Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЛИЛ ӘБҖӘЛИЛОВ


 Татар сәхнәсенең күренекле артисты Хәлил Әбҗәлиловның иҗат юлы — революциягә кадәр үк сәхнәгә килеп тә, совет власте тудырган уңай шартларда гына чын мәгънәсендә сәхнә осталары булып формалашкан татар артистларының барысы өчен дә характерлы. Хәлил Әбҗәлилов, 40 ел буена сәхнәдә уйнап килеп, 300 дән артык роль башкарды. Аның иҗаты бай һәм күпьяклы. Ул драматик рольләрдә психологик кичерешләрне көчле һәм тирән итеп бирүе, комедияләрдә шуклыгы һәм тапкыр сүзле булуы белән аерылып тора. «Әбҗәлилов нинди генә роль башкармасын, тамашачыга ул һәрвакыт бер нәрсәне җиткерә: тормыш — хезмәт ул, тормыш — көрәш ул»,— дип язды күренекле татар совет язучысы Г. Кутуй. Үзенең профессиональ эшчәнлегеи Хәлил Әбҗәлилов 1916 елда Оренбургта, «Ширкәт» исемле татар драмтруппасында башлап җибәрә. Ул чакта «Ширкәт» драмтруппасы Оренбургта даими эш алып бара, атнага бер мәртәбә шәһәр театрында спектакль куя. Башка көннәрдә пьесалар рус телендә баралар. Кышкы кичләрнең берсендә татар труппасының режиссеры янына яшь кенә бер егет килеп керә һәм үзенең артист булырга теләвен белдерә. Режиссер аны сынап карау теләге белән, Казаковның «Казанга сәяхәт» дигән пьесасыннан кечкенә генә бер роль бирә. Ләкин тәҗрибәсез егет үзенең әллә ни осталыгын күрсәтә алмый, аны труппага кабул итмиләр. Яшь егет бик озак баш вата: нигә башкалар булдыра алганны ул булдыра алмый икән? Труппага кабул итмәүләре белән дә килешәсе килми аның. Ул, театрларга йөреп, артистларның уеннарын күзәтә башлый. Менә шунда инде ул артист булыр өчен коры бер теләк кенә җитмәгәнне, сәнгатьне өйрәнергә кирәклекне аңлый, һәм Хәлил артистлык осталыгына өйрәнергә карар кыла. Зур хыяллар белән йөреп, берничә ай үтә. һич көтмәгәндә Әбҗәлиловның яңа дебюты була. Театр В. Соловьевның «Эш бусагасында» дигән пьесасын куярга җыена. Ләкин аларның старшина Буровин ролен уйнарга кешеләре җитми. Шунда, кемдер берәү, бер мәртәбә инде алар труппасында үзен сынап караган, хәзерге көндә үзләренең даими тамашачысы булган яшь егетне искә ала. Бу хәл X. Әбҗәлилов өчен көтелмәгән зур шатлык була. Бер генә спектакльне дә калдырмаган, артистларның һәр хәрәкәтен, һәр кыланышын, һәрбер сүзен йота барган, барыннан бигрәк сәхнә кешесе булу теләге белән янган яшь егет үз ролен уңышлы башкара. Спектакль бетүгә, сәхнәгә күренекле татар драматургы Шәриф Камал күтәрелә һәм артистларны труппага талантлы яңа бер артист килү белән тәбрик итә. Зур дәрәҗәле театр эш- леклесенең бу сүзләре труппа җитәкчеләренең театрга гашыйк яшь егетне үз араларына кабул итүләрен тизләтә. Шулай итеп, татар сәхнәсенә гаять үзенчәлекле, үзе башкара торган рольнең характерына тирән үтеп керә белүче, кызу канлы,
107 
 
