Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФАҖИГАЛЕ САБАК 




— Назыйм энем, син түгелме?! — Мин, Сафи абый. Ишектән килеп кергән таза гәүдәле, ак чырайлы, чәче көмешләнә башлаган урта яшьләрдәге доктор Сафи Рәхмәтев бүлмә уртасында Алып батыр кебек басып торучы егеткә сокланып карады. — һу-һу-һу, авылыгыз өстеннән шифалы яңгырлар үтте мәллә, энем, ничек шулай карагайсыман калынаеп күккә сузылырга өлгердең әле син? Оялып елмайган егет абыйсы белән килеп күреште дә канатларын салындырган кош шикелле иңнәрен төшерде, күзгә үтә бәрелеп торган эре гәүдәсеннән уңайсызланыбрак, бүлмә уртасында басып калды. Бераздан доктор Рәхмәтев, башын чөеп, егеткә сораулы караш ташлады: — Карале. Назыйм, хәтерем ялгышмаса, сине күрмәгәнгә елдан ашты бугай, ә? Ул вакыт син мондый ук баһадир түгел идең ләбаса. Беркөн теге райвоенкомат комиссиясенә килгәч, үзеңне күрми калдым, шуңа күрә сине караган коллегалардан сораштырдым. «Я ничек, мин әйтәм, минем энекәшнең улы, берәр нәрсәгә ярарлыкмы?» Николай Ивановичны беләсеңме, әлеге кәҗә сакаллы, хәйләкәр генә елмаерга яратучы картлачны, шаккаткан: «Атакай гынам, Сафи Нәбиевич, Геркулес ул егет!» ди. Ә күз врачы Равил нәрсә ди: «Тукайның Карахмәте аның янында черки генә, имеш!» Тукайны һушыннан язып ярата ул, ике сүзнең берендә аның шигырьләрен мисал итеп китерә. Үзе дә шигырьләр языштыргалый бугай... Сафи Рәхмәтев, кулларын жилетының тар кесәләренә яшереп, терсәкләрен өчпочмакландырып тырпайткан хәлдә сөйләде бу сүзләрне, ара-тирә борын астында гына калдырган бармак бите кадәрле генә кечкенә мыегына кагылгалап алды. — Әйе, ни, синең турыда шундый күркәм сүзләр ишеткәч, горурланудан мыекны сыпырып куйсам да эчемнән, әзрәк арттыралардыр, дип’уйладым. Син комиссиягә килгәндә, мин өйдә юк идем бит; хирургларга, үзең беләсен, вакыты белән ашыгыч ярдәмгә чабарга кирәк бул- галый. Күрше авылга чакырганнар иде. Бүлмәгә Назыймның туганым апасы Җәмилә килеп керде. Ул, иренә капмакаршы буларак, чем-кара чәчле, кара тут йөзле иде. — Сорашырга да өлгермәдем,— диде ул, биленә бәйләгән ак алъяпкычын рәтлирәтли.— Әти-әиисң ни хәлдә, исән-саулармы, энеләрең.
57 
 
сеңелләрең үсәләрме? — Ләкин ул Назыймның басып торуына борчылу сәбәпле, сорауларына җавап биргәнне дә көтмичә, сүзен икенчегә борды: — Нишләп болай басып торасың, утыр әле, утыр. Тынгысыз Сафи абыеңа карасаң, сәгатьләр буена тыр-тыр йөри ул. Профессиянең чире. Күрәсеңме, больницасында операция ясарга җыенамыни, җиңнәрен сызганып куйган. Ичмаса, син, Сафи, өйдә торганда җиң сызганмый йөрер идең; манжетын бөгәрләп бетерәсең. Доктор Рәхмәтев хатынына таба борылып көлемсерәде дә: — Ах, шайтан икән,— дигән булды.— Я, ярар, Җәмилә, син дигәнчә булыр. Зинһар кухнядагы эшеңне кызулат әле, тамак бик ачты. — Тамак ачты? Булмас ла, кеше ышанмастай сүзне сөйләмә, Сафи, гәгать ике генә ич әле.— Хуҗа хатын хәйләле очкынланган кара күзләре белән иренә карады һәм шунда ук чандыр гәүдәсен җиңел генә кузгатып, ишеккә таба атлады.— Кугач чыгам, ләкин ишек ачык торсын, ни турыда сөйләткәнегезне минем дә ишетәсем килә... Доктор Рәхмәтев, кулларын тагын кесәләренә тыгып, бүлмәне иңләргә кереште: аның йомшак киез туфли кигән аяклары палас җәелгән идәндә песи тәпиләре шикелле тавыш чыгармый атлыйлар иде. Ул, өстәл өстендә яткан «Огонек» журналының соңгы номерын актарырга керешкән Назыймга карап: — Ә, әйе, синең теләк ничек очланды соң? — диде.— Бездәге призыв комиссиясендә «авиация училищесына барырга омтыла, каршы килмәдек, китсен», дигәннәр иде, Облвоенкоматта булдың инде, комиссия үткәнсеңдер? — Булдым. Комиссиядән дә үттем, — диде Назыйм, башын журнал битеннән күтәреп. Аның үз-үзен тотуында һәм сөйләшүендә беренче минутлардагы уңайсызлану юкка чыккан иде инде. Сафи абыйсы капыл гына туктады һәм, тәпиләре өстендә тирбәлгән килеш, зур кызыксыну белән сорашырга кереште: — Я, я, шуннан, нәрсә диделәр? Үтә алдыңмы соң? — Кырыкмаса-кырык врач кулыннан үткәрделәр... — Шулай булырга тиеш тә, чөнки очучы булу абсолют тазалык таләп итә, бигрәк тә хәзерге заман авиациясе. Я, я, шуннан?.. — Арып беттем. Комиссияне тәмам үткәч, диңгез флотына димли башладылар, син диңгез өчен