Логотип Казан Утлары
Драма

ТУГАН АВЫЛЫМ

Драма, 4 пәрдәдә 7 картинада

2

ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА

11 — картинадагы декорация, йорт эчендә зур үзгәреш: тәрәзәләргә матур пәрдәләр эленгән, комод өстендәге вазада умырзая чәчәкләре, кроватьлар пөхтә итеп җыештырылган, өстәлгә бизәкле яңа скатерть ябылган. Киштәгә калын-калын китаплар тезеп куелган. Бөтен җирдә — тәртип, чисталык, пөхтәлек. Гөлбану чәй урыны әзерли. Арслан кайтып керә. Ул, өйдәге үзгәрешне күреп, аптырап кала. Арслан. Бу безнең өйме соң, карчык?.. Әллә ялгышып, теге кем әйтмешли, кеше өенә килеп кердемме? Гөлбану. Әйдә, күп сөйләнеп торма инде, чишен. Менә чәем дә өлгерде. Арслан. Тукта инде, карчык, туйганчы бер карыйм әле... (Киштәдәге китаплар янына килеп.) Карчык дим, мондагы китапларның барысын да укып чыксаң, ә?.. Юк, Илдар барысын да укымагандыр, укыса, шәһәрне ташлап авылга кайтмас иде. (Киштәдән бер китапны алып.) Күр әле, монысының авырлыгы!.. Гөлбану. Кагылма инде, атасы. Килен аларны бик пөхтәләп кенә тезеп куйды. Арслан (вазадагы чәчәкләрне күреп). Монысы тагы ни? Г өлбаиу. Күрмисеңмени, умырзая чәчәкләре... Барысы да килен эше инде. Кулаягының игелеген күрсен... Арслан. Оҗмах иткән бит өйне... (Чишенә.) Карчык дим, настоящий оҗмах бит бу! Гөлбану. Әй, сөйләп торган була бит... Оҗмахта булып кайткан диярсең. • Арслан. Беләсеңме, карчык, монда хәзер хур кызлары гына җитми. Гөлбану. Синең «хур кызларың» әнә, фирмыда печән күшәп яталар ди. Арслан. Печәне булса әле бик күшәрләр иде... (Өстәл янына килеп утыра.) Кая, чәй эчеп алырга да, кәисәләргә барып кайтырга кирәк... Бозауларга ашатырлык та печән калмады. Гөлбану. Яз җиттеме, печән кытлыгы... Нишләп алай соң ул атасы? (Чәй ясый.) Арслан. Анысын инде персидәтелдән сорарга кирәк. Гөлбану. Соң үзең Зиннәтне гел мактыйсың лабаса... Арслан. Ярый, ярый, күп телеңә салынма! (Чәй эчә.) Илгизәр кайда соң? Нишләп өйдә юк ул? Гөлбану. Илгизәрнең кайда икәнен үзем дә белмим. Аптырагач, эзләргә дип әтисе чыгып китте. Менә бит ул гөнаһ шомлыгы!.. Әтиләре кайткан көнне генә әллә кая китте дә югалды.
                     2 Ахыры. Башы 4 иче санда. 
48 
 
Дослан. Кая югалсын... Шайхаттар карт малае янына кергәндер. Гөлбану. Килен алдында’ яхшы түгел бит, атасы... Кайтканнан бирле гел Илгизәрне сорый. Арслан. Ә килен үзе канда соң? Гөлбану. Чишмәгә су алырга дип киткән иде. Арслан. Маладчпиа икән ул безнең килен!.. «Карлыгач»ны тәки үлемнән коткарып калды бит. Беләсеңме, арт санына бер геиә тапкыр энә чәнчеп алды... Бозауга дәррәү җан кереп киткәндәй булды. Кулы бик җиңел икән каһәр сукканның! Гөлбану. Ай аллам, «каһәр суккан» дидең түгелме соң?! Арслан. Яратып кына әйтүем инде... Пырастуй хатын икәш Фир- мыдагы кешеләр дә шаккаттылар. Ике сүзнең берендә, әткәй, әткәй, дип, өзелеп кенә тора инде. Ярый әле, минем өй туздырганны ишетмәгән. Шунысына бик шатланам, карчык. Г ө л б а н у. Нишләп ишетмәсен ди... Барысын да белә. Арслан. Белә?! (Урыныннан сикереп тора). Хур иттең алайса мине!.. (Ашыгып киенә.) Сер тотмас үрдәк, дип, менә синең кебекләргә әйтәләр инде. Гөлбану. Атасы дим, мин бит аны Илдарга гына әйткән идем. Арслан. Нигә соң мин теш духтыры түгел икән?.. Шундый чакларда тешеңне суырам дип, телеңне генә өзеп алган булыр идем! (Чиләкләр күтәреп, Асия кайтып керә. Арслан шунда ук икенче тонга күчә.) Вәт шулай, карчык... Моннан соң, балачага кертеп, өйне туздыртасы булма! (Асияне күрмәмешкә салышып, чыгып китә.) Гөлбану. Килен дим, нишләп бик күңелсез генә торасың?.. Чиләкләрең дә буш... Әллә чишмәне тапмадыңмы? Асия. Чишмә буенда хатын-кызлар күп иде... Барырга уңайсызландым. Әнкәй, авылда кемне «секретарь» Наҗия дип йөртәләр? Г өлбану. Райкум сикритары инде... Наҗия Шакирова. Асия. Шулайдыр шул... Үземнең дә күңелемә килгән иде. Гөлбану. Ай аллам, әллә берәр гайбәт ишеттерделәрме? Асия. Әнкәй дим, дөресен генә әйт әле, Илдар узган ел, авылга кайткач, Наҗия белән йөрдемени? Гөлбану, йөрделәр дип инде... Басуга гел бергәләп чыктылар. Эшләре шул булгач, йөрмичә хәлләре юк. Асия. Бәлки, алар бер-берсен яратышып йөргәннәрдер? Гөлбану. Анысын бер дә әйтә алмыйм, килен. Асия. Вәгъдә бирешүләре турында да ишетмәдеңме? Гөлбану. Үз колагың белән ишетмәгәч, кеше сүзенә генә ышануы кыен. Асия. Минем өчен күңелле нәрсә түгел бу... Чишмә буена килеп җитүем генә булды, бер хатын, мине күрепме, әллә күрмичәме, тотынды бит кычкырып сөйләргә. Наҗия тикле Наҗияне кулдан ычкындырып, Илдар ялгышты, ди... Шуннан соң Илгизәр турында сүз китте... Бола- рына әле түзеп тә булыр иде. Аның сөйләвенә караганда, Илдар, янәсе, Наҗия өчен генә авылга кайткан булып чыга. Гөлбану. Ышанма килен, ышанма, дошман сүзе ул! 
Илдар белән Рушания керәләр. 
Рушания. Исәнмесез! Гөлбану. Әйдә, Рушания, түрдән уз. Рушания. Узып тормыйм, Гөлбану апа. Илдао йомыш белән генә кердем. Гөлбану Улым дим, Илгизәрне тапмадыңмыни? Илдар. Юк, әнкәй, тапмадым. Кара син шайтан вакыт җиткәч, нишләп өйгә кайтмыйча йөри ул?
абый янына 
малайны!.. Бу 
49 4. .С. Ә.“ № 5.
 
 
I өлбану. Шайхаттар картларга кереп чыгыйм әле... Шуларның малае янында утырмый микән? (Киенә дә чыгып китә.) Илдар. Рушания, әйдә, Асия апаң белән таныш... Рушания (Асия янына килеп). Исәнмесез, Асия апа! А с и я. Исәнмесез! (Күрешәләр.) Илдар (Рушаниягә журнал биреп). Менә ул — бая мин әйткән мәкалә... Рушания (журналдан укып). «Балчыкчыл авыр туфракта бәрәңгене ничек үстерергә?..» Илдар абый, без аңламый торган фән теле белән язмагаисыздыр бит? Илдар. Ах аллам, син инде бөтенләй надан кеше түгел лә. Рушания. Күптән инде кулыма китап алганым юк шул, Илдар абый. Соңгы елларда тормыш бик басты бит үземне. Илдар. Ай-яй-яй, бик тиз бирешкәнсең... Әле кайчан гына чәчрәп торган комсомолка идең бит. Рушания. Шулай идем дә... Кияүгә чыгып ялгыштым шул. Илдар. Үзеңә тиң кеше тапмыйча ялгышкансың син, акыллым. Рушания. Әйе, анысы дөресрәк булыр. Ярый, китим. Бу мәкаләне мин бүген үк укып чыгармын, Илдар абый. Илдар. Ләкин ашыкмыйча укы. Аңлашылмаган урыннары булса, тартынып торма, кил дә үземнән сора. Сиңа хәзер укырга кирәк, Рушания. Шушы яшеңнән тормыш басты дип, күңелеңне төшереп йөрергә ярамый. Р уш ани я. Сезгә бик зур рәхмәт инде, Илдар абый... Чынлап та, күңелемне күтәреп җибәрдегез. Ату, үземне кая куярга белмичә йөргән чагым иде. Ярый, хушыгыз! (Китә.) Асия. Кем ул? Илдар. Бикчурии хатыны... Ләкин хәзер бергә тормыйлар икән. А с и я. Бикчуринны беләм ич мин... Бая ул миңа, кабыргаларымда — ревматизм, дип зарланды. Әллә бераз ахмаграк кешеме ул? Илдар. Итәрсең аны ахмак... Ничәмә еллардан бирле ревкомиссия башында утыра. Ә хәзер, әнә, хатыны белән малаен ташлап чыгып киткән. Бер үзенә алты почмаклы яңа йорт салдыра ди. Акчасын каян таба диген син... Менә шунысы бик гаҗәп! Асия. Әйдә, чишен инде, бераз ял итеп алырсың. Син бит кайтканнан бирле гел аяк өстендә... Я кеше керә, я үзең чыгып китәсең. (Илдар чишенеп мич янына барып утыра.) Илдар. Кечкенә чакта мин җылы мичкә арка терәп утырырга ярата идем. Асия. Ә картайгач, аягыңны бөкләп, мич башына менеп утырырсың. (Көләләр.) Илдар. Картаю дигәннән искә төште... Бая урамда агроном Мөхет- диновны күргән идем... Безнең районда ул күптәннән эшли инде. Карт агроном. Бәхәсләшә генә бит: Саръяз тау басуында гомердә дә бәрәңге үсәчәк түгел, ди. Ә мин әйтәм: быел ук үстерәбез, дим. Юк, ышанмыйм: иллюзия, ди. (Пауза.) Мин бит әле Саръяз тауда тәҗрибә станциясе оеш- тырмакчы булам. Докторлыкка диссертация язарга ниятем бар. Бола- рыи ишетсә, нәрсә ди инде ул картлач? Асия. Болары бит әле, үзең әйтмешли, перспективадагы эш. Илдар. Ләкин мин аңа бик реаль эш итеп карыйм. Дөрес, кимендә биш-алты ел вакыт кирәк булачак. Күпмени ул?.. Дөньялар гына тыныч торсын. Кил әле, Асия, яныма утыр... Сагындым үзеңне!.. Асия (утырып). Сагынырлык ара үтмәде бит әле... Чыгып киткәнеңә күп булса— -ярты сәгать. Илдар. Яраткан кешеңне ярты сәгать эчендә дә сагынасың аны... (Асияне иркәләп, шигырь укыган тонда.) Күзләремнән югалу белән, күңелем сине сагына башлый... 
50 
 
Л r „ M„,iap сип бүген гашыйк булган егетләрне хәтерләтәсең... Илдар (көлеп). Бәлки, сиңа тагын бер тапкыр гашыйк булганмыи- дыр’" Урамнан 
узып барган яшьләрнең күмәк җыры ишетелә. 
Җ ы р. Бакчаларда алмагачлар Чәчәк аткан чакларда Сабан туена килегез, Дуслар, безнең якларга. Эх, безнең Саръязда Сабан туе һәр язда... Асия. Таныш җыр — «Саръяз көе»... Менә шушы көй, үзенең дәртле моңнары белән сихерләп, мине Саръязга алып килде шикелле... Җыр тавышы әкренләп ерагая. И л д а р. Дөресен генә әйт әле, кадерлем, ошыймы сиңа Саръяз авылы? А с и я. Авылыгыз бик матур... Бигрәк тә миңа табигате ошый. И л д а р. Менә тиздән сабан туйлары башланыр. Шул чакта күрерсең әле авылның матурлыгын!.. Бәлки, сиңа хәзергә күңелсезрәктер... Ни әйтсәң дә, ят җир бит. Зыяи юк, тора-бара ияләшерсең. Берәр җирдә менә эшли дә башласаң... А с и я. Илдар, мин бит авылга эшләргә дип кайттым. Илда р. Алайса минем сүзем бетте. Бу турыда сиңа Нажия белән сөйләшергә кирәк. А с п я. Наҗия?.. И л дар. Әйе, Наҗия Шакирова... Зональный секретарь. Беләсеңме, ул да бит безнең авылныкы. Асия. Аның ире бармы соң? Илдар. Юк, ул тол хатын. Яше дә инде утыздан узган бугай. Ә үзе әле һаман яшь кызлар кебек... Асия, нигә син болай сәер итеп карыйсың? Асия. Болай гына. Утыз яшьлек хатынны яшь кызларга тиңлисең ич... (Тәрәзә шакыган тавыш.) Әнә, кемдер тәрәзә шакый... Бәлки, Илгизәр кайткандыр? Илдар. Белмим, нишләп ул тәрәзә шакып йөрер икән?.. (Чыгып китә.) Асия (уйга калып). Әгәр Илдарның Наҗия белән йөрүе дөрес булып чыкса?.. Юк, юк, ышанасым килми! (Пауза.) Ә шулай да күңелне нәрсәдер борчый кебек... Бер дә булмаганны нигә сөйлиләр икән? Илдар белән Нурулла карт керәләр. Илдар. Әйдә, әйдә, Нурулла бабай!.. Нурулла. Әй, улым, юкка гына алып керәсең лә... Әйтәсе сүзләремне капка төбендә генә әйтеп китмәкче идем. _ Илдар. Юк, алай килешми, Нурулла бабай. (Урындык биреп) Әйдә, утыр әле, утыр... Нурулла (Асияне күреп). Кара әле, улым, син бит өйдә ят кеше юк, дигән идең. Илдар. Картлар әйтмешли, бу инде минем хәләл җефетем була. п ур ул ла. Килен дигәнебез шушымыни инде?.. Исәнме килен' Асия. Исәнмесез, Нурулла бабай! ул ӨеЛаХпс™СИЯГӘ) ' УРУлла бабай — авылыбызның галим кешесе у;т Менә керсәң, исең китәр — киштәсе тулы китап. Гомере 6ve үзенең aST=S ЯШеЛЧЭ ¥СГеРЭ- НуРулла бавай' « кХХ мекИчам₽аУсь,ВулД”"буг”айба,<’а" б"К KMKt!"a бит’ уль,м' ШУла« утыз
4* 51 
 
