дәү гомер ит — бик кыска ул. Аннан килде Зәйиак янына ул: — Кил, кочаклыйм, якын дустым! Ләкин Зәйнак, ярсып селтәде кул, Читкә бакты: — йөрмә, ычкын!.. Китте Равил. Аптырауда Зәйнак: «Нинди кеше соң бу?.. Нидән Миңа һаман «дус!» ди, сөйли җайлап. Үч алырдай чакта миннән... Кыланамы? ,Яхшы күңеллеме? Ваклыклардай югарымы?.. Әллә аның шушы егетлеге Мине юкка чыгарумы?..» 
5 Җитәкләшеп бергә йөри торгач. Менде алар тау, урманга. Аерылышу нечкә моң тудыргач, Табигать шул — рәхәт җанга... йөри алар язгы сукмаклардан: Саф эзләре монда калган... Шул истәлек, калкып ераклардан, һәрберенең күңелен сарган. Ләкин инде иркә миләүшәләр, Чәчәкләрен күптән сибеп, 
24 
 
Югалганнар. Тик күз йомсаң әгәр, Хуш исләре килгән кебек. 
Көз тараткан патша бизәкләрен Агачларның һәрбереиә. Гүя шуның алтын кисәкләре Җиргә төшә әкрен генә. 
Бу мәһабәт күренешләр ләкин Хәтерләтми кавышуны. Хәтерләтә: (һәркем кичерү мөмкин) М о ңс у аер ы л ы ш у п ы... 
Равил белән Гөлфаяны сукмак Илтә яшькелт тау башына. Анда каен тора чәчен чуклап, Алар туктап кала шунда... 
Каен төбе алтын яфрак тулы, Өелеп, хуш ис бөркеп тора: «Әгәр узса синең моннан юлың, Тәгәрәп ят!» ди күк тора. 
һәм Гөлфая белән Равил шунда Утырдылар... Тын калдылар... Күзләр күзгә балкып очрашуга, Куллар кулга ялгандылар. 
— Китәм...—диде Равил, әкрен генә,— Я. хуш инде. Гөлем минем, Аерылышыр көн дә җитте менә... Моңнар тулы күңелем минем. 
Бу аерылу күпкә булмаса да, Сагынырмын инде сине. Сагынырмын, күмеп кар яуса да Синең эзең калган җирне. 
Сагынырмын: язгы чәчәкләргә Икәү бергә баш куйганны, Шушы көзге горур бизәкләргә Төренгән бу тын урманны... 
Сагынырмын нурлы күзләреңне, Җылы, уйчан карашыңны, Минем өчен генә көлгәнеңне, Уңга салып бу башыңны... 
Сынала ди кылыч тик сугышта, Ә мәхәббәт — аерымлыкта. .Мин уйлармын сине һәр минутта Бу мәҗбүри ялгызлыкта!.. Гөлфаяга шундый рәхәт иде, Шундый якын Равил аңа, Гүя берни кирәк түгел инде Аның өчен бу дөньяда... 
25 
 
Ул сыенды Равил җилкәсенә Иң бәхетле караш белән. Ул да шулай мәңге сөясенә Ант итәла кояш белән. — Ак юл сиңа! Өзелеп сагына-сагына, Мин көтәрмен язгы таңны... — Бәгырем!—дип, кайнар кочагына Кысыл алды Равил аны. Кызның башы егет беләгендә, Дулкын чәчләр аска буйлый. Сөю, бәхет тулы йөзләрендә Баеп барган кояш уйный... һәм беренче тапкыр Равил аны Онытылып суырып үпте. Әллә минут, әллә секунд бары, Әллә бик күп сәгать үтте... Гөлфаябыз сөя чын күңелдән, Ләкин эчке тавыш белми: «Сагая төш, кызый, син Равилдән, Ир күңеле — киң Идел!—ди... Син ашкынма, йөрәк, иртә сызма, Баш бул, акыл, хисләреңә! Бер сөй — бер кавыш тик; ,Яшь тамызма Шушы яфрак өсләренә... Йөрәк хисе ташып тәнгә күчсә, Тән тойгысы — колмаклы бал. Исертә ул, әгәр күп эчелсә... Айнык чакта тизрәк кузгал!..» Һәм Гөлфая сикереп торды кинәт, Тик үзенчә уйчан көлеп. Равилне дә торгызды ул сөйрәп, «Уян, егет!..» дигән кебек. Кайтып китте алар култыклашып, Иң рәхәт бер куанычта. һәм төи буе, кат-кат саубуллашып, йөрештеләр очтан-очка. 
VII. ЗӘЙ БОЗЛАРЫ КИТКӘНДӘ 

Үз гаебен кеше күп вакыт Бик тиз генә сизеп җиткерми. Бирсәләр дә кат-кат аңлатып, «Дөрес түгел сезнең фикер!» ди. 
Шундыйлардан булды Зәйнак та: Дуамаллык бик күп ясады. 
26 
 
