Логотип Казан Утлары
Публицистика

 АБДУЛЛА АЛИШ — ЯЗУЧЫ ҺӘМ КӨРӘШЧЕ

*
Татар совет язучыларының био- v i рафияләре белән танышкач, күңелдә горурлык хисе тагын да көчлерәк үсә башлый. Язучының олы хезмәте безне сокландыра, күңел сафлыгы, . фидакарьлеге горурлаидыра. Бөтен яшәеше, барлык иҗат хәзинәсе белән халык намусын чагылдырган язучылар һәркемнең ихтирамың яулап алганнар. Халыкка турылыклы хезмәт итүдә җанын аямаган Габдулла Тукайның матур традициясен үстереп, бөек Горький һәм ялкынлы Маяковский үрнәкләрендә революцион пафос һәм гражданлык утын искелекне көйдерүгә һәм яңаны төзүгә багышлаган, тамырларында аккан канның һәрбер тамчысын халык рухын җылытуга биргән дистәләрчә язучыларыбыз бар безнең. Халык эченнән чыккан, аның белән бер күкрәктән сулаган, Тукай әйткәнчә, халыкның «бик зур фәхерле чын бриллиант кашлары!» булып танылган язучылар безнең •сәнгать күгебезне нурландырып торалар. Соклангыч бер талант көче белән балкыган, революцион көрәшләрдә актив катнашучы, классик язучы Галимҗан Ибраһимовиы алып карагыз; гражданнар сугышының комиссары һәм бай фантазияле язучы Шамиль Усмановны хәтерләгез; ч татар театр сәнгатен үстерүгә бөтен гомерен багышлаган Г. Камал, К. Тинчурин, Т. Гыйззәтләрне күз алдыннан уздырыгыз; үзенең тыйнаклыгы, мораль сафлыгы белән аерылган, хезмәт кешесенең рухи бөеклеген җырлап үткән Ш. Камалны, татар теленең музыкаль нәфислеген гаҗәп бер осталык белән күрсәтүче Такташны күрегез, моңлы җыр булып күңелдә сагыш калдырган Мирхәйдәр Фәйзине искә алыгыз!.. Бо- ларга тагын дистәләрчә исемнәр килеп тоташа. Сөекле Ватаныбыз иң авыр сынау кичергәндә, шушы якты исемнәрнең кече туганнары — безнең дусларыбыз һәм каләмдәшләребез — бөек сынауны дан белән уздылар!.. Үзләренең яшь һәм дәртле кан тамчылары белән җир-ананы сугарып, бөтен халык белән бергә күкрәкләрендә шуып, җиңү- юлы салдылар!.. Әкият батырлары итеп сөйләрлек язучыларыбыз бар безнең... Дөрес, дөиья әдәбияты даһилар белән дә, сүнмәс талантлар белән дә тулы. Ләкин совет язучыларына тарих зуррак бурыч йөкләде. Бер үк вакытта алар көрәшче дә, шагыйрь дә булып хезмәт иттеләр һәм күп вакыт моның кайсы ягы көчлерәк икәнен дә аерып булмый иде! йөрәктән чыккан хаклык сүзләре — сугышчан коралга тиң булды, дошман өстенә ядрә булып яуды!.. Мәхәббәт һәм нәфрәт җырларының җиңү көчен күрсәткән Фатих Кәримне кем онытыр; совет көрәшчесенә гашыйк булган дәртле трибун Гадел Кутуйны кем сагынмас! Аяныч чынлыкны һәм яшьлек куәтенең җиңүен җырлаган Нур Баянның сагышлы елмаюы кемнең күз алдыннан китәр! Яки менә үлемен дә җыр итеп яңгырата алган батыр йөрәкле Муса Җәлилне әйтик! Ә менә аның белән янәшә, куе кара кашлары астыннан мәгънәле карап, вакыйганың серенә ишарә ясагандай, елмаеп, безнең Абдулла Алиш басып тора!
