Логотип Казан Утлары
Публицистика

Һ.ТАКТАШ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ ТУРЫНДА

Халык тормышы белән бәйләнгән, аның интереслары белән яшәүче художник һәрвакыт үзенең хезмәтләре өчен халык каршында җаваплы булуын тирәнтен сизеп тора. Ул үз заманы сулышы белән яши, иҗаты белән кешеләрдә югары мораль сыйфатларын тәрбияли, кешеләрне көрәшкә рухландыра. Ул һәрвакыт яңага, яхшыга омтыла һәм, иҗтимагый тормышның актив көрәшчесе буларак, яңаның җиңүе өчен көрәшә. Чын художник ул — торгынлыкның, ваемсызлыкның дошманы, ул һәрвакыт тынгысыз эзләнүче, югары идеаллар гүзәллеген яклаучы кеше. Бөек язучы Л. Ы. Толстой сүзләре белән әйткәндә: чын язучы «бервакытта да Олимп таулары башында тыныч кына утырмаячак... Шома, гамьсез һәм үзеннән-үзе канәгатьләнүче художниклар һәм фикер ияләре булмый» (Л. Толстой әсәрләре, 25 том, 377 бит). Алдынгы карашлы зур художникларның тормышлары, иҗат юллары моны бик ачык раслыйлар. Татар совет әдәбияты тарихында Һади Такташ та әнә шундый язучыларның берсе иде. һ. Такташ — катлаулы иҗат юлын үткән, үз иҗатындагы йомшаклыкларга тәнкыйть күзлегеннән карап, алариы җиңеп чыккан һәм совет поэзиясенең алдынгы сафына баскан шагыйрь. Аның өчен иҗади эзләнү, тынгысызлык, һаман яктыга, ямьлегә таба омтылу, көндәге иҗтимагый тормышның сулышы белән яшәү характерлы булды. Үз сүзе белән әйткәндә, ул миллионнарның йөрәк тибешен тыңлап җырларга тырышты һәм - шул миллионнарның күңелендә онытылмаслык әсәрләр иҗат итте. Такташның иҗаты поэзия белән генә чикләнми. Ул үзен талантлы драматург 
һәм публицист булып та танытты. Кызганычка каршы, аның публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре шушы көнгә тулысынча җыелмаган һәм өйрәнелмәгән. 1953 елда басылып чыккан «Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр» дип аталган җыентыгы да нигездә моңарчы инде билгеле булган материаллар белән генә чикләнгән. Татар совет әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең үсешендә һ. Такташның роле бик зур. Ул үзенең поэзиясе белән дә, публицистик һәм тәнкыйть хезмәтләре белән дә яшь татар совет поэзиясенең үсешенә, аерым шагыйрьләребезнең формалашуына аеруча көчле йогынты ясады. Үз заманындагы әдәби хәрәкәтне, әдәби көрәш фактларын яктырткан аның мәкаләләре һәм иҗат хатлары—бик әһәмиятле документлар. Безнең поэзиябез турындагы һәм гомумән совет язучысының иҗади- мораль йөзе турындагы фикерләре хәзер дә үзләренең кыйммәтләрен югалтмыйлар. Әдәбият турындагы аның карашлары коры декларациягә генә корылмаган, алар шагыйрь нең конкрет иҗат тәҗрибәсенә нигезләнгәннәр. Без биредә һ. Такташның иҗат юлын, социалистик реализм принципларын ничек үзләштерүен тикшерүне бурыч итеп куймыйбыз, Биредә бары тик аның әдәби тәнкыйть мәсьәләсенә мөнәсәбәтен һәм шул җөмләдән үз иҗатына булган 
6. „С. ә.“ № 5. 81 
82 
 
элекке тәнкыйтьләргә карашын кайбер яңа документлар яктылыгында билгеләп үтәргә уйлыйбыз. Безнеңчә, һ. Такташ хезмәтләре арасында өч мәкаләсе аеруча әһәмиятле: «Иҗадиятем турында» (1923), «Эшче-крестьян яшьләре әдәбияты» (1925) һәм «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» (1931). Бу өч мәкалә — шагыйрьнең формалашу баскычларын характерлаучы документлар; шуның белән бергә, алар гомумән татар совет поэзиясенең үсешен характерлау өчен дә бик әһәмиятле. Аның мондый мәкаләләрен иҗат практикасы нигезендә, реаль тормышны һәм әдәби хәрәкәтне күзәтүе нәтиҗәсендә тугай дип карарга кирәк. Чынлап та, «Иҗадиятем турында» дигән декларациясе очраклы рәвештә туган нәрсә түгел иде. Пролеткультчылар йогынтысы астында килеп кергән ялгыш караш (элекке мирасны кире кагу, танымау) моменты булуга карамастан, ул декларация 1922 — 23 еллардагы яшь шагыйрьләрнең бер өлешенең карашын, настроениесен чагылдырды. Иҗатларында эзләнү чорлары кичергән Кави Нәҗми, Г. Кутуй кебек яңа әдәбиятның революцион яшь көчләре Такташның бу декларациясен нигездә яклап чыктылар, аңа кушылдылар. Ләкин ул әле беренче башлангыч омтылыш кына, теоретик һәм практик яктан нык нигезләнгән документ түгел иде. 1924—1925 елларга таба исә Такташ инде үзенең язучылык бурычын, иҗтимагый тормышта әдәбиятның ролен тирәнрәк аңлый башлады. «Гасырлар һәм минутлар» (1924) аның яңа баскычка күтәрелүен, социалистик реализм принципларын үзләштерү юлында торуын күрсәтте. 1925 елда ук ул «Эшче-крестьян яшьләре әдәбияты» мәкаләсендә Һәм рецензияләрендә әдәбияттагы формализмга каршы чыкты һәм әдәбиятта халыкчанлык мәсьәләсен кыю һәм кискен куйды. Шагыйрьнең житлеккән, төгәл карашлары бигрәк тә «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» мәкаләсендә формулалаштырылды. Такташ бу мәкаләсендә татар әдәбиятындагы дүрт җитешсезлекне күрсәтә: 1) шигырьне рифма төзү итеп кенә аңлау, 2) хикәяләрдә схематизмның яшәве, типларны — начар типлар, яхшы типлар итеп икегә генә бүлеп йөртү, 3) 