Илдар. Ишетәсеңме, Асия? Кечкенә генә бер бакчадан бит бу! Ә колхоз бакчасы күпме доход биргәндер дип уйлыйсың... Нурулла. Узган ел мин доходны күбрәк алырга чамалаган идем. Кәбестә белән бераз промых ясадым. Пырафисыр Иделештиенме әле? Үсентеләрне шул әйткән чүлмәкләргә утырткан идем... Күрәсең, ишарәтен китереп җиткерә алмаганмын. Илдар. Әйдә, чишен әле, Нурулла бабай. Иркенләп бер сөйләшеп утырыйк әле. Нурулла. Юк, улым, чишенеп тормыйм инде. Әйтәсе сүземне әйтим дә... Тик менә килен алдында әйтүе уңайсызрак булыр шул. А с и я. Алайса, мин чыгып торыйм. Нурулла. Юк, юк, алай ярамас. (Илдарга.) Әллә өйалдьгна чыгып кына сөйләшәбезме?.. (Пышылдап.) Үзеңә генә кагыла торган бик четерекле сүз... Килен алдында бәһәңне төшерәсем килми. Илдар. Зыян юк, Нурулла бабай, әйдә, сөйли бир. (Нурулла аптырап кала.) Сөйлә, сөйлә, Нурулла бабай... Мин бит хатыннан сер яшермим. Нурулла (Утырып). Болай булгач, сөйләргә туры килә инде. Менә нәрсә, улым, мине бирегә авыл картлары җибәрде... (Миңзифа керә.) М и ң з и ф а. Керергә ярыйдыр бит? Асия. Әйдә, әйдә, Миңзифа апа, рәхим ит. Я, «Карлыгач»ның хәле ничек? Миңзифа. Әйбәтләнде. Рәхмәтләр генә яусын инде үзеңә, килен! А с и я. Хәзер аңа ясалма угыз эчерткәндә яхшы булыр иде. М иңз и ф а. Меиә-менә үзем дә шуны сорыйм дип кенә кергән идем. Кара әле, килен, ничек итеп ясыйлар соң аны? А с и я. Бер литр җылы суга ике йомырка сытып салырга кирәк. Аннан соң... Тукта инде, булмаса, язып кына бирим. (Яза.) Нурулла (Миңзифага). Нигә борчыйсың киленне?.. Каян белсен ди ул синең угызыңны? М и ңз и ф а. Нишләп белмәсен ди?.. Маллар врачы бит ул! Нурулла Ә?! (Асиягә гаҗәпләнеп карап тора.) Илдар. Нурулла бабай, без бит әле сөйләшеп бетермәдек. Авыл картлары соң нәрсә әйтергә куштылар? Нурулла (Илдарны читкә алып китеп). Картларның сүзе шул... (Миңзифа тыңлый.) Син инде укыган кеше, олы кеше дигәндәй... Авылга кайтып, калхуз персидәтеле булам дип, шаять, башыңны очсызлап йөрмәссең. Без инде, барына канәгать булып, үзебезчә генә эшли бирик. Илдар. Дөрес әйтәсең, Нурулла бабай, синең зарланырлык урының юк. Үзеңчә генә яшисең дә килә торгандыр. Анысына да ышанам. Нурулла. Мин бит, улым, халык фикерен әйтәм. М и ңз иф а. Ай-Һай, шулай микән соң?.. Халык фикере микән? Нурулла. Син кысылма әле, Миңзифа! Мин бит Илдар белән сөйләшәм. Миңзифа. Ә нигә халык исеменнән сөйлисең?.. Турысын әйт син: Зиннәткә тылмач булып килдем, диген. Нурулла. Кара, кара, Миңзифапың да теле ачылып киткән түгелме соң?.. Миңзифа. Җитте инде, авызны йомып, болай да бик күп яшәдем. Кайда авыр эш — шунда куйдылар. Карышмадым. Эшләдем. Җирен дә сөрдем, урагын да урдым... „ Нурулла. Шушы яшеңнән әллә эшләмичә өйдә ятыр идеңме? Миңзифа. Өйдә ятырга без бит персидәтел хатыны түгел. Елына утызар мең доход бирә торган бакчабыз да юк. Нурулла. Тергез соң бакча... Кем сиңа мишәйт итә? Миңзифа. Без инде кече яшьтән колхоз эшенә ияләшкән. Нурулла. Алай булгач, зарланып торасың да юк.  

 
М и нз и Ф а Ел буе эшләп-эшләп тә, балаларга кием-салым алырлык акчак да булмагач, aiy кило тул. Узган ел хезмәт коне,ю егерме жиде- акча бүлделәр бет... Тфү, адәм көлкесе! Нурулла. Анысына инде мин винават түгел. И ч д а р Нурулла бабай, син бит, үзең әйтмешли, укыган кеше, олы кешеФән белән дә бераз танышлыгың бар. Әгәр чыи-чыплап тотын- саң. колхозга бик зур файда китерер идең. j у у р у л л а Булмый, улым, картайдык. Безнең ише картларга сан юк хәзер. „ . тт Миңзифа. Син үзең халыкны санламый башладың, Нурулла абзый. Юкса, тирес корты кебек, үз бакчаңда гыиа казынып ятмас идең. Нурулла. Ә син миңа тирес башында казынырга кушар идеңмени? Илдар. Ә нигә тирес башында? Колхозның яшелчә сакчасын зурайтып булмыймыни?.. Колхозның бит нибары сигез гектар яшелчә җире бар. Ул бит күз буяу гына. Нурулла. Таш өстендә чәчәк үсми шул, улым. Колхоз бакчасын зурайту өчен бездә подходящий җир юк. Илдар. Подходящий җир табарбыз... (Нурулла аптырап кала.) Табабыз, Нурулла бабай! Нурулла. Каян табасың аны? Яз көне бөтен уйсу җирне су баса, бит. Котыра бит ул Саръяз елгасы! Илдар. Ә без аны авызлыкларга тиеш... Саръяз елгасын быел ук буабыз. Менә шул. Нурулла (кулын селтәп), һәй, улым, тузга язмаганны сөйлисен лә. Буарлык булса, Зиннәт аны күптән инде буган булыр иде. Гамәлгә ашмас планнарың белән акыллы башыңны акылсызлап йөрмә син, улым. Галстугың әйбәт, эшләпәң дә килешле... Рәхәтләнеп шәһәрдә яши бир. Яхшымы, начармы, без инде үзебезнең Зиннәткә ияләшкән... Ярый, сау булып торыгыз. Гаепләп калмагыз. (Чыгып китә.) М и ңз и ф а. Күр әле алпавытны, Зиннәт кубызына ничек биеп йөри... Хәер, биерлеге дә бар шул... Бакчасын да колхоз сөреп биргәч ни... Илдар. Ул картны ник алай бик үсендереп җибәрделәр соң? М и ң з и ф а. Нурулла абзый — акчалы кеше бит ул... Персидәтел белән ничек сөйләшәсен белә торгандыр инде. Илдар. Ә үзеңнең тормыш хәлләрең ничегрәк, Миңзифа апа? Миңзифа. Тартып-сузып алып барам шунда. Илдар. Балаларың укыймы? Миңзифа. Олысы быел ун класс бетерә. Иң кечкенәсе дүртенчедә укый. Асия (Миңзифага кәгаз биреп). Менә, Миңзифа апа, барысын да бөртекләп яздым. Миңзифа. Рәхмәт, килен! Ярый, мин чыгыйм әле. Борчып йөрүем өчен ачуланмагыз инде. Исән булыгыз. Асия. Сау бул, Миңзифа апа. Миңзифа китә. Ил дар. Тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган хатын бу. Ире аның сугышта үлде... Берүзе дүрт бала белән калды бит! Ә •^аръязда андый хатыннар аз түгел. Тик алар турында кайгыртучы гына юк. зиннәткә нәрсә?.. Икешәр кило икмәк бирдем дә шул җиткән дип уйлый ул. г ө л б а ну белән Илгизәр керәләр, Гөлбану (Илгизәргә). Әйдә, улым, чишен. (Аның өстен салдыр- макчы uyjld.l И л I изәр. Нишлисең, дәү әни?.. Үземнең дә кулларым бар 52 ич. 
53 
 
Гөлбану. Кулларың булса, бар, әниең белән күрешеп кил. Илгизәр. Нигә инде мине үгетләргә?.. Мин бит хәзер кечкенә бала түгел. Гөлбану (ачуланып). Күреш дим! Илгизәр. Дәү әни, нигә ачуланасың?.. Әллә мин синең үги малаеңмы? (Асиягә.) Исәнмесез! Асия. Исәнме, Илгизәр! (Илгизәр чишенә. Почмакка барып утыра.) Илдар (Илгизәр янына утырып). Я, улым, кая бардың? (Илгизәр дәшми.) Мәктәп балаларына шулай соңга калып йөрергә ярый димени?.. Гөлбану. Шайхаттар картларга кергән. Болай азып-тузып йөрүе түгел инде. Илдар (Илгизәргә). Дәресеңне әзерләдеңме соң? (Илгизәр дәшми.) Гөлбану. Баланың бер дә болай кыланганы юк иде. Сабактан кайту белән үк дәресен әзерләргә утыра торган иде. Асия. Ярый инде, бүген гафу итәргә мөмкин. Әтисе кайткан көн бит. Илгизәр. Миңа защитниклар кирәкми. Илдар. Илгизәр!.. Кара аиы, үзеңне акылсыз тотма! Асия (Илгизәргә). Дөрес булса, мин бит сине спортсмен дип ишеткән идем. Илгизәр. Ишеткәч, ялган түгелдер инде. Асия. Сиңа спортның кайсы төре ошыйрак төшә?.. Су спортымы? Илгизәр. Сез әллә үзегез дә спортсменкамы? Асия. Юк, мин спортны яратучы гына. Илгизәр. Сез соң үзегез су спортын яратасызмы? А с и я. Яратканга күрә кызыксынам да инде... Вышкадан сикергән чакта фигуралар ясар өчен ай-һай, зур осталык кирәк бит! Ә син ясый беләсеңме? Илгизәр. Фигураларнымы? Һә-ә-әй!.. Узган җәйне шулай... 
Арслан кайтып керә. Ул ачуыннан өстендәге киемнәрен атып бәрә. Гөлбану. Чү, чү, атасы, нн булды. Арслан. Атаң башы булды!.. Әнә, бөтен җирдә улыңны «мактыйлар»... Шәһәрдә эшли алмагач, авылга «пырафисыр» булып кайткан, диләр. Нәрсә өчен, кем өчен кайткан диләр бит әле!.. Хурлык! Илдар. Әткәй!.. Арслан. Дәшмә миңа «әткәй» дип! Мин сиңа хәзер ата түгел! Вәт шул! Гөлбану. Атасы, дим, тәүбә диген, тәүбә!.. Арслан. Ачуымны китермә! Түбәңә берне менеп төшермен... Шул булыр. Гөлбану. Әй ходаем, кулыннан килмәгәнне иик сөйли икән?.. Урамнан гайбәт җыеп кайткан да дөнья җимермәкче була. Менә Наҗия генә ишетсен әле... Акылга утыртыр үзләрен! Арслан. Утырткан ди!.. Үзе турындагы гайбәт тә халык теленә кергән инде. Илдар. Әткәй, дим, нигә син юкны сөйлисең?! Арслан. Юкнымы?!. Нәрсә, килен алдында барысын да әйттерәсең киләмени?.. Асия. Кирәкмәс, әткәй, сөйләмәгез... Үтенеп сорыйм, сөйләмәгез! 
Марзия килеп керә. Марзия. Исәнмесез! Илдар абый, мин сезне алырга дип килдем... Райком секретаре Наҗия апа чакыра. 
Пәрдә
54 
 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
БИШЕНЧЕ КАРТИНА 
«Авангард» колхозы правленнесендә бара. 1әрә- сузылган киңәшмә әле беткән генә. Халык таралган. 
Наҗия. Киңәшмәдә иптәшләр дөрес әйттеләр: бер ай эчендә шактый! эш башкарылды. Минемчә, иң әһәмиятлесе шул: язгы ташкынга кадәр Саръяз елгасын буып өлгердегез. Илдар. МТСиың зур файдасы тиде. Әгәр экскаватор оулмаса... 3 и и н ә т. Натуралата түли башлагач, күрерсең әле аның «файдасын»... Илдар. Анысы өчен кайгырма син, Зиннәт. Ашлыклар уңса, оүләргә дә, түләргә дә — барысына да җитәр. 3 и н н ә т. Әгәр уңмаса?.. Илдар. Сабан ашлыгы уңарга тиеш. Без инде барлык чараларны күрдек шикелле. Зиннәт. Киңәшмә вакытында сүзеңне бүлдерәсем килмәде. Хәзер әйтим инде... Менә син: күрдек тә күрдек, дисең... Барысын да күреп җиткерә алдың микән соң? Илда р. Фикереңне ачыграк итеп әйт, Зиннәт. 3 и и н ә т. Әйтик, яңгырлар булмаса?.. Чәчкән бодаеңны боз сугып китсә, нишләрсең? Илдар. Анысы бөтенләй башка эш... 3 и н и ә т. Юк, мин бит сиңа бик практичный сорау бирдем. Үзең әйтмешли, ачыграк итеп җавап кайтар. Галим кеше бит син!.. Наҗия. Юкка-барга сүз куертып утырма әле, Зиннәт. (Илдарга.) Мине хәзер бер генә нәрсә борчый: Саръяз тау басуы без көткән нәтиҗәне бирерме? Илдар. Бирергә тиеш... Узган ел без тәҗрибә участогыннан уртача өч йөз кырык центнер уңыш алдык. Туфракның структурасы шундый ук иде. Зиннәт. Каткан балчык идеме?.. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. Әкият! Илдар. Ләкин чын әкият. Зиннәт. Сезнең ул җирегез ничә гектар иде соң? Илдар. Күп түгел иде... Дүрт гектар чамасы. Зиннәт. Дүрт гектар җирдә бит бәрәңгене колагыннан тартып та үстереп була. Ә без быел планнан тыш җитмеш гектар утыртырга җыенабыз. Җитмәсә, каткан балчыкка... «Әрем җире»нә! Син шул җирдән өч йөз кырык центнер уңыш алмакчы буласың инде, ә?! Илдар. Алай ук түгел... Шулай да ике йөз иллене алып булыр дип уйлыйм. Зиннәт. Уйларыңны пока сии башыңда сакла... Бездә бит чебешләрне көз көне саныйлар. Илдар. Алайса, без бу бәхәсне көзгә кадәр калдырып торыйк. Зиннәт, син бит киңәшмә вакытында дәшмичә утырдың... Давай әйт үз фикереңне: чәчүгә төшәр өчен барысы да әзер дип уйлыйсыңмы? Зиннәт. Киңәшмәдә әйттеләр бит инде... Иптәш Шакирова да шул фикердә... Нигә аны кабатларга?.. Аннан соң, сез бит минем фикер белән оик үк исәпләшеп тормыйсыз. 4 н Илдар. Үпкәң бөтенләй урынсыз, Зиннәт. Ярый, калганы тагын эш бызТкәнАа күренер- (ТәРӘзӘ1>е ача.) Утыра торгач, таңны да аттырган
Вакыйга, бер ай чамасы үткәннән сон, зәләргә тац яктысы төшкән. Озакка Правленпедә И л д а р, Н а җ п я һәм 3 и н н ә т. 
55 
 
