Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДЕВОН БАТЫРЛАРЫ 


(Журналист язмалары) 
Җил төн буе дулап, өермә уйнатып чыкты, буровой вышкаларын селкетеп, киң асфальт юл буендагы кар өемнәрен тузгытып йөрде. ...«Татнефть» берләшмәсе кабинетларының ишекләре бүген, буранга үч иткәндәй, иртәрәк ачылып ябыла башладылар. Таң әтәчләре икенче тапкыр кычкыруга, бирегә нефтьчеләр гостиницасыннан бер төркем командировкалылар килеп җитте. Аларның күбесе бораулаучыларның бөтенсоюз киңәшмәсе уңае белән Казаннан кубып чыккан журналистлар, газета хәбәрчеләре иде. Ә киңәшмә тугандаш күршебез Башкортстанда— Октябрьск шәһәрендә үткәреләчәк. Ул Башкортстан вакыты белән сәгать унда, безнеңчә иртәнге сигездә башланырга тиеш. «Юл булырмы? Соңламабызмы?» — Журналистларны шул сорау борчый иде. Каләмдәшләрен күпсенгән берәү шунда әйтеп тә куйды: — Бер республикадан шайтанымамы шул чаклы хәбәрче бара? Якында гына торган бер нефтьче аңа көлеп җавап кайтарды: — Татарстан нефте өчен әле азрак булмагае, болай да саран язалар. Алты туларга биш минут калды дигәндә, Берләшмә бинасы алдында автомобиль кычкырткан тавышлар ишетелә башлады. Берьюлы әллә ни чаклы машина килеп туктады. — Исәнмесез, әлмәтлеләр! — Лениногорскиныкылар мондамы? — Утырышыгыз, журналист иптәшләр, киттек... Беренче булып җитез хәрәкәтле «Газик» юлга чыкты, аның артыннан салмак кына чайкалып, «ЗИМ» һәм «Победа»лар кузгалды. Д1ашиналар колоннасы, шәһәр урамнарындагы кар өемнәрен ера-ера, көч-хәл белән алга тәгәрәде. Буран басылган басылуын да, ләкин ачы җил исүеннән туктамаган әле. Бөгелмәне чыгу белән туп-туры, такыр юл башланды. Машиналар тизлекләрен арттыра төштеләр. Соңга калабыз дип юкка гына борчылганбыз— бульдозерлар, грейдерлар монда төн буе эшләгәннәр. Җил кырда хуҗа булып йөргәндә, нефтьчеләр дә тик ятмаган. Монда көндезен дә, төнлә дә машиналар өзелеп тормый. Бу якларның төнге сукмагы да юлдан яздырмас. Дүрт-биш йөз метр үткән саен— скважиналар. Кичәге хәтәр буран тормыш хәрәкәтен барыбер туктата алмаган. Әнә кешеләр төягән вахта машиналары кайта; көрт ера-ера урман авызыннан чаналы тракторлар чыгып килә... Биредә җир өстендә хәрәкәт булдымы, җирнең астында да хәрәкәт бар дигән сүз. Җир асты магистральләре буйлап бертуктаусыз куе сыекча агып тора, буровойлар
68 
 
га су йөгерә. каннар нар бара. Бик тирәндә, километр ярым, хәтта аннан да артыграк тирәнлектә турбобур үкерә. Боларның һәммәсен кайнар йөрәкле кешеләр, көчле, батыр куллар хәрәкәткә китерә. Татарстан нефтенең, зур булмаган тарихын ачып кара, анда бик күп данлы исемнәр күрерсең,. Менә ул тарих, аны архивлардан актарып эзлисе түгел, ул безнең, күз алдыбызда яңа шәһәрләр, поселоклар белән бергә туа. Менә ул кешеләр, шушы машиналарда утырып, бүген киңәшмәгә баралар: Мөгаллим Гыймазов, Газим Гайфуллин, Мо- таһар Нургалиев, Иван Моржавин, Михаил Белоглазов... Турбина белән тизләтелгән ысулда бораулауны Татарстанда беренче булып Мотаһар Нургалиев бригадасы башлап җибәрде. Яшьтән үк Баулы промыселларында чыныгып үскән тәвәккәл егетнең даны торган саен күтәрелә барды. Гыймазов һәм Гайфуллин бригадалары тагы да алгарак киттеләр, алар беренче булып балчык сыекчасын су белән алыштырдылар, су кулланып бораулый башладылар. 1954 елда Мөгаллим Гыймазов бригадасы көнчыгыш нефть районнары өчен рекорд тизлеге бирде: бер айга 3057 метр бораулады. Бу бригадага 1955 ел да күрелмәгән уңышлар китерде. Дус, бердәм коллектив бер ел эчендә унсигез мең метр тирәнлек бирде! Комсомолец Михаил Белоглазов белән Иван Моржавин исемнәрен моннан бер ел элек белүче бар идеме икән? Озын буйлы, ак чырайлы Иван Моржавин Грозныйдан килде. Аны бурплощадкага диспетчер итеп куйдылар. — Юк, мин борауларга килдем, — ди мастер, үз урынын даулап,— ансат юл теләмим. Егет сүзендә тора. Иван Моржавиига бригада бирәләр. Ул Татарстан нефть ятмаларының үзенчәлекле якларын өйрәнә, бөртекләп, мыскаллап яңа тәҗрибә туплый башлый, алдынгы бораулаучылар белән киңәшләшә. Девон чибәре башта зур каршылык күрсәтә, җиңел генә бирелергә теләми. Ләкин ничек кенә итмәсен, барыбер куенын ача ул. Татарстан нефте тарихында тагын бер матур сәхифә ачыла. Моржавин бригадасы иң катлаулы геологик шартларда, сыекча эремәсе кулланмыйча, фәкать су ярдәмендә генә, проектта күрсәтелгән тирәнлеккә кадәр бораулап төшә. Михаил Белоглазов турында ни әйтергә? Кабарынкы иренле, түгәрәк йөзле бу яшь егетне бирегә Молотов ягыннан җибәрәләр. «Әлмәтбур- нефть» тресты начальнигы Обносов башта аны мастер итеп кабул итәргә теләми. — Ну, нәрсә эшлим мин мондый карапузлар белән. Нефть табу уен эш түгел, — ди пәһлеван гәүдәле начальник. Хәзер иптәш Обносов Михаил буровоеннан күзен дә алмый: егет