Дуамаллык бик күн ясап та, Гаепсез, дип, үзен раслады. 
Филимоиыч әйткән сүзләргә: - - Вакчыл була картлар!—диде ул. Иптәшләре киңәш биргәндә, Авыз ерып кына көлде ул. 
Күчерелде верховойга ул, « Күтәрелде» бор аул ау ч ыд а и. Улый анда кышкы җил-давыл, Ләкин Зәйнак — туңмый ачудан! 
Ачулы ул бөтен кешегә, Бөтенесе начар, әләкче. Дәрәҗәсе болай төшүгә Алар гына булды сәбәпче! 
Аның өчен хәзер дөньяда Тик бер генә изге зат калды. Тик ул сузар җылы кул аңа, Таптап узмас җирдә ятканны... 
Ләкин үзе бөтен бәласен Валядан ул бик нык яшерде: «Юк инде, кыз белә күрмәсен, Белсә — ул да Ташлар дәшүне...» 
Шул ук вакыт йөрде күзәтеп: «Чуалмыймы ятлар белән кыз?.. Сизә калсам, тормам сүз әйтеп, һичбер шәфкать көтмә миннән, кыз!» 
Ләкин Валя клуб, кинода, Уеннарда сирәк күренә. Дус кызлары белән була да Кайтып китә тизрәк өенә. Элеккедәй шаян, шат түгел, Биеми ул төшеп уртага. Әз елмая... Үзе моңлы гел һәм кушылмый күмәк җырга да. 
Керфекләрен бик әз күтәреп, Читтән генә аңа күз сала. Зәйнак сизсә, Ул саф зәңгәрлек, Бәгърь кисеп, тагын югала. 
Уйлый Зәйнак: «Әһә, сүнмәгән, Көлдә әле ялгыз күмер бар... Тергезәсең килсә янәдән, Җилне көтмә, сулыш бир аңар!» һәм килә ул яңа ел көнне Гөлфаялар торган бүлмәгә. 
27 
 
Гармонь алып, уйный күп көйне Кызлар җырлап күңел күтәрә. Ләкин Валя һаман йомшамый... Көлми кала, кызлар көлсә дә; Зәйнак килү, ахры, ошамый, Әх, бүләге кала кесәдә... 
Ничек итеп ачсын соң телен? Аңламыймы янган йөрәген? Ничек итеп тапсын күңелен, Ничек бирсен «мескен» бүләген?.. 
һәм, бушагач бүлмә кызлардан, Өстәленә куя бер төргәк. — ...Онытылган иске дуслардан, Дңа елны котлап, бер бүләк... 
Әмма кыен холкы Валяның, Ничек итеп аңа ярарга: «Син, мәкииә сибеп, оланым, Килдеңме, ди, чыпчык ауларга?..» 
Нәрсә дисең?.. Бар да сүтелде. Кайтып китте Зәйнак баш бөгеп... Бу газапка бик күп бит инде, Кайчангача булыр таш кебек? 
Дүрт көн үткәч, тагын килде ул, Ләкин тагын ялгыш башлады: Шактый гына «салган» иде ул, Үпкә сүзләр сөйләп ташлады. 
«Без әшәке инде, без фәлән, Безне ташлый әйбәт кешеләр... Но безгә дә, сөйсәк, бетмәгән Үзебезнең «фәлән» ишеләр!..» 
Валя байтак тыңлап торды да: — Нигә янау,— диде,— таш белән? Сөйләр сүзең булса, кил монда Ачык күңел, айнык баш белән! 
Җенем сөймәгәне — исерек, Егетләнү, бушка болгану. Бу бит, Зәйнак, «иске кикерек». Бик күптәнге, тузган кылану! 
Үлде егет!.. Үлде гарьлектән... Күрми күзе якты дөньяны. «Ник, матур дип, шуннан көлдертәм? Ташламадым нигә мин аны? 
Бөркет чаклар кая соң минем, Уздымыни урам тотканым? Яңгыратып дөнья киңлеген Бер сызгырсам, бишәү чыкканы?..»  
28 
 
Зәйнак чыгып киткәч, бүлмәдән, Мендәренә Валя капланды. Уттай янган йомык күзләрдән Ак челтәргә ачы яшь тамды. «Нинди кеше соң мин, нинди зат? Үзем сөям, үзем куамын... Егет мескен килде ике кат, Ә мин һаман кире борамын! Тыңламадым да мин дивана, Сөрә бирдем тизрәк бүлмәдән... ...Соц үзе бит, нинди кылана! — «Сөйсәк, имеш, ярлар бетмәгән». Сөйсәнә соц, Зинһар, Ай алла, Әллә миңа егет беткәнме?.. ...Шулай шул без... баш юк аңларга. Икебез дә көлке икәнне!..» Ә Зәйнагы — ярсу нәмәрсә — Кыргыйланды хәзер бөтенләй: Бер иптәше килеп эләксә, Ашап ташлый аны тилкендәй.. Җайлап әйтеп карый күбесе, Тыңламый ул ләкин һичкемне, һәм вахтаның бөтен кешесе Кул селтәде аннан бер көнне. Бизде алар коры шау-шудан, Буш янаудан тәмам туйдылар. Зәйнак белән очрашудан Сагаерга мәҗбүр булдылар. Ул да бизде бөтен кешедән, Гел зарланып йөрде, әрнеде... һәм чыгарды аны эшеннән — Сәндерәгә менү гарьлеге. Ярканаттай йөрде очынып, Кая гына борын төртмәде. Тик шул холкы, кеше борчуы Беркайда да аның үтмәде... «Булмас, ахры... Бар да каныга... Кайтыйм әле туган ягыма,— Бер хәсрәтсез бала чагыма. Анда мине әнкәм сагына!..» Шулай дип ул китте авылына. 
2 Валентина белән Гөлфая Кич утырып сабак өйрәнә; йөрми алар хәзер бер кая, Зачет тора якын тирәдә.  
29 
 
