ДЕМЬЯН ФӘТХИ
Демьян Фәтхи (Фәтхетдинов Касыйм) илебезне индустрияләштерү өчен барган тарихи көрәш чорында үзенең беренче шигырьләре, хикәяләре белән татар совет әдәбиятына килгән талантларның берсе. Ул үзенең беренче шигырьләрендә үк Октябрь революциясенең казанышларын, илебездә барган зур көрәшне, бу көрәштә яңа кеше тууын җырлый башлады: ...Эшебез зур түгелдер, Тик Октябрьны Җырлап тудык, Җырлап үлә алсак — Нәни башлар, Зур корбан булсын — Эх, Октябрьга барын бирә алсак... «Октябрьны җырлап туган» Демьян Фәтхи Октябрьның бөек казанышларын саклап калу өчен барын да бирә алуын үзенең иҗаты һәм тормыш юлы белән раслады. Демьян Фәтхи 1906 елны Самара губернасы Татар Кылмаер (хәзерге Куйбышев өлкәсе, Чардаклы районы) авылында ярлы крестьян семьясында туа. Аның бала чагы авырлыкта үтә: ул тамагын туйдыру өчен кулакларга ялланып көтү көтәргә мәҗбүр була. Демьян беренче империалистик сугышның хезмәт халкына алып килгән газапларын үз күзе белән күрә, сугыш авырлыгын үз җилкәсендә татый. Бу турыда Демьян Фәтхи: «Үземнең тугай авылымда империалистик сугышның ничек йогынты ясавын тикшерергә туры килде,— дип яза — Әрәм булган кешеләрнең исәбен алдым. Өч ел эчендә бер авылдан гына 241 кеше сугышка катнашкан, 55 егет бөтенләй югалган, 23 кеше инвалид булып калган. Ә сугышка бармас өчен бозылып харап булучы, ятим һәм толларның саны күпме?..» Капиталистик җәмгыятьнең шундый күренешләре кечкенә Касыйм күңеленә тирән эз салалар, сыйнфый җәмгыятькә нәфрәт хисләре тәрбиялиләр. Д. Фәтхи әдәбият белән бик яшь- ләй кызыксына башлый. Авыл мәктәбендә укыган вакытларда ук инде ул әдәбиятны яратып укый, үзе дә шигырьләр яза башлый һәм язган шигырьләрен бәйрәм кичәләрендә сәхнәгә чыгып халыкка укый торган була. 1921 елны ул Самарага килә һәм Татарбашкорт педагогия техникумына укырга керә. Техникумда әдәбият белән тагын да тирәнрәк һәм ныграк кызыксына. Аның ял вакытларында авылга кайтуын яшьләр көтеп алалар, һәр кичне аның янына җыелалар, Демьянның шигырьләрен тыңлыйлар, уку турында сөйләшәләр, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча сүз көрәштерәләр. Яшьләр генә түгел, авыл картлары да Демьян янына килеп дөнья яңалыклары турында сораштыралар һәм аның яңа тормыш турындагы сөйләгән сүзләрен кызыксынып тыңлыйлар. Каникул вакытларында Демьян авылда әдәби кичәләр оештыра, төрле культура-агарту эшләре алып бара. 1926 елны Демьян Фәтхи Казанга килә һәм рабфакка укырга керә. Аның беренче шигырьләре дә шушы вакытта «Кызыл Татарстан» газетасында һәм «Безнең юл».
