Логотип Казан Утлары
 Шигъри повесть

ҖИР-ӘНКӘНЕҢ СЫЛУ КЫЗЫ

 

 

 

I.

ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА

1. «Май — чәчәкләр ае!» диләр, Белеп сөйли кешеләр. Майда керфек ача гөлләр, һәм уяна күңелләр. Зәйнакның да шук күңеле Уянды кинәт ярсып. Мондый хәлнең мөмкинлеген Белмәде ул моңарчы. Беренче хис уянуы Нинди рәхәт һәм татлы! Ләкин уйлау һәм януы . Була икән газаплы. Кичә җиңел җиңүләрдән Баш чөеп йөргән егет, Бүген гүя тилебәрән Орлыгы йоткан кебек: Ары бара, бире чаба, ,Я тына бер урында, Я кинәт бер ярсып ала, Я уйлый кыз турында: «Мин нишләрмен әгәр аны Тартып алсалар миннән?.. Ах, Равилнең ул каравы!.. Юк, үлсәм дә юл бирмәм!..» Эшне дә ул умырып эшли: «Я мин, я ул!» дигәндәй. Равилгә ул һич бирешми, Билен бирмәс ирләрдәй. 2. Зәйнак һаман пошынулы һәм өметле уйларда Газапланып утыруны Ташлады да урамга 1 Дәвамы. Башы 4 санда. 5 Чыгар өчен өстен-башын Төзәтенә башлады: Бик шәп итеп кырды кашын, Чигәсен кыйгачлады, Киеп алды җиңсез күлмәк, Буй-буй костюм, киң чалбар. Җилкәләр киң, үрдәй күкрәк, — Кем сокланмасын аңар!.. Киеп алды хром итек, — Олтан читләре сырлы. Кунычларын гармонь итеп, Тубыгына сыдырды. Маңгаеның бөдрә чәчен Юри алга чуалтып, Баш очына эшләпәсен Элде дә ул чалшайтып, Чыгып китте... (якшәмбе көн — Зәйнакка да ял бүген). Урамда май чәчә күркен, Кояш нурлый яз күген. Яшьләр бар да ал да гөл күк, Киенгән дә ясанган. Алар тауга бүген иртүк Агыла төрле яклардан... Китте Зәйиак тиз-тиз атлап, Равилләр торагына... Төнге эштән кайткач, йоклап, Ул әле тора гына. — Әйдә, Равил, киен әле, Чыгыйк әле урамга, Көн шундый шәп, шундый ямьле! — Китик тауга, урманга!.. Минем белән югалмассың! Әйдә, Дөнья күрсәтим. Табалмассың багалмасын Мич башында, син ятим. — Нишләп алай ашыгасың. Ашкынасың, Зәйнак дус? Атлыгасың, талпынасың, Әллә?.. — Да што за вопрос?.. Чыгып китте ике егет, Зәйнак алды тальянын. Җибәрүгә бер моң түгеп, Чорный яшьләр як-ягын. Каршыда тау. Өсте урман, Урман буе киң мәйдан. Анда футбол. Койма — баудан, Сикер теләсәң кайдан. 6 Урман чите сирәк, иркен, Үлән ямь-яшел, куе. Кая баксаң, анда төркем, Төркем саен җыр, уен. Өрәңгеләр яфрак ярган,— Киереп ачкан уч кадәр. Ах ак ка б ыктыр и акл ардан Бөре җәйгән юкәләр. Толымнарын сүткән каен, Купшы чәчле кызсыман. Тирәсеннән үткән саен Сыйпый ул баш очыңнан. Чыккан монда карт эшче дә, Агач төпләре — табын. Кем яратмый көн эсседә Сыраның салкын чагын?.. Әнә ялан ары таба: Гел чәчәк тә күбәләк. Күбәләк күк биш кыз бала, Чәчәк җыя чүгәләп. Күләгәдә «Москвич» бар, Бу — Самарин семьясы, Шулай Демид Максимычлар Ял итәләр һәммәсе. Килә Зәйнак белән Равил, Тукталып төркемнәргә. .