Логотип Казан Утлары
Публицистика

УНИКЕ КӨН

 КПССның XX съезды делегаты ★ Кремльнең Зур сараенда унике көн дәвам иткән тарихи бу җыелыш турында, шул унике көн эчендә булып узган куп төрле дулкынландыргыч яңалыклар, очрашулар, куанычлар турында үзенә бер китап язарга мөмкин булыр иде. Вакыты белән андый китапны һичшиксез язарлар. Мин исә, андый зур җаваплы эшне өстемә алырга батырчылык итмәстән, монда, съезд делегаты буларак, күңелдән кичерелгәннәрнең кайберләрең генә, аларны да кыска гына итеп теркәп узмакчы булам. Бу язмада соклангыч зур эшләр, тарихка кереп каласы зур вакыйгалар турында сүз барса да андый чакта әйтелә торган гигант, тантана, титан, даһи... кебек артык күперенке сүзләрне кулланмыйча, уйларымны, әгәр көчем җитсә, халкыбыз сөйләшә торган иң гади, иң үтемле сүзләр белән әйтеп бирергә теләр идем. Чөнки съезд миндә шундый тирән кичерешләр, шундый газиз уйлар тудырды ки, алар турында, иң якын кешеңә иң кадерле уйларыңны сөйләгәндәй, чын күңелдән, шартлы бизәкләр кушмыйча, ясалмасыз гына язасы килә. Съездның иртәнге утырышы гадәттә һәр көнне нәкъ 10 да башлана иде. Әмма Кызыл мәйданның тирәсе яктыра башлауга ук җанланган була. Сәгатьле манара тирәсенә ялтыравыклы озын саф булып төрле төстәге «ЗИМ»нар, «Победа»лар, «ЗИС»лар тезелеп китә. Мавзолей яныннан төркем-төркем булып, акрын гына атлап, җәяү килүче делегатлар уза башлый. Кремльнең эченә керү белән адымнар тагын да салмаклана төшә. Әңгәмәләр ишетелми башлый. Монда һәркайчан шулай. Кешеләр кычкырып сөйләшми, машиналар гудок бирми, алар, тынычлыкны бозмас өчен, гүя шуышып баргандай, ишетелер-ишетелмәс кыштырдап кына узалар. Кайчан гына килмә, нинди вакытта гына үтәргә туры килмәсен, бу тирәләрдән узганда күңелләрдә һәрвакыт кадерле истәлекләр уяна, туган ил белән бергә көрәшкә күтәрелгән, халыкның олы мәхәббәтен казанган сөекле кешеләр күз алдына килә. Менә бу тротуардан, гади генә таягына таянып, халыкның сөекле җитәкчеләреннән берсе — Михаил Иванович Калинин, уза торган булган. Әнә ул керә торган җиз тоткалы нмән ишек, ул менә торган киң баскычлар. Монда һәрвакыт шулай тын. Чөнки әнә ул зур сарайлар эчендә Советлар иленең иң җаваплы, иң катлаулы дәүләт эшләре башкарыла; барлык халыкның иң яхшы уйлары, акыллы киңәшләре илнең төрле почмакларыннан шушында җыела да, моннан халык өчен файдалы закон булып, күрсәтмә булып чыга. Сул якта — сөзәкләнеп Москва елгасы буена төшә торган тәбәнәк тирәкле бакча. Башларына кигән кар бүрекләрен иртәнге кояш яктысында матур җемелдәтеп, тирәкләр дә тын гына утыралар. Бакчаның 4 әнә шул тар юлларында, халыкның .киләчәген кайгыртып, адәм бала- сын бәхетле итү турында уйлый-уйлый, кызу атлап, дөньяның иң кеше- текле кешесе Владимир Ильич йөри торган булган. Аннан Москва елгасы күренә, аның аръягында иртәнге томан эченнән биек йортлар, заводлар калкып чыга, елга буендагы киң урамнардан бик күп кешеләр. кызыллы-сарылы автобуслар, троллейбуслар узып тора. Ленин моннан караганда боларның күбесе булмаган бит. Туган илнең һәр почмагының әнә шулай ул уйлаганча үзгәрүен күреп, белеп торуы пичектер җанга бер рәхәтлек бирә. Уң якка култыкланып кергән сарайларның тәрәзәләре сары ялкын төсле күзеңнең явын алырдай булып ялтырыйлар. Ленин әнә шул йортларның берсендә, өске катта яшәгән. Мең тәрәзә. Ничектер үзеннәи-үзе күзләр шул якка текәлә, күңелләрдә сабыйлар кызыксынуы уяна: шушы мең тәрәзә арасында кайсысы Ленин тәрәзәсе икән?.. Бу тирәдән узганда кемнәрдә нинди канатлы уйлар тумыйдыр да, кемнәрне