омтылышлы, җитез һәм искиткеч сәләтле артист күтәрелә. Бөек Октябрь социалистик революциясен X. Әбҗәлилов Оренбургта каршылый. Ул эшләгән театр коллективы ике лагерьга бүленә. Артистларның кайберләре 'буржуазия йогынтысына бирелә, ә икенчесе бер төркеме Хәлил Әбҗәлилов җитәкчелегендә реввоенсовет күрсәтмәсе буенча беренче Татар совет театры оештыралар. Озак та үтми, Әбҗәлилов тарафыннан оештырылган театр фронт тирәсендәге Кызыл Армия частьлә- ренә хезмәт күрсәтә башлый. Фронтта труппа еш кына М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын куя. Кызылармеецлар, спектакль беткәннән соң да артистлар янында калып, геройларның язмышлары турында һәм гомумән пьеса калдырган тәэсирләр турында озак сөйләшә торган булалар. Әбҗәлиловның бригадасы фронтның бер участогыннан икенчесенә күчеп, фронт Урта Азия тирәсенә авышу белән Әбҗәлилов та шунда китә, аңа азат ителгән шәһәрләрдә театр труппалары оештыру эше тапшырыла. 1920—-23 елларда Әбҗәлилов Ташкентта, Бохарада, Хивада театр труппалары оештыра. Бу еллар Урта Азия халыкларының күп гасырлар хөкем сөргән феодаль һәм дини изүдән яңа гына котылып килгән чорына туры килә, шуңа күрә аларның үз театр сәнгате үсмәгән була. Әбҗәлилов эшендә күп төрле каршылыкларга очрый. Кайчак труппа оешып җиткәннән соң да артистлар, дошманнар янавыннан, фанатиклар каргышыннан куркып, труппаны ташлап китәләр. Труппа членнарын яңадан җыйнарга, аларның гомерен куркыныч астына куймау өчен милиция органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әбҗәлилов тарафыннан үзбәк телендә куелган «Андалузиянең соң< гы көннәре» исемле беренче драма тәрҗемә әсәре ‘була. Өч-дүрт ел эчендә Әбҗәлилов Үзбәкстанда һәм Төрекмәнстанда шактый гына театр труппалары юештыра. Ниһаять, Урта Азиядә дә туплар тавышы тына. Фронтовиклар өйләренә кайта. Әбҗәлилов та туган ягына юнәлә. 
Оренбургка кайтышлый ул, Астраханьда туктап, андагы театрга эшкә урнашып кала. Ләкин монда ул озак эшләми, Астрахань театрының спектакльләре аңа бик тар булып тоелалар. Гражданнар сугышы вакытында нинди кыен фронт шартларында да эшен уңышлы дәвам итә алучы Әбҗәлиловка иркен һәм киң колачлы иҗат мәйданы кирәк була. Шуңа күрә дә ул рус-үзбәк киностудиясенә чакырылуга шатланып риза була. 1924 елда ул яңадан Бохарага китә. Әбҗәлилов кинода биш ел эшли. Җиде-сигез фильмда катнаша. «Ра- ват шакаллары» фильмеидә Абдул- нәби, «Мәчет гөмбәзләре астыннан» фильмендә Самат бай, «Үлем манарасында» юлбасар Курбаши һ. б. шундый зур рольләр башкара. Кинода эшләү Әбҗәлиловның артистлык осталыгын тагын да үстерүгә ярдәм итә. Әбҗәлилов 1928 елда татар театры сәхнәсенә инде тәҗрибәле, формалашып җиткән, профессиональ артист булып кайтып керә. 1928 елда Татар Дәүләт Академия театрында В. Лавреневның «Разлом» исемле драмасы куела. Бу спектакльгә театрның иң көчле артистлары тартыла: 3. Солтанов (Берсенев), Ш. Шамилский (Го- дун), Н. Таҗдарова (Татьяна), С. Айдаров (Фон Штубе). Шушындый талантлы художник-реалист - лар арасында X. Әбҗәлилов тә була. Бу пьесада ул боцман ролен башкара. Боцмаи-Әбҗәлилов мәңгегә халыктан аерылган. Аның бөтен гомере. начальникларга ялагайланып үтә, офицерларның боерыкларын түбәнчелек белән тыңлап, соңыннан ул боерыкларны офицерлар кушканнан да явызрак итеп үти. Менә Б о цм а н - Ә бҗә л ил о в кәефләнеп, ләззәтләнеп сакта торучы матросны үтерә, әмма үз гомере куркыныч астында калгач, дер-дер калтырап, үтермәүләрен сорап ялвара...