Яфракларда уйный да җил: «Сүз кушыйм, ди, кемнәргә?..» Менә кинәт тыгыз төркем: Гармонь. Бию мәйданы... — Тукта, Равил, теге кыз кем?.. Ул бии бит!!. Күр аны!.. һәм ыргылды Зәйнак алга Тапшырды да гармоней, Сикереп төште киң мәйданга. Күрсәтеп бар барлыгын! Китте шуннан, китте биеп, Кыз каршында кырт басып, Уңнан килеп башын иеп, Сулдан килеп чук асып; Бер томылды, Бер йомылды, Бер яшеи күк уйнады, Бер чөелде, Бер чүгенде, — Бар халыкны җыйнады. Салып атты башыннан ул, Пинжәген дә очырды, Үзе мәйдан каршында ул Карлыгач күк очынды. Күктән йолдыз чүпләп алды Кыз чәчләрен бизәргә. Җирдән чәчәк өзеп салды Шул кыз баскан эзләргә. Кыз аккоштай оеп килде, Бу — лачындай әйләнде, Әйләнде дә... шунда инде Куллар кулга бәйләнде! Биеделәр, биеделәр Гармоньчы туктаганчы,— «Во саду ли» көе белән «Әтнә»не бутаганчы. Алкыш гөрен үтә-сүтә Чыкты алар бер читкә. Зәйнак уттай битен сөртә, Кыз ефәк яулык селкә. Таныштылар: — Валентина... — Зәйнак... — Ә бу—Гөлфая... — Ә бу—Равил молодчина... Бар да көлә, елмая. Шул авыкта Равил күзен Кызга юнәлтеп ала: «Менә нинди икән үзең!..» Дип уйлап ул, таң кала. 3. — Әйе, сез бик шәп биисез, Чын остага ошаган... — Үзен көчкә сөйри, димсез? Бәрәңге күп ашаган!.. Зәйнак үзен шулай тыштан Тешләсә дә әз генә, — Гашыйк иде бу уңыштан, Кыздан да күп үзенә. Тагын көтте макталуны... һәм Валя юмарт булды. Ләкин Равил, аңлап моны, Сүзне Валяга борды: — Ә сез, Валя, үзегез дә Уйнак аккош идегез!.. Шундыйдыр бит күршегез дә?.. — ... Әйдә инде, көлегез... Кем яратмый мактау сүзен! «Юк, кирәкми», дисәк тә, Ул эретә җанны безнең, 0 кыз җанын — бигрәк тә. Сүз ялгана, үсә шулай, Әйтерсең, чишмә ага... Аяклар да атлый уңай — һаман урманга таба. Ләкин Валя Равил белән Никтер бергәрәк килә... Ә Зәйнакның баш бөгелгән, Гөлфая — сүрән көлә... . Бу нидән соң? Әллә Зәйнак Төп башында калырмы? Әллә болар, шулай сайрап, Мәңге бергә барырмы?.. «Булмас, энем, алып узма, Онытма сүзләремне. Чит ярларга борын сузма. Өзәрләр үзәгеңне!..» 4. Кергән саен урман эче Матурлана, сафлана, һәм үзе дә монда кеше Нечкәрә, тулып тама... Инде күккә тап төшергән Очраклы бер болыт та Узып киткән баш өстеннән, — Кояш — зәңгәр юллыкта. Инде Зәйнак кыз яныннан Яулап алган нык урын. Хәтта хәзер аны моннан Кубаралмас йөз тубың. «Май — чәчәкләр ае!» диләр, Менә түгәрәк алан: Мең бизәкләр җемелдиләр — Мең төрле төскә манган! Кайсын өзәргә белмәссең, Кайсын иснәп карарга. Кайсын иснәмә чәчәкнең — Рәхәт тула җаннарга! Агачларда кошлар сайрый, «Кайсын тыңларга?» дисең. Кайсын тыңласаң да сөйли Дәртле күңелләр хисен! Атлый Равил яшь кыз белән, Чәчәкләр җыя-җыя, 9 Ә Гөлфая сак күз белән Аңарга карап куя: Озынчарак сөйкемле йөз, Текә менгән киң маңгай, Акыллы күз, чәче ипсез — Башына сыймагандай. «... Басынкы да төсле үзе, Ярсу ут та бар кебек. Тыштан ипле, йомшак сүзле. Эчтәй нинди бу егет?.. Минем өйрәнчек икәнне, Кичә кәгазь йөрткәнне Белсә, ул соң тиң итәрме?..» Дип уйлый кыз күпләрне. Яшел усак арасыннан, Ландышлар чакыралар. Тамчы-тамчы тамарсыман, Уйланып утыралар. — Әйдәгез, шул ландышларны Җыйыйк, учлар тулганчы. Киңәйтә ул сулышларны, Бер иснәсәң туйганчы! — Ди Гөлфая, шунда атлап. Равил бара артыннан: «...Син үзең бит ландыш, аппак! Яздырасың акылдан!.. Теге көинүк йөрәгемнең Алып калдың яртысын. Мин бу хиснең тирәнлеген, Мондый дәвен, татлысын Белми идем моңа кадәр, Тиңе юк икән аның, һәм тыймасаң көчләп әгәр, Янып бетәчәк җаның!..» Дип әйтмәкче була Равил, Ләкин әйтми, «Көләр, ди. Болай да бит аңгыра мин, Шәмнән шуган юләр...» ди. Алар чәчәк җыя бергә, Сайлап иң матур төсен. Менә уйсу, шыклау җирдә Алсу-шәмәхә күзен Ачкан миләүшә чәчәге. Ул шундый иркә, нәзек,— Әйтерсең, бер җан кисәге, — Аласың килми өзеп. — Шушы сирәк чәчәкне мин Бик яратам, Гөлфая. Андый нечкә, сабый гөл, дим. Юктыр бүтән беркая. 10 Шунысы гаҗәп: менә шуның Ниндидер өлешендә Мин күрәмен катнашуын Сезнең төсегезнең дә... Шулай мактап куйгач егет, Калды уңайсызланып: Чөнки сүзен тупас кебек Тойды бугай кыз аның... Ә Гөлфая яхшы тойды, Сүздән риза булды бик. Тик оялып әйтеп куйды: — Шаяртасыз инде! — дип. Равил яшерен бер күз сала: Ул кыз үзе оялчан, Үзе оялчан булса да Гел елмаеп караучан. Ә тавышы — хәтфә кебек йомшак аның, ягымлы, Күңелеңә үрләп кереп, Сыйпый синең җаныңны. Шундый хисләр, уйлар белән Алар чәчәк җыйдылар. һәм ясап бер матур бәйләм, Бергә кушып куйдылар. Бер каен бар тау кашында, Тирби аны җил-чая. Кара-каршы тора шунда Равил белән Гөлфая. Алар чәчәк исни тынып, Башларын ия-ия; Баш игәндә күзләр йомып, Чәчләре чәчкә тия.' Равил эзли дәү бер сүзне, Күңелендәге хискә тиң... «Мин бит сөям, сөям сезне!» Дияргә тели... Ләкин... Йөрәк белән йөрәк икәү Сүзсез дә белә хәлне. Шулай булгач: кирәк микән Әйтү өзелеп сөйгәнне?.. Шул чагында тавыш килә: — А-һаау, аһаау! Гөлфая!.. ... Валя килеп, шелтә бирә: — Бездән качтыгыз бая! —Юк, сез — бездән! — Түгел, сез шул... 11 Озак бара бу бәхәс. Ә кем кемне яздырган юл?.. Аны һичкем чишәлмәс! Алар анда шомырт тапкан, Кар яуган кебек шомырт! Зәйнак алып килә арттан, Бер кочак чәчәк кырып. «Өяртымда шомыртым, Сөйләшиек шыпыртын. Картлар күрмәс, Ятлар белмәс, Күрешербез урынтын...» Зәйнак шулай җырлап килә, Дөньясы киң, мул аның. Валентина сайрап көлә, — Димәк, юллар уңганын Белеп була шул кәефтән Күреп була һәммәсен: Аларның да чын йөрәктән Бер-берен нык сөясен. Зәйнак шомырт чәчәкләрен Валентинага суза. Үзе, гармонь элмәкләрен Чишеп, инде