туган егетсең, диләр. Ә мине малай чакта ук авиация кызыктыра иде. Үскәч, барыбер очучы булам, дип төннәр буе хыялланып чыга идем. МТСка әти янына күпме йөрдем, моторның төзелешен, эшләү принцибын, ватылса ничек төзәтергә кирәклеген — һәммәсен дә беләсем килә иде. Азаплана торгач, күп нәрсәгә өйрәндем. Берничә җәй, укулар бетүгә, әтинең трактор бригадасына китеп, кунып яттым. Тракторчылар баштарак көлә иделәр: «Әйдүк, әйдүк, бригадир урынбасары, сине көтеп торадыр идек әле, тракторыбыз тырылдый да тырылдый, колакларны тондырып бетерде. Безнең сөйләшәсе килә, ә ул ирек бирми, сәбәбе нәрсәдә икән шуның, әйтмисеңме?»— диләр. Я бүтән берәр көлке уйлап табалар. Әзрәк зурайгач, прицепщик булып эшли башладым, тракторны йөртергә өйрәндем. Үткән ел комбайн агрегатында эшләдем. Тик менә быел гына туры килмәде: унынчыны бетергәндә имтиханнар озакка сузылалар, аннан армиягә дә китәсе булгач... — Шулай итеп, морадыма ирешәм дип кенә торганда, диңгезгә таба бора башладылар, дисең инде. Минемчә, Назыйм, диңгез флотында хезмәт итү бәхете дә һәркемгә тәтеми. Ә романтикага нинди бай ул диңгез тормышы! Хәер, син кече яшеңнән үк авиация белән саташтььм дисең инде.— Доктор Рәхмәтев тирбәлүдән туктады, холкына хас булмаган тынычлык белән, энесенең улы каршына килеп утырды һәм уйчаң
58 
 
тавыш белән сөйләнде:— Көнләшәм сезнең буынга, ә безнең яшьлек... Я, ярар, сөйләп бетер. — Төрлечә үгетләделәр, сине самолетка ничек сыйдырасың, дип тә шаярттылар. Чкаловтан да гәүдәлерәк түгелмендер әле, дигәч, хаклы- сың, ахры, дип риза булдылар. — Төпле дәлил, молодец. Рәхмәтевләр фамилиясенә тап төшермәгәнсең. Шуннан? — Кайсы училищега билгеләнүемне әйтеп кайтардылар. Райвоенкомат бүген шул турыда чакырткан икән, ике көннән училищега чыгып китәргә кирәк. — Ишетәсеңме. Җәмилә, безнең Назыйм маршал булырга җыена икән бит. — Ишетәм. ишетәм, бер дә гаҗәп түгел. Унынчыны ничегрәк тәмамладың. Назыйм? — Сорамагыз инде, туганым апа, медаль белән дә, ни, көмеш белән генә шул. — Алтынына көч җитмәдемени? — Кемгә генә әйтсәм дә шулай дип өстиләр. Ә миңа ул: «Ах син, булдыксыз икәнсең!» дип ишетелә. Медальгә эләкмичә генә бетерсәм, мең өлеш артык булыр иде төсле тоела. — Ха-ха-ха! Менә чыи-чыннан: авыртмас башка тимер тарак. Әй юләр малай, юләр малай,— диде Сафи абыйсы, күзеннән яшьләре чыкканчы көлеп.— Рәхмәтевләр фамилиясен тиешле югарылыкта саклаганың өчен тагы бер тапкыр молодец! Абыйсының үзеннән көлүе, аннан соң күтәреп торып мактавы, егетне яңадан чыгырыннан чыгарды. Ул, оялудан кызарган йөзен яшерү өчен утырган җирендә иеләрәк төште һәм зур-зур түгәрәк өстәл аның кочагына кереп югалды. — Ташла, энем, кызлар гадәтен. Чкаловтай баһадир кеше, Чкаловтан кыю була да бел!—диде егетнең эчке кичерешләрен сизенгән доктор Рәхмәтев.— Кая, бераз пианино шакылдатып күрсәтим әле үзеңә, бәлки, берәр вакыт исеңә төшереп сөйләрсең. Ул трюмо каршына басып чәчен тарады да, ике бармагы белән мыегын сыпыргач, пианино алдына килеп утырды. Назыймның игътибарын трюмо алдындагы тәбәнәк өстәл өстенә куелган коелма чуен фигура җәлеп итте. Кара чыраеннан үзәкне өшетүче дәһшәтле көч бәрелеп торган бу озын һәм чандыр гәүдәле кеше, үз ишләре кебек тәпиләргә түгел, ә табигый хәлгә каршы буларак, шыксыз тоякларга басып тора иде. — Мефистофель, ахрысы,— диде Назыйм, коелган фигурага ымлап. — Нәкъ үзе. Доктор Фаустның тынычсыз җанын сатып алган Иблис шул инде. Сафи Рәхмәтев егетнең тагы нидер көткәнен аңлап өстәде: — Бүләк. Берәүнең хатынына бик катлаулы операция ясап, тормышын саклап калган идем. Урта мәктәпнең әдәбият укытучысы шул Иблисне күтәреп килгән. Алмаска бик иык тырыштым, үпкәләде. «Аямасагыз, рәнҗим», дип теңкәгә тиде. «Иблискә җаныгызны сатмый торып, могҗиза эшләвегез хөрмәтенә», ди. Таба бит сүзләрен дә, ни әйтәсең аңа. Арттыра. Дөресен әйткәндә, авырулар гадәттә безнең осталыкны арттырыбрак җибәрәләр, үзләре тереләләр дә безгә рәхмәт әйтәләр. — Касли мастерларының эшедер инде? — диде Назыйм, гүзәл башкарылган бу сәнгать үрнәгеннән күзен ала алмыйча. — Шуларныкы,— диде доктор Рәхмәтев һәм һавада асылынган кулларын әкрен генә клавишалар өстенә төшерде,— безнең Урал осталарга бай бит ул. 