турыдан-туры ■формализм һәм, ниһаять, иң әһә- миятлесе: 4) әсәрне конкрет бер идея нигезенә кормау яки фикер, идея ягы бик түбән булуы. Бу кимчелекләрне Такташ конкрет мисаллар белән ачып сала һәм үзенең карашын, иҗат принципларын йомгаклап әйтеп бирә. Ул совет әдәбиятын партиялелек һәм халыкчанлык принциплары нигезендә иҗат итәргә, тормышны өйрәнергә, тормыштан өйрәнергә һәм социалистик тормышның югары идеаллары өчен эзлекле көрәш алып барырга чакыра. «Иҗат методының пролетариат язучыларының бөтенесенә уртак булган төп моментларын» ул түбәндәгечә билгеләп үтә: 1) «Әсәр үзенең эченә теләкне, идеяне алсын: ул идея актуаль булсын. 2) «Әсәрнең сюжеты шиксез шушы әсәр эченә салынган идеяне җанландыруга ярдәм булып төзелсен», ягъни эчтәлек форманы билгеләргә, эчтәлек белән форма арасында табигый бердәмлек булырга тиеш. «Әсәрнең эчендәге сюжет җебенә төзелгән конкрет материаллар шул әсәрнең идеясен җанландыруга яраклы материаллар булсыннар. Алар әсәрнең идеясен мөмкин кадәр көчәйтеп, тирәнәйтеп бирүгә карата сайлансыннар». һ. Такташ бу программ мәкаләсендә социалистик реализм принципларының татар совет әдәбиятында иҗади үстерелүе мәсьәләсен теоретик фикерләү һәм әдәби иҗат практикасы яктылыгында куйды. Ул бигрәк тә поэзиядәге формализмга каты удар ясады. Формалистларга биргән үткен характеристикасы хәзер дә яхшы яңгырый. «Буржуа идеалист, формалист теоретиклары (бүгенге көндәге Кант шәкертләре). — дип язды Такташ, — сәнгатьтән партиячелекне куып, форманы гына нигез итеп алырга маташсалар һәм форманы гына алга сөреп, сәнгатьне, әдәбиятны сыйнфый көрәш
S3 6*
 
 
тән аерып алырга теләсәләр, без сәнгатьтә беренче урынга партиячелекне куябыз. Форманы без билгеле (конкрет) бер идеяне җанландыруга, хәрәкәт иттерүгә ярдәмче бер элемент, икенче төрле әйткәндә, идея белән аерып ала алмаслык бәйләнешле бер нәрсә итеп алабыз...» «Әдәбият шул безнең бөек идеалларыбыз өчен булачак көрәшебезгә ярдәм итә алса гына җанлы, безгә кирәкле әдәбият итеп тапыйбыз». Күрәсез, нинди ачык караш һәм принципиаль куелыш. Мондый карашларга ул, әлбәттә, кинәт, җиңел генә килмәде. Үзенең кимчелекләренә каты тәнкыйть белән карый белүе, тормыш һәм иҗат тәҗрибәсен үстерүе, белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләве, марксизмленинизм белән кораллануы нәтиҗәсендә иреште ул. Такташ иҗаты милләтчелеккә каршы, обывательлеккә каршы көрәштә чыныкты. 1922—23 елларда ук ул татар әдәбиятында милләтчелек күренешләрен фаш итеп чыкты '(«Оперетта каһарманнары» мәкаләсе һ. б.). «Син дошманым минем», «Казан» һ. б. шигырьләре милләтчеләргә каршы юнәлтелделәр, «Камил» драмасында милләтче типларны тирән нәфрәт белән сурәтләде. Характерлы тагын бер фактны өстәргә кирәк. Беренче бишьеллыклар чорында илебездә төзү пафосы аеруча көчәеп китте, барлык хезмәт ияләре партиянең чакыруына актив эш белән җавап бирделәр, башка өлкәләр һәм республикалар белән бергә, Татарстан республикасы да яңа төзелеш урыннарына, промышленностька яңа эшче көчләрен җибәрде. Кайбер учреждениеләргә кереп оялаган милләтчеләр бу бөек халык эшенә аяк чалырга маташтылар. Менә шулариы фаш итеп, һ. Такташ «Сандугачларның» сайрауларына рецензия» дип аталган фельетон яза, ләкин ул үз вакытында басылмый кала. Аерым фактларны китергәч, һ. Такташ анда болан дип яза: «Шулай булгач, «сандугачларның» (ул милләтчеләрне шулай дип атый—X. X.) Гаяз Исхаковлар заказы буенча солтаигалиевчеләр идеологиясен җырлаулары турында башта нинди шөбһә калырга мөмкин. Дөрес, Татарстанда матур урманнар да бар. Гөлгә күмелгән әрәмәлекләр дә бар. Сандугачлар да сайрый. Татарстан сандугачлары бәлки андый начар идеологияле җырлар да җырламый торганнардыр, бәлки алар бер сыйныфның да файдасын күзәтми торган «беспартийный» җырлар җырлый 
торганнардыр. Эш урманнарда да, сандугачларда да түгел. Эш — социализм төзүче партияле кешеләрнең, сандугачларның «партиясез» җырларын тыңлаганда да партияле, аның социализм өчен булган бөек көрәшен онытмаска тиешле булуларында гына. Партияле «сандугачларның» (ягъни, битлек киеп, партиягә кереп оялаган милләтчеләрнең — X. X.) җырларына вакытында отпор бирә белүендә. Татарстан эшче-колхозчылары партиянең социализм төзелеше өчен көрәшкә чакыру тавышын ишетү белән: — Матур урманнарын да, — «Сандугачлар» тавышын да онытып, Донбасска күмер фронтына 11 мен эшче бирделәр. Вокзалда социализм төзү фронтына ирекле рәвештә Донбасска баручы 420 кешелек яңа бер эшалон туктаган. Оркестр вокзалны яңгыратып пролетариатның бөек маршын уйный. Бу марш «сандугачлар» җырын күмә. Җиңүләргә чакыра. Бу марш социализм төзелешеп тизләргә, бишьеллыкны дүрттә үтәргә өнди. Бу — «Интернационал» маршы. Эшалоидагы шахтерларның йөрәкләре бу чакыруга җавап бирә-' ләр: «Без, ударниклар, тауны тишәрбез, Күмер пластларын без ишәрбез, Күмердә булган бишьеллык планны Дүрт елда арттырып без үтәрбез». Бу документ һ. Такташның позициясен, тормыш һәм әдәбиятка актив мөнәсәбәтен аңлау өчен дә бик әһәмиятле.