3 и н п ә т. Бераз яктыру белән мин басуга чыгып китәм. Баткак җирләрне карап кайтырга кирәк... Аларны бит барыбер ат белән сөрергә туры киләчәк. (Кабинетка кереп китә.) Наҗия. Ошамый миңа Зиннәтнең кыланышы... 
Арслан керә. Арслан. Сукырның теләгәне ике күз, дигәндәй, икегез дә биредә икәнсез... Илда р. Ни булды, әткәй? Арслан. Сыерлар абзарының түбәсә ишелеп төште, иптәш перси- дәтел! Вәт шул. Соң, ишелмичә хәле юк... калхуз оешкан елны ук салынган абзар бит ул. Зиннәтне дә әйтер идем... Ун ел персидәтел булып эшләп... Н а җ и я. Сез аның үзенә кереп әйтегез, Арслан абзый. Әнә кабинетта утыра ул. Арслан. Хәзер аңа әйтүдән ни файда?.. Замиститель генә бит ул. Менә мин персидәтелгә әйтәм!.. Илдар. Кызмыйча гына сөйләшик әле, әткәй. Түбә ишелгән икән, вакытлыча чарасын күреп торырбыз. Ә көзгә... А р с л а н. Нәрсә көзгә?! Илдар. Шлако-бетоиный абзар салдырабыз... (Арслан төчкереп җибәрә.) Наҗия. Төчкердегез бит, Арслан абзый... Димәк, Илдар хак сүз әйтте. Арслан. Аннан түгел лә, иптәш Шакирова... Борынга түбә саламы кергән. Шул төчкертә. (Илдарга.) Ышлак-битун абзар турында син миңа әйткән идең инде. Баштарак ышана да язып куйган идем... Ә менә Зиннәт кичә фирмыга керде дә гайрәтемне чигерде. И л д а р. Нәрсә дип? Арслаи. Дөресен әйтеп. Соң син ул абзарны нәрсә белән салдыр- макчы буласың?.. Банкта сукыр бер тиен акчагыз юк ди бит. Илдар. Көзгә кадәр булачак. Арслан. Нурулла карт үстергән кәбестәне саткачмы?.. Илдар. Әйтик, шулай да булсын ди... Ә син беләсеңме, әткәй, кәбестә күпме доход бирәчәк? Арслан. Анысы бит әле аның һавадагы торна!.. (Наҗиягә.) Әйттем мин сезгә, иптәш Шакирова, әйттем! Нәкъ мин әйткәнчә килеп чыкты да... (Илдарга.) Авылга син атаңны хур итәр өчен генә кайткансың. Вәт шул! (Тәрәзә янына барып утыра.) Илдар. Наҗия, нишлибез бу әткәй белән?.. Миңа бик уңайсыз бит. Әллә үзен «отставкага» чыгарыйкмы? Н аҗия. Эш бит әткәңдә генә түгел... Тамырны тирәнрәктән эзләргә кирәк. Биредә Зиннәтнең кулы уйный. Бөтен нәрсәне ул болгата бит. Ә, беләсеңме, ни өчен?.. Халык алдында синең дәрәҗәңне төшермәкче була ул. Юк, аның белән бик ныклап сөйләшәсе бар... Коммунист башы белән саботаж ясап йөрмәсен! (Кабинетка кереп китә.) Арслан. Я, хуш, абзар түбәсен нишләтмәкче буласың, иптәш персидәтел?.. Әллә ышлак-битун абзар салынганны көтикме?.. Кызыл кар яварга күп калмады бит инде... Илдар. Әткәй!.. Син бу гадәтеңне кайчан ташларсың икән? Арслаи. Ә сии авылда тагын күпме яшәргә уйлыйсың әле? Илдар. Мин бит срок белән кайтмадым. Арслан. Алайса миннән дә дапырус алып маташма. Илдар. Юк, әткәй, моның бер чиге булырга тиеш... Бер-беребезне аңларга бик вакыт инде. Я» турысын гына әйт әле: сиңа соң нәрсә җитми?
56 
 
_ о м-u-rmu Пачүт кына бетте. Вәт шул. Карт- Арслан. Барысы Да 4 яшәрмен дип уйламаган идем. лык көнемдә ярсынып- 1..ортыщш тарсЫна торгансыадыр?.. ^АрсЛярыймы?! Асия киленгә минем сүзем юк. Үз кызым кебек күрәм мин аны. Йортымны да тарсынмыйм. Эш анда түгел... Илдар. Ә нәрсәдә соң? . Арслан Саръяз урамыннан күкрәк кагып узган чакларым бар иде минем' Илдар силхуз мииистердә эшли, дип авызымны тутырып әйтә торган идем Ә хәзер нәрсә?.. Кешеләр күзенә күтәрелеп карарга да оялып йөрим ләбаса! Шуның өчең укыттыммыни мин сине? Ахыр чиктә авылга кайтып, крәстиян чабатасы кияр өчен галим булдыңмыни син?. II л д а р. Әткәй, дим, искергән җырлар бит бу. Арслан. Искеме, яңамы, анда минем эшем юк... йөрәгем әрнегәнгә чыдый алмыйча сөйлим мин! Яшь чакта бит минем башка да мәкинә тутырмаганнар иде. Ә шулай да укый алмадым. Заманасы шундый иде. Вәт шуңа күрә дә сине укыттым. Зур кеше итәсем килгән иде үзеңне... Пырафисыр булырсың дип уйладым. Булдың пычагым!.. Син бит үз бәхетеңә үзең балта чаптың... Өметсез! Ата кешегә бу хәлне кичерү әллә бик җиңел булыр дип уйладыңмы?! Илдар. Беләм, әткәй, сине сүз белән генә ышандыруы кыен... Ләкин шулай да тыңла: синең өметсез малаең барыбер профессор булачак бит... (Арслан кулын селти.) Мин сиңа чынлап әйтәм, әткәй. Бер ел үтәр, ике ел, өч ел... һәм син бу сүзләрнең дөреслегенә үзең дә ышанырсың. Арслан. Әйе, малай чакта без әкиятләргә ышана идек... Ә хәзер син. мине сакаллы сабыйга исәплисеңдер инде?.. Әкият булса да, ышан, дисеңмени? Ярый инде, хәерле булсын... Бер дә юкны сөйләми торгансыңдыр. (Китә). Кабинеттан Наҗия чыга. Наҗия. Зиннәт белән хәзер уртак тел табуы авыр... Аңа җаваплы эш тапшырып, без зур хата эшләмәдек микән?.. (Ачык тәрәзәдән Бикчу- рин күренә. Ул тыңлап тора.) Хәер, халыкның күпчелеге аны заместитель итеп калдыру ягында булды бит. Илдар. Җыелышта тәнкыйть сүзләре дә аз әйтелмәде. Минемчә, Зиннәткә күптән инде тиешле нәтиҗә ясарга кирәк иде. Аннан соң, ул бит эшләргә сүз бирде. Наҗия. Илдар, син кешеләргә бик тиз ышанасың... Бәлки, ул күз буяр өчен генә суз биргәндер?.. Беләсеңме, ифрат та көнче кеше бит ул... Менә нәрсә аны харап итә. Сиңа үч итеп, аның берәр әшәкелек эшләп куюы да бар. Илдар. Әгәр ул андый юлга баса икән, халык алдында үзенең ышанычың югалтачак. Әнә, Бикчуринны ревкомиссиядән ничек тиз очырдылар... (Бикчурин тиз генә тәрәзәдән башын ала.) Наҗия. Бикчурин белән Зиннәт — күптәнге әшнәләр. Син моны да исеңдә тот. . Илдар. Анысын ишеттем мин. Колхоз бухгалтериясенә инде бер 1₽иЛве ревизи,я баРа- Элекке бухгалтер Фәйзерахман белән Бик- мент кына табадды. чуаЛТканиар- Уиике мең СУМЛЫК ялган Доку- Наҗия. Бу эштә, бәлки, Зиннәтнең дә катнашы бардыр?.. VK ппокчпоРпгя ү3ХГӘ ӘЛе ӘЙТҮ кыен- Ә Бикчурин турында мин бүген чуы мөмУкРинР гтпп6 Р итмәкч® бУлам- Юкса, аның сизенеп, авылдан качуы мөмкин. (Тәрәзә янына барып, озак карап тора.) тарсын- Булдың пычагым!.. Син бит үз 
57 
 
Наҗия. Син бүген тайга гашыйк булдың, ахры? (Аның янына килә.) Илдар. Күрәсеңме, Наҗия, елга өстеннән куе томан күтәрелә?.. Саръяз елгасы, үзенең ярларына сыеша алмыйча, күк киңлегенә үрмәли кебек. Н а җ и я. Быел су ифрат күп булачак. Саръяз елгасы ике метрга кадәр артырга тиеш ди. Язгы ташкын безнең буаны харап итеп ташламасын... Илдар. Алай дияргә, безнең отводной канавыбыз бар бит. Н а җ и я. Канауны ачтыгызмы әле? Илдар. Канауны? Ә, әйе... Бу эшне мин Зиннәткә тапшырган идем. Н а җ п я. Ачылмаган булса, аны бүген үк ачарга кирәк, Илдар... Юкса, дөньяның хәлен белеп булмый... Бер төн эчендә дә суның әллә никадәр артып китүе мөмкин. Илдар. Анысы дөрес. Нурулла бабай әйтмешли, Саръяз елгасының котыра торган гадәте бар. Хәтерендәме, бервакыт синең белән чак кына батмыйча калдык? Н а җ и я. Кайчан ул? Илдар. Утыз тугызынчы еллар булды микән?... Яз көне иде. Анысын ачык хәтерләмим. Кечкенә генә бер каекка утырып, агымга түбән төшеп киткән идек... Н а җ и я. Әйе, әйе, исемә төште... Ә син каекның ничек итеп бозга килеп бәрелгәнен хәтерләмисеңме? Илдар. Мин бит шул турыда әйтмәкче булам да... Юл киемендә Асия килеп керә. Илдар белән Наҗия аны күрмиләр. Н а җ и я. Мин ул чакта шулкадәр курыктым... Илдар. Хәтеремдә... «Илдар, зинһар, коткара күр!» дип, кочагыма килеп кердең бит. Н а җ и я. Әйтерсең лә, син «спасательный круг»... (Көләләр.) Асия. Гафу итегез... Сүзегезне бүлдерергә туры килә... (Наҗиягә.) Исәнмесез, иптәш Шакирова! Ы а җ и я. Исәнме, Асия! Илдар. Асия, нишләп син болай бик иртәләдең әле? Асия. Ашыгыч эшем бар иде. Н а җ и я. Фермада эшләр ничек бара соң, Асия? Асия. Дөресен әйткәндә, шәптән түгел. Бернинди механизация юк. Малларга азык җитми. Сыерлар сөтне бик аз бирә... Илдар. Борчылма, Асия, әкренләп барысы да җайланыр. Асия. Син шулай дисең дә... Ә менә мин үземне тынычландыра алмыйм. Тырышып йөрүләрем бушка киткән төсле. Н а җ и я. Менә монысы һич дөрес түгел инде. Син килгәнче бит маллар арасында кырыкмаса-кырык төрле чир таралган иде. Ә хәзер андый фактлар бөтенләй юк диярлек. А с и я. Анысы шулай инде... Көне-төне профилактика белән шөгыльләнергә туры килде. ! Наҗия. Без бит барысын да күреп торабыз, Асия. Я, Илгизәр ничек соң?.. Сүзеңне тыңлыймы? Асия. Акыллы малай, яратам мин аны! Н а җ и я. Ә ул сине ничек?.. Ас ңя. Анысын инде Илгизәрнең үзеннән сорарга кирәк. Н а җ и я. Минемчә, ул да сине яратырга тиеш. Асия. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Ул — спортсмен, ә мин — спорт яратучы... Нәрсә турында сөйләшергә дип аптырап тормыйбыз. (Телефон шалтырый. Илдар трубканы ала.) Илдар (телефонда). «Авангард» колхозы... Биредә... Наҗия, «Кызыл байрак»тан сине сорыйлар.
58 
 