59 
 
Ашыкмый гына алынган аккордлардан соң, тыңлаучының йөрәген ташкындай ургылучы дәрткә күмәргә сәләтле, ашкындыргыч марш моңы бүлмә эчен тутырды. Назыйм үзе дә сизмәстән аякларын күчерде һәм абыйсына таба борылды да, уң кулына таянган килеш, күзләрен чәчәкле челтәр пәрдәгә төбәде... Аерым яңгыраганда җанга берни бирмәүче авазлар, гармония салынгач, ни өчен шундый зур көчкә ия икән соң?.. Музыка кеше рухын үз ихтыярына буйсындыра. Бу сәләтнең чыганагы нидә икәнен кем белә? Уйга чумган Назыймның күз алдына алтын нурларга төренгән якын киләчәге бөтен күркәмлеге белән килеп басты. Түземсез йөрәк аның якынлашуын тизләтергә тырышып, күрәсең, марш темпына кушылып ашыга- ашыга тибә. — Яратам шушы «Совет Армиясе маршын»,— диде Сафи Рәхмәтев, озын бармаклы ак кулларын клавишалар өстеннән соңгы тапкыр күтәргәч.— Гомумән, Сәйдәшев музыкасын хөрмәт итәм, чөнки чын аһәң яңгырый аның көйләрендә. Бүлмәдәге.7!әр тындылар. Абыйсы фикерләренең беренче өлешенә Назыйм һич шикләнмичә кушылса да, икенчесенә карата берни дә әйтә алмады. Доктор Рәхмәтев пианино өстенә иелде. Аның кул астыннан, йомшак кына ишетелеп, иркә авазлар тарала башлады. — Шуберт. Музыкаль момент,— диде ул, илтифатсыз гына. — Минемчә, сез бер урында ярты тонга дөрес алмадыгыз,— диде Назыйм. Гаҗәпләнгән Сафи абыйсы егеткә таба борылды: — Кай төштә, кай төштә?.. Назыйм шул урынны гына уйнап күрсәтте. Энесенең музыкадан да хәбәрдарлыгына шаккаткан доктор Рәхмәтев ноталар өеменә ташланды. Сафи Рәхмәтов махсус музыкаль белем алган кеше түгел иде. Яшь чагында тальян гармоньны елата да, җырлата да алган егет, пианинода ноталар ярдәмендә уйнарга күптән түгел генә өйрәнде. Бу, хирург бармаклары һәрвакыт хәрәкәттә булсын, ә моның өчен буш чакта пианинода уйнаудан да яхшы чара юк, диюче өлкән иптәшләренең киңәшен тыңлау нәтиҗәсе иде. — һе, менә син, ә! Энем ялгышымны таба алыр дигән фикер башыма да килгәне юк иде. Җәмилә, ишетәсеңме, Сафның оятка калды лабаса. Мин тагы Шубертны нотасыз гына уйнап шаккатырмакчы булам. Доктор Рәхмәтевиың тавышында шаяру катыш әрнү дә ишетелә иде. Бу, Назыймнан көнләшүдән түгел, үзенең сукырлыгына ризасызлыктан туган әрнү иде, билгеле. Кухнядан хатынының чын хакыйкатьне эченә алган сүзләре ишетелде: — Хәзерге яшьләр белән саграк кылан, сукыр бер тиенгә әйләнгәнеңне сизми дә калырсың. Пианино каршына баскан Сафи абыйсы, бармак бите кадәр генә мыегына кагылгалап, ярым елмайган хәлдә туганын җилтерәтә башлады. — Син, мыштым егет, кайчан өйрәндең әле бу инструментта уйнарга? Кем өйрәтте сине? Нишләп бүгенге көнгә кадәр бу турыда ишеткәнем булмады? Килеп кергәч тә баһадирлыгын, белән исне-акылиы җибәргән идең, инде килеп, менә сиңа мә! Утыр әле, тыйнак нәрсә, бирегә, менә ноталар, сайлап ал шуннан җаның теләгәнен... Абыйсының авыз ачарга да ирек бирмичә, өермә шикелле кысрыклавына каршы тора алмаган Назыйм, теләр-теләмәсә кенә ноталар өеме •янына килде. Урынсызга кысылдым, ахры, тик тормасаң, менә шулай
60 
 
