ИЛЛЮСТРАЦИЯДӘН ПРОБЛЕМАГА
(Әдәби бәхәс)
«Совет әдәбияты» журналының узган елгы 9 ичы саны китап кибетләренең, киоскыларының киштәсенә тисә тиде, тимәсә юк, китапханәләрдә аңа чират барлыкка килде, кулдаи-кулга йөреп, таушалганчы укылды. Нигә шулай булды? Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» исемле повесте укучының игътибарын тартты дисәк, ихтимал, ялгышмабыз. Повесть күп сайлы конференцияләр уздыруга сәбәп булды, төрле- төрле фикерләр уятты, бәхәс кузгатты. Югары уку йортларында булсын, язу ч ы л а р н ы ң җыел ы ш л а р ы н - да, Матбугат йортының кулуарларында булсын, «Саз чәчәге» турында капма-каршы фикерләр ишетелде. Арада әсәрнең идея-художество юнәлешен ялгыш һәм зарарлы дип бәяләүгә кадәр барып җитүчеләр дә күренгәләде. М ат бугатк а ч ы к м а г а н ф и ке р л ә р белән фамилияләрен атап бәхәсләшеп булмаганга һәм «Саз чәчәге»н бә я л әү дә ге фикер к а р ш ы л ы к л а р ы тулырак чагылдыру теләге белән, без повесть турындагы һәм аңа бәйләнешле фикерләребезне ике тәнкыйтьченең бәхәсе рәвешендә бирергә булды к. Тә 11 к ы й тьче л әр н е шартлы рәвештә «А» һәм «Б» дип билгелибез. А. «Саз чәчәге» үзенең тенденциясе белән үк дөрес юнәлештә түгел, дисең алайса. Б. Шулай дим. Безнең җәмгыятьнең төп тенденциясе нидән гыйбарәт? Бу тенденция — совет кешеләренең коммунизм төзү өчен героик көрәшләре, шул көрәштә рухи-мо- раль яктан үсүләре, һаман югарыга күтәрелүләр һәм Коммунистлар партиясенең коммунизм төзүдә, шулай ук кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә бөек роле. Совет әдәбиятының бурычы — әнә шул тенденцияне чагылдыру. Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повесте, минемчә, бу тенденциянең нәкъ киресен күрсәтә. А. Гомумән әдәбият алдына куела торган таләпләр турындагы сүзләрең дөрес. Ләкин бу таләпләр бөтен комплексы белән һәрбер әсәргә карата да куела икән, биредә инде ялгыш нәтиҗәгә килергә дә бик мөмкин. Әгәр әсәрдә искелек чире белән авырый торган персонаж алынса, һәм тәти кешеләр, партоешма секретареның үгетен тыңлый - тыңлый, әлеге персонажны мунчалалап юсалар, ышкысалар, кырсалар һәм нәтиҗәдә яңадан тугандай итсәләр, бу, синеңчә, чорның төп тенденциясен чагылдыру була. Әлбәттә, мондый әсәрләр бар. Яхшылары да, начарлары да. Киләчәктә дә булыр. Ләкин инде һәр әсәр шул сюжетка корылса, шаблон, схема- чыл ык, ясал м ал ыл ык, торм ыш и ы гадиләштерү, ярлыландыру һәм, димәк, бозып күрсәтүдән башка нәрсә чыкмас иде. Чынбарлык, кешеләр, алар арасындагы мөнәсәбәт, кешеләрнең эчке дөньялары күп тапкыр катлаулырак бит. Ни өчен, мәсәлән, берәүнең алга түгел, артка тәгәрәвен сурәтләп, шуның мо
90
раль-политик сәбәпләрен ачып күрсәтмәскә? Б. Ничек күрсәтәсең бит. Ә. Еники шикелле күрсәтсәң, файдасы булыр микән? Үзең унлап кара: ару гына партия работнигы бер мещанкага өйләнә дә мещанлык сазлыгына кереп бата. Ә соң партия-совет җәмәгатьчелеге кайда булган? Беренче секретарь ни кара- раган? Райкомның башка работниклары ник авыз йомып торганнар? Мостафинның кыек атлавы сизелә башлагач, нигә мунча кертмәгәннәр? Бу партия-совет җәмәгатьчелегенең көчен бәяләп җиткермәү, димәк, чынбарлыкны бозып күрсәтү түгелме? А. Әмирхан Еники тормыш рәвешендә һәм аңында тискәре эволюция кичерүче Мостафиниы әсәрнең үзәгенә куйган икән, моның ниндидер хикмәте бар. Димәк, язучы укучының