Логотип Казан Утлары
 Шигъри повесть

 ҖИР-ӘНКӘНЕҢ СЫЛУ КЫЗЫ


IV. «КУРЫККАНГА КУШ КҮРЕНӘ...» 
1. Урам буйлап эшкә барган Гөлфаяның Татлы һәм саф хис бар йөрәгендә. Елмайган да, сагайган да кыз баланың Таңгы кояш уйный тирәсендә. Яңгырдан соң дөнья нинди матурланган! Бөтен нәрсә— буяу салган кебек, Чүп юылган, тузан киткән урамнардан,, Ап-ак йортлар көнгә карый көлепч = ■ , йорт әйләнә яшь агачлар тезелгәннәр: Яфраклары, бөдрә чукка ошап, Иртәнге саф энҗе белән бизәлгәннәр — Шундый иркә алар, шундый йомшак. Кыз бакчага килеп керә сукмак белән, Анда тып-тын. Рәхәт дым беленә, һәр почмагы: түшәгәндәй куе үлән, Ә былтыр яз гына ул биредә йөргән иде көрәк тотып, балчык казып, Өмә белән агач утыртканда... Хәзер монда: яшь юкәләр шыгын табып, Утырырга мөмкин эч пошканда. Матур да соң яңгыр узган аяз иртә! Бар табигать рәхәтләнеп бәйрәм итә. Гөлфая да мөлдерәмә ташып тора, Эчләренә сыймый куанычлар! Ләкин мәңге торыр микән балкып кына Сөю биргән шушы юанычлар?.. Ул да шулай сөяме соң аның кебек? Кыз һаман да белми аны чынлап, йөрмиме ул Гөлфаядан бары көлеп? Утырмасмы ахыр бер көй елап?
                     I Дәвамы. Башы 4—5 саннарда. 
26 
 
Ул яшь бер кыз: әле аның белеме дә, Таянычы да юк, дуслары да. Кем шаярмас, сак булмаса сөюендә, Тыңламаса акыл кушканын да?.. 
Күгендәге ул йолдызы кинәт сүнсә?.. ,Я бер ялтыр бөҗәк булса төнге?.. Валяны ул әгәр моннан артык күрсә?.. Аңар да бит матур итеп көлде... 
«Юк, юк, булмас. Алай булмас! һәм булмасын! Бер кызыгы калмас бу дөньяның. .Ярның яры, дусның дусы җуелмасын, — Валя минем дусым һәм туганым!..» 
Атлый кызкай, үзен үзе борчып шулай, Алҗып бетә шик һәм газап белән. Ә табигать: «Кайгырма син, уйна, елмай!» Дигән кебек, җирне ямьгә күмгән. 
Кояш җылы кулын суза. Тын җил исә. Тургай сайрый һаман бик якында. Әллә каян ак күбәләк юлны кисә, Бала очыра чәүкә цех артында. 
Алар һаман кыр дип белә ахры монда, Сизмиләрме шәһәр туганлыгын, Төклетура оялары урынында Биек йортлар балкып торганлыгын?.. 
2. 
Шул ук юлдан Равил килә соңга табан, Шул ук ямьнәр белән хозурланып. Тик үткән кич шау-шулары әле һаман Күңелендә калган тамырланып. 
Ул ашыга конторага: «Ни бар икән? Соң ни булсын? Җайлангандыр инде. Парторг безнең әйбәт кеше, — бер дә тиктән Җәберләтмәс дуамалга мине!..» 
Ләкин эшләр бүтәнчәрәк булып чыкты: Баскычтагы игълан тактасында Приказ тора. Равил кинәт йөзен чытты, Исмен күреп кәгазь уртасында. 
«Забой бозып, зыян ясаганы өчен, Эш таркаткан өчен буровойда — Хезмәтеннән чыгарырга. Аның эшен Зәйнак Мусин үтәр бу бер айда...» Басып торды Равил, шомлы яр буенда Бер ялгызы калган кеше кебек: Күпер дә юк, ерып чыгар сай урын да... Я ташлан, йөз, я кит, кире чигеп.
27 
 