108 
 
Шундый ук уңыш белән ул «Козгыннар оясында» драмасында Хәлил ролен башкара. Пьесада патша Россиясендә эшче шахтерларның авыр һәм газаплы тормышта яшәүләре күрсәтелә. Артистның искиткеч оста уены пьесаның авторы Шәриф Камалны шулкадәр дулкынландыра, ул үзенең героен Хәлил Әбҗәлилов дип атый. Сәнгатьне өйрәнү һәм аны тирәп- тен аңлау, үзе башкара торган һәрбер рольгә гаять дәрәҗәдә җитди карау Әбҗәлиловны театрның алдынгы артистлары дәрәҗәсенә күтәрде. Совет репертуары өчен көрәш чорында 1932 елда Татар Академия театры яшь язучы Салих Баттал- ның «Язулы яулык» дигән драмасын куя. Авылны социалистик үзгәртеп коруның җитди моментлары — ярлыларны һәм урта хәлле крестьяннарны колхозга тарту — «Язулы яулык» пьесасының төп эчтәлеген тәшкил итә. Пьесаның төп персонажы булган ялгыз хуҗалыкчы Хафиз ролен Әбҗәлилов башкара. Хафиз характерында мин-минлек бик көчле була, һәм бу нәрсә образның бөтен эволюциясен билгели. Хафиз-Әбҗә- лиловның бик тиз хәтере кала, һәм ул үзен «кыерсыткан» кеше белән озак вакытлар сөйләшми йөри. Шул ук вакытта ул хәйләкәр, кызыксыну- чан: колхоз оешкан вакыттагы кайбер уңайсызлыкларны ул бик тиз күреп ала һәм алардан ирония белән көлә. Күпме генә кыстасалар да, ул колхозга керергә теләми, үзенең шәхси хуҗалыгын саклап калу өчен бөтен көчен куя, ялгызы яшәргә уйлый. Артист геройның характерын авырайтмый, Хафизның зирәк акыллы булуын күрсәтергә тели. Колхозга керергә теләмәвенең сәбәбен аңлату өчен Хафиз шундый дәлилләр китерә, хәтта иң акыллы кеше дә сүз таба алмыйча аптырап кала. Кайчак, аеруча кысрыклый башласалар, Хафиз уен-көлке белән когыла. Улы пионер Нәҗип үзен артельгә керергә димли башлагач, уЛ иелә төшеп, хәйләкәр генә: «Я, нигә хәзер магазинда игәүләр юк?.. Ә элек һәрва-кыт була иде?» — ди. Аның йөзенә канәгатьлек чыккан, атасын өйрәтергә маташкан малай актыгының борынына чиертү аның кәефен күтәргән. Хафиз-Әбҗәлилов дошман да түгел, ул үзенә ирек, җир, якты тормыш алып килгән совет власте казанышларын чын күңеленнән яклый. Яхшы гына барган тормышны үзгәртергә маташкан Хәнәфкә ул эчендә ачу саклый. Ләкин халык 
тарафыннан сайланып куелган авыл советы председателенә каршы ачык- тан-ачык көрәшергә дә шигәя. Хәер, нигә кеше белән ызгышырга, болай да начар яшәми бит ул. Шулай да үзенең сеңелесе Сара белән бәрелешми кала алмый. Ул аны кулак җырын җырлауда гаепли, иске тормышны кайтару өчен динне сылтау итеп алуыннан ачы рәвештә көлә. Ләкин болар берсе дә аның йөрәгендәге ялгызлык саудырган канны тарата алмыйлар. Тирә-якта тормыш кайный, бөтен җирдә төзелеш бара, ә ул бер ялгызы дөньядан ваз кичеп яши. Хафиз үзен