Эшләп уку кыен, билгеле, Җитмәс кебек кайчак түземең, Ә шулай да гаҗәп күңелле, Үсүеңне күрсәң үзеңнең. Гөлфаяга читен рус теле, Ул бит әле кайчан гына соң Белми иде: бу тел — үз теле Кебек мәңге юлдаш буласын. Ул гади кыз кайчан әле тик Бу торакка килгән чорларны: «Ыспайт хучим, әйдә ләглим».,—дип, Бер көлдергән иде кызларны... Хәзер аны Валя өйрәтә. Ул көннән-көн бу тел байлыгын. Матурлыгын сизә йөрәктә,— К и ң д ө н ь ял ар ач ы л г а н л ы г ы н. Ул дусына сөйли тәэсирләп: — Нинди дәү һәм кыен сезнең тел! А'Уин, бала күк, чалыш тәпиләп, Ава-түнә алга үрлим гел. Бу тел миңа шундый тоела: Менә ул киң, бик киң болын ди, Ә шул чиксез якты болында Мең-мең төрле гөлләр тулы ди, Мең-мең төстә гүзәл чәчәкләр — Күпме җыйма —бетмәячәкләр! Барган саен очрый яңа гөл, Еллар буе өйрән, таны, бел, Тик сыйдыра алсын бу күңел,— Менә шундый сезнең бөек тел! Беренче кат менә гомеремдә Мин аңладым Пушкин шигырен, Кош җыры күк сүзләр күңелемдә Мәңгелеккә алды киң урын. Хәзер миңа ике тел газиз, Икесе дә сулар, һавадай, Ипи-тоздай кирәк,. һәм дәү хис Бирә алар миңа, туганай! Бүген дәрес — анатомия, Өйрәнәләр «йөрәк» темасын... (Ул йөрәккә ләкин кем ия,— Үз эчендә барын тоймасын. Авыртып та харап итә ул, Сыкырап та үтә җелеккә. Бер мавыкса — ерак китә ул... Компас кебек илтми төшлеккә). 
Дүрт кисәктән тора икән ул: «Карынчалар», «йөрәк өсләре». Кысыла башлый икән өстән ул, Алмаш-тилмәш канны этәреп. 
30 
 
Хикмәтле бер мотор шикелле, Күп тамырлар буйлап бар тәнгә Куып тора канны бер көе,— һәм тереклек яши адәмдә... Валя укый... Укый — таң кала: — Карап торсаң, бер ит кисәге. Ләкин каян килә соң аңа Бөек хис һәм дөнья исәбе? Шатлык-кайгы, яну-суыну? Рәхәт-михнәт, көнләү шаукымы? Онтылу һәм чиксез юксыну, Мәхәббәт һәм нәфрәт ялкыны? Нинди җепләр аша йөрәккә Сагыш һәм моң таба икән юл?. Дүрткә түгел, ә мең кисәккә Телгәләнеп кала икән ул! Ни өчен соң, дустым, китапта Бер сүз дә юк менә шул хакта?.. Күзен төби аңа Гөлфая: Тик күтәрми Валя керфеген, Моңая кыз, бик нык моңая, Яшерәлми яшен сөртүен. Иңнәренә төшкән иренеп Алтын-сары чәчләр бөдрәсе. Саф хисләргә сусар ирене, Үткәннәрнең барын кичерәсе... Төнге ефәк аша калкыган Еш сулышлы талгын күкрәге Әйтеп тора: өзелеп сагынудан Авыр газап белән иңрәүне. Югыйсә ул нинди нык кеше, һәм ихтыяр көче никадәр! Җиңми калмый каршы һәр эшне, Тик газаплар — аиы җиңәләр... Янгыратып көлми хәзер ул, Якты сипми зәңгәр күзләре. Юатырга кирәк сөяр кул... Тик кайда соң үзәк өзгәне?! — Яратасың, Валя, син аны, Ә яраткан — онытыламы соң? Газап, хәсрәт белән дөньяңны Караңгылау тындырамы соң? һәм ул да бит сине ярата, Газаплана синең шикелле. Яхшы уйда сиңа карата, Тик гаебен тану читендер... 
31 
 
Мәхәббәтне бөек көч диләр: Җәзалый да, кичерә дә ул. Кичер аиы. Кичерә — көчлеләр. һәм онытмас мәңгегә дә ул. Ә мәхәббәт шундый кадерле, Шундый байлык, минем уемча: Чын бәхетле итә гомерне, Тота белсәң югалтмыенча. Ачты Валя моңсу күзләрен, Тирән итеп сулыш алды бер: — Белмим инде, белмим, гүзәлем,. Бәлки аңа күптән барыбер?.. Алмагачның чирле ботагын Җиңел икән кисеп ыргыту... Ләкин бәгърең, җаның уртагын Мөмкин түгел икән оныту! «Өзәм!» дидем, үзем өзелдем, Өзгәләндем, башым әйләнде. Булмый икән йолкып үзеңнең Йөрәгеңә тамыр җәйгәнне. Күрәсең, шул безнең күкләрдән Көлеп әйткән халык күптәннән: «Мәхәббәт ул — түгел бәрәңге, Ташлап булмый ачып тәрәзне». 
3 Зәйнак кайту туган өендә Чынлап та зур шатлык тудырды. Күз йомуга өстәл өстендә Сый-хөрмәтләр тулып утырды. Каз итләре, бәлеш, коймаклар һәм үрдәктән симез күркәсе. Ятсаторса: сөт, май, каймаклар,— Бик сагынган икән әнкәсе. — Ни ашыйсың килә, канатым? Ничек булыр, тавык тутырсам?.. Ашамассың микән яратып, Бозау ите майда куырсам?.. Уйга бирде Зәйнак күңелен, Бәләкәй чак төсле гел инде: «Ни телисең, балам?.. Әйт, гөлем... Алып бирим мәллә келиндер?..» Ди иде бит аның әнкәсе, Кәҗәләнсә «нәни бәпкәсе». Булды Зәйнак өйнең иркәсе, Булды наян, елак, үз сүзле, 
32 
 
