Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАКИР ШАМИЛСКИЙ 



«Кешенең бөтен нәрсәсе—уйлары да, күңеле дә, йөзе дә, өс-башы да матур булырга тиеш». (А. П. Чехов) Шакир Шамилский артист иде. Бу исем ана бик килешә иде, ничектер килешкилбәтенә үк, ыспай тегелгән кием шикелле, ятып тора иде. һәм ул, мәрхүм, артист дигән исемне гомере буена кер төшермичә матур итеп, горурланып йөртте. Чөнки артистлык аның өчен бары кәсеп кенә булмады, артист дип аталу аның өчен чын сәнгать кешесе, зур культура иясе булу дигән сүз иде. Шуңа күрә ул гел иҗат дәрте оелән янып яшәде, сәхнәдә Шамилский икәнен онытты, әмма тормышта артист икәнен бервакытта да исеннән чыгармады. Моны ялгыш поза саклау, кылану дип аңламаска кирәк, һич юк. Киресенчә, Шамилский тормышта, чын талант ияләренә хас рәвештә, үзен бик гади, тыйнак тота иде, «мин-минлек», шапырыну аңа ят иде. Ләкин шул ук вакытта аның бөтен торышыннан затлылык (благородство), культура, әдәп сизелеп тора. Ул бик пөхтә киенеп йөри, хәрәкәтләре аның салмак-нәфис, сөйләшүе— үз дәрәҗәсен яхшы белгәнлектән, беркадәр генә горурлы, әмма масаюсыз, ачык күңелдән... һәм мин аның бу сыйфатларын, бары тумыштан гына булмыйча, үзенең артист икәнен онытмаудан, артист дигән кешене халык күзенә матур, затлы итеп күрсәтергә теләвеннән килгән булырга тиеш, дип, кабатлап әйтәсем килә. Хикмәт шунда, Шамилский сәхнәгә очраклы гына килеп кергән кеше түгел ул. Яки башта мавыгып кына сәхнәгә эләккән, соңыннан театрны яратып китеп, шунда торып калган кеше дә түгел. Ул аңлы рәвештә үзен театрга багышлый. Сәхнәгә аяк басканчыга кадәр үк инде ул театрның нәрсә икәнен аңлый, артистның кем булуын белә. Әле татар театры дөньяга да килмәгән була, ә безнең кечкенә Шакирыбыз бик дәртләнеп рус спектакльләренә йөри. Вакыт үтеп, 1910 елны «Сәйяр» артистлары белән беренче тапкыр очрашкан чакта инде Шамилский театрдан яхшы хәбәрдар бер кеше була. Моның шулай икәнен без мәрхүмнең биографиясеннән ачык күрәбез. Шакир Шамилский (Шакир Гани улы Вахитов) Татарстанның Алексеев районында Юеш Курналый дигән авылда 1892 елны туа. Ул тугач, озак та тормыйча әтисе, ишле семьясын алып, Пермь (хәзерге Молотов) шәһәренә күчеп китә. Әтисенең тәгаен бер кәсебе булмый, җәйләрен ул якын тирәдәге авылларда семьясы белән көнлекче булып эшләп йөри, кышларын Пермьгә кайтып, шунда мал суеп, ит сатып көн кичерә. Шулай итеп, безнең булачак артистыбыз Пермь шәһәрендә үсә, шәһәр гаи^1ЛаРЫНД^ егет бУлып җитешә. Башта ул бер алты ел татар мәдрәсә- ^..д„ укып иөри, ләкин әтисе, малайның файдасын тизрәк күрергә теләп
101 
 
булса кирәк, Шакирны мәдрәсәдән алып, Агафуровлар дигән байларга хезмәткә бирә. Шул байларның магазинында ул башта өйрәнчек малай, яннан приказчик булып хезмәт итә. Кече яшьтән үк руслар белән аралашып яшәү аркасында ул русча сөйләшергә дә, укырга-язарга да өйрәнә. Әле мәдрәсәдә укыган чагында ук ул афишалар ябыштырып йөрүче бер танышына ияреп, рус театрына бара. Биек галеркадан болар Л. Толстойның «Караңгылык хакимлеге» («Власть тьмы») дигән әсәрен карыйлар, ләкин кечкенә Шакир бу спектакльдән берни дә аңламый. Бераздан шул ук афиша ябыштырып