КАЕКЧЫ ЕГЕТ ҮЧЕ
I Ляоларның фанзасы су читендә үк урнашкан һәм диңгез тып-тын булган вакытларда да яр буенда вак дулкыннарның өзлексез гөрелдәве аларга ишетелеп тора. Ляо үзе кич белән, алсуланып шәфәкъ баткан сәгатьләрдә ярата диңгезне. Көннең-көн буе диңгездә балык тотып алҗыган картлар бу вакытта йокларга яталар инде. Ә һичкайчан аруны- талуны белмәгән яшь егетләр, яшь кызлар, эштән соң тиз генә тамак ялгап алалар да Тын култыкка күңел ачарга чыгалар. Ачык якалы зәңгәр күлмәген, диңгез үләненнән үрелгән киң читле эшләпәсен киеп Ляо да кичләрен су буена чыга. Аның иң яратканы — «балыклар куышу» уены. Гадәттә ул уенны кояш батар алдыннан башлыйлар. Егетләр, бәйрәмчә киенеп, яр буена җыенганда, кызлар, җилкәнле каекларга утырып, су өстендә арлы-бирле йөзеп йөргән була инде. Ә үзләре, егетләргә ишетелсен өчен, юри кычкырып шаян җыр башлыйлар. Арадан берәрсе: Безнең яшьләр көндез егет кебек иделәр, Кич аудан соц әлсерәп кайтканнар,— дип такмаклап җибәрә, калганнары аңа бердәм кушылып китәләр: Бабай булып әлсерәп кайтканнар, Бабай булып әлсерәп кайтканнар... Алай да егетләрне кузгата алмасалар, ачык итеп: — Нигә каекларыгызга утырмыйсыз?.. Куып җитә алмыйча көлкегә калудан шүрлисезме әллә? — дип үрти-үрти, ишкәкләре белән су чәчрәтеп үтәләр. Моңарчы читенлек белән генә түзеп торган егетләр монысын җавапсыз калдыра алмыйлар инде: —- Әһә, алай икән... Әгәр теләсәгез, сезнең кебек, күп сайрарга өйрәнеп киткән балыкларның телен ничек кыскартырга беләбез без,—дип әйтәләр дә үз каекларына ташланалар. Ә кызлар, оялары тузгытылган акчарлаклар өередәй чарылдашып, төрлесе-төрле якка ыргылалар. Егетләр, җилкәннәрен күтәреп кузгалып киткәнче, алар култыкның аргы ягындагы вак атаулар арасына кереп күздән югалырга да өлгерәләр. Үзләрен куып җитә башлаганда, алар алдын-артын белмичә килүчене берәр кыя итәгенә бәрдереп, көлкегә калдырырга да бик осталар. Ляоның Нин исемле бер кыз белән генә узышып караганы юк. Зифа Г>ийлы ачык йөзле, шомырттай кара күзле ул кызны читтән генә күрсә дә Ляоның күңеле ачылып китә, ләкин аңа сүз катарга никтер кыюлыгы .житми иде.
12
Шулай бер кичне, уен башланыр алдыннан, Инн үзе аңа: — Ляо, син иң җитез чуртан бит, ә үзең минем белән куышырга шүрлисең... Кыюлыгың җитсә, куып тот, — диде дә башка кызлар белән бергә, басмалар буеннан гына үтеп китте... Ляога шул җитә калды. Икеләнеп, вакытны бушка әрәм итеп тормады. Басма читендә үзен түземсезлек белән көткәндәй, вак дулкыннарда тирбәнеп торган каегына сикерде дә: — Сак бул, Нин, синең мондый чуртанга очраганың юк әле, — дип кычкырды һәм каты эттереп басмалар яныннан җитез генә кузгалып китте. Әмма җилкәнен күтәргәч тә шунда ук Нин артыннан туры куып китә алмады. Яр буенда җил каршы искәнгә, басмалар читеннән башта кыйгачлап кына китте һәм берничә минут аңа читкәрәк тотарга туры килде. Ә инде култык уртасына җитеп, уңай җилләр агынтысына эләккәч, каегына канат куелгандай булды. Киерелеп тулган җилкән аны ук кебек очырып алып китте. Болай каты очу башланганда үзенең уяулыгына ышанып бетмәгән кешеләр, каек кире капланудан шикләнеп, җилкәннәрен киметергә ашыгалар. Ә Ляо андыйлардан түгел. Җитез җилләр белән тулы җилкәнен ул үз канатыдай хис итә һәм, аны һич тә киметмичә, дулкыннарны узып бара бирә. Менә ул кызлар төркемен куып та җитә. Алар һәммәсе дә иң алда баручы Нинга: — Бирешмә, Нин, бирешмә!