Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘХМӘТ ФӘЙЗИ - ДРАМАТУРГ


 Татар әдәбиятында Әхмәтләр шактый күп. Биредә без сүз алып бара торган Әхмәтне — юмористик парчаларында үзен «Зәңгәр Әхмәт» дип йөртә торган Әхмәтне «Карәхмәт» белән дә, сары Әхмәт белән дә, соры Әхмәт белән дә һич тә бутарга мөмкин түгел һәм гомумән аны бүтән беркем белән дә бутарга мөмкин түгел. Ул — үзенә бер төрле Әхмәт. Биографиясе белән дә, кеше буларак та, иҗади юлы һәм әдәби почеркы ягыннан да. Менә ул озын гәүдәсен бераз алга сыга биреп, башын кыңгыр сала төшебрәк һәм мәңгелек күзлеге астыннан дөньяга сокланып туймагандай, Бауман урамыннан килә. Үз уйларына шулкадәр нык бирелгән һәм, җитмәсә тагын, кышкы салкыннан күзлек пыяласы да парланган булса кирәк, тәмам борын төбенә үк килеп бәрелмичә сине күрми, күргәч, бер мәл аптырабрак калгандай була, ата каз кебек муенын сузып «кыхлап» куя, аннары нинди дә булса кытыклый торган берәр сүз әйтеп, көлдереп, күңелне ача. Менә шундыйрак бер кеше инде ул безнең Әхмәт Фәйзи. Күрәсез, әллә ни искитәрлек җире юк, ике аяклы, ике куллы, безнең кебегрәк бер кеше. Без йөргән җирдән йөри, без ашаган икмәкне ашый. Хикмәте нәрсәдә соң, дисезме? Хикмәте шунда: без йөргән җирдән йөри, без ашаган ипине ашый торган әлеге шул Әхмәтебез, күзгә алай бик елтыр булмаса да, безнең күбебезгә караганда күбрәкне күрә, тормышны тирәнрәк тоя, иңлерәк колачлый Авыр сугыш елларында арыган сугышчы егетнең йокысын бүлдермәскә тырышып аның башын иңендә алып баручы лирик йөрәкле кыздан алып — сусыз Караком Сәхраларын кичеп, стихияне җиңеп килүче көчле ихтыярлы совет кешеләренә кадәр («Кеше һәм дала») — кемнәр генә юк аның шигъриятендә! Әдәбиятка шигырь белән чыгып, шигырь жанрында бик күп эшләгән һәм үзенең эзен сала килгән Әхмәт Фәйзи ләкин шигырь калыбына гына сыеп, арканлаиган ат кебек, рифма казыкларына гына бәйләнеп калмады. Ул «Тукай» романын биреп, прозада да үзенең иркен сулышлы художник икәнлеген күрсәтте. Ул балалар әдәбиятында да күп кенә бик яхшы әсәрләр бирде. Татар совет публицистикасын актара башласак, анда да Әхмәт Фәйзинең үзенә хас эзләрен күп кенә табарга мөмкин. Инде драматургиягә килсәк, монда аның эзләре генә түгел, монда ул үзе. Уфада, Оренбургта, аннары Төрекмән Сәхраларында, Ашхабад, Тәдҗән шәһәрләрендә үзе өйрәнчек драматург, үзе һәвәскәр артист булып, бер үк вакытта язып та, артист булып уйнап та йөргән Әхмәтне, 1924 елларда Уфада уку һәм һөнәр патронатында эшләгәндә балалардан труппа төзеп, шул труппа өчен бер пәрдәлек, ике пәрдәлек кечкенә- кечкенә пьесалар «коеп торучы» Әхмәт Фәйзине кем генә театр өчен туган кеше димәс икән! Уфада, «кайдадыр шунда — шәһәр читендә», Әрхәрәй тавы итәгенә тәртиплетәртипсез сибелеп утырган кечкеиәкечкенә йортларның берсендә, итекче Сафа семьясында
77 
 
туып, Агыйдел һәм Дим буйларының ямьле табигатен күреп үскән Әхмәт кечкенәдән үк бик лирик табигатьле, матурлыкны тирәнтеи сизә белү- чән бер кеше булып үсә. Шуның өс- теиә тагын әтисе Сафа абзый да бөтенләй үк «өлешсез» калганнардан булмый. Гел генә бөкреңне чыгарып, итеккә кадак сугып утырмассың бит. Сафа абзый да вакыт-ва- кыт тураеп, аягына баса, эчендәге бөтен гамь-хәсрәтен берьюлы түгеп ташларга теләгәндәй, тирән генә көрсенеп куя һәм, стенада эленеп торган скрипканы алып, күкрәгенә терәп, моңлы гына озын көйләрне сызып җибәрә. Ямьле Агыйдел буйларына инде менә бу карт скрипка моңы да килеп