йөрүче иптәше аны Шиллерның «Юлбасарлар»ына илтә. Монысын инде Шакир берникадәр аңлый. Аңлау гына түгел, йөрәгендә нидер кузгалган кебек була: «Шушы спектакль хәл итте минем язмышымны» дип яза ул үзенең биографиясендә. Менә шуннан соң инде ул үзе мәдрәсә шәкертләрен ияртеп, көндезге спектакльләргә йөри башлый. Ә Агафуровларга кереп, приказчик булгач, аңа, әйтерсең, театр җене кагыла, бер генә спектакльне дә ул карамыйча үткәрми, кайберләрең хәтта кат-кат барып карый. Бигрәк тә шунысы кызык, Шакирның әле бер генә тапкыр да якты рампа алдына басканы булмый, ә иптәшләре инде аны «артист» дип йөртә башлыйлар. Күрәсең, ул сәхнәгә чыгудан элек тормышның үзендә «артистлык һөнәрләрен» күрсәтә башлый, һәрхәлдә Шакирның күңелендә үзен сәхнәдә сынап карыйсы килү теләге күптән туган була, бу теләк һаман үсә, тынгылык бирми, тик моның өчен җай гына чыкмый тора. Ниһаять, 1910 елны Пермьгә беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы килә. Менә алар «Хуҗа һәм приказчик» спектаклен куярга әзерләнәләр, ләкин кечкенә бер рольләрен уйнарга кешеләре җитми. Шул чакта бер җирле танышлары аларга Шакирны җитәкләп китерә: «Менә сезгә артист!» «Беренче дебют» сәхнәгә чыгып, беренче авыз сүзне, артык дулкынланудан, мыгырданып кына әйтеп керү белән тәмам була. «Сәйяр» тагын бер спектакль куя да китеп бара, ә Шакир торып кала. Ләкин бу очрашу аның өчен бушка китми, юк, китми! Дөнья шаулаткан беренче татар артистлары белән бергә «уйнап алу» (әйдә, уңышсыз да булсын!) аңардагы артист булам дигән теләкне тәмам беркетә. Әйе, уңышсызлык аның гайрәтен чигерми, чөнки инде ул театрны күреп өйрәнгән кеше, артистлыкның никадәр җитди эш булуын чамалый, бу эшкә чынлап тотынганда гына хикмәт чыгасын сизенә. 1911 елны Пермьгә җырчы-артист Фәттәх Латыйпов килеп чыга. Шамилский аның белән таныша, бөтен буш вакытын аның янында үткәрә, сүз гел театр турында бара. Шул чакта ул Латыйповка үзенең артист булырга бик теләвен, яшь татар театрына үзен багышлыйсы килүен белдерә. Бу сөйләшүләр яшь егетнең мәсьәләгә җитди каравын күрсәткән булырга тиеш. Латыйпов аның теләген исендә тотарга вәгъдә биреп китә, һәм җырчы вәгъдәсен онытмый. 1912 елның маенда аңардан Шамилскийга, Уфада Сәхипҗамал Волжская тарафыннан төзелеп яткан «Нур» труппасына чакырып, телеграмма килә. Телеграмма килү белән Шамилский, Агафуровлардаи расчет алып, икенче көнне үк Уфага китеп тә бара. Менә шулай башлана аның артистлык юлы. Асылда ул, үзе язганча, «Нур» труппасын оештыручыларның (Волжскаядаи кала) берсе була. Шул «Нур» белән ул 1918 елга кадәр бөтен Россияне аркылыга-буйга гизеп йөри, төрле вакытларда аның җитәкчесе дә, режиссеры да булып эшли. Шулай итеп, Шамилский, һәвәскәрлек дәверен кичермичә, турыдан- туры профессиональ артист булып китә. Бу хәл, югарыда әйткәнебезчә, аның тормыш юлын гына түгел, ничектер шәхси кешелек сыйфатларын да беркадәр билгели... Шуны онытмаска кирәк, ул сәхнәгә аяк баскан
102 
 