—дип кычкыралар һәм, үзләре артка калуга карамастан, Нинга акыл өйрәтәләр. Гадәтенчә, бу юлы Ляоның ал ардан көләргә дә, ишкәк белән үзләренә су чәчрәтеп үтәргә дә вакыты юк. Каегының үткен борыны белән дулкыннарны кистереп, Нин артыннан очуын гына белә. Атаучыклар арасына кереп күздән югалганчы, ул аны ничек тә куып җитәргә тиеш. Югыйсә аның эзенә төшү читен булачак. Әнә Нин атаучыклар арасына кереп тә бара. Ляо аның, беренче ермакка борылып, күздән югалырга тырышуын күреп: — Юк, Нин, яшеренергә соңгарак калдың!—диде дә җилкәнен һаман киметмичә, ул кереп киткән ермакка борылды. Хәзер Нинның котылу өчен бердәнбер юлы — тар ермакта куышканда, егетне, кинәт чалулатып, берәр калку ташка бәрдертү иде. Белеп булмый бит, бәлкем, ул Ляоны да бирегә шундый ният белән алып кергәндер һәм төпсез каекка утыртып кайтырга уйлыйдыр. Моннан элек берничә ачык авызны шулай кеше көлкесе иткәне бар иде бит аның. Хәзер дә ул нәкъ шулай итмәкче була, күрәсең, кечерәк кенә атау тирәсендә бөтерелә. Шәфәкъ яктысына туры килгәндә, аның җилкәне якында гына кебек алсуланып күренә. Атау күләгәсенә керү белән ул вакыт-вакыт бөтенләй күздән югала һәм, шәфәкъ яктысына килеп чыккач кына, тагын күренә. Бу куышу күпме дәвам иткәндер, Ляо анысын хәтерләми. Кайнап торган дулкыннар һәм бөтерчекләр арасында куыша торгач, ниһаять, Нинны куып җитүе һәм, кочып алганда, икесенең дә чак кына суга егылмый калуы гына исендә аның... Алар басмалар янына кайтканда, шәфәкъ инде күптән баткан, яшьләр таралган була. Ляо бу төнне таң атканчы йоклый алмый. Нин белән бергә йөзгән, аны озатып куйган минутларны бер-бер артлы күз алдыннан кичереп, дулкынланып ята. Шул кичтән башлап алар бер-беренә гашыйк булалар, һәртөрле уеннарда да, диңгездә балык тотканда да гел бергә йөри башлыйлар. Нинны бер генә көн күрмәсә дә, Ляо үзен дөньяда иң бәхетсез кешедәй хис итә. Иртәгесен басмалар буенда очратса, аның күңеле тагын шатлык белән тула... Алар бер-беренә бик тиз ияләшәләр һәм, балыкларның көзге өере атау буйларыннан үтеп киткәч тә, өйләнешергә сүз куешалар.
13
II пя1 >лп?КТаН еРаК тҮгел кечерәк кенә бер атауда кайчандыр японнар- отряды ур^па^ть^м^аР ^аР ИДе‘ ^ыел җәй башында анда Америка Турыеын әйтергә кирәк, алар поселок халкы белән бик тиз аралашып дылар Отрядның командиры, кавын кебек, озынча такыр башлы капитан Лайга кече күңелле һәм җор кеше — кичләрен балыкчы яшьләрнең уеннарын карап утырырга ярата, иде. Ләкин күп тә үтми, аның яшьләр тирәсендә нинди ният белән йөргәнлеге бөтен поселок халкына билгеле булды. Ул кичне Ляо, басмалар янына чыккач, анда беркем дә булмаганга гаҗәпкә калды. Каршыдагы култыкта да, аргы яктагы атаулар тирәсендә дә бушлык, шомлы тынлык. Офицерлар салонына чөгә балыгы ташучы кәҗә сакаллы Чжан карт кына басмалар янында нидер эшләп маташа иде. Ляо аннан: — Чжан бабай, син белмисеңме, нигә бүген берәү дә чыкмады икән? — дип сорады. Гадәттә уен-көлке яратучаи карт бүген ииктер караңгы чырайлы, ачулы иде. Каегын басмага бәйләп бетергәч кенә: — Күрәсең, барысы да, синең кебек, юләр