Ә шулай да ул омтылып карый алга: Ул керергә тели директорга. Тик җибәрми секретарь кыз аны анда, Соры күзләр сакта уяу тора: — Юк, ярамый. Киңәшмә бар. Бар да шунда. Сөйләшәләр, егет, синең хакта... — Алай булгач, мин дә тиеш катнашырга!.. — Кем чакырды? Май кап андый чакта! Бу кыздагы соры күзләр, кызыл тырнак Хәтерләтте аңа карчыганы. Кулын селтәп, чыкты Равил, юри җырлап, һәм басыла төште ярсыганы. Аяклары кая атлый — шунда китте, Нишләсә дә хәзер — барыбер бит. Юл Гөлфая торагына таба илтте, Тик әйттеләр: «Ул юк, эштәдер...», дип. Борылды да Равил, юл чатына басты: Нишләргә соң? Кая олагырга? Эчәргәме, күренгәнче карт албасты? Аракы бит, шәп ди, юанырга... «Минем бабам, бәлки, шулай юангандыр... Ләкин әти, белмим, эчкәндерме... Тормышында була икән аның авыр, Минем төсле җебеп төшкәндерме?..» Кыйналгандай гәүдә, салпы күңел белән Керде Равил «Трест бакчасы»на. йөрде-йөрде дә ул... Сузылды йөзтүбән Скамьяның яшел тактасына. 
Уйлар: күктә йөзгән вак-вак болыт кебек, Агыла да юкка чыга бара. Арасыннан җем-җем балкый зәңгәр биек, Чагылдырып, күздән яшь чыгара. 
«Бар да беттемени шулай көлке булып? Тик хурлыгы калдымыни шаулап? Буш хыялдан очырдыммы тик буш куык һәм йөрдемме үзем шуны аулап?..» 
3. Юк, киңәшмә түгел бүген директорда. — Бәхәс бара булган хәл турында. Тормыш бит ул гел үзгәреш биреп тора, Ә үзгәреш— күп чак дау тудыра. Самарин тик ярты төннәр узгач кына Танышты бу эшләр белән кичә. Җене сөйми суд ясауны тупас кына, Ул һәрвакыт аның тамырын кисә.
28 
 
Шуңа күрә моны алдан киңәшләшеп Куймады ул җитәкчеләр белән. Шомлы приказ: аны кемдер кинәт дәшеп, Уяткандай итте череменнән. 
Директорга керде җәһәт кенә атлап. Инженерлар бар да- шупда иде. Шау киләләр төрле нәтиҗәләр ясап: — Бу бөтенләй көлке! — Хурлык инде!.. — Берүк белә күрмәсеннәр югарыда, Юкса — харап, баштан сыйпамаслар!.. — Скважина бер миллион ярым тора, — Министрга җитсә, «мунча» ясар. — Измә куып, төзәтергә кирәк аны, Ул сыланыр шәрә калган җиргә. Шулай итеп ямасак без стенаны, Туры килмәс кеше көлдерергә!.. 
Бу «ялгышны» тиз төзәтер өчен алар Шулай тапты юлның уңайлысын. Тик Самарии каршы төште кинәт аңар: — Ә туктагыз әле, шулаймы соң?.. Ялгышмы бу? Көлкеме бу? Хурлыйк белеп! Файдалы уй бер дә юкмы шунда? Эшчене дә кырт кискәнсез приказ элеп, Кирәк булыр иде уйлашырга... 
— Ә нәрсәсен уйлашырга тагын моның? Су — забойны ишә, көн күк ачык! Юк, әле дә мин шәфкатьле кеше булдым. Судка бирсәм — ун ел; бәлки — артык!.. — Соң сез аның язган фикерләре белән Таныштыгызмы бер, кулга тотып? — һи-и, Самарин иптәш! Бик таныштым, беләм: Фикер түгел анда — акыл юклык! 
Туманаев кырт һәм кырыс кеше иде, Бер утырган тәртип—закон аңа. Әгәр кеше чак тайпылса шуннан инде, Анда ярсып ачу уты яна. 
Ул әйткән суз — бары «дөрес» кенә була, Чөнки әйтә «хаклы» сүзен генә. Каршы килгән кеше булса әгәр моңа, Ул төшерә өстән күзен генә. Кирәк хәтле укыган да, белемле дә, Читкә какмый Губкин хезмәтен дә. Әллә ни зур түгел кебек «мин-мине» дә, Буровойга чаба көн дә, төн дә. 
«Мин сакчысы фәннең дә бит монда, ди ул, Сез бозмагыз аның кагыйдәсен. Җир катлавы шаяруны һич сөйми ул, Дулата да башлый фаҗигасен...
29 
 