көн- төн шунда ябышып ята,—тынгысыз, чыдам егет, — бригадасын нык тота белә. Көнчыгыш районнарындагы иң беренче рекордның дөньяга килүе дә Михаил Белоглазов бригадасы белән бәйләнгән. Ул бригада айга 3326 метр тизлек бирә! Колонна, вахта машиналарына юл бирә-бирә, алга тәгәри. «Газик» һаман беренче булып чаба. Машинаның салкыннан бизәкләнгән пыяла өлгеләренә төшкән иртәнге саран нурлар бер сүнәләр, бер кызарып кабыналар. «Газик»ның эче җылы тоту өчен җайланмаган. Утырып баручылар сирәк-мирәк аякларын кыймылдаткалап, кулларын угалап алалар. Моржавин соры каракүл якалы пальто кигән. Күтәреп куйган якасы эченнән йөзе күренми диярлек, вакыт-вакыт үткен күзләре генә ялтырап киткәли. Ул шоферга аркасы беләнрәк утырган да Белоглазов белән сөйләшеп бара. Бораулау трестындагы төрле начальникларны йөртеп телгә шомарып беткән шофер да сүзгә кысылып куйгалый. Белоглазов
69 
 
ныц күңеле бик күтәренке. Ул жилдэ каралган түгәрәк йөзен сыйпап ала да: — Ну, Иван Иваныч, — ди, — көньяк кунакларын әйтәм, киңәшмәдән колаксызборынсыз кайтып китмәсәләр... — Мин әле үземнекеләрне баштан чыгара алмыйм, ничек эшләрләр икән бүген, мондый салкынга кешеләр түгел, буровойдагы механизмнар да чыдый алмый... Моржавиниың чыи-чыннан борчылып әйткән бу сүзләрен Белоглазов уен-көлкегә бора: — Да, премияләр оча, парень. Шофер шунда «чәнчеп» куя: — Сез ала торган премияләр болай да сш кына жилгә китә, дөрес түгелмени? — Ничек? Я, я? — Бәхәсләшмә, Михаил, — ди Моржавин, — хак сүз. Ай ярым бораулыйсын ике айда бораулап, яңа скважина бирәсең. Алдынгы бригада дип дәүләт шуңа йөзәр — йөз иллешәр мең премия түли. Ни өчен? Кое казыган өченме? — Коесыз нефть чыкмый бит... — Әгәр ул казыган коең берәр ай үзләштерелми ятса, нефтьне соңга калып бирә башласа? — Ә син нәрсә тәкъдим итәр идең соң, премияләрдән баш тартыргамы? Бу сораудан соң Белоглазов күршесе янынарак шуышып утырды. — Чудак син,—дип куйды Моржавин, кашларын урталай сындырып,— без баш тартсак та, бригада членнары премиядән баш тартмаячак. Эш айда түгел. Инде күптән тәкъдим ителгән, таләп итәргә вакыт безгә. Хәтерлисеңме, узган ел берләшмә киңәшмәсендә махсус үзләштерү цехлары булдыру турында сүз кузгаткан идек? Андый цехлар булса, үзләштерү эшенә промыселлар, төзүчеләр белән беррәттән үзебез кысылып йөрмәс идек. Бер туктамый бораулыйсы да бораулыйсы инде безгә!.. — Дөрес,—диде Белоглазов һәм узган ел борауланган 879 номерлы скважинаны телгә алды. Алар аны унбиш көндә бораулап бетергәннәр иде. Ә үзләштерүгә бер ай вакыт әрәм китте. Техснабы, монтажчылары, эксплуатацияләүчеләре килеп кысылды, кабинеттан-кабинетка телефон шалтыратулар китте. Үзләштерү бригадалары формаль яктан караганда бар. Ләкин алар- га көчле техника беркетелмәгән. Алар үз максатларына буровой агрегатын җигә башлыйлар. Юлның икенче яртысында Моржавин белән Белоглазов, барыбызга да ишетелерлек итеп, яхшы бораулау турында хыялланып бардылар. Белоглазов «законсыз» туган бер борау турында сүз кузгатты. — Яхшы борау иде, — утыз данә генә булды шул, — диде ул, көрсенеп.—Югары Исәт заводыннан да сорап карадык, бирмәделәр... «Әлмәтбуриефть» трестының икенче номерлы бораулау конторасы бораулаучылары белән Москвадагы фәнни тикшеренү институты работниклары арасында скандал тудырган бу борау турында машинада баручылар белә иде инде. Аның авторы — инженер Облеухов дигән кеше. Борауның яхшы ягы шунда: өч шарошкалы борауларның күпчелеге гадәттә терәкләре тиз тузу сәбәпле гамәлдән чыга. Аларның тешләре әле җир токымнарын кимерерлек пык, таза булса да, яңаклары инде тотрыксызланып өлгергән була. Облеухов менә шул тотрыксыз «яңаклар»ны башка конструкциядәге терәкләр белән алмаштыра. Борау Белоглазов бригадасында сынау үтә. Ләкин институт Облеухов боравын серияләп чыгару өчен рөхсәт бирми. Бәлки ул фәнни тикшеренү институты катнашыннан башка туганы өчен «законсыз» дип аталгандыр? Ничек булса
70 
 
да булган, бораулаучылар, «законсыз» борауны яклап, Москвага хат яздылар. — Менә шулар турында тотыгыз да чыгып сөйләгез, — ди шофер, күзен юлдан алмыйча. — әллә абзац сезне киңәшмәгә прогулка өчен алып бара дисезме? ...