б\ла ул. дип уйлый иде егет. Дөрес, абыйсы алдында оятка калмаячагына ышана ул, тик менә оялчанлыгын җиңә алмын. Ләкин күпме генә тыйнак булмасын, һәрбер музыкантта музыкантлык горурлыгы яши. — һа. Шопен! — дип кычкырды Сафи Рәхмәтсв, Назыйм уйнарга җыенган әйберне күргәч.— Фортепиано даһие... Егетнең таза бармаклары, җәйге көндә чәчәкләр өстендә уйнаучы көяз күбәләкләрсыман йомшак һәм очкынлы хәрәкәтләр ясап, клавишалар өстендә җемелди башладылар. Әүвәл салмак һәм хәтта бераз сүлпәнрәк тә башланган көй, көрәшкә, җиңүгә чакыра торган ыргылып ташучы гайрәтле көчкә әверелде. Үзенең эчке дөньясына хас булган шушы моң дулкыннары кочагында йөзүче Назыйм кайдалыгын да һәм ни эшләвен дә исеннән чыгарган иде. Аның саргылт кашлары астындагы зәңгәр күзләре дә чак-чак кына йомылганнар. Доктор Рәхмәтевнең дә чәчен сыпырыр өчен күтәрелгән кулы баш өстендә ятып калган. Музыканың соңгы авазлары, бүлмә стеналарына сеңгәнсыман, әкренләп юкка чыкты. Назыйм, башта дәресләрдә, соңыннан мәктәпләрендә оештырылган музыка түгәрәгендә өйрәнүе турында, гадәтенчә, саран гына сөйләп бирде. Музыка укытучысын мактады, бу дәрәҗәдә музыкаль белем үзләштерүгә аңа чынлап та ул бик зур ярдәм итте,. Укытучысының гыйлем дәрәҗәсен, тырыш хезмәтен ныграк ачыклау теләге белән Назыйм тагы шуны да өстәде: алар белән бергә быел урта мәктәпне бетергән бер кыз Свердловск консерваториясенә конкурс аша үтә алган. Кем кызымы?.. Кемнеке булсын, колхозчы кызы, Назыймның авылдашы... Кухнядан аш-су хәзерләп йөрүче Җәмилә апаның тавышы яңгырады: — Әнә бит мәктәптә яхшы укытучының булуы укучы өчен нинди бәхет! Сафи абыйсы астыртын гына нидер эшләргә җыенган кеше кыяфәтендә бер күзен кысып, бармак янады, янәсе: «Май кап!» һәм үзе ноталарны актарырга кереште. — Мәле, мә, кыздыр әле шуны,— дип пышылдады ул, Назыймның кулына ноталар язылган битне сузып. Бу Огинскийның полонезы иде. һәрбер эшне башкаргандагы ихласлык белән, егет онытылып уйнарга кереште. Бераз уйнауга, кинәт уянып киткәндәй булды: баксаң, Сафи абыйсы Назыймның касыгына әкрен генә төрткәләп, күзләре белән трюмо ягына ымлый икән. Башын шул якка борса, ни күзе белән күрсен, бүлмә ишегенең яңагына сөялгән туганым апасының шәүләсе чагыла. Кулларын кыска алъяпкычы астына яшергән Җәмилә апа башын чак кына игән дә ниндидер югалып калган караш белән идәнгә текәлгән. Кешенең катлаулы кичерешләрен сөйли торган бу полонезны Назыйм үзе дә сөя иде. Ләкин туганым апасы өчен Огинский- әсәренең моңнары газиз бернәрсә иде, күрәсең. — Җәмилә, Җәмилә, дим, ниндидер көек исе чыга түгелме соң?— Доктор Рәхмәтев, борынын тарта-тарта, һаваны исни башлады. Җәмилә апа куллары белән ботларын чабып кухнясына йөгерде. — Харап кына булдым! Шулпамның өресе ташып әрәм булды ич. Саклап кына кайната идем әле... — Шушы нәрсәне һич кенә дә тыныч күңел белән тыңлый алмын лабаса,— дип пышылдады Сафи абыйсы, Назыймның колагына иелеп. Беркөнне мәктәптә шушыны радиодан тапшырганны тыңлап утырган да дәрескә чак-чак соңламаган. «Бөтен укытучылар да классларга таралган, буп-буш укытучылар бүлмәсендә бер үзем торып калганмын»,—ди. Бүлмәгә Җәмилә апа керде. Учак янында озак мәшәкатьләнгәнгә күрә, аның йөзе бурлат кебек кызарган, калын иреннәре кызларныкы- сыман пешеп яна иде. 