Бу уйларын Равилгә дә теге вакыт Аңлатты ул... Ләкин аңламаган... Шуңар күрә Туманаев хәзер артык Кызып китеп, бәхәсләшә һаман: — Бар Союзда измә белән бораулыйлар, •Забойларны ишмәү гади закон! Ә монда, су белән борып була, диләр... Бу бит, дуслар, анекдотка якын! Бездә хәзер «акыллылар» бик күп «балкый»: Эш тапмаса — кандидатлык яклый, Баш кычытса — нидер уйлап таба башлый, Кул кычытса — роман язып ташлый. 
Бу малай да җил дагалап харап була, Ни тәҗрибә, ни юк белем анда. Ә яңалык — ул бит галим башта туа, Кая җитү безгә андый данга?! Самарин тын. Сабыр-булу аның күптәй Тели торган җитмәс бер сыйфаты. «Туманаев — партиясез... Яше өлкән, Орынмаска кирәк булыр каты...» Аңлатмакчы була тыныч кына итеп: — Җайлылыкны тормыш үзе сорый. Бүген эшче ятмый аны күктән көтеп, Үзе уйлап таба, үзе сыный. Күп вакыт ул зур яңалык булып чыга, һәм бер тугач, ятмый биләүсәдә. Киңлек сорый, иске чикне бәреп ега, Күпме терәк белән терәлсә дә. Алыгыз сез: Идел өстен кыш буена Коршап яткан калын боз катлавын. Суксаң — чыңлый, койган чуен күк тоела, Сизмисең дә астан су акканын. Мәңге шулай ятар төсле бу чуен боз, Кузгаталмас кебек берни аны. Өстендә юл: йөкләр төяп, һич куркусыз Машиналар чаба күп тонналы... Ләкин бер көн, әз-әз аккан язгы сулар ,Яр өстеннән сикереп төшә башлый. Сикереп төшеп, көчле һөҗүм ясый шулар, Чуен бозың түзми — кинәт чатный! Су калкыта, вата бозны, һәм кузгатып Сөрә башлый Идел аркасыннан. Ыңгырашып китә бозлар тарау ятып, — Җимерелгән ныгытмаларсыман... — Ансы шулай. Зур вакыйга шулай керә, — Ди инженер, бүлеп парторгны. —  
30 
 