Пяж11Я (телефон трубкасын алып). Тыңлыйм... Исәнмесез, Хөсни-  nfrunii Сон мин бит кичә колхоз председателе белән сөйләш- темДӘНичекэ.. Бакчачылык эшенә алай төкереп карарга аның хакы юк. Э пттао кая булган ди?.. Хәзер үзем оарып җитәм. (Трубканы элә.) Япый Иптәшләр, мин киттем. Илдар, Зиннәткә генә ышанып, отводной ’4irivHbi ачтырырга онытма. (Ашыгып чыгып китә.) Асия. Таңга кадәр кайтмагач, мин бит сине, чынлап та, эш белән гтыоасың дип уйлаган идем. ' Илдар. Асия, син ни сөйлисең?! Киңәшмә опт әле күптән түгел генә бетте. 11Г Асия. Мин килеп кермәсәм, бәлки, бетмәгән дә булыр иде... Шулаймы? „ р Илдар. Тукта әле, тукта, күңелеңдә әллә берәр шик тудымы, ьәл- ки. син Наҗиядән көнләшә торгансыңдыр?.. Асия. Әгәр көнләшсәм?.. Нигә, көнләшергә минем хакым юкмыни? Илдар. Хакың юк димим. Ләкин көнләшер өчен нигез кирәк бит. Асия. Илдар!.. Кайтканнан бирле миңа бик күп нәрсә ишеттерделәр... Тик сиңа гына әйтмәдем. Борчыйсым килмәде үзеңне. Илдар. Ә нәрсә ишеттерделәр?.. Асия. Ярый, бу турыда без соңыннан сөйләшербез... Мин хәзер тиз генә районга барып кайтмакчы булам. Илдар. Тукта әле, Асия, син бит мине бөтенләй аптырашта калдырдың... А с и я. Аптырама... кайткач, мин сиңа барысын да сөйләрмен. Ә хәзер китәргә рөхсәт ит. Илдар. Кая? А с и я. Әйттем ич инде: районга... Илдар. Ә-ә-ә, әйе... Районга ни өчен барасың? Асия. Кичәгенәк телефоннан хәбәр иттеләр: паратиф авыруына каршы яңа препарат кайткан... Илдар. Я, кайтсын да ди? Аның өчен обязательно кара таңнан чыгып китәргә дигәнмени? Асия. Бик аз җибәргәннәр аны... Занятие башланганчы барып җитәргә кирәк... Башка колхозлар алып бетермәгәе дип куркам. Бикчурин керә. Илдар белән Асия аны күрмиләр. Илдар. Ярый алайса, юлыңны бүлмим. (Исенә төшеп.) Асия, мин сиңа хәзер бер хат язып бирәм... Район прокурорына кертеп чыгарсың. Асия. Прокурорга?.. Ә нинди хат соң ул? Илдар. Әйтермен. Әйдә, кабинетка керик әле. Бикчурин. Прокурорга хат җибәрә... Әллә ревкомиссия берәр нәрсә казып чыгарганмы? (Кабинет ишегенә колагын куеп тыңлый. Кабинеттан, ишекне бик каты ачып, Зиннәт килеп чыга. Ишек Бикчу- ринның маңгаена бәрелә.) Бикчурин (маңгаен тотып). Ай! Зиннәт. Нинди «ай» сиңа?.. Кояш чыгар вакыт җиткән инде. _ Бикчурин. Чыкса, синең өчен чыкмый ул... (Кабинетны күрсәтеп.) Әиә, кемнәр өчен... (Ишеккә колагын куя.) йөрисең?НӘТ СИИ Нәрсә’ ялланган шымчы кебек, кешеләр сүзен тыңлап Бикчурин. Шаулама әле, синең турыда сөйләшәләр. о и н н ә т. Ялганлыйсың бит, дуңгыз! Бикчурин. «Дуңгыз» дигән сүздән җаның бизәр әле синең... Илдарның бая нәрсәләр әйткәнен ишеттеңме?.. Наҗия белән сөйләште- X; ^бИНеТКа Кереп КИТКӘЧ- бәсеңме Илдар нәрсә ди?.. Зин- көтеп тора? диШеИНӘН аЛДЫртам’ ди‘ ТизРәк Ревизия беткәнен генә
59 
 
3 и и н ә т. Анысын мин үзем дә сизенеп йөрим. Ә Наҗия нәрсә ди? Б и к ч у р и н. Соң ул да Илдарны яклый инде. Алар икесе дә бер сүздә бит. Синең заместитель булып калуыңа эчләре поша. Особенно Илдар... Зиннәт. Беләм, бөтен эшне үз кулына аласы килә аның. Юк, ал- мыйчарак торсын әле!.. Зиннәт тә төшеп калганнардан түгел. Б и к ч у р и н. Вакытында отпор бирмәсәңме?.. Төшеп калуыңны көт тә тор... Әнә, синең өстеңнән хәзер райком секретарена жалоба язып утыра. Зиннәт. Син нәрсә?!. Үзең болан исерек тә түгел кебек. Бикчурии. Ышаимасаң, бар, кер дә кара... Жалоба белән районга специально хатынын җибәрә, белдеңме? Янәсе, син аңа буйсынмыйсың... Аңа каршы агитация алып барасың... Аның дәрәҗәсен төшерергә тырышасың... Сөйләшкәннәрен үзем тыңлап тордым. 3 ин иәт. Әйтәм, ул минем кабинеттан чыгып китүемне сорады... Кабинеттан I I л д а р чыга. Б и к ч у р и н. Исәнме, Илдар дус! Илда р. Нихәл, Миңлегамбелмөлек! Б и к чу р и н. Тоес Бикчурии... Илдар. Нигә, исемеңне әйтергә ярамыймыни?.. (Шкафны ачып, берничә бит кәгазь ала да кире кабинетка керә башлый.) 3 и н н ә т. Илдар, хатының ни өчен районга бара? Илдар. Үз эше белән... Зиннәт. Юк, иптәш, син күзгә төтен җибәрмә! (Бикчуринга чыгып китәргә ишарә ясый. Бикчурии китә.) Минем өстән донос яздың? Шулаймы?! Илдар. Мин бит бирегә донослар язар өчен кайтмадым. Зиннәт. Ә нәрсә өчен тагын?.. «Диссертация» дигәннәрен язгансың инде... Илдар. Зиннәт, давай, кешеләрчә генә сөйләшик әле. Теге вакытта сүз бирүең чын күңелдән булса, тәртәгә тибеп йөрүеңне ташла син... /Моның белән барыбер берәүне дә куркыта алмыйсың. Үзең өчен генә начарлык эшлисең. Син бит коммунист кеше. Парторг Шәрифҗан абзый сине кисәтте бит инде. 3 иннәт. Парторг белән өркетмә мине. Мин синең авылга ник кайтканыңны точно белдем инде... Шәрифҗан абзыйлар, Наҗияләр алдында гына син бит «изге кеше» булып кыланасың... Янәсе, фәнне практика 'белән бәйләргә кайткан... Туган авылына ярдәм итәргә тели... Барысы да әкият! Егет булсаң, я, турысын әйт: нигә бик кирәк булды әле сиңа тәҗрибә станциясе?.. Саръяз тау басуыннан югары уңыш алыр өченме? Илдар. Юк, аның өчен генә түгел... 3 и н н ә т. Әһә, эзеңә бастыммы?! Илдар. Белмим, баса алдың микән?.. Без икебез бер эздән йөрмибез шикелле. Әгәр беләсең килсә, тәҗрибә станциясе безгә фәнни-тикшеренү эшләре алып барыр өчен дә кирәк ул. Зиннәт. Боргаланмыйча әйт син: үзем өчен кирәк, диген... Каткан балчыкта бәрәңге үстерә алсам, миңа научный исем бирәчәкләр, диген... (Пауза.) Я, нигә дәшмисең?.. Авызыңны томаладыммыни? Илдар. Мин бит ахмак сүзләр сөйләргә гадәтләнмәгән. Акыллырак сүз әйтсәм, барыбер аңламассың дип куркам. (Кабинетка кереп китә.) Зиннәт (аның артыннан). Каян килгән акыл иясе!.. «Бәрәңге профессоры» гына бит син! (Бикчурии керә.) Б и к ч у р и н. Шулай да ул сиңа катырак әйтте бит, Зиннәт дус. Ишек аркылы барысын да тыңлап тордым. Зиннәт. Әйдә, әйтеп калсын... Аның тотлыгасы көннәре алда әле!.. Алар бүген төи буе чәчүгә төшү турында акыл саттылар. Ләкин иң ки
60 
 
n.n„ нетән чыгардылар. Буадагы отводной канау әле һаман ябык рәклесе“ оЯ б т Ә су буага шундый көчле басым ясый... Берничә жир- '?^еинд7 ерып кГрә башлаган Кичә кич үзем күреп кайттым. Язгы тяшгьш буаны җимерәчәк... Бүген булмаса, иртәгә барыбер җимерәчәк! Бнкч'урпп. Буа җимерелсә, күпер тагын су астында кала оит... Рчпопга барыо өчен юл киселә дигән сүз. „ птгггп 3 и н н ә т. Бер-ике атна районга бармыйча да торып оула. Эш анда түгел. Мытыестан тракторлар килә алмый, диген син! Илдарның бөтен планы юкка чыга! Б и к чу р и н. Ызначыт, яңа персидәтель эшкә тотынмас борын кулын сындыра икән. Зиннәт. Кулын сындырып кына котылса әле, оер хәер... киттем мин аңа: ник кайтканыңа үкенерсең, дидем. Хәзер инде үзенә үпкәләсен. (Чыгып китә.) Бикчурин. Ике бөркет сугышса, ябалакка йон була, ди... Ә миңа шул йон гына кирәк тә... Та-а-ак... Ызначит, буа җимереләчәк диген, ә!.. Бүген үк җимерелсен иде ул... Күпернең менә хәзер үк су астында калуы важны... (Кабинет ишегенә карап.) Бу хатын районга китә алмыйча калыр иде... Тукта әле, Илдарның прокурорга язган хатын ничек кенә итеп кулга төшерергә соң? Нәрсә турында язганын точно беләсе иде бит. 
Рушания керә. 
Рушания. Илдар абый биредәме? (Бикчурин ишетми.) Нәрсә, әллә чукракландыңмы?! (Бикчурин сискәнеп китә. Нәрсә әйтергә белмичә, Рушаниягә карап тора.) Әбәү, йөзендә бөтенләй нур әсәре калмаган. Кичә җен урынына эчкән идең шул. Пахмилдән башың авырта торгандыр. Бикчурин. Рушания! Җаным! Ник син мине аз гына булса да кызганмыйсың?! Рушания. Кара, кара, ничек юашланып киткән. Ә кичә нәрсәләр әйткәнеңне хәтерләмисеңме?.. Мине бит эт урынына сүгеп чыгып киттең. Оятсыз! Бикчурин. Соң, үзең бит мине өеңнән куып чыгардың. Мин бит ни... баламны сагынып барган идем. Рушания. Балаңны сагынсаң, аек баштан кил. Бикчурин. йөрәгем әрнегәнгә эчәм мин. Сине юксынам, Рушания... Баламны сагынам!.. Рушания., Җитте инде, ичмасам, дәшмә! Мин бит сине беләм... Телең белән сайрыйсың, күңелең белән пычак кайрыйсың. Бикчурин. Ышан, Рушания!.. Рушания. Ышанмыйм! Ике йөзле юха елан син! (Кабинетка керә башлый.) н Бикчурин (зәһәрләнеп). Рушания. . Рушания (туктап). Менә монысы нәкъ син үзең... Менә шушылай сүзең^бармы?^Т ^ена син минем канымны эчтең! Я, нәрсә, әйтәсе м1’ Кичәгенәк синеҢ Арслан картлардан чыкканыңны кү- pen калдым... Ни өчен кердең аларга? 1 БикЧа^пнЯнМмНӘ тагын- Ке£е кешегә кермичә тора димени? әле УР......................  Минем хакта Илдарга берәр нәрсә сөйләгәнсеңдер районга1 озатканыг?чЛӘАеМ Ш*Л'" Теге нәселле ДУНгызны ничек итеп район! а озатканыгызны да әйттем Бикчурин. Әйттең?! абыйдай гына ку^кыг^йөрдем^ Юләрбул^ Ни^үзләреңне
61 
 
акайттың?.. Әбәү, кыяфәте!.. Булса да булыр икән кеше.. Тфү! (Кабинетка кереп китә.) Б и к ч у р и и. Хәзер инде аңлашылды... Ызначыт, Илдар бер дуңгыз өчен ике кешенең башын ашамакчы була... Юк, бик кыйммәткә төшәр ул сиңа!.. Тукта, хәзер нишләргә соң?.. Зиннәткә барып әйтергәме?.. • Ашыгып Нурулла карт килеп керә. Ы у р у л л а. Персидәтел килдеме? Биредәме? Б и к ч у р и н. Ни булды, Нурулла бабай? Нурулла. Эшләр харап, эне!.. Буаны ташкын җимерә башлаган! Бикчурин (юри гаҗәпләнгән булып). Кит аннан?! Алайса, тизрәк председательгә хәбәр итәргә кирәк. Нурулла. Персидәтел биредәме соң? Бикчурин. Бу вакытта нишләп правлениедә утырсын ул... Н у р у л л а. Өендә микәнни? Б и к ч у р и н. Кем белә аны... Может, басуга чыгып киткәндер. Нурулла. Әйттем мин аңа: Саръяз елгасын буып булмый, дидем. Юк, тыңламады. Картлар сүзен аяк астына салды. Менә хәзер җавабын үзе бирсен инде. Алтмыш гектар яшелчә җире су астында кала бит. Парниклар харап була! Никадәр хезмәт бушка китә! Я, нишлибез?.. Хет җир тишегеннән булса да персидәтелне эзләп табарга кирәк! Б и кчу р и н. Нурулла бабай,'син хәзер басуга йөгер, ә мин... Нурулла. Ә син нишлисең? Б и к ч у р и н. Авыл советына барып карыйм. Шунда түгел микән. Нурулла. Әй, мөртәт, ачуым килмәгәе!.. Алтмыш яшьлек карт басуга йөгерсен, ә ул... Бикчурин. Ярый, алайса басуга үзем барырмын. Ә син авыл советына кереп чык. Нурулл а. Тукта әле, барырлык булгач, нигә соң кузгалмыйсың? Бикчурин (итекләрен салмакчы булып). Аяк чолгауларын бераз рәтлим инде. Хәзер чыгып йөгерәм. Нурулла. Кара аны, тиз йөрисе бул! г(Ашыгып чыгып китә.) Бикчурин. Буаның җимерелүе шәп булды!.. (Кабинет ишегенә таба карап.) Шулай була ул, иптәш «профессор!» Бер ай буена минем өстән казынган идең... Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар!.. (Тәрәзәдән карый.) Томан таралганчы күперне дә су басарга тиеш... Хәзер инде районга барулар үтү-тү-тү!.. (Чыгып китә). Кабинеттан Илдар, Асия һәм Рушания чыгалар. Илда р. Нурмөхәммәт абыйга әйт: атны канатлы тарантаска җиксен. Югыйсә, юлда бик пычранырсың. А с и я. Кирәкмәс, Илдар, мин атланып кына барам. Күрмисеңмени, шуңа да шаровар кидем ич. Илдар. Алайса син буа аркылы гына бар... якынрак та, юлы да яхшырак. Асия. Мин үзем дә шулай уйлаган идем... Я, ярый, киттем. Хуш! (Китә.) Илдар (тәрәзә янына барып). Асия!.. Ишетмәде... Китте... (Тәрәзә аша күреп.) Илгизәр!.. Син анда нишләп торасың?.. Кер әле, кер. Илгизәр керә. Аныц кулында кечкенә төенчек. Илгизәр (тирә-ягына каранып). Әти, миңа әнием кирәк иде... Конюшнига китте, әйеме? Илдар. Соң, әле генә чыгып китте ич. Нәрсә, берәр йомышың бар идемени? . __ Илгизәр (кулындагы төенчеген күрсәтеп). Менә, дәү әни үзенә, юлда ашасын дип, бәрәңге пәрәмәче биреп җибәрде.
62 
 