Матур-матур коттеджлары белән нефтьчеләр поселогы артта калды. Якындагы тау башында зур факел балкып күренде. Кеше кулы тимәсә, ул тәүлек әйләнәсенә, айлар, еллар буена яначак. — Факеллар сирәгәйде, — дип куйды шофер,—тиздән Башкортстан чиге... Михаил Белоглазов министр бүләк иткән алтын сәгатенең, угыи ике сәгатькә алга күчереп куйды. — Таныш шәһәр, — дип куйды Моржавин, Октябрьскипың биек-биек торбалары, башнялы краннары күренә башлагач. Иван Моржавин Октябрьскида моннан ярты ел элек булган иде. Аз вакыт эчендә нефтьчеләр шәһәре, Моржавинча әйтсәк, «солидиый»ланып киткән. Ерактан торналар төсле күренеп торган башнялы краннар, шәһәр үзәген калдырып, яңа төзелеш участокларына күчкәннәр. — Бер табышмак әйтәм,— ди шофер, юлчыларны үзенә каратып,— бу яктагы шәһәр, поселоклар нәрсәсе белән аерыла? Моржавин җанланып китеп: — Утын базары юк,—ди. Ул якасын төшереп куя. Аның аксыл чырае бу минутларда яшәребрәк киткән төсле күренә. Бераз сүзсез барганнан соң. шофер тагын сөйләп китә: — Күрәсезме, вакыт бик иртә, ә бер генә морҗадан да төтен чыкмый: газ пешерә, газ җылыта... Машиналар колоннасы шәһәргә керә. Күзгә беренче ташланган нәрсә— җыйнак итеп салынган өчәр-дүртәр катлы, балконлы таш биналар, төз урамнар... Менә ак мамык шәл бөркәнгән шәһәр паркы, парк уртасында— Ленин һәйкәле. Колонна дүрт катлы мәһабәт бер бина алдына килеп туктады. Бу — нефтьчеләр шәһәренең горурлыгы — техника йорты. 
Татарстан нефтьчеләре килеп керүгә, кемдер ярым шаярган, ярым сокланган тавыш белән: — О, девон бүреләре!—дип әйтеп куйды. — Исәнмесез... Киңәшмә башланырга әле ярты сәгать вакыт бар иде. Зур залныи ян-як фойелары нефть промышленностеның үсешен күрсәткән диаграммалар, сызымнар белән тулган. Төрле яклардан килгән нефтьчеләр төр- кем-төркем булып шуларны карап йөриләр. «Алтынчы бишьеллыкта Татарстан нефте» дигән сызымнар аеруча игътибарга лаеклы. Үсеш диаграммалары кырык биш градус почмак ясап, текә рәвештә өскә күтәрелеп баралар. «Көнче» журналистлар блокнот битләренә ашыгып- ашыгып нидер сызгалыйлар. Юлда килгән делегатлар сатучысыз буфет өстәлләре тирәсендә кайнашалар. Моржавин һәм Белоглазов, каннар ит пнрожкиларын авыз итеп, бер бутылка лимонад суы эчеп залга юнәлгәндә, каршыларына Мотаһар Нургалиев килеп чыкты. — Мин капкаларга да өлгермәдем, — диде ул һәм ком төсендәге костюмлы берәүгә таба ымлап: — Иптәш Иоаннесян,—диде. Якташларның йөзләре кинәт җитдиләнеп китте.
71 
 
— Совет турбобурын уйлап табучыларның берсеме? — Нәкъ үзе, минем бригадада булганы бар аның. Нефтьчеләр совет галиме Иоаинесянны бораулау тарихында яңа эра ачкан турбобур двигателенең авторларыннан берсе буларак та, Москвадагы фәнни тикшеренү институты работнигы буларак та яхшы белә ләр иде. Өченче звонок булуга, һәммәсе залга юнәлде. Президиум өстәле артында СССР Нефть промышленносте министрлыгы җитәкчеләре, галимнәр, бораулаучылар... Алар арасында «Татнефть» берләшмәсе начальнигы Алексей Тихонович Шмарев та бар иде. Беренче докладчы илебездә нефть промышленностеның гигант адымнар белән алга сикерүен характерлаган мисаллар китереп, чикләнмәгән резервлар турында сөйли башлады. Татарстан нефте турында сүз чыккач, безнең якташлар, үзләре дә сизмәстән, алга омтылып куйдылар. Алтынчы бишьеллык азагына Татарстан Әзербәйҗаннан өч тапкыр артык нефть бирәчәк. Бер Әлмәт кенә дә бүгенге Баку биргән кадәр нефть бирә башлаячак. Оратор бу сүзләрне әйткәндә, президиум өстәле артында утырган эре сөякле, чал чәчле Баку вәкиле башын кашып, елмаеп куйды. Министр урынбасары «Әлмәтбур нефть» трестына караган Азнакай бораулау конторасының дәүләткә ике миллион сум экономия бирүе турында әйтеп китә. Союз масштабындагы алдынгы бораулау мастерлары рәтеннән Гыймазов, Гайфуллин, Нургалиев, Белоглазов, Моржавин һәм башкаларның исемнәрен телгә ала. — Ләкин, — ди оратор шуида ук, — бораулап үтүнең уртачасын алганда, алдынгы бригадалар биргән күрсәткечтән ул берничә тапкыр түбәнрәк, иптәшләр. — Ул залга кискен караш ташлап ала. Бу шелтәле карашны Гыймазов та, Моржавин да, башкалар да йөрәкләре белән тоеп утыралар. «Иван Моржавин эшләгән 1 номерлы бораулау конторасы 1955 елга бирелгән дәүләт задаииесеи өзде, ел ахырына контора коллективын хурлыкка калдырдылар. Ә шул ук вакытта синең бригадаңны бөтен тирә- юньгә шаулатып мактасыннар. Эх, Иван Иваныч, кая синдә коллективизм хисе? Башкалар бата башлаганда, син алга чабу ягын гына карадыңмы!» Министр урынбасары шулай дип чәнчеп әйтәдер шикелле тоелды Моржавиига. Оратор ВНИИ (Всесоюзный нефтяной исследовательский институт) башында утырган бер төркем инженер-конструкторларның урындагы инициативага юл бирми килүләрен, производство белән бәйләнешне югал тул арып тән к ы йтьл әде. Мотаһар белән Иван Иваныч үзара нидер пышылдашып, Татарстан журналистларына карашып алдылар. Янәсе, мыегыгызга чолгап куегыз, хәбәрче иптәшләр, фәнни тикшеренү учреждениеләре Казанда да бар бит. шулардай безнең бригадаларга кемнең килеп аяк басканы бар? Белоглазовның президиумда утырган Иоаииесянга бераз ачуы чыкты. «Кыйммәтле ачышларыгыз күп, анысы — бәхәссез, әмма бораулар хакында җилкәгездән төшәргә исәбебез юк». Михаил шунда ук президиумга записка җибәрде. «Облеуховның «законсыз» боравы" турында министрлык беләме?» 
