ЯҢА ДУСЛАР
Таткнигоиздат башкорт әдәбияты буенча татар телендә ике жыентык бастырып чыгарды. Болардан берсендә зурлар өчен булган әсәрләр, «Яна дуслар» XXII исемле икенчесендә башкорт язучыларының балалар өчен язган әсәрләре (13 язучының 19 хикәясе) бирелгән. Таткнигоиздатның күрше-туган- даш халыклар • әдәбиятыннан иң яхшы әсәрләрне сайлап алып татар телендә бастырып чыгаруын хуплап каршы алмыйча мөмкин түгел. Бу безнең укучыларыбызның, яшьләребезнең тугандаш халыклар әдәбияты, аларның культура үсеше белән якыннан танышып баруларына мөмкинлек тудыруда бер адым дип каралырга тиеш. Шул үрнәк белән республикабызга чиктәш бүтән күршеләребезнең (чуваш, мари, удмурт), шулай ук башка халыкларның әдәби байлыгын укучылары- бызга җиткерү дә бик файдалы һәм кирәкле эш булыр иде. Бу безнең укучыларыбызга Бөек Коммунистлар партиясенең дөрес милли политикасы нәтиҗәсендә бу халыкларның ни дәрәҗәдә алга киткән булуларын ачык күрергә һәм аларның тормышларын, омтылышларын өйрәнергә билгеле дәрәҗәдә ярдәм итәр иде. Киң алымнар белән үсеп бара торган башкорт культурасы, башкорт әдәбияты белән укучыларыбызның якыннан таныш булулары исә бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр татар һәм башкорт халыклары бер үк культура чишмәсеннән су эчеп яшәделәр. Ул вакытта культура-әдәбият өлкәсендә татарныкы булганнар башкортныкы да иде дисәк, ялгыш булмастыр. Чөнки Г. Тукай, М. Гафури һәм башка күп кенә язучылар XXII Яна дуслар. Төзүчесе Фәрит Исангулов, редакторы К. Котдусова, Таткнигоиз- датның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе, 1955 ел, 127 бит, бәясе 2 сум 85 тиен. Китап катыргы тышта чыгарылган. татар һәм башкорт халкы тарафыннан бердәй яратып, үз итеп укылдылар, һәр ике халыкның хәзерге язучыларының күпчелеге боларны үзләренең әдәби остазлары итеп санарга хаклылар. Башкортның көчле моңы, киң күкрәктән яңгырап чыккан «Сакмар», «Ашказар» һ. б. көйләре татар һәм башкорт хезмәт ияләренең колакларында бердәй ягымлы аһәң белән яңгырадылар. Әле дә аларны яратып җырлыйлар һәм чын күңел биреп тыңлыйлар.. Бөек Октябрь революциясе, СССР- да яшәүче барлык халыклар белән беррәттән, башкорт халкына да үз милли культурасын, үз ана телендәге әдәбиятын тудырырга, үстерергә тулы мөмкинлек бирде. Әйтергә кирәк, башкорт халкы бу мөмкинлектән уңышлы файдалана. Узган ел Москвада булып үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасы моны ачык күрсәтте. Башкорт театры, башкорт музыкасы Татарстан хезмәт ияләре тарафыннан да сөелеп карала һәм тыңлана. Ләкин, ачык әйтергә кирәк, башкорт язучыларын татар хезмәт ияләре массасы һәм укучы яшьләр алдында популярлаштыру әлегә ка- 119 дәр һич тә канәгатьләнерлек түгел. Хәтта элегрәк укылып килгән Сәйфи Кудаш һәм Сәгыйть Агишев кебек картрак буын язучылар да соңгы елларда онытылып тордылар. Югарыда телгә алып кителгән икс җыентык инде яхшы ук үсеп, ныгып килә торган башкорт әдәбияты белән безнең укучыларыбызны таныштыруның. башлангычы