чпманда татарларның бер катлавы (кара байлары, мулла-монтагай- лаоы) артист дигән кешегә, нортсыз-җирсез сукбайга караган шикелле, бик түбәнәйтеп, хурлап караганнар. Шамнлский үзенең бөтен торышы, кйлеше-килбәте белән шул карашны гүя җимереп ташларга тели: «Әйе, мин артист!» дип әйтеп тора аның горур кыяфәте Сәхнә остасы буларак Шамнлский ничек үсә һәм формалаша соң? «НУР» да эшләү еллары аның өчен үзен эзләү, сынау чоры була. Язуына карагайда ул амплуа дигән нәрсә белән хисаплашып тормый, бик күп төрле рольләрдә уйный, хәтта кайбер пьесаларда барлык ирләр ролен уйнап чыга.. Бу чорда ана «Нур»ның талантлы җитәкчесе Сәхипҗамал Волжскаяның уңай йогынтысы бик зур була. Шушы көчле ихтыярлы олы мастерның өйрәтүләре нәтиҗәсендә ул акрынлап үзенең чын артистлык сыйфатларын таба һәм ача бара. Соңга табарак Шамилскийның тәмам сәхнә остасы булып формалашуында Карцев та зур гына роль уйный. Дөрес, Шамнлский Карцев белән бик кыска вакыт кына бергә эшләп кала, ләкин шулай да бөек артистның мәктәбен күреп өлгерә. Менә нәрсә дип яза ул үзенең кыскача биографиясендә: «Бу (ягъни Кариев) бөек артист, олы мастер миңа тәмам актер булып формалашуда һәм артистлык иҗатын аңлауда бик зур ярдәм итте». Мәгълүм ки, татар театрының беренче осталары реализм юлы белән китәләр, реализм җирлегендә сәхнә сәнгатен үстерәләр. Шамнлский да реалистик уенның сәнгатьчә үрнәген әнә шул осталар иҗатыннан ала. Ләкин ул, һәрбер чын талант нясе шикелле, бары иярүче, күчерүче генә булып калмый, әлбәттә. Аңарда башта ук гаҗәп зур иҗат потенциясе ачыла, һәм ул үзенең иҗатында бертуктаусыз үсә, ныгый, камилләшә бара. Егерменче елларның башында инде Шакир Шамнлский татар сәхнәсенең беренче дәрәҗәдәге зур остасы булып таныла. Шамнлский үз иҗатына гаять җитди караучы, бервакытта да канәгатьләнә белмәүче, һаман эзләнүче артист иде. Мәрхүмнең тормыш иптәше Маһира ханым Мирвәлиева үзенең истәлекләрендә: «Ул гаҗәп күп укый иде, театрга лаек булган әсәрләрнең һәртөрлесе белән таныша, һәртөрлесен өйрәнә иде. Бөек драматургларның тәрҗемәи хәлләре, аларның иҗатлары, бөек артистларның иҗат юллары турындагы китапларны системалы рәвештә укып бара иде» дип яза. Шул истәлекләрдә түбәндәге сүзләрне дә укыйбыз: «Шамилскийның роль өстендә эшләве үзе бер институт иде. Ул рус, немец, француз һәм башка милләтләрнең классик әсәрләрендәге рольләрне хәзерләгәндә шул әсәрләр чагылдырган тормышны, ул тормышның политик һәм экономик якларын өйрәнергә тырыша. Шуннан соң гына хыялында туган образга лаеклы сыйфатларны эзләргә керешә иде»... Чыннан да Шамилскийның никадәр эзләнеп, уйланып иҗат итүен ул тудырган образлар үзләре үк әйтеп торалар. Ләкин конкрет образларга күчкәнче иң элек аның артистлык сыйфатларын ачыклап үтәсе килә. Әйе, нидән гыйбарәт иде аның артистлык үзенчәлеге, нинди эчке һәм тышкы сыйфатларга ия иде ул? Шамнлский урта буйлы, җыйнак-ыспай гәүдәле, матур йөрешле кеше иде. Дикциясе аның бик ачык һәм үзенә генә хас, ничектер күкрәк төбеннән килгән аз гына тоныграк, ләкин гаҗәп ягымлы тавышы бар иде. Ьик оста идарә итә иде ул шул тавышы белән, һәм аның сәхнәдән пышылдап кына әйткән сүзе дә бик ачык булып ишетелә торган иде. ләрәкәтләре аның килешле, бар да үлчәнгәи, урынсызга боргалану күл- ЛРП ЮК' Б®тен ыспай, тыгыз гәүдәсеннән эчке дәрт-эиергия сизе- ™Р ’ ЛӘКИН бу кулга алыиган энергия, Шамнлский аны гадәттә Ж „Ta кирэк ика”ивдс -ул аиы - белма^йлАпИи^^Ке иитуициягә иикадәр бай булса да, башлыча акыл V  .......... итҮче аРгист иде. Ул образ өчен кирәкне дөрес сизү