110 
 
 
Чьишан да кем генә бу исемнәр белән горурланмас икән?! Болар бит һәркайсысы үзләренә махсус роман язылуны сорарга хаклы язучылар! һәм андый роман язылыр! Совет язучысының үз халкына, коммунистлар партиясенә каны белән тоташкан икәнен, аларга турылыклы хезмәт иткәнен тулысынча, һәр яклап күрсәткән роман мәйданга килер! Абдулла Алиш! Менә ул — тыйнак кына, атылып- сугылып кешедән алга чыкмыйча, иптәшен бүлдермичә, игътибар белән ■ генә тыңлап тора. Шул арада бар- ■ лык тешләрен күрсәтеп иркен генә келеп җибәрә һәм син басынкы, кыюсыз кебек күренгән Алишны бөтенләй икенче яктан ача башлый- ! сың. Эре сөякле, тере һәм хәрәкәт- ■ чәй бу кешенең үткен сүзле, кинаяле һәм шат күңелле икәнен белергә күп вакыт кирәкми. Ул гади генә вакыйга турында сөйләп китә, анда баш әйләндерерлек берни дә юк, әйтик, берәү редакциягә шигырь китергән: : шул гади хәбәр эченә Алиш мәгънә- ; ле генә бер сүз кыстыра һәм шул сүзнең тапкырлыгы сине хәйран кал- ' дыра, кинәт көлү кабындырып җибәрә. Яки ул менә Феодосия шәһәрендә Айвазовский йортында булуын сөйли. Бөек рус художнигының даһи полотнолары аны шулкадәр дулкынландырган, шулкадәр йөрәгенә сеңеп калган — ул бу турыда сокланып, эчке бер моң белән сөйли. Аның сүзләреннән Айвазовскийның бөек талант көчен күз алдына китерәсең. Алиш аны сөйләгәндә үзе дә диңгезнең дәһшәтле легендаларын хәтерли төсле, ул сиңа да мәңге дулкынланып торган диңгезнең стихия көчен, серле тынлыгын сиздерә, шәфәкъ кызыллыгына манчылган дулкын очларын, болыт арасыннан караган ай нурларының ямансулап * чагылуын җанландыра. Бөек худож- ■■ никның поэтик сәләтенә гашыйк булган Алиш, Айвазовскийга хөрмәт I йөзеннән, үзенең улына Айваз исеме . бирүен әйтә. ;■ Русча да, татарча да бертөрле Ь языла, үзе җиңел, үзе матур, — ди \ Ул> сүзенә йомгак ясап. Бу вакыйгадай без Алишның никадәр тәэсирләнүчән булуын, чын поэтик буяуларны тирәннән аңлый торган шигъри йөрәкле кеше икәнлеген күрәбез. Ул шулай бик күп вакыйгалар, бик күп очрашулар истәлеге аша күз алдына килеп 
баса. Ләкин кайда гына булмасын, кайда гына очрашмасын, — ул киң күңелле иптәш, матур йөрәкле язучьь, изге омтылышлы совет кешесе "иде! Аның тормышны сөюе, киләчәккә ачык йөз һәм ышанычлы күз белән каравы, олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп, бирергә хәзер торуы һәрбер адымыннан сизелә иде шикелле. Әйе, ул балаларны аеруча сөя һәм барлык иҗатын аларга багышлый. Дөрес, моңа ирешүе җиңел булмый. Кечкенә дуслар өчен, киләчәк алмаш өчен зур әдәбият тудыру, ягъни аларны киң дөньяга алып чыгып, бай табигать белән таныштыру өстенә зур тормышка хәзерли торган әдәбият тудыру җиңел эш түгел. Менә ул «Отряд флагы» (1930), 1 «Дулкыннар» (1931), «Ант» (1934) исемле әсәрләрен бастырып чыгара. Аз вакыт эчендә ул балалар өчен унбишләп хикәя бирә. Аның бу хезмәте әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтә калмый. Балалар әдәбиятын системалы күзәтеп барган, үзе дә балалар өчен дистәләрчә әсәрләр ( биргән Муса_Җәлил Абдулла Алиш- ' ның «Дулкыннар» исемле җыентыгына да, А. Әхмәт белән бергә язылган «Күршеләр» пьесасына да рецензияләр язып чыккан. Муса Җәлил А. Алишның беренче хикәяләренә югары бәя бирә: «Хезмәткә яңа карашлы, чын күңелдән бирелгән төзүчеләр итеп тәрбияләү, завод коллективына мәхәббәтләрен үстерү, сыйнфый дошман калдыкларына карата сизгер һәм килешүсез итеп чыныктыру, чит илләрне өйрәнергә дәртләндерү һәм андагы революцион хәрәкәткә бердәмлек хисен уяту һәм ахыр килеп, таза тәнле итеп үстерү идеяләре — барысы да безнең балаларны яңача тәрбияләүдә мөмкин булып торалар». Шушындый катлаулы идеяләрне чагылдыруын мактап, М. Җәлил әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен дә күрсәтә, «кызыксынуны