84 
 
һ. Такташ татар совет поэзиясен- чэге формализм күренешләренә дә каршы рәхимсез көрәш алып барды, шул ук вакытта әдәби тәнкыйтьтәге формализмга, вульгар социологизмга каршы чыкты, конкрет фактларын күрсәтеп тәнкыйтьләде. Такташ әдәбият мәйданына килеп кергән көннәреннән башлап диярлек әдәби тәнкыйть үзәгендә була. Аның турында мәкаләләр, әсәрләренә рецензияләр языла. Гали Рәхим кебек кайбер әдәбиятчылар шагыйрьне көрәшче-трибун булудан читкә алып китәргә, «саф сәнгать» карашларын сеңдерергә телиләр. Кайбер тәнкыйтьчеләр, Такташның шигырьләрендә очраган аерым кимчелекләренә бәйләнеп, иҗатының төп юнәлешен — революцион рухта үсешен күрмичә үтәләр. Такташ, әлбәттә, бу тәнкыйтьләргә тыныч кына карап тормаган, чөнки биредә сүз аның турында гына түгел, татар совет поэзиясенең үсеше, юнәлеше турында барганлыгын яхшы сизгән. Аның мәкаләләре, аерым тәнкыйтьләргә җавап хатлары да шул турыда сөйлиләр. 1927 елны ул «Безнең юл» журналында «Үзем һәм башкалар турында» дигән истәлек-мәкаләсен бастыра. Такташ бу мәкаләсендә шул еллардагы әдәби тәнкыйть турында болай дип яза: «Тәнкыйть турында язар идем, бездә яхшы тәнкыйть юк. Бездә тәнкыйтьчеләр шагыйрьләрне надан дип сүгәләр, шагыйрьләр — тәнкыйтьчеләрне. Моның, бәлки, икесе дә дөрестер. Бездә тәнкыйтьчеләр, күп вакытта маңгай тире түгелеп, нечкә кораллар белән эшләнгән матур йортларны тикшереп чыгар өчен кергәндә, күп вакытта балта белән эш итәләр. Ишектән керәсе җирдә, диварга тишек тишелеп, тишектән керәләр — кайсы нәрсәне сүгәләр, сүгәргә тиешле нәрсәне мактыйлар. Мин үзем ул халыкны бик. үк яратып бетермим. Үзем турында язылган тәнкыйтьләрне, нәрсә язалар икән дип, настроением әйбәт булганда гына укыйм. Берәр файдасы булыр, төзәттерү нияте белән берәр кимчелекне күрсәтер дигән ышану уе юк әле миндә. Каракны никадәр кыйнап та үтермәсәң, барыбер урлый дигәндәй, шагыйрьне теләсәң күпме кыйнап та, үтереп ташламасаң, барыбер яза икән ул. Минем турыда урынсыз, надан тәнкыйтьләр күп булды. Киләчәктә дә, 
үтереп куймасалар, уйлап-уйлап торып та, язгалармын ахры. Мин ара-тирә тормышта алдашсам да, җырларымда, бер генә булсын, ялганламадым. Шул ялганламавым өчен миңа күп эләкте. ААи- нем табигый үсүемне аңламаган кешеләр күп сүгенделәр — хәзер дә мактамыйлар. Шагыйрь — ул элек шигырьне үзенең тормышында тудырырга тиеш. Тормышы төрле гакыллы-га- кылсыз вакыйгаларга ярлы булган кеше шагыйрь була алмый. • Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Ул вакытта мин меңнәрчә йөрәкләрнең кылларын үземнең кулымда хис итәм. Ул кылларны теләгәнчә чиртә алуыма ышанам. Шуның өчен дә ялганламыйм, шуның өчен дә, ул кыллар беләи уйнамаска теләп, үземнең шигырьләремне төннәр буе эшлим. Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле — иң бай кеше итеп хис итәм. Чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән «урлап» җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм». Биредә, билгеле, субъектив караш, үзенә булган тәнкыйтьләр уңае белән тугай хисләрнең эзләре дә юк түгел. Ләкин шагыйрьнең канәгатьсезлеген, ризасызлыгын «үпкәләү», «ачулану» йогынтысы белән аңлату дөрес булмас иде. Төбендә ул принципиаль, тирән эчтәлекле, фикер йөртерлек тәнкыйть кирәклеген әйтә. Шуның белән бергә, үзенә карата тупас тәнкыйтьләргә карата ризасызлык белдерүе дә нигезсез түгел иде дияргә кирәк. һ. Такташ һәрвакыт үз-үзенә таләпчән, һәр сүзе өчен үзен җаваплы санаган, принципиаль карашлы, сизгер йөрәкле, иптәшчән шагыйрь иде. Ул моны үзенең каләмдәшләреннән дә таләп итте. Әдәби тән
85 
 
кыйтьтә ул әсәрне ышандырырлык итеп анализ ясый белүне күрергә теләде, теге я бу язучының иҗатына бәя биргәндә вульгарлык, схематизм, штамп булмаска тиеш дип исәпләде. Үз әсәрләренә бирелгән кайбер тәнкыйтьләргә җавап рәвешендә язылган мәкаләләре, хатлары Такташның әдәби тәнкыйтьне ничек аңлавын һәм тәнкыйть нинди булырга тиешлеген ачык чагылдыралар. Без биредә полемик тондарак язылган аның ике мәкаләсе белән укучыларны таныштырыйк. Ул мәкаләләре үз вакытында дөньяга чыга алмаганнар. Аларның ни өчен басылмый калуларын эчтәлекләре буенча аңлап булыр дип уйлыйбыз. Мондый документлар шагыйрьнең иҗатын өйрәнүчеләр өчен дә бик әһәмиятле, шуңа күрә, озын ‘булса да, без биредә текстны тулырак бирергә кирәкле таптык. «Хатынсыз ай —тотнаксыз тәнкыйть» дигән мәкаләсендә (башына «Кызыл Татарстан» идарәсенә хат урынында» дип тә куелган) һ. Такташ түбәндәгеләрне яза: «Матбугат, әдәбият дөньясында сакланып килгән традицияләр буенча мөхәррирнең яки бер шагыйрьнең үзенең әсәрләренә язылган тәнкыйтьләргә каршы чыгу гадәте бул- маса да, бу нәрсә гаеп саналса да, гафу итегез, мин ул традицияне җимерергә мәҗбүр булам. Беренчедән, матбугаты киң булган милләтләрдә бер тәнкыйтьче бер шагыйрьнең иҗатын тикшергәндә, тәнкыйтьче ялгышлар ычкындырса, аның ялгышларын күрсәтүче икенче тәнкыйтьчеләре табыла. Бездә аның ялгышларын ычкындыручы «тәнкыйтьче- ләр»ебез булса да, тәнкыйтьчеләрнең ялгышларын төзәтүче тәнкыйтьчеләребез юк. Аларның юклыгы бездә әдәбиятның тарлыгыннан, тәнкыйть белән «тамак туйдырып булмау» мәҗбүриятеннән килә. . Шуның өчен дә бездә «тәнкыйть» дип язылган бик күп надан нәрсәләр газета битендә урын алалар —дөрес караш булып калалар. Язучылары гонорар алалар — сүгүче булмагач, тагы язалар. Ләкин алар үзләренең әсәрләрендә мәсьүлият хис итмиләр. Моңа кыска гына 6ej) мисал ките- рәм. «Безнең юл»ның ... нчы номерында минем Тамбов урманнары белән саубуллашу 