бөтен кешедән аерылган, кирәксез кеше итеп хис итә башлый. Герой эчке каршылыклардан газап чигә. Ниһаять, ул ялгыз яшәргә мөмкин түгеллекне аңлый. Озак вакытлар газапланганнан соң ХафизӘбҗәлилов колхозга керү өчен гариза яза. Әбҗәлилов Хафизның эчке дөньясын бөтен психологик нечкәлекләре белән ачып бирә, чолгап алган мохит тәэсирендә кешенең яңаруын, аң ягыннан үсүен күрсәтә. Кешенең яңаруы, социалистик җәмгыять кешесенә әйләнү процессы татар сәхнәсендә беренче мәртәбә X. Әбҗәлилов тарафыннан бирелде. Хафиз образыннан соң Биктимер,. Мулланур Вахитов, профессор Полежаев, райком секретаре Харитонов кебек уңай образлар галереясе башлана. Аларга X. Әбҗәлилов эшче-крестьян дәүләте турындагы үзенең бөтен кыйммәтле уйларын һәм хыялларын салды. Ул үз иленең патриотларын рухи яктан матур, олы җанлы, көчле итеп бирә алуына шатланды, үзенең иҗаты белән, социалистик Ватанны ныгыту һәм
109 
 
үстерү эшендә катнаша алуы өчен горурланды. Утызынчы елларда инде татар театры үзенең реалистик позицияләрен ныгытканнан ныгыта барды. Бу чорда театрның югары художество казанышы итеп Г. Камалның «Банкрот» комедиясен санарга була. Бу юлы X. Әбҗәлилов иҗатының яңа бер ягы ачылып китә: ул беренче мәртәбә сәүдәгәр образын тудыра — Сираҗетдин Туктагаев ролен башкара. Артист роль өстендә эшләгәндә персонаж характерын үткенләтеп бирү өчен гротеск алымыннан оста файдалана. Спектакльдә бөтен тулылыгы белән ачылган купең образы тамашачыга буржуазия вәкилләренең ерткычлыгын, соры корт булуын ачык күрсәтә. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасындагы патриархаль татар крестьяны Биктимер образы да Хәлил Әбҗәлилов тарафыннан тудырылган уңышлы образларның берсе булып тора. Биктимер гомере буе алпавытка, кулакка бил бөккән, ләкин мохтаҗлыктан башы чыкмаган. Аның күңеленә ата-бабача яшәргә кирәк дигән уй кереп утырган, чөнки ул яшәп килүче тәртипләрне мәңгелек дип уйлый. Ә менә аның улы Мирвәли патшага, аның министрларына каршы икән... «Мохтаҗлыктан котылу юлы бар, патшага каршы чыгарга кирәк!» — ди Мирвәли. Мондый сүзләрне сөйләү түгел, бу турыда уйлау да куркыныч. Ә шулай да киләчәктә әле Биктимергә патша турында уйларга гына түгел, аңа каршы чыгарга да туры килә. Ләкин бу финалга Биктимер тиз генә килми. Авыр эчке кичерешләр аның күңелендә яңа фикерләр тудыралар. Ә спектальнең беренче актларында ул әле монархияне хаклы дип саный, аның хөкемнәренең дөреслегенә ышана. Сугышны тудыручы сәбәпләрне аңа рус большевигы Артамонов аңлатып бирә. Әбҗәлилов героен үз карашларыннан алай тиз генә кире кайтучы итеп бирми. Ул андагы үзгәрешне сабырлык белән, ышандыргыч итеп бирә. Сугыш башлана, һәм аның бөтен коточкыч дәһшәтле якларын Биктимер үз җилкәсендә татый: улларын югалта, фәкыйрьлеккә төшә. Авыл кулагы Аюхановларга булган бурычын түләр 