И т i a р. Бар алайса, артыннан куын җит тә әйт: әти, диген, юашрак ат сорарга кушты, диген... Юкса, «Алмачуар»иыц кинәт ыргыла торган гяпәте бар, аңладыңмы? 'Итгизәр Ыргылса соң? Кичә мәктәптә малайлар сөйләделәр инде ” Синең әниең, диләр, «Алмачуар»ны да биетеп кенә йөртә, диләр... Ә минем әле күргәнем юк. Мин бит әниемнең «Алмачуар»ны ничек биеткәнен күрер өчен геиә килдем дә инде... (Йөгереп чыгып китә.) Илдар (көлеп). Ах, шайтан малай!.. Руша н и я. Чынлап та, Асия апа ат өстендә егетләр кебек йөри ул. Илдар. Я, Рушания, ни йомыш? Рушания. Фосфорит оны кушылган тиресне бүген бәрәңге җиренә ташытмакчы идем. Иртәрәк булмас микән?.. Ату чәчүгә төшкәч, вакыт та калмый бит, Илдар абый. Кичтән наряд алган чакта әйтергә онытканмын. Илдар. Кичә мин ул тирескә анализ ясадым. Нәкъ мин теләгәнчә килеп чыкты. Давай, бүген үк ташыта башла. (Рушания китә башлый.) Рушания! (Рушания туктый.) Я, эшкә ияләшеп буламы соң? Бик авыр түгелме? Руша н н я. Әй, Илдар абый, юкка гына мине бригадир итеп куйдыгыз ла. Илдар. Кем әйтте аны сиңа. Руша н и я. Үзем әйтәм ич. Илдар. Юк, син әйтә торган сүз түгел бу. Р у ш а н и я. /Мин әйтмәсәм, әйтүчеләр бар. Илдар. Менә шулай дигеи. Юкса, мин аптырап киттем. Синең ничек эшләвеңне барыбыз да күреп торабыз ич. Р уш а н и я. Күрә алмаучылар да бар шул. Илдар. Анысы башка мәсьәлә. Кемнәр ул? Руша н и я. Мөслимә апа инде... Зиннәт абыйның хатыны. Мине бөтенләй кешегә дә исәпләми. Эшкә кушсам, чыкмый... Чыкса да рәтләп эшләми. «Мин — зампред хатыны!» — дип кенә кычкыра. Илдар. Нигә аны моңарчы әйтмичә йөрдең? Рушания. Аның эшкә чыкмавына әле түзәр идең дә. Юк-бар гайбәт сөйләп, җанга тия бит ул. Янәсе, мин... Әй, Илдар абый, әйтүе дә чиркәнеч! (Елый.) Илдар. Елама, Рушания, нык бул! Син бит бригадир! Ә «бригадир» дигән сүзнең мәгънәсе бик зур бит. Ру ш а н и я. Зур дип инде... Нахак сүзләр ишетүе дә бик җиңел түгел шул, Илдар абый. Аның теле тел генәмени... Янәсе, мин бозык хатын... Шуңа күрә мине ирем ташлап чыккан. Янәсе, мин тегеләй дә, янәсе, мин болай... Аңлыйсызмы, халык алдында мине юри мыскыл ит- мәкче була бит ул. Илдар. Менә нәрсә, акыллым, бүген үк бригадаңны җыйна, барысын да ачыктаначык сөйлә дә бир. Мәсьәләне кискен итеп куярга кирәк. Әгәр төзәлергә сүз бирми икән, тотарга да үзен бригададан куарга! Рушания. Ә Зиннәт абый нәрсә әйтер? Илдар. Ә нәрсә әйтсен ул?.. Колхозда дисциплина бер генә. Синең өчен дә, минем өчен дә, зампред хатыны өчен дә бер генә дисциплина! 
Тышта мотоцикл килеп туктаган тавыш. 
Рушания (тәрәзәдән карап). Мытыес бригадиры Максут килде. Илдар. Күпернең төзеклеген тикшерә торгандыр. Иртәгә бит тракторлар килә торган көн. Рушания, Зиннәтне күрсәң әйт әле: минем янга кереп чыксын. Буаны карап кайтасы бар. 
Максут килеп керә.
63 
 
Максут (сулышы бетеп). Илдар абый, тизрәк!.. Тизрәк халыкны Җыйнагыз! И л д а р. Нәрсә бар? Ни булды? М а к с ут. Ташкын!.. Буаны су баскан! Илдар. Буаны?! Рушания! Хәзер үк чаң сук: бригадаңны җый! Барышлый дүртенче, беренче, өченче бригадаларга да әйт: чаң суксыннар! Бөтен авылны аякка бастырырга кирәк! Руша и и я йөгереп чыгып китә. Максут. Илдар абый, мин буа аркылы гына чыкмакчы идем... Чак кына суга төшеп китмәдем... Ярый әле, мотоциклның фарасын кабызган идем. Яктылык коткарды. Буа янына хәзер үк каравыл куярга кирәк. Юкса, томан, берни күренми... Илдар (кинәт исенә төшеп). Ә Асия нишли?! Ул бит буа аркылы үтәргә тиеш! (Тиз генә телефон трубкасын ала.) Коммутатор! Срочно конюхлар өен бирегез!.. Кем бу?.. Нурмөхәммәт абый, Асиягә әйтегез... Әйе, әйе, Илдар... Асиягә әйтегез: беркая да китмәсен!.. Ничек?.. Китте?! (Хәрәкәтсез кала.) Асиям! Кадерлем син минем! Максут. Илдар абый, бәлки без аны мотоцикл белән куып җитәрбез?.. Илдар. Мотоцикл беләнме?.. Киттек! (Китәләр). Артта чаң суккан тавышлар ишетелә башлый. 
Пәрдә 
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ 
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА 
Вакыйга бер атна үткәннән соц, Казан больницаларының берсендә бара. Ак чыбылдык эчен хәтерләтә торган кечкенә генә палата. Сул як стена буенда — ялгыз койка. Койкада Асия ята. Аның башы бинт белән бәйләнгән. Асия янында Баязит белән Фәрхинур утыралар. Медсестра керә, Асиягә градусник куя. Медсестра (Баязит белән Фәрхинурга). Авыруның хәле әйбәт түгел. Ул әле кичә генә аңына килде. (Чыгып китә.) Баязит. Кызым, булмаса без чыгыйк, син бераз ял итеп ал. Асия. Юк, юк, чыкмагыз. Минем үземә генә күңелсез. Фәрхинур (яшьләнгән күзләрен сөртеп). Янымнан бер дә җибәрәсем килмәгән иде шул. Күңелем сизгән икән аны... Күрәселәрең булган инде, балакаем! Авылга кайтам дип шуңа ашкынгансың. Баязит. Син, Фәрхинур, телеңә ни килсә, шуны сөйләп утырма. Ф ә р х и н у р. Сөйлим, сөйлим! Моннан соң, авыл дип, авызыңны да ачасы булма, кызым! Кияү исән-сау судтан котылса... Асия. Нинди суд?! Баязит. Борчылма, кызым... бөтенләй булмаган эшне сөйли ул. Ф ә р х и н у р. Соң, буа җимерелгән өчен кияүне гаеплиләр ди бит. Баязит (Фәрхинурны читкә алып китеп). Җиттеме сиңа?! Нәрсә, баланы өзлектерәсең киләмени? Тагын бер генә сүз дәшеп кара!.. Ф ә р х и и у р. Әбәү, җаным, бер ачуланып караса, кешенең котын ала. Бетте, алайса, дәшмим. Әнә үзең сөйләш. Кияүнең дә килгәнен әйт. Асия (ишетеп). Нәрсә, Илдар Казандамыни?! (Башын күтәрмәкче була.) Ф ә р х и н у р. Кызым дим, зинһар, кузгала күрмә! (Аның баш астындагы мендәрләрен рәтли.)
64 
 
А с и я. Я, әйтегез инде! Фәрхи и у р. Әнә, хәзер әтиең әйтер. Баязит. Бүген иртән кияү завкомга кереп чыккан иде... Ф ә р х и н у р. Синең янга да киләм дигән. (Баязитка.) Кияү турында ■'өнчәргә ярыйдыр бит?.. (Асиягә.) Син авырып яткан арада ул инде ике-өч тапкыр килеп китте. Бармаган пырафисыры, эзләмәгән даруы калмады. [ Асия (борчылып). Нигә инде алай еш килеп йөрде икән? Минем аркада эшенә зыян китергән булса... Җитмәсә, чәчү өсте... Баязит. Борчылма, кызым... Алар инде чәчүне бетергәннәр. Иртәгә бәрәңге'утырта башлыйлар. Мытыестан дүрт машина килгән үзләренә. Тик менә машинистлары гына тәҗрибәсез егетләр, ди. Бәрәңге утырткычның серенә төшенеп җитмиләр икән. Кияү завкомга менә шул турыда сөйләшергә дип кергән иде. А сия. Я, сөйләштеме соң? Баязит. Машинистларга ярдәм итү өчен заводтан бүген үк дүрт кеше җибәрергә булдык. Шулар белән мин үзем дә китәм. Фәрхинур (кабынып). Үзең дә китәсең?!. Берегез әле терелеп җитмәгән, икенчегезнең эше судта, инде өченчегез... Баязит (кисәтеп). Фәрхинур!.. Фәрхинур. Бетте, әтисе, бетте. Баязит. Юк, бетмәде!.. (Аңа палатадан чыгып китәргә ишарә ясый.) Фәрхинур. Ярый, кызым, мин чыгыйм инде. Әтиеңә юл кирәк- яраклары да әзерлисем бар... Медсестра керә. Градусникны алып карый. Медсестра (Баязит белән Фәрхинурга). Авыру янына керергә дип, анда тагын бер иптәш көтеп тора... (Китә.) Баязит (Фәрхинурга). Кияү килгәндер. Әйдә, чыгабыз. (Асиягә.) Ярый, кызым, без киттек. Тыныч кына ят. Борчылма. Фәрхинур. Тизрәк терелергә кара инде, кызым... (Баязит белән Фәрхинур китәләр.) Асия. Менә хәзер яныма Илдар килеп керсен иде... Шулкадәр сагындым үзен! Тукта әле, әни нәрсә әйтте соң?.. Буа өчен Илдарны гаеплиләр, диде бит... Әллә, чынлап та, буа җимерелде микән?! (Наҗия Шакирова керә. Аның кулында чәчәкләр бәйләме. Асия, аны күреп, гаҗәпләнеп кала.) Иптәш Шакирова?! Менә сез килерсез дип һич уйламаган идем. Наҗия. Я, хәлең ничек соң, акыллым? Асия. Рәхмәт. Хәлем начар түгел. Тик бераз башым гына чатный. Утырыгыз, иптәш Шакирова. (Наҗия утыра. Чәчәкләр бәйләмен тумбочка өстенә куя.) Ай, нинди матур чәчәкләр!.. Әллә үзегез җыйдыгызмы? Наҗия. Саръяз елгасы буеннан җыеп алып килдем. Асия. Мин киткәндә бит әле елга буенда мондый матур чәчәкләр юк иде. Наҗия. Синең киткәнеңә инде атнага якын вакыт узды бит. Бер атна эчендә бик күп үзгәрешләр булды, акыллым. Асия. Иптәш Шакирова, әйтегез әле, буа җимерелдемени?.. Тик, зинһар, дөресен әйтегез. Наҗия. Әйе, язгы ташкын буаны бик каты җимерә башлаган иде... Асия. Ә Илдар?! Аның өчен хәзер Илдарны гаеплиләр, шулаймы? Наҗия (читкә карап). Ишеттереп тә өлгергәннәр икән. (Асиягә.) Берни дә юк, акыллым... Юк-бар уйларны башыңа да китермә. Без бит вакытында чарасын күреп өлгердек... Буа җимерелмәде. Яшелчә җир