Ике сәгатьлек төшке тәнәфес җиткәч, якташлар гостиницага урнашып алырга булдылар. Ләкин анда урын калмаган иде инде. Мотаһар: — Ярый, Әлмәтебезгә кайтып, җылы ванна кабул итеп килербез, — дип, кире борыла да башлаган иде, кабул итү бүлмәсендә утырган озын кара толымлы чибәр кыз туктатты аны.  
72 
 
— Ошатсагыз, гостиницаның филиалына илтеп куям,— диде, кайгыр- гучанлык күрсәтеп, — Югары Исәт заводы инженерлары да шунда. «Филиал» дигәне семьясыз нефтьчеләрнең. гомуми торагы бул ы и чыкты. Хуҗаларын вакытлыча каядыр күчергәннәр. Килеп керү белая якташларга монда ошый калды. Алармы дүрт кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Идәнгә буйлы-буйлы яшел келәм җәелгән, сулда — зур көзгеле шифонер, уртада — кара савыты, шахмат, ялтыравыклы чәйнек куелган түгәрәк өстәл, йомшак урындыклар, радиоалгыч... — Оҗмахың читтә торсын, — дип куйды Мотаһар,— шалтыратыйм дисәң. телефоны да бар. Коридордагы ванна бүлмәсенә кул чайкарга чыккач, җылы суга чумып. ун-унбши минут хәрәкәтсез ятасы килеп китте. Теләсәң, әлбәттә, тәнәфес вакытында да ванна кабул итеп алырга мөмкин. Суның кайнары, салкыны килеп тора. Юк, теге вакытта Мотаһар җылы ваннаны юри генә телгә алган иде. Мактамага кайтса, аңарда ванна кайгысы булмаячак, төнгә карамыйча, ул кайтышлый ук буровоена сугылачак. Зшләр шәптән түгел шул анда. Мастер үзе юкта егетләр скважинада инструментны өздереп калдырганнар. Менә хәзер тагын ташлап китәргә туры килде алармы. 
Техника йорты алдында машиналар — сарык көтүе шикелле. Алар төрлесе төрле төстә, төрле зурлыкта һәм төрле тавыш белән сигнал бирәләр. Шулар рәтенә Мотаһар белән Иван Моржавии утырган машина да килеп туктады. Алар янында «Әлмәтбурнефть» тресты инженеры Зәрига Миндеева да бар иде. — Кичке утырыш башланганчы, әйдәгез, өске катларга менеп йөреп килик. — дип тәкъдим итте Зәрига егетләргә. Борылмалы таш баскычлар югарыга алып менәләр. Ясалма мәрмәр плиталар белән тышланган стеналарда, зур көзгедәге шикелле, якташларның шәүләләре чагылып бара. Мотаһар бер минутка тукталып калды. «көзге»гә карап, коңгырт чәчләрен сыпырып җибәрде, галстугын төзәтте. Шушы ялтыравык стеналарны, нәни балалар шикелле, сыйпап карыйсы килде аның. Мотаһар—Башкортстаниан ерак түгел Татар Кандызы дигән авылда туып үскән егет. Мондагы үзгәрешләр аның үз күз алдында барлыкка килде бит. Кай арада Октябрьск шәһәре калкып чыкты диген... Татарстанда нефть промышленностеның киңәеп үсеп китүен Нургали үзенчә шулай күз алдына китерә: менә Башкортстан ягыннан майланып беткән спецовка кигән бер төркехМ кыю кешеләр килеп чыкты. Баулы тирәләре, йокыдан уянган иртәдәй, шаушуга күмелде, бер-бер артлы корыч вышкалар калка башлады. Татарстанга «адашып» чыккан бригадалар Мотаһарны да үз сафларына тартып алдылар. Авылдан-авылга сүз китте: — Аяк астыбызда нефть бар икән. — Бар, улым, ярдәмгә... — Әйдәгез, бергәләп тотыныйк! Татарстан территориясендә конторалардан трестлар оеша, трестлардан «Татнефть» берләшмәсе барлыкка килә. Китә республикабызның даны Союзга яңгырап. — һәр ягын карап чыгу өчен үзенә бер көн кирәк, — ди Зәрига Миндеева, рационализаторлар бүлмәсен ачып. Ул, шаяртып, Моржавннга мөрәҗәгать итә: Сип яшьрәк, Иван Иваныч, бар, тиз генә кара да безгә сөйләрсең... Чыннан да, мондагы кабинетларның чуты-чамасы юк: «Нефть чыга- 
73 
 
ру эше кабинеты», «Техника яңалыклары кабинеты», «Әдәбият һәм сәнгать кабинеты», «Биллиард бүлмәсе». Якташлар иң өске каттагы «Төзүчеләр кабииеты»на кереп, шәһәрнең генеральный планы белән таныштылар... Ык елгасыннан промыселларга кадәр төз урамнар сузылган. Үзәктә — асфальт мәйдан, унда — Советлар йорты, сулда — менә шушы техника йорты. Шуннан ерак түгел яшел парк, пионерлар сарае, нефтьчеләр техникумы, өчәр катлы универмаглар. Боларның иң күп өлеше инде проекттагы сызымнардан чынбарлыкка әйләнгәннәр. Техника йортының югары каттагы тәрәзәләреннән шәһәр уч төбендәге шикелле ярылып ята. Син аның дөрес стиль саклап төзелгән йортларын гына түгел, эшкә ашыккан кешеләрен, чана тартышып йөргән бала-чагаларын, хәтта урам аша чабып чыккан песиләрне дә күрәсең. Моннан ун ел элек бу урыннар буш дала булган. Биредә көтү йөргән, яшь бозаулар белән куышып5жил уйнаган. Зәрига иптәшләренә үзенең 1949 елда беренче тапкыр Писмәнгә килүе