түгел, шунлыктан чык- маганнардыр, — дип, коры гына җавап бирде ул. Аннары, Ляоиың берни дә аңламый торуын һәм әйләнә-тирәгә эзлгәнүле караш ташлавын күреп, тагын өстәде: — Эзләнмә дә, көтмә дә. Ул чыкмас бүген. Тыелган зонада балык тоткан өчен дип Нинны да, аның әтисен дә кулга алганнар. Ул ерткычлар анда кызны харап итмәгәйләре. Ляоиың башына беренче килгән шик тә шул булды. Озын-озак уйланып торырга вакыт юк иде. Давыл көчәюгә дә, караңгы төшүгә дә карамыйча, каегына утырды да Нин янына ашыкты. Ул отряд урнашкан атауга барып җиткәндә, инде күптән шәфәкь баткан, бөтен әйләнә-тирәне күзгә төртсәң дә күрмәслек төи карасы баскан иде. Бары тик офицерлар флигеленең ике тәрәзәсендә генә ут яктысы күренә иде. Ляо агачлар арасыннан саклык белән генә үтеп, түр тәрәзәдән караса, нәкъ үзенә туры килде. Шактый зур бүлмә уртасында Нин басып тора. Балык тәңкәләре ябышып, майланып беткән курткадан булса да, үзе матур, сылу. Аннан сорау ала булса кирәк, бер лейтенант өстәл янында язып утыра. Ә капитан Ланга бик җитди чырай белән арлы- бирле йөренә һәм ач күзләре белән Нинга әледән-әле комсыз караш ташлый. Күп тә үтмәде, сорау алучы, нидер эзләгәндәй, бүлмәдән чыгып китте. Капитан арлы-бирле йөргән шәпкә, Нин күрмәгән бер арада, ишекне эчтән бикләп тә куйды. Аннары ул ягымлы елмайды да Нинга стена буендагы киң диванга урын күрсәтте һәм, үзе дә шунда утырып, нидер сөйли башлады. Аның нәрсә сөйләгәне ябык тәрәзә аша Ляога ишетелми. Сүз уңаена кулы белән әледән-әле Нинның иңенә, беләкләренә кагылып алуы һәм, калын иреннәрен шыксыз ыржайтып, көлүе генә күренә. Шулай кылана торгач, ул Нинның беләгеннән эләктереп алды һәм, шаярган, уйнагандай итеп, диванга ега башлады... Шул чак тәрәзәне бәреп, бүлмә эченә Ляо килеп керде һәм капитан Ланганы маңгаена сугып идәнгә екты. Шау-шута шундук күрше бүл- мэләгеләр кузгалып, ишекне бик каты дөбердәтә башладылар. Ляо: ___ ңии тизрәк тәрәзәдән сикер. Каек кызыл яр янында тора, ка- мптплаога ’җитәрәк... — дип әйтте дә ишекне ачмакчы булган Ланганы тагын бәреп екты. Инде хәзер, Нин киткәч, аның үзенә дә моннан тиз
14
рәк ычкынырга кирәк иде. Ләкин ул арада Ланга ике куллап аның аягыннан эләктереп алды. Ә үзе бар көченә: — Үтерәләр... Ишекне ватып керегез, — дип акыра башлады. Ул шунда акыра калды, ә Ляо, аның кулыннан ычкынуга, тәрәзәдән сикерде дә яр буена йөгерде. Ни булыры турында уйламады, Нинны хурлыктан саклап калуына шат булды. Инде моннан соң. аларга биредә көн күрсәтмәсләр. Бүген үк, хәзер үк чыгып китәргә туры килер. Сөеклесе белән кайда да югалмас. Шундый планнар корып, караңгыда абына-абына чаба торгач, ниһаять, ул яр буена да төшеп җитте. Ләкин, ни күзе белән күрсен, каек янында Нин юк. Бәлкем, килеп җитмәгәндер, яки таба алмый йөри торгандыр дип, саклык белән генә, тавыш та биреп карады, һаман юк та юк. Дулкыннар гөрелдәвеннән башка берни дә ишетелми. Ул арада бөтен атау хәрәкәткә килде. Кайдадыр мотоцикллар кузгалды. Пристаньнар урнашкан култыктан прожектор нурлары белән су өстен, яр буйларын капшый-капшый, катер атылып чыкты һәм, ярый әле, кире якка борылып китте. Катер атау тирәли әйләнеп чыкканчы, Ляо чак кына китеп өлгерде һәм шуннан бирле ул һаман качкын булып йөри.