Ләкин бу бит: малайларча бер эш кенә, Буш хыялдан тапмыйм матурлыкны! — Шунда да шул, хөрмәтле дус, сезнең бәлә,. Ашыгасыз бик тиз «буш!» дияргә. Хаклык бардыр әллә егет сүзендә дә, Уйлап карау — кушмый баш ияргә. 
Әйтәсез бит: мильон еллар яткан катлау Бу якларда таштай каты, дисез. Ләкин шуннан бертөрле дә файда тапмау Баш инженер өчен шактый көйсез... 
Ә яшь егет шул «каты»га таянган да «Измәсез дә эшләп була!» дигән, һәм күрсәтеп дөреслеген шуның анда, Бар остадан өстен тизлек биргән! Мин инженер түгел, ләкин сизәм эчтән, Коммунистлык тойгым белән сизәм: Бу — яңалык. Мәгънә чыгар мондый эштән! Сынап карыйк — боз ватылыр тиздән! Ә приказны кирәк булыр үзгәртергә... — Юк, мин каршы! — диде баш инженер. — Буровой бит мильон ярым тора безгә, Фантазер ул, ансы, кашын җыйрыр, Ләкин кем соң җавап бирер, суга салсак? Мин өстемә алмыйм. Мәел сездә... — Ул чыгып та китте ачу белән атлап. Гаҗәпләнү туды һәрберсендә. Башкалар да сыза барды берәм-берәм, Сизенгәндәй давыл булачагын. Тик директор басып калды парторг белән... «Ник тыгыла бу Самарин тагын?..» 
Ул Бакудан күчеп килгән бу якларга, Вышка буе аның төз гәүдәсе. йөзе кырыс. Ике кашы — кара карга, Күзләрендә суык ут шәүләсе. Шул күзләре белән текәп сиңа таба Бер караса, боз шар уйнаткандай,— Тән чымырдап китә, суык төшә канга, Әллә нинди шомнар уяткандай. 
Шул күзләре тагын гайрәт күрсәтергә Хәзерләнә аның, һөҗүм тоеп... — Ә приказны ... кирәк булмас үзгәртергә! — Ди өстәлгә авыр йодрык куеп. 
Самарин тын. Сабыр булу аның күптән Тели торган җитмәс бер сыйфаты. «Носкин — хуҗа... ди ул. Холкы — нечкә җептән,. Орынмаска кирәк булыр каты... Ләкин үзе җилкәләрен турайта да: — Кирәк булыр... — ди боз тавыш белән.
31 
 
Носкин түзми: — Сабый түгел! Тураклама! Үзем хуҗа! һәм мин үзем беләм! Кул куйганмы — бетте китте бар да шунда, Тыгылмагыз минем эшкә, димен. Бүген язып, иртән бозып маташырга, Ахмак түгел әле башым минем!.. Тагын алар караштылар өстән генә, Лачын белән карчыгадай килеп. Арада тик бәләкәй тау — өстәл генә... Менә хәзер йон коелыр кебек... Ләкин. акыл өстен килә, һәм Самарин: — Сөйләшик, — ди, — моны югарыда. Ә буровой эшли торсын, һәм аңар мин Үзем җавап бирәм суд алдында. Уйлый Носкин: «Минем белән алыша бу... Ләкин анда Орлов — баҗай минем. Безнең сүзләр аерым булган чагын табу — Төштә дә ул булмый бугай, энем!..» Салкын көлеп җавап бирә Самаринга: — Бик теләсәң, әйдә, эшли бирсен. Мин бармыйм да, тыгылмыйм да, карамыйм да, Эш хакын да үзең түлидерсең... 
4. Секретарь кыз күпме эзләп караса да Равилне һичкаян табалмады. Ә ул һаман ята иде шул бакчада, Гамьсез уйлап ерак калганнарны: Кайчандыр ул Зәй буенда, әрәмәдә, Сабый чакта шулай ята иде. Бәпкәләре туйгач «ылыс» үләннәрдә, Кичен генә алып кайта иде... Әтисеннән көткән хатлар туктап калгач, «Олы малай» булып калды өйдә. Үзеннән яшь ике сеңеле. Сыек умач... Әниләре кырда көн-көнендә. Ирләр эше бар да Равил җилкәсендә: Ашлык ташу, утын, салам табу. Яфрак җыю кыраулы көз иртәсендә, Үтмәс чалгы белән кыяк чабу... Нинди эшләр башкармады бу малайлар Шул газаплы сугыш елларында! Колхозга да олы терәк булды алар, Семьялар да — сабый кулларында. 
Кыш мәктәптә укыганда Равил бер чак. Фото белән тәмам шашынып йөрде.
32 
 