чамасы да калмый аның. Биктимер язмышка буйсына, ул инде тормыштан ямь дә, бәхет-шат- лык та көтми. Биктимер Әбҗәлилов картая, йөзен сагыш баса. Ул инде елмаймый да, элекке шаянлыгын да югалта. Бәхетсезлек, ачлык- ялангачлык аны тимер кыршау кебек бөгеп китерә. Ул әле моңа кадәр крестьяннарга җир бирү турында патша манифестын көтеп яшәгән була. Хәзер дә ул бу турыда сөйли, ләкин аның тавышы бөтенләй башка мәгънә аңлата. Ул инде хәзер яхшы тормыш киләсенә ышанмый — бу нәрсә тамашачы өчен ап-ачык. Биктимердәге ризасызлык көчәйгән- нән-көчәя, чынбарлык аның күңелендәге иллюзияләрне юкка чыгара. Дөрес, әле улының фикерләре белән килешү дә кыен аңа, әмма тормышның ачы хәкыйкате монархия турындагы иске карашын тамырыннан үзгәртә. Ниһаять, Биктимер-Әбҗәлилов- ның түземе бетә: жандармнар Мирвәлине кулга алгач, ул үзе яшереп куйган револьверын алып дошманга ташлана. Шулай итеп, патриархаль крестьян Биктимернең «патша галиҗанәп»ләренә булган ышанычы төтен кебек юкка чыга. Әбҗәлиловның Биктимер образын тудырудагы казанышы шунда: ул тормыш-көнкүреш детальләре белән генә чикләнеп калмый, ә үз героеның уйларын, хисләрен гаҗәп тулы итеп бирә һәм шуның белән татар крестьянының гомумиләште- релгән монументаль образын тудыра. Шундый тирән реалистик образ иҗат итүдә X. Әбҗәлиловка рус театры традицияләренә турылыклы булу һәм үз халкының уй-хисләре белән яшәү бик нык ярдәм итә. Иҗаты өчен кирәкле азыкны ул кайнап торган тормышның үзеннән ала. 1939—-40 елларда Г. Камал исемендәге Академия театры күренекле татар драматургы Нәкый Исән
110 
 
бәтиең «Хуҗа Насретдин» исемле комедиясен сәхнәгә куйды. Бу комедия татар сәхнәсенә яңа бер сулыш алып керде. Халык авыз иҗатыннан файдаланып язылган бу пьеса бик тиз арада тамашачының мәхәббәтен казанып өлгерде. Комедиянең баш герое Насретдин образын тудыручы Хәлил Әбҗәли- лов та, иҗатында зур уңыш казанып, тамашачы күз алдында яңадан бер баскыч югары күтәрелде. Хуҗа Насретдин образын X. Әбҗәлилов- ның комедия осталыгындагы иң югары нокта дип исәпләргә кирәк. Насретдин образы аша ул халыкның тапкырлыгын, шат күңелле булуын, киләчәккә зур өметләр баглап яшәвен бирде. Ул үз героен омтылышлы, хәрәкәтчән, бер нәрсә алдында да аптырап калмый торган гаҗәп зирәк кеше итеп бирде. Ягымлы гына йөзле, кыска сакаллы, башына түбәтәй, изүе ачык киндер күлмәк, буй-буй ыштан, аягына башлары чаңгыланып килгән кәвешләр кигән Хуҗа Насретдин тышкы кыяфәте белән үзенең авылдашларыннан