көй сыза. Җырлый алар башта русча — Киң тавышлы көйләргә. Зур халыкның моңы куша Җырлап дөнья гизәргә: һәм Москва таңнары да, Чал Байкал күлләре дә, Маньчжурия таулары да Мактала көйләрендә. Алар шулай җырлап-уйиап, Урманнан чыгып килә... Шул чагында күчә Зәйнак Кинәт татарча көйгә. Гармоненың телләрендә «Рамай» көе тирбәлә. Кушыла да Валя бергә, Иркен җырлап җибәрә. Зәйнак кала аптырашка: — Ничек инде?.. Кызык бит!.. — Ник,— ди Валя,— җырламаска? Мин Бөгелмә кызы бит... Көлешәләр, һәм тагын җыр, һәм тагын сөйләш китә... Тау төшәләр: «Кем абыныр?..» — Бер-берен сөйрәш китә... Кызлар торагы төбендә Хушлаша инде алар... Иң җылы сүзләр түгелә, — Иң серле, иң яңалар. 5. Төн... Бүлмәдә икәү калып, Кызлар сер бүлештеләр: Колмаклар кебек чолганып, Бер-берен үбештеләр. — Дускаем! — диде Гөлфая, Иптәшен кабат үбеп. — Бар микән тагын дөньяда Бер бәхет моның кебек?! Беләсеңме: менә төн ди, Күктә бик күп йолдызлар, Ләкин алар никтер көлми, Минем кебек ялгызлар... Шул чагында, кинәт балкып. Дңа йолдыз кабына. Кабына да мине тартып Ала гөлләр тавына. Ә мин очам, очам һаман, Каурый кебек җип-җиңел. Миңа рәхәт! Эрим тәмам! Берниең кирәк түгел! Ә күз ачсам: бик матур таң! Ул инде кояш булган. һәм кулымнан кысып тоткан. Илтә зәп-зәңгәр юлдан. Илтә таулар арасыннан,— Елга, күлләр күренә... Үзе күктән барасыман, Үзе — йөрәк түремдә!.. Үрелмәдем микән соң мин Бик югары йолдызга? Куркам: артык булмасын, дим. Көчсез, канатсыз кызга... Менә шундый яшь тилелек, Шулай булдым мин бүген. Мин бәхетле синең кебек! Инде син ач сер күгең! Валентина бер секундка Дәшми торды... Уйланды: Ниндидер бер ерак утта Равил күренеп югалды... 13 һәм югалды мәңгелеккә, Уйлау да кирәк түгел. Күңеле башка бер егеткә Тапшырды аыы бүген. — Әйе, мин дә сөям, дустым,— Диде Валя, — ошый ул, Ошый миңа! ,Якты булсын, Бәхетле булсын бу юл! Ләкин минем күз алдыма Кояш булып килми ул. Охшап синең йолдызына. Биектән дә көлми ул. Охшый ул: киң даладагы Кыргый яшь аргамакка. Очырган елдам аягы Теләсә кайсы якка. Ияр күреп өйрәнмәгән, Тезген барын сизмәгән. Ялларында чүп күбәйгән, Тигәнәкләр бизәгән. Тазартасы, Кыргычлыйсы, Матурлыйсы бар аны. Ә сөюнең, борчылмыйчы Бармы татлы булганы? Ләкин бер дә читенсенмим. йөрәгем тулы теләк. Тик бер тапкыр сөясе, дим, Әйе: нык сөю кирәк!.. III. ШАУЛЫЙ СУЛАР... 1. Җәйге челлә. Шундый пешерә бүген, Аркаларга күлмәк сылана. Ут каплаганмыный бөтен күген, Хәтта җил дә кайнар тын ала. Килеп басты Равил лебедкага, Янып-пешеп, тәмам уфылдап. Тын, салкынча буровойда һава, — Рәхәт бирә тәнен кытыклап. Педальләргә баскач, Чылбыр, валлар Үзләренчә җырлап әйләнә. Җитез йөри хәзер буй-торбалар, — Төшенде бит Кәбир хәйләгә. 