«Карточкалар ясыйм» дип, ул иске мунча Ләүкәсендә ятты бик күп төнне. Ләкин язып геологлар килеп монда, Борауларга тотындылар җирне. Әллә нинди «маш» 1 калыкты тау буенда, Нефть эзлиләр, имеш, шулай инде... Равил килде, карап торды көлә-көлә; Тагын килде. Тагын. Кызык. Кызык! һәм «моторист» булып китте кинәт кенә, Дизельчегә бер кап «вергун»2 сузып. 
Ә тегесе майлы чүпрәк бирде аңар, һәм маслёнка бирде бик ышанып. «Боларны сөрт, монда май сал», диде Азһар, Равил эшләп йөрде бар кушканын. 
«Мин моторист булам!» диеп, урамга да Сыймый кайта Равил, майга батып; Әй малайлар көйләшәләр... Тукмарга да Чамалыйлар, чыкса җайлы вакыт... 
«Инде штатка керәм» дигән чакта гына, Чыгып куйды бер көн хәерсезлек: Суык бәрде. Кинәт насос шартлавына Елап кайтты Равил, өмет өзеп... 
Алай итеп, болай итеп карадылар, Эш чыкмады, шәм күк бозлар тунецы. «Булмый инде, дускай!» диде Азһар аңар... Таралдылар... Авыл кабат тынды... 
Бөгелмәгә китте Равил, техникумга, Җиденчене алай-болай очлап. «Укы! диде әнисе, урам кошы булма, Үс, балам, син әтиеңә охшап!» Өч ел узды: буран көннәр, җәяү юллар, Күперләрне бүскән кар сулары... һәм беренче бик оялчан елмаюлар... Уналты яшь... Саф хис кабынулары... Тау буенда тагын утлар чагыла күзгә, Тик баралмый Равил хәзер анда. Ул педагог булыр инде быел көзгә, Әзерләнә актык имтиханга... Ләкин бер көн бөтен авыл шау-гөр килде, йөгерделәр бар да тау буена. һәм беренче фонтан күкрәп, күккә менде! — Кап-кара май белән җир коена! 
’Маш — халык сүзе: биек урын башня, вышка. «Вергун» — сугыш елларында чыккан каты махорка исеме.  
з. ,с. Ә.“ № 6. 33 
 
Давыл күккә сузгансыман зур толымнан Кара каймак төсле яңгыр сипте. Малайларның борып очларына кунган Вак сипкелләр шуннан үрчеп китте. Түбәтәйне ботка сугып чапты алар: «Нифте чыкты!! Фаитал ата, фаита-ал!..» йөз ун яшьлек бабай килә. Авыр аңар: Чак үрмәли тауга ул аксакал. Картлар сөйли: «Кем соң әйткән, Татарстанда Кысыр тау да көйгән җир генә, дип? Бәрәңгедән башка һичнәрсә юк анда, • Шуңа татар читтә көн күрә... дип? Күрдегезме, әдәм төшмәс тирәнлектән Җир-әнкәнең чөм-чөм кара чәчле Сылу кызы чыкты балкып, һәм биектән Толымнарын болгап, алтын чәчте! Борынгының серле, салкын кочагыннан Тартып алды кызны бу иртәне — Тумыштан ук бер-беренә дуслар булган Яна буын — совет егетләре. Чыкты сылу, ялтыратып майлы йөзен, Кара кашын, кара күзен сирпеп. Чыкты сылу: мильон колач чәч диңгезен Үз артыннан көчле фонтан итеп! Юмарт куллы яшь килен ул сылу безнең: Алтың чәчә, кара сыек алтын! Бүгеннән соң, тагын да киң ачып йөзен, Бүләкләр ул бөтен Рәсәй халкын. «Башкорт сарык суя, татар тавык суя Кунак килсә әгәр өенә...» дип Көлгән сүзләр хәзер үткенлеген җуя, Иске мәзәк булып күренә тик. Юк, без илнең халыклары арасында Ким-хур түгел, мәхрүм, мескен түгел. Җир байлыгы мул булган күк тау астында, — Җан байлыгыбыз да һич ким түгел!..» Равил өчен мондый бәйрәм тик ике рәт Булды әле кыска гомерендә: Беренчесе — җиңү килде шулай күкрәп, Икенчесе — бай нефть үз җирендә. «Әни! диде ул бер көнне озак уйлап, Нефтьче булам! Шул эш — яратканым... Син күрерсең, нинди булыр безнең бу як! — Гөрләп торган урыны Татарстанның! Күршедәге председатель улы Зәйнак: «Мии кемнән ким? Мин дә калмыйм! диде, Әйдә бергә герой булыйк, шәп эш сайлап!» Шуннан бирле алар бергә инде...
5. 
34 
 