95
«Яңалиф» журналында басыла башлый. Рабфакта уку белән бергә, Демьян «Кызыл Татарстан», ә соңрак күп тиражлы газеталарда эшли. Демьян Фәтхи Бөек Ватан сугышы башлану белән, кулына корал алып, туган илне немец фашистларыннан сакларга китә. 1942 елгы данлы Сталинград сугышында катнаша. Ул үзенең минометы белән сугышның авыр юлын үтә. Өч мәртәбә яралана һәм 1943 елның ахырында сугыш кырында батырлар үлеме белән һәлак була. Шагыйрьнең иҗаты тематикасы белән бай һәм күп кырлы. Ул, ил язмышы һәм халык тормышы белән якыннан кызыксынган алдынгы карашлы шагыйрь буларак, шул чор өчен актуаль һәм әһәмиятле булган күп мәсьәләләрне, темаларны яктырта. Социалистик җәмгыятьтәге тарихи үзгәрешләрне ул илебездәге индустрияләштерү һәм коллективлашу процессларын сурәтләү аркылы чагылдыра. Аның төп геройлары — социалистик производство эшчесе һәм авылдагы күмәк тормыш коручы яңа игенче. Ул үзенең геройларын яратып, зур симпатия белән тасвирлый. Д. Фәтхи иҗатында зур урын алып торган темаларның берсе — иске авылның үзгәрүе, авылда күмәк тормышның һәм яңа кешеләрнең тууы. Ул авыл тарихындагы бөек борылыш елларын типик картиналар аша гәүдәләндерде, крестьяннарның катлаулы психологиясен чагылдырды. Бу яктан аның 1929 елны язылган «Ызансыз кырлар» исемле поэмасын карап үтү кызыклы. Бу поэма үзенең композицион төзелеше белән бик оригиналь. Ул шагыйрьнең авыл крестьяны белән күмәк тормыш төзү турында фикер алышып язышкан хатлары формасында төзелгән. Шагыйрь авылда барган тарихи үзгәрешләрне күрә һәм аны образлы итеп күз алдына бастыра:
Болыпевикчыл үткән давыллар, Безнең басулардан шаулап узганда, Соңгы намазлык күк җилгә оча, Теткәләнгән ертык ызаннар.
Ул крестьянны ертык ызаннарны ташларга һәм яңа тормышка күчәргә чакыра. Шагыйрь колхозга керергә икеләнеп торган крестьянга ачу катыш әрнү белән мөрәҗәгать итеп, крестьяннарның авыр үткәнен тасвирлый. Шагыйрьнең йөрәгендә, үзе әйтмешли:
Авылларның үткәненә авыр ачу, Матур килерен сагынып яну бар. Чөнки: «Сабыйлыкның иң ерак таңнарында, Күрдем: Авылларның авыр үткәнен, Төзәлмәскә баткан кургаш кебек, Әле дә саклый минем йөрәгем. Демьян Фәтхи крестьян характерында коллективизмның җиңәсен күрсәтеп: «Син» үләрсең, «Без» шауларбыз! Имза куям ярсып тулган антыма, Большевиклар юлына бнрәм антым Большевикчыл басуларга күчкән халкына,— дип язды. Шагыйрь авылда яңа кешеләр тууын үзенең «Гармония хыялы» исемле шигырендә дә тасвирлады. Әмма Д. Фәтхи иҗатының баштагы чорында кимчелекләр дә, каршылыклар да булды. Бу бигрәк тә аның шәһәргә карашында ачык күренә. «Тальян» җыентыгына кергән кайбер шигырьләрдә Д. Фәтхинең шәһәргә карата дөрес булмаган фикерләрен күрергә мөмкин. Ул 20 нче еллар шәһәренең кире ягын гына: андагы буржуаз калдыкларын, неп- ман, шарлатаннарны гына күрә. Шәһәрдәге социалистик үсешне ул бу елларда әле нык аера алмый. Шәһәрне бер бөтен итеп карау, анда барган сыйнфый көрәшне күрмәү шагыйрьне ялгышлыкларга китерә. Дөрес, шәһәр культура үзәге булу белән Демьянны үзенә тарта, әмма, нигездә, ул шәһәрне тәнкыйтьләп кенә яза. 1927 елны язган «Шәһәр күгәрченнәре» исемле шигырендә Д. Фәтхи күгәрченнәрне «таш илләрен ташлап», «кырлар иркенә» китәргә чакыра. Шәһәрне ташлап китүнең сәбәбен автор бо- лай аңлата:
96