игътибарын чынбарлыкның бер күренешенә юнәлтә, билгеле бер мәсьәләне хәл итәргә тели, кыскасы, проблема куя. Ә проблема мәсьәләсе — әдәбиятта зур мәсьәлә ул. Чын әдәбият, үзенең табигате белән үк, җәмгыятьнең күзе һәм колагы буларак, тормыштагы ниндидер бер күренешне иң элек күреп, сизеп ала, һәм, художестволы формага салып, халыкка тәкъдим итә. Чын әдәбият җәмгыять атмосферасын күзәтүче барометр ул. Без бүтән характердагы әсәрләрне дә беләбез. Аларны сөлге белән чагыштырып булыр иде. Ишеткәнең бардыр? һаваның торышын беләсең килсә, форточканы ач та сөлге суз: сөлге чылана икән, тышта яңгыр дигән сүз. Мондый әсәрләрдә күп дигәндә һәр кешегә билгеле, ачык булган күренешләр генә раслана, бернинди дә яңа мәсьәләләр куелмый. Тагын да начаррагы: тормыш фактлары әзер формулаларга буйсындырыла. Кыскасы, бу әсәрләр — проблемасыз, иллюстратив әсәрләр. Форточкадан карап кына язылган әнә шундый дистәләгән әсәрләрне бер якка куеп, татар совет әдәбиятына хәзинә булып кергән «Намус» романыннан бер характерлы мисал китерәсе килә. Әсәрнең беренче вариантында звено тормышы сурәтләнгән иде. Звено системасының авыл хуҗалыгына техника кертүгә тоткарлык ясавы партия матбугатында фаш ителгәч, Г. Бәширов звеноны бригадага, звеновод Нәфисәне бригадирга әйләндерде. Ни өчен соц партия матбугаты тавыш биргәнче, язучы звено булып эшләүнең зарарлы якларын күрә алмаган?
Аның художниклык күзе нигә хыянәт иткән? Б. Ярый, шулай да булсын. Ә соц «Саз чәчәге»ндә нинди проблема куела? Партия-совет җәмәгатьчелеге кеше белән кызыксынмый, аны үстерүгә, рухи яктан баетуга игътибар итми, дигән проблемамыни? А. Нигә гомумән партия-совет җәмәгатьчелеге? Әсәрдә сүз бер район — Камышлы районы турында бара. Б. Шундый элементар нәрсәне аңламыйсың, димәс идем. Соң бит әдәбият конкрет аша гомумине күрсәтә. Образлар һәм вакыйгалар гомумиләштерү көченә ия булалар. А. Мин аңлыйм. Синеңчә, болан тиеш: артта калган бер район тасвир ителә икән, гомумиләштерү булмасын өчен, алдынгы район тормышын күрсәт, начар колхоз янында яхшысы булсын, бер җитәкче работник артка тәгәри икән, аңа контраст итеп, үсә торган яхшы җитәкчене әсәреңә керт. Бу бит тагын әлеге схематизмга этәрү, сәнгатьне үтерү. Кызганычка каршы, мондый карашлар бер синдә генә түгел, күп кенә әдәбиятчыларда яшәп килә әле. Нинди дә булса бер тискәре күренешне сурәтләп тә, аның совет иҗтимагый строеның асылыннан чыккан күренеш булмавын, киресенчә, шул строй белән каршылыкта яшә- веи сиздерә, күрсәтә, аңлата торган чаралар язучы кулында гаять күп. Файдалана гына бел. Ә. Еники повесте бу яктан бик гыйбрәтле. Әсәрне тикшереп карасаң да, син әйткән нәтиҗәгә киленми. Повестьта сазлыкка әйләнгән уйсулык һәм анда үсеп утыручы ут чәчәкләре детале бар. Бу — тирән мәгънәле символик образ. Әнә шундый зәхмәтле сазлыклар бер Ка
91
мьгшлыда гына түгел, башка районнарда да, башка өлкәләрдә дә бардыр. Ләкин шунысы әһәмиятле: сәламәт тәндәге чуан шикелле андый утраулар гүзәл тугайлар, бодайлы кырлар белән уратып алынган, ә ул кырларда, ул тугайларда иҗади хезмәт шау-шуы яцгырый. Әсәрдә бит без, Мәйпәрвәзләр дөньясыннан тыш, киң дөньяның сулышын да тоябыз. Мостафинга хатын гына түгел, иптәш тә булган Мәрьям, аның анасы «кечкенә битле әби», колхоз кырында тир түгеп печән чабучы хатын-кызлар, Наҗиягә кырын караучы балта