Ә чамасыз сөйгән әнкәсе Тик «өф» итеп аны үстерде. Ул киде тик кибет киеме, Председатель кеше — атасы. (Барсына да җитә, билгеле, Хезмәт көне биргән акчасы...) Ул урамга чыкса, Үзеннән Ю а ш л арны то гы п к ы й н а д ы. Ә сугылса үзе берсеннән. Урам буйлап акрып елады. һәм әнкәсе барды яклашып: «Зәйнагыма минем кем тиде?» Әллә кемнәр белән талашып, Өстен итеп килде гел инде. Мәктәпкә дә барды ул ана: «Нишләгәнен белми кулыгыз! Ничек инде минем балама Сез икеле сыйфыр куйдыгыз?..» Башкаларда матур бер нәрсә Күрсә, Зәйнак шашты көнләүдән. Тартып алды бирсә-бирмәсә Я таптырды өйдәгеләрдән. Бар да булды Зәйнак дигәнчә, һичкем аңа каршы дәшмәде. Нишләсә дә — үзе белгәнчә, Кеше белән исәпләшмәде. Атасының җитәк эшендә Уза барды көне, айлары; Өйдә үткән сирәк кичендә Гел алдында булды Зәйнагы... Гармоней да малай чактан ук Тоттырды ул аның кулына. Шыркылдата торгач мактанып, Шомарды шул егет булуга... Шулай Зәйнак ата өендә Рәхәт үсте, җилсез-яңгырсыз. «...Рәхмәт сезгә! Бөтен гомеремдә Газизләрем булып калырсыз! Хәзер дә бит әнә ниндиләр: Минем өчен үлеп торалар. Аңлый белә бары әниләр, Саф күңелдән сөя тик алар!..» Ләкин нишләп болай булды соң: ' 1иң дөньяга аяк басуга, Яңгырларның карлы-бозлысын Койды тормыш Зәйнак башына?

 
Ата-ана сыйпап килгән күк Сыйпамады аиы кешеләр. Әгәр Зәйнак тиешеннән күп Кәҗәләнсә — каршы төштеләр. 
Күпме буровойга җитте ул, Беренә дә ләкин тик үзе Баш булалмый, ташлап китте ул, Ныгымады аның нигезе. 
Кешеләрне санга сукмагач, Төшерделәр «чуттан» аны да. Мәхәббәтне кергә буягач, Сөрде хәтта сөйгән яры да. 
Д^енә нинди икән бу дөнья! Рәхәт түгел икән өең күк... Ник соң болай аның юлында Чишеп булмый торган төен күп?.. 
Шул чак ана акыл өйрәтә: — Ырабучи булып йөргәнче, Үзебезнең шушы төбәктә Бер ак эшкә, улым, керсәңче... Өйләндерер идек үзеңне Илләрдә бер дигән матурга. Күзләреннән алмый күзеңне, Утыр ие бергә кантурда!.. 
«...Тукта... тукта. Нәрсә ди әнкәй?.. ...Әйе: шәп эш... кантур һәм... җәнкәй...» 
Менә хәзер Зәйнак аңлады, Күтәрелде кинәт ал томан: Үстергәннәр икән шул аны, Читлектәге иркә кошсыман. 
Өйрәтмәгән һичкем очарга, Зур тормышта яши белергә, Хөрмәт белән карап дусларга, Масаймыйча кулын бирергә. 
Өйрәтмәгән икән һичбере Кешеләргә тупас булмаска, Сөйләшергә уйлап һәр сүзне, Үзен аерым, өстен куймаска... 
«Менә кайда минем беткән җир! Менә кайда җаным биртелгән! Үтергеч бу, нәләт төшкән җир, Китим тизрәк, китим бу өйдән!..» 
Ташламаска Зәйнак тырышты: Олы кеше. Белми. Үпкәләр... Чыдамады ләкин, сүз кушты, һәм ул сүзләр булды тау кадәр. з. „с. ә*. 7. 33 
34 
 
- ■ Рәхмәт, әни, яхшы сүзенә... Мин болай да сезнең аркада «Шәп тәрбия» алып үземә, Булып чыктым төнге ярканат. Пи кош түгел шунда, ни күсе, Көн яктысы миңа ярамый. Аңламады мине бер кеше, Алармы да уччың аңламый. Егет булдым, гармонь уйнадым, Чыгармадым берсен биюдә. Ләкин сере бу киң дөньяның Түгел икән бии белүдә! Ә башкасын, газиз әнкәем, Сез бит миңа өйрәтмәгәнсез. Дорфа, көнче синең «бәбкәең» һәм ялачы булды иләмсез... Саф хисләрен үзе пычратты, Сөйгән кызы куды яныннан. Бавырда таш хәзер, җан ярты,— Сез бозгансыз бала чагымнан! — Менәтерә, иллә кызык бит, Нәстә сөйли, әдәм көлкесе! «Ит яхшылык, көт явызлык» дип, Белми әйтми икән шул кеше. Гомер буе синең өчен без Әткәң белән икәү казгандык. Инде хәзер беткәч көчебез, Начар кеше булып без калдык!.. Күп әйтелде монда ачы сүз, Бала белән ана тиргәште. Үпкә яше белән тулды күз, Иң кадерле хисләр иңрәште... «Эз киселде» Зәйнак уенча, һәм ул инде юлга киенгән, Унбиш көн дә кунак булмыйча, Китте Зәйнак туган өеннән... 
Ләкин барын ата-анага Өяргә ул хаклы идеме? Ник бирелгән акыл аңарга? — Аклап яшәр өчен түгелме? 
4 Яна күлмәк текте Гөлфая, Киеп карый көзге каршында. Татлы уйлар белән елмая: «Кайтам, дигән, апрель башында... Ялгыз булгач, дигән, Әлмәттә, Бик сагындым сине, әлбәттә...»
35 
 