III Шул төннән соң үткән ике ел эчендә Тайваньда Ляо булмаган бер генә порт та, бер генә балык промыселы да калмагандыр. Кая барсаң да бер кояш дигәндәй, бөтен атау хәрби базалар, зур җирдән сөрелгән гоминданчылар белән шыгрым тулы. Бер тапкыр аны, солдат итеп, кызылларга каршы сугышка җибәрмәкче булып, туйганчы ашатырга да вәгъдә иткәннәр иде. Ләкин Ляо ач йөрүне артыграк күрде һәм мөмкин кадәр андый димчеләр белән очрашмаска тырышты. Күп йөри торгач, ул Тайдун портында каекчыларга килеп кушылды. Менә бөтен гомере су өстендә үткән халык. Каек аларның туган-үскән җирләре дә, эш урыннары да. Шунда алар йөк ташыйлар, пассажирлар йөртәләр, балык тоталар. Кечерәк кенә бер каек әмәлләп, Ляо алар белән бергә көн итә башлады. һәм шунда ул, уйламаган-көтмәгән җирдән, үзенең авылдашы Чжан бабайны очратты. Карт бетәшкән, ябыккан. Шулай да бу очрашуга бик шат иде. Ляо туган авылы, әнисе турында сораштыра башлагач кына, аның төсе китте, иреннәре калтырана башлады. Бераз дәшми торгач: — Син, энекәш, ул турыда сораштырма инде, — диде ул. — Анаң, мәрхүм, син киткән елны ук бу фани дөньядан котылды... Инн турында ачык итеп әйтә алмыйм. Аны төрмәгә утыртканнар дип тә, отряд командиры үзе белән каядыр алып киткән дип тә сөйләделәр. Ә безнең авыл булган урында, безнең Тын култыкта, хәзер теге мәлгуньнәрнең отряды. Безнең авылдашлар, төпләнергә урын таба алмыйча, кайда туры килсә, шунда нужа чигәләр. Ул көнне Ляоның кулы эшкә бармады, ашы аш булмады. Миңгерәү кеше кебек кая барганын, ни эшләгәнен белмәде. Чжан бабай да, аның хәлен сизенгәндәй, вак-төякне сораштырып, сөйләнеп алҗытмады. Тик кич җиткәч кенә: — Җитәр, Ляо, тынычлан. Башны ташка орып булмый бит, түзәргә туры килә, — дип Ляоны юатырга тырышты. — Ииде күптән мунчада булганым юк, әйдә, бер рәхәтләнеп юынып, парланып кайтыйк. Гадәттә Ляо үзе мунчада гел гомуми бүлеккә керә торган иде. Ә бу юлы Чжан бабай аерым бүлмә алуны кулай күрде: — Ике кешегә аның бәясе бер чама туры килә. Бер уңайдан, шунда керне дә юып чыгарбыз, — диде.
15
Билет алып керсәләр, коридорда хатын-кызлар күп булып чь1^™- Биредә беренче тапкыр булгангамы, бу хәл Ляога ничектер сәер тоелды һәм ул юлдашыннан: — Чжан бабай, без ялгышып, хатын-кызлар бүлегенә туры бугай, — дип әйтте һәм чыгып китәргә дип кире борылды. Картның моңа аз гына да исе китмәде. Үзләренең номерын караш- тыракараштыра: — Юкка борчылма син. Без бик дөрес кергәнбез, — дип хатын-кызлар арасына кереп китте. — Бу кызларга игътибар итмә син. хзең теләмәсәң, комачауламаслар, тимәсләр алар... Башка бүлмәләр янында булган кебек, алар ишеге турында да берничә туташ тора иде. Коридорда Чжан бабай артыннан барганда алар- ның нишләп торулары Ляоның башына да килмәгән иде. Эчкә кереп, өстен чишенә башлагач кына ул Чжан бабайдан: — Бу мескеннәрнең ишек төбендә нигә торуларын аңламыйм мин, диде. — Хәерчеләр дисәм, охшамаганнар. Ничектер, көязләр... Шул чак Чжан бабай, аны әле генә таныгандай, гаҗәпкә калды һәм күлмәген салудан туктап: — һи, син чын сабый кебек икән!