осталары, кибетчеләр, иптәш кызлары, ниһаять, Мостафиниы «тәгәрәткән» коммунистлар — район партия конференциясе делегатлары,—болар барысы бергә әсәрнең якты фонын тәшкил итәләр түгелме? Кайда биредә совет чынбарлыгын бозып күрсәтү? Болардан тыш повестьның үзендә үк сине тынычландырырлык тагын кайбер моментлар бар. Мостафин- ның башыннан мондый уйлар уза: «Янәсе, Камышлы Чирмешәннән ике тапкыр зуррак, икмәкне күп бирә торган, ләкин шактый артка калган район...» Артта калган булу өчен кемнәрнеңдер алда баруы кирәк бит. Димәк, барлык районнар да Камышлы кебек түгел. Ә инде артта калган районда идеология эшенең йомшаруы да табигый хәл. Хәтта язучының хикәяләү алымы да «барлык төштә дә шундый хәл түгеллегенә» ишарәли. «Күп еллардан бирле партия эшендә эшләп йөргән кеше ничек бу хәлгә килеп җитте соң? — ди автор.— Моның тарихы шактый гыйбрәтле, һәм аны сөйләп бирү зарарлы булмас дип уйлыйм». Күрәсең бит, автор тормышта булган бер конкрет вакыйганы гына сөйләп биргән кебек. Шулай итеп, повестьта идеологии эшнең йомшаруы кадрлар белән эшләүдә җитешссзлекләр тудыра, кадрларга карата таләпчәнлекне һәм нгътибарлылыкны киметә, аерым җитәкче работникларның идея- политик йөзе тоныклануга уңайлы җирлек тудыра, дигән проблеманы чамаларга мөмкин. «Игътибарлылык» сүзенә мин басым ясап әйттем. Күп кенә урыннарда әле кешегә, кадрга карата чын мәгънәсендәге игътибарлылык җитми. Җитәкче работникның һәр кеше күзенә ташланып тора торган зур кимчелеге ачылса, әлбәттә, тревога күтәрелә. Партиядән чыгару, урыннан алу... Ә моңарчы бу кеше ничек яшәгән, пичек
сулаган,— моның белән кызыксынмыйлар. Кешенең тормыш рәвешендәге, карашларындагы һәм аңындагы сизелерсизелмәс булып тора торган үзгәрешләргә игътибар итү җитми. Бу мәсьәлә гаять актуаль мәсьәлә, һәм аны күтәреп, Ә. Еники яхшы эшләгән. Б. Теләсәң ни әйт, барыбер ниндидер канәгатьсезлек кала. Син әйткән нәрсәләр ачык куелган булса иде. Ачык түгел бит. А. Әйе, кызганычка каршы, ачыклык җитеп бетми. Моның сәбәбе шул: мин әйткән проблема әсәрнең төп проблемасы түгел. Ул ничектер үтеп барышлый гына куела. Дөресрәге, аның роле фактта Моста финның сазга тәгәрәвен мотивлаштыруга гына кайтып кала. Әлбәттә, язучы кадрлар белән эшләү, кадрларга игътибарлылык һәм чын таләпчәнлек мәсьәләсенә басым ясап, аны әсәрнең үзәк проблемасы итеп куйса, начар булмас иде. Ләкин ул чагында Еникинең каләменнән бөтенләй башка әсәр чыккан булыр иде. Тәнкыйтьнең төп бурычы — әсәрдә булмаганны язучыдан таптыру түгел, бәлки булганны объектив рәвештә анализлап бирү. Юкса, мәсәлән, мондый хәлдә дә калырга мөмкин бит: әйтик, художник ат ясап китерде ди. Тәнкыйтьче картинаның детальләрен генә күздән кичерә дә әйтә: колагы кыска, икеләтә озынайтырга; аяклары озынрак — кыскартырга; койрык бик мул — нечкәртергә. Художник тәнкыйтьченең сүзен җиренә җиткерсә, без төзәтелгән картинада нәрсә күрер идек? Билгеле инде, ат түгел, ишәк күрер идек. Димәк, тәнкыйтьче әсәргә бәя биргәндә, иң элек язучы куйган проблеманы тотып алырга тиеш һәм шул проблеманың җанлы образларда һәм тормышчан картииа
92