кушылгач, уйланмас җиреңнән уйланырсың. Әнә шулай туа уй, әнә шулай башлана тынгысыз эш. һәм Әхмәт Фәйзинең 1918 елда Уфада «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәлек комедия белән башланган драматургиясе, Агыйдел кебек бик күп борылышлар ясый-ясый, тугайлар һәм җәйләүләр аркылы үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитә, «Тукай», «Пугачев Казанда», «Рәүфәнең туган көне» драмаларына кадәр күтәрелә. Хәер, ул үзе дә бик күп юллар һәм еллар аша кичеп, үзе әйтмешли, үз тормышын үзе «тегеп-типчеп» уза. Полит- просветчик, һәвәскәр артист, укытучы, күзлекле кызылармеец, газетчик, аннары Донбасска китеп, тагын культура-агарту эше, тагын укытучы, Мокеевка яшьләреннән оештырылган «Теадус» (театр дуслары) исемле һәвәскәрләр труппасы — кай- ларда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән «Зәңгәр Әхмәт». Ләкин кайда гына булмасын, аны нинди генә тормыш дулкыны бөтереп алып китмәсен, тормышка һәм театрга булган мәхәббәт сүрелми. Мокеевка труппасы өчен язылган «Ил күкрәгендә», «Париж — Версаль» һәм «Ташландык пристань» пьесаларын уйнап һәм кайсын кайда югалтып бетергәннән соң, көннәрдән бер көйне дигәндәй, без Әхмәт Фәйзине бөтенләй үз тирәбездә күрәбез. Әхмәт Фәйзи Арчада политпросвет инспекторы. Ул, авылдан авылга чабып, халыкны, яшьләрне культурага өнди: театр куярга өйрәтә, стена газетасы чыгарырга булыша, үзе яза, докладлар сөйли. Яхшысын да күп күрә, яманына да күз йоммый, һәм әнә шул елларда ул 
үзенең «Төтен трест» исемле сатирик комедиясен яза. Дөресен әйткәндә, сәхнә эшенә, театрга никадәр генә зур мәхәббәт белән эшләнмәсен, Әхмәт Фәйзинең бу эшләре әле чын драматургиягә килүдә «типчеп-тегеп» үтелгән юллар гына булалар. 1936—1937 елларда, Москвада яшәгәндә, инде безнең «Зәңгәр Әхмәтебез» данлыклы «Флейталар» авторы булып әверелгәч, лирик шагыйрь буларак, инде тәмам танылгач, бервакытны ул Москвада оештырылган татар театр студиясенә якыная. Шагыйрьдә кинәт тагын драматург җене кузгала һәм, мәрхүм Муса Җәлил белән икесе, алар студиянең төп кешеләренә әверелеп китәләр: композиторлар өчен җыр текстлары язалар һәм тиздән ачылачак татар операсы өчен либреттолар иҗат итә башлыйлар. «Качкын» операсының либреттосы әнә шулай туа. Тарихи-эпик вакыйгаларны гомумиләштереп, азатлык өчен көрәш дәрте белән кыздырып, киеренке драматик ситуацияләрдә язылган «Качкын» операсы либреттосы шагыйрьнең бу юнәлештәге зур эшенең прологы була. Әхмәт Фәйзи тарихи- эпик вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән бик нык кызыксына башлый. Бу дәрткә аның шигъри остазына — татар халык шагыйре Габдулла Тукайга булган көчле мәхәббәте килеп кушыла, һәм ул Габдулла Тукай, аның гыйбрәтле биографиясе, аның татар әдәбиятында тоткан урыны, Тукай яшәгән чор, Тукай яшәгән Казан турында җитди уйлана башлый. Уйлар һәм фикерләр әкренләп образларга әверелеп, шагыйрь күңелендә җанлана баралар, күңелдә бөреләнгәне кәгазьгә күчә һәм, ниһаять, 1938 елда без Әхмәт Фәйзи драматургиясенең таҗы булган «Тукай» драмасын каршы алабыз. Әле дә бик яхшы хәтеремдә: миңа «Тукай» пьесасын беренче кабат укыптнкшерүдә катнашырга туры килде (колагыгызга гына әйтүем,
78 
 
 