111 
 
 
саклау һәм көчәйтү өчен хикәянең композициясендә дә төрле табышмаклы моментлар» бирүне яхшы таба. Шул ук вакытта ул хикәяләрне зурларга язган кебек язарга ярамавын әйтә: «Алишта балалар теле эшләнмәгән. Хикәяне ул зурларга язган төсле яза. Балалар теленә хас сүзләр юк», — ди ул. Нәкъ менә иң авыры да шунда. Әгәр Абдулла Алиш тәнкыйтькә колак салмаса, осталыгын күтәрүгә әһәмият бирмәсә, аның балалар өчен уңышлы әсәрләр язарга омтылуы — яхшы теләк кенә булып калырга мөмкин иде. Матур идеяләр бирергә була, бик әйбәт эшкә үгетләргә, яхшылыкка өндәргә була. Ләкин балага ялангач дидактика бирү художник эше түгел, баланы мавыктырырлык вакыйгалар аша, җанлы образлар аша гына зур идеяләргә килергә мөмкин һәм ул идея балаларча шаян тел белән сөйләнсен! А. Алиш шушы катлаулы эшне үзләштереп килә. «Күршеләр» пьесасы буенча ук инде М. Җәлил. язучыларның «тип эшләү, аларны үз телләрендә сөйләтә белү һәм диалогларны матур төзү осталыклары барлыгын» нык сизә. А. Алиш баштарак зурлар өчен дә яза. «Якты күл буе» повесте язучының бу өлкәдә дә уңышлы эшли алуын раслый торган әсәр. Ләкин үзе дә, иптәшләре дә аңа балалар әдәбияты өлкәсендә хезмәт итү — яхшырак дип табалар. Балалар язучысы булу өчен Алишта бөтен нәрсә бар. Барыннан да бигрәк, ул балалар психологиясен, аларның төрле вакытта төрле нәрсә белән мавыгуларын белә. Ә бу — бик кирәкле, кыйммәтле сыйфат. Балалар күңелен таба белүе, аларны яратуы — Алишны күренекле балалар язучысы итеп танытты. Ул бу эшкә бөтен көчен, барлык сәләтен бирде. Тәрҗемә иткәндә дә ул балалар әдәбиятын сайлады, Борис Житковның «Мин нәрсәләр күрдем?» исемле атаклы калын китабын оригиналыидагыча балалар теле белән тәрҗемә итүче Абдулла Алиш булды. Шуны да әйтергә кирәк, А. Алиш балалар әдәбиятының да иң җаваплы, иң авыр өлкәсен сайлады. Ул мәктәп яшендәге балалар өчен түгел, мәктәпкәчә балалар өчен язды, меңнәрчә аналарга үзенең ярдәм кулын сузды. Бу өлкәдә эшләүнең 
барлык авырлыкла- рыинаи тыш тагын бер ягы бар: бу хезмәт — күләме белән кечкенә, әһәмияте белән әйтеп бетермәслек зур булырга тиеш һәм ул хезмәт инә белән кое казуга тиң. Күләме белән кечкенә хезмәтнең материаль килере дә шундый гына. Аңа да карамастан, Абдулла Алиш елдан-ел балаларга якыная бара, елдан-ел аның . бу эшкә мәхәббәте үсә бара. Яшьтә язылган — ташка язылган, ди халык, ул җуелмый да, кырылмый да. Абдулла Алишның нәниләр өчен әкиятләр иҗат итүе нәкъ шул принципка нигезләнеп, кайгыртучан ана омтылышыннан чыгып язылганнар. Изге ана үзенең сөекле баласын үскәч ничек итеп күрергә тели — шул юнәлештә аңа тәрбия бирә; кече яшьтән үк баланың күңеленә бик күп нәрсә салып калдыра. Ул баланы һәрьяклап камилләшкән, тормышка хәзерлекле итеп үстерү өчен бөтен көчен сала. Абдулла Алиш та, түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә. Аның «Ана әкиятләре» сериясенә кергән әсәрләре шундый изге максат белән язылганнар. «Ана әкиятләре» гаҗәп киң программаны эчкә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде. Чыннан да бала тәрбияләү эше иң җаваплы һәм иң катлаулы эшнең берсе бит! Бала йокыдан уянгач та нишләргә тиеш? Битне- кулны юу белән генә аның беренче эше төгәлләнми ич! Әллә ул үз урынҗиреи җыярга өйрәнсенме, үзе киенсенме, йорттагы кешеләрнең исәнлек-саулыгын белешү дә аның гадәтенә керсенме? Ашарга утыргач, ул үзен ничек тотарга тиеш? Елның вакытына карап, ничек киенергә икәнен онытмасмы?! Шундый санап бе-’ тергесез гадәтләргә кече яшьтән өйрәтү, элементар иҗтимагый тәртип һәм кагыйдәләрне ташка язган кебек аның күңеленә язып калдыру белән * * эш төгәлләнми. Язучы акрын-акрын 1 ’ олы фикергә килә; ул игътибарын