Апрельнең бит бүген икесе, Килеп керер, бәлки, кичкесен... 
Ошатырмы мондый бизәкне — Вак миләүшә зәңгәр ефәктә; Ул яраткан иркә чәчәкне Сайлап алды язгы күлмәккә... 
Бик килешеп тора ул аңар. Нечкә билен, зифа гәүдәсен, Иң башларын гүя койганнар,— (Тик ят күзләр күрә күрмәсен). Күлмәк кенәме соң яңалык? — Бик күп аның сөйләр сүзләре: Равил киткәч, кабат сыналып, Хезмәтендә тагын үскәне; 
Ә күптәнме бу цех буенча Өйрәнчектә аның чапканы, Чертежларны аңлый алмыйча, Күпме деталь бозган чаклары?.. 
Ә хәзер ул—үзен өйрәткән Валя белән тигез эшләүче. Исемнәре йөри бер рәттән, Икесе дә телдән төшмәүче... 
Зачетлар да биреп бетерде Техникумның ике курсына... Уйлап алган саен бу көнне, Рәхмәт укый ул үз дусына... 
Утыра ул шушы уйларда; Иптәшләре эштә, бүлмә тын. һәм күлмәген элеп куйганда, Килеп керә өйгә бер хатын... 
Зәңгәр сырма кигән өстенә, Бизәкле шәл япкан башына, Тыш алсуы яткан битенә, Сөрмә тарткан керфек, кашына. 
Карап тора аңа Гөлфая, — Утырыгыз, апа, урыннан... Ул да карый... һәм чак куана: — Уңдым бугай ахры юлымнан... — Ә сез кемне эзли идегез?.. — ... Сине... Бу син микән Гөлфая? Бик күптән шул, күптән инде без Күрешмәдек, кызым, беркая... Син дә, күрәм, таный алмадың... Мин бит синең әнкәң булам на... 
Гөлфая чак җиргә аумады, Нинди сүзләр әйтә ул ана?1  
36 
 
«Әниең», ди... Ничек, каян бу? Шундый кеше бармы дөньяда? Түгелме бу усал шаярту? Түгелме бер өрәк ул ана?.. 
Ана... Күпме мәгънә бу сүздә! Күпме җылы, шәфкать, мәхәббәт... Татымады тик ул берсен дә, Күрелмәде хәтта мәрхәмәт! 
Ана... Яшьле гомер буена Кайда булган икән ул аиа? Каян килгән хәзер уена Гөлфая бар булу дөньяда? 
Ана... Ташланасы иде куйнына, Бер елыйсы иде сулкылдап... Ләкин... гаҗәп... хисләр урнына Бернәрсә дә җайда юк уртак. 
Күңелдә боз... Уйда тик бушлык.... Кан да тартмый... ә тән — этәрә... Ничек сөйләшергә сүз кушып? Мондый чакта нихәл итәргә?.. 
Менә ничек килеп чыкты бу! — Онталмады, күпме сагынды... Ә күргәчтән — сүнде омтылу, Бар дөньяга суык сарылды. 
Арынды да авыр уйлардан, Дәште:—Утыр... әни, исәнме... Килеп чыктың болай найлардан? Балаларың бардыр?.. Үсәме?.. — Ю-у-ук-ла, кая-а!.. Мин бит ялгыз баш, — Ничек алай? Ирең кайда соң?.. — И-и-, аны-ың ише... Ташладым мин аны бишшабаш, Тапмадым иа бер дә файдасын. 
Сүз өзелде. Ничек ялгарга? Гөлфая аш куйды табынга, Чәй эчертте ясап аңарга. -Ялганмады тик сүз тагын да. Өч көн алар бергә тордылар, Тик арага җылы кермәде. Бер койкада хәтта кундылар,— Газап кына булды төннәре. 
Тән җылысын тоя Гөлфая, Җан җылысы ләкин уянмый. Ә боз тавы һаман зурая, Тик әнкәсе моны уйламый.  
37 
 
Гүя аның тигез дөньясы: — Егетеңне әйбәт, диләр, бик. Имеш, тиздән мачтыр буласы,— Вәт акчаны инде көрәр тик! 
Сез өйләнеп тора башлагач,. Мин дә әле шунда сыярмын. Урын сорамый бит табагач... Балаң карап, өең җыярмын.... 
Ул бытылдый шулай бер уйсыз — Койган кебек баштан бозлы су... Ә Гөлфая — төнен йокысыз, Көндез боек, салкын һәм моңсу... — Мин бит әле чыкмыйм кияүгә, Укыйсым бар, кеше буласым... Алам дип тә тормый берәү дә... Ашыгудан нәрсә чыга соң? 
— һи-ии! Буйга җиткәч, укып йөрче син!? Күп укыган — азган күңел ул... — Эшкә урнаш, әни кеше, син... — Эш качмас ла, куян түгел ул!.. 
Ә дүртенче көнне Гөлфая Хезмәтеннән кайтып кергәндә, Ул инде юк иде бүлмәдә, Кая китте икән ул, кая?.. 
Әллә кая булмас, әлбәттә, Киткәндер ул дөнья гизәргә: Барып чыгар, бәлки, Әлмәткә, Я Баулыга, яки Писмәигә... 
Бар бит әле шундый берәүләр Ирләрдән дә, хатыннардан да; Тиз табыла арзан кияүләр, Тиз табыла хатын аларга... 
Гөлфаяның нечкә күңеле Борчылмады аны юксынып: Килде... китте... Сүзләр түгелде... Ә йөрәкләр..,, калды суп-суык... 

Равил кайтты апрель кичендә. Язгы суда калгач тугайлар. Кардан чыккан басу өстендә Җыр түккәндә тынмас тургайлар.. 
Шул ук кичне килде торакка, Сагынышып алар күреште. Сез күрсәгез иде шул чакта Ярты еллык кайнар үбешне!.  
38 
 
