Логотип Казан Утлары
Роман

СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК?


Роман

 Бишенче бүлек 


I

Миңнисәттәй үз тормышыннан зарланмады. Нигә, ашарына бар, эчәренә бар, дигәндәй, хәзер инде бернинди мохтаҗлык күргәне юк. Балалары үсте, балигы булдылар, үзләренә үзләре баш. Шулай булгач, тагын ни кирәк? Шулай булгач, бәхетем булмады дип әйтергә аның ни хакы бар? Балалар рәхәтен күреп, җылы өеңдә тик ят... Ә бит дөнья булгач, төрле вакытлар булды, төрлесен күрергә туры килде. Аларны — хәзер менә бөтенләй икенче кеше булып .җиткән, дөнья җимертеп эшләп йөргән, читкә китеп әллә нинди зур җирләрдә укыган шул балаларны аякка бастыру өчен аңа үз вакытында әз чиләнергә, әз азап чигәргә туры килмәде бит! Әткәләре Сәетгәрей барында алай кыен булмады булуын. Кит аннан, кая ул кыен булу! Тормыш көтү дигән нәрсә уен гына булган икән ул чакта... Эшчән кеше иде, тырыш кеше иде, мәрхүм. Кайчакларда гына кызып китә торган гадәте бар иде, шулай да, мәрхүм, дөнья бәяләре кеше иде — ичмаса бер генә мәртәбә дә телгә-тешкә килгән чаклары булмады. Колхоз оешкач та икәүләп колхозга керделәр, икәүләп эшләделәр, йорт тергезделәр. Балалар күп булса да, кием-салымына да, барысына да җитте. Мул яшәделәр, иркен яшәделәр. Тик Сәетгәрәй язгы ташуда аты-ние белән суга төшеп үлгәч кенә тормышның авырлыгы сизелә башлады. Ниндидер машина алырга киткән иде ыстансага, мәрхүм. Чанасында тимерләре күп булгандыр инде, боз күтәрмәгәндер... Балалар әле ныклап өшкә ярамыйлар иде, бары Бибинур гына кул астына керештерә башлаган иде. Яшькә дә, төскә-биткә дә яшь иде әле, үзенә тиң ирләрне каратырлык кына сылулыгы да бар иде. Кодага җибәрүчеләр дә булмады түгел— булды. Әлбәттә, канатың пар булганда, тормыш мәшәкате дә җиңеләер иде. Ләкин үз балаларын кызганды, икенче ирнең алар өчен барыбер икенче ата, чит ата булачагын уйлап кызганды. Ә аның аларны бүтәннәрдән кактырасы да, суктырасы да, алардан читләшәсе дә килмәде, һәм ул, шул балаларына карап, шуларга шатланып, куанып, күңелендә гомеренә Сәетгәрәй истәлеген саклады. 
J Дәвамы. Башы 1, 2, 4 саннарда.

 
Инде Сәетгәрәй өлешен дә эшләргә тиешлеген аңлап, көй дими, төн пими эшләде Кышларын колхоз фермасында сарык карады, бәрәннәр, бозаулар карады, җәй җитсә, тагын көзгә кадәр, туң җир өстенә беренче £шак кар төшкәнчегә кадәр кырда, басуда булды. Тырышты инде, тыоышты Бибинурның да, балакайның, бәхете булды, әйбәт җиргә теште Харисы тагын ел саен бодаен, арышын ңентнерлапцентнерлап кына атып кайта. Кеше булдылар. Берсе дә китереп биргәнне көтеп ята торганнардан түгел. Эш дигәндә, үлеп китәргә торалар, эш дигәндә җаннарын фида кылырга торалар. Ата баласы атага охшый шул— Сәетгәрәй каны аларда. Килене дә беркайчан да кулын кушырып утырмый, кирәк өйдәгесен булсын, кирәк тыштагысын булсын — ялт итеп кенә куя, тегесен тегеләй итә, монысын болай итә. Бер сүз әйтеп булмый, тырыш бала, үзләре ише бала. Сәгыйтеиә дә тел-теш тидереп булмый... Әйе, тагын ни кирәк? Тынычланып, балаларыңның кадерен белеп, рәхәтен күреп, бәләкәч Тәлгатьне карап үз өеңдә тик ят... Харис та шулай ди бит... Шулай куша... Ләкин соңгы вакытта, бигрәк тә урак вакыты җитә башлагач, Миң- нисәттәй ниндидер уйчанлыкка бирелеп китте. Еш кына күңеле талпынды, нәрсәдер эөләнде. Өй эшләреннән, вак-төяк мәшәкатьләрдән арынган араларда «бәпчегеи-төпчеген» кулына алды да тар өлгеле кысык тәрәзә каршысына килеп утырды, авыл читендәге саргылт арыш басуының әле бер төшен, әле икенче төшен күзәтте, үзе һаман Тәлгать белән сөйләнде, ә кайвакытта, күңеле бик тулган чакларда, өйдә үзләреннән башка беркем дә юклыгыннан файдаланып, моңаеп та алды, һәм шундук күз алдына үткәннәр килеп басты. Сыерларын, сарыкларын көтүгә җибәргәч тә, уракларын кулбашларына салырлар иде дә, иртәнге салкын белән, үзара сөйләнә-сөйләнә, кызу-кызу атлап, басу ягына чыгып китәрләр иде. Бер капкадан берсе, икенче капкадан икенчесе килеп кушылыр иде, елга аръягына чыккач тагын арттан берәрсе куып җитәр иде. Беләкләрен сызганып ташларлар иде дә, учларына төкереп, уракларына тотынырлар иде. Чатнап, сынып торган камыллы тигез арышны уруы шундый күңелле, шундый җиңел булыр иде — бер эшкә тотындың исә, һич туктыйсы килми торган иде... Җаннарың рәхәтләнә торган иде инде, каннарың язылып китә торган иде, уч төпләрең кыза торган иде. Арыш арасында бертуктаусыз чикерткәләр сайрый торган иде, әллә нинди кошлар сайрый торган иде, үзенә бер тавыш чыгарып, әкрен генә, талгын гына башаклар чайкала торган иде, кояш кыздыра торган иде, ә кайчакларда яңгыры да сибәләп китәр иде... „Хәзер күбрәк комбайн белән уралар, һи-и, урыйм дигән кешегә комбайннан калганы да җитәрлек. Чокыр-чакырларга, кыйтык-мыйтык төшләргә нинди комбайн кереп торсын анда! Комбайнга да җитәр, теләсә кемгә дә җитәр. Быел да шул Таш амбар чокыры янында урырлар инде. Гау кашы бит, иртә өлгерә. Чәен-фәләнен кайнатырга аның чишмәсе әиоәт, ял итәргә урыны яхшы. Кеше йоклаган араларда карагаттыр шомырттыр җыярга була. Менә тиздән чикләвек җитешә — бала-чага өзә оашлаган инде... им™С™пгСӘҢ ИСең ™тәр! ШУЛ ничәмә-ничә ликтар җирне ялмап кына •тлп"бпп\п Нар Ида 0ИТ‘" 'кул белән> 'бернинди машинасыз... Шушы кул- икенче“ "нгак^’йаГГ беткэн шушм К»Л“Р Бер төннән булмас иде-™™ Р/ӘР ВДе> рәтлә'п тамаклаРЫна да ашарга вакыт ЖаэСцХи тУоргЧанКТидебИӘ шүлТй ӨЧӘр^Р ком- булган икән ул вакытлар У А кайгысыз, нинди хәсрәтсез әнкГсеиеТашла? каерды да “K ЧҮ" '•Ү*™- калдырды да менә, иренең тырактырында плугар
25 
 
булды да китте. Ниндидер тик тормас җан инде үзе дә. Бу чүлмәк-ни бөтенләе белән, башы-аягы белән дүрәикәсенә торып калды. Шушы сөт- лекәй белән булашып уза бөтен гомерең, кайчан кич булганын да, кайчан таң атканын да сизми каласың, кендегең шушы юеш борынга бәйләнгәч. Нишлисең, үз балаң бит, үз каныңның каны бит... Бераз үсә генә төшсен әле, болай иркәләнеп беләктә генә утырмас, кулына тал чыбык тоттырып, чирәмдә бәпкә көтәргә җибәрербез әле без аиы. Туктале... Быел тагын чикерткәләр сайрар, кояш кыздырыр, тагын хатыннар кыштырдатып урак урырлар, тагын басу өстендә иртәдән кичкә кадәр кызларның җыр тавышы ишетелеп торыр, ә төш вакытларында чишмә буенда тагын корымланып беткән кулаказаннарында кара карагат яфрагы салынган тәмле чәйләр ургылып кайнар. Ләкин аңа гына күрергә туры килмәс, ахры, аларны... Бөтен гомерең узар инде шушы чүп чүлмәге белән, шушы гөл чүлмәге белән... һәм шундый чакларда аның күңелләре җирсәде, күз кабаклары дымсу томан ярысы белән капланды, шушы тар өйне ташлап иркенгә чыгып китәсе килде, рәшә белән бергә кушылып тирбәлгән, чайкалган арыш басулары ягына, күк читеннән калкып торган яшькелт-зәңгәр әрәмәләр ягына чыгып китәсе килде. Бит аның быел яздан башлап, хәтта былтыргы көздән башлап беркая диярлек чыкканы юк... Утаугафә- ләнгә, печән җыярга йөрү турында әйтеп тә торасы юк. Алай бик карт та түгел дә бит, бик чуттан төшеп калган кеше дә түгел дә бит, нишлисең, менә шушы ташбаканы, менә шушы чүкечне карыйм дип, бәйләнгән эт кебек гел өйдә күпчеп, саргаеп ятырга туры килә. Әнә, Биби- хәбирәиең дүрт ягы кыйбла, аты юк урамда, кайгысы юк буранда. Ире белән икәүләшеп эш көне сугалар, менә кызы — Зәйтүнәсе кайтты, анысы бер көн калмый печән җыярга йөри, Тәгъзимәсе тагын... Бәхетле дә соң кешеләр! — Менә шушы сыбызгы борын булмаса, шушы сыбызгы борын... — диде ул, кинәт Тәлгатен исенә төшереп. Аннан соң, борчулы уйларыннан арыну өчен, аның белән сөйләшергә, аны уч төбенә утыртып сикертергә тотынды. — Үчтекә! Үчтекә!.. Булмасын дигәч тә, синнән туйган җук, җөзеңне җыерма, һоп-һоп! Үчтекә!.. Менә минем зур улым, менә минем чүлмәгем, һоп, һоп!.. Малай, югарырак сикергән саен, бәчтек кенә, йомшак кына куллары белән дурәнкәсенең күлмәк җиңенә чытырдатып ябеште, шундый искиткеч рәхәткә түзә алмыйча, кычкырып-кычкырып көлде. Ә дүрән- кәсе аның саен сикертте, кайчандыр үзе кыз чакта белгән такмакларын такмаклады: Сикерсен, агкерсен, Сиксән ике яшәсен. Җөгерсен, җөгерсен, Җөз җегерме яшәсен! 
Биесен үк, биесен ук, Биек тауга менсен үк, Бияләрен саусын ук, Кымызларын эчсен үк! Аннан соң «чүлмәген» күкрәгенә кысып алды да, аның аяк-куллары белән тыпырчынуын, кыбырсуын уйлап та бирмичә, йомшак җиренә ипләп кенә шапылдата-шапылдата, һаман такмаклавында булды, яратып, иркәләп кавыклы башларын үбәргә тотынды. 
Үстеби, үстеби, Бигрәк тәмне кыстыбый: Сары май белән майлаган, Туңмай белән катырган — Шундый тәмне кыстыбый! 
26 
 