112 
 
 
 
баланы гражданин итеп, иҗтимагыи файдалы эшкә күнеккән һәм коллективист итеп тәрбияләүгә юнәлтә. X Шуңа күрә аның әкиятләре Ватан- ' чылыкка, күмәк хезмәткә, халыкка турылыклы булуга, батырлыкка һәм эшчәнлеккә өндиләр. Мондый фикерләр ялангач килеш, турыдан-туры әйтелмиләр. А. Алиш әкиятләре балаларны табигать белән, кошлар, хайваннар, җәнлекләр белән, аларның үзләренә хас сыйфатлары белән таныштыра, шул ук вакытта кошкортларның тормышларына бәйле вакыйгалар укучыга нәтиҗә ясарлык итеп биреләләр. Мәсәлән, «Сыерчык белән карт чыпчык» әкиятен алып карагыз, анда чыпчык мактануы аркасында, үлем тырнагына эләгә, ярый әле бу бәладән сыерчык коткара. Нәтиҗә ачык: мактану яхшылыкка алып бармый. . «Сер тотмас үрдәк» әкиятен хәтерләгез: йортның (Ватанның) серен саклау— изге бурыч, ул тыныч һәм бәхетле тормышның дәвамы дигән сүз! Гади генә сюжетлы әсәрләрдә художестволы образлар аша олы фикерләр, кешенең гражданлык сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән идеяләр бирелә. А. Алиш әкиятләренең художество осталыгы бәхәссез. Ул телдә төгәллеккә, музыкальлеккә ирешә; ул әсәрен шигъри яктан да эшли, аның җөмләләре эчке рифма белән тулы, аның шулай ук ритмикасы да бар. Бу — аның әсәрләренә аһәңлелек бирә, укуны җиңеләйтә, нәтиҗәдә — әсәрне хәтердә калдыру уңайлы була. Кайчандыр Казан ТЭЦ төзелешендә техник булып эшләгән, Казан җир төзү техникумын (1935) тәмамлаган, берничә ел «Техника» журналының җаваплы секретаре булып эшләгән Абдулла Алиш — танылган балалар язучысы! Ул бу өлкәдә үзен таба һәм талантына киң мәйдан ача. Сугышка кадәр ул «Пионер каләме» журналының, әдәби сотруднигы булып эшләде; үзенең белемен күтәрә баруны да онытмады. Педагогия f институтының кичке бүлегенә йөреп укыды һәм аның IV курсына кадәр күтәрелде. Абдулла Алиш бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче атналарында ук, илне саклаучылар сафына килеп баса. Баштарак аңардан хатлар килеп тора. Сугыш шартларында ул бер хикәя дә язып җи- f бәрә. Ләкин 1941 нче елның 
октябрь I аеннан башлап хат-фәлән килүдән туктый. Алиш — хәбәрсез югала. Ватан сугышы тәмамланмыйча, аның язмышын ачыкларга мөмкинлек тә булмый. Ниһаять, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган дәфтәрләре илгә кайткач, аның язмышы ачыла башлый. Абдулла Алиш Муса белән бергә фашистлар тарафыннан гаепләнүчеләр рәтеннән санала. Шунысы да билгеле (һәм бу турыда матбугатта бик күп язылды инде) Муса Җәлилнең «Дуска» исемле шигыре Абдулла Алишка адресланган. Нинди фаҗигале язмышка очраган безнең язучыбыз, нинди дәһшәтле хәлләрне башыннан кичергән ул? Тоткынлыкта ул үзен ничек тоткан һәм, язучы буларак, нәрсәләр калдырган? Гомере ничек төгәлләнгән?.. Соңгы вакытта А. Алишның фашистлар тоткынлыгында ничек яшәве һәм нинди әсәрләр язуы турында яңа материаллар килде. Моңа кадәр әле безнең кулда Т. Нигъмәт исемле кешенең блокнотыннан башка бернәрсә дә юк иде. Ул блокнотның хуҗасы пленда булган һәм Алиш белән М. Җәлил шигырьләрен күчереп алган. Аның язуына караганда, ул бу шигырьләрне бер генә тапкыр күчермәгән: бер биттә ул 1944 елда Франциядә күчереп алганын һәм тагын кабат күчерүең белдерә, һәм бу блокнот үзе дә бик күп илләрне кичеп, бик күп кулларда булып, Казанга килеп җиткән бер документ. Блокнотка язылган Муса Җәлил шигырьләре барысы да укучыларга билгеле.[Алар Моабит дәфтәрләреннән күчереп язылганнар. Бу блокнотта Алиш язган унөч шигырь бар. Бо- ларның оригиналлары кайда — әйтүе кыен. Шул кадәресе билгеле, Алишның, Берлинга күчерелгәнче  