103 
 
елән генә чикләнмичә, акылы белән эзләп табарга тырыша... Тапканнан соң, шуның дөреслегенә ышангач кына, образга бирә, кешенең чын табигый сыйфаты итеп җайландыра. (Бу җәһәттән Шамилский белән икенче оер олы сәхнә остасы Нәгыймә ханым Таҗдарова арасында зур охшашлык бар. Таҗдарова да образга акыл белән килеп иҗат итүче артистка иде.) Бер карагайда Шамилскийның иҗатын скульптор иҗаты белән дә чагыштырырга мөмкин, чөнки ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән; артык, урынсыз берни дә юк. Ләкин тышкы яктан әнә шулай бик оста эшләнеп тә эчтән салкын, катып калган образ түгел. Шамилскийның сокландыргыч көче дә шунда иде ки, ул образны эчтән җылыта, эчтән яктырта белә торган иде. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына. Г. Кутуй Шәриф Камалның «Ут» драмасы сәхнәгә куелгач язган рецензиясендә Рәүф ролен башкаручы Шамилскийга тукталып: «Дөресен генә әйткәндә, Шакир Шамилский спектакльнең «уты» булды» дип яза. Менә бу сүз уйнаткан шикелле генә язылган юлларда зур дөреслек бар: чынлап та, Шамилский сәхнәдә үзе яна, бүтәннәрне дә яндыра һәм кайсы гына спектакльдә булмасын, нинди генә рольдә уйнамасын һәрвакыт игътибар үзәгенә әверелә торган иде. Ләкин артистның бу дәртле, ялкынлы уенын реалистик җирлектән аерылган, риторикага бирелеп киткән уен дип аңламаска кирәк. Юк, Шамилский чын мәгънәсендә реалистик стильдәге артист иде. Дөрес, ул, тудырган образның рухына карап (әйтик, «Эскадра һәлакәте»идәге j Гайдайны уйнаган чакта), искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә [ белә иде, ләкин бу чын реализмга хас табигый, урынлы романтика иде. Аның иҗатына шулай ук натурализм да ят нәрсә иде. Ул бервакытта “ да күрер күзгә кызыклы, әмма асылда кирәксез, артык булган вак детальләр белән мавыкмады, «үлчәү тойгысы» аңарда гаҗәп көчле иде. Шуңа күрә дә Шамилский тудырган образлар тормыш чынлыгына һәм гомумиләштерү көченә ия булган образлар булып гәүдәләнә иде. Шамилскийның амплуа дигән нәрсәне танымавын югарыда әйткән идек. Чыннан да ул үз гомерендә гаҗәеп күп төрле рольләр уйнаган .артист. Аның никадәр киң диапазонлы булуын күз алдына китерер өчен ул тудырган төрле характердагы образлардан кайберләрең генә янәшә куеп карыйк: ат карагы Миңнегали («Зәңгәр шәл»дән); бай малае Закир («Бәхетсез егет»тән); революцион матрослар җитәкчесе Годун («Разлом»наи); партоешма секретаре Кузнецов («Томан арты»н- нан). Болар бер-берсеннән шулкадәр ерак торган образлар ки, алариы бер артистның уйнаган булуына ышанып бетүе дә читен. Ләкин аларның һәркайсыи Шамилский иҗат итте, һәм берәү дә, ат карагын уйнауга караганда, ул партоешма секретарен йомшаграк башкарды, дип әйтә алмас, һәркайсыи тудыруда бер үк осталык, бер үк дәрт, һәр образ өчен үзенә генә хас сыйфатлар: хәрәкәт, мимика, грим табылган, һәр образның характеры бөтен тирәнлеге белән ачылган. Рәхим итеп, менә бу ат карагы Миңиегалигә генә карагыз. Өстендә соры чикмән, башында кырын