ларда ни дәрәҗәдә уңышлы хәл ителүен тикшерергә тиеш. Б. «Саз чәчәге» повестенда төп проблема нәрсә соң? А. Минемчә, төп проблема мондый: әгәр җитәкче работник, бигрәк тә партия работнигы, перспективаны югалтса, халыктан аерылса, үзенең идея-политик сафлыгына кимчелек китерсә, котылгысыз рәвештә тормыштан артта кала һәм ахыр чиктә мещанлык сазлыгына төшеп чума. Бу идея, бу проблема Мостафин образында гәүдәләнгән. Районда идеологии эшнең йомшаруын истә тотканда. Мостафипның тискәре эволюциясе ышандырамы? Б. Болай ышандыра да кебек. Ләкин уйлабрак карасаң, шикләнергә дә урын бар. Бер хатын аркасында барлык коммунистлык сыйфатларын югалту! Моның өчен Моста- финда электән үк мещанлык яралгылары булырга тиеш. А. Мәсьәлә дә шунда шул: Мос- тафин башта — чын коммунист, лаеклы партия работнигы. Әгәр ул электән үк корт тишкән кеше булса, аның таза агач ботагыннан өзелеп, чүплеккә эләгүе турында сөйләү нигә кирәк булыр иде? Иске җәмгыятьтән мирас булып калган обывательлек, мещанлык, үзең беләсең, куркыныч көч. Мораль тотрыксыз кешеләрне генә түгел, саф, таза, нык кешеләрне дә ул кайвакыт агуларга булдыра ала. Мостафин мещанлык сазлыгына барып керә һәм шунда бата. Аңа алданырга сәбәпләр дә күп. Сөекле тормыш юлдашы Мәрьямнең үлү фаҗигасы аны тетрәткән, бер ел буе ул авыр хәсрәттән айный алмый йөргән. Шул фаҗига тәэсиреннән һәм беркадәр арыганлыктан, Мостафин «артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшләүне тансыклый» башлый. Шуңа күрә элекке районда райкомның беренче секретаре булып эшләгән хәлдә, Камышлыга икенче секретарь итеп күчерелүе аны артык борчымый. Мостафин тора-бара, ялгызлыктан гаҗиз булып, семья бәхете, семья тынычлыгы тели башлый. Аңа Наҗия тап була. Яшь, саф, гаять чибәр. Ләкин Мостафин матурлык алдында тиз генә эреп китми әле. Сораштыра, сынын, күзәтә. Нәтиҗәдә бу кыз «әдәпле дә, тәрбияле дә, уңган да, зирәк тә булырга тисы. Заманнан да артык торып калмагандыр, чөнки әтисе коммунист кеше» дигән фикергә килә. Ниһаять, никах, һәм менә шуннан башлана инде. Кияүләп яту, ширбәтле ай, костюмлык һәм хром итекләр, Наҗия
артыннан килгән олау-олау җиһаз, «әби»сенең атна саен була торган сыйлары, хуҗалык һәм өй салу мәсьәләсе, ахыр чиктә Камышлы урамында курчактай өннең калкып чыгуы... Б. Ни өчен соң Мостафин үз позицияләрен сугышсыз-иисез берсе артыннан берсен биреп кенә тора? А. Юк, сугыша ул. һәрхәлдә каршы торырга тырыша. Сазлыкка таба булган һәр адымын ул үз-үзе белән бәхәсләшәбәхәсләшә атлый. Ләкин Наҗияне ниндидер тиле бер сөю белән сөюе һәм, аны тәрбияләп, үзенә чын юлдаш итәргә өмете саз үләннәре белән араны бер селтәнүдә өзеп ташларга ирек бирми. Б. Соң бит печәнче хатын-кызлар янында булып кайткач, Мостафин- ның күзе ачыла. Нигә шуннан сон. ул обывательләр дөньясы белән араны өзеп, яңа тормыш башламый? Нигә ул үзе үк партия эшеннән китү ягын карын башлый? А. Нигә яңа тормыш башламый? Чөнки мещанлык тынычлыгына күнегү, сазга әйләнеп бара торган күл төбендәге үләннәрнең көймә винтына уралуы кебек, аның көрәшчелек сыйфатларын томалаган, ихтыяр көчен сындырган була. Ни өчен партия эшеннән китәргә тели? Чөнки Мостафин үз хәленә аек күз белән карарлык дәрәҗәдә намуслы кеше булып кала әле. Анык фикеремчә, халыктан аерылган, принципиальлеген югалткан, идея- политик йөзе тоныкланган кеше райком аппаратында, бигрәк тә райком секретаре булып эшли алмый. Ул бит белә: партия — халыклык уе, вөҗданы, акылы. Мостафипның райкомнан китәргә карар итүендә һәм конференция делегатларының аны «тәгәрәтүендә» тирән мәгънә бар. Әгәр мин әйтсәм:
Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повестенда партиянең бөек роле раслана, дисәм, син тагын кылычыңны кыныңнан чыгара башларсыңмы икән? Янәсе, кулга тотарлык бер партия работнигы образы бар, булганы да обывательгә әйләнә. Ничек инде шундый әсәрдә партия ролен раслау булсын? Шулай дисеңме? Б. Нигә, шулай түгелмени? А. Түгел шул. Мостафин эчеп йөрми, хатын-кыз белән чуалмый, тәнкыйтьне кысмый, бирелеп эшли ул. Намуслы кеше. Шулай да аны тәгәрәтәләр. Моның белән язучы әгәр партия работнигы үзенең идея- политик йөзенә чак кына кимчелек китерсә, хәтта ул намуслы кеше булып калган очракта да, партия оешмаларында җаваплы пост биләп торырга лаеклы түгел дип әйтергә тели. Повестьтагы түбәндәге юллар очраклы булмаса кирәк: «Аның җинаяте юк иде, эшендә нинди дә булса зур хата эшләмәде ул, шулай ук «череп таркалуда» да аны гаепләмәделәр. Аңа син халыктан аерылдың, обывательгә әйләндең, партия эшенә ярамыйсың, диделәр, һәм ул... төшеп калды». Б. «Саз чәчәге»н син бик югары күтәрдең. Әсәрнең кимчелекләре бер дә юкмыни? А. Бар, нигә булмасын. Кимчелекләрдән азат әсәр гомумән бик сирәк бит ул. Мине, мәсәлән, Андреев образы канәгатьләндереп җиткерми. Беренчедән, ул безнең бик күп әсәрләребездә кресло биләп торучы партия работникларына ике тамчы су кебек охшаган. Икенчедән, әсәрдә аның урыны билгеләнеп җитмәгән, һәм ул үзенең әсәргә кертелүен аклап бетерә алмый кебек. Тәнкыйтьченең күсәгенә күз төшереп алу да биредә роль уйнаган булса кирәк: әсәрдә барлык җитәкче работниклар да әшәке икән димәсеннәр, дип уйлагандыр, бәлки, язучы. «Саз үләннәрен», ягъни Майпәр- вәзләрне тагын да «советлаштыра» төшкәндә дә зарар итмәс иде, минемчә. Обывательлекнең куркынычы шунда: ул хәзер совет магазиныннан алган ефәк һәм бостоннарга төренә, этажеркасына да совет китаплары тезеп куя, теленнән дә патриотик сүзләр генә агыла, тәнкыйтькә дә күсәк күтәрми, артык тирәнгә кермичә генә үзе дә тәнкыйть итә, комсомол яки партия билетыннан да курыкмый, хәтта шуларны кесәсенә салып кую ягын карый. Кыскасы, хәзерге обывательлекнең товары иске булса да, вывескасы яңа. Чөнки безнең җәмгыять, совет кешеләренең этик
принциплары аларны шушы җәмгыятькә җайланырга, совет кешесе маскасына яшеренергә мәҗбүр итә бит. Ләкин повестьта Майпәр- вәз һәм Идиятнең тормышы урыны- урыиы белән, әйтик, 30 нчы елларны хәтерләтеп куя, анахронизм тәэсире калдыра. Кайчандыр, элегрәк елларда Майпәрвәз ире Идияткә, наганын ташлап, файдалырак кәсепкә тотынырга кушкан икән, бу табигый. Ләкин инде Мостафин «тәгәрәгәч», аның «аллага шөкер, бу кысыр эштән дә котылды» диюе ышандырмый. Райком секретареның «әбисе» булуны хәзерге заман мещанкалары зур дәрәҗәдән саныйлар. Вак-төяк кимчелекләр тагын да бардыр, билгеле. Тәнкыйтьчеләр әсәрне җентекләп тикшерерләр әле. Уңай якларын да, кимчелекләрен дә учка салып бирерләр. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: «Саз чәчәге» повесте, проблематик әсәр буларак, тормыштагы хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә прожектор утын юнәлтә, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә, җитәкче работникларның үз эшләрендәге һәм: алар белән эшләүдәге кайбер кимчелекләрне ачып сала, туларның сәбәбен һәм, димәк, ул кимчелекләрне бетерү юлларын күрсәтә. Менә моны без чынбарлыкка үтеп-бәреп керү дибез.