Әйтерсең лә, бары ярты ел Яшәмәгән алтмыш чакрымда, Ә яшәгән гүя алты ел Ерактагы чикләр кырында. Кулларыннан алды, кочты ул, Күзләренә карап исерде. һәм күтәрен бу аккошны ул, Ишек-түрле йөртеп китерде. Көлештеләр дөнья гөрләтеп: — Равил, җаным, чү! дим, егылам’ (...Гир уйнаткан куллар куәтен Әле белми ахры бу «олан»...) — Күз тимәсен!—дигән тавышка Хисләреннән алар уянды. Валя икән... «һаман сагышта...» — Әйдә, кызлар, күрик урамны!.. Китте алар ташу карарга, Зәй бозларын озатып калырга, һәм Валя дә килде арада, Рәхәт булды дуслар янында. Болыннарга тулып су яткан, Мөлдерәмә килеп гөрли яз. Әллә каян, ерак көньяктан, Гаңгылдашып уза киек каз... Эх, нигә соң шушы вакытлар Кабатланмас матур, күңелле? Сызылып туган моңнар, шатлыклар Нечкәртәләр безнең күңелне? Сагындыра сабый чакларың, Дулкынлана тынган йөрәкләр. Салпайса да карт канатларың, Кабына дәртләр, яңа теләкләр. Бер карасаң язның күркенә, Булып китә моңсу, ямансу... Бер карасаң — хисләр җилкенә, Язгы судай гөрли яшь ярсу! Эх, гомеркәй, гомер, димен мин, Син ошыйсың агар Иделгә. Кайчан гына малай идем мин, Алып килдең инде иллегә... Ә илле яшь килми ике кат... Димәк, юллар... Әйе, билгеле... Хәтта /Камбул, бөркет ише карт, Күрәлмәде ике иллене. Тик шулай да көтәм мин әле, Өмет өзми һаман юа нам:  
39 
 
Шушындый бер язгы көннәрне Яшьлек килер төсле яңадан... Җыр тарала ташу өстеиә, Уен-көлке, иркә .моңаю... Кыз күренә егет күзенә — һәм очраша ике елмаю. Равилләр дә җырлый яз көен, Валентина башлап баручы... Равил әйтеп куя баш иеп: — Юк бит янда безнең гармоньчы... Аңлашыла... Валя сүрелә... Газаплы һәм татлы моң баса. Яткан Зәйнак күңел түренә, Тик түзем кыз: — Нишлик, булмаса?.. 
6 Тау өстендә яңа буровой, Ул бирелгән күптән монтажга. Узар микән тагын берәр ай,— Мөмкин булыр эшкә башларга. Равил кайткач, керсә конторга, Белми кемгә кәгазь сузасын. Яңа кеше анда утыра... «Носкин иптәш кая була соң?..» Носкин инде киткән Байраштан Язгы бозлар аккан уңайга. Бик тырышып китми маташкан, Су кубарган ләкин шулай да. Җыя Равил яңа бригада — Комсомолец яшьләр төркеме. Кермәгәндә хәтта уйга да Очрый кинәт Зәйнак бер көнне. Күрештеләр. Сүзләр тартынкы... Шәптән түгел кәеф Зәйнакта: Чәч чуалган, кашлар салынкы... — Нишләп йөрү болай пычракта?.. — Мин бит хәзер түлсез, кысыр каз,— Хаҗәтем юк берәү өчен дә... — Эшләмисең?..— Чыктым... кысылгач... — Тукта-ле син, алай дисең дә... — ...Я үзең соң ничек укыдың, Бик шәп оста булып кайттыңмы? Инде синең даның дулкыны Бәреп егар бездәй шатунны! Теге суың өчен син хәзер Лауреат, имеш, буласың...  
40 
 
Менә сиңа нинди бит кадер! Ну онытма! — «йөзен» куясың!.. — Ай-Һай, Зәйнак, усал, Усал син! Тик курыкмыйм «усал батыр»дан... Беләсеңме... Риза булсаң син... Үз яныма эшкә чакырам. 
Бораулаучы булып кил безгә. Беренче кул эшче булырсың. Мин ышанам сиңа. Син — үзгә. Я» ризамы? Сөйлә турысын! 
Исе китеп калды Зәйнакның, Күзләрен зур ачып, текәлде. Дәшми торды сынап, байтак тын: «Кайтара бу мыскыл иткәнне... 
Әле генә көлгән — мин идем, Хәзер инде менә ул көлә. Ул көлә шул... Ә мин җиңелдем! һәм ышана яздым төлкегә...» 
Тик Равилнең җитди йөзеннән Тапмады ул мыскыл билгесе. Күрсәтә күк җылы хис белән Күзләре дә күңел көзгесен... Озак торгач, теле кымшанду: — ...Син?.. — Әйе. Мин. — Гаҗәп кеше син... Кыргый атка Зәйнак ошады: Дулый күңеле — белми нишлисен,. 
Үрле-кырлы ярсып сикерә, Тели кинәт тибеп чабарга, Ялын чайкый, кешнәп үкерә: «Нәрсә кирәк миннән аңарга...» 
Ләкин давыл озак бармады, Әкренәкрен Зәйнак йомшады. Көнче чирнең кара тырнагы Ычкынды да, йөрәк бушанды. 
Әллә кая «шәплек» югалды, Кырылды бар ялган кабыгы. Гади кеше булып тын калды... һәм бүтәнчә дөрләп кабынды: — Равил!.. Чын дус — ул син икәнсең! Яшәргә дә өйрәт син мине! Кичер, дускай... Ярам бикләнсен... Күп чайкады җил мин тилене...  
41 
 
Көлде Равил:—Ярый, бетердек. Мии кул бирәм, сии дә бирәмсең?.. Кочаклашты алар бер кебек... Күп елдай соң күрешү диярсең. 
Атладылар бергә урамнан: — Сез соң әле килештегезме?.. — Мин ничә рәт булдым аңарда... Килештерче, малай, син безне! 
— Әйдә барыйк бүген кич белән, Син әйбәтләп гафу сорарсың. Булышырбыз без дә кечкенә... Каршы тормас, бәлки, шуннан соң? 
Кичкә кадәр әле күп шикләр Борчып алды Зәйнак күңелен, «Сөймидер ул... Тагын хур итәр... Итсен әйдә! Актык килүем... 
Күренмим дә бүтән, йөрмим дә, Җитәр инде, байтак ялындым. Гаеп инде түгел бер миндә, Ул да ачсын биген җанының!» 
Ниһаять, бу соңгы сыналу Киче килеп җитте... һәм алар, Берсе каушау, берсе куану Хисен сизеп тыптыи баралар... 
Менә торак. Бүлмә. Чиртәләр... Башта Равил керә елмаеп. Ишек ачык кала. Көтәләр... һәм күренә Зәйнак моңаеп. 
Ләкин кергәч, Зәйнак терелә: Кабалана башлый, ашыга, Алга атлый. Түгел — йөгерә, һәм... тезләнә Валя каршына. 
— Валентина! Гафу ит мине! Мин аңладым! Булмас! Соңгысы!.. Кыз аптырый... Көлә... — Эх, тиле! Нинди кәмит тагын монысы?.. 
Торчы тизрәк! — һәм кул суза да Зәйнакны ул тартып торгыза.— һәй, җаныем, соңгы шаһзада! Мантияң юк, бары шул боза... 
Син иң матур хисләр сүзен дә Кыланмыйча әйтеп бирмисең. Тормыш бит ул сәхнә түгел лә, Артист булмый яши белче син!  
42 
 
