ФАТЫЙМА ИЛЬСКАЯ
Оренбургтагы Мәхмүт байларның йон юу фабрикасында көне буе, зурлар белән бертигез эшләп, өйләренә кайтып килә торган ике яшь кыз, үзләренең арыганлыкларына карамыйча, танцыга барырга җыеналар иде. Бу теләкләренә алар күптән ирешә алмый йөриләр. Аның сәбәбе—Фатыйманың берничә тапкыр «барам» дип ышандырып та килми калуыннан иде. Шуңа күрә аның иптәш кызы бүген дә: — Инде чыннан барабыздыр бит!—диде. Әмма Фатыйма бу сорауга тулы җавап бирергә тагын уңайсызланды. Беренчедән, аны өйдә тишек капчыклар көтсә, икенчедән, Зөбәйдә әби белән Галимҗан бабай аның танцыга бару теләгенә каршы төшәчәкләрен, һич тә рөхсәт бирмәячәкләрен белә иде. Шулай булгач, кырт кисеп «барам» дип вәгъдә бирүгә караганда, «бүген дә бара алмам, ахрысы» дию ышанычлырак булып тоела иде. Шулай булды да. Өйдә аиы тузанлы капчыклар өеме каршы алды. Галимҗан бабайга тормышны алып баруы авыр иде. Эшләп алган акча ашарга да җитмәде. Шуңа күрә ул, тегермән хуҗасының рөхсәте белән, тетелеп беткән капчыкларны ямар өчен өйгә алып кайта. Ә аларны Фатыйма белән Зөбәйдә әби юып, киптереп, төннәр буе ямыйлар иде. Кечкенә Ф аты й м аны ң көннәре әнә шулай күңелсез, авыр хезмәт эчендә үтә. Ул караңгы төннәр буе бишеге янында җырлый-җырлый бәхет теләгән анасын да, бер телем икмәк өчен бөкресен чыгарган атасын да белми иде. Фатыймага ике ай тулгач, әтисе Салих абый һәм өч яшь тулгач, әнкәсе Хиҗәстә апа үлеп киттеләр. Авыр, газаплы тормыш аларны җир астына вакытсыз илтеп тыкты. ...Кечкенә Фатыйманы, бераз үсә төшкәч, Галимҗан бабай, авыр тормышта бер ярдәм булыр дип, кул эшләре өйрәнү мәктәбенә бирә. Шушы мәктәптә ул, кул эшләре белән бергә, бераз укырга һәм язарга да өйрәнә. Әмма Фатыйманың яшьлеге һаман авыр хезмәт, ямьсез тормыш караңгылыгында дәвам итә. Хәтта аның фабрикада эшләгән чакта ук барырга хыялланып йөргән танцы кичәсенә керү өчен билет алырлык акчасы да булмый. Шулай да иптәш кызының кыюлыгы аркасында ул кичәгә бару бәхетенә ирешә. Клубтагы җанлылык, сәхнәдә барган вакыйга Фатыймага бик ошый. Ул бирелеп тыңлый. Артистларның хәрәкәтләренә сокланып карап утыра. Сәхнәдә уен татар телендә бара икән. Шулай итеп, бу ике дус кыз үз гомерләрендә беренче тапкыр танцы карарга килгән җирдән ул вакытта бик сирәк була торган татар спектакленә туры киләләр. Шушы кичәдән соң Фатыймаларга таныш булмаган бер кеше килә.
102
Бу ят кешене күрү белән Фатыйма курку та төшә: театрда булуымны бабама әләкләргә килә микән, дигән ун аны борчый башлый. Аның каушап калуын сизенгән бу кеше Фатыйманы тынычландырырга тырыша. Ул үзенең татар театры артисты Локман Аитов икәнлеген һәм зур үгенеч белән килгәнлеген аңлата. Иртәгә уйналачак спектакльдәге хатын-кыз ролен башкару өчен бер кеше җитмәвен һәм Фатыйманың уйнарга ризалык бирүен сорый. Шулай итеп, кичә генә тамашачы буларак сәхнәдә барган уенны карап утырган татар кызы Фатыйманы бүген без инде труппа арасында күрәбез. Фатыйманың бу беренче дебюты татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхипҗамал ханым Г ыйззәтуллина-Волж- ская белән Нури Сакаевларда яхшы тәэсир калдыра һәм алар Фатыйманың труппада калуын үтенәләр. Фатыйма 1915 елны сәхнәгә беренче тапкыр аяк баса һәм шушы көннән башлап татар театрының артисткасы булып таныла башлый. Ул беренче адымнарыннан башлап ук тормыш газаплары өеме астында үскән Оренбург ятимәсе Фатыйма булып түгел, ә Фатих Әмирхан пьесасында иҗат ителгән Кадрия булып таныла. Фатыйманың беренче адымы тамашачылар тарафыннан бик җылы каршылана. Шулай итеп, Фатыйма Хуҗасәето- ваның сәхнә тормышы бик яшьләй һәм бик уңышлы башланып китә. Татар сәхнәсенең атасы Габдулла Кариев кечкенә Фатыйманы ил кызы дип атый. Шул көннән башлап Хуҗасәетова фамилиясе Ильскаяга әйләнә. Фатыйма Ильская татар театрының төп артисткаларыннан берсе булып таныла бара. Ул оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләрнең һәрберсендә төп рольләрне башкарып килә.