61 
 
— Сафи, табынны хәзерлә. Кунак хөрмәтенә сервизны алырсың. Йомышын әйтүгә, ашыгып чыгып та китте ул. — Була гына,— доктор Рәхмәтев, тәмле нәрсә эләгәсем сизгән бала шикелле, шукланып, аш өстәле тирәсендә бөтерелергә кереште.— Дөресен әйткәндә, мин бу команданы күптән зарыгып көтә идем. Бүлмәгә тәмле аш исе таралды. Бөтенесе дә өстәл әйләнәсенә утырдылар. Бизәкле хрусталь рюмкалар янына бер шешә коньяк та килеп басты. — Биш йолдызлысы,— диде Сафи Рәхмәтев, кәефле елмайган хәлдә ишеккә ымлап.— Саф виноград аракысы. Хатын-кыз борыны белән иснәгәндә печтек кенә кандала исе аңкый аңкуын, ләкин ирләрнең иснәп тою органы ул чаклы ук нәзберек түгел бит. Тәлинкәләргә үрдәк шулпасы бүлүче Җәмилә апа йөзен чытты: — Шул аракы дигәндә авыз суың корый инде синең. Доктор Рәхмәтев каршы сүз әйтмәде, үтә күренмәле кызгылт сыекча белән мөлдерәмә тулган рюмкаларның берсен саклык белән генә Назыйм алдына куйды, икенчесен үзе күтәрде: — Әйдә, энем, синең киләчәгең өчен! Назыйм Сафи абыйсының хәтерен саклар өчен берне эчәргә булды. — Чытма йөзеңне шул чаклы, бозау булма, егет бул. Сугышчы буласы кеше ич син. Назыймның бу елга кадәр авызына аракы алганы юк иде. Тугызынчыда укыганда ук кайбер иптәшләре, туган көннәрен билгеләгән булып, эчү мәҗлесләре үткәреп кыландылар. Дус-ишләре аны да дәшә иделәр, ләкин әтисе андый мәҗлесләргә аяк та атлатмады. Унынчыга күчкәч, бу хәбәр комсомолның район комитетына ишетелде, күпләрне кыздырдылар, башлап эчүчеләргә шелтә дә эләкте. — Аша әле, Назыйм, аша. Тагы кайчан кунак итә алабыз сине... Хатыны кухняга чыккан арада Сафи Рәхмәтев тагын рюмкаларга эчемлек салды. Назыйм, эчәргәме, эчмәскәме дип бераз икеләнеп торды да, икенче рюмканы да ялт кына аударып куйды. Бөтен район күләмендә дан тоткан врач Сафи абыйсының, элек-электән хөрмәтләп кнлен- гән туганым апасының аны өлкән кешеләрчә санлап кабул итүләре егетнең башын әйләндерде. Ирененнән ана сөте кипмәгән сабый булып кайчанга хәтле яшәргә мөмкин соң? Ир кеше икәнлегеңне дә истән чыгармаска кирәк ич. Алда училище, шуннан, күптәннән тилмереп көткән зәңгәр бушлык. Очу! Очу!.. Менә хәзер, шушы минутта да күктә йөзү хозурлыгын бөтен барлыгы белән кичерде Назыйм. Таза һәм көчле ул: ике кулында икешәр потлы герләрне туптай уйната, яшь ул: канда ялкын дөрли. Болар һәммәсе бәхет түгелмени, бәхетнең дә ииндие әле! Күңелдә шатлык чайпалып ята, яшә, яшьлек! Бушаган рюмкаларны тагын бер мәртәбә тутырганнан соң Сафи абыйсы әле башлаган коньягын, өстәл астына, үз аяклары турысына яшерде. Ул арада туганым апасы да суган һәм борыч катыш бәрәңге белән тәмләп хәзерләнгән кыр үрдәген фарфор табак белән өстәлгә китереп утыртты. — Әйдә, Назыйм, җитеш,— диде ул, кунак егете алдына чәнечке һәм пычак этәреп. Бер-ике капкач та Сафи Рәхмәтев хатынының аш-су хәзерләүдәге осталыгын мактап китте. — Туганым апаң бәрәңгенең бәрәңгесеннән кырыкмаса-кырык төрле аш өлгертә хәзер, һәрберсен ашап туймассың. — Я, я, ашавыңны гына бел,— диде иренең болай күккә чөеп мактавыннан уңайсызланган Җәмилә апа. — Юкны сөйләмим ләбаса, Җәмилә. Быел кыш үзенә кулинария буенча бик шәп китап бүләк иттем, ифрат матур басылган, җаныңа
62 
 
ии кирәк, шул бар. Туганым апаң, «эчәсең!» дип теңкәгә тия. Мин ни акны иснәп тә карамыйм, шул китапта кушканча кызылга гына аз-маз күз төшерәм: коньякмы, ликермы, портвейнмы... Менә ул китап, ичмасам! — Әйе шул,— диде Җәмилә апа, иренә мыскыллап карап,— аракыга гимн җырлый. Шунысы өчен утка ягар идем мин аны, тәмле итеп аш әзерләргә өйрәткән җирләре кызганыч. Яле, Назыйм, аша әле, оялып утырма. Алдында утырган тулы рюмкаларга озак карап торырга түземлеге җитмәгән Сафи абыйсы, Назыймга күз кысып, күтәрергә ымлады. Егет икеләнә төште. Артыграк булмас микән соң бу коньяк. Башта бернинди сөрем сизелми сизелүен, фикерләр ачык, ми саф. Шулай да аңа бит әле үз авылларына кайтып җиткәнче кырык биш километр җир үтәргә кирәк. Абыйсы белән туганым апасының кунып кит дип өзелеп кыстауларын кабул итә алмый ул. Туган йортында нибары ике генә көй торасы калган ич. Аннан тагы... Егетнең күз алдына калып чәч толымнары белән уйнаучы, йөрәкнек астын-өскә әйләндереп өздереп карый алучы