 
Ләреи дә су басмады. Күпер дә исән калды, тракторлар да вакытында килеп җитте. Шулай булгач, Илдарны ни өчен гаепләсеннәр ди?.. А с и я. Шулай да ана бик авыр булгандыр инде. Өстәвенә минем өчен борчылган булса... Наҗия. Борчылмаган кая!.. Ләкин шулай да төшенкелеккә бирелмәде. Бөтен авырлыкларны җиңеп чыкты. Ихтыяр көче зур икән аңарда! Асия. Сез Илдарның шундый кеше икәнен электән үк белми идегезмени? Н а җ и я. Ничек инде белмәскә... Без бит бер авылда туып үскән кешеләр... Мәктәптә дә бергә укыдык. Асия. Мәктәптә укыган чакта ук инде сез аны ярата идегез... Шулаймы? (Уңайсызланып.) Ай, мин нәрсә әйттем соң әле?! Н а җ и я. Дөрес әйттегез, акыллым. Минемчә, аның бер гаебе дә юк. Кайчандыр булган, узган... Шуңа күрә дә яшьлек бит инде ул. Асия. Бәлки, сез аны хәзер дә ярата торгансыздыр?.. Яшьлек мәхәббәте онытылмый, диләр бит. (Наҗия уйга кала.) Дөресен әйтегез... Мин бит көнләшмим. Мин бит Илдарны аңлыйм. Аңа ышанам. Сезгә дә ышанам. Бәлки, сез хәзер дә газаплана торгансыздыр?.. Бик авыр нәрсә бит ул! Наҗия. Юк ла, акыллым, юк!.. Анысы аның балалык мәхәббәте генә иде. Мин беренче тапкыр һәм чын күңелемнән иремне яраттым. Рәхим исемле иде. Без аның белән ике ай чамасы гына торып калдык. Ул киткәч, мин ир бала таптым. Әтисенең гомере озын булсын дип, аңа да Рәхим исеме куштым. Ләкин мин уйлаганча булып чыкмады... Рәхимнең үлгән хәбәрен ишеткәч, мин бер атна буе еладым... Үземне кая куярга белмәдем. Менә шул чакта миңа Шәрифҗан абзый аталарча киңәш бирде: башың белән эшкә чум, кызым, җиңелрәк булыр, диде... һәм мин шулай эшләдем дә. Башта — агитатор, аннан — комсорг... Бер елдан, инструктор итеп, райкомолга алдылар. Тагын бер ел үткәч, укырга җибәрделәр. Кыскасы, яшь кенә бер елак хатыннан райком секретаре үсеп чыкты. Әйе, хәзер дә мин Рәхимне бик юксынам. Вакыты-вакыты белән күзләремә яшь килеп тыгыла. Ләкин андый вакытларда мин үземнең турылыклы мәхәббәтем белән горурланам. Менә шул горурлык хисе хәсрәтне баса, йөрәккә дәрт өсти, яшәү көче бирә. Асия. Менә сез нинди икәнсез!.. Бер сүз әйтер идем дә, ачуланырсыз шул. Н а җ и я. Әйт, акыллым, әйт! Я, нишләп ачуланышм ди?.. Асия. Моңарчы миндә ниндидер бер сәер фикер яши иде. Менә сез, янәсе, үзегезнең бөтен тормышыгызны, фәкать, гомуми эшкә генә багышлагансыз... Ә йөрәгегездә, шәхес буларак, тирән хисләр, интимный кичерешләр юктыр дип уйлый идем. Шуңа күрә дә мин бит сездән көнләшмәскә тырыштым. Ә хәзер барысын да аңладым инде... Дөрес эшләгәнмен икән. Н а җи я. Тирән хисләр, интимный кичерешләр юк, дип уйлапмы?.. Асия. Юк, юк, сез мине ялгыш аңладыгыз... Мин нәкъ киресенчә әйтмәкче идем. Н а җ и я. Борчылма, акыллым, борчылма. Мин сине бик дөрес аңладым. (Асиянең маңгаеннан үбә.) Тизрәк сәламәтләнүеңне телим. Чын күңелемнән телим! Без әле синең белән бик-бик якын дуслар булырбыз. Ә хәзергә сау булып тор, акыллым! (Асияне тагын үбә дә чыгып китә.) Асия. «Без әле синең белән бик-бик якын дуслар булырбыз...» Нинди матур бу тормыш! Нинди искиткеч яхшы кешеләр яши бу дөньяда! Күр инде син бу Наҗия апаны... Никадәр сафлык бар аңарда!.. (Илдар керә. Ул шактый ябыккан, йончыган. Асия, аны күрүгә, шатлыгыннан кычкырып җибәрә.) Илдар! 
5. „С. Ә.- № 5.
65 
36 
 
Илдар. Чү, әкрен, кадерлем, өзлегә күрмә... (Койка янына килә Асиянең кулларын үзенең күкрәгенә куеп, аңа озак карап тора.) Асия. Өйдәгеләр барысы да исән-саулармы? Илдар. Барысы да исән-саулар. Сиңа бик күп итеп сәлам әйттеләр. Асия. Илдар, нигә син һаман минем күзләремә карыйсың? Илдар. Бу күзләрнең ачылуын мин бер атиа буе күзләремне йоммыйча көттем. Асия (Илдарның башыннан сыйпап). Ябыккансың... Күзләрең бөтенләй эчкә батып кергән. Барысы да бит минем аркада. Илдар. Алай димә, кадерлем. Гел басуда йөреп, каралганмындыр. Шуңа гына ябык булып күренә торганмындыр. Медсестра керә. Ул Асиянең пульсын тотып карый. Медсестра (Илдарга). Зинһар, бик озакламагыз. Бүген аның янында болай да кешеләр күп булды. (Китә.) Асия. Я, авылда нинди яңалыклар бар? Сөйлә, Илдар, барысын да сөйлә! Илдар. Барысын да сөйләп бетереп булмас шул, кадерлем. Әнә, сестра нәрсә ди бит... Юкса, иң кирәген дә сөйләшә алмый калырбыз. Асия. Алайса, башта шуны әйт: синең прокурорга язган хатыңны кая куйдылар икән? Илдар. Анысы өчен борчылма. Сине болы-шцага китергән чакта ук мин аны кесәңнән алдым да тиешле җиренә тапшырдым. Асия. Инде үзеңнең хәлеңне сөйлә... Әни миңа бик күңелсез хәбәр әйтте. Дөрес түгелдер бит? Илдар. Буа турында булса, бераз дөреслек бар... Асия. Ә нәрсә?! Илдар. Отводной канауны ачтырмаган дип гаепләмәкче булалар. Зиннәтләр, Бикчуриннар бик тырышып йөри. Син борчылма, Асия... Андый чакларда следствие алып барыла инде ул. Бәлки, эш зурга китмәс әле. Асия. Ай, Илдар, бәгырем!.. Син бит үз өстеңә никадәр авыр йөк өйдең! Илдар. Ләкин шулай да Саръязга ник кайтканыма үкенмим. Тормышта яшәүнең бөтен мәгънәсе дә бит шунда — авырлыкларны җиңеп чыгуда... Ярый, кадерлем, бу турыда пока сүз озайтмыйк. Сиңа хәзер фәкать тынычлык кына кирәк. (Иркәләп.) Син бит үлемнән котылып калган кеше. Асия. Илдар, иң кирәклесен сорарга онытып торам ич... Мине кем коткарды соң? Илдар. Синеме?.. Илгизәр коткарды сине. Асия. Илгизәр?.. Илдар. Без күпер янына килеп җиткәндә, ул инде сине судан алып чыккан иде. Асия. Тукта әле, син кайсы Илгизәрне әйтәсең? Илдар. Үзебезнең Илгизәр инде. Асия. Ай, Илдар, бәгырем!.. Димәк, мине үзебезнең Илгизәр коткарды?.. Үзебезнеке! Илдар, ник син аны үзең белән бирегә алып килмәдең? Ишек янында Илгизәр күренә. Илгизәр. Мин биредә. (Койка янына килә.) Баядан бирле ишек янында "Көтеп торам. Әти үзе әйтте ич: бераздан керерсең, диде. (Асия, нәрсә әйтергә белмичә, аңа карап тора. Шатлыктан аның күзләре яшьләнә. Илгизәр кесәсеннән хат чыгара.) Менә дәү әти сиңа хат җибәрде. л әйтеп торды, мин яздым. Үзем генә укып чыгыйммы соң? Асия. Укы, күз нурым, укы...
5* 67 
 
Илгизәр (укый). «Сәламәтлегең ничек, килен? Без карчык беләИ көн-төн елыйбыз. Ятсак, күзләребезгә йокы керми, аш янына утырсак — тамагыбыздан ризык үтми. Синсез өйнең яме юк. Сине бик юксынабыз, килен... (Илгизәр, еламаска тырышып, иреннәрен тешли.) Картлык көнемдә кирәге булыр дип кассага җыйган акчам бар иде. Менә хәзер шуның кирәге килеп чыкты: әле кичә генә район кибетеннән пианино сатып алдым. Тик менә уйнаучысы гына юк. Сине бик көтәбез инде, килен. Зинһар, тизрәк сәламәтләнеп кайта күр. Кайткач, тагын өйдә дәваланырсың. Үзеңә аерым бүлмә ясадым. Пианиноны шунда кертеп куйдым. Илгизәргә: әниең кайтканчы азрак өйрәнә тор, дигән идем дә...» (Укуыннан туктый.) Асия. Я, нигә укып бетермисең? Илгизәр. Мин дәү әтигә әйттем: әнием кайтмыйча торып, пианинога беребез дә кагылмыйбыз, дидем. Син соң авылга тиз кайтырсыңмы? Асия. Ай, ничек кенә итеп тизрәк терелергә соң?! Яныгызга йөгереп түгел, очып кайтыр идем! (Илгизәрнең аркасыннан сөя.) 
Ут сүнә. 
ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА 
V картинадагы декорация. Өстәл янында Марзия ялгыз эшләп утыра. Бикчурин керә. Ул шактый кызмача. Бикчурин. Илдар Казаннан кайтмадымы әле? Марзия (эшендә дәвам итеп). Кайтмаганын күреп торасың ич. Бикчурин. Яңа ревкомиссия нишли соң?.. Әле һаман очына чыга алмыйлармы? Марзия. Ул гомердән бирле чыга алмыйча ятмаслар инде... Бикчурин (кинәт). Нәрсә, әллә берәр сүз ишеттеңме? Марзия. Юк, ишетмәдем. Үзем генә әйтәм. (Бикчуринга карап.) Ревкомиссиянең эше сине соң нигә бик борчый? Керәсең дә шуны сорыйсың. Бикчурин. Кызыксынырга ярамыймыни?.. Марзия. Син бит ничектер курыккан төсле сорыйсың. Бикчурин. Курыккан төсле?.. (Көлә.) Вот тиле тек тиле!.. Тузга язмаган нәрсәләр уйлап чыгарасың. (Марзия янына килеп утыра.) Я, ничек соң, яңа председатель үзеңне утлы табага бастырамы? Марзия. Читкәрәк китеп утыр әле, Бикчурин абый, авызыңнан тагын аракы исе аңкый. Күңелемне болгатасың. (Эшли башлый.) Бикчурин. Аракы исенә түзеп була... Менә ревкомиссия төзегән акттан ниндирәк исләр аңкыр икән?.. Марзия. Зинһар, дип әйтәм, чыгып кит! Эш вакытында комачаулап йөрмә! Бикчурин. Я, я, бетте, аппагым.’ (Пауза.) Марзия, мин бит сине күрим дип кенә кергән идем. Сөйләшәсе сүзләрем бар. Эш дип өзгәләнмә син. Эш беркая да качмый ул. Марзия. Ә син качасыңмыни? Бикчурин. Качарга исәп юк-югын... Шулай да авылдан китәргә кирәк. Илдар бит мине дә, синең җизнәңне дә әкренләп кысрыклый. Әйдә, кыланып калсын... Үзенең дә көне санаулы гына... Буаны җимерткәне өчен аңы барыбер утырталар. Ә безгә шәһәрдә дә эш бетмәгән... Казанга барам икән, мине любой җиргә алачаклар. Марзия. Хәерле юл. Эшендә уңышлар телим. (Эшли башлый.) Бикчурин. Тукта әле, син сөйләп бетергәнне көт. Әллә син Илдарны безгә генә каныга дип белденме?.. Әкренләп сиңа да чират җитә
68 
 
ЦӘК. Ревизияне бит ул юкка гына ясатмый... Айдан артык чокчыналар бИТД?аДрзия. 
Чокчынсыннар... Гаебем бар икән, җавабын үзем бирер- 
Бикчурин. Гаепне табалар инде анысы... Яхшы чакта, әйдә, китеп котыл. Марзия. Кая? Бикчурин. Шәһәргә... Үзем белән алып китәм. Курыкма, миндә акча җитәрлек. Теге яңа йортны да сатам... Марзия. Рәхмәт! Без инде авылда гына яшәрбез. Б и к ч у р и н. Авылда бит сиңа көй булмаячак! Судсыз гына эш бетәр дип, башыңа да китермә. Яшь кенә көенә читлек эчендә утырасың киләмени?.. Син бит асыл кош түгел... Сайратыр өчен генә утыртмыйлар анда... Әгәр шәһәргә китсәң, бер ел эчендә мин сине алтынга күмәчәкмен! Аңлыйсыңмы шуны? М а р з и я. Алтыныңны башыңа капла! Бикчурин. Яшьлегеңә барасың, аппагым... Болай булгач, мин сиңа йөрәгемне ачып салам... Дөрес, моңарчы берәр файдасы тимәсме дип кенә йөрүем булды. Ә хәзер, үтер, яратам! Синсез яши алмыйм, Марзия! М а р з и я. Телеңне әрәм итеп, сөйләп тә маташма. Җир йөзендә бер генә ир заты калмаган, дисәләр дә, барыбер сиңа кияүгә чыкмас идем! Бикчурин (зәһәрләнеп). Ах, син, зимагур калдыгы!.. Моңарчы әле мин сине яратканга күрә генә кызганып йөри идем... Кайчан да булса мине бер аңларсың дип уйлый идем. Әгәр эш усаллыкка калсамы?.. 
Мотоцикл килеп туктаган тавыш. Максут белән Рушания керәләр. Икесе дә бик борчулы кыяфәттә. 
Марзия (еларга җитешеп). Максут, җаным, зинһар әйт шуңа: мине мыскыл итмәсен! Кайчаннан бирле инде, кияүгә чык, дип, җанымны бимазалап йөри. Бикчурин. Ялганлый, Максут дус, валлаһи дип әйтәм, ялганлый! Максут. Нәрсә, кабыргаларыңның сызлавы басылдымыни?.. Хәзер инде арка сөягеңне сындырасың киләмени?! Бикчурин. Рядовой колхозникны сүгәргә синең хакың юк! Син бит бригадир кеше. Син бит... Максут. Тукта әле син, тукта, үзеңә юк акылны кешегә бирергә ашыкма, йодрыгымны йомарлап әйтәм мин сиңа: вон отсюда! (Бикчурин, арты белән чигенәчигенә, ишектән чыгып китә.) Сине дә әйтер идем, Марзия... Счет белән башына гына кундырасың бар... Икенчеләй бәйләнеп йөрмәс иде. (Пауза.) Марзия, Илдар абый кайтмадымы әле? Марзия. Илдар абыйны үзебез дә дүрт күз белән көтәбез. Күптән инде кайтып җитәргә тиеш иде. Рушания (өзгәләнеп). Ичмасам, Зиннәт абый да күренми! Максут (кулын селтәп). Әй, сөйләмә әле шуны! Бүген көн буе басуда күренеп йөрде бит. Я, берәр файдасы тидеме соң? Марзия. Туктагыз әле, нигә сез болай икегез дә кара янып йөрисез? Рушания. ,Яну түгел, монда күмергә әйләнерсең!.. Иртәгә иртүк бәрәңге утырта башларга кирәк... .(Максутны күрсәтеп.) Ә алар әле һаман машинаны көйли алмыйлар. Максут. Нигә син миңа төртеп күрсәтәсең? Мин бит машинист түгел, тракторист! 1 Рушания. Анда минем эшем юк. Син — бригадир! Мин шуны гына 06ЛӘМ. J Максут. Нигә, син дә бит бригадир!
69 
 