турында сөйли... Анда да бит яп-ялан урында, яшел тау буенда өр-яңа шәһәр төзелде. Такталардан әмәлләп ясалган бораулау конторасы бинасы, икмәк ларегы, берничә финский йорт... Брезент палаткалар, алар артында — булачак төзелеш урыннарын, урам, тыкрыкларын күрсәткән таяклар... Менә шунда Лениногорск шәһәре калкып чыкты. Күршедәге Октябрьск шәһәренең төпле план нигезендә үсүен күз алдыннан кичергәндә, Зәриганың бер нәрсәгә күңеле борчылып куя. Ни әйтсәң дә, Лениногорск белән Әлмәт таркаурак төзелә. Анарны вакытлыча яшәү өчен генә салалар кебек. Төзелеш белән җитәкчелек итүче кешеләре дә анда вакытлыча гына килгәннәр. Семьялары Москвада, ә үзләре биредә бер-ике еллык командировкада. Үсеп килә торган яңа шәһәрнең патриотларымы андый җитәкчеләр? Минем балаларымның балалары тормыш корачак шәһәр бу дип, ихлас күңелен куеп, яратып төзиләрме алар аны? Бүгенгә кадәр Лениногорск шәһәренең генеральный үсеш планы да юк бит... * 
Президиум алгы рәткә төшеп утырган. Сәхнәдә диаграммалар, чагыштырма саннар. Бер читтәрәк җиңел металлдан коеп ясалган буровой вышкасының макеты тора. Шунда ук буровой җиһазлары. Эре блокларга урнаштырылган бу макетларны өч яшьлек бала рәхәтләнеп урыниаи- урыига күчереп йөртә ала. Сәхнәдә кулына биллиард таягы тоткан Шмарев күренә. Алексей Тихонович башын бераз кырынрак салып, залда блокнотлар кыштырдавының тынганын көтә. Аның зур кара күзләре моңсу нур чәчеп, чак кына елмаеп тора кебек. — Иптәшләр, — ди ул көр, җиңел тавыш белән, — Татарстан нефте турында дулкынланмыйча сөйләргә мөмкин түгел. Ул иң арзан һәм шуның белән бергә иң кыю кешеләргә генә бирелә торган хәзинә... Берләшмә начальнигы Татарстанда нефть чыгаруның соңгы биш ел эчендә унбиш тапкыр артуын, аварияләр санының, киресенчә, унике тапкырга кимүен әйтә. — Бу саннар,—ди оратор, — нефть табу осталарының айлап түгел. көн саен үсә баруы турында сөйли. Шмарев республикабыз җирлегендә туган яңа техник алымнарга, кыйммәтле рационализаторлык тәкъдимнәренә туктала. Шундыйлардан берсе — буровойларны ‘эре блоклар ярдәмендә мон- тажлау. Гипронефтемаш тәкъдим иткән конструкция бораулаучыларга башта ошамый. Инженер Обносов бик уңайлы, тиз ватылмый торган яңа конструкция тәкъдим итә, буровойларны шул нигездә монтажный башлыйлар. Андый блокларны урыннан-урынга күчерү өчен тракторларны да азрак җигәргә кирәк. Татарстанда хәзер алтмышлап шундый эрә
74 
 
блок бар. Бу хәл соңгы вакытта әзер буровойлар булмау аркасында TV' ran «тәрәзә»ләр санын шактый киметте. Оратор, залда утырган Уралмаш заводы инженерларына мөрәҗәгать итеп, сөйли башлый: — Алып китегез бездән менә бу макетны, шундый җайланмалар завод цехларында индустриаль метод белән коеп чыгара башлагыз. Нефтьчеләр сезгә рәхмәттән башка бер нәрсә дә әйтмәсләр. Алексей Тихонович үзенә кадәр чыгып сөйләгән оратор белән бәхәскә керә. Ул оратор буровой цементының тигез бүленмәве өчен министрлык җитәкчеләрен гаепләп чыккан иде. Янәсе, башкортларга буровой цементы азрак бирелә, ә бер үк геологик шартларда эшләүче Татарстан нефтьчеләре аны план нигезендә күпләп алалар. — Сез безне башкортлар белән сугыштыра алмассыз, — ди Шмарев, шаярту катыш төрттереп. — Иске низаглар күптән җиргә күмелгән. Буровой цементына килгәндә, эш шулай тора: план буенча, әйе, күбрәк билгеләнгән, ә куллануга килгәндә, без аны, киресенчә, Куйбышев һәм Башкортстан нефтьчеләреннән азрак табабыз. Моның серен без күршеләребезгә күптән ачтык инде. Зал җиңелчә елмаеп куя. Иптәш Шмарев бу серне киңәшмә алдында да ачып сала... Кондуктор төшергәндә (ике-өч йөз метр бораулап үткәннән сон), гадәттә, обсад трубаларын цемент белән ныгыталар. Ә Азнакайдагы өченче номерлы бораулау конторасы инженерлары комсомолец Опутин. Куликов. Глебов иптәшләр яңа ысул уйлап табалар. Алар цемент урынына тимер балдаклар һәм резинка кулланып эш итә башлыйлар. Беренчедән, вакытка экономия, чөнки тәүлек буе цемент катканын көтәсе түгел. икенчедән цементка экономия ясала. — Азиакайлыларның бая министр урынбасары мисалга алган ике миллион сум экономияләре менә шуннан инде,— ди Шмарев, авыр гәүдәсе белән кафедрага таянып, һәм су белән бораулау турында сөйләп китә: — Су безнең союзнигыбыз, су ярдәмендә бораулыйбыз, су белән катламдагы нефтьне кудырып чыгарабыз. Су Татарстан