шаян кыз Нәсимә килеп басты. Юк, биредә кунып кала алмый Назыйм. Юл да яман түгел, яшел айгыр — мотоциклына да ышана ул. Җитте, ахры, һич югында монысы азаккысы. Ләкин нәкъ шушы вакытта арага туганым апасы килеп керде. — Я, нигә баланы шулай көчләп эчерәсең,— диде ул, ирен ачуланып. — Таптың бала! Хәер, сез укытучыларга нәрсә! Мыек чыккай, күптән өйләнергә тиешле унынчы класс егетләре дә бала инде. Карале, кара ул күкрәк, ул җилкәләр, ул гәүдә, имән ич бу, ә син — «бала!» — Исерер дип куркам... — Николай Иванович әйтмешли, бу Геркулесны исертер өчен бер мичкә коньяк кирәк. Ата-баба йоласын, солдатка китүчене су белән сыйламыйлар бездә. Юлы ак, гомере озын булсын да яхшылап хезмәт итсен. Туганым апасының сүзләре Назыймның хәтерен калдырды, чыннан да, күрми микәнни соң ул энесенең фил кебеклеген. Ике-өч йөз грамм ниндидер коньяк какшатыр дип уйлый күрәсең аны. Юкка борчыла. Бала, имеш! Күрсәтсен әле Назыйм бүген үзенең ир икәнлеген. Егет, илтифатсыз төс белән, чираттагы рюмканы озатты. Өлгер Сафи абыйсы ул арада радиоланы борып җибәрде. «Әллүки> не тыңлагач, ул яңадан күз врачы Равильнең Тукайны өзелеп яратуы турында сөйләргә тотынды. Мөгаен, эчендә кайнаган фикерләренең дәвамы булды, Сафи Рәхмәтев бик ялкынланып сөйләргә кереште: — Композиторлар белән шагыйрьләргә генә кирәк нәрсә мәллә ул илһам?!. Без дә ансыз — ике кулсыз. Ә илһам беләсезме кайчан тизрәк килә? Тамак төбен чылаткач. Әз-мәз йотыштырмаган хирург — канатсыз кош ул. — Илһам, минемчә, үзең башкарган хезмәтнең бөек мәгънәсен аңлаудан туган күңелнең җырлавы ул. Спирт сөреме ярдәмендә генә туган өч тиенлек илһам чын совет кешесен канәгатьләндерә алмый, чөнки ул һәммә бурычны акылы белән аңлап, чын күңелдән үтәргә өйрәнгән. Менә синең хатаң нидә, Сафи.— Җәмилә апа ите кимерелгән сөякне әйләпдергәләп утырды һәм, аны чүп өеменә ташлагач, бу юлы инде әрнүле тавышы белән сүзен дәвам итте:— Назыйм чит кеше түгел, аннан яшереп тора алмыйм, үтә хөрмәтләп, мактап боздылар сине, дустым. Кешеләрнең әшәке җанлылары мондый чакта масая, ә син, талчыбык- сыман йомшак характерлы кеше, менә нәрсә белән мавыга башладың,— ул коньякны күрсәтте дә тынып калды.  
63 
 
— Әнә нинди ул туганым апаң, тәртип бозган мәктәп баласы кебек итеп теткәләп ташлый үземне вакыты белән,— дип ярым шаяртып зарланды Сафи абыйсы Назыймга һәм шунда ук хатынына борылып акланырга кереште:— Мин, кулыма пычак алсам, ахыры гел хәерле бетә ләбаса, Җәмилә. Бөтенләй кимсетеп җибәрәсең. Җәмилә апа көрсенде: — Хәзергә синең кулларың нык, Сафи, ә менә бу иблискә җаныңны сатсаң,— хуҗа хатын янә шешәгә ымлады,— кулларың гына калтырап калмас, тәмам кешелектән чыгарсың. Шунысы пошындыра мине. Җәмилә апа сүзен әйтеп бетәр-бетмәс ишек шакыдылар. — Мине директор чакырткан,— диде әйләнеп кергән Җәмилә апа. Өс-башын төзәткән арада ул иренә киңәшләр бирде:— Самовар кайнаган. Варенье белән май чоланда. Шикәр, конфет, печеньеләр шкафта. Башка кирәк-яракларны үзең эзләп табарсың. Назыйм, акыллым, син китмәскә иде бит әле бүген, кунып китәр идең. Күргән кебек тә булмадык үзеңне. Назыйм башын чайкады: — Рәхмәт, туганым апа, булдыра алмыйм. — Хуш алай булса, училищеңа исән-сау барып җит; әти-әниеңә, энеләреңә, сеңелләреңә бездән күп итеп сәлам әйт. Вакыт табып кунакка килсеннәр. Сагындык үзләрен, күптән күргән юк бит инде. Ә син, дустым,— диде ул иренә бармак янап,— чамадан чыгып, баланы исертеп ташлама. Әй, туганым апасы, туганым апасы, нигә кимсетә соң ул Назыймны бала диеп. Шундый туганчыл итеп саубуллашты да азаккы сүзләре белән йөрәккә боз өрде. Егет хәзер үзен бәйдә торып-торып иреккә җибәрелгән ат шикелле хис итә бит. Коньяк ише чүпкә генә бирешергә исәбе юк аның. Сафи Рәхмәтев радиоланы туктатты да өстәл кырына килеп утырды һәм Назыймга башыннан үткәннәрен сөйләде, врачлыкка аяк басуының беренче битләрен, гражданнар сугышында санитар булып йөрүләрен искә төшерде. Өстәлдә ризык күп, көн дә иртә булганга, Сафи абыйсының икенче шешә коньяк табып китерүенә дә карышмады Назыйм. Дөрес, бая туганым апасын озатырга дип кузгалганда аякларының авырая төшүе сизелгән иде сизелүен, әмма егет моңа игътибар итмәде, һавага чыккач үтә