14 Ул көннән соц инде Равилдә дә Күп тәэсирләр узды төш төсле... Яшь егетнең биксез күңеленә дә Килеп керде яңа бер кеше. Гел елмаеп йөри Равил хәзер, Үзе генә бер сер белгән күк. «Тукта, дуслар, аны сезгә дә бер Сөйләрмен мин әле!» — дигән күк. Әле дә шул татлы уйларда ул: «Каян анда шундый матурлык! Таман гәүдә; җылы, ягымлы кул, йомшак тавыш —хәйран калырлык! Ә зур, төпсез коңгыр күзләренә Бик әз генә төтен сибелгән: Әйтерсең, ул урман күлләренә Төшкән иртән аучы өеннән... Кул тимәгән нәзек кашларының Сөйләшкәндә өскә калкуы, Ап-ак бите, алсу яңагының Оялчаи иур белән балкуы — Шундый, шундый гүзәл итә аны!.. Уф!.. Мин, ахры, артык хыялый, — Башкаларга гади кыз баланы Минем күңел сихри буяулый...» 2. Бу мавыгу көннәрендә егет Күп уйлады, күпне кичерде. Әтисенең моннан күп ел элек Язган хатын искә төшерде. Юк, төшерде түгел, Бу хатны ул һаман йөртә иде исендә. Сызып килде бу хат ачык бер юл Яшь кешенең һәрбер эшендә. Ниһаять, ул бер көн иртәсендә Кабул итте соңгы карарны. Ул язылган хәзер, кесәсендә — Тапшырасы фәкать бар аны. Равилгә бу җиңел булып куйды: Бар максаты көн күк ачылды. Чигенмичә бару аның уе — Каршы, кыен юллар аркылы... «Ә төкәнсә көчең юл ярырга, Ярдәм итәр сиңа партия. Кирәк аңа ныграк таянырга, Иң гакыллы көчкә ул ия!..» 15 Әтисенең шул сүзләрен һаман Кабатлый ул баскан урынында... Егетләрне гүя суга манган — Бөркү дә бик, Эш тә күп монда. Менә кинәт җилләр исеп китте, Тузан бәрде кырлар түреннән. Пыяладай зәңгәр күкнең чите Шул арада бүртеп өлгергән. Болытларның ишле кәрваннары Укмашалар һаман биектә. Әллә кайда яшен уйнаулары Күз алдында кинәт ялт итә. .Яңгыр һаман килә... Көтүче карт, Озын чыбыркысын шартлатып, Даладагы көтүләрен кат-кат Әйдәп җыйган кебек, шарт та шорт Күк күкри. Кинәт бер урыннан Ярылып киткән төсле була ул. Күз камаша яшен балкуыннан. Җил тилерә, куба зур давыл. Бер минутка бөтен тирә-якны Тузан каплый, — чүпле өермә... Шуннан тагын миллион вольтлы якты,— һәм тотына яңгыр биергә! «Тик чыбыкны сукмасын, ди Равил, Борау кала, юкса, эш харап. Атна буе аннан куарсың җил, Әрле-бирле торба тарткалап...» Оста кайтып киткән аш ашарга, Ләкин хәзер — килә алырмы?.. Димәк, Равил үзе тапсын чара, Ни булса да җуймый сабырны... .Яңгыр һаман коя, Коя бирә, Әйтерсең лә, түгә чиләкләп. Кайчан гына тузан очкан җирдә Гөрләвекләр ага киртләчләп. Су, гөбердәп, измә чокырына Килеп төшә. Тула. Аркыла... Ә табигать һаман котырына, Яшене дә тыймый чак кына. Равил инде манма суга баткан, Аида бара, монда сугыла: Запас балчык күптән эреп аккан, Ә чокырда аксыл су гына... Ул, аптырап, буровойга керде: — Ну, егетләр, инде нишләргә?.. 