 
Үткәннәрне шулай җылы хискә төреп, Яткан чакта Равил күләгәдә, — Ха-ха-ха!—дип көлде берәү сискәндереп,— Килгән икән егет кыз күрмәгә! 
Равил торды: — «А, исәнме! Валя икән!..» Күрештеләр, утырдылар бергә. һәм дусларча шактый сөйләштеләр икәү, Киңлек биреп эчтә яткан сергә. 
— Кыз моңая, Равил... Шик бар күңелендә, Алданудан курка, шаяртудан... Тынычландыр... Ешрак кирәк күренергә, һәм чын күңел белән ярат, туган! 
Без — кызлар бит: мин үзем дә куркам кайчак, Булырмынмы соң мин бәхетле? дим. Әгәр кинәт бер алдакчы булса Зәйнак? Ни кылырмын икән?., һич тә белмим... 
— Зәйнак әйбәт егет, — диде Равил, яклап, — Тик юшкын бар әзрәк тыш ягында. Самоварны кырган кебек кырып, аклап Аласы бар аны яшь чагында. 
— Аңлыйм, Равил. Шулай ахры: мәхәббәт ул Үбү-кочу, җырлау гына түгел. Гомер юлын салгандагы мәшәкать ул, Белеп юл сал. Үтү булсын җиңел... 
Алар монда сөйләшкәндә шулай бергә, Зәйнак өйдә, көзге каршысында, «Бунтар» чәчен тарый иде сулап, үргә, Тик тарагы сынды ахрысында. 
Уйлады ул: «Нигә булыр?.. Булмас. Ырым...» һәм, каш кырып, яңа костюм киде. ' Ул чуалтып йөртми хәзер маңгай чугын, Башында да «чайка» түгел инде. 
һәм эшләпә белән кими «гармонь» итек, Балагын да бөрештереп куймый. Валя көлеп, сыйпап аны бала итеп, Күп өйрәтте, кайгыртудан туймый. 
Ул карышты байтак моңар: «һәй, вак эш!» дип, Аннан күнде, кызык рәхәт чигеп: «Кызың шулай сөю — нинди куаныч бит!..» — һәм бөтенләй майдай эрде егет. 
Ул яратты кызны комарланып, янып, Бар дөньясын тик ул урап алды. Бар шуклыгын юды гүя яңгыр явып, Аның өчен бары Валя калды.  
з* 35 
 