Шәһәр саран күңел өчен, Урамыннан бер жим табылмас. Төн кунарга елап үл син Ишекләргә тимер тагылган. Халкы да шул, «Мәдәният уена» буялган. Сезне аңлар хисләр инде Ул башларда күптән югалган... Демьян Фәтхи шәһәрдә «мәдәният уена буялган» буржуазия культурасы калдыкларын һәм алар- ның халык интересларыннан ерак булуларын гына күрә, ә үсеп килә торган совет культурасы көчләрен ачык күреп җиткерә алмый әле. Шагыйрь баштагы иҗат чорында үзенең авылын, аның киң кырларын, айлы кичләрен, яшел болыннарын яратуы турында яза («Юлда», «Тальян» һ. б. шигырьләр). Дөньяга карашы ныгый, поэтик осталыгы үсә барган саен Демьян Фәтхи яңа авылның матурлыгын гына җырлап калмый, ул тиздән шәһәрне дә дөрес аңлый башлый, шәһәрдә барган сыйнфый көрәш һәм социалистик төзелешне, шәһәр белән авыл арасында үсә барган дуслыкны җырлауга күчә. Демьян Фәтхинең шигырьләренә чуен цехлары, завод трубалары, металл тавышлары да һәм шулар белән бергә эшче образы да килеп керә:
Таш, металлдан үскән шәһәр, Ашыгып кайный, ашыгып үзгәрә, Безнең буын күргән иске шәһәр Танылмастыр инде иртәгә... «Сабирҗан» исемле шигырендә Д. Фәтхи социалистик авыл белән социалистик шәһәр арасында үзара дуслыкның ныгуын, шәһәрнең колхозчыларга машиналар белән ярдәм итүен сурәтли: Сезнең куллар аша коелып үткән, Сезнең куллар аша үскән тимерләр, Син аңлыйсың, безнең авылыбызга алар, Алар инде күпләп килерләр. Шагыйрь колхоз авылында туган зур үзгәрешләр турында эшче Са- бирҗанга рухланып сөйли: Авылыгыздан биш ел читтә йөрсәң, Таба алмассың кысыр межаңны. Тузаннарга батып калган килеш, Очратырсың җимерек сукаңны. Авылыгызда туган егет булсаң, Каршы чыгар зифа көлтәләр. ’ Берберсеннән таза көлтә кызларының Аптырарсың кайсын үбәргә.
1930 елда язылган «Яка кварталларда» исемендәге шигыре дә Д. Фәтхинең шәһәргә булган карашының тамырдан үзгәрүен күрсәтә:
Былтыр гына, кырсыз бистә кәҗәләре, Саргылт үлән кырып йөрделәр...
Бу ел: Ташчы, инженерлар килделәр Дә Сарайларның калыбын бирделәр. Ә ташчылар ал кирпечләр өйде, Яшь сарайлар, күкрәп менделәр. Дустын шәһәргә чакырганда Демьян аңа алдан ук киңәш биреп куя: «Безгә килгән чакта, бик күпләрне оныт, Канга сеңгән күпләр монда табылмас. Монда: мещан, сәүдә урамнары, Монда: төче-тыгыз хисләр аңкымас». Биредә: «...Буылып үлә соңгы «мин»лекләр». Демьян иске нэп калдыкларының, торгашларның җиңелүләрен, яңа кеше, яңа шәһәр тууың бу юлларда дөрес сурәтли. «Яулыклы инженерга» шигыре дә яңа кешене сурәтләүгә багышланган. Шагыйрь зифа камышлы күл буенда үрдәк бәбкәләре куалап йөргән, толымнарын тарап үргән гади авыл кызының хәзер фабрика цехында инженер булып эшләвен сурәтли. Демьян Фәтхинең социалистик төзелешкә караган шигырьләрен, металл тавышларын җырлавын рапп- чы тәнкыйтьчеләр таяк күтәреп каршы алалар, аны сыйныфсызлыкта гаепләп чыгалар. («Яңалиф» 1931 ел, № 8—9, 91 бит.) Әлбәттә, Д. Фәтхинең бу шигырьләрен сыйныфсыз, партиясез шигырьләр дип булмый. Киресенчә, болар ачык партияле шигырьләр. Болар шул чордагы иҗтимагый тормышны һәм социалистик җәмгыять 'кешесенең революцион уй-хисләрен дөрес чагылдыралар. Бу шигырьләр шул чордагы сыйнфый көрәшне һәм халыкның җиңүен күтәренке пафос белән җырлыйлар. Д. Фәтхи һәр вакыйга, һәр күренешкә сыйнфый күзлектән якын килергә омтыла һәм сыйнфый күзлектән чыгып бәяли. Д. Фәтхи үз иленең революцион үткәне турында да күп уйлана һәм