нинди тойгы, нинди истәлекләр дулкынландырмыйдыр! Ул вакытта мин әле туган-үскән җиреннән аерылган яшь бер сугышчы, хыялга бай, әмма тормыш тәҗрибәсенә ярлы бер авыл егете идем. Гасырлар буе йокымсырап яткан татар авылына Ленин исеме Октябрь таңы белән бергә килеп керде, күңелләрдә якты өметләр уятты. Шунлыктан 1920 елны Перекоп һәм Сиваш сугышының иң кыен вакытларында без Ленин турында күп уйлый, күп сөйли торган идек. Россиянең төрле якларыннан җыелган, төрле халыкның уллары булган бездәй яшь сугышчыларны, безнең уңышларыбызны, без кичергән кыенлыкларны бу зирәк кеше күреп, белеп торадыр кебек иде. Әле дә исемдә, шулвакыт туган илебезгә мәхәббәт, аның иң оста һәм акыллы җитәкчесе Ленинга тирән ихтирам безгә коточкыч- кыенлыкларны җиңәргә көч бирде. Аннан соң инде байтак ук гомер узды, ул вакыттагы яшь сугышчыларның чәченә чал керде. Әмма Ленинга булган мәхәббәт беркайчан да сүрелмәде, юк, бу мәхәббәт еллар узган саеи, социалистик ватаныбыз үсә һәм ныгый барган саеи көчәя генә барды. Утырышлар залына кергәндә дә, безне иң беренче булып гүя тәбрик иткәндәй алгарак омтылган Ильич фигурасы каршы алды. Соңрак, Никита Сергеевич Хрущев докладын тыңлаганда да, алтынчы бишьеллык план турында фикер алышканда да без Ленинның барлыгын, шушы бөек эшләргә рухландыруын үзе исән вакыттагы кебек үк һәрвакыт сизеп утырдык. Әйтерсең лә, бу съездга Ленин үзе җитәкчелек итә. Әйе, Ленин кебек ерактан күрә белү, күмәкләшеп җитәкчелек итү, партия һәм дәүләт алдында торган бурычларны хәл итүгә Ленинча киң колач белән тотыну, халыкның киләчәген һәм хәзерге тормышын Ленин кебек кайгырта белү — партия Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең XIX съезд белән XX съезд арасында башкарган барлык эшендә кызыл җеп булып сузылып барган төп сыйфат менә нәрсәдә иде, съезд делегатларын менә нәрсә аеруча рухландырды. Халык ихтыяҗын кайгырту дигәннән шушы бишьеллык планнарны эшкә ашыру ул бит үзе үк тугай илнең бөтен экономикасын ныклы нигезгә корып, аны өзлексез баета һәм югары баскычка күтәрә барып, шул нигездә халыкның да тормыш-көнкүрешен моңарчы булмаган дәрәҗәдә яхшырту дигән сүз бит инде ул. Әмма бу съездның үзенчәлеге тагын шунда ки, ул, киләчәк белән бергә, халык тормышының бүгенге көнен дә кайгыртты. - Шушы бишьеллыкта җиде сәгатьлек эш көненә күчү. — Бәйрәм һәм ял көннәре алдыннан эш сәгатен кыскарту. Йөкле хатын-кызларга ял вакытын озынайту һәм бүтәннәр. 5 Съезд делегатлары таралып кына өлгерделәр, алда торган шушындый бурычларның, кайберләре турында карар да чыгып җитте. Әмма мәсьәлә монда гына түгел. Халык рухына якынлык, әгәр алай әйтергә мөмкин булса, халыкчанлык, халыкның тормышта тоткан урынын Ленинча, аның вакытыидагыча аңлау XX съездның эшендә һәрвакыт сизелеп торды. Бәлки аның иидә, нинди мәсьәләләрдә аеруча нык сизелүен әйтеп бирүе дә кыендыр; чөнки ул иң зур мәсьәләләрнең куелышыннан башлап аерым делегатларның чыгышына кадәр — һәммәсендә дә бар иде. Әйтергә мөмкин, халыкка якынлык съездның бөтен һавасына таралган иде. Менә трибунада чибәр йөзле, бик килешле буй-сынлы урта яшьләрдәге бер ханым. Бу — СССР сәламәтлек саклау министры Ковригина. Ул һәрвакыт бик матур сөйли, үтемле итеп сөйли. Гаять зур залның бер генә урынында да шылт иткән тавыш та юк. — Иптәш Хрущев Үзәк Комитетның докладында безнең илдә халык санының ничек артуы турында саннар китерде—16 миллион 300 мең кеше!.. Бу бит безнең илдә соңгы биш ел эчендә генә дә бөтен Дания, Норвегия, Финляндия һәм Швейцария