шигыре чыкты. Шул шигырьгә тәнкыйть язучы Пар- сии иптәш Такташның бу саубуллашуы Есенинның «Баку белән саубуллашуына охшый» ди. Мин, тәнкыйть язучы иптәшне очратып: — Мин сине ул шигырьне укыгансыңдыр дип уйлый алмыйм. Шулай да әйт әле, кай җире Есенинның Баку белән саубуллашуына охшый?—дип сорадым. Ул миңа: — Үзең укып тикшереп чык, — диде. Бик сорый торгач: — Есенин да «Прощай, Баку, прощай», дип язган. Син дә «сау булыгыз инде, сау булыгыз» дип язгансың, — ди. Соңыннан аның ул шигырьне бөтенләй күрмәвен, бары «берәүнең әйтүе буенча гына» язуын аңладым. Менә бездә тәнкыйть күп вакытта шундый тикшерү, шундый әһәмият белән языла, —теләсәң, шагыйрь өстенә зур-зур гына кара таплар да ташлана. Парсин иптәш: — Бу шигырь Есениннан тәрҗемә ителгән дә, Такташ үз фамилиясен генә куйган, — дип язса да шулай ук хакыйкать булып китәр иде. Шагыйрь аның ялганын күрсәтеп үзе чыкмаса, чыгучылар булмас иде. дип уйлыйм. Мин моны... шагыйрьләрнең яклаучысы булмауларына, «тәикыйть- челәребезнең» бик артык тикшереп язмауларына мисал өчен генә китердем. Матбугатта: «Татар әдәбиятында беркемгә булмаган шау-шуларга мәяссәр булган шагыйрь кеше», «Такташ ул бик күп иркәләүләрне, бик күп мактауларны күргән шагыйрь, күп яктан ул беренче урынны тота торгандыр»... дип минем хакта бик күп яздылар. Дөресрәк, бик күп сүктеләр. Миңа язылган чиксез тәнкыйтьнең эченә кереп тикшерә башласаң, кызык бер нәрсә күренә. — Такташ — талантлы шагыйрь. Такташ — үткен телле, диңгез кебек хыялга бай шагыйрь, — диләр дә, артыннан ук шигырь эчендә булган иң сәләмә җөмләләрне алып сүгә башлыйлар. /Мисал сезгә:
86 
 
Г Г. иптәш «Давылдан соң»гы булган тәнкыйтендә (25 нче ел, август, «Эшче газетасы») шигырьнең башындагы: «Минем геройларым кабакларда Чәнчелгәнче сыра эчәләр, Эшсез урам даһилары минем Геройларым», — 
дигән җөмләләрне ала да, «Такташ хәзерге тормышның темасын, геройларын күрми» дип, дөнья җимерә, сүгенә. Ләкин поэма эчендәге ике тормышка параллель бару, кабак типлары бер якта торып, икенче якта «байрак тегүче комсомоллар» тасвир ителүне күрми, андагы Такташның төп мотивы' булган — 
Туачак көн якты, Тарих канаты безне алып бара. Без туачак тормыш сызыгында Бәлки үләрбез, Ләкин бөтен дөнья азатлыгы ишеген ачып Җир йолдызын азат итәрбез,— 
дигән җырны да ишетми. Мондый тәнкыйтьләрнең чиге юк. Бер җөмләне алалар да аның төп мотивы — шигырьнең аккордын сызып ташлап сүгәргә тотыналар. Менә минем алдымда 6 ел буена язылып килгән тәнкыйтьләр ята. Алар берберсеннән уздырышып, минем кимчелекләрне күрсәтергә укыналар, казыналар, мәгънәләрнең койрыкларын кисеп эттән куян чыгарырга маташалар. Ә иҗаби булган чын мотивлар сүндереләләр. Иң соңыннан минем башка: — Мин, күрәсең, талантлы шагыйрь, ләкин - кимчелекләрдән генә гыйбарәт булгач, ничек талантлы да шагыйрь булам инде,—дигән уй килә. Минем иҗаби якларым «талантлы шагыйрь» диюдән башка бернәрсәдә күргәзелгәне юк. Бу нәрсәләрне мин сүз туры килгәндә генә яздым. Мине хатны язарга мәҗбүр иткән нәрсә Галимҗан Нигъмәти иптәшнең 25 нче июнь 27 нче елда «Кызыл Татарстан» газетасында язылган «Нәни разбойник хатынсыз ай һәм бераз гына мужик фәлсәфәсе турында» дигән м’ә- каләсе мәҗбүр итте. Галимҗан иптәшнең мәкаләләре гомумән цитаталардан гыйбарәт була иде. Кайчак- та «Нигъмәтинең үз фикере бармы икән» дигән бер фикергә киләдер идем. Соңгы мәкаләсендә, ниһаять, үз фикерен дә күрергә туры килде... Мәкаләнең башында «бездә бер дә кузгалмаган быт мәсьәләсе турында» сөйләргә вәгъдә биреп, руслардагы Есенинчылыкка күчә. Аннан Есенин турында берничә цитатадан ,соң, 
татарларда да шуның эзе барлыгын әйтеп китә һәм, язучылары- бызның пессимистиклыклары турында сөйләмәкче булып, минем койрыкка килеп ябыша: — «Такташның соңгы көннәрдәге яратып язган мәүзугы нәни хулиганлык, казлар, мәчеләр кыйнау турында булды. Аның яратып тыңлана һәм укыла торган шигырьләренең берсе «Нәни разбойник» булып, ,анда үзенең әтәч урлау, үрдәк һәм ата казлар кыйнап үскән малай чагын сагына», — ди. Аннан Такташның «Нәни разбойиигына» ияреп китүчеләр турында сөйли. Минем «Нәни разбойник» чыгу белән, билгеле, бик нык шауладылар. Ләкин аның шаулавы, берничә иптәш, шулай ук Галимҗан иптәш әйткән кебек, «нәни хулиганлык» турында булуы өчен түгел, бәлки икенче нәрсәдә: — Син авылда туганмы? — Авылда. — Сезнең авыл матур урындамы, су бармы? — Безнең авылның яныннан ук... суы ага. — Алай булгач, сездә казлар да асрый торганнардыр? — Их, син минем казлар саклап үткән малай чакны искә төшерәсең. — Ә син ата казларны кыйный идеңме? — Элек, көч юкта, алар мине үзләре эләктереп, тәнемне күгәрткәнче бирәләр иде, соңыннан үзләренә эләгә иде. — Казлар үтергәнең бармы? — Бар. — Ни өчен? — Чөнки бакчага һичбер кәбестә, солы, бәрәңге чәчәр хәл юк, җыелып киләләр дә кыркалар да чыгып китәләр. Биздерер өчен бераз биргәләгәндә берәрсенең башына эләгеп, ялгыш, үлгәлиләр иде.
87 
 
Менә шул анкетаны авылда үскән кемнән генә тутыртсаң да, ул шул җавапны бирер. Бу авылда үскән авыл малаеның 5—6 дан алып ун яшенә кадәр булган тәрҗемәи хәле. «Нәни разбойник» шигыренең <5у юллары меңнәрнең башына шул тәрбиясез яшьлеген, кызык яшьлеген искә төшергәндер. Казлар кыйнап үскән меңнәрчә кешеләр хәзер партия сафында — бөек көрәшнең солдатлары, шуларның берсе Такташ — хәзерге көндә «назлы, мактаулы» шагыйрь, ул, Галимҗан әйтмешли, нәни хулиганлыгын сагына түгел, бүгенгесе белән чагыштырып кына карый. Элек ул казлар кыйнап үскән, хәзер: 
«Ерак калмый инде май»га да, Яз ясарбыз салкын тайгада. Җир безнеке булыр, Ачулансак, Шлем киертербез айга да, — дип җырлый. Аны болай җырларга Ленин өйрәтте, Галимҗан иптәш казып чыгарырга тырышкан пессимизм да юк айда. Киресенчә, анда артык оптимистлык. Андагы оптимист айга кызыл шлем киертүгә кадәр күтәрелә. Ләкин Галимҗан иптәш моннан күз йома, ни өчендер аңа Такташның койрыгына хулиганлыкны тагу кирәк... Ул мәкаләсенең бер җирендә, югарыда әйтеп киткәнчә, «Такташ соңгы көннәрдә нәни хулиганлык, казлар, мәчеләр кыйнау турында гына сөеп язды»,— ди. Шулай гынамы икән? Соңгы вакытта язылган «Нәни хул и га н л ык» ш и гыр ьл ә р енең төп мотивларын алыйк: 
«...Авылыбызга кайткач, Шәһәрләрен Яратмадык, диеп әйтербез, Ләкин Шәһәр гудоклары безне чакырып Көрәш тавышы белән үкерсә, Очкын атлар безгә В К П ның Чакыру әмрен тагын китерсә, Без шәһәргә кире кайтырбыз»... («Авылга кайту» шигыре) 
«... Шагыйрь булмагыз сез, Өйрәнегез җирне машинада эшләргә... Бүген әле урам буйлап үткән чакта Очраттым мин аның бересен, Ал галстук таккан, янар күзле Киләчәкнең тимер кешесен». («Казлар турында») Такташның -казлар саклап йөргән 
авылы урамында хәзер янар күзле, киләчәкнең тимер кешесе йөри. Такташ аны күрә, Галимҗан иптәш булса күрми үтә. «Ташла, мәзин дустым, манараңны, Әйдә киттек балык тотарга». Барыбер тормыш башка эздән бара, барыбер киләчәктә сезгә башка эш калмас, халыкның аңы күтәрелер. 