нефтен берничә тапкырга арзанайта... Мәсәлән, Ромашкинодагы нефть ятмасы мәйданында элекке сетка буенча бораулаганда анда җитмеш биш—сиксән мең скважина урнаштырырга кирәк булыр иде, ә хәзер тирәли суландыру методын куллангач, биредә унбиш—егерме мең скважина бораулау да җитә, һәр скважинаның берничә йөз мең сум торганлыгын искә алганда, экономия йөз — йөз илле миллиард сумнарны тәшкил итә. Шмаревка күбрәк вакытын залдан килгән сорауларга җавап бирүгә бүләргә туры килде: мастер Белоглазов бригадасы ирешкән уңышларның сере нәрсәдә? Татарстанда меңәрләгән газ факеллары яна, бу җинаять түгелме? Электр казаны турында тулырак сөйләмәссез микән?.. — Җинаять',—дип жавап бирә бер сүз белән генә берләшмә начальнигы икенче сорауга һәм электр казаны турында сөйләргә керешә: — Кышкы шартларда буровойларга пар трубалары сузу шактый четерекле эш. Скважина борауланып беткәч, аларны яңадан казып алып, икенче юнәлешкә күчерергә кирәк. Ә без электр казаны дигән җайланма уйлап таптык. Аны буровойдан-буровойга теләгән вакытта тракторга тагып, күчереп йөртеп була... Схемасы фойедә эленеп тора, танышырга мөмкин. — Зур ачышлар кабинетта түгел, тормыш эчендә туа, — ди Алексей Тихонович, галимнәргә, конструкторларга мөрәҗәгать итеп. — Ешрак рәхим итегез безгә — тормыш академиясенә. 
Тәнәфес вакытында бер төркем бораулаучылар Алексей Тихонович Шмарев уйлап тапкан электр казаны схемасы янына җыелдылар. Анык
75 
 
•авторы белән күңелле сөйләшү башланды. Украина Верховный Советы депутаты бораулау мастеры Цтопа әле сызымнарга, әле Шмаревка карап шаяртырга тотынды. — Алексей Тихонын, чегән саткан бия шикелле, тыны тиз чыгып бетмиме соң моның? — Менә шаһитлар, — ди берләшмә начальнигы, астыртын гына елмаеп. — Я, әйт, Мөгаллим, ничек хезмәт итә сиңа котелок? — Башканы уйласы да түгел,—ди бораулау мастеры Гыймазов, •бик җитди төс белән, — солдат котелогы шикелле. Шмарев, барысына да ишеттерерлек итеп, Цюпаның колагына пышылдый: — Берсен сатам, Никифор Ильич, йөз мең сум гына... Миллион сум экономияң бар икән, йөз мең сиңа малмыни, Никифор Ильич... Күзлеген борын өстенә элгән Цюпа, кесәсенә суга-суга, артка чигенә башлады: — Як цыгане, а?! Барысы да көлешеп алдылар. Мастер, шундук җитдиләнеп, үзләренең начальникларына сораулы караш ташлады: — Николай Егорович, а? Шмарев кара төк белән капланган зур кулын Цюпаның иңбашына салды һәм аның күзләренә дусларча карап: — Татарстан нефтьчеләре исеменнән бер электр казаны бүләк итим булмаса үзеңә. Аңардан илебез ярлыланмас,—диде. — Кулга кул! — Бир бишне. Аер, Мөгаллим туган. 
Киңәшмә икенче, өченче көн дәвам итте. Безнең якташлар төрле өлкәләрдән килгән бораулаучылар, мастерлар белән ныклап танышып, дуслашып та өлгерделәр. Мотаһар Нургалиев Баку мастеры Али ага белән хат алышып торырга булды. Моржавин Цюпаны ярышка чакырды. Белоглазовиы без икенче көнне үк югалттык. Аның буровоенда, мастер киткәч, «уход» башланган, циркуляция югалган икән. Киңәшмә бүген буровойларга күчерелде. ДАашиналар колоннасы, кар өстенә чыккан зур еланны хәтерләтеп, шәһәр каршындагы калкулыкка үрмәләделәр. Тышта чатлама суык, һава зыңгылдап тора кебек. — Түзмәгән шагыйрь йөрәге,—дип куйды Д^оржавин, Михаил Бело- глазовның кайтып китүен искә төшереп. Мотаһар, аның урынында мин дә шулай итәр идем, дигән тон белән сүзгә башлады: — Да-a, үзең киңәшмә залында, күңелең буровой юлында, дигәндәй... Миңа кайтып китсәм дә соң инде... Мотаһарның күңелен күптәнге борчу талый иде. Бригадаң белән тауга күтәрелеп килгәндә генә аңардан аерыласың да берәр киңәшмәгә китеп барасың. Кайткач, күрәсең, — тезген бушаган. Әгәр авария белән каршы алмасалар, зур бәхет диген. Соңгы авария мастер үзе Москвада чакта булган. Забойда инструмент өзелгән. Гаеп, бәлки, мастерның үзендәдер? Бәлки, ул бораулаучыларны дөрес тәрбияләми торгандыр? Үзең китүгә, имеш, тәгәрмәчләр артка тәгәри башласын. Мотаһарның ялгышы шунда: ул, балачактан калган гадәте буенча, күбрәк буровойдагы механизмнарга гашыйк булып йөргән, алар белән серләшкәп, ал ардан таләп иткән. Кешеләрдәге мөмкинлекләр турында ул аз уйлаган. Мастер үз бригадасын белми түгел, белә. Ул инде алар белән бер пот тоз ашаган. Ләкин бит һәр кешенең үзенчә яңгырый торган үз кылы була. Шуны да исәпкә алырга кирәк.  