халыклары кадәр халык артты дигән сүз! Элекке Россия халыкларының гомере белән чагыштырганда 1953— 1954 елларда безнең халыкның гомере шактый ук озынайган икән. Ләкин халыкның тормышы тагын да яхшырырга, кешеләрнең гомере тагын да озынаерга, тагын да ямьләнә төшәргә, кешенең тормышына бәхет, куаныч, рәхәт дигәннәр торган саен күбрәк өстәлә барырга тиеш бит! Чөнки коммунизмның төп бурычы — кешене чын мәгънәсендә, барлык яктан, бөтен гомере буена бәхетле итү! Әнә шул юлда шактый ук уңайсызлый торган кимчелекләр дә бар бит әле. Болар турында министр бик ачынып сөйләде. Больницалар санын арттырасы бар. Яшь балалар арасында йогышлы авыруларның күп таралуына чик куярга кирәк. Халыкның сулый торган һавасы да, эчә һәм коена тогран суы да саф булсын, аның эшли һәм яши торган урынында кояш нуры мул булсын! Бу ханымның халыкны шушы рәвешчә тирәнтен кайгыртып сөйләгән ялкынлы речен тыңлаганда башкалар белән бергә мин дә куанып утырдым: халык тормышының шундый «эчкәреге» якларын шушылай яхшы белеп, аны чын күңелдән кайгыртып бары безнең министрларыбыз гына сөйли ала, халыкны кайгыртуда Ленин стиленең яхшы бер үрнәге менә шушы бит инде! Бүтән делегатларның речьләрендә туган илнең һәм совет халкының тормышындагы башка яклар кайгыртылды, аны яхшырту өчен башка төрле чаралар, акыллы киңәшләр тәкъдим ителде. Әмма сүз бөтенләй җансыз әйберләр: таш, цемент, корыч, чуен кебекләр турында барганда да һәр делегатның тел төбендә шул ук тирән бер тойгы ята, аның барлык уйларын халыкка мәхәббәте җылытып җанландырып тора иде. Шул рәвешчә бөтен илне кайгыртканда бер үк вакытта аның аерым кешеләрен дә күз алдында тоту, аның ихтыяҗын, хәзергесен, киләчәген күрә, кайгырта белү — бу да бит безнең халыкта коммунизм идеясе тәрбияләгән гүзәл бер сыйфат, бу да бит Ленин васыятьләренең күңелгә иң нык сеңеп калганнарыннаи берсе. Шулай тыңлыйсың, уйлыйсың да үзеннән-үзе күңелдә әллә бер тынычсызлык, әллә сорау килеп туа, нәрсәнедер башка ягыннанрак, бүтән төрлерәк, тирәнрәк итеп аңлый башлавыңны сизәсең, күз алларың киңәеп киткәндәй була, тагын да яктырарак төшә. Халык дип, әдәбиятта халыкчанлык дип, әдәби әсәрнең нигезенә чын халык тормышы салынырга тиешле дип без күп сөйләнәбез бит. Ләкин менә алга шундый аяусыз бер сорау килеп баса: нәрсәдә генә чагыла соц ул сезнең халыкчанлыгыгыз? Гади хезмәт иясе, турыдан-туры буразнада, станокта, урманда яисә шахта төбендә эшли торган эшче, колхозчы образын кайсы әсәрегездә монумент дәрәҗәсенә күтәргәнегез бар? Хәлиткеч көч итеп, кешеләрнең тормышын үзгәртүче, вакыйгаларны оештыручы төп герой итеп кайсы әсәрләрегездә халык үзе алынган? Сезнең китапларыгызда бу рольне күбесенчә нинди дә булса эш башында торучылар, ягыш бераз көлебрәк, шаяртыбрак әйткәндә «түрәләр» башкара түгелме соң?.. Әйе, партиянең бу съездында тирәитен уйланырдай яңалыклар аз түгел, алар күп, алар байтак ук. Трибунада бер делегатны икенчесе алмаштыра. Әпә Украина коммунистлары чыгып сөйли, ак алтын иле — Үзбәкстан, Төрекмәнстан делегатлары, Донбасс, Урал вәкилләре, галимнәр, колхозчылдр, язучылар, инженерлар... Ул өлкә һәм республикаларның һәммәсенең дә казанышлары зур. Ләкин коммунизм байрагы туктаусыз алга әйди, киләчәккә карап яшәргә, тагын да яктыгарак, тагын да өскәрәк күтәрелергә өнди. Шунлыктан һәр делегатның чыгышы киләчәкнең хәзергә әле ераклык рәшәсеннән бөтенләй үк арынып җитмәгән кайбер тармакларын, гүяки пәрдәсен ачып күрсәтә, шуннан соң илнең киләчәге тагын да ачыклана, тагын да яктыра төшә. Илнең