Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ 
(1881—1918) Быел май аенда татар телендә пролетариат әдәбиятының беренче башлангыч үрнәкләрен биргән язучы, революционер Га- •:bvp Коләхметовның тууына 75 ел тулды. Габделгафур Юныс улы Коләхметов 1881 елның 4 маенда, Пенза шәһәрендә туа. Башлангыч белемне Пенза губернасы, Нижний Ломов өязе, Ятмис авылындагы дини мәдрәсәдә ала. Ләкин ул мәдрәсәдәге уку-тәрбия эшләренең куелышы Гафурны да һәм аның аталарын да канәгатьләндерми. Алар 1897 елда Казанга күчеп киләләр. Гафур 1898 елның көзеннән башлап Русскотатарская учительская школа- да укый башлый. Монда ул Хөсәен Ямашев белән дуслаша. Социалдемократлар тарафыннан оештырылган яшерен түгәрәкләрдә катнаша башлый, революцион әдәбият белән таныша, эшчеләр арасында политик пропаганда алып барырлык дәрәҗәгә күтәрелә. Гафур Коләхметов 1902 елны укуын тәмам итә һәм Казанның хәзерге Восстание бистәсендә укытучы булып эшли башлый. Монда ул 1912 елга кадәр укыта, эшчеләр, укытучылар арасында революцион эш алып бара. Коләхметов үзенең белемен хезмәт ияләре массасы арасында таратырга тырыша; публицистик мәкаләләр яза, политик актуаль мәсьәләләргә багышланган русча мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итә. Г. Коләхметов 1905 елгы буржуаз демократик революцияне эшчеләр белән бергә каршылый, революцион прокламацияләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыру һәм тарату эшләрендә актив катнаша. Казан комитеты каршында татарлар арасында эшләү өчен X. Ямашев җитәкчелегендә оештырылган пропагандистлар группасында эшли. 1905 елда Казанда үткәрелгән революцион митингларда, демонстрацияләрдә, баррикада сугышларында катнаша. Революцион күтәрелеш чоры узып, реакция еллары башлангач, Г. Коләхметов масса белән элемтә тоту өчен легаль мөмкинлекләрдән файдалана: «Азат», «Азат халык» газеталарына мәкаләләрен, тәрҗемәләрен бастыра. Г. Коләхметов 1906 елда «Уалган мол» исемле бер символик хикәя тәрҗемә итеп «Казан мөхбире» газетасында бастыра’, ликәядә ирек дулкыннарын буып торган таш койманың—молның җимерелүе турында сөйләнә. Бу әсәрнең идеясе ирекләре буылып торган халыкларны, изелүчеләрне берләшергә чакырудан, революционерлар җитәкчелегендә яшьләрнең көрәшкә берләшергә тиешлеген һәм, таш койма кебек, ирекне буып торучы монархиянең җиңеләчәген күрсәтүдән гыйбарәт. Г. Коләхметовның беренче әдәби әсәре «Ике фикер» пьесасы була. Социализм идеясенең җиңәчәген аллегорик образларда күрсәтүче бу әсәрне басып чыгарырга рөхсәт итмиләр. Ләкин ул 1908 елда үзенең икенче әсәре булган «Яшь гомер» драмасын бастырып чыгара. Бу пьесада татар әдәбияты тарихында, беренче буларак, революцион эшчеләр образы һәм большевик образы күрсәтелә, буржуазия белән пролетариат арасындагы сыйнфый көрәш, хатын-кызны социаль изелүдән коткару мәсьәләләре революцион юл белән генә уңай хәл ителергә мөмкин икәнлеге әдәби образлар аша чагыла. Г.' Коләхметов бервакытта да революцион рухтагы вакытлы матбугат белән элемтәсен өзми. Ул шушы әсәрләрен язган чорда да Оренбургта X. Ямашев җитәкчелегендә чыга торган «Урал» газетасына хәбәрчелек итә. Ул философия, политик экономия һәм педагогия фәннәре белән кызыксына, рус һәм Европа классикларының әсәрләрен яратып укый. Рус классик әдәбиятының уңай йогынтысы, бигрәк тә пролетариат әдәбиятына нигез салучы бөек язучы М. Горький тәэсире аның беренче әсәре булган «Ике фикер» пьесасында ук чагыла. Бу әсәрдә автор татар халкының алдынгы интеллигенциясе арасына рус революцион матбугаты аркылы марксистик идеяләрнең килеп керүен күрсәтә. Пьесада ике көчнең — революцион һәм реакцион көчләрнең көрәше сурәтләнә: реакцион карашларының символы итеп Кара фикер, революцион идеяләрнең билгесе итеп Кызыл фикер алына. Нәтиҗәдә Кызыл фикер— революцион идеяләр җиңеп чыга. Г. Коләхметов татар телендә гомуми тарих буенча бер әсәр яза. Бу әсәр, өч китаптан торып, «Тарих сәхифәләре» дип атала. «Тарих сәхифәләре» 1909 елда басыла. «Тарихтан әүвәл адәм балалары» исемле беренче китабында тарихка чаклы булган кешеләрнең көнкүрешләре турында мәгълүматлар бирелә, кешеләрнең табигать белән көрәшеп үсүләре турында сөйләнә. Дип белән дәүләтнең барлыкка ки

 