76 
 
Шагыйрь, дип сип, парень, матур әйттең эле Белоглазов турында,—диде Мургалеев, күршесенә кагылып. Ьу сүзне яңадан искә төшергәндә, мастер нәрсәне күз алдында тоткандыр, әйтүе кыен. Бәлки, бораулаучы һәм шагыйрь хезмәтенә хас тынгысыз эзләнүләр, кәгазь караламасы шикелле өеп ташланган кыршылган бораулар күз алдына килеп баскандыр аның. Шулай да, Мотаһар, скважина бораулау четреклерәк, дияр иде, мөгаен. Чөнки әйбәт шигырьдә бераз рифма кытыршылыгы булса, халык гафу итә. Ә җир алай түгел. Ике километрга якын тирәнлектәге скважина юлында кечкенә генә керенте барлыкка килсә дә, трубаларны ачуланып кыса башлый... Алар кызыл итәкле автобус тәрәзәсеннән киң кырларга карап баралар. «П» һәм «Т» хәрефләрен хәтерләткән тимер баганалар еракка.тезелешеп киткәннәр. Кырлар өстен югары вольтлы электр линияләре челтәрләп бетергән. 1\иң асфальт юллардан бер өзлексез машиналар чаба... Колонна алга тәгәри. Автобуслар, җиңел машиналар юл читендәге буровойга борылдылар. Беренче автобус килеп туктауга, аннан аягына зур киез итек кигән берәү сикереп төште һәм буровой капкасыннан эчкә кереп югалды. Без аның шушы 1173 номерлы буровойдагы бораулау мастеры, киңәшмә делегаты Арслан Гафаров икәнлеген белдек. Бу буровойда иң күп физик хезмәт куела торган эш — трубаларны күтәрү һәм төшерү операцияләре автоматик юл белән башкарыла. Совет галимнәре уйлап тапкан андый яңа механизмнарны «АСП-1» дип атыйлар. Бу установкага барлыгы өч кеше хезмәт күрсәтә. Алар физик көч куюдан тулысынча азат ителгәннәр. Верховойга хәзер югарыда эш калмаган. Ул бүген вышка башындагы җиләс бишегеннән мәңгегә җиргә төшкән. Делегатлар килгәндә вахтага үзенең иптәшләре белән бораулаучы Батталов баскан иде. Менә ул майга каткай зур кулы белән бөеренә таянган да механизмнар хәрәкәтен тыныч кына күзәтеп тора. Бораулаучының өстендә җиннәре шомарып беткән, ялтырап торган кыска тун. Якасын да рәтләп каптырмаган. Бүреген башына кемдер читтән генә ыргытып киткән диярсең, бер колакчыны өстә, икенчесе аска салынган. Егетнең күңелен, бөтен игътибарын механизмнар биләгән. Ул хәзер үз янында торган ябык, озын Иоаннесяины да, башка галимнәрне дә күрми кебек. Механизмнар туймасыннар өчен аларга әледәп-әле кайнар пар өрдереп торалар. Буровой эчен куе пар томаны каплап ала. Ләкин шундук тарала да кунакларның бөтеркәч якаларына, киемнәренә ак бәс булып куна. — Күтәрү-төшерү операцияләре исәбенә вакытка күпме экономия ясыйсыз? — дип сорый делегатларның берсе Гафаровтан, механизмнар тынган арада. — Уибиш-егерме процент, дип җавап бирә мастер. Бу нәрсә безгә авыр геологик шартларда да беренче ун көндә 1320 метр тирәнлеккә бораулап үтү мөмкинлеген бирде. * Министр урынбасары төшерү операцияләрен демонстрацияләп күрсәтергә куша. Идарә пультындагы басмакка бораулаучының кулы тию белән механизмнарга тагын җан кереп китә. Трубалар югары каттагы сәндерәдән назланып кына, бер-бер артлы девон катлауларына юл тоталар. Нургалиев һәм Моржавип гашыйк күзләр белән механизмнарның бердәм эшләнеп күзәтәләр. '<АСП-1» установкасы безнең республикада да сынау үтә. Мастер Иванов бригадасы узган ел 766 номерлы скважинаны шуның ярдәмендә срогыннан алда бораулап үтте.  
77 
 
— Тиздән сездә дә булыр,—ди Зәрига Миндеева, якташларына елмаеп. Әйе, бу ерак киләчәккә караган хыял түгел. Алтынчы бишьеллыкта «АСП-1» установкалары барлык бораулау бригадаларына да кайтарылачак. Буровойда әллә ни җил өрми, фанер такталар ышыклый иде. Шулай да кунакларның, кайберләре ун минут үтүгә кулларын кулга бәреп, си- кергәләшергә тотындылар. Салкынга түзмәгәннәре кире автобуска йөгерде. Министр урынбасары китәреннән элек вахта членнарының берәм- берәм кулларын кысып чыкты: — Хушыгыз, чыдам йөрәклеләр! Колонна икенче буровойга юл тотты. Аида «Туймазабурнефть» трестының электробурлар цехы начальнигы Степан Иванович Чепурной кунакларны совет электробуры белән таныштырды. Аны иҗат итү хакында безнең галимнәребез бөек Ватан сугышына кадәр үк уйлана башлаганнар. 1950 ел Башкортстаи бораулаучылары өчен генә түгел, илебездәге барлык нефтьчеләр өчен дә истәлекле ел була. Дөньяда беренче электробур девон катлауларына юл ача башлый. — Бездә катлаулы геологик шартларда электробур дәүләт имтиханы тотты, әйтергә кирәк, ул яңадан туды,—ди Степан Иванович Чепурной, забойдагы мотор тавышына колак салып,— турбобурдан аның шактый өстен яклары бар: турбобурның валы өстән кудырылган сыекча басымы ярдәмендә әйләнсә, электробур турыдаи-туры забойдагы мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Димәк, аны эшләтү өчен энергия азрак китә дигән сүз. Электробур чыдам, экономияле. Ул совет фәненең яңа казанышы. Әйе, электробур бар, электробур яши. Ул безнең күршебез Башкорт- станда, Баулыдай 18—20 километр ераклыкта гына җимертеп бораулый бирә. Скважина тирәсен уратып алган делегатлар арасында Алексей Тихонович Шмарев та бар. Аның куллары ялангач. Ул салкынны бөтенләй тоймагандай басып тора. Мотаһар Нургалиев берләшмә начальнигына үтенечле караш ташлады. Аның күз карашы: «Күрдегезме, Алексей Тихонович, зинһар, үзебезгә дә кайтартыйк»,— дип әйтә төсле иде. 