Бала белән юанып алгач, күңеле бераз тынычланып киткәндәй булды, тынгысыз уйлар югалып торды, әмма шулай да йөрәгендә барыбер нин- дидер төер утырып кзлды. Тәрәзәгә карап тора торгач, урамда бер кеншкүренде. 
 _ Сәгыйть абзыкаең түгелме соң?—диде Миңнисәттәи, Тәлгатькә эндәшеп — Карале, кара, синең күзең яхшырак күрер. Әйе, шул ич. Нишләп бик иртә? Сәгыйть ишектән үк елмаеп кайтып керде. Бөтен бер бригаданың печәнен чабып бетерүдә үзенең дә әз булса да көче керүен аңлау аңа бик күңелле иде. Бүген ул үзүзеннән бик канәгать иде. Ул аягындагы түфлиен баскыч төбенә салып ташлады да өйдән сабын. тастымал алып чыгып, чишмәгә юынырга йөгерде. Сәгыйть кайтып бераз гына торган иде, басу капкасы ягында, М.ТС юлында комбайннары-ниләре белән Харислар күренде... Миңнисәттәй, ерактай бик үк яхшы күрмәсә дә, Харисның комбайнын шундук аерды. Харислар булмый, кем булсын? Күршеләргә бара торган трактор- комбайннар авыл аша йөрмиләр, авылны читләтеп, басу яктан туры юл белән генә китәләр. Рәшитнекенең артында салам җыя торган арбасы юк, ниндидер сәләмә чүпрәк кенә асылынып тора, аннан соң — тавышы да икенче. Белмәс сиңа Миңнисәттәң! Кирәк булса, кешесенә карап сатып та җибәрер әле ул!.. «ДТ-54» тракторы артына тагылган «Сталинец-6», әкрен генә чайкалып, басу капкасы төбенә — кайчандыр басу капкасы булган төшкә килеп җитте һәм шунда арыш буенда туктап калды. Трактор, авыл белән исәнләшеп: «Менә без дә килеп җиттек, исәнмесез!» — дигән шикелле, күккә кайнар кара төтен кисәкләре бөркибөрки, бөтен тирә-якны яңгыратып, бик каты пытырдап алды да тынды. Аннан соң, тракторныкына караганда нечкәрәк, икенче төрлерәк каты тавыш чыгарып, комбайн моторы эшләргә кереште. Ләкин әз генә тырт-пырт килде дә, көтмәгәндә ул да сүнеп китте. Ә берничә минуттан соң моторның, килеп төшкәч тә оятлы булуына ачуланган шикелле, кичке тый һаваны калтыратып, ярсулы дәрт белән тагын бик шәбәеп җырлаганы ишетелде. Авылга трактормы, комбайнмы килүен бәйрәм каршылаган кебек көтеп алучы бала-чага, арыш басуы ягыннан килгән бу таныш гөрелдәвекне ишетеп, шундук Харислар ягына йөгерде. Сәгыйть тә кулына бер кисәк күмәч кенә тотты да, күңелендә кисәк кенә уянган кызыксыну тойгысын баса алмыйча, ашана-ашана, «комбайн карарга» китте. Әнкәсе аның артыннан: — Киленгә әйт, эше күп булмаса, кайтсын, коймак әзерләгәнием, — дип кычкырып калды.  
Харис белән Сәгыйть караңгы төшкәндә генә кайтып керделәр. Харисның өстебашы гадәттәгегә караганда да ныграк пычранган иде, ә Сә- гыйтьнең кулыннан бензин исе килеп тора иде. Харисның бүген кәеф бик шәп иде. Ул, киемнәрен алыштырып, чистарынып калгач та, кулына шундук Тәлгатьне алды, аны, ике кулыңнан тотып, идән буенча атлатып йөртте, сөйде, яратты, әле муенына атландырды, әле түшәмгә чөйде. Гамбәр, коймак майлаган җиреннән туктап: — Имгәтерсең, ипләбрәк, җогышсыз!—дип кычкырды. Өстәлгә тиздән кайнар коймак килеп утырды. Табын янында бүген аеруча шатлык, аеруча куаныч хөкем сөрде. Сәгыйть эшен бетергән иде, Харислар исә яңа гына эшкә башлау алдында торалар иде. Әллә инде әнкәләренең коймагы бик тәмле булды, әллә бик ачыкканнар иде беп лә кыстатып-нитеп тормадылар, һәркемнең ни дә булса сөйлисе килде ‘KV- ңеле күтәренке чакларда Харис бераз мактанырга ярата иде ' vr, Г Гашина?лай «ачар күренми, быел да сер сынатмас, ахры — диде ул, үз сүзенең бәясен яхшы белгән кешесыман, ашыкмыйча гына’ БРП ике көннән тотынырга була, шулай бит, катын, ә? ~ Бер’ 
27 
 
Алла бирсә, урырбыз диген... Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта...— дигән булды Миңнисәттәй. Харис көлеп куйды. — Алла бирсә дә урабыз, бирмәсә дә урабыз инде аны, әнкәй. Алладай сорап торасы юк — үз кулыбызда... — Алладан сорасаң, камбаеи белән бөтенләй урдырмас ул, әнкәй,— диде Гамбәр дә, сүзгә кушылып. Харис белән Сәгыйть, күңеллеләнеп, көлеп җибәрделәр, хәтта Миңшь сәттәй үзе дә елмаеп куйды. Менә хәзер -барысы да өйдә, барысының да күңеле күтәренке — сүз башласаң да була. Ул инде бу вакытны көне буе көтеп йөрде, Хариска да, Гамбәргә дә бик ышандыргыч берәр сүз әйтермен дә, каршы-ни килеп тормаслар, шундук риза булырлар, хәлемә керерләр — үз балаларым бит, дип уйлады. Килене, бәлки, күнәр дә инде, тик менә Харис кына нишләр — холкы атасыныкына охшаган... Ә уңай вакыт килеп җиткәч, күңеленә нишләптер кирәкле сүз килмәде, һәм ул беравык пидән башлап җибәрергә кирәклеген уйланып утырды. — Сезнең үзегез генә — әнкәгезне бер дә исегезгә дә кертеп чыгармыйсыз...— диде ул, ниһаять, үпкәләгәнсыман һәм бөтенләй кирәкмәгән җирдән тотынуын шәйләп алып, тагын ни әйтергә белмичә кинәт туктап калды. Харап итте, бөтенләй икенче нәрсә әйтмәкче булган иде бит! Харис, авызына китергән коймагың да капмыйча, гаҗәпләнеп әнкәсенә карады. — Тора торгач, бер хикмәтле сүз әйттең син, әнкәй. Нәрсә булды сиңа? — диде ул. Сәгыйть белән Гамбәр дә, аптырап, сүзсез калдылар. — Нәрсә булсын... берни дә булмаган, — диде Миңнисәттәй, ни булса да булыр, дигән кебек, кискен генә. — Җәй буе шулай бала гына карап ятырмын микәнни? Табын янында кинәт уңайсыз тынлык урнашты. Гамбәр, ялгыш ишетмәдемме, дигән шикелле сагаеп калды, әнкәсенә борылып карарга да батырчылык итә алмыйча, каш астыннан гына аның өстәл читендәге хәрәкәтсез кулларына, агарынган, төссезләнгән йөзенә күз төшереп алды. — Нәрсә... авырмы әллә бала каравы?—диде Харис. — Авырсынасыңмыни?.. — Менәтерә, каян килеп авыр булсын! Авызыңа ни килде шуны лыгырдап утырасың-ни! Ичмаса бер донҗа күргән җук, ирек ачкан җук, кеше кебек кайчакта эшкә дә чыгасы килә. Бибихәбирә әнә... — Нәрсә — Бибихәбирә? —диде Харис, шундук кырт кисеп, әнкәсенә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә.— Печән чабарга җөрисең килмиме? Бар, сине генә көтеп торалар ди! — Ыиндәен печән ди ул?.. Әллә уракка чыгармынмы дигәиием... Яслене ни өчен ачканнар — бер-ике атнага берни дә булмасые әле. Катымнар, авал, бер дә зарланмыйлар, вакытында ашаталар, вакытында җок- латалар, тагын ни кирәк?.. Әллә Сәгыйть барында әнкәсе белән әйткәләшүдән тыелып, әллә бо- лай гомумән әдәп саклап, Гамбәр, һаман авызын ачмыйча, тынсыз, хәрәкәтсез тик утырды. Әнкәсенең сүзне кая борганы хәзер аңлашылды, һәм Харис яңадан коймакка тотынды да, үз сүзенең хаклыгына тамчы да шикләнмәгән төс белән, баштагы кырыс тонын бераз йомшарта төшеп, җайлабрак, ләкин шул ук вакытта нык кына итеп: — Әнкәй! — диде. — Эшләр вакытында эшләгәнсең, хәзер — безнең чират, минем чират. Өстәлендә ни кирәк шул бар, өстең бөтен — кыбырсымый гына тик ят... Тәлгатьне карап. Менә шул сиңа. Әгәр бала каравы

 
 
те, аның елыйсы килде.  _  Аллага шөкер, кулымнан эш китмәгән, авызымнан аш китмәгән, — диде ул, башындагы артка шуышкан яулыгын төзәткәләп. Кеше кулына калганым җук әле... Кешедән ким-хур җирем дә җук, аллага шөкер, кул-аягым исән... Әллә бераз урак урыштырырмынмы дигәннең эше ие... Сәгыйть, өйдә үзен бүтәннәргә караганда иң кече кешегә санап, берни эндәшмичә утыра бирде. Аннан соң, тагын ул Гамбәрнең берни әйтмәвенә уңайсызланды —кем белә аны, әллә ул әнкәсенең Тәлгатьне яслегә калдырып, уракка йөрергә теләвенә иренә караганда да каршы- рактыр! Харис һич тә әнкәсенең хәтерен калдырырга теләмәде. Ул үзен йортта хуҗа итеп тотты, мин ни әйтсәм, бүтәннәр шуның белән һичшиксез исәпләшергә, килешергә тиешләр, дип карады һәм, үзенең уйлавынча, бөтен семьяны каравы белән һәм бигрәк тә әнкәсен тәрбияләве белән күңеленнән мактанмый булдыра алмады, һәм ул әнкәсенең тик торганда бер дә юкка «зарлану»ын бөтенләй аңламады, ул: мин хаклы, мин аны авыр эш эшләтергә тиеш түгел, дип уйлады. — Уракка чыгасы килә икән, чыксын... әнкәйне әйтәм,—диде Гамбәр, сак кына, ипләп к?нә сүз башлап.— Эшлисе килә икән, тотып тормассың инде. Тәлгатьне-ни, иртән илтер, кич алып кайтыр. Авыр эш түгел. Хатынының үзенә каршы төшүе Хариска бөтенләй ошамады. Ул: сөйләш инде бу ахмаклар белән! —дигән шикелле, энесенә карап алды. — Менә Сәгыйтькә дә рәтләп ял итәргә кирәк, — диде ул. — Кайтканнан бирле һаман интегеп җөри. Әнкәй дә өйдә тормагач, кем әзерләр аңа ашарга-эчәргә? — Ә мин өйдә тормасам?—диде Сәгыйть, урак вакытында үзенең чыннан да нишләячәген әле яхшылап белмәсә дә. — Әллә син дә әнкәй белән уракка чыкмакчы буласыңмы? — Харис, энесенә түбәнчелек күрсәтеп, көлеп куйган булды. — Чүлмәкчедән күр- мәкче, дигәндәй, без камбаен алып кайткач та нишләделәр әле болар, катын, ә? — Нишләп чүлмәкчедән күрмәкче булсын? Уракка йөрсә, Сәгыйтькә оятмыни?—диде Гамбәр. — Эчендә җаны бар кеше нишләп тик ятсын бу вакытта! Чыкмый әллә, чыгарсың, әнкәй,—яследә балалар үлә икән дигән сүз ишеткән җук әле. Гамбәр беркайчан да диярлек Хариска каршы килми торган иде, алар бер-берсен бик тиз аңлый торганнар иде. Нәрсә булган әле аңа? Нигә гел аркылы төшеп утыра әле ул аңа? Әллә алдан сүз берләшеп куйганнармы болар? Әллә соң ул җитәрлек эшләмиме, җитәрлек ашлык алмыймы. Ир кешеме ул, семья башлыгымы, әллә берәр күзсез бүкәнме? Нәрсә җитми сезгә? — диде ул кинәт үртәлгән тавыш белән, гәү- т^итп1УРа<ИТЫП'~Ни җитми> ә? Калхузның гырамына калдыгызмы әллә? ПРИ?кяйтпИпРерЛЭ₽ ДИП белдегезме? — йодрыкларын кысты да, бәбәклә- лә бяпйя! хатынына ачулы караш ташлады. — Бик кычытынсаң, үзең сыз^Менә^чл ҮОАССЫЦ Икәүләп каРарсыз баланы, икәүләп өйдә ятыр- “акаГҗХГ'"'4' Ү3“ ’™ь,ра„ - сезне „на карарлый, Гамбәр дә кинәт шырпы кебек кабынып китте Җитми-ни, исәр, җитәр! Кара, ничек икән, әлләлә! Ул гына эшли 28
явып дисең икән, яслегә бирербез, но уракка чыгам дип икенче авызыңны ла ачма - менә шул... Хәзер мин карыйм сине, мин туйдырам... Миңиисәттәйнең кинәт күңеле тулып китте. Аның йортны бөтенләй тапмап китәсе дә килми иде, кая ул - нишләп йорт ташлап йөрсен, ан- гтый вакытлар үтте инде — бер-ике атна гына булса да арыш уракка йөрермен дип кенә уйлаган иде. Ләкин, балаларың кулына калгач, шулай бутадыр инде—нишлисең бит... Менә син, теләгән җиреңә дә чыга алма, текәгән эшеңне дә эшли алма икән! Ул үз-үзенә бик кызганыч булып кит 
29 
 