әле, аннан соң атлап кайтасы түгел лә, мотоциклыңа утыр да оч. Ә мотоциклны үзенә буйсындырырга өйрәнгән инде Назыйм, ул аның бөтен «холкын» аңлый. Мотор һәр машинада да бер үк. Кадерләп йөрткәндә сиңа хыянәт итми мотор, чын дусыңа әверелә. Туганым апасы киткәч, табын яны ничектер җансызланып калды. Әллә арлыбирле йөреп ямь кертә инде ул мәҗлескә, әллә әңгәмәне алып барырга ярдәм иткәләп күңеллелек бирә, ничек кенә булмасын, хәзер Сафи абыйсы да әүвәлгедәй өзлексез сөйләшми. Еш кына ниндидер уйга чумып утыргалый. — Отпускыда түгелмени соң ул туганым апа? — дип сорады Назыйм. —- Нигә чакырта аны директор? Абыйсы кулын селтәде: — Күптән отпускыда. Мәктәпләрендә профсоюз түрәсе, шуңа тынычлыкбирмиләр үзенә. Әйдә, суытмыйк әле, энем... Доктор Рәхмәтев хатыны чыгып киткәннән бирле чыннан да шактый авыр һәм тирән уйлар дөньясында йөзә иде. Ул музыканы өзелеп сөя, ансыз яши алмый. Әдәбият — аның икенче тормышы. Сәнгатьнең күркәм нечкәлеге дә аның зәвыгы өчен ят түгел. Әйе, шулай, һәрбер шәхеснең культура дәрәҗәсен ачыклаучы бу билгеләр — нормаль тормыш
64 
 
юлдашлары. Ә биг доктор Рәхмәтев, хәзергә әле әкренләп, әмма котылгысыз рәвештә, нормаль тормыштан аерыла башлады. Аның алдында упкын урыннарын кочагына яшергән, кергән саен көчлерәк суыручы сазлык ята. Сазлык белән исәпхисапны өзәргә кирәк иде, нәфесен тыя алмый иде ул, күрә торып батуын дәвам итә нде. Менә хәзер дә анык күңелен әрнү биләп алды, йомшаклыгына ачуы килде. Гадәттә мондый настроение эчкәннең икенче көнендә туа иде, бүген нишләптер өстәл кырыеннан китмәс борын ук аракы күкрәгендә агу булып төенләнде аның, хатынының сүзләре сәбәпче булды бугай ахрысы. Эш болай барса, моңа хәтле тырыш хезмәт белән табылган абруең да җилгә очачак, ихтирамнан да колак кагарсың. Беркөн әнә ни булды. Больницага бер каты авыруны китергәннәр, эчке авырулар врачы караган да, эчәкләр чорналган, дип диагноз куйган. Ә мондый чакта, авыруга секунд та соңламый операция ясарга кирәк, югыйсә, сукса тимер өзәрлек ир кеше һәлак булачак. Сафи Рәхмәтевкә йөгереп килгәннәр, ә ул исереп ята. Ярый әле Җәмилә, авырый ул, дип котылган. Бичара бер дә алдап өйрәнмәгән кеше, оятыннан җир тишегенә керерлек булгандыр инде. Ул чакта, бәхеткә каршы, эчке авырулар врачы ялгышкан булып чыкты: теге авыруны аппендицит пристубы гына интектергән икән. Шулаен шулай, әмма аппендицит приступлары да авыруны алып киткәлиләр лә баса... — Я, эчик әле, Назыйм,— диде авыр уйларның очына чыга алмаудан гаҗизләнгән доктор Рәхмәтев. Бөтенесенә кулын селтәп, коньяк ярдәмендә күкрәгендәге төенен чишәргә омтыла иде ул. Болай, нәтиҗәне сәбәп белән дәвалау аек карашка ничек кенә сәер һәм мәгънәсез тоелмасын, Сафи Рәхмәтев ихлас күңелдән шулай уйлый иде. — Сафи абый, җитәр инде миңа,— диде Назыйм, ул моннан алдагысын да эчми карышкан иде. Нигәдер икәү генә калып утыргач, күңел тартмый башлады. — Энем, син минем бердәнбер яраткан энем бит. Абыеңның үтенечен кире какма... Сафи абыйсы әйбәт кенә кызган иде инде. Шундый ялваруны кире кага алмады Назыйм. Доктор Рәхмәтев элеккесыман сикереп торырга теләгән иде дә, булдыра алмады, шып итеп урынына кире утырды. Икенче тапкыр кузгалгач кына радиоласы янына килеп җитте,— сайратыйм әле мин сиңа бернәрсәне. Сихерли ул минем үземне. Кайда югалган әле үзе. Сафи абыйсы авыз эченнән әкрен генә җырларга тотынды: 
«Я помню чудное мгновенье: Передо мной явилась ты, Как мимолетное виденье, Как гений чистой красоты...» 
Әйе, Назыйм өчен дә ифрат кадерле нәрсә иде бу романс. Үз гомерендә шактый күп җырлар һәм романслар ишеткәне бар аның, күпләрен бик яратып уйный да, тик моның шикелле тәэсирлесен белми. Шуның серенә әллә кайчаннан шаккатып йөргән егет бу мәсьәләне абыйсы алдында кузгатты. Доктор Рәхмәтев, табылган пластинканы кулында ән- ләндергәләп: — Бу әсәр, ике даһиның иң газиз кичерешләренең җимеше, йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә дигән нәрсә менә шушы инде, энем,— диде. Атаклы тенор тавышы күңелне тутыруга, Назыймның күз алдына яңадан Нәсимәсе килеп басты. Аның гадәттәге шаян күзләренә нигәдер сагыш өелгән. «Мин көтәм ич...» ди кебек ул, аның керфекләре түбән карый кебек...