булыр дияргә мөмкин. Без рецензияли торган «Яна дуслар» җыентыгына, гомумән, һич тартынмыйча уңай бәя бирергә туры килә. Монда күләм ягыннан кыс- ка-кыска, ләкин бай эчтәлекле, художество кыйммәте начар булмаган әсәрләр тупланган. Аларның һәрберсе яшь буынга коммунистик тәрбия бирүдә билгеле әһәмияткә ия булып тора. Җыентыкның шулай булып чыгуы безне аеруча шатландыра. Җыентык татар һәм башкорт әдәбиятының классик язучысы Мәҗит Гафуриның «Кыр казы» исемле хикәясе белән башланып китә. Бу хикәя безнең укучыларыбызга күптән таныш. Шуңа күрә аңа аерым тукталып торуның кирәге булмас дип уйлыйбыз. Моннан соң башкорт әдәбиятының хәзерге карт буын язучыларыннан Сәйфи Кудашның «Боярлар бар чакта» дигән хикәясе урнаштырылган. Бу хикәя моннан байтак еллар элек язылган булуына карамастан, әле хәзер дә әһәмиятен югалтмаган һәм, әйтергә мөмкин, мәңге кабатланмас иске тормышның авырлыгын, ул вакытта хезмәт ияләре кичергән газаплы тормышны күрмәгән яшь буынга реаль образларда шул тормышны күрсәтеп бирү ягыннан ул онытылмаслык әдәби мирас булып калыр. Балалар, яшьләр бу хикәяне укып, анда сурәтләнгән, Октябрьгача булып үткәннәрнең безнең хәзерге тормыш чынбарлыгына бөтенләй охшамаган булуын аңларлар, ул вакытта хезмәт ияләре кичергән гаять зур авырлыкларны үз күзләре белән күреп торган кебек хис итәрләр. Менә шуңа күрә дә бу әсәрнең җыентыкка кертелүе бик уңышлы диясе килә. Җыентыкка шулай ук карт буын язучылардан Гариф Гомәрнең хәзерге темага язылган ике хикәясе кертелгән. Болардан «Диңгез ясый торган кеше» исемле кечкенә генә хикәясендә язучы совет кешеләренең табигатьне үзгәртү өстендәге эшләрен, югары техник прогрессны, безнең илдә яңа кешеләр мәйданга килүне 3—4 битлек әсәр өчен шактый тулы һәм ышандырырлык итеп чагылдыра алган. Балалар кызыксынып укырлык. «Елка янында» хикәясендә исә язучы иске тормыш белән яңа тормышны бик оста чагыштыру, контраст кую юлы белән элекке һәм хәзерге балаларның тормышындагы зур аерманы күрсәтеп бирә алган. Нибары өч битлек бу хикәяне укыгач, балалар хәзер безнең илебезнең бөтен почмакларында да үткәрелә торган һәм Советлар илендәге барлык балаларга бик таныш, алар бик яратып каршы ала торган елка бәйрәменең элекке хезмәт ияләре балалары өчен хыял да итә алмаслык бер нәрсә булуына төшенәләр. Хикәядә гади алымнар белән генә сурәтләп бирелгән сыйнфый аерымлык күренешләре балаларда шул аермаларны тудыручы һәм яклаучы иске тәртипләргә тирән нәфрәт тәрбияләрлек итеп бирелгән. Сәгыйть Агишевның «Петька Якушин һәм Петька Байрамгулов» дигән хикәясе Бөек Ватан сугышы чорына карый. Монда сугыш вакытында эвакуацияләнеп башкорт авылына килгән бер рус семьясы белән аларны туганнарча якын итеп каршы алган башкорт семьясы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре аша безнең ил халыкларының какшамас дуслык, бердәмлекләре идеясе бирелгән. Ә мондый эчтәлектәге әсәрләр, шулай ук гомумән дуслыкка чакыра торган хикәяләр безнең балаларыбыз өчен бик кирәк һәм