16 Измәбез юк... Туктыйбызмы? — диде. Табылмады җавап яшьләрдә. Тагын басты чокыр янына ул, Карап торды сулар агуны. Үзе ерак киткән инде давыл. Тик басылмый һаман явымы. Кунып кына китим, дигән төсле, Ул утырып ява, тигезләп. Аңа карап туктатдисәң эшне, Шәм күтәрү —күпме буш хезмәт!.. Шуннан соң ул ачык җавап бирде Тәвәккәл һәм кыю уй белән: — Ни булса —ул! Туктамыйбыз, — диде, — Бораулыйбыз хәзер Су белән! — Су белән? — Су белән?! — Су белән шул!.. Шаулашынып алды егетләр. — Әйе, дуслар, әйдә: ни булса — ул! Я «баш бетәр», яки сүз үтәр! һәм насослар буйлап су ыргылды Монифольдкә, шланг ’, шәмнәргә... Равилнең күп көткән уе — булды! Ләкин ничек?.. Нинди хәлләрдә?.. Макталырлык түгел... Аңламаслар, «Эш тәртибен бозу», диярләр... Әйе... Бер дә баштан сыйпамаслар, Әллә ниләр табып өярләр... Кинәт Равил моңсуланып китте, Эче пошты, борчу кузгалды. Аркасына юеш салкын типте. Томанланып куйды күз алды. Ләкин борау әйбәт борып бара, Индекатор 2 терки «гамәлне»: Түгәрәктә зәңгәр сызык кала, Бермә-бер тиз йөри каләме. Алмашынып шулай кичерешләр, Узды яңгыр, Авыр сәгатьләр... Әмма һич тә яман бармый эшләр, — Юк көенер өчен сәбәпләр... пезин^1 ° " Ф,0 л ь д насослардан килгән измә яки суны әезина ж"п „ппи/°РГа" металл Т0Р ба - Ш л а н г - юан белән тЛштыра Ф0ЛЬД" е КВЭДрат ТОрба һәм ШӘМ11ЭР прибор'. “локатоР бораулау барышын яза торган төгәл 17 Инде унбер. Юеш, болытлы төн. Мастер яңа килеп туктады. Җәяү атлап манма иткән өстен... Равил аңа каршы атлады: — Филимоныч! Олы шатлык бездә, Борауладык бүген бермә-бер! «Молодцы!..» ди оста. Тик бу сүзгә Бик куанмый Равил нигәдер... Сабыр акыл тулы күзе белән Карый мастер кисеп үткәндәй: һәм әйләнә насос тирәсеннән... Равил тора хөкем көткәндәй. — Ә соң измә кая сезнең?.. — ...Акты... .... Без... су белән... иптәш бригадир... Карт останың йөзен болыт басты: — Кыланырга, егет, сиңа бир!.. Ник әле син болай узынасың? Рөхсәт кайда?.. Кемгә киңәштең?.. Ә җавапчы бездән кем була соң? Ахры ничек мондый «көрәш»иең?.. Остасына Равил каршы дәшми: Карт атага, чөнки, охшый ул. һәм озакка сузмый, эчкерләшми, «Пешекли» дә тагын йомшый ул... Ләкин шунда, караңгыны чөйләп Фар балкуга убыр шикелле, Туманаев пәйда булды кинәт... Нинди шайтан аны китерде?! Берсе дә бит сөйми начальниклар Буровойга төнлә килергә. Ә моңа соң ни бар, кайчан йоклар? йола бозып, нигә йөрергә?.. — Нишләп болай? — диде ул остага, — Буровойлар бар да туктаган, Ә синеке каян измә таба? — Туктаганың, ахры, юк һаман?.. Филимоныч җайлы җавап эзли, Ашыкмый тиз авыз ачарга... Туманаев ләкин озак түзми, Тотына ул ялт-йолт карарга. һәм улакка күзе төшә аның: Измә түгел аннан, су чыга! Ул ышанмый, чүгеп карый тагын... һәм ташлана бораулаучыга: ГТАССР В. IL ЛЕНИН Гсм.