 
Ул хәзер дә бик ашыга күрешергә, «Барып кайтыйм... — ди ул. — Кичен — эшкә. Аның белән булмый калсам бер көн бергә, Табалмыйча йөдәп бетәм төштә...» 
Киенде дә өс-башларын җыйнак итеп, Чыгып китте Зәйиак җәһәт кенә. Күңелдә яз. Адым җиңел. Сулыш иркен. Ул сызгырып килә шат бер көйгә... 
Ләкин кинәт: нәрсә күрә?.. «Тукта, кемнәр?.. Валя белән... Равил?.. Бакча буйлап Култыклашып йөри!.. Эх, мин... Эх, мин юләр! Йөргән булам көн-төн аны уйлап!.. 
Менә ничек икән алар!.. Ә мин ахмак, Күрмим шуны! Сукыр икән күзләр... Миннән көлеп, саф хисемне җиргә таптап, йөри икән бу мәкерле гүзәл...» 
Ул йөгерде кырын җирдән тая-тая, Тыны бетеп, ярсып пышылдады: «Гөлфая! Гөлфая! Син кая, син кая! Ник күрмисең син шул бозыкларны!..» 
һәм атылып барып керде ул торакка. Гөлфаяны табып, сөйләп бирде: — Алдый сине, таянма син ул колмакка, Ул Валяга сарылган бит! — диде. 
Эштән кайтып, юынып йөргән Гөлфаяны Мондый сүзләр башта тик көлдерде. — Ышанмасаң, еракмыни бакча яны, Бар, кара,— ди Зәйнак, — бик күңелле!.. 
һәм, чакмадан ут кабынган төсле кинәт, Шик үрләде кызның йөрәгенә. Башын иде... ,Ямьсез уйлар алды биләп: «Булдымыни шулай бөҗәк кенә?..» 
Зәйнак һаман ярсып йөри, йодрык суга: — Мин аларны беләм нишләтергә! Мин аларны чыгарырмын тонык суга! Ирек бирмәм посып кешнәшергә!.. 
Шунда Равил белән Валя кайтып килде: — Гөлфаякай! Кунак алып кайттым. Бер ялгызы скамьяда ята иде, Безнең бакча уртасыннан таптым... 
Тукта... Зәйиак! Милый! Син дә мондамыни?! — Юха!—диде Зәйнак һәм йөгерде... Көл күк йөзле Гөлфаяның шунда Равил Күз төбенә тулгап яшьне күрде...
6. 
36 
 
 
Нәкъ артыннан куган кебек очты Зәйнак, Кайтып кереп, өстен салып атты. Эш киемен киде ачуында кайнап, һәм буровой юлы белән чапты. Ниндидер бер томан баскан күзләр белән Ул вахтаны алды дулый-дулый, һәм кемнедер сүкте ачы сүзләр белән, Иптәшләре: «салган...» — диеп уйлый. Ул лебедка кырыенда басып тора, Күзе яна, йөзе кәгазь төсле. Җир, тирбәлгән кебек, аны чайкалдыра, һәм көйдерә эчен зәһәр эссе. Ул су эчә резин көпшә авызыннан, Салкын суын урман чишмәсенең. Ләкин бәгьре һич туктамый януыннан... Эх, алдану! Утың пешерә синең!.. Ул онтыла, чытык йөзеи җиргә терәп: «Нинди мәкер! Нинди хәйләкәрлек!. Нинди оста көлеп кенә кайтып керә... «Милый», имеш... Юха! Ис китәрлек!» Күкри Зәйнак, яшьни Зәйиак, авыр сулый, Кая куйсын җанын, ничек тынсын? Базга төшкән киексыман ярсый, дулый, Ничек чыксын аннан, ничек чыксын? Вакыт үтә, ә турбобур тыныч зырлап, Җир кимеген кимерә шаусыз гына. Квадратка акбур сызган күп метрлар 1 Чума бара ротор авызына. «Алмаштырмыйк микән инде борауны?» дип, Егетләре сорый. Зәйнак дәшми. Уйлар таркау, давыл... «Нигә? Бораулый бит!..» Күз алды — төн... Бер якты да чәчми... Таң атуга Равил килде алмашырга. Зәйиак аңа, кинәт күз акайтып Бер карады; һәм ачулы атлап шуида Буровойдан чыкты; китте кайтып... Шәм күтәргәч кенә мөмкин булды аңлау Хәлнең нинди яман икәнлеген: Сигез сәгать буе тукталмаган борау Шарларының сынып беткәнлеген. «Тәмам шаштың, Зәйиак дусым, кырылдың ич!..» Дип көенде Равил, тирен сөртеп... Килеп җитеп, күз төшергән Филимоныч: — Суккин сын ул... — диде, кулын селкеп. (Дәвамы бар).