файдалы. Җыентыкка Әкрәм Вәлинең ике хикәясе кертелгән. Болар икесе дә җыйнак кына хикәячекләр булып, билгеле тәрбия максатларын күздә тотып язылганнар. «Шәһәр малае» хикәясендә, беренчедән, әтисе авылга, МТСка кү- 120 черелгәч, Илгизнең: авылга оарсам, мин анда үземә иптәшләр таба алырмынмы икән? днп шикләнүе урынсыз булу, акыллы, тырыш бу шәһәр малаеның авылда да үзенә бик яхшы иптәшләр табуы турында сөйләнә. Моның белән язучы совет авылындагы һәм шәһәрендәге балалар арасында тулы дуслык булдыру өчен һич нәрсә дә комачауламауны күрсәтә. Икенчедән, бу хикәядә «чын иптәшлек нәрсәдә?» дигән сорауга да җавап табып була: Таһир геометриядән өйгә бирелгән эшне үзе башкарып килә алмагач, иптәше Илгиздән күчереп алмакчы була. Ләкин Илгиз моңа юл куймый. Таһирның бик ачуы килә, Илгизне үзенә дус түгел дип саный башлый. Ләкин ул бик нык ялгыша: Илгиз һаман аңа дус. Нәкъ дус булганы өчен ул дәфтәреннән күчерергә рөхсәт итми. Чаңгы ярышы вакытында Таһир Илгизнең чыи дус икәнен ачык аңлый. Иң оста чаңгычы Таһирның чаңгы каешы өзелеп, юлда туктап кала. Илгизгә аны куып узарга, беренчелекне алырга тулы мөмкинлек туа. Ләкин ул юлда иптәшенең уңышсызлыкка очравын күрә дә, туктап, аңа ярдәмгә килә. Моны укыгач, дустың өчен, кирәк булса, һәм бу урынлы булганда, үз интересыңны да корбан итәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгарырга мөмкин. «Гыйлуанның шатлыгы» хикәясендә, беренчедән, бер баланың үз авылын бик яратуы, ләкин аның башка авыллардан шактый артта калып баруы белән һич тә килешә алмавы, икенчедән, колхоз балаларына бик характерлы булган сыйфат — авыл хуҗалыгы машиналары, бигрәк тә трактор, комбайннар белән кызыксыну гади һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Ә туган авылыңны, туган шәһәреңне ярату — сөекле Ватаныңны ярату ул. Алар өчен кайгырту исә — Ватан өчен кайгырту. Шулай булгач, бу әсәрнең балаларга патриотик тәрбия бирү ягыннан әһәмияте һичшиксез. Мостай Кәримнең «Малайлар» хикәясендә чит ил (Болгария) балаларының Совет иленә, Совет Армиясенә эчкерсез мәхәббәте, теләктәшлеге бик гади генә күренешләр аша чагылдырылгаи; фашист илбасарларны куып барган совет солдатлары шәһәргә ялга туктагач, ике болгар баласының аларга үзләренең йөрәк җылысын аңлатырга омтылышлары күрсәтелгән. Берникадәр юмор катыш бу әсәрдә ике болгар баласының дошман гаскәрләре чигенгәндә алып калган кылычны совет солдатларына китереп тапшырулары, «фашистларның үз кылычлары белән үзләренең башларын чабып өзү»не сораулары, ниһаять, сугышчылар ял иткән вакытта яшеренеп кенә кереп, «һәр сугышчының аяк очында салып куйган итекләре яңа чыккан кояш нурында ялтырап торырлык» итеп, чистартып куюлары бик матур итеп сурәтләнгән. Кадыйр Даянның «Өзелгән чәчәкләр» хикәясе күләме белән бик кечкенә. Ни бары ике бит чамалы бу хикәядә язучы игътибарны бала тәрбиясендәге мөһим бер Нәрсәгә юнәлтә: Әхмәт анасын бик ярата. Ул, анасының күңелен табарга ты- 'рышып, аңа бик матур чәчәкләр 'букеты алып