Алишның, Берлинга күчерелгәнче үк, Муса белән очрашып, бер үк оешмада фашизмга каршы көрәш ‘башлаганчы ук,' берничә дәфтәре булган һәм анда патриотизм рухын чагылдырган шигырьләре булган. Ул 

 
 
шигырьләрне Польшадагы концлагерьда булган татар солдатлары кү- череп алганнар. Шул җөмләдән £а- зынм Кддьшров исемле иптәш тә , аларны күчергән һәм, байтак өлешен күңелдән ятлап, туган илгә ) алып кайткан. Ул шигырьләрне күчереп алганнан соң Кадыровка Че- хословакиядә, Франциядә йөрергә < туры килә, соңыннан, Союздаш армия солдатлары пленнан азат иткәч, Англия аша үзебезгц кайта. Шулай йөри торгач, блокнот таушалып, тет- ! кәләнеп бетә. Ярый әле Кадыйров- ньщ хәтере яхшы икән, ул Алишның байтак шигырьләрен стройга бастырды. Бу шигырьләрнең Алиш тарафыннан язылган булуына без шикләнмибез, чөнки җентекләп тикшерү алариың Алиш йөрәгеннән чыкканлыгын сөйлиләр (дөрес, күчерүченең , ялгыш күчерү фактлары һәм, искә төшереп язганда, теге я бу сүзнең үзгәреп китү ихтималы юк түгел). Нигъмәт блокнотында «Ул төшне I мин тагып күремме?» исемле шигырь бар. Бу шигырьне Кадыйров та искә төшереп язып җибәрде һәм алар икесе дә бер үк шигырь... Шул рәвешчә, Абдулла Алишның фашист тоткынлыгында күрсәткән эшчәнлеге шактый ачылды, дип уйларга кирәк. I Т. Нигъмәт блокнотында Алишның «Тормыштан хроникалар» дигән бер бит язма бар. Анда Алиш үзенең Брянск астында, Десна елгасы буенда, чолганышта калып, 1941 елның 12 октябрепда пленга эләгүен яза. 1941 елның кышын ул Литвада Алптус шәһәрендәге лагерьда үткәрә. Анда 17 мең кеше исәпләнә. Аларның нинди шартларда яшәгән- лекләреп бер цифр бик ачык итеп, барлык трагедиясе белән күз алдына китереп бастыра. Кыш узганчы 17 мең совет кешесеннән 14—15 меңе үлеп бетә. Бу фаҗиганы Алиш көп- төн тәне белән, җаны белән кичерә, шулап да үлем бу юлы читләтеп уза: «Тәмәке тартмавымның бик зур файдасы тиде»,—ди ул. Шундый ук язмышны кичергән кешеләрнең истәлекләренә караганда, Алиш үзе тапкан тәмәке төпчекләрен иптәшләренә бирә барган, ә дуслары аны бәрәңге кабыгы кебек «тәмле» ашлар белән сыйлый торган булганнар. 1942 елның апрель, май айларында Алишны Германиягә алып киткәннәр, ләкин бик күп лагерьлар » аша йөртеп, 
Чехословакиягә озатканнар. Анда ул эшчеләр лагеренда шлифовальщик булып эшләгән. Август айларында аны яңадан лагерьга кайтаралар. Бераздан Берлин янындагы лагерьга китерәләр. Монда ул Муса Җәлилне очраткан һәм аның белән бергә эшләгән. Алиш газетада тәрҗемәче булып эшләгән. «Без Муса белән легиончылар арасында листовкалар таратуда гаепләнеп кулга эләктек. Берлин төрмәсендә утырдык», — дип яза Алиш. Аның бу язуы 1943 елның 24 иоябренда язылган. Билгеле булганча, Муса Җәлил, Алиш һәм аларның иптәшләре төрмәдән тышкы дөнья белән бәйләнеш тотканнар. Бу дәфтәрнең шул 1943 елда ук Моабит төрмәсеннән чыгып дусларына бирелгән булуы мөмкин. Ләкин моннан соң Алишның башка дәфтәре дә булганы билгеле. Муса һәхМ Алиш шигырьләре тупланган икенче блокнотның 1944 елның августында