дә, ул гына таба, ул гына туйдыра икән! Бигрәк масая башладың. Җә- рингә, күр дә тор менә, үземә бер камбаен алып чыкмасаммы! — исемем Гамбәр булмасын... Син эшләгәнне генә эшли алырбыз, кайгырма! Шундук Сәгыйтьиең келт итеп өмә вакытында Әхнәф белән Мәр- дәишә агайның әйткәләшүе исенә төште. «Син дә Әхнәфтән ерак китмәгәнсең икән»,— дип уйлап алды ул абыйсы турында эченнән борчылып һәм бөтенләй көтмәгәндә купкан бу тавышның күңелсез төс ала баруын күреп, Харисның иңбашына тотынды. — Туктале, тукта, кызма! Шул чакны тышта, тәрәзә турысында, кемнеңдер койма тактасын шакылдатканы ишетелде. Барысы да кисәк кенә тынып калдылар. 
II 
— Кем бар анда?—дип кычкырды Харис, бөтен гәүдәсе белән караңгы тәрәзәгә капланып. Урам якта ашыгып-кабаланып нидер сөйләгән Низамый тавышы ишетелде. Сүзнең нәрсә турында барганын аңларлык түгел иде. Бераздан тавыш тынды, кинәт кыяфәте үзгәргән Харис өстәл тирәсендәгеләргә борылды да: — Гамбәр, Сәгыйть!—диде ярым пышылдавык тавыш белән.— Әйдәгез тизрәк... туйдыгызмы? Правление утырышы’булган, шуны әйтеп җөри, чалгылар әзерме? Аннан артык сүзнең кирәге дә юк иде инде. Аны шундук аңлап алдылар, барысы да тиз генә урыннарыннан тордылар да ыгы-зыгы килергә, каядыр әзерләнергә тотындылар. Сәгыйть, җиңел бишмәтен элдереп, тышка чыгып йөгерде, Гамбәр мунча чарачасына куйган чалгыларны алырга китте, Харис тиз генә аягына киенә башлады, һәм бераздан идән уртасында Тәлгатьне күтәреп Миңнисәттәй генә торып калды. Сәгыйтьләр, өчесенә өч чалгы күтәргән көе, бакча капкасы аша чыгыл, басу ягына йөгерделәр. Колхоз правлениесе, гомуми хуҗалык өчен печән чабу беткәч, һәр елны диярлек колхозчыларга аерым бер көн бирә иде, һәм бу көнне аларга чабылмый калган чокырчакырлардан, әрәмә араларыннан, җир башларыннан үзләре өчен печән чабарга рөхсәт ителә иде. Ләкин бу нәрсә район җитәкчеләреннән яшерен рәвештә эшләнелә иде, чөнки былтырдан элекке елны күрше «Азат» колхозында шундый хәл беленгәч, районның кайбер кешеләре, өй борынча кереп, колхозчыларның үз сыерлары өчен чапкан печәннәрен җыйдырып йөргәннәр иде, ә председательнең үзен, печән әзерләү планын колхоз артыгы белән тутырса да, җәмәгать милкен әрәм-шәрәм итүдә, законга каршы килүдә гаепләп, судка биргәннәр иде. Дөрес, председательгә берни дә булмады булуын — районда ул алдынгы председательләрдән санала иде, аннан соң, бу мәсьәләгә райком да катнашкан, председательне яклап чыккан, диделәр. Әмма председательнең котылуына карап кына «Азат» колхозчыларының сыерларына кыш көне барыбер печән эләкмәде. Шушы вакыйгадан соң бүтән җирләрдә дә, шул исәптән «Ялкын» колхозында да, саграк кылана башладылар. Шуңа күрә печән чабарга рөхсәт ителәсе көн турында гадәттә алдан ук, кичтән үк белдерелә иде, һәм сыеры, мал-туары булган һәрбер семья — икешәрләп-өчәрләп тә, хәтта дүртәр- ләпбишәрләп тә, кулына чалгы тотып, кичтән үк чокыр-чакыр арасына, әрәмә буйларына сибелә иде. Эшнең күбрәк өлеше гадәттә төнлә башкарыла иде, ә иртәнгә инде чабылган пакуслар гына торып кала иде, чокыр буйлары, куаклык эчләре, әрәмә култыклары — печәне чабып алырга яраклы бөтен җир алдан килеп өлгергән кешеләр тарафыннан бүлгәләнеп беткән була иде.  

 
Кчпаңгыга күзе ияләшмәгәнгә Сәгыйть кая басканын да и ч әде. Аягына ниндидер түмгәкләр очрады, озын сабаклы үләннәр уралды, ә Vi әкияттәге Камырбатырлар кебек, биш атлыйсын бер атлап, үз ал- чнндагы караңгылыкка текәлгән көе, тәненең авырлыгын да тонмыйча, әттеите генә. Бөтен яктан шундый куе, шундый йомшак караңгылык чотгап алганга, биткә җылымса төнге һава бәрелгәнгә, менә шулай җиңеләеп, кызып каядыр йөгерү әйтеп бетермәслек күңелле иде. Ул үз алдында беркем тарафыннан да ачылмаган, серле, тып-тын караңгылык кына күрде, һәрбер адым саен аяк астында чаж-сож килеп шыштырда- ган үлән тавышларын гына ишетте. Бара торгач, күзе бераз тирә-якка ияләшә төште, һәм сыеклана барган караңгылык аша, җир өстендә, төртке-төртке булып анда-монда аксыл чәчкәләр күренде, ике якта да кара куак шәүләләре чалынып калды. Иң алдан кызлар кебек җиңел сөякле Гамбәр йөгерде. Ул кайда яхшы печәнлек барлыгын белә иде. Харис та, Сәгыйть тә, аңа ышанып, аның артыннан иярделәр. Гамбәр аяк атлаган саен, тыны бетеп, һаман бер үк сүзне кабатлады: — Чокыр буенда... яшен суккан чыршы янындарак... чапмаган гына булсалар ярарые... Кыш көне утынга барганыек ич... Бер ярты сәгать чамасы йөгергәч, Гамбәр, туктап, белән Сәгыйтьне көтеп алды. — Уф-ф!..— диде ул, еш-еш тын алып.— Җөрәккә тизрәк, менә монда гына... сулга борылгач та... — Ут капканмыни!—диде Харис, иң соңыннан Ничек чаба — артыннан куян да куып җитәлмәс... Кая болының? — Чабарсың!.. Сыерыңа печән кирәк булса—чабу түгел, кош булып очарсың... Кыш көне син интекмисең—римунтыңа китәсең дә... Күрәсең, Гамбәрнең иренә булган баягы ачуы бетеп җитмәгән иде. Харис исә өйдәге тавышны бөтенләй оныткан иде инде. — Нишләп син җәйдән туп-туры' кышка күчтең әле? — диде ул, көлемсерәү сизелеп торган тавыш белән. — Кая болының? Болай телең белән тегермән тартып торсаң, чокырсыз да калырсың. Тукта, кемнәр ул? Шундук сагаеп, колакларын үрә торгызып тыңларга тотындылар. Әллә уң якта, әллә сул якта — кайдадыр караңгыда ашыгып сөйләшкән тонык, басынкы тавышлар ишетелде. Кемнәрдер, алар кебек үк ашыгып, чокырга таба төшеп баралар иде, ахры. — Тизрәк! Киемнәрен ботакларга сыдырттыра-сыдырттыра, ниндидер куаклык арасыннан чыктылар да печән ярып түбәнгә таба төшә башладылар. Астан салкынча, юеш үлән исе килде, тирә-юньдәге караңгылык тагын да ныграк куергандай, тагын да ныграк тыгызлангандай булды. — Менә шушында, — диде Гамбәр, туктап. Аннан соң, өчесе дә бергә җыелгач, пышылдап: — Ишетәсезме? — диде, якыннан гына килгән чалгы тавышлары ягына ымлап. — Белмәс сиңа кеше! Кай арада килеп җиткәннәр диген әле! Әле җөгергән кешеләр түгел алар, гәннәр... Иң яхшы җиргә төшкәннәр... Әлегеләре китте... Чалгыларын җиргә куеп, әзерләнә башладылар.  артка калган ире капты... Әйдәгез килеп җитеп. — күптән кил- икенче якка — Ничава! диде шуннан соң Гамбәр, үзенең дә, бүтәннәрнең дә кукелеи күтарерра тырышканеымак. _ БЬГЭҮ дэ д ез, менә моннан тотыныйк, тагын әз генә сулда рак... өчеГбарыбепҮГе3еЙппЫ'Й’ Чурт булсын ~ 'балаларга сөт булсын! Безнең бТХк *а™ньгаың кабала- гзяҺшике“леге^:ит^Д'!р/:,рСӘ,,с кулда" ™<ьшдырмый< тагын ди- ’ У —ккап кебек ашыгып, караңгыда абына-сөртенә йөге- 30 
31 
 
реп килүләрен исенә төшерде дә-, тып-тыи яткан чокыр буен яңгыратып, йокымсырап утырган куакларны, төи кошларын сискәндереп, кычкырып көлеп җибәрде: — Урлашырга килгәииәрмени! Кемгә кайдан чабарга кирәклеге турында тиз генә киңәшеп алдылар да, өчесе өч җиргә китеп тә бардылар. Күп тә үтмәде, бер-берсеинән еракта өч чалгы тавышы ишетелә башлады. Юлда йөгереп килгән чакта кузгалган күңел күтәренкелеге тиз генә сүрелмәде. Шушылай, төнлә, бөтен яктан куе караңгылык белән чолганып алынган хәлдә, бирелеп, дәртләнеп эшләве Сәгыйтькә бик күңелле тоелды. Тиздән ул кыза башлады, көндезге кебек эссе булып китте. Ул өстендәге бишмәтен кайдадыр салып калдырды. Үлән арасы дымлы иде. Чокыр буенда төплә бигрәк тә нык ис тарата торган ниндидер саз үләннәре исе, яшел печән, дым исе аңкыды. Уң кул яктагы бер тәбәнәк агачка ялгыш кына чалгысы тиеп китте һәм аннан куркынган ниндидер зур, авыр кош очып чыкты. Кошның канат тавышы бер мәлгә куе һавада яңгырап ишетелеп торды да, караңгылык белән бергә болганып, кинәт эреп юк булды. Тагын бөтен нәрсә тынып калды. Харисның мондый төнге эшкә бер дә күңеле бармады. Аннан соң, ул, көне буе комбайны белән булашып, бик арыган-алҗыган иде. Торган саен аның дәрте сүнә барды, аяк-куллары авырайды, күзләрен йокы басты. Ниһаять, аның артык түзәр хәле калмады, иртәгә дә көн бетмәгән әле дип, кулын гына селтәде дә, иснәнә-иснәнә, энесе янына китте. — Туктыйк, — диде ул, телен көчкә кыймылдатып. Шаулатып бер иснәп алды да, кесәсеннән папирос чыгарып, ут кабызды. — Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар! Өстеннән очмассың инде, өч кеше ничек тә бер сыерга җитәрлек кенә печән чабарбыз әле. Сәгыйтьнең әле эшлисе килә иде, ләкин шулай да ул абыйсының сүзенә каршы килмәде. — Җитәр алайса, — диде. — Башта сыер пракурорына барырга кирәк,— диде Харис.— Ул ни әйтер бит әле! Әллә ул безне төне буе эшләтергә уйлыйдыр. Сәгыйть ташлап калдырылган бишмәтен эзләп алып килде, һәм алар ирләрчә ашыкмый гына Гамбәр янына киттеләр. «Сыер пракуро- ры» башын да калкытмыйча, кызу-кызу селтәнеп ята иде. Аларның җыенып килүләрен күреп, ул да туктап калды. — Киттекме кайтып?—диде Харис, аның иңбашына кулын куеп. — Кайтып? — Гамбәр гаҗәпләнеп китте. — Кайтып нәрсә бар, пешереп куйганнармы әллә? Иртәгә син җокыңнан торып килгәнче, печәнеңнән җилләр искән булыр. Кунарга кирәк шушында. — һы, әнә нәрсә сөйли бит әле ул,—диде Харис, уйланып. Гамбәрнең тәкъдиме Сәгыйтькә шундук ошады. Ул инде кайтканнан бирле тышта иркендә төн куну турында уйлый иде, тик моңарчы моның өчен бер дә җай гына чыкмый иде. — Алайса, мин дә каршы түгел,— диде Харис, хатыны белән риза булып. Ләкин өчесенә дә басуда кунарга ярамый иде, чөнки иртәгә иртүк торып эшкә тотынырга кирәк иде, ә алар ашарларыиа бернәрсә дә алып килмәгәннәр иде. Кояш чыкканчы ук ашарга берәр нәрсә алып килергә кушып, Гамбәрне өйгә кайтарып җибәрделәр. Сәгыйть белән Харис калкурак җиргә менделәр дә, баягынак юлда очраган куаклык арасына кереп, тәбәнәк чыршы астына шалашсыман бернәрсә әмәлләделәр. Асларына калып итеп печән җәйделәр, иртән җил өрмәсен, салкын һава кермәсен өчен, баш өстенә сузылып торган чыршы ботакларын түбәнрәк иделәр дә ботакларны печән белән капла
32 
 
