Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Г. Р. ДЕРЖАВИН 
(1743—1816) Рус халкының күренекле шагыйре Гаврила Романович Державинның үлүенә быел июль аенда 140 ел тулды. Г. Р. Державин ул чордагы гади кешеләр татыган михнәтләрнең барысын да диярлек үз җилкәсендә татып үсә. 1762 елда Державин рядовой солдат булып хәрби хезмәткә алына һәм Петербургка җибәрелә. Озак та үтми офицер исеме ала, тагын 12 ел үткәч, губернатор була, аннан Екатерина II нең кабинет секретаре, сенатор һәм, ниһаять, юстиция министры дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин Гаврила Романович, никадәр генә югары күтәрелсә дә, үзен чиновниклар, сарай күләгәсенә оялаган ялагайлар белән бергә хис итми, аларга нәфрәт белән, җирәнеп карый. Державин үзен хөр, ирекле тота, гаделлекне яклый һәм зур гына түрәләргә каты бәрелүдән дә курыкмый. Г. Р. Державин солдат вакытта ук шигырьләр яза башлый, башта шул чорда бик модада булган ода язу белән мавыга. 1782 елда’ Екатерина II гә багышлап «Фелица» исемле ода һәм аның образын идеаллаштырган башка күп кенә шигырьләр яза. Ләкин ул, Екатеринаның секретаре булып эшләп, аның кемлеген белгәннән сои, үзенең ялгышуын аңлый. Ул гадилеккә омтыла, чынбарлыкны дөрес чагылдырырга тырыша. Г. Р. Державин Россия һәм аның соклангыч табигатенә, халык үстергән батыр улларына — хәрби белгечләргә, рус солдатына, рус халкына дан җырлый башлый. Ул бөек полководец Александр Суворовның мәһабәт образын тудырды. «Италияне җиңүгә» (1799), «Снегирь» (1800) һ. б. шундый шигырьләрендә рус полководецларын сурәтләде. 1812 елгы Ватан сугышында җиңеп чыккан батыр рус халкына, куркусыз, рус солдатларына багышлап «Туган илебездән французларны куу турында лиро- эпик гимн» яза. Державин бу әсәрендз олы җанлы, яхшы күңелле, бәхетсезлек килгәндә югалып калмый торган батыр рус халкына соклангыч характеристика бирә. Дөрес, Г. Р. Державин халыкның тарихта тоткан урынын да, ул вакыттагы стройны җимереп ташлау кирәген дә акламый. Ул дворян-алпавытлар хөкүмәтен саклап калган хәлдә аны «пычрак>тан арындырырга теләде. Шуңа күрә дә ул сарай әһелләрен фаш итүне төп максаты итеп ала. Моңа мисал итеп аның 1776 елда язылган иң көчле сатирик әсәре «Вельможа» һәм шул ук «Фелица» одасын алырга була. «Фелица»да ул. классицизм методын җимереп, Екатеринаны мактаган одага сарай хезмәтчеләрен фаш итүче ачы сатира элементлары да китереп кертә. Үзенең дөньяга карашы һрм иҗагы каршылыклы булуга карамастан, Г. Р. Державин, үзенең Ватанын, халкын сөюче, эксплуататорларны аяусыз фаш итүче һәм барыннан да бигрәк рус поэзиясенд яңа сулыш алып керүче, Белинскинча әйтсәк: «... рус поэзиясенең яңа, искиткеч таңын кабызучы», рус әдәбиятын классицизмнан Пушкин реализмына китереп кушучы талантлы шагыйрь булып кала.
 
ФРАНЦ ЛИСТ 
(1811—1886) Венгрия халкының талантлы улы — бөек композитор Франц Листның үлүенә быел июль аенда 130 ел тулды. һәвәскәр музыкант улы Франц әтисе җитәкчелегендә 6 яшьтә үк фортепианода уйнарга өйрәнә һәм 9 яшендә инде концертларда уңышлы гына чыгышлар ясый. 1823 елда әти-әнисе Франции консерваториягә урнаштыру теләге белән Парижга күчеп китәләр. Ләкин аны «чит ил кешесе» булу сәбәпле Париж консерватор риясснә кабул итмиләр. 1824—27 елларда Ф. Лист Англияда һәм Франциядә концертлар бирә, шул ук елларда үзе дә музыка әсәрләре яза башлый. Фортепиано өчен 12 этюд, бер актлы «Дон Санчо яки мәхәббәт сарае» исемле опера иҗат итә. Ф. Лист әдәбият белән, политика белән кызыксына. Ф. М. Вольтер, Ж. Ж- 

 
Руссо, Дж. Локк, В. Гюго һ. б. язучыларның әсәрләрен яратып укый. 1830 елгы июль революциясен шатланып каршылый һәм аңа багышлап «Революция симфониясе»н яза. Ф. Лист, гомумән, политик вакыйгаларга үзенең әсәрләре белән җавап биреп барырга тырыша. 1831 елда Лион тукучылары восстаниесеннән соң фортепиано өчен «Лион» исемле пьеса яза. Г. Берлизов, Н. Паганини, Ф. Шопен кебек күренекле композиторлар белән аралашу, В. Гюго, Ж. Санд, О. Бальзак, Г. Гейне кебек прогрессив язучылар белән якыннан танышу аның демократик карашларын 1 ныгыталар, иҗатына уңай йогынты ясый- f лар. Ф. Лист үзенең концертлары белән бөтен Европаны йөреп чыга. 1842—43—47 елларда (өч мәртәбә) Россиядә була, рус композиторлары белән дуслаша һәм рус музыкасына гаять югары бәя бирә. 1848 елдан башлап Веймар шәһәрендә тора башлый һәм сарай капельмейстеры булып эшли. 1848—61 еллар Ф. Листның иҗаты чәчәк аткан чор була. Аның «Фауст» симфониясе (В. Гёте, 1854—57), «Тассо» (В. Гёте, 1849—56), «Прометей» (И. Гердер, 1850—55), «Мазепа» (В. 
Гюго, 1851), «Венгрия» (1854), «Гамлет» (В. Шекспир, 1858), «Идеаллар» (Ф. Шиллер, 1857), бик күп симфоник поэмалары, хор һәм фортепиано өчен язылган күп кенә музыкалары шушы елларда иҗат ителгәннәр. Шушы чорда музыка буенча күп кенә критик мәкаләләре басыла, аларда ул эчтәлекле, реалистик сәнгать принципларын яклап чыга, формализмны фаш итә. Ф. Лист иҗатының иң характерлы ягы булып аның музыкада программалы булуны яклавы тора. Ул программа ярдәмендә тамашачы һәм музыкант (композитор) арасында бәйләнеш тудырырга, музыка сәнгатен үз заманындагы алдынгы идеяләргә якын китерергә, аны конкрет образлы итәргә һәм сәнгатьнең башка төрләре белән органик рәвештә бәйләргә омтылды. Музыкадагы программалылык Листны, барыннан да бигрәк, чын демократизм элементлары туплаган жанр буларак үзенә тарта. Бөек композитор, дирижер, педагог,’ публицист, гениаль пианист Листны бөтен прогрессив кешелек дөньясы ихтирам белән искә ала.