салып кигән кама читле бүрек, билен йөгән тезгене белән буган, күлмәк изүен ычкындырып җибәргән... Курнос борын, киң ирен өстендә нечкә генә мыек, мөселманча түгәрәкләп китәргән кара сакал. Кыяфәте үк аның: «Их, егетләр, белмисез ат урлауның тәмен!» дип әйтеп тора. Әйе, ул гади карак кына түгел, ул — фанатик, ат хайванын җаны-тәне белән яратучы кеше, күңеленә ошаган атны ул урламыйча кала алмый. ‘' Менә ул үзе белән бергә урманда яткан качкыннарга ничек итеп тенлә абзардан атны урлап китүен сөйли. Әйтерсең, яшерен генә тәрәзә

 
пән сөйгәне янына кергән егет — күпме эчке дулкынлану, дәрт, азарт анаота' «Җанашым, көттеңме мине?» —дип кенә дәшә ул атка да. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е куелгач, «Кызыл Татарстан» газетасы үзенең рецензиясендә: «Бер генә пәрдәнең уртасында булган ат каоагы ролен уйнаучы Шамилский ат урлау мәхәббәте белән сихерләнгән Фанатик каракны тамашачы күңелендә онытылмаслык итеп калдырды» дип язды. Әйе, онытылмаслык образ, күпме еллардан соң менә хәзер дә әле теп-тере булып күз алдында саклана. Инде шуннан соң Шамилский партоешма секретаре ролендә... Борынгы авылның ат карагы белән хәзерге заманның партия работнигы арасында нинди упкын ятканын әйтеп торасы да юк. Ләкин мәсьәлә алариың төн белән көн кебек аерылып торуларында гына түгел әле. Хикмәт шунда, Шәриф Камал тарафыннан «Томан арты» драмасында иҗат ителгән Кузнецов образы ул безнең драматургия өчен гомумән өряңа образ иде. Хәзер «уңай образ» дип телдән төшми торган кешеләр, шулар җөмләсеннән төрле дәрәҗәдәге партия работниклары, ул елларда әле әдәбиятта да, театрда да яңа гына күренә башлаганнар иде. Аларның шәхси сыйфатлары әле өйрәнелмәгән, образ итеп тудыруда берәүнең дә әле (һәрхәлдә татар сәхнәсендә) үрнәк биргәне юк. Кыскасы, артист эчтән җылытып бирүендә иде. Әйе, аның Кузнецовы гаҗәеп җылы- ягымлы кеше иде. Шуңа күрә дә ул табигый, шуңа күрә дә аның әлеге 
кешелек сыйфатлары саф үзенеке булып тамашачыга җитә иде. «Томан арты» беренче тапкыр куелганнан соң, бер тәнкыйтьче үзенең рецензиясендә менә нәрсә дип язды: «Менә парторг Кузнецов (Шамилский). Ул шул чаклы тере кеше, әйтерсең, ул әле яңа гына залда синең белән янәшә спектакль карап утырган җиреннән торып сәхнәгә менгән дә, зур осталык белән, сабыр гына хәрәкәт белән андагы эшләрне рәтләргә булыша». («Кызыл Татарстан» газетасы, 1935 ел, 18 апрель). Нәкъ әнә шулай шул: тамашачының үз эченнән чыгып сәхнәгә менгән ул. Шуңа күрә якын ул, шуңа күрә тамашачы аның һәр сүзенә, һәр хәрәкәтенә ышанып утыра. Кузнецов образында Шамилский үзен, сәхнә остасы буларак, өр- яңа яктан күрсәтте. Тирән интуиция, сизгер акыл һәм үз алдында торган җитди бурычка зур таләпчәнлек белән килү аңа бу яңа образны ?!рАпЛ‘,1ЛаП’ дөр.?с гәҮдәләндерергә ярдәм итте. Асылда безнең сәхнәдә революцион геройларны һәм совет чынбарлыгында җитеШкән яңа уңай „<Х?ЛарНЫ бөтен тиРәилеге белән табигый, ышандырырлык итеп берен- биргәнКгаятьДәһәмиЫ Шакир Шамилский булды. Бу аның сәхнә сәнгатенә. иир1ән гаять әһәмиятле зур хезмәте иде. бүрбез Уоьш тап^У^Хи ИКе Р°Леи тикшеРҮ белән генә чикләнергә мәҗ- ләЕ, шул УК ГоХнГайпяй1 ?>КаТ Иы<ӘН бүтан бик күп образларга (мәсә- алмыйбыз. Ләкин’плппД^ ’ ^акиР’ Исмәгыйль һәм башкаларга) туктала үрнәкләре иде Үз замапйппяДг^ аРтистлык осталыгының сокландыргыч IP шре иде. ҮЗ заманында сәхнәдән төшмичә яшәгән бу тулы канлы 104  