Рушания. Булса соң?.. Мин үземә тигәннең барысын да эшләдем. Максут. Ә ашлама кайда?.. Автомашинагыз бит әле һаман сель- хозснабтан кайтып җитмәгән. Рушания. Безнең Хәлим таш яуса да кайтыр ул. Син үз машиналарың турында уйла. Марзия. Максут, булмаса, син мытыеска шалтыратып кара. Рушан и я. Чынлап та, мытыестан баш механикны чакыртырга кирәк. (Кабинетка кереп китә.) Максут. Баш механик, имеш... Яна конструкциядәге машиналар бит ул. Баш механик үзе дә бит аларны ярым-йорты гына белә. Безгә хәзер Илдар абыйның кайтканын көтәргә кирәк. Марзия, Илдар абый Казаннан кешеләр алып кайтырга тиеш. Әйтерсең үзләренә: туп-туры басуга барсыннар. (Китә башлый.) Марзия. Максут! (Максут туктый.) Иртәгә әкәдимия театры килә ди. Барабызмы? Максут. Әй, театр кайгысымыни әле монда!.. (Китмәкче була.) М а р з и я. Максут дим! М а к с у т. Я, тизрәк әйт инде, нәрсә? Марзия. Соравыма җавап бир. М а к с у т. Марзия, җан кисәгем, күрмисеңмени, кырык чөем кырылып ята бит. М а р з и я. Алайса мин үзем генә барырмын. Максут. Барган ди менә!.. Теге вакытта да Хәлим белән... Марзия. Нәрсә булган? ДА а к с у т. Янәшә утыргансыз бит. Марзия, һаман шул машиналарың белән генә саташып йөрсәң, кочаклашып та утырырмын әле! Максут. Ну, ну, ну!.. Минем бит әле театрга бармыйм дигәнем юк. Обязательно барабыз. Билетны үзем алып куярмын, яме? Кара аны, мине көтмичә китәсе булма! Ярый, мин басуга киттем. (Чыгып китә). Марзия ачык тәрәзә янына бара. Арсла н керә. Арслан. Илдар телефоннан шалтыратмадымы? Марзия. Төштән соң шалтыраткан иде. Арслан. Я, я, нәрсә диде соң?.. Киленнең хәле ничек икән. Марзия (тәрәзәдән күзен алмыйча). Ул эш турында гына сөйләште. Асия апаның хәлен сорарга үзем дә искәрмичә калдым. Арслан (тирән сулап). Алайса килен аңына килмәгән инде... Мотоцикл кузгалып киткән тавыш. Марзия. Китте... Шаярып әйткәнгә ышанды тагын... Синнән башка кешегә кочаклатаммы соң! Арслан. Нигә бик уйга калдың?.. Әллә синең дә берәр хәсрәтен бармы? Марзия. Бар шул, Арслан абзый... Бәрәңге утырта торган машиналарны әле һаман көйли алмыйлар икән. Арслан. Машинасы көйләнер... (Әрнүле ачу белән.) Машинасына чуртым да булмас! (Марзия сискәнеп китә.) Ә менә кешене сәламәтләндерү—бик үк җиңел эш түгел икән. Эх, килен, килен!.. Шулкадәр яраткан идем бит үзен! Бигрәк тә инсафлы, ягымлы хатын иде шул. Әллә инде үкенечкә генә булган... Марзия. Ник алай дисең, Арслан абзый? Операцияне иң яхшы хирург ясаган ди бит. Күр дә тор, Асия апа тереләчәк. Арслан. Баш сөягенә зыян килгән ди шул. Шутка эшмени ул?! Ат өстеннән егылып төшкән чакта башы белән бәрелгән инде ул, мескен... (Яшьләнгән күзләрен сөртә. Башын түбән неп, тирән уйга кала).
70 
 
 
Бикчурин. Рахим итегез, иптәш. Безнеп правление менә шушы була инде. м
 тянып) Бу син түгелме соң, кода? (Арслан 
Баязит (Арслан әйтергә белмичә, Баязитка карап тора.) Я, багГДя?тГкХп? Әйдә күрРешик! (Арслан белән күрешә.) J H" Арслан. Кода, син ничек безгә килеп чыгарга булдың әле... Берәр шомлы хәбәр белән йөрмисендер бит? Q Баязит. Киресенчә, сезне шатландырырга ният бар. Заводтан җи- бәрделәр. Механизаторларга ярдәм итәргә килдек. „ 'Арслан. Тукта әле, син миңа килен турында сөйлә... Я, киленнең хәле ничек? Баязит. Асиянең хәле начар түгел, кода. Хәзер инде аңына килде... Әйбәт кенә сөйләшә дә башлады. Арслан (шатланып). Менә бу сүзләрең өчен сиңа ^зур рәхмәт! Өстемнән тау төшкәндәй булды. Әйдә, кода, әйдә, өнгә кайтабыз... Карчыкны да шатландырыйк!.. Баязит. Үпкәләмә, кода, иртәгәсез кайта алмам. Безгә хәзер үк кырга, машиналар янына барырга кирәк. (Бикчуринга.) Партоешма секретарен күрәсе иде бит... Шәрифҗан абзыймы әле? Марзия. Аны бүген районга чакыртканнар иде. Кайтып җитмәгәндер әле. Баязит. Алайса бригадирлардан берәрсе юкмы? Марзия (кабинет ишеген күрсәтеп). Менә Рушания апа биредә утыра... Рәхим итегез! (Баязит кабинетка кереп китә.) Бикчурин. Менә бит нинди көннәргә калдык, Арслан абзый!.. Колхоз өчен ут йотып йөргән кешеләрне читкә кагалар, ә җыен ыбыр- чыбыр кабинетта хуҗа булып утыра. Арслан. Я, хуш, моның белән ни әйтмәкче буласың? Бикчурин. Әйтәсе юк инде... Күренеп тора. Соң, үзеңне дә фермадан өргәннәр бит. Арслан. Өреп кенә җибәрергә без бит, энем, тәмәке төтене түгел... Беләсең килсә, үзем теләп, дабравүлне чыктым мин... Яшьләргә хут бирим дидем. Вакыты җиткәч, теге кем әйтмешли, гиныраллар да атыстаф- кыга чыга бит: Бикчурин. Дөресен генә әйт инде, Арслан абзый, яңа председатель койрыгыма китереп баскач, чыдар хәлем калмады, диген. Арслан. Әйе, синең кебек шомарган егетләрнең койрыгына басты ул... Анысы дөрес. Кайберәүләр инде салынып бетмәгән йортларын сатарга йөриләр ди. Бикчурин. йорт сату — гаеп эш түгел. Колхоз буасын җимерткән өчен әле кайберәүләрне «таш капчыкка» утыртмасыннар.. Анысы менә хәтәр нәрсә! Арслан. Өркетмә!.. Арслан малаен алай бик тиз генә утырта алмассыз. Менә тизрәк рибизия генә бетсен әле... Син үзең ниндирәк «капчыкка» утырырсың икән, бәдбәхет! (Чыгып китә.) икчурин (Марзиягә). Нәрсә сөйли ул карт юләр? 1 а Рзия- Белеп сөйлидер... Ревкомиссия члены бит ул... (Кабинетка кереп китә.) J БПП^Й rtvnnJ3 И Н (уйга калып)- Та-а-ак... Ызначыт, казып чыгарганнар, тартмасын* ячНШптР ХӨрЗи‘ Икеләнеп торырга ярамый. (Тиз генә өстәл да кәгазьне крДе^ТЭМП биредә\- (Өстәлдәге чиста кәгазьгә штамп суга пичәт суктырып алыпгяЛкП КуЯ‘ Хәзер үк справка язарга да Зиннәттән суктырып алырга. Бүген үк авылдан чыгып таяр^а кирәк. (Китә.) Кабинеттан Баязит белән Рушания чыгалар.
Бикчурин белән Баязит керәләр. 
71 
 
Рушания. Язгы чәчү башланганнан бирле сынаткан юк иде. Тик менә бәрәңге утырткыч машиналар белән генә бөтен эшне бозып куя яздык. Баязит. Тыныч булыгыз, сеңелем. Таң атканчы машиналарның барысын да полный ходка җибәрәчәкбез. Киттекме? (Кабинеттан Марзия чыга.) ям а Р 3 и я- Рушания апа, кунакларга атның яхшырагын җиктер инде, Рушания. Анысын гына белербез инде, үскәнем. (Баязит белән Рушания китәләр.) Марзия кабинет ишеген бикләмәкче була, 3 и н и ә т керә. Зиннәт. Бикләми тор, балдыз. Мин хәзер район белән сөйләшеп алам. Марзия. Нигә, бу якта да телефон бар ич. '(Ишекне бикли.) Зиниәт. Бармы, юкмы, анысын синнән сорамыйлар. Ач кабинетны! Марзия. Ачмыйм! Илдар абый киткәндә үзе әйтте: кабинетка Шәрифҗан абзыйдан башка берәүне дә кертмәгез, диде. 3 и п н ә т. Ах, менә ничек!.. (Марзия шкафны һәм өстәл тартмасын бикли дә китә башлый. Зиннәт ачу белән кычкыра.) Марзия! Мин сиңа нәрсә әйттем? Марзия. Нигә, мин дә әйттем ич. Зиннәт. Бел аны, Илдар кубызына озак бии алмассың!.. Әнә, Мөслимә апаңны да бригададан кудыртты ул. /VI а р з и я. Илдар абзыйга гел аркылы төшеп йөрсәң, әллә үзеңне кумаслар дип беләсеңме? Зиннәт. Нәрсә, Илдар абыең шулай дидемени?! Марзия. Дөрес булгач, кем әйтсә дә ярый инде. 3 и н и ә т. Юк, кумыйчарак торсыннар әле! Белеп тор, Илдар абыеңны бүген булмаса, иртәгә барыбер җавапка тартачаклар! Марзия. Бик азынып киттең әле, җизни... Күзеңә ак-кара күренми. Кешегә казыган коега үзең төшмәгәең дип куркам. (Чыгып китә.) Зиниәт. Ярар, кемнең коега төшкәнен күрербез әле! (Бераз уйлап тора.) Райком секретарена хәбәр иттем... Райсовет председателенең дә колагына төшереп куярга кирәк. (Телефон трубкасын ала.) Коммутатор!.. Райсовет председателе иптәш... Ничек?.. (Трубкага өреп.) Коммутатор! Коммутатор! Алло Алло! Б и к ч у р и н керә. Б и к ч у р и н. «Алла» дип кычкырсаң да, сине хәзер тыңламыйлар инде. Зиннәт (ачу белән трубканы элеп). Тукта әле, нигә син, өрәк шикелле, минем арттан ияреп йөрисең? Күрәсем дә килми бит үзеңне! Б и к ч у р и н. Өрәкне соң кемнең күрәсе килсен... (Кесәсеннән кәгазь алып, Зиннәткә суза.) Мә, тизрәк пичәтеңне сук та — шуның белән вәссәлам. Үземне түгел, эземне дә күрмәссең. Зиннәт. Кабатлап әйтәм мин сиңа: бернинди дә справка бирмим! Б и к ч у р и н. Справкасы язылган бит инде... Зиннәт. Нәрсә, ялган справкага кул куярга кушар идеңме?! Бикчурин. Кул куюның да кирәге юк. Менә, кара... (Справканы күрсәтеп). Илдарның фамилиясе ярылып ята. Әйтәм бит: пичәт кенә сугып җибәрәсе бар. 3 и н н ә т. Чистый аферист икәнсең! Б и к ч у р и и. Анысын инде үзең дә күптән белә идең бит... Юбилей расходларын, хәтерлисеңме, ничек шома гына итеп үткәрдем... Теге нәселле дуңгыз да тавышсыз гына тынды.  
72 
 