Бөек Октябрь революциясеннән соң Ф. Ильская өчен яңа иҗат дәвере башлана. Революциядән соң театр репертуарындагы юнәлеш беркадәр ачыклана, Һәм татар театры, үз алдына бурыч итеп, халык тормышындагы караңгылык һәм хокук- сызлыкка каршы көрәш идеяләрен күрсәтүне куя. Революциянең беренче елларындагы формалист, эстетлар, футурист һәм экспрессионистларның һөҗүмнәре реалистик сәнгатьнең үсүенә комачаулап килсәләр дә, социаль хакыйкать, азатлык идеяләре, революцион пафослы әсәрләр
татар сәхнәсендә дә төп урынны ала бардылар. Д^ондый әсәрләр революциягә кадәрле һәм революциянең беренче елларындагы түбән эчтәлекле репертуар макулатурасын кысрыклыйлар, акрынлап сәхнәдән куып төшерәләр. Ф. Ильская үзенең ачык һәм тамашачыны үзенә тартучан иҗат темпераментын образның эчке логикасына, психологик хакыйкать законына буйсындырып иҗат итү юлына баса, элек иҗат иткән образларын яңа эчтәлек белән баетып, ачык, аңлаешлы, яңа сәхнә чаралары, яңа иҗади алымнар белән эшли. Формалашып килгән социалистик реализм сәнгате өчен халык арасыннан чыккан, халык интересларын, халык хисләрен, теләкләрен дөрес чагылдырган совет сәнгате өчен барган бу көрәштә Ф. Ильская үзенең иҗаты белән татар сәхнәсенең идеологии юнәлешен дөрес юлга бастыруда һәм театрның иҗат йөзен ачыклауда зур борылыш күрсәтә. Әмма татар театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә һәрвакыт диярлек баш рольләрне уйнап килүенә карамастан, Ф. Ильская тәҗрибәсе, белеме җитеп бетмәвен сизә, укырга, өйрәнергә кирәклегенә төшенә, сәнгать дөреслегенә илтә торган юлны рус культурасы, рус сәхнәсе осталарының иҗат юлларын тикшерү, рус һәм татар классик әдәбиятын тирәнтеи өйрәнү белән генә таба алуын аңлый. Җитди һәм озак эзләнүләр нәтиҗәсендә, Ф. Ильская- ның иҗат көче үсә, киң колач ала бара. Революциядән соң ул иҗатындагы иске традицияләрне кыю рәвештә җимерә, рольләрне яцача эшли, бер-бер артлы оригиналь образлар тудыра. Ф. Ильская үзенең рольләре өстендә бик тырышып эшли. Иң элек
103
үзе катнашачак әсәрнең эчтәлеге белән ныклап таныша. Анда кайсы чор чагылдырылуын, нинди сыйныфлар булуын һәм ул сыйныфларның үзара мөнәсәбәтләрен ачыклый. Әсәрдә күрсәтелгән чорның экономик һәм идеологии үзенчәлекләрен өйрәнә, халыкның шул чордагы го- ■ реф-гадәтләре белән таныша. Фатыйма ханымның образ өстендә эшләве менә шуннан башлана. Аннан соң ул спектакльдәге партнерларының образларын да ныклап өйрәнә. : Үз образы белән партнер образы арасындагы мөнәсәбәтләрнең характерын ача. Режиссерларның образ турындагы дөрес трактовкаларын тотып ала һәм образны аңлауда алар белән уртак фикергә килә. Фатыйма ханым, постановкага хәзерләнгәндә, репетицияләр белән генә чикләнми. Режиссер күрсәткән юлларны . дөрес кулланып, образ өстендә үз башына эшләргә тотына, барлык энергиясен бер ноктага туплый, үзе иҗат итәргә тиеш булган образның эченә керә. Фатыйма ханым сәхнәдә рольне башкаручы булып кына калмый, шул образның үзенә әверелә, чын образ тудыра. Ул уйнаганда, әсәрдә күрсәтелгән образ чын яшәү белән яши. Аның сәхнәдәге барлык хәрәкәтләре чын тормыш кешесенең үз хәрәкәтләре булып чыгалар. Ул иҗат иткән образлар, характерлар берсе берсеннән нык аерылалар. Алар катлаулы һәм конкрет образлар. Фатыйма Ильская башкаруында аларның һәркайсы тамашачылар алдында җанлы һәм тулы канлы булып килеп баса. Фатих Әмирхан, Гафур Коләхме- тов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт һ. б. әсәрләрендә, рус драматургиясе