дылар. Менә дигән булды. Коры да, җылы да булды, аяк сузып ятар ӨЧеСәгы^Д^1ртәпЬ1фт^ торырга кирәклеген уйлап, бүтән көннәрдәге кебек™генә йоклап кптмәкче булды. Әмма, әллә инде җилкенчәк йХге һаман тынычлана алмаганга, әллә төне шундый искиткеч .матур, ШУНДЫЙ серле, тын булганга — нишләптер аның йокысы килмәде Аның нәәсә турындадыр уйлыйсы, хыялланасы килде, кабарынкы кара болыт- лар белән томаланган күк йөзенә, тын гына сулыш алып, тирэ-яктагы бөтен нәрсәгә колак салып тыңлаган шикелле күренгән караңгы горизонтка, горизонт читен дулкынландырып торган кара таулар шәүләсенә карап ятасы килде. Ул, уйлар өчен берәр мавыктыргыч нәрсә тапмакчы булып күз алдыннан бер-бер артлы көндезге вакыйгаларны үткәрә башлады, ишеткән сүзләрен, күргән кешеләрнең йөзләрен исенә ТӨ- 
Әһә, абыйсы белән ул әнкәсе турында сөиләшмәкче булган иде бит! Менә хәзер Гамбәр юк, элекке чактагы кебек икәүдән-икәү генә сөйләшергә. эч серләреңне ачып, турыдан-туры сөйләшергә була. — Абый,— диде ул, төнге тынлыкны борчымаска теләгән шикелле, әкрен генә, ипләп кенә пышылдап. — Абый, ә, абый... Ләкин Харис яткач та йокыга киткән иде. Сәгыйть аны уятып тормаска булды, икенче якка борылды да яңадан нәрсә дә булса уйларга тырыша башлады. Күз алдына әнкәсе килде, кайдадыр еракта, томан артында, Харисның ачулы йөзе күренде... Ул гомумән әллә нишләгән әле. Элек ул алай түгел иде бугай. Ничек әйтергә — борынын күтәргәнме, бик эреләнә башлаганмы шунда... үзенә каршы бер сүз әйттеләрме, әнкәләренә дә, Гамбәргә дә тизрәк кашын җыера, җөнен беләм», «өйрәтмәгез», дип кенә җибәрә. Хуҗа булган... тып сөйләшергә кирәк әле аның белән... Аннан соң ул бая очып киткән а.выр кош турында, турында, аның хатыны турында уйлады. Әхнәф хатыныннан соң уй җепләре турыдан-туры Идага барып тоташты. Ләкин аның турында уйлау күңелендә хәзер бары авыр газап, икеләнү-шикләнүләр генә уятачак иде, һәм ул, үз-үзен интектермәс өчен, аның турындагы уйны шундук күңеленнән чыгарып ташларга тырышты. Аның бары тик матур, бары тик күңелле, яхшы нәрсә турында гына уйлыйсы килде. Гаҗәп хәл, бүтән вакыттагы кебек хәзер аңа Ида турындагы уйны оныту өчен үз-үзе белән озак көрәшергә туры килмәде, ул игътибарын бик тиз икенче нәрсәгә күчерә алды. Шалаш эчендә аңа кинәт кызу була башлады, суларга тын, аяк сузарга урын җитмәде. Ул, өстендәге печәннәрен бик үк 'кузгатмаска тырышып, ипләп кенә тышка чыкты. Нинди төн, нинди искиткеч төн! Җәйге җылы айларда гына була торган серлетын, ләкин ниндидер авазлар белән, ниндидер пышылдашулар белән тулы гаҗәп төн! Баш өстендә, җирнең тыныч йокысын бозудан курыккансыман, тавыш-тынсыз гына кара болытлар кыймылдаша, кайдандыр, чокырның теге ягыннан, аксыл томан белән чылатылган куе караңгылык аша бытбылдык тавышы килә, ә якында гына, җир астыннан кычкырган кебек, аңа каршы төн ябалагы тавыш бирә һәм төтен төсле җиңел һавада бер- лГч^ы1и^ыКпЯР^КӘЛӘР ™ңы —күңелле тормыш җырчыларының дәрт- лао тавышы ШПР Т°Ра’ гАннан соц ч°кыр буенда һаман да баягы чалгы- ан‘ы кайчактя ^япТ9' Ләкин ул та'выш шундый көчсез, шундый тонык, кәләп сайравы aPaaj ылыкка ныграк колак салып торсаң, хәтта чикерт- китәР^ РПЯК-ГЯ а' ’ төРле К0РтлаР, төнге бөҗәкләр безелдәве дә күмеп талган (к,’₽ше авь-л ягында, челт мелтҮ.ки- еп, электр фонарьлары җемелдәшә. Нинди шәп төн!  кабарта, «үзем Юк, бер ныгы нигәдер Әхнәф 

 
Аның, кулларын канат кебек җәеп җибәреп, шул кара болытларга кадәр күтәреләсе, горизонт читендәге оеп, йокымсырап яткан шул йомшак кара таулар ягына очып китәсе килде. Күңеле ниндидер әйбәт бер хис белән тулды, күзләре, табигатьнең шушы төнге серенә төшенергә теләгән шикелле, комсызланып караңгылыкка текәлде. Ул куаклар арасыннан чыкты да чабылмаган йомшак, җылы печән өстенә сузылып ятты. Кулларын баш астына куйды һәм, бөтен нәрсәгә колак салып, күккә карап, бернинди хәрәкәтсез ята бирде. Аның шушы кыймылдаучан болытларга караган саен карыйсы килде, җиңел,„ исерткеч хуш исләр белән тулы шушы саф һаваны сулаган саен сулыйсы килде. Кинәт аңа ул, Сәгыйть, табигатьтәге шушы меңләгән тавыш-чың музыкасын колагы белән генә түгел, бәлки бөтен йөрәге белән, бөтен җаны-тәне белән дә тыңлый кебек тоелды, көндез арып ял итәргә туктаган шушы караңгы җир өстенең, ерактагы шул тау карачкыларының, хәрәкәтчән шул болытларның үзара әкрен генә пышылдашуларын, авыр уфылдап тын алуларын ишетә кебек тоелды. һәм шул вакыт ул шушы табигать белән, туган ягының шушы җире-күге белән үзен бер бөтен итеп, бер җан-тән итеп сизгәндәй булды. Күңеле аеруча нык дулкынланган чакларда ул бүтән вакытта да шундый ук гаҗәп бер тойгы кичерә торган иде. Ләкин мондый тойгы аны ул үзенең туган ягында, үзенең туган авылында булганда гына били торган иде. Юк, шәһәрдә дә, бүтән авылларда да аңа әле беркайчан да мондый нәрсә кичерергә, үзе белән табигать арасында мондый якынлык тоярга туры килгәне булмады. Ә бит ул шәһәрдә дә әзме- күпме яшәде, андагы тормышка да күнегеп өлгерде. Ләкин анда бакчалар да, урамнар да, машина шау-шулары да — барысы да, никадәр генә таныш, никадәр генә гадәтләнгән булмасын, күңеленә барыбер чит булып, ят булып калды. Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир? һәм нигә соң туган ил, туган җир төшенчәсе безнең анда һәрвакыт бала чакның кояшлы көннәре белән, яшенле яңгырлары һәм яшел чирәм чемченеп йөргән йомшак мамыклы каз бәбкәләре белән, ялан аякка кадала торган арыш камыллары һәм шаулап аккан язгы ташкыннары, карга боткалары белән шулай тыгыз бәйләнгән икән? Күрәсең, без әле үзебезне чолгап алган шундый гаҗәп, шундый матур дөньяга яңа гына күзебезне ачып карый башлаган чакта, очраган бөтен нәрсәгә исебез китеп куанган чакта, кыскасы, яңа гына тәпи басарга өйрәнгән чакта табигать үзе дә безгә үзенең иксез-чиксез хәзинәләрен ачарга ярдәм итәдер; безне күкрәк сөтен имезеп үстергән әнкәйләр кебек үк, туган җир дә яратып безне үз кочагында иркәлидер, безгә һәр нәрсәдә сиздермичә генә булышлык итәдер. Әгәр шулай икән, сиңа тормыш биргән әнкәңне оныта алмаган кебек, туган җиреңне, туган табигатеңне дә онытырга, чит күрергә, яратмаска мөмкинме соң! Күккә карап Сәгыйть озак ятты. Түбә өстендә тавышсыз гына аңа нидер сөйлисөйли, җон төргәге кебек кабарынкы кара болытлар кыймылдашты, тирә-яктагы һәрбер нәрсәгә аның кебек үк хәйран калып, исе китеп якында гына кара куак утырды, җир астыннан, серле дә, аңлаешлы да тоелган саңгырау аваз биреп, төн ябалагы кычкырды, һавада канатлы кортлар белән бергәләп мәтрүшкә исе, яшел үлән исе очып йөрде. Аһ, нинди гүзәл төн!.. Кинәт ул сагаеп калды — астан — чокыр буеннан, баядан бирле чалгы чыжлавы ишетелеп торган яктан, чыелдык хатын-кызлар тавышы килде. Сәгыйть, шундый матур, шундый күңелле уйларыңнан аерылып, төнге тынлыкны, татлы ялгызлыкны бозган шушы тупас тавышны ирек- сездән тыңларга тотынды. Анда әллә тиргәшәләр, әллә бер-берсенә та- 
з. „с. Ә.“ № 5.  33 
34 
 
, ,-ипп-итпяп me _________ УЛ моны тиз генә асра алмады, тик шу- т™ы°ачь1К иде:'хатын-кыз тавышы ачулы, зәһәрле иде. Нәрсә бу? Пһ-шы ЯГЫМЛЫ ШУШЫ тату, гүзәл тынлыкны бозарга кемнең хакы бар. К сон ШУШЫ киң күңелле, шушы бөек табигатьтән башка тагып бе- пәп начар котсыз нәрсә бармы? Тукта! Нинди таныш тавыш су? р Ул торып у-тырды. Чыннан да бу таныш тавыш иде. «Кемнәр икән соң алар’шулай да?» —диде ул, кемдә шундый холыксыз, зәһәрле тавыш булуын тиз генә хәтерли алмыйча. Хатын-кыз кычкырудан туктап калды, аңа каршы шундый ук ачулы, йокымсыраган ирләр тавышы җавап бирде. Әһә, менә кемнәр икән! Әхнәф белән хатыны ич! Әхнәф әле булса читкә китә алмый йөри иде һәм шулай ук колхоз эшенә дә чыкмый иде—печән чабарга ул өмәдән соң бүтән^ килмәде. Сәгыйть аны шуннан соң бөтенләй диярлек күрмәде. Тик бер көйне генә, атка утырып эштән кайтып барганда гына, ул аның хатыны белән бергә саклау урман ягыннан кулына балта тотып кайтып барганын күреп калды. Көн кичкә таба иде, Әхнәф изүләрен чишеп җибәргән иде, бик арыган кыяфәт белән алпан-тилпән атлап бара иде. Сәгыйть, көндез урманга кергәч, кисеп аударылгаи юан юкәләр янына барып чыгуын исенә төшереп: «Шулар әрәм иткәннәрдер әле!» — дип уйлаган иде ул чакта, йөрәге әрнеп, йөрәк әрнемәслек тә түгел иде. Авыл тирәсендәге әрәмәләр, урманнар хәзер елдан-ел сирәгәя, шәрәләнә бара иде. Урманны саклау турында беркем дә рәтләп кайгыртмый, ә каравыл каты булмаганга, Әхнәф кебек корткычларның балталары инде саклау урманга кадәр үтеп керә башлаган иде. Ул чакта алар, печәнчеләр күзенә күренмәскә тырышып, юлдан читкә чыкканнар һәм куаклар арасыннан баралар иде. Кара син аны, үз сыеры турында онытмаган, бөтен кешедән алда килгән, җитмәсә, төне буе чабарга чамалый, ахры... Төнге гүзәллек, серле, мәгънәле тынлык шундук юк булды, күңелне ниндидер ямьсез, авыр тойгы биләп алды, һәм чокыр төбеннән өшеткеч дымлы, юеш һава шуышып менде дә аякларга сырышты, бөтен тәнне чиркәндереп, аркага, күкрәкләргә үрмәләде. Сәгыйть, авыз күтәреп, озак кына бер иснәде дә, шалаш эченә кереп, абыйсы янына сузылып ятты. Ә чокыр төбендә һаман да тиргәшкән тавыш — әле чыелдык ха- тын-кыз тавышы, әле ачулы, йокымсыраган ирләр тавышы ишетелеп торды. Иртән соргылт калкулыклар ягыннан яшь кызлар кебек чын күңелдән елмаеп, күк читен сыек, йомшак нурларга буяп, сызылып кына кояш чыккач та, көн тәмам ачылып, яктырып киткәч тә, йөгерә-йөгерә Гамбәр килеп җитте. Кызу килгәнгә аның бит очлары алсуланган, чәч бөртекләре яулык читеннән чыгып маңгаена төшкән иде/Ул, шалаш хезмәтен, үтәгән чыршы ботакларын селкетә-селкетә: Әй, торыгыз, ялкаулар!—дип кычкырып җибәрде. — Арт саныгызны кояш кыздыра, ялкаулар. Беренче булып чыршы астыннан өсте-башы таушалып беткән, йокылы кыяфәтле Сәгыйть килеп чыкты, аннары күзләрен ya-va киеоетә- сузыла чыгып килгән Харис күренде. ’ ’ ! — ,Каяле, көннекчеләргә нәрсә алып килдең ашарга, бай апа?— диде дарис,^ Гамбәр кулындагы төенчеккә үрелеп. не чишепР жибэппе 1ӘүеК КУг™ тө$?иә> „>к-айлы урынга килде дә төргәк- Яшел миски /Г0 беләи Сәгыйть аның янына утырыштылар, җылы бу кутәпелпр тпЛТ1™11 К0,шта^ак11Ь1 'күтәреп алгач та, мискидән наога кйтепЛлпг/Л ’ үЗГа ЯРЫП пешергәп кайнар бәрәңге исе борынлап алды бӘРеЛДО’ ХЗРИС аВЫЗ чите белә« генә энесенә елмаешым
з* 35 
 