«Агач сука йөргән яланнарда Тимер тракторлар юргалар, Елга буйларында балык эзләп Чабып йөрер мәзин, муллалар». («Шәһәр щыры») Гаҗәпләнмә, авыл, синең улың шәһәр җырын җырлый: «Кузгал, уян, ләгънәт ителгән», ди. Син дә шуны җырла. Бу юллар да, иптәш Галимҗан- ча, «нәни хулиганлыкмы»? Галимҗан оптимистлык белән хулиганлыкны бутап йөртә. Ул хәтта көлүдә дә хулиганлык күрә. Укучы ненормальный шаблоннан ялыкты. Бүгенгене ялангач килеш җырлаудан туйды. Шуның өчен дә мин соңгы вакытларда төп мотивларымны матур декорацияләр, күп вакытта көлке элементлар белән урап яза башладым. Мәчеләр, казларны көлке позаларга куеп, урталарына авылның бәхетле киләчәген җырлаучы тракторны китереп куям. Бу инде Галимҗан абыйча нәнилек була. Урамда авызын ачып елап утырган песи малаена көлке сүзләр сөйләгәннең соңында, кешелекнең ахырына балта чабучы, хатын-кызларның бөтен сәламәтлекләрен җимерүче аборт хакында сөйлим икән — бу да нәнилекме? Галимҗан иптәшнең үзенең эшенә артык әһәмиятсез каравын мәкаләсенең со- ңына табан тагын бер мәртәбә күреп була. Ул мәхәббәт тәүбәсе турында аннан-моннан элеп берничә сүз ала да, «ана — бөек исем, хатын-кызның бөтен матурлыгы ана
88 
 
булуда» дигән җөмләләр турында: «Такташ тормышның ижабп якларына бәя бирү мәсьәләсендә тагын үзенә күрә нәнилек күрсәтә», ди. Монысы инде бөтенләй аңлашылмый. Әгәр минем мондагы хатын- кызга карашымны ялгыш дигән булса, ул хакта әле бәхәс ачар идек. Ләкин «нәнилек — хулиганлык» диюе белән Галимҗан иптәш монда үзенең хулиганлыкны (русның бик гади бер сүзе булса да) аңламавын күрсәтеп көлкегә кала. Галимҗан иптәш, югарыда әйткәнчә, күп вакытта мәгънәне пьесадан эзләми, декорациядән эзләп бутала. Ул бу мәкаләсендә... минем пессимистлык турында «Мәхәббәт тәүбәсе»ннән: 
«Ай ялгыз ул, картлык көнендә Өйләнә алмый калган, шуның өчен Кайгы нуры күренә йөзендә»,— юлларын китереп, «проблемага өметсез рәвештә кул селти», — ди. Мин Галимҗан иптәшнең әдәбият белән бик нык таныш булуы турында шөбһәләнмим. Ләкин әдәбиятны тикшереп бәя бирә белүе турында бәхәс ачарга туры килә. Чөнки ул күп вакытта, югарыда әйткәнемчә, көлке элементлар белән драматический элементларны бутый. Төп фикер белән ярдәмче фикерләрне саташтыра. «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә минем төп элемент ай түгел, бәлки Зөбәйдә белән Мәхмүт. Аларның трагедияле мәхәббәтләре килешү белән бетә. Алар өйләнеп тора башлыйлар, ә ай һаман хатынсыз кала. Ай бөтен поэма буена декорация, көлке элемент булып бара. Поэманың соңыннан да ул шулай кала. Ә Галимҗан иптәш, бәхетсез айны өйләндереп, поэманы бетерергә теләгән.^ Аныңча өйләндереп куйсам, проолемага өметсез рәвештә карамаган булыр идем, күрәсең. Ашыгып мәкалә язарга ярамый. Миндә пессимистлыкны күрсәтү өчен төплерәк тикшеренү кирәк иде. Мондый гына фактларга таянып үлемгә хөкем итмиләр». Такташ әсәрнең формасын эчтәлегеннән аермыйча карарга, ша- гыйрьнсц яңа поэтик чаралар эзләнү теләгеп дөрес аңларга чакыра; шигырьдәге аерым детальләрнең, уңышсызлыгына карап, ашыгыч гомуми нәтиҗәләр чыгарырга яра- маганлыгыи әйтә. Шигырьдә төп мотив һәм иярчен, ярдәмче элементлар мәсьәләсен ул үзенчә чишә һәм конкрет мисалларын китерә. Аның теләге, эзләнүе, һичшиксез, 
шаблонга, таптануга каршы юнәлтелгән иде. П оэтик-худо жество чаралары н төрләндерү, баету, шигырьне җанландыру, ягъни теге я бу фикерне, эчтәлекне укучыга сеңдерерлек итеп, гүзәл һәм гади итеп җиткерү формасын табу юлында Такташ күп кенә эшләде һәм уңышлы үрнәкләрен дә бирде. Ул шигырьләренә самими юмор элементларын, җанлы табигый тасвирларын кертеп язды; шигырьдә сюжетлылык, драматизм, музыкальлек мәсьәләләрен иҗади хәл итте. Кайбер тәнкыйтьчеләр аның художник осталыгын үстерү өстендә туктаусыз эшләү практикасын, тәҗрибәләрен дөрес аңлый белмәделәр. Дөрес, һ. Такташның 1927—28 еллардагы аерым шигырьләрендә «иярчен, ярдәмче элементлар» белән артык мавыгып киткән чаклары да булды. Ләкин ул озакламый моны үзе дә аңлады. Югарыда китерелгән мәкаләсендә Такташ җентекләп тикшереп бәя бирү урынына күсәк күтәрүгә, нигезсез һәм ашыгып нәтиҗәләр ясауга каршы протестын белдерә. Аерым формаль мотивларга таянып, шагыйрьне пессимистлыкта гаепләргә, совет платформасында торып актив иҗат итүчене нигезсез рәвештә «үлемгә хөкем итәргә» маташу ялгыш һәм зарарлы адым, совет әдәбияты һәм тәнкыйте өчен чит нәрсә икәнлеген Такташ кискен әйтә. Ул биредә, һичшиксез, хаклы иде. Аңа карата булган кайбер тәнкыйтьләр раппчылык вульгаризмы белән сугарылган иде. Татар әдәби тәнкыйтенең торышына багышланган, ләкин, кызганычка каршы, язылып бетмәгән икенче бер мәкаләсендә тәнкыйтьтәге формализмның, вульгарчылыкның со
89 
 
вет әдәбияты үсешенә зарар китерүен Такташ тагын да кискенрәк ачып сала. ✓ Менә ул документ (бик аз гына кыскартылулар белән бирелә) «Күптән түгел генә «Литературная газета»да тәнкыйть турында дискуссия булып үтте, — дип башлый Такташ үзенең мәкаләсен.— Дискуссиягә катнашкан күп кенә язучылар рус әдәбиятында тәнкыйтьнең бик нык аксавын, уз өс- теиә төшкән бурычларны үти алмавын яздылар. Алар арасында тәнкыйтьчеләрнең гомумән кирәкләре бармы дигән вопросны куючылар, хәтта язучы өчен дә, укучы өчен дә бернәрсә дә бирмәвен әйтүчеләр булды. Яшь татар әдәби тәнкыйтенә карата мәсьәләне алар куйган рәвеш- тәрәк куярга мөмкин булса да, интернационал әдәбиятка карата мәсьәләне алай кую дөрес түгел. Рус әдәбиятында зур әдәби белемле, хәзерлекле марксист тәнкыйтьчеләр бар. Алар рус пролетариат әдәбиятының барышына гына түгел, бүгенге көндә бөтендөнья пролетариат әдәбиятына зур-зур йогынтылар ясап баралар. Пролетариат әдәби көндәлеге китереп чыгарган бик кирәкле әдәби проблемаларны хәл итү юлында кызукызу фикер алышулар алып бара. Нәтиҗәдә пролетариат әдәбиятының үсеп алга китүенә кирәкле булган юлларны билгелиләр. Без татар пролетариат әдәбияты тәнкыйте өстеиә төшкән бик күп бурычларны яшьлегебезгә, көчебез азга сылтап, мәсьүлияттән котылырга тырышабыз. Ләкин татар пролетариат әдәбияты, татар пролетариат тәнкыйте алдында да шул ук гомуми бурычлар тора. Шул ук көндәлек проблемалар дөрес рәвештә хәл ителүне, күбесе татар пролетариат әдәбиятына хас рәвештә хәл ителүне сорыйлар. 1 Такташ, югарыда китерелгән «Хаты» басылмагач, бу мәкаләсен яңа материаллар нигезендә язарга керешкән булса кирәк. «Хат»ның аерым өлешләрен шунда файдалануы күренә. Кайбер моментлары кабатлануга карамастан, аларны төрле вакытта язылган ике әйбер итеп исәпләргә мөмкин дип уйлыйбыз. X. X. 
