ХАЛЫК АЛАРНЫ ОНЫТМАЯЧАК
(Патриот язучы Абдулла Абдулла Алиш совет балаларының сөекле язучысы иде. Ул татар балалар әдәбиятын үстерүдә бик зур хезмәт күрсәтте. Аның «Капкорсак патша», «Чуар тавык», «Нечкәбил», «Сертотмас үрдәк», «Каз белән аккош», «Аерылганны аю ашар — бүленгәнне бүре- ашар» һәм башка әкиятләрен, шулай ук башка күп кенә хикәяләрен балалар аеруча яратып укыйлар. Абдулла Алишны мин беренче тапкыр 1932 елда «Пионер каләме» журналы редакциясендә күрдем һәм аның белән шунда таныштым. Безне әсәрләребез таныштырды. Үзен күрмәсәм дә, аның әсәрләрен Уралда яшәгән вакытта ук укый һәм ярата идем. Мин редакциягә килеп кергәч: — Абдулла, — дип исемемне әйтеп кулымны суздым. Ул да: — Абдулла Алиш,—дип куйды һәм елмайды. Шул көннән башлап, без аның белән көн саен диярлек очраша идек һәм, шулай итеп, якын дус булып киттек. Бу, билгеле, икебезнең дә исемнәребез «Абдулла» булган өчен түгел, бәлки, бу кара, үткен күзле, чем-кара чәчле кешенең йөзендә ниндидер бер үзенә җәлеп итә торган ягымлылык, мөлаемлык, җылылык, гадилек балкып торганга күрә без шулай бик тиз дуслашып киттек. Язучы халкында шундый бер .гадәт бар: яңа гына өлгереп мичтән чыккан кайнар әсәрләрен алар, иң элек иң якын иптәшләренә укыйлар. Алиш турында истәлек) Без дә шулай итә идек. Әле ул миңа килә, әле миң аңа барам. Иҗат тәҗрибәләре белән уртаклашуда Алишның тагын бер якын дусты язучы Гариф Галеев тә якыннан катнаша иде. 34 нче елның бер көнендә Алиш: — Давай, ике Абдулла дип, бергә язып карыйк әле, нәрсә килеп чыгар икән?.. — диде. Без аның белән бергә өч пьеса яздык: «йолдыз», «Күршеләр» һәм «йөрәк ялкыны». Өч пьесаның икесе басылды һәм мәктәп сәхнәләрендә барды. Тик «йөрәк ялкыны» исемле пьесабыз гына басылмады да, сәхнәгә дә менә алмады. Исеме ялкын булса да, үзе салкын булган, ахры. Абдулла Алиш үз-үзеиә һәм башкаларга таләпчән язучы иде. Шуның белән бергә ул кешеләр белән күркәм мөгамәләдә була, укучы балаларның иҗатына игътибар белән карый, аларга һәрвакыт ярдәм итә, өйрәтә. Кайчан гына «Пионер каләме» журналы редакциясенә кермә, аны кызыл галстуклы укучы балалар сырып алган була. Мәрхүм кайвакыт зарланып та куя: 1^аиберләре хәбәр дә яза белмиләр, ә дистәләп шигырь китерәләр, дәресләренә зарар килмиме икән? — ди. Ләкин ул өметле, сәләтле яшь каләмнәрне күрә белә, алар- ны үстерүдә чын күңеленнән ярдәм итә иде. Хәзерге зур художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттәхов һәм танылган балалар язучысы Җәүдәт
Тәрҗемановлар ул вакыт пионерлар иде һәм алар үз журналлары булган «Пионер каләме»нә еш^ киләләр һәм анда әсәрләре оелән якыннан катнашалар иде. Алар художник һәм. язучы буларак, А. Алиш эшләгән «Пионер каләме»ндә үстеләр. Алиш үткен, өлгер һәм актив язучы иде. Көннәр буе редакциядә эшләү белән бергә, ул еш кына мәктәпләрдә була, балаларга үзенең кызыклы әкиятләрен укый торган иде. Мәктәп балаларын ул үз балалары кебек ярата, якын күрә. Балалар да мәктәптә аны: — Алиш абый килгән. — Әкият сөйли торган абый килгән, — дип сырып алалар һәм төрле сораулар белән күмәләр иде. Якын дусны, каләмдәшне иң актык күрүем дәһшәтле 1941 елның июль көннәрендә булды. Бу вакыт башына янып торган кызыл йолдызлы пилотка, өстенә җиз төймәле гимнастерка кигән Алиш солдат иде инде. Рухы күтәренке, тик аның элек һәрвакыт диярлек елмаеп торган йөзе, ул вакыт җитди иде. Сөйгән иптәшеннән, газиз балаларыннан аерган, туган иленә басып кергән явыз дошманга нәфрәт чагыла иде анда... Абдулла Алишның искиткеч яраткан газиз әнкәсе бар һәм ул исән.
Газизә апа Казанда яши. Аңа инде 82 яшь. Ана да Габдуллаҗанны бик ярата, аиы ул әле дә теленнән төшерми, гел искә ала. Алай гына да түгел, Газизә апа Алиш сугышка киткәннән соң аиы сагынып, аңа ана иәсихәтләре биреп күп кенә шигырьләр язды. Сугыш башларында Газизә апаның улы Абдулла Алишка язган хатында түбәндәге юллар бар.
Әгәр дошман каршы килсә, Мылтыктан рәхимсез ат, Теләгем шул минем сиңа: Батыр исмен алып кайт!.. Бала ананың сүзен үтәде, ул, әйләнеп кайта алмаса да, дошманга каршы рәхимсез сугышты һәм батыр исемен алды. Ана үзенең сөекле- улы, безнең якын дустыбыз, патриот язучыбыз Алиш турында «Габдуллаҗаным» дигән шигырь язды.
Үзем үләм димәгән, балам кала димәгән, Дошман сүзенә алданып, туган илен бирмәгән. Алар югалсалар да, исемнәре югалмас, Безнең совет хөкүмәтен бер дошман да җиңә алмас. Әйе, Газизә апа, газиз ана дөрес әйтә: безнең илдә Муса һәм Алиш кебек геройларның исеме мәңге югалмаячак, халык аларны мәңге онытмаячак!..