өчен өр-яңа «материал». Ничек итеп Шамилский шушы «материалга» керде соң, ягъни ничек итеп ул партоешма секретаре Кузнецовка әверелә алды? Күпме эзләнү, күпме газап, күпме йокысыз төннәр кичермәгәндер артист — анысын үзе генә белгәндер, ләкин менә безнең күз алдыбызда Кузнецов. Урта яшьләрдәге сабыр-тыйнак кына бер кеше, ашыкмыйча гына йөри, саран гына елмая, бик гади генә сөйләшә,— бер караганда әллә нәрсәсе юк та кебек, ләкин тамашачы аңардан күзен алмый. Моның сере нәрсәдә? Әгәр.мин, Кузнецов Шамилский башкаруында акыллы, олы җанлы, нык характерлы дип, аның гүзәл кешелек сыйфатларын санап күрсәтү белән чикләнсәм, иң төп сыйфатын әйтеп бетермәгән булыр идем. Әлбәттә, ул ) сыйфатлар Кузнецовта бар иде, алар әсәр буенча ук булырга тиеш иде. / Ләкин тамашачыны әсир иткән нәрсә — Шамилскийның Кузнецовны р 

 
образлар театрыбыз тарихына олы талантның үлемсез мирасы булып кереп калдылар. Шакир Шамилский нечкә зәвыклы, югары культуралы режиссер да иде. Аның режиссерлык эше «Нур» труппасында ук башлана. Революциядән соң төрле елларда уЛ Башкорт Дәүләт театрының һәм Татар Дәүләт Академия театрының художество житәкчесе булып эшли. Шулай ук Баку һәм Ташкент татар театрларында да кыска гына ара режиссерлык итә. „Академия театрының сәхнәсендә ул заманында күп кенә әсәрләр куйды, шулардай, мәсәлән, Ы. Исәнбәтнең «һижрәт»ен, Карл Гоциның «Принцесса Турандот»ын, һ. Такташның «Күмелгән кораллар»ын күрсәтергә мөмкин. Кызганычка каршы, мин бу постановкаларга махсус туктала алмыйм. Бик күптән куелган әсәрләр булганга күрә, хәзер бер хәтергә генә ышанып, алар турында сүз алып баруы читен эш. Тик шуны гына әйтәсе килә: Шамилскийның постановкалары да ничектер үзенең әлеге артистлык дәртен, артистлык осталыгын чагылдырган кебек була торган иде. Ансамбль бөтенлеге, артистларның талантлы уены — менә нәрсә белән, минемчә, аерыла иде ул куйган спектакль. Бөек талантлар үз замандашларына һәм яшь буынга һәрвакытта көчле йогынты ясыйлар. Бу бик табигый. Мәрхүм Шакир Шамилскийның да замандашларына һәм үзе артыннан житешеп килгән яшь артистларга йогынтысы зур булды. Аңа иярделәр, аңардан күчерергә тырыштылар. Хәзер дә әле без кайбер артистларның (мәсәлән, Ф. Халитов һәм башкаларның) иҗатында Шамилскийның уен стилен сизәбез. Дөресен генә әйткәндә, Шамилский— мәктәп тудырган артист ул. Тик бу мәктәпнең нидән гыйбарәт булуын театр әһелләре моңарчы тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, системага салып, ачыклап биргәннәре юк. Әмма эшләргә кирәк иде моны, яшь буын артистларга аның бик зур файдасы тияр иде. Бөек артист буларак, Шамилский халыкның тирән мәхәббәтен казанды. Гадел, намуслы, яхшы күңелле кеше буларак, ул замандашлары тарафыннан һәрвакыт хөрмәт ителде. Әйе, «көч белән бергә гүзәллекне җыйган» кеше иде ул. Андый кешеләр, үзләре үлгәннән соң да, гомерлек хөрмәт һәм мактауга лаеклы булып калалар.