һы, кара, бәрәңге белән генә эшләтмәкче була бу безне! Эшләтми тор!.. Гамбәр кесәсеннән ак май салынган стакан алып җиргә утыртып куйды да, иренең сүзләрен чынга да, уен-көлкегә дә алырга белмичә: — Ярар, ваксынма инде,—диде, — хәзергә ярап торыр. Тәлгатьне күтәреп, бераздан әнкәй килеп җитәр, төшкә итле аш пешерәбез... Әнкәй, безгә аш пешерергә бар әле, дигәч, бала-чага кебек сөенә-, -мескен. Тәлгатьне яслегә бирергә кирәк, читлектәге кош кебек ятмас инде ул анда... Харис, җавап-ни кайтармыйча, сизелер-сизелмәс кенә кашларын җыерып, мискигә үрелде, кабаланып иң эре бәрәңгене алды да, кулын пешерә-пешерә, ашыгып әрчергә тотынды. Тәмләп кенә бәрәңге ашап утырганда, якында гына, үзләре артында гына аяк тавышлары ишетеп, өчесе дә башларын борып карадылар. Уң як кулбашына чалгы салган, авызына тәмәке төреп капкан Мәрдән- шә агай, күн итекләрен салмак кына өстерәп, туп-туры аларга таба килә иде. Ул аяк атлаган саен корыч чалгысы әкрен генә як-якка тирбәлә, иртәнге кояш нурларында көмеш кебек ялт-йолт итеп китә һәм аның артыннан чыклы куе үлән өстендә юеш, яшькелт эз сузылып кала иде. Мәрдәншә агай килеп туктады да, Сәгыйтьләрнең таң тишегеннән шушында килеп ашап утыруларына бик гаҗәпләнгән шикелле, кара, каты төк баскан иякләрен сыпыргалап, беравык карап торды, аннан соң исәнлек-саулык сорашты һәм: — Ай-яй, малайкай, бик кызу тотынгансыз сез!—диде. Харис, аның ни турында — әллә бәрәңге, әллә печән турында сөйләгәнлеген аңлап җитмичә, утырган урыныннан читкәрәк кымшанып куйды. Ул аңа урын тәкъдим итте. — Әйдә, Мәрдәншә агай, тотын безнең белән, җылынып китәрсең... Бәрәңге җитәрлек... — Әле генә ашап килдем, рәхмәт, — диде Мәрдәншә агай. Шулай да чалгысын җиргә сузып салды да бер читкәрәк тезләнеп утырды. — Кай арада җитештегез соң әле сез? — диде ул бераздан тагын сүз башлап, тәмәкесен, суыра-суыра. Шуннан соң үкенгән, борчылган тонда: — Бәхетсезгә вахытсыз дигәндәй — мунча кереп калганмын,— диде.— Печәнне бетереп кайткан көн дигән булып, ватылган сөякләрне җомшартып алыйм дигән булып катыннан мунча яктырганыем. Өйдә беркем булмаган Нпзамый әйтеп җөргәндә, икәүләшеп мунчада торып калганбыз шул, малайкай. Үземнең дә истән чыккан — карга мие эчкән нәрсә... Билгеләп куйган бер җирем барые— очкан, эзе дә юк! Харис, Мәрдәншә агайга елмаюлы күз карашы ташлап, хәйләкәр генә көлеп алды. — Ике рәхәт бергә килми шул — нишләтәсең инде аны... Мунчаны аны соңгарак калдырыргае, Мәрдәншә агай. — һи-и, Мәрдәншә абзыкаем, донҗада чокыр-чакыр бетмәгәндер әле, тапкансың аптырар нәрсә! Кеше белмәгән әллә нинди җирләр бардыр әле. — Дөрес анысы, Гамбәр, хак сүз, донҗада чокыр-чакыр күп ул, артыгы белән дә әле ул, но, малайкай, печәнлесе беткәндер инде аның пажалый. — Өскәрәк менеп карале, Мәрдәншә агай, —диде Гамбәр тагын, ничек тә аның күңелен төшермәскә тырышкандай.—Анда, өстәрәк, чикләвек куаклары янында бик шәп җир барые, берәү дә җитешмәгән- дер әле. — Да-а, сез якшы җирне эләктергәнсез,—диде Мәрдәншә агай, аның сүзен ишетмәгән кебек, ничектер уңайсызланган һәм шул ук вакытта тагын нидер әйтергә җыенган кыяфәт белән як-ягына каранып. —
36 
 
Минем кебек авыз күтәреп калмагансыз, малайкай. Бер төн эчендә чаптыгызмыаны.эйтәсец С11Н> МәрдӘ11ШӘ. абзый? Әллә шушыны күп •шсенме’ һи-п, өч чалгы өчен әллә ни түгел инде ул!—диде Гамоәр, чокырның өстеннән астына таба сузылган ике-өч пакуска күрсәтеп.  _  Э нигә, тегендәгесе сезнеке түгелмени? — Кайда? дл  _  Энә тегендә, астарак, яшен суккан чыршыдан тегеләйрәк... Мин аны сезнекедер дигәнием. — Э-ә! — диде Сәгыйть, аның кай төш турында сөйләгәнен аңлап алып. — Әхнәфләр чапты аны, хатыны белән... безнеке түгел ул... Мәрдәншә агайның калын кашлары кисәк кенә югары сикерде. — Әхнәф? — диде ул Сәгыйтькә шундый тон белән, әйтерсең, Әхнәфнең ул җирне чабуында бары тик ул гына гаепле иде. — Калхузда эшләмәгән башына нинди печән аңа? Харис та аптыраган кыяфәт белән энесенә карап алды. — Каян белдең Әхнәф икәнен? — Төне буе тиргәшә-тиргәшә чаптылар,— диде Сәгыйть, көлеп.— Син гырылдап җоклаганда тыңлап яттым. — Ах, төн убыры!.. Шул төшне генә билгеләп куйганыем, малайкай. Сез чапкансыздыр, дип әйтергә генә кыймый утырадырыем, — диде Мәрдәншә агай, ачуын тыялмыйча. — Ах, төн карачкысы!.. Үзе өчен утка-суга керер — сазлыктагы камышларны да кыркып бетергәннәр, чәч алган кебек иткәннәр, малайкай. Менә сиңа, хәзер тагын берәр җирне сыдырып яталардыр инде мыштым гына... Эш түгел бу, булмый бу болай. Син анда кара тиреңне түгеп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп җөре, ә монда җыен ырбач, җыен җык җилкә үзенә рәхәтләнеп печән әзерләсен!.. Ул аны эщ, көненә бүләргә тиеш, закуны шул аның. Ә ул тота да — мә сиңа бер көн, теләсәң нишлә шуның белән, чапсаң, чабып кал, чапмасаң, капчыгыңны тотып кал! Әхнәф кебекләре аның аңдышып кына тора, кайчан нәрсә буласын биш көн алдан иснәнеп кенә тора да — әйдә! Төн җокламый чаба... — Әхнәфләрне читкә китәләр икән диләрие түгелме соң? — диде Гамбәр. Мәрдәншә агай, үзенең бер гаепсез кешеләр алдында кызып китүенә уңайсызланган шикелле, шундук Әхнәфне сүгүдән туктады да кесәсеннән кызыл белән чигелгән кара янчык чыгарып, тәмәке төрергә тотынды һәм, инде бөтенләй тыныч тонга күчеп, әйтеп куйды: — Китә!.. Абзар артына китсенмени... Китә торган кешеләр китәләр дә эшләп тә яталар. Уңга да юк, сулга да юк аннан, ит тә юк, сөт тә юк. Катыны да үзе кебек... Артыграк та әле... — Җорт-җирне рәткә салам да, сыер өчен җитәрлек печән әзерлим дә — көзгә барыбер авылда калмыйм, дип әйтә ди ич. Мәрдәншә агай урыныннан торды. — Ярар, китим әле, утырып эш чыкмас,— диде ул, чалгысына тотынып. Харис та шул вакыт аягына басты. Карале, Мәрдәншә агай, тотын әнә теге төштән бүлмаса — сина да җитәр, безгә дә җитәр... — Әйе шул,. Мәрдәншә абзый... Җитми әллә, әллә кемнәргә дә җитәр әле. —диде Гамбәр дә көттеребрәк. ™ ЧаПКаИ ЖИРГЗ “арага“ кае’ жук . Й„мХҖ' рР’к^-лида-Сезиен да „онда артык җ„р
37 
 
Ул салмак кына атлап аска таба төшеп китте, күн итекләренә бәрелгән чыклы үләннәр тирбәлеп калды, печән өстендә арттан яшькелт эө сузылды һәм торган саен ныграк дөрләп яна барган иртәнге кояш нурында, күзләрне чагылдырып, корыч чалгы йөзе ялтырады. 
III 
Урак башланды. Көииең-көн озын кояш кыздырган калкулык битендә өй урыны кадәр тенә урылган җир Һәм аның уртасында — бер сослан күренде. Тора-бара урылган җирләр, сосланнар күбәеп китте, һәм берничә көннән сон, калкулык өсте бөтенләй кыйтыкланып, бүлгәләнеп бетте. Кый- тыклар да озакка бармады, бер көнне калкулык өсте, чәче алынган татар башы кебек, тәмам ачылып китте, айда бары билләрен бөгеп утырган, чүлмәк шикелле юан корсаклы сосланнар гына тезелеп калды. Күп тә үтмәде, арыш басуының икенче төшендә, тигез җирдә, комбайн тавышы ишетелә башлады. Авыл кешесе өчен кош сайравы яисә бал кортлары безелдәве кебек гадәти тавышка әйләнгән бу гүелдек, күңелләргә яңа хәбәр салып, әле бик якында гына, авыл читендә генә яңгырады, әле бик еракка, куе яшел әрәмәләр ягына китеп, һаман колак төбендә ишетелеп торды. Түбәсе яңа салам белән ябылган иске ындыр табагы җанланып китте. Комбайннар яныннан бер-бер артлы ашлык төялгән атлар килеп торды, йөкче малайлар, йөкче егетләр, бестарка- ларының капкачларын ачып, ашлыкларын җиргә генә бушаттылар да, арба читенә аякларын аерып баскан көе, атларына сызгыра-сызгыра, тагын тулы бункерлар янына ашыктылар. Җилгәргеч тирәсендә, үлчәү тирәсендә эшлекле кыяфәт белән кешеләр кайнашты, җилгәрделәр, үлчәделәр, капчыкларга тутырдылар да, капчыкларны кул очларына гына элдереп машина кузовына ыргыттылар да станциягә, заготзернога озата тордылар. Шофер Галәү ындыр табагында көненә икешәр- өчәр мәртәбә күренә башлады, машинасы тик торган арада, җилгәрүче, ашлык тутыручы кызлар белән шаярды, арыш сибеште. Камыл уртасыннан юллар салынды. Көндез, төш вакыты җиткәч, ераграк басу якларында, чокыр эчләреннән зәңгәр төтен күтәрелде. Урак башланды, уттай кызу эш вакыты башланды. Өченче бригадада ике комбайн — Харис белән Рәшит эшләде. Харис бик зур җир бүлеп алды, шуңа күрә баштарак ул көненә өч-дүрт мәртәбәдән артык әйләнә алмады һәм аның артыннан сузылып барган урылган җир дә бик тар булып күренде. Тора-бара урылган җир тасмасы киңәйде, ташлатып калдырылган салам чүмәләләре күбәйде, ә комбайн тавышы авыл янында ешрак ишетелә башлады. Харисның үзе яраткан эшкә бөтен күңеле белән бирелә- торган гадәте бар иде. Штурвал янына менеп баскач та, борынына яңа арыш исе, киселгән камыл исе кергәч тә, ул бөтен дөньясын онытты, көи-төн комбайны янында булды, хатыны белән бергәләп бер караңгыдан китте, икенче караңгыда кайтты. Сәгыйть алариы хәзер рәтләп күрми дә башлады. Сәгыйть, үзебезнең печәнне җыеп бетергәч тә, рәхәтләнеп китәрмен, әллә кайларга барырмын, дип уйлаган иде. Аның әз генә ял итеп аласы килә иде. Эшлисе эш тә бетте, куллары-аяклары бушап калды, ләкин ул үзендә бернинди шатлык, бернинди канәгатьләнү хисе тоймады, киресенчә, бөтен дөнья кинәт бушап, коточкыч күңелсезләнеп калган шикелле булды, һәм шушы күңел бушлыгын тутыру өчен аңа нәрсә дә булса эшләргә, нәрсә белән булса да мавыгырга кирәк иде. Юк, өйдә тик ятып кына ял итеп булмаячак иде, бу хәзер бөтенләй мөмкин түгел иде. Нәрсә, әллә тагын балык каптырырга чыгып китәргәме? Нинди мәгънәсез нәрсә! Әллә соң чынлап та Бибинурларга кунакка барырга
38 
 