 Бездә бу юлда нәрсәләр эшләнгәне бар? Нинди проблемалар күтәрелгәне бар? Иҗат методы турында тәнкыйтьнең нәрсә эшләгәне бар? Тематика, стиль мәсьәләләре турында нинди төпле чыгышлар булды? Әдәбияттагы идеология талпынышларына карата нинди төпле анализлар булганы бар? Гомумән бездә тәнкыйть бармы? Ул ни дәрәҗәдә, бүгенге теләкләрне үти аламы, яшь язучыларны тәрбияләүдә нинди урын тота? Аның дөрес, марксизмча булуы ни дәрәҗәдә? Бездәге тәнкыйть — тәнкыйтьме, рецензияме? Бу сораулар, билгеле, куелырга һәм дөрес рәвештә җавап алырга тиешләр. Бу мәкаләдә мин татар пролетариат әдәбиятындагы тәнкыйтьтәге җитешсез якларның кайберләреңә генә тукталырга уйлыйм. Бездә танылган исем бирелгән марксист тәнкыйтьчеләр булган кебек... марксизмны үзләштерүдә, аны әдәбиятка яраштыруда ныгып бетмәгән яшь тәнкыйтьчеләр дә бар... Тәнкыйтьчеләребез арасында әдәби багажы зур булган кешеләр булган кебек, әдәбияттан элементар белемле кешеләр дә юк түгел... Менә бу нәрсәне сызып үтеп, түбәндәге нәрсәләрне әйтергә кирәк. Бездә шагыйрьләрне тәнкыйть итүчеләр булса да, марксизмны әдәбиятка яраштыруда ныгып бетмәгән, әдәбиятны белү дәрәҗәләре түбән булган иптәшләр тарафыннан ясалган ялгышлыкларны күргәзүче, тәнкыйть итеп баручы иптәшләр юк. Яки аларның ялгышларын күрсәтеп чыгу сирәк була. Күп ялгыш фикерләр матбугатка ташланган килеш төзәтелми калалар. Бу бер. Икенче, бездәге тәнкыйтьтәге чыгышларда (кайберәүләре исключением алына) бик зур схематизм, сайлык хөкем сөрә. Алынган әсәрләр турында язылган фикерләр өстән, язучы өстенә ташланган гаепләр ышандырырлык булмыйлар. Алар күп вакытта:
90 
 
— Шигырь вак буржуа идеологиясендә язылган, — Фәлән иптәшнең бу шигыреннән мещан идеологиясе исе аңкый, дигәнрәк төстә ташланган гаепләр булалар. ’Вак буржуа идеологиясе ул шигырьнең'кан җирендә, нәрсәсендә, бу нәрсәгә пролетариат идеологиясе белән ничек карарга?.. Менә бу нәрсәләргә ул тәнкыйтьләрдән җавап табу авыр. Мондый тәнкыйтьләрнең язучыга файдасы булмаган кебек, хәзерлексез ^укучыны да саташтыру гына була. Инде шагыйрьнең уңышлы якларын күргәзүдә шул ук схематизм белән чикләнелә. Шигырьнең идеологиясенең дөреслеге нәрсәдә, образларның байлыгы нәрсәдә, фәлсәфәсе кайда? Бу сорауларга такп җавап табып булмый. Моңа мисаллар... тулып ята. Bv схематизм бик нечкә юллар белән формализмга, переверзевщи- нага барып тоташа. Мисал итеп төрле кешеләр тарафыннан минем әсәрләргә язылган тәнкыйтьләр эченә кереп карыйк. Минем ике-өч ел язган шигырьләремә булган тәнкыйтьләргә күз төшерсәк, иң күп чәйнәлгән нәрсә: — Такташ ата казлар турында гына яза. — Такташ тавыклар, мәчеләр турында гына яза, — дигән сүзләр. Дөрестән дәме шулай? Минем шул өч ел эчендә язган шигырьләрем эчендә ата казлар, тавыклар турында язган шигырьләр 3—4 мең юл эченнән чүпләп алганда 100 юлга тулар микән? (Җитмеш юллар чамасы). Соң бу иптәшләрнең, соң бу чәйнәлүнең секреты нәрсәдә? Бу иптәшләр шигырьдәге төп мотивлар белән иярчен настроение- ләрне, яки әсәрдәге декорацияне бутыйлар. Алар минем шигырьләрдәге декорацияләргә шулкадәр әһәмият бирәләр ки, хәтта үзләре дә сизми формализмга, схематизмга биреләләр... Мондый вак нәрсәләрне зур бер нәрсә итеп еллар буе язу 17 нче гасырда Европадагы бөтен университетларда еланның Адамие тыел га н җимешне ашарга «нинди тел- дә котыртуы турында еллар буе дәвам иткән бер хисне («бәхәсне» булырга тиеш — X. X.) искә төшермиме? Атлар, сыерлар, казлар — болар әдәби әсәрләрнең һәрберсендә бар. Ат, сыер, тавык керми крестьян тормышыннан 
алынып язылган бер хикәя яки бер роман да таба алмассыз. Ни өчен миңа аларпы декорация итеп кулланырга ярамый? Ни өчен 70 юл өчен еллар буе бу кадәр скандал алып барырга? Тавыклар контрреволюционерлар түгел ләбаса. Шул ук мәсьәлә турында тагын бер көлке мисал: «Коммуна» газетасында (85 нче номер, 30 нчы ел) Г. Г. дигән бер егет яза. Бу егет яшь әле. Үз фикерен әйтер дәрәҗәдә сәяси белем югарылыгында тормый торган егет, ул шул югарыдагы иптәшләргә койрык булып, уйламый яза. «Такташның әсәрләрендә ата казлар, яки шыр тилеләр, 
Көтүендә хәзер кем кәҗәсе Алдан чабып йөри торгандыр, Малайларың синең безнең кебек Кыяр-шалкан эзләп йөрмәсләр... Әтәч пешергән учаклар... 