-чүе һәм боларның кем интересы өчен хезмәт итүләре турында әйтелә. Икенче китабы «Әүвәлге мәмләкәтләрнең, урыннары һәм халкы» дип исемләнә, «ченче китабы Мисыр (Египет) тарихын, аның культурасын эченә ала. Бу китап ул вакытларда татар телендә фәнни һәм материалистик рухта язылган әсәрләрнең берсе булып тора. Реакция еллары башлану белән Г. Ко- ләхметовны яшерен полиция күзәтә, тикшереп тора башлый, һәм бу эзәрлекләү аның гомеренең соңгы елларына кадәр дәвам птә. Полиция аның берничә әсәрен матбугатта чыгармаска да ирешә. Мәсәлән, 1908 елда язылган «Әбүҗәһел» исемле пьесасы, шулай ук «Кем гаепле» драмасы һ. б. әсәрләре басылмыйча калалар. Бу хәл, әлбәттә аның иҗат активлыгын киметми калмый һәм, ниһаять, 1912 елда инде ул матбугатта бөтенләй күренми 
башлый. Ләкин Коләхметов үзенең демократик карашларыннан, революцион идеяләреннән бервакытта да читләшми, X. Ямашев белән берлектә буржуаз милләтчеләргә каршы кө- рәшә, политик түгәрәкләрдә эшли бирә. 1916 елның ахырында Г. Коләхметовныц сәламәтлеге бик какшый, 1906 елларда ук инде сизелә башлаган үпкә авыруы көчәй гәннән-көчәя бара. Ул дәвалану өчен туган ягына китә. Ләкин инде соң була, 1918 елның беренче апрелендә Пенза губернасы, Красная Слобода исемле өяз шәһәре больницасында үлә. Татар әдәбиятына новатор язучы булып килеп кергән, демократик идеяләр,-» революция өчен армый-талмый хезмәт иткән Гафур Коләхметовны җәмәгатьчелек хөрмәт белән искә ала.
 
АКОП АКОПЯН 
(1866—1937) Совет Әрмәистанының күренекле шагыйре Акоп Акопян үткән гасырның 90 нчы елларында хезмәткә, хезмәт кешесенә багышланган җырлары белән әдәбият дөньясына килеп керә. Аның беренче шигырьләре «Хоруртайн Хайастан» газетасында һәм «Норк» журналында басылалар. Бу шигырьләрендә ул хезмәтне мактый. Шулай да әле аның башлангыч шигырьләрендә һөнәрче образы гына гәүдәләнә. Ә инде соңга таба — капитализмның җәелүе, вак һөнәрчеләрне үз эченә тартуы аркасында шагыйрьнең иҗатында завод- фабрика эшчеләре, революцион көрәш мотивлары өстенлек алалар. А. Акопянның беренче шигырьләр җыентыгы 1899 елда Тбилисидә басылып чыга. Аның тормышы һәм иҗаты пролетариатның көрәше һәм җиңүе белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул азатлык өчен көрәшүче эшчеләрнең алгы сафында бара. 1902 елда Акопян Закавказье эшчеләренең революцион күтәрелешләрендә катнаша, 1904 елда большевиклар партиясенә керә. 1908 елда үзенең атаклы «Яка таң» поэмасын яза һәм бу әсәре белән үзен чын мәгънәсендәге пролетариат шагыйре итеп таныта. А. Акопян авыр реакция елларында иҗат итә, ләкин ул аз гына да төшенкелеккә бирелми, революциянең җиңәчәгенә ышана. «Шәһәр» (1911), «Бервакытта да армыйбыз» (1915) һ. б. Аның «Кызыл дулкыннар» (1911), «Тигезлек» (1917) һ. б. эпик поэмаларында халыклар дуслыгы, эшчеләрнең революцион көрәше турында языла. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң А. Акопянның иҗаты тагын да киңрәк колач җәя. Ул социалистик төзелеш, яңа кешеләр, яңа мөнәсәбәтләр турында яза. «Аллалар телгә килде» (1920 ел), «Шир-КаналБолыпевик» (1924). «Волховстрой» (1925) кебек көчле поэмалар, йөзләрчә шигырьләр иҗат итә. 1923 елда Акопянга эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән Әрмәнстанның һәм Грузиянең халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә. А. Акопянның поэмалары һәм шигырьләре рус, украин, әзербайҗан, грузин һ. 6. телләргә тәрҗемә ителде.