аз гына да аерылып тормый. Шушы киеме белән артист үз героеның халык вәкиле икәнлегенә аеруча басым ясый, үзен сәхнәдә бик гади тота, шулкадәр гади тота: әйтерсең, ул әзер текстны кабатламый, ә шунда сәхнәдә тамашачы күз алдында туган уйларын, фикерләрен әйтеп бирә. Ул уйнамый, чын мәгънәсендә сәхнәдә яши. Аның Хуҗа Насретдины бервакытта да югалып калмый, җайсыз хәлгә төшми. Сәхнәдә бары тик зирәк акыллы, күзләрен кыса төшеп, хәйләкәр елмаючы Хуҗа Насретдин гына өстенлек итә. ^Әбҗәлиловның Хуҗа Насретдины образлы гомумиләштерүләр, җитлеккән форма аша бирелгән соклангыч художество казанышы иде. Шунысы характерлы, Әбҗәлилов, башка кайбер артистлар кебек бер юнәлештәге типлар белән генә эш итми, ә бер-беренә аз гына да охшашлыгы булмаган образлар өстендә эшли, һәрбер яңа пьеса Әб- җәлиловка яңа төр роль дә алып килә. 1944 елда инде без Әбҗәлиловны А. Островск-ийның «Гроза» пьесасында Тихон ролендә күрәбез. Рус һәм чит ил классиклары тарафыннан тудырылган образларда татар халкына якын сызыклар табарга омтылучы X. Әбҗәлилов бу яңа роль өстендә эшләгәндә дә шушы методына турылыклы булып кала, 
үз героен бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерү өчен тырыша. Тихон-Әбҗәлилов — гомере буена үзенең әнкәсеннән куркып яшәүче мыштым бер кеше. Аның, әнкәсенә ярарга тырышып: «Ничек инде ул, әнием, мин сезгә кар’шы килим!» — дигән беренче сүзләре үк аның кемлеген, характерын ачып бирә. Тихон-Әбҗәлилов һәртөрле мәсхәрәләрне, кимсетүләрне түбәнчелек белән каршылый, көчлеләр кулында ул бары тик уенчык кына. Ләкин артист образның башка бер үзенчәлеген дә аңлый. Тихон никадәр генә йомшак кеше булмасын, әйләнә-тирәдәге гаделсезлек аның күңелендә ризасызлык тудыра. Вакыт- вакыт ТихонӘбҗәлилов күзләрендә көчле нәфрәт чаткылары кабынып китәләр. Әмма, кечкенәдән үк әнисеннән куркып үсү, әле һаман да аңа бәйле булу аңа нинди дә булса мөстәкыйль адым ясарга ирек бирми. Әбҗәлиловиың Тихоны Катерина алдында үзен тупас итеп тотмый, ләкин пьесада бирелгәнчә үк юаш та түгел, монда инде ул татар патриархаль семьясы гадәтләреннән чыгып эш итә. Ул хатыны белән икәүдән-икәү генә калган вакытларда да үзен коры тота, җәелеп китми, тойгылары турында сөйләнергә яратмый һәм Катеринаның аны үзе белән алып китүен сорап ялваруларын, кайнар сүзләрен дә ошатып бетерми. Тихон китә, акча туздыру өчен ялгыз башы «ирекле» булып китү аның өчен мең кат яхшырак. Менә Тихон-Әбҗәлилов хатынының үле гәүдәсе янында. Ул әкрен генә башын күтәрә, Кабаниха- ның күзләренә туп-туры карап, озак кына басып тора һәм кайгыдан саңгырауланган тавыш белән: «Әнкәй, сез аның башына җиттегез!»