шул турыда шигырьләр иҗат итә. Мәсәлән, «Алтай әкияте» шигырендә гражданнар сугышы дәверендә Алтайдагы партизаннар хәрәкәте турында яза, революция өчен корбан булган батырларны җырлый һәм аларны онытмаска чакыра. Д. Фәтхи «Байкал», «Каратаев хаты турында» һ. б. шигырьләрендә азат илнең матурлыгын, илдәге матур табигатьне сурәтли. Ул Татарстанның, Кавказ һәм Кырымның, Себер һәм тайганың матур табигатен яратып җырлый. Соңгысын ул «алтын тайга» дип атый һәм аның үзенә хас матурлыгын ача. Д. Фәтхи мораль һәм семья мәсьәләләреннән дә читтә калмый, күп кенә шигырьләрен шул темага багышлый («Төрек кызына», «Бала», «Җәүһәр», «Сөйгәнемә хат», «Гаилә турында башлангыч сызымнар», «Нэп кызы» һ. б.). Ул яңа җәмгыятьтә саф мәхәббәт һәм семья төзү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тууын шатланып җырлый. Д. Фәтхи илнең оборонасын ныгыту һәм тынычлык темасына аеруча әһәмият бирә. Ул, тыныч төзелешнең матурлыгын җырлап, халык өчен зур газаплар китергән сугышка протест белдереп яза һәм башка шагыйрьләрне дә сугышка каршы өндәмә язуга чакыра: «Сугыш» сүзе, һәрбер хәрефе — Канлы роман, Авыр поэма. Шуңа бүген: Кафияләрдән шигырь түгел, Бүген тусын Зур тавышлы Протест, өндәмә! Аның империалистик сугыш утын кабызучыларны фаш итеп:
Дипломатлар кухнясыннан — Дары аңкый ашы-чәеннән, Алар «Корал ташлау» җыелышына Портфельләргә Дары төяп баралар, Трибуналарга басып сайраганда - Зал эченә исе тарала... дип язган,, юллары әле бүген дә актуаль яңгырый. Демьян Фәтхи хикәяләр дә язды. Мәсәлән, ул «Саман өйдән таш пулатка» исемле хикәясендә («Яңалиф» журналы, 1930 ел, № 2) капитализмның авылга үтеп керүен, 1861 елгы реформадан соң крестьяннарның, авылдагы авыр тормыштан качып, таш пулатлы шәһәргә бәхет эзләп чыгып китүләрен, әмма анда тагын да көчлерәк изелүгә дучар
булуларын сурәтләде.
Д. Фәтхинең «Минем нәселем» исемле роман язуы да билгеле. Аның беренче баскыч мәктәп укучылары өчен язылган, «Укучылар көтепханәсе» сериясендә басылган «Бояр урманында» исемле китабы да бар. Д. Фәтхи балалар өчен дә күп кенә әсәрләр иҗат иткән. Д. Фәтхи тәрҗемә өстендә дә эшли. Рус теленнән шактый санда иҗтимагыйполитик һәхМ матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Аның шигырьләрен «Совет әдәбияты» журналы битләрендә дә, төрле әдәби альманахларда да, җыентыкларда да очратырга мөмкин. Демьян Фәтхи иҗаты үзенең активлыгы ягыннан бар дәвердә дә бертигез дәрәҗәдә түгел. Аның иң актив иҗат иткән чоры илне индустрияләштерү һәм коллективлашу елларына туры килә. Соңгы елларда иҗат эшчәнлеге сүлпәнләнә төшә. Шулай да ул бервакытта да шигырьләр язуыннан туктамый һәм үзенең соңгы көненә кадәр иҗат эшен дәвам иттерә. 1940 елны аның «Совет әдәбияты» журналында «Алтын тайга трагедиясеннән» исемле поэмасы басыла. Бөек Ватан сугышында гади солдат булып катнашкан Демьян Фәтхи ут эчендә дә шигырьләр язуын ташламый, атыш тынган вакытларда үзенең патриотик хисләрен кәгазьгә төшерә бара. 1943 елның 21 августында «Кызыл Татарстан» газетасында басылган шигыре «Атыш тынган минутларда» дип атала да:
Кичке атыш тынган минутларда, Казан, сиңа сагынып хат язам. Гади бер солдатның хаты итеп Каршы ал һәм яз, Казан!