| бРЕСПУБЛ. КӨТЕПХАНӘСЕ1 I WiM‘1 Д П САКЛАУ БҮЛЕГЕ I 2. „С. Ә". № 5. 18 — Бу нинди су?! Тиз җавап бир, малай! Буш фантазер, төкрек чәчүче! Кем скважина боза болаи.! Әһә! Тынлык? Юкмы дәшүче? Филпмоиыч, ә син?.. Юкмы сүзең?.. — Иптәш баш инженер... Мин... ни бит... — Каршы килмә! Юл куясың үзең! Уйлама син мине белми дип!.. Ул тагын да бик күп дуылдады, Карап чыкты бөтен тирәне. Казып бакты тирән чокырдагы Катып беткән иске измәне... Эш чыкмагач, бәрде көрәк сабын: — Туктат, күтәрт, измә хәзерләт. Ә моны — ку! Дисциплина ягын Бригадаңа ныграк хәтерләт!.. Туманаев, кинәт килгән кебек, Кинәт чапты «вездеход»ында. Равил калды башын түбән иеп, Үкенү һәм гарьлек утында... 3. Төн. Унике... Алмашыныр вакыт. Зәйнак килгән... Барын.ишетте... Дус бит: хәлне аңлар... *һәм юатып Бер сүз әйтер... Ләкин ничектер Зәйнак йөзе таш күк катып калган, Мыскыл да бар төсле күзендә... Гаҗәп хәл бу! Нигә һаваланган? һәм нинди бит әйткән сүзе дә: — Дусын дус без, Равил... Ләкин эштә... Комсомолец әшнә булалмый. Забой бозык. Аны бу килешкә Кабул итеп, кем соң бораулый?.. Мин өстемә алмыйм закон бозып, Тз эшеңә үзең җаваплы... Тыңлап торган оста, тәмам кызып, Тешен кысты, кашын кабартты: Мин өстемә алам, син алмасаң! Ярага тоз салма! Кабул ит! Терәләсең?.. Яхшы! Үзем басам, Ә син... Мөмкин.... Әйдә, Кайтып кит!.. Чәчәләнеп тагын маташса да оәйнак басты Равил урнына, 2» 19 Тик бу ямьсез хәлдән карт остада Ризасызлык калды зур гына. Равил аны нык кызганып куйды, Баласыдай йомшак карады, һәм үзенең кимчелеген тойды, Зур гаепле итеп санады, Бик әйтәсе килде җылы сүзләр: «Кичер, әткәм, аңлыйм...» дигән күк. Тик вакыты түгел. Кырыс йөзләр Борчымаска әмер биргән күк. Равил кайтып китте вахта белән, Ә буровой калды гөрелдәп,— Болытлы һәм юеш төн эченнән Дымлы якты белән җемелдәп. 4. Асфальт тасма буйлап атлый Равил, Таш аскандай авыр гәүдәсе, Сызланкырап китә арка һәм бил, Кыйналгандай итә һәммәсе... . Авыр уйлар баса шулай аны, Борчыла ул, җаны тарыга. Җентекли дә узган вакыйганы Авыр сулап куя барына. Кешеләргә ничек аңлатырга?.. Яхшы ният иде бит анда! Ләкин туры килде оялтырга Карт останы бер дә юктан да... Ә Гөлфая булса, аңлар иде, Эх, хәзер үк барып сөйләргә!.. Хәер, Буш хыялың синең нигә инде Рәхәт йоклап яткан берәүгә?.. Утлар сүнеп беткән. Күк болганчык. Аяк асты — һаман боламык. Сумаладай кара үзле балчык Артка таба сөйри сыланып. Кинәт арттан озын якты төште, һәм «Москвич» узды чыпырдап. Туктады да ишек ачты кеше, Тавыш килде гүя чокырдан: — Әйдә, Равил, утыр, төн егете!.. «Кем булыр соң мондый үз кеше?..» Күңеленә җылы булып китте: Килеп җитсә: парторг... Нишлисе?.. Ай-ваена бер дә карамастан, Алып чапты аны бу юлчы. — Чылангансың, брат, әйдә башта Миңа кереп чәй эч, җылынчы! 