Зиннәт. Юк, алар белән сии мине хәзер куркыта алмыйсың. Бары ™ документально оформить ителгән эшләр. ’ Бикчурин. Заманында аларны кем оформить итте Зиннәт Ярын, ярын, үткән'заманнарны искә төшермә. Кая күрсәт Tie "справкаңны... (Бикчуринның кулыннан справканы ала, укый.) Тукта Tie син бу справка белән кая качмакчы буласың. Б и к ч V р и н Качарга бит мин жулик түгел, ә производствога китүче рядовой колхозник... Кулда паспорт та бар... Берәр шәһәргә барам да эшкә керәм. , Зиннәт. Ә ни өчен сип авылдан кыякламакчы буласың әле? Бикчурин. Авылда яшәүнең миңа хәзер ни кызыгы бар?.. Эткә салган бер сөяк кенә бит мин. 3 и н н ә т. Әгәр кире борып кайтарсалар?.. Б и к ч у р и н. Кайтарсалар соң?.. Справкага бит син кул куймаган. Җавабын Илдар белән икәүләп бирербез. 3 и н н ә т. Син бит кем печать сукканны әйтәчәксең. Б и к ч у р и н. Син мине әллә круглый дурак дип белдеңме? Ялган фамилия ясаган өчен, беләсеңме, ничә ел бирәләр?.. Үлгәидә дә инде мин, справкага Илдар үзе кул куйды, үзе пичәт сукты, дип үләчәкмен. Зиннәт. Юк, булмый!.. Күрәләтә торып җинаять эшли алмыйм мин. (Справканы кире Бикчуриига бирә.) Бикчурин. Зурысын эшләгәнне, Зиннәт дус, кечкенәсен генә эшләрсең инде... 3 и ннәт. Тукта әле, сии нәрсә сөйлисең, әшәке җан?! Б и к ч у р и н. Син дә бик изге җаннардан түгелдер инде... Теге вакытта, мин әйтәм, теләгән теләкләрең тәки кабул булмады бит. Буа да үз урынында калды, тракторлар да тукталып тормады. Зиннәт. Уһу!.. Син әле мине куркытып җиңмәкче буласыңмыни?! (Телефон шалтырый. Зиннәт трубканы ала.) «Авангард» колхозы... Давай, тоташтырыгыз... Казан, Казан!.. Әйе, әйе... Арслановмы? Аның әле Казаннан кайтып җиткәне юк... Бу каян соң?.. Больницадан? Тыңлыйм, тыңлыйм... (Кинәт үзгәреп.) Ярый, әйтермен... (Әкрен генә телелыйм, тыңлыйм... (Кинәт үзгәреп.) Ярый, әйтермен... (Әкрен фон трубкасын элә.) Бикчурин. Әллә Асия турында хәбәр иттеләрме? Зиннәт. Асиянең хәле начар... Тагын аңын югалткан... Казанга чакыралар... Исән калуына, күрәсең, өмет юктыр. Бикчурин. Ызиачит, Илдар да Саръяздан китә дигән власть тагын синең кулыңа күчә... Болай булгач, безгә бик матур итеп кенә, дусларча гына саубуллашырга кирәк. (Справканы суза.) Зиннәт. Мин сиңа әйтәсен әйттем бит инде!.. Бар, бар, буталып йөрмә монда... (Бикчуринны куа.) Бикчурин. Төрткәләшмә әле... Справкасыз мин бер кая да китә алмыйм. Зиннәт. Китә алмыйсың?! (Бикчуринның кулыннан справканы тартып ала да ертмакчы була.) Бикчурин. Ерт, ерт... Соңыннан төкерегең белән ябыштырырсың! Зиннәт. Җиттеме сиңа, исерек баш?! Әллә йөзеңә төкерергәме’ ьикчурин. Анысына да исем китми. Кеше үтерүчеләрнең төкереге, может, шифалы була торгандыр... Зиннәт. Син нәрсә?.. (Бикчуринның якасыннан тотып ала) иде бИитК Бисеңме
 СУ баСМЗСа’ AC™ ИСӘН 
6уа3апкшыТ6(Яп“ЛХР«ННЬ"' яка«ь,“ Соң миң бит Асиянең иуа аркылы оарасын бөтенләй белмәдем дә!.. тордыңК ЧАсияИ ул^ик™КараВЫ’ буаиың җимереләсеи алдан ук белеп 3 иннэт ’ ИҢ ЭЛ5К сиие җавапка тартачаклар! ннәт. ә син свидетель булырсыңмы?! 
Илдарны 
сүз. Бөтен 
73 
 
г Б и к ч у р и н. Бик кыса башласалар, булмыйча да хәлең юк... (Пауза.) Давай, сук пичәтеңне... Миңа лутчы тизрәк китәргә кирәк..- Синең өстеңнән свидетель булып йөрисем килми минем. Зиннәт. Ну, кабахәт тә кеше икәнсең үзең! (Справкага печать суга.) Кара аны, бүген үк авылдан чыгып кит! Саръязда духың булмасын! Бикчурин (справканы алып). Я, ярый, алайса, хуш иттек... (Кулын суза. Зиннәт аңа таба аркасы белән борыла.) Хәерле булсын... Исән булсак, кайчан да бер күрешербез әле. (Чыгып китә.) Зиннәт (озак паузадан сон). Тукта әле, бу ничек соң болай килеп чыкты?! Мин бит, фәкать Илдардан гына үчемне алмакчы идем... Ахыр чиктә кеше үтерүче булып чыгаммыни?! Юк, юк, Асия үлмәскә тиеш... Үлмәсен иде ул! Илдар белән Наҗия керәләр. Илдар. Зиннәт, мин бит орлыкка дигән бәрәңгене иртәдән үк басуга ташытып куярга кушкан идем. Ә син... Зиннәт. Нәрсә мин?!. Машиналарың көйләнгәнме соң әле? Илдар. Анысы синең эш түгел... Ни өчен нарядны үтәмәдең дип сорыйм мин синнән. Зиннәт. Ә үзең соң?.. Нәрсә эшләгәнең бар? Казан юлыннан кайтып та кергәнең юк бит. Синең өчен гел Зиннәт чабып йөрер дип уйладыңмыни? Н а җ и я. Оят түгелме сиңа, Зиннәт?! Үз эшеңне дә рәтләп эшләгәнең юк бит. (Илдарга.) Шәрифҗан абзый белән сөйләшергә дә бу мәсьәләне иртәгә үк партбюро утырышына куярга кирәк. Җитте, болай да бик күп нянчиться иттек инде. Зиннәт. Бюро белән куркытмагыз, иптәш Шакирова! Бюрога куяр өчен фактлар кирәк. Илдар. Фактлар табылыр... Ревкомиссия анда акт төзи башлаган инде. Прокурорга да күптән хәбәр ителгән. Синең җан дустың Бикчу- ринны иртәгә үк кулга алмасыннар әле... Зиннәт (кинәт үзгәреп). Бикчуринны? Ә ни өчен?! Бу хәлне мин ничек әле белмичә калдым? Илдар. Сиңа аны күптән белергә кирәк иде, Зиннәт. 3 иннәт. Юк, Илдар, син моны хәзер үк әйтергә тиеш! Ләкин мине куркытырмын дип уйлама!.. Бикчурин белән минем бер нинди дә уртак эшем юк. Син уйлаганча, ул минем җан дустым да түгел. Илдар. Ялганлыйсың бит... Күзгә карап ялганлыйсың! Ә бал саткан мең дә җиде йөз сум акча?.. Нәселле дуңгыз?.. (Зиннәт дәшми.) Ниһаять, унике мең сумлык ялган документ?.. Зиннәт (кабынып). Ялган документ?! Син, нәрсә, минем өскә ялган якмакчы буласыңмы?! Илдар. Мин бит булган фактны гына әйтәм... Әгәр синең катнашың юк икән, бигрәк тә яхшы! (Телефон шалтырый. Наҗия трубканы ала.) Наҗия (телефонда). «Авангард» тыңлый... Әйе, әйе, мин... Исәнмесез, иптәш Хәкимов!.. Тыңлыйм, юк, юк, дөрес хәбәр түгел... Нишләп килмәсеннәр?.. Казаннан бүген дүрт слесарь килде... Әйе, әйе... Машиналарны көйлиләр... Ашламаны да алып кайтканнар... Иртәгә иртүк утырта башлыйбыз... Соң, әлбәттә, шулай... Ярый, ярый... Хушыгыз. (Телефон трубкасын элә.) Искиткеч түбәнлек!.. (Илдарга.) Райком секретаре иптәш Хәкимов шалтыратты... «Аваигард»та бәрәңге утырту эшен срывать итәләр, дип, райкомга язып җибәргәннәр. Илдар. Кем язган? IT а җ и я. Кем булсын, әнә Зиннәт... Казан юлыннан кайтып керми, дип, синең өстеңнән жалоба биргән.

 
Илдар (Зиннәткә). Халык арасында сүзең үтми башлата!, ялган жалобаларРязу юлына бастыңмыни... Эх, син... Илгизәр керә... Ул бик күңелсез. Еламаска тырышып, иреннәрен тешләгән. 
1Тт?изРәрЛ(Илд7р^ Менә... телеграмма... әнием үлгән! (Кычкырып елап җибәрә. Илдар телеграмманы укый. Хәрәкәтсез кала. Озак бер ноктага карап тора.) Наҗия. Нинди гүзәл хатын иде бит ул!.. „ . И па ар (Илгизәрне кочаклап). Бар, улым, бар, өнгә кайт... Кара аны елыйсы булма!.. (Ирексездән чыккан күз яшьләрен тиз генә сөртеп ала.' Илгизәрне ишеккә кадәр озата. Илгизәр китә. Артта аның үксеп елаганы ишетелә. Сәхнәдә тирән тынлык. Урамнан әкрен генә «Саръяз көе» ишетелә башлый. Гармонь тавышы һаман якыная һәм көчәя оара. Илдар тирән кичереш белән тыңлый.) Асиянең яраткан көе бит бу... «Менә шушы көй, үзенең дәртле моңнары белән сихерләп, мине Саръяз- га алып килде шикелле...» Бу сүзләрне кайчандыр Асия әйткән иде бит!.. Ә үзе сабан туена кадәр дә яши алмады... Ах, Асиям минем, кадерлем!.. (Куллары белән йөзен каплый. Урамда бер егетнең дәртләнеп җырлап җибәргәне ишетелә.) Җ ы р: Сарман, Минзәлә көйләрен Җырлап күңел сөенә, Бүген, дуслар, җырлыйк әле Безнең Саръяз көенә... Зиннәт (тәрәзәне ачып). Туктагыз! Җырлый торган көнмени бүген?! (Гармонь һәм җыр тавышы кинәт тынып кала.) Бүгенге көнне күрмәс өчен сукыраер идем мин, бер нәрсә дә ишетмәс өчен чукракка әйләнер идем!.. Барысына да мин гаепле бит, мин!.. (Илдарга.) Буаның жимереләсен мин бит алдан ук белеп тордым... Илдар. Белдең?.. Ә ни өчен соң әйтмәдең?! 3 и,н н ә т. Сиңа ачу итеп... Синнән үч аласым килде минем! Күрәсең, мин уйлаганча килеп чыкмады. Сиңа үчләшеп, бөтенләй гаепсез кешене һәлак иттем мин! ^Илдар!.. Мин бит сине яраткан хатыныңнан аердым!.. Наҗия. Алай гынамы соң әле!.. Ата белән ананы бердәнбер кызларыннан мәхрүм иттең син! Унөч яшьлек малайны анасыз калдырдың! Каената белән каенана кулыннан сөекле киленнәрен тартып алдың!.. Никадәр каргыш, никадәр ләгънәт явачак синең өстеңә! 
Тышта мотоцикл килеп туктаган тавыш. Максут керә. Максут (Наҗия янына килеп). Наҗия апа, мин бер ялгышлык эшләп ташладым бит әле... Наҗия. Нишләдең? Максут. Кеше үтердем. . / Наҗия (кинәт). Ничек?! Кеше үтердем, дисеңме?! М а к с у т. Үтердем дип, бөтенләй үк үлеп җитмәгән әле ы а җ и я. Тукта әле, яхшылабрак аңлат! Нәрсә, берәрсен кыйна- ДЫҢМЫНИг г н а к с Ут- Кыйнадым дип... Бары-югы бер генә тапкыр суктым. Наҗия. Кемгә суктың, ни өчен? * J ста!шияКюлУь?йп^а1СпЯбаТаН ук СӨЙЛӘП бирим инде- Мотоцикл белән тегенәрдән СОРЫЙМ"'ара“-Каршымэ чемодан тоткан бер кеше килә... Мин сразыРшик ТУДЫ бит тттябпPaCMKi" ш„әһә₽гә китәм, ди... Минем күңелдә правлениегә кайтабыЧШтпИШЬ“ МИН Ә?ТӘМ’ китмичә генә тор әле!.. Әйдә, га килеп ябышм1сынмы?Шк?И ДИП ЭИ^еМ генә булды- бУ миием бугаз- килеп ябышмасынмы?.. Кулында - финский пычак... Ну, мин дә карап 74

 
тормадым инде... Әйләндереп салдым да җибәрдем! Беләсезме, кем иде ул? Бикчурин. Наҗия. Бикчурин?! Ә хәзер кайда ул? Аны кулдан ычкындырырга ярамый. Максут. Юк, мин аны ычкынырлык итмәдем... (Тәрәзә янына барып.) Нурулла бабай!.. (Тәрәзә аша Нурулла күренә.) Бикчуринның кәефе ничек? Нурулла. Җаны бар шикелле... Тик әнә гәүдәсен генә турайта алмый. (Максутиың колагына.) Арка сөяге сынган булса кирәк... Әйдә, чык әле үзең... (Тәрәзәдән башын ала.) Максут. Наҗия апа, мин аны хәзер правлениегә алып керәм. (Чыгып китә.) 3 и н и әт. Илдар! Син бит минем яшьлек дустым! Бер авылда туып, бергә уйнап үстек... Син мине гафу итмәссеңмеии инде? Илдар. Син миңа хәзер дус түгел, Зиннәт... Юк, дус түгел! Син минем ни өчен авылга кайтканымны аңларга теләмәдең. Син минем иң изге теләкләремә тап төшермәкче булдың. Сине минем иң кадерле, иң якын кешемне һәлак иттең!., йөрәгемнең яртысын суырып алдың син. Беләм, син мине бүген авыр кайгы алдында бөгелеп төшәр дип уйладың. Син минем Саръяздан китүемне телисең. Ләкин ялгышасың, Зиннәт!.. Бу бит минем туган авылым. Мин бирегә кире китәр өчен кайтмадым. Асиянең йөрәк каны тамган изге җирләрне ташлап, мин беркая да китмәячәкмен! Бу җирләрдә — минем үткән яшьлегем, кайгым-шат- лыгым, бу җирләрдә — минем бөтен киләчәгем! Зиннәт (шашынган кыяфәттә). Нишләдем соң мин, нишләдем?! Бөтенләй харап булдыммыни?! Иптәш Шакирова, бер генә сүз әйтегез: мине беркайчан да гафу итмәсләрмени? Мин бит фронтовик! Мин бит бу тормыш өчен... Наҗия (аны бүлдереп). Бу тормыш өчен җанын бирүчеләр дә аз булмады. Безнең авылдан гына да пичәмә кешенең гомере киселде... Аларның хәсрәтләре әле һаман йөрәкне сызлата. Әгәр алар, исән калып, кире Саръязга кайткан булсалар, һәрхәлдә, сине гафу итмәсләр иде!

Пәрдә