7. ,С. Ә." № 5. 97
98
Хат формасында язылган бу шигырь Д Фәтхинең туган плен һәм халкын яратуын, туган җирен сагынуын үзенә генә хас шигырь алымы белән әйтеп бирә:
Дары исе сеңгән конвертыма йөрәгемнең бер бөртеген саламын, һәм ул илтер Волга яры, Сталинград сугышларын Кичкән сугышчының сәламен. Д. Фәтхи үзенең озын сугыш юлын җиңеп үтүен сурәтли: Син алып бар Дон сулары үткән Сугышчының иң кадерле уйларын, Почмагына кунган тузан хәтерләтсен Украинага илткән сугыш юлларын. Бу гади юлларда сугыш хакыйкате, солдат хисләре сурәтләнә. Ул аларны гади буяулар, гади, ләкин образлы детальләр белән ача (хат почмагына кунган тузан). Монда иҗек саннары да тигез түгел: беренче юлда ун иҗек, икенчесендә унбер, өченчесендә унике. Ритм да бер төсле түгел. Әмма, бу билгеләргә карап, шигырьне эшләнеп бетмәгән дип әйтә алмыйбыз. Бу поэтик юллар рифма һәм бер үк эмоциональ фикер белән бик нык оешканнар, поэтик хәлгә килгәннәр. Д. Фәтхи үзенең уй-хисләрен ышандырырлык итеп, гади сөйләм формасында! рак, әмма аны поэтик дәрәҗәгә күтәреп яза: Туган илнең өч елгасын кичтем — һәр елгада тамды минем кан. Якты теләк, батыр уйлар белән, Карт Днепр, карыйм сиңа Донец ярыннан. Атыш кыза. Хатым тагы бүленә. Куллар тагын минометка ябыша. Хат бүленми! Юллар дәвам итә Шаулап киткән мина тавышында. Демьян Фәтхи татар әдәбияты өчен, барыннан да элек, үзенең 1926—33 еллар эчендә язган әсәрләре белән кыйммәтле. Бу шигырьләре белән ул үзен ил һәм халык белән бергә атлый торган, яңа тормышны җырлаучы сәләтле художник итеп күрсәтте. Шагыйрьнең бу чор шигырьләрен тикшерү татар поэзиясенең художество байлыгын, анда барган әдәби стиль һәм идеяләр көрәшен тулырак ачарга ярдәм итә. Д. Фәтхи иҗатында шул чор поэзиясенең көчле һәм йомшак яклары ачык чагыла. Д. Фәтхи татар совет поэзиясен үзенең уй-фикерлә- ре, образлары белән дә һәм шигырь төзелеше ягыннан да баетты. Ул үзенең шигырь төзүдәге төп эстетик принцибы итеп шигырьне сөйләм теленә якынайтуны куйды. Бу максат шигырьнең ритмын, рифмасың һәм строфасын да үзенчәрәк төзергә мәҗбүр итте. Д. Фәтхи бер үк строфада берничә төрле ритм белән язды
һәм иҗекләр санын ирекле кулланды. Ул рифманы аваздаш сүзләрдән генә түгел, ә бер-бсрсенә нык охшамаган сүзләрдән дә ясады. Болар барысы да аның үзенчәлекле шигырь формасы тудыруына алып килделәр. Шигырь халык сөйләм теленә бик нык якыная. Әлбәттә, бу өлкәдәге осталык аңа җиңел генә бирелмәде. Кайвакытта аның шигырьләре прозага тартым, артык гади булып, поэтиклыгын югалтып та җибәрәләр. Демьян Фәтхи — үзенчәлекле шагыйрь. Аның башка шагыйрьләрдән бик нык