—диде. — Мәхәббәтен сатып көн күрүчеләр турында ишеткәнең бардыр бит. Бу туташлар шулар инде. Ишек төбендә алар без чакырганны көтеп торалар... Фахишәлек турында Ляоның ишеткәне дә, фахишәләрнең үзләрен дә күп күргәне бар. Шулай да бу дәрәҗәдә кеше өчен хурлыклы, авыр булуын күз алдына китергәне юк иде. Күңеле болганган кешедәй, кинәт ул үзен начар хис итә башлады. Бары тик үзенең сөеклесе Нин исенә төшкәч кенә, тынчу, сасы баздан саф һавага чыккандай, җиңеләеп китте ул. Изге мәхәббәтнең инде күптән булуын күз алдына китерү дә бик зур бәхет бит! Ә бу бәхетсезләрнең ул якты хисләре былчыракта тапталган, хур ителгән. Шул арада булмады, коридордан бүлмә ишеген шакыдылар. Ляо җавап бирергә дә өлгермәде, әлеге шакучы ишектән кыяр-кыймас башын тыгып: — Әй, чибәр егет, аркагызны уарга ярдәм кирәк түгелме?.. Әгәр... әгәр... рөхсәт итсәгез, мин... хәзер, — диде дә, базмыйча гына кереп, өстен чишенә башлады. Бу туташ коридорда Ляолар ишеге төбендә чуалучыларның берсе иде. Таныш кешегә охшагандай, ярым караңгыда ул Ляоның күзенә коридорда чалынып та калган иде. Әле шомарып җитмәгәнгәме, ул бик кыюсыз гына, оялып кына керде. Хәтта аның артыннан кемнеңдер: — Бар, кер, кер... Югыйсә, тагын чиратың югала,—дигән сүзләре дә ишетелеп калды. Башта Ляо аны ничек чыгарып җибәрергә белмичә каушап калды һә’м эчке бүлмәдә инде юына башлаган Чжан бабайны дәшмәкче булды. Ләкин шулчак ирекле-ирексез тагын туташка борылып карады һәм үз күзләренә ышанмыйча: — Нии, сине күрәмме мин!?—дип пышылдады. Нин да аны шундук танып алды. Башта ул, кинәт миңгерәүләнгән кешедәй, күзләрең зур итеп ачкан хәлдә, хәрәкәтсез катып торды Тик берничә секундтан соң аңына килгәч кенә, җан тетрәткеч тавыш белән: х, изге буддам, бар икән күрәселәрем!.. — дип әйтте дә ишектән чыгып юк булды...
Ляо ничек туры килде шулай өстенә киенеп коридорга чыкканда халык шау-шу килеп, баскычка таба ашыга, ә түбәндә, цемент идәндә’ ята"вде..КаТТа“ ТаШЛаНЬ,П ҺӘЛаК буЛга" Иин™‘ гаудэсе
Шуннан соң күп үтмәде, каекчы Ляо мистр Ланганы да очратты. Хәзер ул монда, култыкның аргы ягында бер гарнизонда хезмәт итә икән. Култык аша алариыц махсус баркаслары йөреп тора. Көндезләрен, кичләрен офицерлар, солдатлар шуңа утырып йөриләр. Шәһәрнең рестораннарында, фәхешханәләрендә йөреп, төн уртасыннан да соңга калган исерек офицерлар гына каекчыларга эләгә. Бервакыт шулай, төн урталарыннан соңгарак булса кирәк, яр буенда торганда, Ланга үзе килеп чыкты. Лаякыл исерек. Аякларында көч-хәл белән генә басып тора. Яр читенә килеп чыгуга: — Әй, к-кысык күз!.. Китер монда та-тагарагыңны, — дип кычкыруыннан ук Ляо аны танып алды һәм, офицер да аны төсмерләгәнче, кузгалып китәргә ашыкты. Каекка кереп утыруга, мистер Лантаның кокардалы фуражкасы бер якка барып төште. Ә үзе, ай яктысында ялтыраган такыр башын каекның икенче читенә салып, гырылдап йокыга да китте. Озакламыйча, йокы арасында: — Мар-га-рита... Юк, син түгел лә, Н-Нинга әйтәм, — дип һәм тагын әллә нинди исемнәр әйтеп саташа башлагач, Ляо түзмәде, ишкәгенең юан башы белән капитан Лантаның чигәсенә берне кундырды һәм җансыз гәүдәсен диңгез төбенә олактырды. Шуннан бирле Ляо бу эш белән чынлап торып шөгыльләнә башлады һәм байтак янкиның башына җитте инде.