Язучылар, режиссерлар, ул чагындагы Сәнгать идарәсе җитәкчеләре, кызыксынучы йорт хозяйкалары һәм гомумән укудан соң «берәр нәрсә оешмасмы икән?» дип ялманып йөрүчеләр... Кайсысы кырын яткан, кайсы чүгәләгән, булдыра алганы палас өстендә төрек пашасыдай аяк бөкләп утыра, уртада Әхмәт Фәйзи үзе. Аның күзендә әлеге шул мәңге аерылмас күзлеге, чәче таркалып маңгаена төшкән, галстук очкан, изүе чишек (чөнки көн кыздыра башлады, күләгәдә булса да бөркүләнде), бераз саңгыраурак тавыш белән, ләкин бик җанлы итеп, уры- ны-урыны белән үзе язган — үзе ясаган дөньяга чумып киткәндәй булып укый. Кыска-кыска тын алыш минутларын искә алмаганда, без бер сәгать утырабыз, ике сәгать утырабыз, өч сәгать утырабыз. Дөресен әйткәндә, сәгать белән исәпләшеп тору бетте шикелле ул минутта, без барыбыз да Тукай һәм ул яшәгән хәятка чумган идек... Монда, әлбәттә, безнең Тукайга булган кер кунмас мәхәббәтебез дә бик зур роль уйнады булса кирәк, ләкин Әхмәт Фәйзи таланты да нык кына тылсымлады. Соңыннан гадәттәгечә сөйләшүләр — фикер алышулар булды, хәлле хәленчә дигәндәй, һәркайсыбыз нәрсә булса да әйтергә тырыштык, ләкин әйтелеп бетмәгән хисләребез күзләрдә чаткыланып яна, әйтелеп бетмәгәне күңелдә — без барыбыз да бик нык рухланган идек. «Тукай» пьесасын сәхнәгә режиссер Ширияздан Сарымсаков куйды. Постановка әлбәттә бөтенләй үк кимчелексез булмагандыр, пьесаның үзендә үк булган озынлык, урыны- урыны белән эчке динамиканың йомшарып китүе постано-вкада да үзен сиздерә иде. Ләкин нәрсә гена булмасын, тамашачы «Тукай» спектаклен яратып, алкышлап карщЬ1 алды. Чөнки ул барыннан да элек коллективның — режиссерның, актерларның, художникның — Тукайга булган мәхәббәте белән җылытыл, ган иде. Инде аннан бирле 
егерме елга якын вакыт узган, сәхнәдә күп кенә яңа әсәрләр — яхшылары да, урта куллары да — уйналган, ләкин «Тукай»ның беренче постановкасы, үзенең берсе икенчесен кабатламый торган җанлы образлары, оста табылган мизансценалары һәм башыннан ахырынача спектакльне җылытып торган кешелек нуры белән, бүгенгедәй хәтердә саклана. Димәк, спектакль репертуардан төшмәгән, уйналамы-уйналмыймы ул сәхнәдә, без аны күңел «репертуарында» саклыйбыз. Драматургның тарихи-эпик пландагы вакыйгалар белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя бара. «-Тукай» драмасыннан соң озак та үтми, Әхмәт Фәйзи үзенең «Пугачев Казанда» исемле тарихи әсәрен тәмамлый. Монда инде автор конфликтларны тагын да киңрәк мәйданнарга чыгара, сәхнәгә халык массалары, аларның ирек даулап алып барган көрәшләре, аларның өмет һәм хыяллары күтәрелә. Әлбәттә, драмада Пугачев хәрәкәте, бу хәрәкәтнең көчле һәм зәгыйфь яклары, аның бөтен масштабы һәм драматик киеренкелеге тулысынча чагыла дип булмый. Әсәрнең исеменнән үк күренеп тора, автор Пугачев хәрәкәтен бөтенләе белән иңләп алу максатын бурыч итеп тә куймаган, ул бу хәрәкәтнең аерым өлешләрен, Пугачев гаскәрләренең Казанга килү һәм Казанны алу эпизодларын чагылдыруны күз алдында тота, ә бу кадәресендә ул теләгенә тулысынча ирешә. Тарихи материалны өйрәнә һәм- сайлый белүдә, аны әдәби әсәр «плацдармына» ышандыра торган итеп күтәрүдә, тарихи фактларны кысрыкламыйча, аларга үзенең фантазиясен кушуда, дөресен әйтергә кирәк, Әхмәт Фәйзинең үзеңә генә хас осталыгы һәм такты бар. Без моны «Тукай» драмасында да күреп узган идек, «Пугачев Казан
минем үземә дә драма һәм те<и[ җене кагылган чаклар иде, хәтт< мин җиңел кулдан гына «Урманда» исемле комедия дә язып ташлаган идем). Язучыларның күбесе 1үбән Осланда дачада иде, уку шунда үткәрелде. Күз алдыгызга китерегез, алма бакчасында, күләгәдә, сөзәкләнеп төшкән тау кабыргасында паласлар җәелгән һәм шунда — кайсыбыз кайда — без чүңкәйгәнбез. 