111 
 
ди. Бу сүзләр аның әнкәсенә генә түгел, ә Катяны чолгап алган ку- пецларның барысына да гаепләү акты булып яңгырый: «Сез һәлак иттегез аны! Сез! Сез!» Аннан хәлсезләнгән шыпырт тавыш белән, күз яшьләренә буыла-буыла: «Котылдың син, Катя!» ди. Актер бу сүзләрне шундый итеп әйтә, инде Тихонның киләчәктә болай яши алмаячагын аңлыйсың. Тихонның драматик образы Әбҗәлилов тарафыннан Шекспирның трагик Лир образын тудыру өчен хәзерлек булып тора. Спектакль героик-романтик стильдә уйнала, бу хәл Шекспир трагедиясенең никадәр тирән эчтәлекле икәнен аңларга ярдәм итә. Хәлил Әбҗәлилов Лир ролен башкара. Кешеләргә ышанучан Лир үзен бөек шәхес дип саный. Аңа өлкән кызларының үзен яратулары ошый. Ләкин аңа аз гына да каршы килмәсеннәр инде, югыйсә, Лир-Әбҗәлилов хәзер кабынып китә, андагы ягымлылык коточкыч ярсуга әйләнә. Корделняиең: «Үз атасын кызы ничек яратырга тиеш булса, мин дә сезне шулай сөям. Артык түгел, ким дә түгел» — дигән сүзләре аны бөтенләй шашындыра. Ә Кентиың Корделияне яклавы аны тагын да ярсыта. Лир-Әбҗәлилов кылычына тотына. Ул хәзер үзенә кем генә каршы килсә дә, тураклап ташларга әзер. Ул инде баштагыча йомшак күңелле кеше түгел, ә соң чиккә җитеп хәтере калган, йөзе ачудан кара көйгән бер сын гына. Кызлары Лирны ташлыйлар. Менә дала күренеше. Яшен яшьни, күк күкри. Чәчләре тузгыган, күзләре зур булып ачылган Лир- Әбҗәлилов аллага мөрәҗәгать итә. Ләкин ул инде аңа ышанмый, аннан ярдәм көтми, үзен һәлак -иткән — шулкадәр гаделсезлеккә барган алладан ваз кичә. Лир-Әбҗәлилов үксеп-үксеп елый. Актер үзенең героенда кешелек сыйфатлары уяна башлауны күрсәтә. Ялгыз калган Лир үзенең бөтен игътибарын дуслары Кент, Эдгар һәм шутка юнәлтә, аларны кайгырта. Лирның әле тагын бер өмете бар. Ул да булса Корделия. Менә алар очрашалар. Лир-Әбҗәлиловның йөзен сөенечле елмаю яктырта, күзләрендә шатлык балкый. Ләкин дошманнар аның кулыннан соңгы куанычын да тартып 
алалар. Карт үзенең дошманнары өстенә ыргыла, әмма хәзер аның кулларының корал тотарлык та көче юк. Артист Әбҗәлилов үзенең героен бер үк вакытта патша итеп тә, кыерсытылган йомшак күңелле ата итеп тә бирә. Лирның башына төшкән бәхет- сезлекләр барысы да аның күзләрен ача, ул чынбарлыкка аек күз белән карый башлый, тормышны аңлый; кыскасы, яңадан туа. Боларпың барысын да Әбҗәлилов үзенә генә хас осталык белән тамашачыларга җиткерә. Аның һәр хәрәкәте, йөзе, күз карашы, ниһаять, сүзләре, ул сүзләрнең әйтелеше, тавышы үз героеның эчке дөньясындагы үзгәрешләрне ачып бирәләр. 1946 елда Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары» турында карар кабул итте. Партия чакыруына җавап итеп, Татар Дәүләт Академия театры Б. Л аврен ев н ы ң «Ди ңгезд ә ге л ә р өчен» драмасын куйды. Бу пьеса X. Әбҗәлиловка яңа тип алып килде. Аңа дивизия командиры Харитонов ролен тапшырдылар. Пьесада совет офицерының намусы һәм мораль сыйфатлары турындагы фәлсәфә үзәк урынны алып тора. Әбҗәлилов башкаруында Харитонов — акыллы, нык характерлы, үз- үзенә ышанган горур кеше. Ул һәрвакыт кешеләр арасында, һәрвакыт кешеләр белән мәшгуль, ул алар- иың психологияләрен бик яхшы белә, алар белән уртак тел таба. Әбҗәлиловның командиры кешеләргә ышаныч белән карый, бу ышаныч аны һәртөрле уңайсыз хәлләрдән коткарып кала. Әбҗәлилов — Харитонов ролендә тотнаклы, тыйнак һәм соклангыч пөхтә кеше. Икенче берәү сөйләгәндә ул, сөйләүченең уйларын аңларга

 