 
— Бик зур (рәхмәт, Сафи абый, сый-хөрмәтегезгә,--диде егет, романс тәмамлануга ук урыныннан торып,— юл кешесенең, юлда булуы яхшы. — Нәрсә? — Гаҗәпләнгән Сафи Рәхмәтев энесенә төбәлде.— Өлгерерсең, көн иртә. Шешәне бетерми рөхсәт юк. — Юк, Сафи абый, бүтән кирәкми. — Нәрсә, мине санга сукмаумы инде бу? Әгәр минем сыйдан борыныңны чөеп чыгып китсәң, дөньяда Сафи абыем бар дип йөрмә! Урындыгына сыланырга мәҗбүр булды Назыйм. Әзрәк утыргач, шәт рөхсәт итәр дигән өмете дә бар иде аның. — Бетерми торып, тыныңны да чыгарма, яме. Бетерәбез! Ак юл! — Өстәл кырыеннан кузгалганда фикерләре ачык булса да аяклары авырайган иде Назыймның, гүяки аларга кургаш герләр такканнар, буыннар да ныклыгын җуеп, винты бушаган мотоцикл частесыман какшый кебек иде. — Киләсе елга курсант булып кайткач, килергә онытма,— дип колагына тукыды Сафи абыйсы. Җиңе сызганган кулларын жилет кесәләренә тыккан килеш терсәкләрен тырпайтып, мотоциклның тузан койрыгы басылганчы Назыйм артыннан карап торды ул. Шуннан алпан-тилпән килеп өйгә керде... ...Доктор Рәхмәтев сискәнеп уянды. Кайда соң ул? Ә, үз өендә, үз диванында сузылып ята икән. Күрше бүлмәдәге ут шәүләсе озын сары тасма булып, ишек ярыгыннан үрелгән. Ботинкаларны, мөгаен, Җәмилә салдыргандыр. Өс-баш шул көенә. Күкрәктә эчпошыргыч тынгысызлык, нигәдер йөрәк уйный. Нәрсә булган иде соң әле? Ә, әйе, Назыйм... Сафи Рәхмәтевнең чатлы-ботлы уйларын, аяз күктән чытырдатып шартлаган яшен шикелле, телефонның кискен һәм таләпчән шалтыравы бүлдерде. Әнә нәрсә куркытып уяткан икән аны. Ул ут яндырылган бүлмәгә чыкты. Тыгыла-тыгыла черкелдәгән телефон тавышы тонык һәм иминлеккә гарык булган тирә-юньгә шомлы уклар кебек чәчрәп кадала иде. Доктор Рәхмәтевнең күзләре авыр җиз телен салмак кына кеткелдә- түче сәгатькә төште. Больницада берәр хәл булган кү^рәсең, юкса төн уртасында кемгә хаҗәт ул. Мондый вакытсыз борчуларга күптән күнегелгән инде, хирург хезмәтенең пожарникныкына хас билгеләре дә юк түгел ләбаса. Шулай да күңелне ниндидер корт кимергәндәй итә... Фикерләрен бер җиргә тупларга тырышкан Сафи Рәхмәтев бармаклар белән чигәләрен ышкыды да телефон трубкасына сузылды. Нәкъ шул вакытта бүлмәгә сөйләнә-сөйләнә Җәмилә апа килеп керде. — Өйне җыештырдым да, йокым килмәгәч, бакчага чыгып утырган идем,— диде ул кем алдындадыр отчет биргәнсыман. — Үтә шыксыз шалтырый... Телефон трубкасын колагына куйган доктор Рәхмәтев, башта берни аңламый, «әйе, әйе» дип кабатлап кына алды. Ләкин шунда ук шашынган кешедәй: — Ничек! Назыйм!..— дип кычкырды һәм чайкалып китте дә, төбеннән чабылган юан наратсыман, «гөрс!» итеп тәрәзә төбенә утырды. Ә трубка, аны тәмам җиргә сеңдерергә теләгәндәй, коточкыч "фаҗига турында хәбәр бирүен дәвам итә иде... Куркудан зурайган күзләрен иренә текәгән Җәмилә апа, кулларын күкрәкләренә кыскан хәлдә, гадәттәгечә сөйләшергә кинәт көче югалганга, пышылдап сорады: — Сафи, ни булган? Әйтче тизрәк! Ире дәшмәде. Аның башы күкрәгенә иелде. Кулыннан шуып төшкән телефон трубкасы шакылдап стенага сугылды. ’ Назыйм... Назыйм... Дөрес булыр микәнни? Врач Хаммасов лабаса, таныш кеше. Өлкә шә- 5. х. ә.- .у, 7> 65

 
һәреннән үзем самолет чакырттым, бөтен хәстәрен үзем күрдем, ди. Уф... Бичара әнисе өзгәләнер инде. Ана йөрәге хәбәр көтеп, ут йотып ятарга түзәме сон. улын озатып үзе очкан. Әтисенең, хәле тагы да аянычрак, ул бөтенләй күрә дә алмаган, кырда торып калган. Уф. уф. уф... Нинди баһадир иде. Хамматов, кеше булуы икеле, дип котны ала бит. Савыкса да гарип калыр, ди. Үз авылларының, очына кайтып җиткәч бит. Их, Назыйм, Назыйм... Юл читендә торган грейдерның. чуен тәгәрмәченә шундый тизлек белән килеп сугылалармы соң? Вакытында борып өлгермәгәнсең шул... Ә кем гаепле? Сафи Рәхмәтев, гүя. бозлы суга чумды: бөтен жапы тетрәп китте, тешләре тешкә тими шакылдый башладылар. Аның, күз алдында ап-ачык булып сажень җилкәле баһадир егет гәүдәләнде. Ул намусы саф кешеләрдә очрый торган керсез ачык карашын абыйсының, күзләренә юнәлтте. Ләкин шул минутта ук болытсыз күк йөзе төсендәге зәңгәр күзләргә үпкә йөгерде һәм менә бу үпкәле караш доктор Рәхмәтевиең бәгырен пычак белән телгәләгәндәй итте. Күзләр әкрен генә сүрелделәр һәм юкка чыктылар, егет басып торган урын буш калды. — Назыйм!.. — дип пышылдады Сафи Рәхмәтев, өзгәләнеп, һәм куллары белән бушлыкны капшарга кереште...