79 
 
да» драмасында ул бу осталыгын тагын да ачыграк күрсәтте. «Пугачев...»та без Пугачев, шул чордагы Казанның генерал-губернаторы немец фон Бранд, Петербург вәкиле граф Потемкин, татар алпавыты Тәфкилев кебек шул заманда яшәгән шәхесләрне күрәбез. Үзен патша Петр Федорович дип атаган До и казагы Емельян Пугачевның башта Екатерина II кугыннары тарафыннан тотылып, Казан төрмәсенә ябылуы, ниһаять, аның бу төрмәдән качып китеп, бер елдан соң гаскәрләре белән Казанны яулап алуы кебек тарихи фактлар белән очрашабыз. Ләкин Әхмәт Фәйзи тарихи фактларның колы булып калмый, художник буларак, аларны әсәрдә үзенчә файдалана, драманың камиллеге, сәхнә әсәре буларак яңгырашы һәм төгәллеге өчен кирәк булганда, аларга өстәп үзе «тудырган» персонажларны да әсәргә кертеп җибәрә, яңа ситуацияләр төзи һәм болар, гомумән алганда, драманы тагын да камилләштерүгә, җанландыруга, тормышта булып-яшәп киткән тарихи шәхесләрнең кылган эшләрен тагын да калкурак итеп күрсәтүгә ярдәм итәләр. Тагын да ачыграк әйткәндә, тарихи фактлар белән авторның «баштан уйлап чыгаруы» бер-берсенә каршы килмиләр генә түгел, бер-берсен тутыралар, үстерәләр. Шундый «уйлап чыгарылган» образлардан «Пугачев Казанда» драмасында, мәсәлән, 1- гильдия купецы Исхак байны һәм аның берсеннән-берсе тинтәгрәк өч хатынын күрсәтергә мөмкин. Бу персонажлар аркылы Әхмәт Фәйзи аның талантының органик бер ягы булган сатира сызыгы алып барса, Исмәгыйль белән Сәлимә арасындагы мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә без әсәрнең лирик лейтмотивын ишетәбез. Нәтиҗәдә тулы бер яңгыраш килеп чыга. Контрабасның авыр тавышы, тонык кына барабан дыңгырдавы арасында моңлы гына булып флейта сызып куя... Кыскасы, автор тормышны бер тавышлы гына итеп түгел, күп тавышлы итеп чагылдыра. Шундый ук «күп тавышлылыкмы» без «Тукай» драмасында да күреп үткән идек. Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Сә- гыйть Рәмиев һәм Хөсәен Ямашев кебек тарихи шәхесләр анда да Бикчәнтәй, Җиһанша, Әминә һәм Хәнәфи кебек «уйлап чыгарылган» персонажлар белән бергә сыеп тора алалар, конфликтка кергәндә дә, рәттән барганда да әсәрдән терсәкләре чыгып тормый иде. 