— Була!—диде Зәйнак.— Рәхим ит! Кыю басты кызның алдына:- Бир кулыңны, мине бәхил ит! Җәб е р л ә н м ә т у наслыгыма... 
Булды инде... Хәзер аңладым. Тормыш чиште бәйле күземне. Шәпләнеп мин сизми калганмын, Юшкын баскан икән үземне... 

Тау өстендә — яңа буровой, Таң яктыргач сүнә утлары. Кояш чыга... Ахак нурыдай Җемелдиләр яз болытлары... 
Тау өстендә—яңа буровой... Ә күршедә — теге ак каен. Булмасаң да гашыйк булырдай: Сайрый анда кошлар таң саен. 
Тау өстендә — яңа буровой... Су гөрелди аның эчендә, һәр остага шуны бир давай, Ул дус хәзер бөтен нефтьчегә! 
Кеше шулай башта тудыра Бер кечкенәсыман яңалык. Ә соңыннан кайнар шау-шуда Бөтен җиргә китә таралып. 
Буровойның насос ягыннан Чыгып килә Равил таң белән. Төн йокламый шактый арыган, йөзе аксыл: гүя тау менгән... 
Килә дә ул каен төбенә, Карап тора дөнья өстенә... Таң кояшы җиргә түгелә,— Бар дөньяга рубин төс керә. 
Тау өсләре балкый җемелдәп, Итәкләре — чыклы күләгә. Поезд үтә Зәйдән гөрелдәп, Вышка сөйри тягач түбәгә... 
Урманнарга инде көн саен Сыек кына яшькелт төс керә... Өянке тал белән ак каен Бөдрә чуклар тезеп чәч үрә... 
Равил карап тора дөньяга: Нинди киң ул, нинди күңелле! Бу үзгәреш, бу зур тантана Күз алдында туды түгелме?..  
43 
 
Йөзәр чакрым ерак киңәеп, Зәй буйлары үзгә төс ала. Гомерлектән җиргә серәеп Яткан Әлмәт — яна бер кала! 
Поселоклар — бөтен тирәдә, Бакчалары, мәктәп, театры... Әнә балкый зәңгәр тәрәзә, Анда хәзер Равил квартиры. 
«Анда яши мине үстергән, Кайгы-сагыш эчкән тол анам... Яшь тамдырмам инде күзеннән, Күрсен рәхәт хәзер дөньяда!» 
Карый Равил киң җир өстенә, һәм уйлары һаман агыла: Алып китә кебек өстерәп, Сыкрап узган еллар ягына: 
Ә күптәнме әти-бабайлар Россияне гизгән эш эзләп, «Питрбур»дан алып Кытайга, Мохтаҗлыгы белән бер эздән 
Барып җиткән татар кешесе: Чабаталы, «каеш кәпәч»ле, Укымаган олы-кечесе,— йөк малы тик ике өркәчле... 
«Ерак күмер», «Якын күмер»ләр Алып киткән егет асылын. Арсландай күпме гомерләр Шахталарда калган басылып. 
Мәскәү, Баку, Ташкент һәм Зәйсан, Урал, Себер, Амур буйларын Гизгән татар. Ләкин һичкайчан Уч төбендә алтын уйнавын 
Күрмәгән ул... Аның кулында — Көрәк, кәйлә, пычкы, балтасы. Кая барса, нәкъ шул урында — Бәхет түгел, көткән нужасы. 
Иң авыр эш — кара эшне дә Тезләнгәндәй ялынып тапкан ул. Ә еш кына тапмый һични дә, «Тәрәз буяп» II илгә -кайткан ул... 
Күптәй түгел шундый идең син, Бәхеткә зар булган бостаным... Рәхәтләнеп эшлә инде син, Хезмәт сөйгән Татарстаным!  
                     II Хәер сорап кайту (халык сүзе). 
44 
 
Синең кулда хәзер бар да бар: Индустрия синец кулында! Бөкерәйми безнең аркалар, Киртәләр юк халык юлында! 
Карый Равил язгы дөньяга, Матурлыкка гашыйк булган ул... Ләкин юлда тузан кузгала, һәм уяна татлы уйдан ул. 
Вахта килә. Яшьләр шаулаша; Буровойга, насос ягына Кереп, алар урын алмаша, Ә төнгеләр — өйгә агыла. 
Вахтовойдан ике кыз төшә, Ящик сөйри алар, елмая. Тукта... Кемнәр? Менә кирәксә! — Берсе — Валя, берсе — Гөлфая. — Менә ремонт — сезнең кораллар, Юкса, цехта аунап яталар... Аңлый Равил. Ай-яй чаялар! Күрешергә хәйлә тапканнар... 
Түгәрәк юл буйлап әйләнеп, Эшчеләрне җыя машина. Яшьләр киткәч шау-гөр сөйләнеп,. Равил баскан бу тау башына Килеп туктый зәңгәр «Москвич». Чыга аннан безнең карт оста һәм Самарин, Демид Максимыч: — Я, исәнме? Сәлам яшь дуска! 
Әйләнделәр алар эш урнын, һәрнәрсәне күздән кичереп, һәм күрделәр: яңа мастерның Эш башлавын тәртип җиткереп. — Ошый миңа,— диде парторг,— Башлангычың әйбәт күренә. Ләкин барын мавыктырырлык.' Олы максат бармы үзендә? — Олы максат? — дисез...- Мин әле Куркып йөрим эшне егудан... — Куркыныч ул ялгыз ир хәле, Җитәкләүчең юкмы кулыңнан? 
Олы максат, Равил, ярыш ул! Филимоныч, ничек карыйсың? — Равил минем сыртны ярыр шул... Ана каршы минме ярыйм сон?  
45 
 