мы? Әһә! Әле өченче көнне генә кемдер берәү артыннан: килсен, килми КаЛТөш 
вакыт^якь^ ИДО эле. Тәвәккәлләде,дә, Биби 
нурларга китеп тә барды. «Берәр атна ятын '.кайтырмын, аннан соң нпде беренче сентябрьгә дә артык күп калмый»,— дип уйлады ул, Кал- ман юлыннан кызу-кызу аъ1ап. Район үзәгеннән бик еракта булган Калма к .зур авыл иде. Аның берсениәиберсе озын, берсениән-берсе чиста унлап кына урамы оар иде. йортларның барысы да төзек, барысы да таза, эре иде. Йорт алларында шомыртлар, миләш, сиреньнәр үсеп утыра иде, тәрәзә пыялаларын уттай кызыл, алсу чәчкәле гөлләр каплап тора иде һәм һәрбер портка урамдагы озын баганалардан дүртәр, ә кайберсенә хәтта бишәр чыбык сузылган иде. Ак рәшәткә белән уратып алынган алты почмаклы, озынча правление йорты каршысында, багана башында, кычкырып радио сөйли иде. Авыл уртасында, базар '.мәйданы япындарак, ике катлы зур культура сарае салынып ята иде. Сәгыйть үзе ел ярым укыган- урта мәктәп ишек алдына кереп чыкты, яраткан ике укытучысының йортына барып кайтты, кайбер танышларын, дусларын очратты, урманнарга, тауларга чыгып йөрде, бер кичне иске клубта кино карады. Бер көн кунак булды, ике көй кунак булды, сыйладылар, хөрмәт иттеләр, ләкин өченче көнне аңа монда да бик күңелсез була башлады. Ул әледән-әле үзләре ягына карады, анда аны кемдер, нәрсәдер бик зарыгып көтеп торадыр шикелле тоелды. Үзләреннән ничек кисәк кенә чыгып киткән булса, моннан да шулай кисәк кенә уйлады да, кайтты да китте. Ачуланып та карадылар, ялындылар да — ул берни ишетмәде. Юк, аны өйдә кемдер көтеп тора иде. Күңеле нидер сизенде. Ул йөгерә-йөгерә кайтты. Аииаи барыбер берни юк иде. Ул үз-үзен йомшаклыгы өчен, һаман аның турында уйлаганы өчен, аииаи хат өметләнеп кайтканы өчен тиргәде. «Ул миңа язмый икән, мине оныткан икән — мин дә аны бөтенләй истән чыгарып ташларга тиеш!» — диде ул үз-үзеиә, ниндидер бер усал кансызлык белән. Бу аңа искиткеч көч бирде, аны канатландырып җибәргәндәй булды. Әйе, көз көне очрашкач та ул аның ягына борылып та карамаячак, башын горур тотып, аның яныннан юри әкрен генә узып китәчәк. Ул үзенең аннан шулай итеп үч алачагы турында уйлап ләззәтләнде. Ул аның шул вакыттагы боек, кызганыч йөзен күз алдына китерде, һәм аның йөрәге тетрәнеп китте. Ул, аиы шундый шәфкатьсез уйлары белән генә дә рәнҗеткән кебек, үз-үзеи шелтәләргә, аның үз күз алдындагы сурәте алдында тәүбә итәргә, үкенергә тотынды. Ул, эш юктан эш булсын дип, абыйсы янына басуга китте. Аның загоны инде ярыйсы гына тарайган, кыскарган иде. Ул, камыл ярып, урылган җир аша чыкты да, җир башында туктап, комбайн килеп җиткәнне көтә башлады. Көн әле яңа гына башланып килә иде. Юл буендагы телефон чыбыклары көмеш җепләр кебек җемелди, аксыл-сарг-ылт арыш камыллары, кылчыклы авыр башларын салындырып, тын гына, шым гына утыралар иде. Ул, җылы кояшка битен куеп, җайлап кына камыл өстеиә утырды. Ул үзенең тирә-ягыида черт-черт килеп шартлаган ниндидер исәп- сез-хисапсыз тавышлар ишетте. Ул игътибар белән тыңларга тотынды. Бу —камыллар шулай шартлый иде, төнлә камыл куышына утырып калган чык тамчылары шулай куыкланып шартлый иде. Аиың аягына ниндидер вак кына кортлар үрмәләп менде; кулына «Фатыйма» дип аталган, каты, шома канатлы кызыл корт килеп кунды. Җир өстендә комбайн тәгәрмәчләре, тракторның тимер табаннары куптарган камын тамырлары арасында, яшел чүп үләннәренең яфракларыңда йөзләрчә
39 
 
төрдәге, төрле зурлыктагы, төрле төстәге бәләкәч кенә җан ияләре кыймылдашты. Баш очыннан гына шаулашып сыерчыклар очып китте. Сәгыйтькә җир өсте яңа йокысыннан уянып килә шикелле тоелды һәм андагы бөтен нәрсә җитди бер кабалану белән, тырышлык һәм го- мер-гомергә кабатланган бер көчле инстинкт белән эш-кә тотына , шикелле тоелды. Әйтерсең, кемдер аны кисәк кенә кулыннан тартып торгызды. Ул, үзенә яңадан тормыш дәрте кайтканын тойган хәлдә, трактор табаннары бастырып киткән эздән чыкмаска тырышып, комбайн каршысына йөгерде. Комбайн үзе әле ерак иде, арыш басуының икенче башында аның түбәтәйле озын, нечкә торбасы да, ак киндер чатыры һәм бункерының өске өлеше генә күренә иде. Комбайн ягыннан килгән тигез ритмлы, эшчән гөрелдек һаман ныграк, һаман ачыграк ишетелде. Сәгыйть тракторчы егетне дә, әкрен генә, эре генә тирбәлеп килгән комбайн өстендәге Харис белән Гамбәрнең йөзләрен дә аермачык күрде. Ул тракторны үзе яныннан уздырып җибәрде дә йөгереп комбайн артына чыкты. Тар баскычка сикереп менде дә, өстен-башын тузанга буямаска тырышып, тимер тоткага тотына-тотыиа, югары күтәрелде. Штурвалга ике куллап тотынган Харис, күзен бер ноктадан алмыйча, аска, пычкы төше кебек сырлы урак белән арыш сабаклары очрашкан турыга карап бара иде. Ул энесенә әйләнеп карады да, зур күзлек пыялалары аркылы елтырап күренгән күзләре белән ымлап, аңа нәрсәдер әйтте. Комбайн тавышы аша Сәгыйть аның сүзләрен ишетмәде. Сәгыйтькә кинәт ул бөтенләй ишетми башлады шикелле тоелды. Харис, өстен чишенеп ташлап, гадәтенчә майкадан гына калган иде. Аның юан, кыска беләкләренә, аркасына, муенына, кулбашларына — бөтен җиренә бер карыш тузан утырырга өлгергән иде, һәм ул авызын ачып сөйләшкәндә аның тешләре генә агарып күренә иде. Сәгыйть, тузан каккан булып, абыйсының аркасына шапылдатып алды да: — Колагың шалкан чәчәрлек булган!—дип кычкырды. — Шалкан чәчү генә түгел, тырактыр белән сөрерлек булды инде! — дип кычкырды тегесе, аңа җавап итеп. Комбайн, тигезсез юлдан барган арба кебек, як-якка тирбәлде. Егылып китмәс өчен Сәгыйть ике куллап тимер тоткага тотынып барды. Аңа монда бик кызык тоелды. Ул басма уртасында басып торган Гамбәр -янына килде, аның кулыннан тимер көрәген алды да өстән, кәкре торбадан агып, таусыман булып өелә- барган арышны бункерның буш почмакларына ишеп җибәрде. Җир башына килеп җитәрәк бункер бөтенләй тулды. Харис, паровоз машинисты кебек, бер чыбыкны тартып сигнал бирде. Бөтен агрегат туктап калды. Атларын чаптыра-чаптыра, ашлык ташучы малайлар килеп җитте, комбайн янына ук килеп туктадылар да, ашлыкны автоматик рәвештә бушата торган торбаның киндер җиңен ике куллап тоткан көе, арыш коелганын көтеп тора башладылар. Ящик төбенә җиң эченнән шаулап, су кебек авыр арыш агарга тотынды. Ике-өч минут вакыт үтмәде— бестарка туп-тулы булды. Беренче ат әкрен генә кузгалып китеп барды, аның артыннан җиң астына икенчесе килеп туктады. Сәгыйть, бункерны тизрәк бушату өчен, көрәге белән ашлыкны ишеп, көрәп торды. Харис тагын сигнал бирде. Җиңеләеп калган комбайн яңадан салмак кына кузгалып китте. Машинаны үз ихтыярына буйсындырып, аны теләсә кая йөртә алган, аның ярдәмендә искиткеч эшләр башкара алган кешеләргә, бигрәк тә — шоферларга, тракторчыларга Сәгыйть малай чагында кызыгып, көнләшеп карый торган иде. Аңа моторның серен биш бармагы кебек белгән кешедәй дә башлырак, аннан да белемлерәк беркем дә юктыр шикелле тоела торган иде. Бер үк вакытта очучы да, ерак илләрне ги

 
зуче сәяхәтче дә, инженер да, тагын әллә кем дә булырга хыялланган чпктагы бу яшерен тойгы ул инде үсеп җиткәч та, студент булгач һәм киләчәк тормыш юлы билгеле бер эзгә төшкәч тә бөтенләй онытылмады Киресенчә, ул еш кына канчан да булса бер шоферлыкка өйрәнү янсә үзенә мотоцикл сатып алу турында хыялланды. Әлбәттә, әллә нинди зур омтылыш та, әллә нинди зур идеал да түгел иде бу. Була бит шундый кечкенә, бәләкәй генә хыяллар. һәм комбайн өстенә менеп баскач, йөзләгән тимер частьларның, төрле тәгәрмәч, күчәрләрнең, чылбырларның — шушы бөтен бер катлаулы, ләкин төгәл, дөрес механизмының, кеше көченә оуйсынып, бернинди каршылыксыз эшләвен күргәч, аның күңелендә күптәнге нәрсә яңадан уянды. Абыйсы Харис та, Гамбәр дә аңа ул үзе белмәгән бик яшерен серне беләләрдер шикелле булып, бик оста, бик галим кешеләр булып күренде. Аның Харис кебек үк штурвал тотып барасы килде. — Бир әле синең урынга басыйм!—дип кычкырды ул абыйсының колагына, аның кулына ымлап. — Маташма әйдә, өстеңне .пычратасың, — диде Харис, башын күтәреп карамыйча гына. Ләкин Сәгыйть бик теләнә торгач түзмәде, башы белән генә ымлады да штурвалны энесенә тоттырды. — Кара аны, карап бар. Арыш калынайса, бераз күтәрә төш, сирәкда ул абыйсына бер сүз дә кайтармады, штурвалның салкын тимере аша бөтен тәненә бирелгән рәхәт калтырануны тойган хәлдә, кулына ат төшкән бала кебек шатланып, аякларын ныгытып баскан көе, чын комбайнчы төсле бик җитди кыяфәт белән аска, хедер алдына карап баруында булды. Бөтен комбайнга җан биреп, көч биреп, бертуктаусыз мотор эшләде, ашыкмыйча, кабаланмыйча әвернә әйләнде, арыш камыллары, аның канатлары астына эләгеп, буйсынучан гына башларын иделәр дә, төптән кыркылып, комбайн корсагы эченә таба йөгереп торган полотно өстенә аудылар, сикергәлисикергәли, чабалана-чабалана бераз гына килделәр дә, кинәт тыйнакланып калып, эчкә — барабаннар, тешле валлар арасына йотыла тордылар. Ә сул якта шаулап, калай торба стеналары буенча шуышып, бункерга коры, авыр арыш коелды, һәм хедер артыннан чип-чиста булып кыркылган тигез камыл тырпаеп калды, һәм шушының бөтенесе белән дә ул — Сәгыйть җитәкчелек итте. Кинәт Харис аның колак төбендә генә кычкырып җибәрде. Сәгыйть: миңа кычкыра ахры бу, үз урынына басмакчы була торгандыр дип, тиз генә аның ягына карап алды. Харис аңа аркасы белән басып тора иде. Сәгыйть тынычланып яңадан үз алдына борылды. Шул чакны тузанланып беткән зәңгәр күлмәк кигән, биленә ак алъяпкыч бәйләгән чандыр гына бер бәләкәй кызый, кулындагы кызыл саплы урагын югары тотып, трактор алдына таба йөгерә башлады. Ул, тракторны бер ун-унбиш адым чамасы узып китте дә, үзе буе арышны ярып, туп-туры комбайн алдына килеп керде һәм, җиләк җыйгандагы шикелле бер иелеп, бер бөгелеп, ашыга-ашыга йөгергәләргә тотынды. Артыннан трактор килеп җиткәч, ялт кына башын күтәрде дә, ачуланган булып, тракторчыга урагы белән янады, нидер кычкырды’ ә трактор, бернигә игътибар итмичә, көчле үкереп барды да барды, ’бөтенләй кызый белән тигезләште. Сәгыйтьиең йөрәге жу итеп китте —кызый әз генә мыштырдаса да, аны шундук хедер эләктереп алачак иде Ләкин кызый, көлә-көлә, кәҗә бәрәне кебек бер-ике генә сикерде лә тпактпп- ны узып та китте, башыннан югары тотып, бер кочак әрем КҮТӘОГӘН көе, урылган җиргә килеп чыкты. Сәгыйть аның Зәйтүнә се₽ңелесё Тәгъ- з-имә икәнен танып алды. ү ^л-цшссе 1әгъ - Дәүләткә илтәсе ашлык бит,-диде Харис, кызның ни өчен 40 ләнсә, төшерерсең... Ул кадәресен генә Сәгыйть үзе дә белә, иде, әмма шулай 
41 
 