Безнең якташлар тәнәфес саен гадәтләнгән бер урынга, шаяртып кына «Татарстан павильоны» дип аталган почмакка җыйнала торган булдылар. Алар анда үзләренең киңәшмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашалар иде. Бу юлы аларга «Куйбышевнефть» берләшмәсе мастеры Смирнов белән «Башнефть» берләшмәсе начальнигы Кувыкин иптәшләрнең чыгышлары бигрәк тә ошады. Беренчесе аның буровойларда диспетчерлык хезмәте кертү турында сөйләде. Диспетчерлык хезмәте бораулау технологиясенең дөрес үтәлүен кайгырта, буровойларны материаль тәэмин итү эшенә тәүлек буена контрольлек ясый. — Болан булгач, Куйбышев мастерлары безнең шикелле көне буе вак-төяк артыннан чапмыйлар инде, — дип куйдылар якташлар, көнләшүләрен яшермичә, — буровойда үз вазифаларын үтиләр. Кувыкин бораулаучыларны кече диаметрлы скважиналар бораулауга күчәргә чакырды. Бу прогрессив алым Башкортстаида сынау үтә инде. Аның да файдалы ягы күп икән: скважинаның диаметры кечерәю белән җиңел трубалар куллануга мөмкинлек ачыла, җир токымнары да өскә азрак бораулаиып чыгарыла башлый, металлга һәм цементка да күп экономия ясала, механизмнарга да нагрузка кими төшә. Киңәшмәдә бер вышкадай берьюлы өч скважина бораулау турында да сүз күп булды: «игезәк» скважиналар бораулау Татарстан нефтьчеләренә инде таныш, ә менә монысы алар өчен яңа нәрсә иде.

 
Якташлар бигрәк тә ВНИИ бурнефтьнсң баш инженеры Иоапнесян чыгышын түземсезлек белән көтеп алдылар. «Бәлки ул яңа бораулар турында ни дә булса әйтеп юатыр». Оратор галимнәребезнең молибден» никель, алмаз тешле бораулар проблемасы өстендә эшләүләре турында сөйләде. «Ләкин заводларыбыз хәзергә андый маркаларны үзләштерә алмыйлар әле»,— диде ул. Иван Моржавин бу уңай белән үзенең чыгышында Иоаннесянга турысын әйтте. «Мин сезнең чыгыштан соң, тәнәфес арасында Югары Псәт заводы инженерлары белән сөйләштем, — диде, президиумга борылып. — Заводларга сылтамагыз, иптәш Иоапнесян, алар үзләштерү кыенлыгыннан курыкмыйлар. Буровойлар чорыбызның иң яңа, иң көчле техникасы белән җиһазландырылган шартларда безнең хәзерге бораулар — тәгәрмәчкә таяк кына. Моны аңларга вакыт...» Иоаниесян ахырда бораусыз бораулау проблемасы турында сөйләде һәм залга кечкенә бомбаны хәтерләткән өч койрыклы бер макет җибәрде. Аны шартлатып бораулагыч ампула дип атыйлар икән. Мотаһар Нургалиев: «Адәм башы ниләр генә уйламый,—дия-дия, ,«бомба»ны кулында әйләндереп карады.— Галимнәребезнең бу хыяллары тормышка ашса, вышкаларың да. авыр механизмнарың да кирәк булмаячак. Димәк, скважина авызына ампула ыргытып тик утыр... Күрәсең, уйланалар...» Тәнәфесләрнең берсендә Башкортстан һәм Татарстан бораулаучылары янына Әзербәйҗан вәкиле Рөстәмбеков килде. — Сәлам «Икенче Баку»га! — диде ул, ерактан ук елмаеп. Барысы исеменнән аңа «Әлмәтбурнефть» инженеры Зәрига Миидеева жавап бирде. — Шулай ук сезгә дә! Әйдәгез компаниягә. — Шунда ук хатын-кызларга хас әдәплелек белән Рөстәмбеков сүзләренә төзәтмә кертте: — «Икенче» дигәнче «Ике Баку» дисәгез, дөресрәк булыр. Башкортстан һәм Татарстан һәркайсы Баку биргән күләмдә нефть таба башладылар бит инде. Әзербәйҗан вәкиле кулын күкрәгенә куеп, елмаеп башын селекте: — Шатланып төзәтәм хатамны, девон батырлары! 
Чалт аяз, айлы кичтә, киңәшмә бетүгә чамалап, Әлмәттән махсус машина килеп төште. Якташлар йөгерешеп аны каршы алырга чыктылар. — О, Шамил килгән! — Шамил, исәнме! Арадан берәү аны кочакларга маташты. Шофер, машина асларына иелеп карана-карана, хуҗаларча команда бирде. — Утырышыгыз ятьрәк, сезне анда дүрт күз белән көтәләр. Шул вакыт техника йортыннан Цюпа атылып чыкты. Ул, кулларын кушырып, украинча: — Хушыгыз, туганнар! Сезгә тәҗрибә өйрәнергә киләм әле,—дип Татарстан нефтьчеләре белән дусларча хушлашып калды.