кайтып бүләк итә. Әлбәттә, ана баласының үзенә күрсәткән хөрмәте өчен бик шатлана. Ләкин аны икенче мәсьәлә борчый: бала бу чәчәкләрне кайдан алган? Чәчәкләрнең шәһәр бакчасындагы түтәлдән өзелгәнен белгәч, ана улының бүләген кабул итми, кире урынына илтеп куярга куша. Ул бик дөрес эшли. Әхмәт, чәчәкләрне илткәч, бакчачы карт белән булган бе- седада үзенең зур ялгыш эшләгән булуын аңлый. Бабайны кайгыга төшергән мәсьәләдә үзе гаепле икәнне әйтеп, карттан гафу үтенә. Зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәр бу. Аны балаларга да, ата- аналарга да укырга тәкъдим итәргә кирәк. Зәйнәп Биишеваиың «Ярдәмче» исемле хикәясе белән Әхтәм Ихса- новның «Ана рәхмәте» исемле хикәясе турында бер үк фикерне әйтергә туры килә. Кечкенә генә бу 121 хикәяләрдә ата-аналарга ярдәм итүче балалар образлары бик гади, ләкин реаль рәвештә күз алдына килеп баса. 3. Биишеваның «Башак» хикәясе вакыйгасы, алга сөргән идеясе белән бик әйбәт: ул пионерларның колхозга ярдәмнәрен чагылдыра. Сюжет үсешендәге серлелек хикәяне шактый мавыктыргыч ясый. Ләкин монда бер нәрсә белән килешеп бетеп булмый: пионерлар бит колхоз эшенә болай табышмаклы юллар белән түгел, оешкан рәвештә булышалар. Шулай булгач, мондый эл ымны куллану нигә кирәк булыр икән?!. Рәис Габдрахмаиовның җыентыкка өч хикәясе кертелгән. Алар һәр- кайсы үз урынында билгеле бер әһәмияткә ия. Мәсәлән, «Юлда» хикәясе балалар арасында очраш- тыргалый торган мактанчыклыкка каршы юнәлдерелгән булса, «Күгәрченнәр» хикәясендә империалистик илләрдәге эшчеләр, эшче балалары тормышы, аларның изелеп яшәүләре һәм иреккә омтылышлары чагылдырылган. «Койма» хикәясендә исә балаларда социалистик милеккә — дәүләтнеке булган һәрнәрсәгә карата сак һәм аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү бурычы куелган. Уңышлы язылган әсәрләр болар. Мөкәррәмә Садыйкованың «Бәд- ри әби елмая» исемле хикәясе укучы балаларның тәрбиячесез карткарчыкларга булышулары, аларның хәленә керүләре турында ышандырырлык итеп язылган. Шулай да хикәядәге кайбер моментлар белән килешеп бетәсе килми: беренчедән, хикәянең баш өлешендә Бәдри әбине авылдагы башка карчыклардан аерылып торган тискәре образ итеп сурәтләү кирәкмәс иде. Ул ягымлы гади авыл карчыгы итеп бирелгән булса, хикәя отышлырак чыккан булыр иде. Икенчедән, Бәдри әбигә үзе теләп булышкалап йөрүче чын пионер йөрәкле Кәримәдән иптәшләренең хаксыз көлүләре дә, шулай ук Кәримәнең Бәдри әбигә бәрәңге алырга ярдәм итү турында иптәшләренә мөрәҗәгате һәм аларның моны алкышлап каршы алулары да, ни өчендер, ана теле дәресендә — укытучы Зөлфирә апалары алдында булган итеп бирелә. Ләкин тыйнаксыз балаларны тәртипкә чакыруда да, Бәдри карчыкка ярдәм оештыруда да укытучының һичбер роле күренми. Шулай булгач, бу вакыйганы ана теле дәресе, укытучы Зөлфирә белән бәйләү очраклы бер хәл генә булып кала. Нәҗип Асанбаевның «Яңа дуслар» хикәясе, нигездә, кошларга карата балаларда җылы караш, күчмә кошларны оялар ясап каршы