әрем урып йөрүен аңлаткансыман.— Студентлар әремле ипи ашамасыннар дибез, ату башлары эшләмәс. Трактор түбән, уйсу җиргә килеп керде. Бункерга арыш шәбрәк, күбрәк коела башлады. Харис кулын кәкре торба турысына тотты һәм бер уч арыш алып аны күзенә якынрак китерде дә, ниндидер гаҗәп нәрсә күргән шикелле, җентекләп карарга тотынды. Бөтен җире дә шулай куе булсыные аның! — дип кычкырды Сә- гыйть. — Куе!.. Алдыңа кара әнә, ач газны!—дип кычкырды Харис аңа каршы, учындагы арышны кире бункерга ташлап. — Болай куе булса, көненә биш гектар да уралмассың... Үрне менгәч, арыш тагын сирәгәйде, комбайнга да, тракторга да җиңелрәк булып китте. Ләкин кәкре торбадай арыш бик саранланып кына ага башлады. Бер дә әйләнделәр җирне, икенче мәртәбә дә әйләнә башладылар. Комбайн бик яхшы эшләде. Тик бер генә нәрсә Сәгыйтьнең эчен -пошырды. Ул уракның һәрвакыт тулы киңлектә урмаганын, хедерның трактор ягындагы очы кайчакта урылмаган арыш читеннән яртышар метрга, берәр метрга кадәр чыгып, киселгән камыл өстеннән барганын күрде. Ә кайчакта хедер, киресенчә, эчкәрәк кереп китте һәм артта, урылган җир уртасында, озын сызык булып, уракка эләкмәгән биек арыш утырып калды. Сәгыйть баштарак, мин шулай белми урдырамдыр, дип уйлады һәм, «Абый күрә-нитә күрмәсен», дип гел шүрләп барды. Ләкин соңыннан ул бөтен нәрсәнең бары тик тракторчыга гына бәйләнгән икәнен аңлап алды. Тракторчы комбайнны, дөресрәге, тракторны дөрес алып барса, урак бөтен киңлегенә урды, ә инде трактор әз генә уңга я сулга тайпылса һәм урылмаган арыш белән үзе арасындагы билгеле бер арадан чак кына ялгышса, хедер да читкә чыгып барды я эчкәрәк керде. Шулай да күбрәк вакыт хедер очы артып калды, һәм арыш мөмкин булган киңлектән яртышар, берәр метрга кадәр кимрәк урылды. Озын, кызыл муенлы тракторчы егет агрегатны дөрес алып бару өчен, башын борып, әледән-әле артка, уракның ничек алдыруына карап барды. Ләкин, әллә гел артка карап бару ялыктырганга, әллә инде игътибарсыз- лыктан, ул кайчакта онытылып китте һәм хедерга да, бернигә дә әһәмият итмәде. — Күңелең булдымы? — дип кычкырды Харис. Ул, Сәгыйть авызын ачып өлгергәнче, ипләп кенә аны читкә тай- пылдырды да яңадан үз урынына басты. Сәгыйть комбайннан төшеп калды. Каты җиргә баскач та, кинәт аның башы әйләнә, күңеле болгана башлады. Ул торган җирендә чак-чак кына егылып китмәде. Комбайн ераклашкач та, колак төбендә һаман мотор тавышы үкереп торды, борынына арыш, кибәк исе белән бергә бензин исе, кызу газ исе килде, бөтен тәнен кылчык, кибәк кытыклады. Аның күлмәкләре, чалбарлары майлы тузанга буялып беткән иде. «Менә сиңа комбайн!» — диде ул, нәрсәгәдер үкенгән шикелле, күңел кайту кебек бер нәрсә тоеп һәм алпан-тилпән атлап, авылга кайтып китте. «Менә сиңа комбайн!» — диде ул тагын да, кем беләндер сөйләшкән кебек.—Юк, икенче -мин анда ике аягымның берен дә атламыйм!» Өйдә аны Гасыйм хаты көтеп тора иде. «Нишләп миңа язмакчы булды икән соң бу?—диде Сәгыйть үз-үзенә, гаҗәпсенеп. Аларның әле беркайчан да бер-берсеиә хат язышканнары юк иде. — Яңадан дуслык бозылып-нитеп китә күрмәсен дип курыкты микәнни?» Хат бик озын язылган иде һәм чыннан да бик ягымлы тонда, дуслык, сердәшлек тонында язылган иде. Гасыйм үзенең кайткач та пионер лагеренда вожатый булып эшләве турында, бик әйбәт ял итүе,
42 
 
биш килога артуы, ә хәзер транспорт .бригадасында грузчик оулып иө- ove турында һәм соңгы көннәрдә үзенең ни өчендер тынычсыз булуы турында язган иде. Аннан сон. ул Сәгыйтьнең үзе турында, нишләве, вакытын ничек уздыруы турында төпченеп сораштырган иде. Хатта Ида турында да, Бәхти турында да бер генә сүз дә юк иде. «Ярый инде, кызлар язмаса да, егетләр онытмый икән әле», — диде Сәгыйть үз алдына, күңелсез генә көлемсерәп. Ул шундук аңа җавап язарга утырды һәм Гасыймиың үзе кебек үк бик озын итеп, бик киң җәелеп 'язды. Ида турында, аннан бернинди хәбәр-хәтер булмавы турында бернәрсә дә әйтмәде. Ә икенче көнне ул тагын Харислар янына китеп барды. Харис комбайнында Гөлсем салам ташлатучы булып эшли иде. Сәгыйть өстә тагын әзрәк утырып йөрде дә комбайн артыннан тагылган салам җыйгыч арбага, Гөлсем янына менеп басты. Гөлсем, арбаның икенче ягындагы икенче бер кыз кебек үк, озын саплы сәнәге белән арба төбенә җайлап салам түшәп бара иде. Ул противогаздан кисеп алыптан күзлек кигән, тузан, кибәк кермәсен өчен авызларын, борыннарын томалап, яулык белән бәйләп бетергән иде. Сәгыйтьне күргәч тә, Гөлсем, сәнәген селтәп: — Әллә баедың, ристаи? — дип кычкырды. — Кичә борылып та карамады, ыстудин иптәш.— Ул аның кулына сәнәгең тоттырды.— Селкенеп җөрмә юкка! Бик тиз койрыкны сыртка салгансың. Тукта, алай ярамый ул... Сәгыйть, Гөлсемнең үзе кебек үк шундый кырт-мырт сүзләр әйткәләп, сәнәкне җайлап тотты да, арба төбенә коелып барган вак, сары саламны әвеш-түеш китерергә кереште. Арба бөтенләй салам белән тулгач һәм элек ташлатып калдырылган салам өемнәре турысына килеп җиткәч, Сәгыйтьнең ничек эшләвем көлемсерәп карап барган Гөлсем аягы белән бер тимергә җиңелчә генә басты, һәм арба төбе кинәт ачылып та китте, дүрт почмаклы чүмәлә формасындагы салам өеме сизелмичә генә шуышып төшеп тә калды. — Ни эшләр җимертәсең хәзер? Ике кулың кесәдә ниде-ии синең,— диде Гөлсем, яулыгын чишеп ташлап, күз төпләрендәге тузаннарын яулык очы белән сөртә-сөртә.— Донҗада ни хәлләр бар соң? Син булмагач, даклат сөйләүче кеше дә юк, гәзит укучы да юк хәзер... — Нәрсә?—диде Сәгыйть, ишетмичә, һәм эшеннән туктады да, Гөлсемнең сүзләрен аңламакчы булып, аның янынарак килде. Шул чакны ул аның кулында түгәрәк көзге күреп алды. — Көзге!—дип кычкырды ул кинәт һәм сорап-нитеп тә тормыйча аның кулыннан көзгесен тартып алды да, сәнәген үзенә тоттырып, аска төшеп йөгерде. Гөлсем башта аптырап калды, аннан соң ачусыз гына кычкырырга тотынды: 
— Нишләвең бу, ристан?! Кара, Ярулла абзаңа әйтсәм! Сәгыйть трактор алдына йөгереп килде. Тракторчы егет, аиың кул болгавын күреп, тракторын туктатты-һәм Сәгыйть кабинага кереп утыргач, аңа бөтенләй игътибар бирмичә, артына яртылаш борылган көе, һаман комбайнга карап баруында булды. Берәр нәрсә күрәсеңме? — диде Сәгыйть, кулындагы түгәрәк көзгене аның каршысына, алгы пыяла турысына якын китереп. Тракторчы егет башта берни аңламады. Сәгыйть аңа көзге аша комбайн хедерыиа карарга кушты. Егет, уң кулын рульдән ычкындырмыйча, сул кулына көзгене алды һәм аны җайлап, турылап узе каошы- көХ7оТк„бьп!)аЯпбаШЛаДЫ- КИПӘТ аНЫЦ КЫРЫС йомшарып китте: сы зыпь^пяп 1йДР читениәп ЧЫГЬ1П барган өлеше, әвернәнең ярты- < , зырылдап әйләнүче тәгәрмәчләр, чылбырлар шул көе күренә иде -Автомашинадагы шикелле итеп куйсаң, ә? - диде Сәгыйть - 
43 
 
Сиңа гел артка карал барырга туры килә бит... Тулысымча алдырып та булмый... Муеның авыртып бетә торгандыр әле? — Авырта инде ул,—диде егет, аның нәрсә эшләмәкче булуын аңлап алып. — Но... беркетер җир юк... Шулай да уйлап карарга була, ларис белән сөйләшеп карарбыз әле. — Була, ник булмасын! — диде Сәгыйть, куанып. һәм тракторның туктаганын да көтмичә, яңадан камыл өстенә сикерде дә, көзге турында сөйләргә дип, Харис янына менеп китте. 
IV Быел җәй бик -коры килде. Көне буе туктаусыз кояш кыздырды, бөтен җир куырылды, көйде, янды. Юллар тузан елгасына әйләнде, һәм кызу чабып узган автомашиналар артыннан берәр чакрымга талкан кебек коры, соргылт, җиңел тузан койрыгы сузылып калды. Иген басулары, чокыр-чакырлар, әрәмәләр өстендә ялтырап, дулкынланып, туктаусыз рәшә диңгезе тирбәлде, эссе, коры һава чыңлап торды, һәм бер шырпы сызып җибәрдең исә, бөтен җир өсте, бөтен күк йөзе гөлт итеп кабынып китәр төсле тоелды. Тамакларга тыгыла торган, күзгә керә торган бу эсселек, бу бөркүлек кичләрен дә кимемәде, киресенчә, кипкән, чатнап ярылган җир өстеннән куе караңгылык белән бергә кайнар бу күтәрелә кебек тоелды. Бөтен табигатькә җан өреп җибәрү өчен, вакытсыз куырылган бәрәңгеләрне, яшелчәләрне яшелләндерү һәм корый башлаган чишмәләрне гөрләтеп җибәрү өчен, көне буе кызу кояш астында тир түгеп эшләгән, әлсерәгән кешеләрне тын алдыру һәм кибеккән хайваннарга көч бирү өчен яңгыр кирәк иде. Ләкин яңгыр һаман яумады. Дәһшәтле кызулык бик озакка сузылды. Бу хәл һәркемне пошындырды, һәркемне шомландырды. Харис бөтенләй танымаслык булып үзгәрде; ябыкты, тузанга, майга манчып алган кебек карайды, кояшта янды. Сәгыйть тәкъдим иткәнчә, тракторга автомашиналардагы кебек итеп көзге кую турындагы уй аңа да ошады. Ыәкъ тракторчы алдыннан, алгы тәрәзә янынарак, кабина түбәсен тиштеләр дә, МТС мастерскоенда эшләп алып кайткан махсус сапка ялганган дүрт почмаклы көзгене шунда беркетеп куйдылар. Тракторчы егет комбайнны элеккегә караганда тигезрәк йөртә башлады, урак бөтен киңлегенә урды, һәм Харис хәзер үзенең бүтән көннәргә караганда гектар исәбен дә ярыйсы гына арттыра башлаганын күрде. Өченче бригаданың арышы бик тиз кимеде. Ләкин арыш артыннан ук арпа җитеште, бодай, солы саргая башлады, борчакны алыр вакыт җитте. Берсе артыннан берсе килеп тыгылды. Пошынырлык, кайгырырлык нәрсә бар иде монда! Урылган һәрбер сотый, һәрбер гектар алтын хакына бәяләнгән шушындый вакытта, чөй өстенә тукмак дигән шикелле, әледән-әле Рәшитнең комбайны ватылды. Бер сәгать урса, ике сәгать туктап торды, төшкә кадәр урса, төштән соң тагын кырылып ятты. Ләкин шулай булса да урыштыра иде әле, кискән җирдә бер дә үсеп калмый иде, ашлыгы да ындыр табагына китә бара иде. Ә бүген ул бөтенләй туктап калды. Бүтән чакта я чылбыры ычкына, я суккыч аппаратның берәр җире кырыла, салам тыгыла торган иде, һәм андый вак-төякне рәтләве дә әллә пи авыр булмый торган иде. Бүген исә аңа бөтен моторны сүтеп ташларга туры килде. Ул ярты көн шуның белән маташты, пычранып бетте, үртәлде, ачуы килде. Ләкин барыбер сернең нәрсәдә икәненә төшенә алмады. Барыннан да бигрәк, аның МТС башлыкларына, иң элек —директорга ачуы килде. Ничек ачуың килмәсен — бу «Коммунар»ны хәзер утильгә генә бирәсе бар. Ә алар аңа шундый гарип-горәбә машина тоттырып чыгардылар. Әнә Харислар, Хәсәннәр заводтан гына килгән, туп
44 
 