аерылып торган үз стиле бар. Ул укучы күңелендә кала торган көтелмәгән чагыштырулар таба, предметны яки вакыйгаларны җанлы итеп күз алдына бастыра. Әмма Д. Фәтхи кайвакытларда «оригинальлек» белән мавыгып китә, һәм бу мавыгу еш кына образны катлауландыруга һәм аңлауны авыр- лаштыруга алып бара. 1940 елны язылган «Алтын тайга трагедиясеннән» шигырендә дә, мәсәлән, шундый авыр аңлашыла торган образларны очратырга мөмкин. Бөек Ватан сугышы бу яктан аның иҗатында үзгәреш тудырды. Аның сугыш кырыннан язган шигырьләрендә инде катлаулы, авыр чагыштырулар очрамый. Шигырь төзүдәге кайбер алымнары белән Д. Фәтхи Такташны хәтерләтә. Бу охшашлык бер үк чор тудырган темаларның һәм идеяләр- нең^уртак булуыннан гына түгел, ә кайбер художество алымнарының охшаш булуыннан да килеп чыга. Д. Фәтхидә дә Такташтагы кебек риторик эндәшү, сораулар, халыкка турыдан-туры агитация максаты
белән мөрәҗәгать итү, өндәүләр зур урын алып тора. Ләкин Д. Фәтхинең шигырь стиле, поэтикасы Такташныкыннан шактый аерыла. Бу аерымлыкны шагыйрьнең конкрет идея үсешендә дә, оригиналь образлы фикер йөртүендә дә, шигырь техникасын, ритмикасын үзенчә куллануында да күрергә мөмкин. Д. Фәтхи — Тукай шигырь мәктәбендә тәрбияләнгән шагыйрь. Ул аның поэтик традицияләрен яңа шартларда, үзенең поэтик натурасына хас рәвештә дәвам итте. Ул үзе күңелендә Тукайга карата зур мәхәббәт, хөрмәт саклый. Бу мәхәббәт аның 1926 елда язган «Тукай турында» исемле шигырендә дә ачык күренә. Пролеткульт һәм раппчылар, Тукайны буржуаз шагыйрь дип, аны тарихның чүплек базына ташларга маташкан дәвердә Д. Фәтхи Тукайның халык шагыйре булуын җырлап чыга:
Авыл. Урамнары экран аның, Тальян чыңлый Тукай маршын, Җырлар яңгырый, Тукай җырлый, Ишетәм аның җырчан тавышын.
Д. Фәтхи иҗатына рус пролетар шагыйре Демьян Бедпыйның да йогынтысы зур булды. Моны Д. Фәтхинең шигырь төзелешендә, тема һәм идея уртаклыгында һәм, ниһаять, Демьян Бедныйдан өйрәнүенә ишарә ясап, Демьян Фәтхи псевдонимы астында язуында да күрергә мөмкин. Д. Фәтхи — зур, талантлы татар совет шагыйре. Әмма әдәбиятчылар никтер аның исемен читләтеп узалар. Шагыйрьнең бай иҗат мирасы киләчәктә өйрәнелергә һәм аның безнең әдәбияттагы роле, катлаулы һәм каршылыклы иҗат юлы әдәбиятчылар тарафыннан бәяләнергә тиеш. Д. Фәтхи әдәбият тарихында үз урынын алырга тулысыича хаклы. Чөнки ул үзенең гомерен һәм иҗатын совет халкына хезмәт итүгә багышлады, халык яратып укый торган матур поэтик әсәрләр тудырды. Татарстан Совет язучылары союзы һәм Таткнигоиздат Демьян Фәтхинең сайланма әсәрләр җыентыгын басып чыгару турында уйларга тиеш.