Шушы уңайдан без Әхмәт Фәйзи драматургиясенә хас икенче бер күңелле якка — тарихи әсәрдә, вакыйгалар һәм хәлләр дөреслеге белән бергә, дәвернең колоритын саклый белү осталыгына да тукталып үтик. Әсәргә бик күп тарихи фактлар өеп тә, дәвернең үзенә хас колориты табылмыйча калуы мөмкин. «Пугачев Казанда» драмасында, мәсәлән, тарихи фактлар алай күп булып ишелеп ятмыйлар, шулай да без бу әсәрне укыганда яки сәхнәдә күргәндә шул дәвернең нәкъ үзенә әйләнеп кайткан кебек булабыз. Авторның художниклык сизгерлеге аңа ярдәмгә килә, ул гади күзгә күренми калуы да мөмкин булган вак кына детальләр табып, шулар ярдәмендә күп нәрсәгә ирешә. «Пугачев...» драмасында, мәсәлән, зур иҗтимагый вакыйгалар арасына кысылып кечкенә генә калай кружка килеп чыга. Беренче карашка моны гади бутафория әйбере дип кенә дә үтәргә мөмкин булыр иде. Ләкин ул алай булып кына калмый, калай кружка драмага аның үз җирлегендәге органик бер кисәк булып кушылып китә. Аны тоттырып, тоткыннарны хәер сорашырга, терәүле төрмәне төзәттерү өчен шәһәр байларыннан, мещаннардан акча теләнергә чыгарып җибәрәләр. Бер яктан— терәүле төрмә, богау тавышлары, икенче яктан — калай кружка тотып акча җыеп йөрү. Менә- бу детальләрдә шул дәвернең рәхимсез шыксызлыгы һәм хәерчелеге бергә үрелгән хәлдә безнең күз алдыбызга килеп баса түгелме соң инде! Әхмәт Фәйзинең драматургиясе күпьяклы. Ул, югарыда әйтелгәнчә, тарихи-эпик жанрны да алып бара, без аны көнкүреш комедиясе жанрында да күрәбез, ниһаять, ул опералар һәм балетлар өчен либреттолар да яза. Аның либреттосы буен

 
ча мәрхүм композитор Фәрит Яруллин тарафыннан язылган «Шүрәле» балеты, хәзер инде бөтенсоюз аренасына чыгып, күп милләтле совет халкының уртак хәзинәсенә әверелде. Ике Фәйзинең (Әхмәт һәм Җәүдәт) уртак казанышы булган «Акчарлаклар» музыкаль комедиясе дә тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды, уңыш белән бара. Соңгы вакытта Әхмәт Фәйзи иҗат активлыгын тагын да көчәйтә барып, бер үк вакытта берничә жанрда киң колач белән эшләп килә. Проза жанрында берничә бүлектән торган «Тукай» романы өстендә эшләү аның драматургия жанрындагы активлыгына сизелерлек зыян китермәде. Озак еллар Әхмәт Фәйзи белән бергә яшәп, бергә иҗат итеп, тапкан-табынганны уртак бүлеп килгән һәм соңыннан Ватан сугышына китеп, үзенең гомерен көрәшкә һәм җырга багышлаган герой шагыйрь Муса Җәлил образы Әхмәт Фәйзине яңа иҗатка рухландыра, Әхмәт Фәйзи, композитор Нәҗип Җиһанов белән берлектә, музыкага һәм җырга үзе «ишек кагып тора торган» шушы героик тема өстендә эшли. Бер үк вакытта ул «Рәүфәнең туган көне» исемле яңа драматик әсәр язып, Татар дәүләт академия театрына тапшырды. Татар театрының 50 еллыгын билгеләгәндә, шушы театрга яңа әсәр бирү — драматургның үз театрына моннан да зуррак бүләге булуы мөмкинме соң! Ә бит ул, безнең үзара шаяртышып «Зәңгәр Әхмәт» дип йөртә торган кешебез яшь кеше түгел. Моннан берничә ел элек без, язучылар һәм сәнгать дөньясы, шау
гөр килеп аңа 50 яшь тулуны зурлап билгеләп үттек. Юбилей бик шәп булды, халык күп булды, укытучылар йортының зур залы шыгрым тулы иде. Гадәттәгечә, котлаулар булды, кочаклаулар булды, хәтта башкалар белән беррәттән президиумда бер генерал да утырды. Соңыннан без Әхмәт Фәйзине бераз үртәп тә йөрдек: синең туй, янәсе, генераллы туй булды, син инде, дус кеше, мәсьәләнең бу ягын онытмаска тиеш булырсың! Без бу сүзләрне шаяртып кына әйткән идек, ә Фәйзинең уены-чыны бергә булган икән, ул шаяртмады һәм ул без әйткәнне, җәмәгатьчелек әйткәнне онытмады: яше алтынчы ун белән бара торган Әхмәт Фәйзи, яшьләрчә өлгерлек һәм мавыгучан- лык күрсәтеп, драматургиядә булсын, прозада һәм поэзиядә булсын, үзенең яңадан-яңа «өлешләрен» кертә килә. ...Менә ул озын гәүдәсен бераз алга сыга биреп, башын кыңгыр сала төшебрәк һәм мәңге аерылмас күзлеге астыннан дөньяга сокланып туймагандай, Бауман урамыннан үтә. Үз уйларына шулкадәр нык бирелгән -һәм, җитмәсә тагын, кышкы салкыннан күзлек пыяласы да парланган булса кирәк, тәмам борын төбенә үк килеп бәрелмичә сине күрми, күргәч, бер мәл аптырабрак калгандай була, ата каз кебек муенын сузып «кыхлап» куя, тулаем алганда, безнең үз урамыбыз кешесе, үз кеше, дус кеше. Менә шундыйрак бер кеше инде ул безнең Әхмәт Фәйзи!