дан башканы күрә алмыйбыз. Нинди генә шигырен кайдан гына укып карама, аннан шыгырдап торган ата казлар... күрәбез», ди. Шулай гынамы икән? Шул юлларны мисалга алып, ул Такташны контрреволю- ционерлыкта гаепли. Бу тәнкыйтькә җитди акыл белән язылган нәрсә итеп карап булмый. Монда гади булмаган абсолютизмга китү бар. Ләкин бу миңа язылган тәнкыйтьләрнең ачы бер рәвеше. Әйтегез зинһар, Г. тарафыңнан бу алынган мисаллар укучыларны минем контр- революционерлыкка ышандыра алалармы. Бу, шигырьдәге декорацияләрне җыеп, шуларны төп вакыйга итеп күрсәтергә тырышу түгелме. Соң шул мисаллар алынган шигырьләр эчендә төп мотивлар кая?.. Мине аклап шул ук алган шигырьләрдән башка мисаллар китерергә кирәкми.
91 
 
Үземне аклау өчен аларпы монда күргәзеп китү кирәкми. Бу, тәнкыйтьчеләр тарафыннан гөп мотивларны сүндереп, йөз юллык шигырьдән ике юл алып, җөмләләрнең койрыкларын кисеп, эттән куян ясарга тырышу түгелме? Бу нормаль объективный тәнкыйтьме? һәм бу методны куллану «тәнкыйтьчеләр»гә нәрсәгә кирәк? Моңа җавап бирмим. Минем шигырьләрне укучылар бу нәрсәгә үзләре җавап табарлар.' Инде шул ук Г. Г. минем «Казан» шигырен мисалга алуына килим. Бу шигырь вакытында зур шау-шулар белән үтте. Бу шигырь солтангалиевчеләрнең Казанда оялаган чорында: «Донкихотлар, милләтчеләргә... каршы язылган иде. Ул вакытта солтангалиевчеләр бу шигырьнең кемгә язылуын бик яхшы аңлап, Бурнашлар тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, ЦК га кадәр барып җиткәннәр иде. Ул шигырьне сәхнәдә укыгач, Борундуков кебек егетләр сәхнә артына керен «күрмәгәнне күргәзергә» дип тә вәгъдә биргәннәр иде»... (Кулъязма шунда өзелә). Бу юлларда йөрәк әрнүе белән, татар совет әдәбияты үсеше өчен тирәнтен борчылу белән тулы сүзләр язылган. Такташ тәнкыйтьтән курыкмый, акыллы, принципиаль тәнкыйтьне, эшкә рухландыручы, алга барырга ярдәм итүче чын тәнкыйтьне таный һәм яклый. 30 ичы елларга кадәр татар әдәбиятында бөтенләй тәнкыйть булмаган дип әйтү дөрес булмас иде. Партия күрсәтүләре, партия матбугаты тәнкыйте, алдынгы язучыла- рыбызның тәнкыйть мәкаләләре татар совет әдәбияты үсешенә көчле йогынты, ясадылар. Әдәбият мәйданының алдынгы вәкилләре коммунистик идеялелек, художество осталыгы өчен, буржуаз йогынтыларга каршы көрәштеләр. Безнеңчә, ^һ. Такташ та үзенең элеккерәк кайбер чыгышында «бездә әле тәнкыйть юк» дигән фикерне әйтсә дә, марксистик тәнкыйтьнең үсә баруын инкарь итми. Ул, әйткәнебезчә, формализмга, схематизмга өстән-өстән генә язылган буш тәнкыйтьләргә, чын марксистик тәнкыйть урынына раппчылык рухындагы тәнкыйтьләргә, күсәк күтәрүгә каршы чыкты. 
һ. Такташ мәкаләләрендә булсын, поэзиясендә булсын әдәбиятта ха- л ы кч а н л ык при н ци п л арын үстерде, халык тормышын, уй-тойгыларын чагылдырган һәм масса күңеленә сеңәрлек әсәрләр өчен, социалистик тормыш төзүгә рухландыручы әдәбият өчен көрәште. Ул халык арасыннан килгән яшь әдәби көчләрне тәрбияләү турында һәрвакыт кайгыртып торучы язучылардан иде. Талантлы яшьләргә ул үзенең киңәшләре, туры сүзе белән ярдәм итә килде, яшьләрдә яңа сыйфатлар үсүен, яңаның җиңүен күреп шатланды. Такташның тәнкыйтендә, бәясендә иптәшлек хисе сизелеп тора, ул эшкә дәртләндерә. Танылган шагыйрьләр II. Баян, Ш. Маннур, Ф. Кәрим һ. б. Такташның уңай йогынтысы астында үстеләр. Бу турыда, гомуми төстә- рәк булса да, безнең матбугатта күп язылды инде. Такташ укучылар массасы белән якыннан элемтә тота һәм дусларча сөйләшә белде. Ул үзенең укучы- ларыннан, яшь язучылардан төрле хатлар ала, үзе дә, һич тә иренмичә, зурзур җавап хатлары яза. Яшьләргә карата сизгер мөнәсәбәтен, алар белән җитди һәм дусларча сөйләшүен, фикерләре белән уртаклашудан һич тә тартынмавын, башкалардан үзен аерып куярга омтылу кебек сыйфатларның юклыгын күрсәткән аның бер хатын күчереп үтик (кайбер кыскартулар белән бирелә). Бик характерлы, тирән эчтәлекле хат ул. 1928 елның 8 ноябренда Уфада торучы ике яшь иптәшкә Такташ түбәндәге хатны язып җибәргән: * «Минем нәни дусларым! Сезнең хатыгызны алдым. Миңа хат язарга уйлавыгыз һәм язуыгыз өчен бик рәхмәтләр укыйм. Сез мине шатландырырга теләп булырга кирәк, минем шигырьләремне кат- кат укуыгызны язасыз. Язучы өчен андый бер хәбәр алу шатланырлык эш. Миңа да сез — нәни коммунар
92 
 
ларның хаты якты уйлар бирде. Сез миңа үзегезнең хатыгызда дүрт сорау куясыз. /Мин сезгә, бу хатымда кыска гына булса да, җавап бирергә тырышам. Беренче соравыгызга оуавап. Сез минем соңгы язмаларымнан символизм образларын эзләп, кайбер аңлашылмауларга киткәнсез... Минем баштагы әсәрләремдә символизм үзенең бөтен күләме белән отражаться итте. Ләкин символизмны мин бөтен дәверләре белән «Жпр уллары»нда, баштагы язуларымда ук үттем. Мин символизм аркылы әкренлек белән реализмга килдем. Сез тикшереп укысагыз, минем символизмнан неореализмга 1 күчүемне «Давылдан соң» әсәремнән бик яхшы күрерсез. Миндә символизмның кайбер күләгәләре генә калды. Ләкин алар күзгә бәрелеп торырлык һәм эзләп табарлык ачык бер төстә түгелләр. Шуның өчен сез минем җырлардан, андагы образлардан символизм канвалары эзләмәгез. Андагы образларны турыдан-ту- ры үзләренчә аңлагыз. «Ташла мәзин, дустым, манараңны, Әйдә киттек балык тотарга» — юлларында символизм юк. Ул ту- рыдантуры мөәзиннәрне юк эш белән маташканчы дигәндәй, көлеп, балык тотарга чакыру гына. Андагы юллар юморның көченә салынып, мөәзиннәрнең киләчәкләрен — бәхетсез киләчәктәге язмышларын гына җырлый. Башка образлар да шулай ук. «Яшьлек — зәңгәр урман, Барып чыгар идем сиңа, Кайтып китсәм килгән юлымнан» — юллары — туры мәгънәсендә. Әгәр о^тен гомерем буе үтелгән, йөрелгән юлларымнан кире эзләремне эзләп китсәм, яшьлек көннәремә кайтып чыгар идем... Ләкин ул мөмкинме?.. 