тырышып, аның .күзләренә текәлгән килеш тыныч кына тыңлый җавап сүзен ашыкмыйча гына әйтә, лари тоновӘбҗәлилов авызыннан чыккан һәрбер сүз тирән мәгънәле, ышандыргыч булып яңгырын. X. Әбҗәлилов роль өстендә эшләгәндә тормыштан алган тәҗрибәләрдән бик оста файдалана белә. Шуңа күрә ул бу пьесада да тирән акыллы, олы җанлы, эшкә килгәндә таләпчән, хәтта кырыс, ә тормышта исә гади, йомшак күңел- ле командир образын тудыра алды. X. Әбҗәлилов Харитонов образын тудырганнан соң әле тагын Мулланур Вахитов, Пугачев кебек җаваплы рольләрне уңышлы башкарды һәм тамашачының тирән ихтирамын казанды. X. Әбҗәлиловны без соңгы елларда да тынычлык өчен көрәшүче һәм батырлыгы белән сокландыручы Корея патриоты итеп, я Тхай- дян-Чунның «38 нче параллельдән көньяктарак» исемле драмасындагы карт доктор Мен-Хи, Л. Рахманиновның «Тынгысыз картлык» пьесасындагы галим Полежаев, я К. Карыйның «Мартын Боруля» комедиясендәге шук, хәйләкәр, зирәк акыллы украинец Омелько итеп күрәбез. X. Әбҗәлилов үзенең сәхнә эш- чәнлеге белән генә чикләнеп калмый, җәмәгать эшләрен дә сөеп башкара. Бөек Ватан сугышы елларында X. Әбҗәлилов Бөтенсоюз театр җәмгыяте бүлегенең председателе була, Сталинградтан эвакуацияләнеп килгән яшь тамашачылар театрын, опера театрын Казанда урнаштырып, аларның эшен рәтләп җибәрү өчен күп көч куя. Шулай ук эвакуацияләнеп килгән Мәскәү артистлары балаларын интернатларга урнаштыруда зур эш күрсәтә. Бу елларда ВТОның Татар бүлеге Совет Армиясенең фронттагы частьләренә хезмәт итү өчен театр бригадалары оештыра, бу эштә дә җитәкчелек X. Әбҗәлилов кулында була. 1947 елдан башлап, Хәлил Әбҗэ. лилов берничә мәртәбә Татарстан Верховный Советы депутаты итеп сайлана. 1952 елда ул тынычлык яклаучы- ларның дүртенче Бөтенсоюз конференциясендә катнашты. Татар сәхнәсенең күренекле артисты 
X. Г. Әбҗәлиловның иҗаты хөкүмәтебез һәм партиябез тарафыннан үзенә лаеклы бәяне алды. Ул «Почет билгесе» ордены белән ике мәртәбә һәм «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, аңа Татарстанның һәм РСФСРиың Халык артисты дигән зур исемнәр бирелде. 1956 ел — Хәлил Әбҗәлилов өчен шатлыклы ел. Быел аңа 60 яшь, ә аның сәхнәдә эшли башлавына 40 ел тула. Ул үзенең юбилеен иҗаты чәчәк аткан чорда һәм әле киләчәктә тагын да зур иҗади уңышларга ирешү турындагы матур өметләр белән каршылый. 1957 елда Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булачак. Хәлил Әбҗәлилов шушы декадада катнаша, ул инде зур күтәренкелек белән декадага хәзерлек алып бара. Ул башкалабызда үзенең иҗат казанышлары булган Хуҗа Насретдин, Биктимер һәм Лир образларын күрсәтәчәк. Шулай ук яңа образлар өстендә дә эшли: Го- гольнең «Ревизор» комедиясеннән Городничий һәм Шекспирның «Ричард III» трагедиясендәге Ричард III кебек катлаулы һәм җаваплы рольләрне уңышлы башкару турында хыяллана. Тәҗрибәсе һәм иҗат мөмкинлекләре зур булган актерыбыз Хәлил Әбҗәлилов үзенең иҗат планнарын, матур хыялларын тормышка ашырыр дип ышанабыз һәм аңа яңадан- яңа иҗат уңышлары телибез.