алу тойгысы тәрбияләүне максат итеп куя. Бу ягы бик әйбәт аның. Ләкин бөтен җыентык аның исеме белән аталган бу хикәянең кайбер кимчелекләрен дә әйтмичә китеп булмый. Барыннан да элек, яңа гына алты яшь тутырган «герой» авызыннан сөңләтү формасында язылган бу хикәянең теле, стиле һич тә 6 яшьлек баланы гәүдәләндерми. Монда без зур кешенең бала булыбрак сөйләшергә тырышуын гына күрәбез. Сыерчык оясын үзләре ясамыйча, аталарыннан ясатуны искә алмаганда (бусы, әлбәттә, яхшы түгел), монда 6 яшьлек балаларны күреп булмый. Аннан авторның чыпчыкларга карата балаларда кискен нәфрәт тәрбияләргә омтылуы (бабай авызыннан: «Ә чыпчык зыян китерә: тары чүпли, көнбагыш чүпли дип әйттерү) бик үк урынлы булмас. Файда белән зарарны баланс тикшергәндә генә билгеләп була. Фән безгә чыпчыкның күп кенә файда да китерүен раслый. Чөнки чыпчыклар бик күп сандагы иң зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Фәрит Исәнгуловның «Быел җәй» исемле хикәясе балаларга «хәзерге заманда кая гына барсаң да, нәрсәгә генә тотынсаң да белем кирәк, белемсез колхозда да тиешенчә эшләп булмый» дигән идеяне бирүне үзенә бурыч итеп куйган. Әйтергә кирәк, язучы гади генә вакыйгалар аша шушы максатына ирешкән дә. Кыскасы, кечкенә генә бу хикәячекләрдә, югарыда да әйтеп үтелгәнчә, шактый бай эчтәлек бирелгән, бу әсәрләр үзләре алга сөргән 122 идеяләрне тулы ачалар һәм билгеле бер тәрбияви максатны күздә тоталар. Күпчелек хикәяләрдә кеше образлары истә калырлык итеп эшләп бирелгән. Мәсәлән, С. Кудашның «Боярлар бар чакта», Г. Гомәрнең «Елка янында» хикәяләрендә элекке заманның эксплуататор катлау вәкилләре реаль, яхшы ук тулы, укучыларда аларга карата табигый нәфрәт уятырлык итеп эшләп бирелгән. Әкрәм Вәли хикәяләрендә иптәшлекнең мәгънәсен яхшы аңлый торган алдынгы укучы Илгиз, үзенең туган авылын чын күңелдән яратучы, атасы шикелле машиналар белән кызыксынучы Гыйлуан, Мостай Кәрим хикәясендәге болгар малайлары Анастас белән Младен, Кадыйр Даянның «Өзелгән чәчәкләр» хикәясендәге анасын бик ярата торган Әхмәт һәм баласына дөрес тәрбия бирүче ана образы һәм башкалар кешеләрдәге теге я бу уңай якларны дөрес чагылдыралар. «Күгәрченнәр» хикәясендә сурәтләнгән Джон образы (империалистик Америка эшчесе) һәм аның улы Артур да хәтердә нык сакланырлык детальләр белән бирелгән. Джон озак вакытлар эшсез йөри. «Кая гына бармасын—'анда эшсезләр тулы... ә Джон кебекләрне буш урын булса да алмыйлар. Чөнки ул элекке урыныннан сөяктән урак-чүкеч эшләгәне өчен куылган. Янәсе, куркынычлы кеше». Ләкин Джон, урын булды дип, кая туры килде, анда керергә атлыгып та тор.мый, әйтик, аны сугыш кораллары ясый торган бер заводка эшкә алмакчы булалар, «анда урнашырга үзе теләми, ач йөрүне артыграк саный. Моны Артур да аңлый». Шулай итеп, Джон 'безнең күз алдыбызга, ачлы-туклы гомер кя- черсә дә, сугыш уты кабызучыларга хезмәт итәргә теләмәүче, зур йөрәкле кеше булганлыгы өчен империалистик режим шартларында газап чигүче эшче образы булып килеп баса. Җыентыкта .