Моабит төрмәсеннән тышкы дөньяга чыгуы турында хәбәрләр бар. Гитлерга покушение булганнан соң, 1944 елның августында, А. Алиш, Әхмәт Симаев (журналист) ларны ф а ш истл а р җәз а л а п үтер гә н нә р. Алариың хәлен белеп йөрүче бер Берлин кешесе, бер көнне төрмәгә килгәч, Алишларның кичә үтерелүләрен ишеткән; надзиратель аңа үлүчеләрдән калган блокнотны тапшырган. Ул нинди кеше һәм блокнотны , кая куйган — хәзергә билгесез. Шушы өзек-өзек хәбәрләр аша да без Абдулла Алишның ялкынлы патриот, намуслы совет кешесе, куркусыз көрәшче һәм язучы икәнен күз алдына китерә алабыз. Чыннан да, Абдулла Алиш, башыннан нәрсә генә кичмәсен, илгә турылыклы булып кала, совет язучысы һәм совет солдаты дигән изге исемне югары тотып, тормыш юлын намус белән уза. Ул кайда гына булса да үзенең гражданлык бурычын онытмый; совет гражданины, Советлар иленең турылыклы солдаты, партиясез боль
s. „с. ә/ № 6. 113 
114 
 
 
шевик совет халкының язучысы булуын ул бер генә секундка да хәтереннән чыгармый һәм һәрбер адымын совет гражданлыгы намусы кушканча атлый. Менә ул Седльце лагеренда. ■ А. Алиш белән бергә концлагерь .? авырлыкларын кичергән Г. Кадыров болай сөйли: «Седльце лагере бик зур. Немецлар хәле булган әсирләрне көн саен Польшадагы байларга эшләргә алып баралар. Эш күбесенчә тирес түгү, җир ашлау була. Җиде-сигез • кешене бер арбага җигеп тирес түктерәләр. 25 кешегә 700_грамм икмәк, аның да яртысы агач оны, яртысы чөгецдер... Эш кояш чыкканнан алып кояш батканчы таяк астында алып барыла.'Кайткач, йоклау урыны бал- Ьчык идәнле тактадан корган ватык сарай. Аны да әле алдаирак кайтып алып кала алмасаң, башы ачык һава белән япкан, стеналары дүрт- биш катлы чәнечкеле чыбык белән ' уралган лагерь эче кала. Ачык һавада, эт балалары кебек, җыйналышып ятабыз. Җир салкын чык, кырау белән капланганда, бик читен була. Немец сакчылары күрмәгәндә, яшеренеп кенә чүп-чар җыеп, учак ягып, яткан урынны җылытабыз, көлен түшәк итеп җәябез, җыйналышып ятабыз. Безнең өске киемнәре- Iбезне дә__ немецлар салдырып алган \иде, без бер кат күлмәк белән гел Шәрә калдык... Көннәрдән бер көнне мин кояшка җылынып утырган төркем янына туктадым. Алар арасында бер урта гына буйлы, кара калын кашлы, кара күзле абый шигырьләр укып утыра, кайберәүләр язып та алалар. Миңа аның шигырьләре ошады һәм мин аңардан шул шигырь дәфтәрен күчереп язарга сорадым... Ул митгем кемлегемне сорашты... Алиш икәнлеген әйтте. Шул көннән башлап ашау- эчүләрне без бергә бүлешеп ашадык. Ул тәмәке тартмый иде. Бер көнне немец солдатлары чыгарып ташлаган чи бәрәңге кабыкларын Алишев абый белән чәнечкеле чыбыклар арасыннан кул тыгып ала башлаган идек, кайдандыр каравыл килеп чы- /ып, зәһәрләнеп, мылтык сабы белән башларыбызга, билләребезгә төшерде, кемгәдер барып әләкләп, су агып( торгап бетон идәнле подвалга япты-( лар. Анда бастырып, зур электр лам-' пасына карап торырга мәҗбүр иттеләр. Сакчы пычаклы мылтыгы белән төн буе безне төрткәләп, үртәп, көлеп чыкты. Икенче көнне күз нур^ лары беткән, баш әйләнә, бернәрсә 