үрнәкләрендә тәрбияләнеп, иҗади чыныккан Фатыйма ханым үзенең 40 еллык сәхнә гомерендә йөзләрчә образлар тудырды, Көнбатыш классик драматургиясенең иң катлаулы образларын да татар тамашачыларына җиткерә алды. Менә саф, эчкерсез, югары әх- • лаклы Корделия, менә тирән итеп ярата белүче, кайнар хисле, мәхәббәт бөеклеген аңлаган Джульетта, Дездемона, Луиза, менә Катерина, Анечка, Елена, Татьяна, Таня. Менә •Зөләйха, Камилә, көнче, үз сүзле Диана, менә зирәк Эльмира, менә үзенең м а ту р л ы г ы и н а н ф а й д а л а н ы п кәсеп итүче җилкенчәк Мирандоли- на, менә
Офелия, Амалия, Сюзанна... Алар барысы да безнең күз алдыбызда басып торалар, чөнки артистка аларны тамашачы күңелендә онытылмаслык эз калдырырлык итеп иҗат итте. Сокландыргыч осталык белән эшләнгән образлар аша тамашачы артистканы таныды, таныды гына түгел, алкышлады, хөрмәтләде. Ф. Ильская чын сәхнә остасы булып ватаныбызга танылды. Ул — ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы. Татар театры коллективы белән бергә Ф. Ильскаяның иҗаты идея һәм художество ягыннан тирәнәя һәм үсә баруында дәвам итә. Без Ф. Ильскаяның үткен һәм күп яклы характерларны бирә алудагы сәләт- лелеген, рольнең тирән социаль эчтәлеген ача белү осталыгын раслый торган мисаллар да китерә алабыз. Менә Фатыйма ханым Ильская башкаруындагы «Гроза»дагы Катерина. Хатын-кызлар то й г ыс ы и, тел ә ге н һәм ирекле тормышка булган омтылышларын буып килгән иске гореф- гадәтләргә каршы көрәшә алмыйча, язмыш белән килешергә һәм аңа буйсынырга мәҗбүр булган Софья («Акыллылык бәласе»), Татьяна («Евгений Онегин»), Круциферская («Кем гаепле?») образларына капма-каршы булып сәхнәгә Катерина образы менә. Катерина — үзен чолгап алган тормыш белән канәгатьләнмичә, бәхет, олы мәхәббәт, ирекле тормыш турында хыялланучы рус хатыны. Ул үзенең саф мәхәббәтен Тихонга бирергә тели. Ләкин ул Тихоннан үзенең эчке тойгыларын канәгатьләндерерлек җавап таба алмый. Катерина, азатлыкка, матур тормышка ашкынучы йөрәгенә урын таба алмыйча, газаплана. Менә шушы, патриархаль семья коллыгына эләккән саф йөрәкле, тирән табигатьле рус хатынының
104
газаплы трагедиясен Ильская нечкә психологик кичерешләр аша, табигый буяуларда тамашачыга бөтен тулылыгы белән җиткерә алды. Үз заманындагы хатын-кызларның авыр, газаплы тормышын чагылдырган бу образны Ильская кешедә кызгану хисе уятып, үзен чолгап алган мохиттан изелүче, хур- ланылган пассив бер хатын итеп түгел, киресенчә, иреккә омтылучы һәм «караңгылык патшалыгына» каршы протест ясый белүче актив хатын итеп гәүдәләндерүе белән Ка- теринаның социаль эчтәлеген дөрес ача. Борис белән Катеринаның яр буенда күрешү эпизодын алыйк. Монда көчлелек, яктылык һәм куанычлы настроение сизелеп тора. Ф. Ильская бу моментны изелү, гөнаһтан курку төсендә бирүдән саклана белгән. Чөнки Катеринаның Борис белән күрешү картинасында без эчке каршылыкларны, икеләнүне җиңеп, «караңгылык патшалыгына» протест белдерүне күрәбез. Бу минутлар — Катерина тормышында иң бәхетле минутлар, усал аналар кулында изелүдән, бик азга гына булса да, котылу минутлары. Шуңа күрә бу урында Ф. Ильскаяның дөрес трактовкасы тамашачыларны тирәннән канәгатьләндерә алды. Ф. Ильскаяның башкаруында, нәкъ Добролюбов күрсәткәнчә, Катеринаның үлемен шатлыклы билге итеп карау ачык сизелеп тора. Артистка гади рус хатыны Катеринаның үлемен халыкның баш күтәрә бару билгесе дип төсмерләде. Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясендәге Айсылу образын алыйк. Ф. Ильская башкаруында (трилогиянең беренче кисәге «Шомлы көннәр»дә) тыйнак, оялчан һәм . әхлаклы авыл килене булып сәхнәгә кергән бу образ (трилогиянең икенче кисәге «Даулы көннәр»дә) революция юлына басу дәрәҗәсенә күтәрелә. Башта иренең революцион эшчәнлеген аңлап җиткермәгән һәм аны бу «ялгыш юл»дан ничек тартып алырга белми йөргән Айсылуның тормышка булган карашы "ачыла, артистка тарафыннан образның перспективасы үстерелүе тамашачылар алдында аклана бара. Бу исә образның тирән социаль эчтәлеген аңлап иҗат итүдән, ана вакыйгага бәйләп үстерә белүдән килә. Т ата р совет д р а м ату р гларынын, бигрәк тә хәзерге рус совет драматургиясенең татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрендә Ф. Ильская дистәләрчә
образлар тудырды. Шулар арасында К. Симоновның «Ят күләгә»сендәге Ольга Александровна һәм В. Собконың «Икенче фронт артында»гы Таня образлары аеруча игътибарга лаеклы. Бу образлар Ф. Ильскаяның иҗади сәләтлеле- генең тагы да күтәрелә, үсә барганлыгын ачык раслап торалар. Бу образларны иҗат итүдә Ф. Ильскаяның осталыгы тагын да киңәя һәм тулылана бара. Ольга Александровна образында Ильская үз алдына совет кешесенең, фән вәкиленең җыелма образын тудыруны бурыч итеп куйды һәм зур идеяләр, матур хисләр белән янган бүгенге көн кешесен, принципиаль большевик образын тулы чагылдыра алды. Җыйнап кына әйткәндә, Ильская башкаруында без үз эше өчен зур җаваплылык тоючы, сабыр хәрәкәтле һәм алдан сизүче фән кешесе Ольга Алексан- дровнаның чын большевистик хәрәкәтен күрдек, большевистик тавышын ишеттек. Тамашачылар алдына Ильская башкарган Ольга Александровна вакыйгаларны дөрес аңлап, кемнең ничек хәрәкәт итүен ачык күреп, дус белән дошманны аера белеп, булган ялгышларны үз вакытында күрә һәм төзәтә белә торган партия члены булып басты. Зур осталыкка ия булган, киң иҗади колачлы артистка Ильская «Икенче фронт артында» спектаклендә үзен Ватаныбызның якты кояшы астында комсомол һәм партия идеясе белән тәрбияләнгән, көчле ихтыярлы, айнык акыллы, киләчәккә ышаныч, өмет белән карап яшәүче совет халкының тугрылыклы кызы Таня булып басуы белән дә тамашачылар каршында зур иҗади казаныш яулап алуга иреште.
Таня образы Ильскаяның зур 1 иҗат уңышларының берсе. Бу об- - разда да артистка үзен яңа иҗади v үсештә күрсәтә алды. Бер үлем ко- ч а гы и и а н и көнчесен ә та ш л а н га н, ерткычлар илендә бер ялгызы кал- !,• ган Ильскаяның Танясыидагы якты, • көчле хәрәкәт, үзенә һәм халкына г ышану, һәрвакыт авыр көнгә, кыен- I лыклар белән көрәшүгә әзер торган £ совет кызына хас сыйфатларны психологик һәм иҗади осталык белән ; чишә алу аркасында Таня әсәрдәге с вакыйганың пафосын үстерүдә һәм z аны тамашачыларга җиткерүдә, ягъ- Һ ни әсәрнең идеясен ачып бирүдә : зур ярдәм итте. Фатыйма Ильская тарафыннан <
тудырылган «Бәхетсез егет»тәге ка- > питализм җәмгыятенең корбаны Гайни, «Җыр дәвам итә»дәге ялкынлы Фатыйма, «Чын мәхәббәттәге Гөләндәм, Арбузовның «Таня» пьесасында бала күңелле, ягымлы Таня, «Сәүбановлар»дагы Ксения кебек дистәләрчә рольләр артистканы һәрбер образның эчке дөньясын дөрес ача белүче киң диапазонлы, зур тәҗрибәле сәхнә остасы итеп таныттылар. Ф. Ильская меңләгән тамашачыларны үзенең сәләтлелеге белән сокландырды, халыкның җылы мәхәббәтен, хөрмәтен казана алды, «татар театрының сүнмәс йолдызы» (Г. Кутуй) булып танылды. Ф. Ильская үзенең бай, тәҗрибәле иҗади сәләтлелеге белән әледән-әле югары осталыкка күтәрелә бара.