тупы вагоннан гына төшкән өр-яңа «Сталииец-6»га гына утырып иөри- чәо Алар урмый, кем урсын! Яка машинага теләсә кемне утырт— бары- 6PD vobip ‘Корал эшләр, ир мактаныр, ди! Никадәр сорап йөрде, директорның да, инженерының да ишек төбен таптап бетерде, «Сталииец-6» булмаса булмас, ярар, һич югы самоходка бирегез, диде. Бирмә- Д Рәшит мәсьәләнең монда бары машинада гына түгел икәнен башына да китереп карамады. Ул, машина үзе эшли, мин эшләмим, дип уйлады һәм «Коммунар»ының бик еш ватылуында бары тик машинаны гына гаепләде. Хәер, аның начар эшләве өчен ул күңеленнән хәтта сөенеп тә куйды. «Менә, әйттем мин аларга беткән нәрсә инде, бу, дип, аның белән берни эш чыгарып булмас дип!.. Җәренгә барыбер яңа «Сталинең» алырмын!» — диде ул. Комбайнда ул нибары икенче генә ел эшли иде әле, шуңа күрә аның Харисларныкы кебек тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек түгел иде. Аннан соң, аны рәтләп укытып, өйрәтеп тә тормадылар. Бер ел ярдәмче булып, комбинезон карайтып, кулын-битеп пычратып йөрде дә, икенче елны ук аны, кадрлар җитешмәгәнгә, иске «Коммунар»га утыртып чыгардылар. Комбайнның рәте киткәч тә, аның инде тиз генә кузгалып китмәячәген белеп, трактор шундук икенче як басуга чыгып китте. Рәшит кояш түбәнәя башлаганчы «Коммунар»ы янында булашты да, телефоннан МТСка шалтыратмакчы булып, авылга кайтып китте. «Кирәк чакта аның механиклары-фәләннәре дә килеп чыкмый бит, бүтән вакытта директоры да килә, тегесе дә килә, монысы да килә — теңкәгә тиеп бетәләр», — дип уйлады ул. Ләкин телефоннан сөйләшкәч тә, бернинди рәт чыкмады — анда, конторада, аңа кирәкле беркем дә юк иде, барысы да диярлек авылларга, трактор бригадаларына чыгып киткәннәр иде. Бүген, җитмәсә, үзләренең бригадиры да икенче авылда иде. Рәшит, йөреп-йөреп тә юлы уңмагач, бөтенесенә кулын селтәде дә, комбайнның тик утыруына күңелендә аклану кебек бер нәрсә тойган хәлдә, өенә кайтып китте. Кайткач, бераз йокы симертеп алды, ныгытып юынды, чистарынды да кич чыгып китте. Аның инде күптән Зәйтүнәне күргәне юк иде. 
Кичкә таба көнбатыш яктан, түбәннән генә, аскы читләре көмеш кебек ялтырап торган тыгыз, кара болытлар калкып чыкты. Болыт туп- туры авылга таба шуышты, зурайды, төсен, формасын үзгәртте, төрле кисәкләргә бүлгәләнде, ерткаланды да, ниндидер дәһшәтле кабалану белән кабаланып, ашыга-ашыга як-якка таралды. Бераздан бөтен түбә өстен бер-берсенә бәрелеп шартларга, очкыннар чәчеп, җир өстенә яшен уклары атарга әзер торган кыймылдаудан кисәк-кисәк кара болытлар каплап алды. Кошлар—сайраудан, этләр өрүдән туктап, тынып калды. Җир өстендәге бөтен җанлы нәрсә, менә хәзер тиздән нәрсә дә булса буласын көтеп, түземсез борчылу белән, тыннарын да алмыйча, югарыдагы ыгы-зыгыны сагаеп тыңларга тотынды. Кинәт лапас кыегындагы басылган иске саламны куптарып, агач башларын ыжгыртып һәм киртәгә элеп куйган керләрне с-чыртып, дымлы, көчле җил исеп китте. Җиргә шапылдап каяндыр такта кисәкләре килеп төште; юлда, каз мамыкларын, салам кисәкләрен эләктереп, тузан өермәсе кү- вьшгТтогаи^ чыбыклары, ачулы чайкалып, уларга, сызгы- ■ ■ " ‘‘“Р‘ Җил ачык тәрәзә аша килеп керде, өстәл өстенә mZ’bnX^ тирбәтеп к^йды- озын кабаклы гөл nJ күптәй ипле КӨТРПЙ-Й ДӘ’ ӨИ ^ченә ниплидер кирәкле, әһәмиятле һәм почмакларда тынып калдьГ €уЛасЫН‘ Сиздерүче 11С таратып, караңгы
45 
 
Ай алла!—диде Миңиисәттәй.— Яңгыр килә түгелме соң? Бәрә- кәте белән генә булсыичы... Ай алла, мендәрләрем чыланадыр инде. Сәгыйть, бүрәнәләр өстеиә куйган мендәрләрне генә алып кер әле! Ләкин үзе, Сәгыйтьнең мендәрләрне алып керүен, кермәвен көтеп тормыйча, елап утырган Тәлгатьне идән уртасында калдырып, шундук тышка чыгып йөгерде. Сәгыйть утынлыкта утын кисә иде. — Куркытып йөрмәле яңгырны, әнкәй. Яумый ул барыбер. „Яңгыр чынлап та яварлык түгел иде, ниндидер кысыр, ләкин шулай да көчле, тыелгысыз җилләү генә иде бу. Сәгыйть клубка китте. Уракның, уты чыгып торган чак булса да, авыл яшьләренең күбесенә хәзер иртәнге таңнан кичке караңгыга кадәр эшләргә туры килсә дә, кич клубта беркайчан да кеше өзелеп тормый иде. Бүген дә монда яшьләр күп иде. Китап алып-биреп утырган Нәсим исәнләште дә: — Әһә, җугалгаи мал! Ташладың син безне. Ни... кайда җөрисең? — диде. Ә Сәгыйть газета-журнал карарга утыргач, мәгънәле генә итеп әйтеп куйды: — Мине күрми китә күрмәле, бер сүзем бар сиңа. Сәгыйть рәхәтләнеп, онытылып укырга тотынды. Аның инде күптәннән бирле берни укыганы юк иде. Ул яңа газеталарның берничә номерына күз төшереп алгач та, үзен озак кына күрешми торган якын дусы белән очрашкан кебек итеп, үз алдында ачылган тәрәзә аша якты, киң дөньяга карый башлаган кебек итеп хис итте. Бер ярты сәгать чамасы утыргач, ул үзенең колак төбендә генә: — «Тихий Дои» җукмы?—дигән тавыш ишетте һәм тиз генә Нәсим ягына күтәрелеп карады. Аның «Тихий Дон»ны сораучының кем икәнен беләсе килде. Нәсим алдында кыска гына буйлы, ләкин каты төпсә кебек юан, нык гәүдәле һәм ачулы да, артык җитди дә күренгән кыяфәтле бер яшь егет басып тора иде. Аның өсте-башы бик үк шәптән түгел иде, һәм җир сөргәндә еш кына очрый торган яшен ташы кебек кытыршы, каты битен*’ җил кисеп, кояш ашап бетергән иде. Аны студент дип тә, авыл интеллигенты дип тә булмый иде. Сәгыйть элек аны кайдадыр күргәндәй булды, ләкин — кайда? — һич кенә дә хәтерли алмады. — «Тихий Дон»? —диде ул егеткә, бераз гаҗәпләнгән тонда.—«Тихий Дон»ның татарчасы юк бит әле. Егет, әллә аның сүзен бөтенләй ишетмәде, әллә сорауның үзенә бирелгәнен аңламады — берни эндәшмичә, өстәл каршысында басып тик торды. Аның өчен Нәсим җавап бирде: — Безнең Сафа маладис! — диде ул, егетне чыи„күңелдән мактап. — Урысчаны да, татарчаны да шатырдатып укый. «Тихий Дон» җук, кулда. Шәриф Камал кайтты, кирәкме?.. Бездә иң күп укыган кеше — Сафа. Биримме? _ Ә-ә!—диде Сәгыйть, кинәт исенә төшереп. Ул аны печәнгә 'барганда күргән иде. Ул чикләвек куагы астында башын да калкытмыйча, ат белән узып баручыларга да игътибар итмичә, бер калын китап укып утыра иде, ә аның янында сыерлар ашанып йөри иде. Ул чакта Сәгыйтькә бу күренеш бик гаҗәп, бик сәер тоелган иде. Ул чакта ул күземә генә күренгәндер, ялгышканмындыр дип уйлаган иде. Ни әйтсәң дә, моңарчы аңа беркайчан да көтүчеләрнең китап укып йөрүләрен очратырга туры килмәгән иде. — Теге... синмени әле ул куак төбендә китап укып утыручы? — диде Сәгыйть. Сафа, телсез кеше кебек, монысында да берни җавап бирмәде. Аңа тагын икенче кеше ярдәмгә килде.

 
 
__  Безнең Сафа үзе китап укый, сыерларына гәҗит укыта! диде ' ' 'y.'J әле генә килеп кергән иде һәм Сәгыйть беләи Сафа арасындагы с\гзне ишетеп калган иде. ' Өстәт яиыидагылар Рәшитнең сүзенә шаулашып көләргә тотындылар чөнки «гәҗит укыта» дигән сүз бу очракта сыерларны бер җиргә җыеп, ашатмый торгыза, ач тота, дигән мәгънәне аңлата иде. Сәгыйть тә ирексездәи елмаеп куйды. Ә Рәшитнең, яшьләрне, бигрәк тә — үзенә каршы гына утырган Зәйтүнәне көлдерә алуына бик кәефе килде. Ул тагын көлә-көлә нидер әйтте — Сәгыйть анысын ишетмәде. Көлү тавышы басыла төшкәч, Сафа, ирләрчә калын тавыш белән кырт кисеп: — Синең камбаеның журналга тотынган бугай,— диде,— бер әйләнә дә, көне буе утыра. Бүлмә эчен яңгыратып тагын көләргә тотындылар. Хәзер инде шаян күз карашлары Рәшит ягына борылды. Көтмәгәндә авызы йомылган Рәшит телсез-өнсез калды, як-ягына каранды, тик шулай да, инерция буенча гына, барыбер елмаюыннан туктамады. Ләкин бу инде тантаналы, батыр елмаю түгел иде. — Нәрсә, нәрсә? — диде ул, кисәк кенә исенә килгән кебек, кызарынып. Аннан тагын алып-биреп көләргә тотындылар. — Бир кирәген шуның, Рәшит! — Нәрсә мытыес кешеләрен мыскыллый ул! — Нәрсә икәнен каян белим мин аның! — диде көтүче егет җиңүче төс белән.— Бар, эстинә гәзитәсеннән сора — ул әйтер. Яхшы чәпегән- нәр үзеңне. — Нинди гәзит? Нәрсә лыгырдыйсың, бүтәкә? Оятыннан, ачуыннан хәзер дөрләп китәргә әзер торган Рәшитнең кинәт кашлары җыерылды. Ләкин кемдер' тиз генә аның костюм итәгеннән тартты, икенчесе көләкөлә беләгеннән тотып алды, һәм аны көчләп диярлек өстерәп, стена газетасы кадакланып куелган почмакка алып киттеләр. — Син әле күрмәдеңмени? Әйдәле, әйдә... — Кая, кая?—дигән булды Рәшит, газета каршысына килеп туктагач, ясалма көр, ясалма шат тавыш белән. Газета әле бүген генә, кич кенә чыгарылган иде, һәм Рәшит аны чыннан да күрергә өлгермәгән иде. Газетаның соңгы баганасына, аска, зур тәгәрмәче төшеп калган комбайн өстендә аякларын күккә күтәреп ятучы Рәшит карикатурасы төшерелгән, ә аның авызыннан тәмәке төтене шикелле булып чыккан куык эченә: «Тәгәрмәч табылса, мин дә урыр идем дә бит!» — дигән сүзләр язып куелган иде. Рәшитне уратып алган егетләр, малай-шалайлар, тегене үртәп, юри ачуын китерергә тырышып, газетага төртеп күрсәтә-күрсәтә, кычкырып көлешергә тотындылар. — Йлла да шәп ясаган соң! — Кешесен әйт әле син, кешесен — тач үзе! Тәгәрмәчең табылдымы соң әле синең, яшьтәш? Рәшит үзенең карикатурасына үзгәргән, кызганыч йөз белән карап торды-торды да, һаман көчәнеп елмайган көе: — Абзацның... даны таралды!.. Шәп...— диде, тотлыга-тотлыга пәм шуның белән котылып та калды — көлешү әкренләп басыла = ™РәсеидәгеләР таралып беттеләр. Рәшит кинәт басылып, ™ ЗӘЙ™»ЛЛ КУРКЫ£ КЬШа’ сиздеРмичә генә Зәйтүнә ягына карап SnuL3 Ү • арты беләи тора иде- ә шУдай да бүген аны күрергә ггжг""’" а|« «Ж

(Дәвамы бар.)