Бик кызыклы билгеләнә, һ. Такташ совет әдәбияты иҗаты методын неореализм (яңа реализм) дип атый. Bv елларда әдәоиятта социалистик реализм атамасы юк иде әле, ул билгеләмә 1932 елны оирелде. 
 Шагыйрьдән үзенең әсәрләре турында аңлатма сорау бер яктан шагыйрь өчен мактау түгел ул. Шагыйрь ул башкаларның башларында буталып та әйтә алмаган уйларны иң җанлы рәвештә әйтә алырлык булырга тиешле. Мин дә җырларым томанлы икән.дигән уйда калам. Бу мактарлык түгел. Киләчәктә зур буталчык уйларны бик җиңел рәвештә әйтә алу юлында эшләрмен. Сезнең бу соравыгыз бик озын, бик киң рәвештә аңлатма бирүне миннән сораса да, вакытымның тарлыгы моңа ирек бирми. Рус әдәбиятын күбрәк укысагыз, язучыларның әсәрләре, алариың характерын тикшерә торган фәннәр белән таныша барсагыз, минем әсәрләр турында мин кыска вакыт эчендә бирә алмаган сорауларга җаваплар табарсыз дип юанам. 
Икенче соравыгызга. 
Соңгы вакытта язмавым турында. Моңа җавап бирү миңа авыр. Минем үземнең башта да күптән шул сорау йөри, күпләр миңа бу нәрсәне кабатлыйлар. — Ни өчен соңгы вакытларда язмыйм? Бәлки бүгенге матурлыкның миңа якын булган темаларының нәфис бер калыпта эшләнеп җитә алма- выниандыр. Бәлки арыганлыктандыр. Бәлки моның кайбер социальный сәбәпләре бардыр. Хәзерге көндә русның бик зур язучыларында да озак кына тукталып торулар сизелә. Бу әдәбият тарихында яңа нәрсә түгел. Күп язучылар шулай туктап торганнан соң үлмәслек нәрсәләр язып ташлыйлар. Язучылар үзләренең иҗатлары өчен • кирәкле булган материалларны, краскалар- ны тормыштан җыялар да, соңыннан шул материаллардан нәфис әсәрләр язалар. Миндәге тукталу бәлки шул бер дәверне, җыю дәверен уздыру моментыдыр. Ләкин һәр тукталуга—үлем дип карарга ярамый. Мин хәзер язуларымнан матуррак нәрсәләр язарга җыенам әле.
 6^9 
 
Шул көннәрдә язылып бетәчәк бер поэмам өстендә һәм Татар Академия театры өчен бер драма язу өстендә утырам. Киләчәк якты уйлар бирер әле. Киләчәк үзенең җырын җырлатыр. Минем тукталу — -бүгенгенең — бүгенге матурлыкның сынын эзләү өчен генә... 4 нче соравыгызга. Кыска гына җавап бирү авыр. Сезнең әдәбият белән кызыксынуыгыз, әдәбиятка омтылуыгыз яхшы нәрсә. Әдәбият ул бөтен кешелекнең эчке байлыгын үзенең эченә җыя. Безнең кешелек дөньясының эчке тормышы акыл күзе җитмәслек бай. Кешелекнең бөек хисләрен: табигать, яшәү, көрәш, көндәлек минутлар агымы үстереп килгән хисләрен өйрәнү бер яктан кешелекне сөю, тормышны ярату өчен кирәк булса, икенче яктан шул хисләрдән тәрбия алу, үсү, бай йөрәкле кеше -булу өчен өйрәнергә кирәк. Шушы байлыкны тудыручы, аны нәфис җанландыручы булу өчен тагы да күбрәк нәрсәләр сорала. Беренче — иҗат акыл белән туарга, Икенче — шулай ук кешелекнең даһи рәссамнары кулы белән тудырылган нәрсәләрне өйрәнергә, Өченче — көндәлек вакыйгалар тудырып барган хисләрне ала белү белән бергә, аларны бүгенге теләкләрнең югарылыгы белән бәйли белергә кирәк. Бу минем бик кыска гына җавабым. И иде м әктәп - ш ко л а л ар турында. Язучы ул бер школаиың да принципларына үзен буйсындырмаска, бөтен школ ал арның үзеңә кирәк булган якларын ала белергә һәм үзенекен — үзенчә тудырырга тырышу кирәк. Җавапларым кыска булу сәбәпле, сезне канәгатьләндерә алырмы, белмим, минем нәни дусларым. Ә хәзергә сезгә якты уйлар телим». Бу хатта Такташ бик җитди мәсьәләләрне яктырта. Андагы турылык, фикер ачыклыгы, үз иҗатына да тәнкыйть күзлегеннән карап, кыю характеристика бирүе сокландырырлык һәм бигрәк тә яшьләр өчен гыйбрәтле факт. Әдәби мәктәп-школа турында Такташ 
бик кыска гына аңлатма бирә. Аңа хат язучы иптәшләр Такташ иҗатындагы «мәктәп» турында сораган булсалар кирәк. Такташ үзен бернинди «мәктәпкә» кертми, үзенә карата аерым «мәктәп» билгеләүне вәгъдә итми. Ул, зур әдәби хәрәкәтне, олы сүз осталарын күз алдында тотып, яшьләрне иҗади өйрәнергә, үзенчәлекле иҗат йөзләрен билгели белергә өнди; ул теге я бу шагыйрьгә сукыр килеш иярергә ярамагаилыгын, зур язучыларның тәҗрибәләреннән өйрәнеп ала белергә кирәклеген әйтә. Без югарыда халык шагыйре Һади Такташ әдәби эшчәнлегенә кагылган берничә документ китердек. Ул документлар татар совет әдәбиятының социалистик реализм принциплары нигезендә үсүе өчен Такташның көрәшен, әдәбиятта һәм тәнкыйтьтә халыкчанлык, партиялелек принципларын яклавын һәм шулар нигезендә үзенең иҗаты ничек үсеп ныгый баруын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. Әйткәнебезчә, бу хезмәтләрдән субъектив караш моментлары да чагылуы аларның гомуми әһәмиятен һич тә киметми. Киресенчә, алар шагыйрьнең принципиальлеген, спецификасын аңлый, хис итә белүен күрсәтәләр. Мондый документлар татар совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе булган Такташның эшчәнлеген өйрәнгәндә, поэзия жанры белән генә чикләнмичә, киңрәк планда тикшерергә һәм өйрәнергә кирәклеген аңлаталар. Без әдәби мирас байлыкларыбыз- ны әле бөтен тулылыгы белән укучыларга җиткереп бетергәнебез юк ахры. Бу безнең һәркайсыбызны борчырга тиеш. Бу хөрмәтле эш — безнең гомуми күмәк эшебез булырга тиеш.