Хроника
Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ к. ТИНЧУРИН ӘСӘРЛӘРЕН БАСТЫРУ Быел Татарстан язучылар союзы Прав- лениесе, Таткиигоиздат белән берлектә, татар әдәбиятының классигы Г. Ибраһимов һәм атаклы татар драматургы К. Тинчурнн әсәрләрен бастырып чыгару турында карар кабул иттеләр. Г. Ибраһимов һәм К. Тинчуриниың әдәби мирасларын өйрәнү, туплау, әзерләү өчен махсус комиссияләр оештырылды. Г. Ибраһимов әсәрләрен А. Шамов (комиссия председателе), Г. Халит, X. М}- загитов һәм Ә. Еники әзерлиләр, ьыел Г. Ибраһимовның татар телендә 3 томнан торган, рус телендә 1 томлык сайланма әсәрләре басылып чыгачак. К. Тинчуриниың 1 томлык сайланма әсәрләрен хәзерләүдә Р. Ишморат (комиссия председателе), Б. Гыйззәт ләм язучының тормыш иптәше 3. Тинчурина катнашалар.
ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Ике көн, майның 7 һәм 8 ндә, Г. Тукай исемендәге клубта Татарстан язучыларының гомуми шәһәр җыелышы барды. Җыелыш татар совет поэзиясе мәсьәләләренә багышланган иде. Поэзиянең бүгенге торышы турында шагыйрь С. Хәким доклад ясады. Ул, татар совет поэзиясенең кайбер уңышлары булу белән беррәттәи, аның тормыштан артта калуын һәм халык таләпләреннән шактый ерак торуын билгеләде. Бу артта калу, аерым алганда, темаларның тарлыгында һәм бертөслелегендә, тормышны шомартып күрсәтүнең әле һаман да яшәп килүендә күренә. Докладчы үз фикерләрен конкрет мисаллар белән раслады, күп кенә шагыйрьләрнең әсәрләрен күзәтеп, аларга бәя бирде. Докладтан соң фикер алышулар булды. Шагыйрь Ш. Мөдәррис халык иҗатыннан, көнбатыш һәм көнчыгыш әдәбиятыннан өйрәнергә кирәклек мәсьәләсенә тукталды. Аннары ул, бүгенге шагыйрьләрнең үз-үзләреи, үз иҗатларын кимсетеп карауларын әйтеп, бу күренешне кәрләчелек дип билгеләде. Димәк, аның фикеренчә, поэзиянең тормыштан артта калу сәбәпләренең берсе кайбер шагыйрьләрнең үз-үзләрен кимсетеп карауларында. Шагыйрь Ә. Давыдов поэзиядәге халтурага каршы чыкты. Түбән сыйфатлы әсәрләрнең басылуы, аның әйтүенчә, редакцияләрдә таләпчәнлекнең кимүе белән аңлатыла. Матбугатта еш кына начар шигырьләр темалары актуаль булган өчен генә басылалар. Китапханә работнигы иптәш Фәттәхова- ның чыгышы кызыклы гына булды. Ул татар шагыйрьләренең әсәрләре „ турында укучылар күзлегеннән карап сөйләде, китапны пропагандалау мәсьәләсен күтәрде. Тормышны өйрәнү, халык белән якыннан аралашу — яхшы әсәрләр иҗат итүнең беренче шарты. И. Гази, Ә. Еники һәм башка кайбер иптәшләр моңа аеруча басым ясап әйттеләр. Поэзиядәге сатира-юмор өлкәсенең торышына үз чыгышында шагыйрь Зыя Мансур игътибар итте. Әхмәт Фәйзи поэзия турында сугышчан әдәби тәнкыйть булдыру мәсьәләсенә тукталды. Фикер алышуларда тагын язучылардан Г. Бәширов, Ф. Хөсни, С. Баттал, Л. Җә- ләй, М. Львов һ. б. иптәшләр катнашты.
ЭШЧЕЛӘР ТОРМЫШЫННАН ЯҢА РОМАН 29—30 майда прозаиклар секциясе үзенең чираттагы утырышын Г. Әпсәләмовның зур күләмле яңа романы турында фикер алышуга багышлады. Әсәрне тикшерүдә Ф. Хөсни, Г. Бәширов, А. Расих, М. Әмир, Г. Минский, Г. Иделле, Г. Ахунов, Н. Фәттәхов һ. б. иптәшләр катнашты. — Эшчеләр тормышына багышланган бу роман зур мәсьәләләр күтәргән. Милли дуслык, мәхәббәт, эшчеләрнең төрле буыннары, үзара мөнәсәбәтләре күрсәтелгән. Бер эшче семьясының матур тормышы, эше әсәрдәй күз алдына килеп баса. Автор күп кенә образларның табигый җирлеген. таба алган, җанлы образлар иҗат иткән,— диде Ф. Хөсни, романга уңай бәя биреп. Ул әсәрдәге кимчелекләргә дә тукталды. Утырышта сүз алучы башка иптәшләр дә әсәрнең уңай һәм кимчелекле якларына киң рәвештә туктап, тулы анализ ясадылар; романның татар әдәбиятында безнең республика эшчеләренең берничә буынын бергә туплап биргән җитди әсәр булачагын әйттеләр. Чыгып сөйләүчеләрнең барысы да дияр- лек әсәрнең теленә аеруча тукталдылар Андагы кимчелекләрне конкрет күрсәтеп романның телен бик нык яхшыртырга эш- кәртергә кирәклеген әйттеләр