Равил эшне яңа төшенде: — Алай булгач... ничек уйлыйм соң?.. Филимоныч,- әйдә, кичен үк Бригадалар бергә җыелсын. 
Сөйләшербез-гәпләшербез дә Кул куешып эшкә башларбыз. Ләкин шунсы: һәр эшебездә Киңәшуңаш ешрак ясарбыз... — Яхшы, Равил — диде карт оста,— Ә шулай да нык тот хәтердә: Лачын бала очырган вакытта Яратмый ди түбән йөртергә. 
Мин дә сиңа ирек бирмәмен йорт казы күк түбән очарга! Күрдем исә җиргә иңгәнең, Әзер булсын сыртың чыдарга!.. 

Равил басып тора искечә, Бүген аның уйнак күңеле Артык күтәренке. Ул кичә Дус-ишләрен күреп сөенде. 
Шау-гөр килеп бәхәсләштеләр һәм, кул куеп йөкләмәләргә, Берсен-берсе өйгә дәштеләр, — Көз киләсе данлы бәйрәмгә... 
«Инде хәзер тик бер эш калды, Аннан мөһим юк та шикелле. Тыеп булмый йөрәк кушканны, Әйтим бүген, әйтим фикерне! Нәрсә диер... Хәер, сүз әйтмәс. Бәлки ул да зарыгып яшидер... Әнием дә безгә теләктәш...— Тиң сөюдә үтсен яшь гомер!.. 
Кайта да ул тиз-тиз юына, Ашый-эчә, өстен киенә һәм юнәлә «изге юлына»,— Сөйгәненең тынмас өенә. 
Гөрләп яши кызлар торагы. Җыр күп монда, яшьлек, иркенлек, Ләкин монда кыен шул ягы: Җитди сүзгә бик әз мөмкинлек... 
Чыгып китте алар бакчага: Каеннарда тәңкә яфраклар... Ә юкәләр бөре ачмаган, һәм кешесез әле сукмаклар.  
46 
 
Утырдылар шомырт алдына, Бер-берсенә алар карады... Тирән итеп сулыш алды да Сүз башлады Равил аннары: 
— ...Сизәсеңме, җаным Гөлфая, Тагын килде матур яз менә... Вакыт уза... Яшьләр олая... Уйлап карыйк әле әз генә... 
Килде бугай җитди булыр чак, Күңел тартмый хәзер уенга... Оста булгач, көлсәк, шаярсак. Килешмәстер кебек тоела. Кода булып килдем мин бүген... Яучылыйм мин сине үземә. Кил. беркетик күңел берлеген, Мин сөярмен сине гел генә!.. 
Тын елмайган килеш Гөлфая Озак кына сүзсез утырды. Әллә шат ул, әллә моңая,— Тиз беленми йөрәк дулкыны... 
Ниһаять, ул әйтте көрсенеп: — Беләсеңме. Равил бәгырем, Мин яратам сине өзелеп, һәм аңлыймын сөю кадерен, һәм син генә минем күгемдә Сүнмәс йолдыз булып янасың, ' Синнән башка юк һичкемем дә, Син җитәкләп алып барасың... Ләкин, җаным, моңа ашыкмыйк. Күңелләрне иртә ярсытмыйк... — Нишләп алай? Сәбәп нәрсәдә? Кайнап китте Равил кинәттән, Ялкын чыгар төсле йөрәктән! — Сәбәп — гади: бу — зур мәсьәлә.... Күрәсеңме, ничек гөр килеп Яши Әлмәт, Баулы җирләре. Шунда, Равил, һәркем иң элек Үз урынын тапсын... Мин әле һични белмәгән кыз, караңгы. Хәтерләмим рәхәт үскәнне. Күргәнем юк хәтта Казанны, Ә күрәсем килә Мәскәүне! Бүген инде теләк үзгә бит, Кичәгечә яшәү мөмкинме? 
Уйлап карыйк туар шул көнне... Мин дә, җаным, укып бетерим, Яшь гомер ул килми ике, дим. Акыллырак булыр сөю дә, һәр икебез яхшы танылыр.  
47 
 
Җаннар җанга үрелүе дә Сынауны кичәр тагын бер... 
Егет башны өскә чайкады, Киң-киң атлап китте сукмактан. Мең-мең сорау миен айкады: Ничек?.. Нигә?.. Нинди сүз тапкан?!. 
Гарьлек уты алды өтәләп, Нинди хурлык! «Кызы баш тарткан...» Мөлдерәмә булып үпкәләп, Тагын атлап килде сукмактан... 
Ул әйтмәкче булды каты сүз, Ләкин әйтми, түбән иелде. Каты сүздәмени хаклы сүз?.. Сәер булып чыкты бик инде... 
— Нинди төшләр белән юандым.., Каушу көнен көттем ничаклы... Нәрсә диим? Бармы җавабым?.. Ни дисәм дә ләкин... син хаклы: «Кичәгечә яшәү мөмкинме??.» 
Ә мин тиле: мастер булдым да Эш- төгәл, дип йөрдем шикелле... Юк! Мәңге омтыл икән юлыңда! 1953—1956. Әлмәт—Казан..