вак-төяк кенә булса да җитешсезлекләр дә юк түгел. Аерым стилистик кытыршылыкларны, тел ягыннан кайбер төгәлсез- лекләрие һәм башка аз-маз кимчелекләрне телгә алмаганда да булыр иде, әлбәттә. Ләкин объектив булыйк — бу кимчелекләргә дә азрак тукталып китик: /Мәсәлән, 22 нче биттә «атларның болгавын төзәтү» дигән сүз тезмәсе бар. Бу урында татарча, һичшиксез, «атларның башагын төзәтү» диярләр иде. 33 нче биттә экскаватор турында «сигезтугыз катлы өй биеклеге бар» диелә. Бу биеклек экскаваторның стреласы озынлыгы турында түгелме икән? Шулай булса, аны экскаваторның үзенә кайтармау яхшырак булыр иде. 43 нче биттә «озын гәүдәле» диелә. Гадәттә «зур гәүдәле» дип әйтсәләр дә «озын» сүзе белән гәүдәне түгел, буйны сыйфатлыйлар шикелле: «озын буйлы» дию дөресрәк булыр. 51 нче биттә «зур гына танаулы» урынына «зур гына борынлы» дию уңышлы булыр иде, чөнки «танау» сүзе татарчада тискәрерәк мәгънәдә йөри. 102 нче биттә «бер карачкы» диясе урынга «бер карамчык» дияргә кирәк булган: «карачкы русчадагы «пугало» мәгънәсендә йөри ич! 103 нче биттәге «минем бозауларны болыннан куып алып кайтканны» диюгә караганда «бозауларны болыннан мин куып алып кайтканны» дию уңышлырак. «Төлке аю өнендә» дигән әкияттә фигыль заманнарын куллануда стабильлек җитеп бетми. Бер генә мисал китерик: «Байтак кына көннәр үтә, төлке аю өнендә рәхәтләнеп яши бирә. Аю күренми башлагач, төрле ерткычлар аның хәлен белергә өенә килә башладылар. Бервакыт бурсык килә...» Шушы мисалдан гына күренгәнчә дә һич кирәкмәгәнгә әле үткән заман, әле хәзерге заман формасы кулланыла, һәм бу стильне матурайтмый, боза гына! Аерым хикәяләрдә менә шул типтагы кимчелекләр очраштыргалый, ләкин алар күп түгел. Иң зур кимчелек итеп, мин җыентыкның бөтенләй иллюстрациясез чыгарылуын санар идем. Таткнигоиздатка бу мәсьәләдә сараиланмас- ка кирәк иде. Чөнки китапның, өс- теиә «Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип язылган булса да, бу адрес һич дөрес түгел: җыентыктагы күпчелек хикәяләр кече яшьтәге (III—IV класс күләмендәге) балалар өчен булып, бик аз сандагы әсәрләрне генә турыдаи-туры урта яшьтәге балаларга да тәкъдим итәргә була. Ә кече һәм урта яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларның рәсемле булуы беренче шарт. Урыны чыккач әйтеп китәргә кирәк: бездә әле китапларны адреслаганда аның эчтәлегеннән чыгып түгел, аерым берәр кешенең субъектив карашыннан чыгып эш итү яшәп килә. Бу мәсьәләгә карата педагогик якын килү җитеп бетми. Шулай булмаганда бу китапны олы яшьтәге балаларга билгеләп чыгаруны ни белән аңлатасың?!.. йомгаклап шуны әйтергә кирәк: башкорт язучыларының балалар өчен язган ике дистәгә якын хикәяне эченә алган бу җыентыкның басылып чыгуы бик уңай факт. Җыентыкны хәзерләүче, аның өстендә эшләүчеләр татар балаларына башкорт әдәбиятының әйбәт үрнәкләрен бирүне максат итеп.куйганнар һәм нигездә шуңа ирешкәннәр. Бу уңай башлангычны киләчәктә тагын да киңәйтергә кирәк