20 Чәйне минем Марфа шәп пешерә, Хуш исләре тула табынга... Карышса да Равил бу кешегә, Мәҗбүр булды чәйгә калырга. Ләкин парторг шаян елмайды да, Әллә каян гына чыгарып, Бер стопка «ак»ны сузды моңа: — _Я-ле, егет, җибәр, «аударып», Яңгырдан соң—шәп ул!.. Ник куркасың?.. Равил инде пеште ансыз да. Ояла ул: «Ак» бит!.. Тен уртасы... Ай-Һай, егет, үзең сансыз да... һәм шунда ук уйлый башка төрле: «Ни булса — ул. Инде керелгән... Шулай булгач, әйтим ниятемне, Тагын аңа кайчан өлгерәм?..» Торып басты өстәл тирәсеннән Равил шулай күңле беркегәч. һәм чыгарды күкрәк кесәсеннән Яңгыр суы үткән бер кәгазь... Күз йөгертте хуҗа: «Бу ни?..» диеп, — — Партиягә?.. Яхшы ният бу. — Әйе... Партиягә,—диде егет,— Бик күптәнге кайнар теләк бу... ... Ләкин бүген шундый бер хәл булды: Мин су керттем измә урынына. Баш инженер мине эштән куды, Җинаять дип карый ул моңа... — Беләм. Булдым... — диде хуҗа тып-тын. һәм сискәнде Равил, ялт карап. Бу тын сүзләр аның алды котын, Чигенде ул кинәт артка рак: — Димәк... ялгыш?.. Идән аска чумып, Шудыргандай булды аягын, һәм, якларга бер сүз тапмый тынып, Чыгып китте егет каядыр... — Равил!.. — дигән кискен аваз гына Кире борылып кайтты «качкын»сыз. Парторг кызды: — Нәрсә дисең моңа?.. Туманаев хаклы: акылсыз... Ләкин үзе киң елмаеп куйды, Күз алдыннан аны кичереп: Яшь булса да егет, олы уйлы, Дәү хыялда йөри исереп. Кеше бит ул әиә нинди була, Аңларсыңмы аны тиз генә: Тумаиаев үзен эштән куа, Ә ул моны хәтта сизми дә, — Түштә йөртә юеш гаризасын, Партиягә тели керергә. Алып килә кайнар уй дөньясын Түкми-чәчми иленә бирергә. Күрәм, үзен хаклы саный егет, Икеләнми тоткан уенда, һәм искәрми: Яшьлеккә юл биреп, Эш тәртибен бозу турында... Бәлки, шушыдыр ул: искелекне .Яңалыкның җимереп керүе. Фәлсәфәдә ансат бер «өзек»ие Кыен кайчак эштә белүе... Катлаулы бу парторг булу эше, Аңлап, уйлап хөкем йөртүе. Шундый сизгер, нечкә кыллы кеше, Белми чиртсәң — өзелеп китүе Бик ихтимал. Шуның өчен аның Теләкләрен, холкын төшенү, һәм язмышын хәл иткәндә тагын Бөтен ягын уйдан кичерү — Беркетмәгә генә сыймый торган Эше икән парторг кешенең... Әйе. Кыен... Ләкин ямь тудырган Мәгънәсе дә шунда эшеңнең... Ул яңадан, тез башына салып, Укый Равил язган юлларны. Уйлап карый, тәмәкесен кабып: «Пигә Ноокин сизми болариы? Идея бар сәер бу егеттә һәм шактый ук төпле, нигезле. Ни дип сынамаска моны эштә? Аңлап бетмим, дуслар, мин сезне!.. Әзрәк инженер да, геолог та, Дәүләт ире дә бар егеттә. Парторгтан үзе оялып та. Партиячә кыю уй. йөртә...» Җәйнең кыска төне узып бара, Ә Самарин әле йокысыз. Табышмакны, ай-яй, бирде аңа Бу тынгысыз малай, «акылсыз»!.. (Дәвамы, бар)