күрмибез, ләкин барыбер безгә берәр котелок борчак кадәре генә ак вак таш җыйнарга куштылар. Лагерьдагы комда тавык кебек чокчынып йөрсәк тә котелокны тутырып булмады. Шуннан соң Алишев абый чирләде, чөнки ул бу лагерьга бик авыр хәлдә килгән булса кирәк, бик ябык, көчкә үзен йөртә иде... Хәтерлим, ул бер аягына аксабрак йөри иде. Ул бик күп шигырьләр язган иде, гарәп хәрефләре белән, кызыл каләм белән. Мин аларның тик бер өчесен генә белмим... «Таңны каршылау», «Газиз анам», «Ялгыз каен»... Күпләрен хәзер онытып та барам. Аңарда ик^өч дәфтәр иде. Ул азрак хәлләнгәч тә күмәкләшеп качу юлын оештырырга кирәк, дип сөйли башлады. — Безнең киемнәр билгеле бит, ничек моның номерларын ертып ташларсың? — дигәч: — Басуда карга-чыпчыкларны куркытырга элгән сәләмә киемнәрне булса да рәтләрбез әле. Азрак сабыр итү лучше булыр, — дия иде. Алишев абыйның бер иптәше лагерь төрмәсендә ята иде. Ул кем, белмим. Ул аңа аш җыйнап, тәрәзә аша Польша солдатлары аркылы бирә иде». —- А1енә Газыйм Кадыйров истәлегеннән кайбер өзекләр шулар. Моннан күренгәнчә, А. Алиш, үзе тоткын булса да, йөрәге белән һаман дәртле көрәшче булып калган, күмәкләшеп качу турында кыю фикер йөрткән. Кадыйровның истәлекләре, вакыйганың тышкы күренешен җанландыру белән кыйммәт, ләкин Кадыйров истәлекләр генә бирми, ул егермеләп шигырьне хәтерли һәм ул шигырьләр татар совет язучысының эчке дөньясын, рухи байлыгын, намусы сафлыгын чагылдыралар. Дөрес, бу шигырьләрнең кайбер строфаларын инде Газыйм оныткан, кайбер шигырьләр исә бик үк эшләнеп тә бет
115 
8* 
 
 
мәгәи. Шуның өстенә — искә төшереп язганда була торган хәл — кайбер шигырьләргә строфалар икенчесеннән килеп кергән кебек тә тоела. Әле боларны, билгеле, өйрәнәсе бар. Ләкин аларда совет кешесенең йөрәк тибеше бирелгән: аларда туган илгә булган сагышлы хис бар, алдагы көннең бәхетенә ышаныч бар, балалары өчен борчылу һәм дошманга нәфрәт бар. Өметем зур минем киләчәккә, Җиңмәк булам тормыш агымын, — дип яза ул бер шигырендә һәм «халкым өчен... агымга да каршы» ба- руы турында әйтә. 1«Үзем турында җыр» исемле шигыре аның философик карашларын яктырта. Туган илдән дә кадерле, Ватаннан да изге һичнәрсә юклыгын поэтик сурәтләгәннән соң, ул нәтиҗә рәвешендә шундый юлларны яза: Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын, Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын. Тирән философик фикерләр белән тулы «Күзләр» шигырен искә алыйк. Немец фашистларының концлагеренда көрәшү һәм качучылар төркеме оештыруның никадәр куркыныч булуын һәм бу эштә осталык та, саклык та кирәклеген хәтерләткән бу шигырьдә: «Күзләр алар, сөйдерә белгән кебек, Дошманнан да безне саклыйлар. Итәгеңдә үлем котырганда, Күрә торып утка атмыйлар. Кеше карбыз түгел, бер кайчан да Ярып карап булмый уртасын. Шуңа күрә әйтер сүзеңне дә Әйтмиенчә аннан куркасың», — дигән юллар бар. Поэтик яктан да оста эшләнгән «Ярканат» шигыренә дә философик эчтәлек салынган. Монда аның тормышны сөюе, яктылыкны сөюе, туган илен сагынуы һәм Ватанның да аны көтеп торуы эмоциональ көч белән әйтелгән. Язучы киң мәгънәне кыска гына юлларга сыйдыра алган, шигырьнең музыкасын яңгыраткан^ Мни ярканат кебек һич тә Яктыдай качмам. Иркәләп сөйгән кояшка Булмамын дошман. Мин барамын якты көнгә Ачык йөз белән, — Хуш киләсез, көләч иртә, — Дигән сүз белән. Күрәсез, гади, матур, мәгънәле, күңелгә ятышлы. Седльце концлагеренда ук күмәкләп 
көрәшү турында янып йөргән Алиш, Муса Җәлил белән очрашкач, үзен тулысыңча көрәшкә багышлый. Муса Җәлил тарафыннан оештырылган яшерен коммунистик оешмада партиясез язучы Алиш алгы сафта тора һәм Мусаның иң ышанычлы ярдәмчесе булып кала. Муса белән бергә аның иң зур эше — дошман армиясен таркату була һәм алар бу юлда уңышка ирешәләр. «Дуска» шигыренең М. Җәлил тарафыннан аңа багышлануы да очраклы түгел: Бәлки менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер?.. 
... Әйтсен яшьләр: менд шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда. М. Җәлил бу юлларда үзе турында гына сөйләми, ул Алишка да гаять югары бәя бирә, чөнки Алиш, «авыр яшерен көрәшне» узган һәм аны «җанлы әкият итеп» (М. Җ.) сөйли ала торган кеше. Ул шул җанлы әкиятнең уртасында кайнаган. Мин уйлыйм, безнең Абдулла Алишны коммунист язучы-көрәш- че булып үлде, дип әйтергә хакыбыз бар. Нәкъ менә аны коммунистлык намусы куркусыз патриотлар сафына китереп бастыра, большевистик йөрәге дошманның өнендә тиңдәшсез көрәш алып барырлык көч таба, һәм нинди генә авырлык кичермәсен, нинди каты җәзалаулар күрмәсен, ул чыныккан көрәшче-болыие- вик булып, туган илгә, совет халкына, Коммунистлар партиясенә турылыклы булып кала. Дошман илендәге яшерен коммунистлар оешмасының көрәшчесе сыйфатында үлә. Шуның өчен дә без аны хөрмәт итәбез, исемен олылап искә алабыз! Абдулла Алиш Берлинда көрәш алып барганда һәм Моабит төрмәсендә утырганда, Муса Җәлил кебек, шигырьләр язуын туктатмаган. Безгә килеп җиткән шигырьләрнең

 
 
саны күп түгел, ләкин аларда Ватан сугышы поэзиясе өчен уртак авазлар, уртак мотивлар таоуы читен түгел. Мин, беренче чиратта, ул шигырьләрдә Ф. Кәрим һәм М. Җәлил шигырьләренә аваздаш моментлар ны әйтер идем. Менә ул үзенең ике улы белән горурлана, «Ике күзем кебек, ике улым сизгер саклар илнең постларын!» ди ул. һәм: Шуышмасын дошман тирә-якта, Колакларым яхшы ишетә, Мин үлсәм дә ике улым кала, Алар ишетер икесе ничек тә, — кебек юлларда батырлык сыйфатларының, патриотизм хисләренең яңа буыннарда кабатлануы турындагы мәгънәле фикер бирелә. Шул ук философик фикерне Ф. Кәрим дә үз поэтик образы белән бик матур итеп әйткән иде ич: Үзем үлсәм — балаларым кала, /Минем гомерем булып, Ватаным. Әнисенә багышлап язылган «Көтмә инде, көтмә...» шигырендә А. Алиш ана күңелендә туган изге тойгыларны сурәтли. Бу шигырь шулай ук ана мәхәббәте, ана кайгысы, ана сагышы турында язылган иң яхшы шигырьләр рәтеннән урын алырлык. Анда сагыш белән балаларын көтеп тилмергән ананың төшендә дә алар белән, көндез — хатлары белән яшәвен бик матур итеп, җанлы һәм эмоциональ көчле итеп күрсәткән. 1 «Өченче көз», «Очкычка карап», «Туган илгә», «Ничек килер үлем» кебек шигырьләрдә тоткын шагыйрьнең тирән хисләре, тормышка булган ялкынлы мәхәббәте, Ватанга турылыклы булып калган яралы йөрәгенең нәфрәт моңы, ирек даулаган протесты, ниһаять, гомер юлының соңгы сулышына кадәре туган илгә багышланган булуын аңлап горурлану тойгысы—болар барысы да безне сокландырырлык язылганнар./ М. Җәлил шигырьләренә аваздаш тойгыларны һәм шундый ук эмоциональ көч белән тетрәнгән йөрәк хисләрен табуы читен түгел. А. Алиш Муса тәэсирендә, бәлки аның киңәше белән, бик күп шигырьләр язган. Тирә-ягым көзге болыт кебек Кайгы чорнап алды. Туган илем, барлык рухым сиңа, Барысы синең өчен! 
(«Туган, илгә».) Ал син, очкыч, мине үзең белән, Канат аска шунда сыендыр, Кеше гомерен чикли торган йөктән Мин дә, бәлки, авыр түгелдер. («Очкычка карап».) Күпме кәгазь языла безнең хакта, Бәлки кабат аны укырлар. Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә. («Ничек килер үлем».) Мондый юллар олы йөрәкле шагыйрь авызыннан гына чыга алалар, һәм алар безнең Ватан сугышы чоры поэзиябезне өстәмә бер нур белән бизиләр. Сугыш елларында үзенең барлык матурлык көчендә яңгыраган, совет кешесенең рухи портретын күп төрле һәм җуелмый торган буяуларда сурәтләгән безнең поэзиядә А. Алиш үз урынын алырга хаклы. «Очкычка карап» шигырен А. Алиш: Юк, кирәкми, үлмим, табыш булып Кайтып керим туган илемә. Багышласын калган гомеремне Иң кирәкле булган җиренә, — дип тәмамлый. Әйе, бик аңлашыла торган юллар бу. Патриот язучының тормышка мәхәббәте көчле һәм ул һаман әле илгә файдалы хезмәт күрсәтүе турында хыяллана. Ул үзе кайта алмады, фашист-палачлар аның якты гомерен кистеләр. Ләкин аның турындагы чынлыкны, аның йөрәк серләрен тартып алалмаган шикелле, ялкынлы җырларын да үтерә алмадылар! Ул исән, ул безнең арада. Аның исеменә дан булсын!