төньягыннан яисә көньяктан, Казахстаннан яки Ерак көнчыгыштан килгән делегатны тыңлыйсың. (Монда һәр халыктай яисә һәр өлкәдәй диярлек чыгып сөйлиләр). Шунда безнең җәмгыять төзелешенең бер капиталистик илдә дә була алмый торган гаҗәп бер әйбәт ягы, конституциягә дә, партиянең уставына да бик ачык итеп язылган бер үзенчәлеге игътибарны тарта: съезд трибунасында безнең бөтен илебезнең хәзергесе барлык халыкларның эше, тормышы аша чагылып бара. Илнең киләчәген дә без күн милләтле халыкларның барлык вәкилләре белән бергә, янәшә утырып, бергәләшеп сызабыз. Бөтен илнең акылы, зиһене һәм намусы Ленин •байрагы янына тупланып бергә җыелганда ул нинди соклангыч кодрәт, нинди какшамаслык көч! Республика һәм өлкәләрнең тиңсез уңышларына, зур казанышларына сокланып, бөтен зал белән кул чапканда күңелдә рәхәт тойгылар уяна. Куйбышев гидростанциясенең әле күптән түгел генә кабынган беренче утлары бәлки үзенә бөтен совет халкының дәртле омтылышын, туганлык, теләктәшлек тойгыларын туплаганга шулай якты янадыр? Әйе, нигезен Ленин салып калдырган халыклар дуслыгы, бик күп милләт халыкларының бер-берсенә туганнарча ярдәм итешүләре Казахстан белән Алтайның кысыр далаларына әнә ничек җаи кертте бит! Илдә социализм төзи башлаганнан бирле без искиткеч саннар белән эш итәргә, ул саннарның «теге ягында» кешеләр тормышын, алар- иың гел үсеп, катлауланып бара торган ихтыяҗын, тормыш белән бергә кешеләрнең дә соклангыч дәрәҗәдә үсүләрен күрә белергә өйрәндек. Ләкин алтынчы бишьеллыкта безнең илдәге төзелеш шундый колач алачак, безнең Татарстанның үсешен күрсәтә торган саннар гына да шулкадәр зур, шулкадәр хыялга тартым, хәтта аларны беренче карауда башка сыйдыру да кыен. Менә бит, хәйран калырлык түгелмени?.. Алтынчы бишьеллыкта Татарстанның промышленносте 1913 елда бөтен Казан губернасында эшләнгәнгә караганда промышленность товарларын 93 тапкыр артыграк бирәчәк. 93 тапкыр! Без хәзер (ягъни Татарстан) нефтьне бер үзебез генә дә 1913 елда бөтен патша Россиянендә чыгарганнан күбрәк чыгарабыз. 1960 елда исә Баку кадәр, нефте күп булуы белән бөтен дөньяда дан казанган Баку кадәр өч тапкыр эирергә җыенабыз. Әйе, өч тапкыр! Әле бит кайчан гына безнең тирәдә нефтьнең үзе түгел, исе дә юк иде. Болар бит коры саннар гына түгел. Бу — яңа шәһәрләр, хәзергечә итеп салынган яңа йортлар, клублар, яңа мәктәпләр дигән сүз. Бу — 7 Казан порты, Кремль янында чайкалачак Идел дулкыннары, республиканы иңләп, аның кырлары, урманнары аша, зур суларын, болыннарын кичеп узачак яңа тимер юл, яңа бакчалар, яшь урманнар һәм иксез-чиксез санда нефть яңалыклары. Бу саннар йөзләрчә авыл һәм шәһәрләрнең, ун меңнәрчә, йөз меңнәрчә колхозчы, эшче һәм укымыш- лыларның тормышына зур һәм тирән үзгәрешләр кертәчәк. Бу саннар — рух күтәренкелеге тудыра торган саннар, болар — канатлы хыяллар чыганагы, алар аша кешеләр тормышына әллә никадәр яңалык, җиңеллек, матурлык һәм куаныч өстәләчәк. Башкаланың Кремленнән туган илнең ерак почмаклары да якынрак күренә, туган-үскән җирнең казанышлары да, җитешсез яклары һәм башкарасы эшләре дә ачыграк булып күз алдына килеп баса. Делегатларның ялкынлы речьләрен тыңлаганда, хуҗалыкта яисә культура өлкәсендә соклангыч уңышларын ишеткәндә, үз республикабыздагы хәл белән чагыштырып карыйсың. Бездә ничек? Без тагын да яхшырак эшли алмас идекме икән? Бәлки безгә дә фәлән-фәлән яңалыклар кертергә, фәлән мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кирәктер? Хуҗалыкта әнә шулай. Культура өлкәсендә дә үзгәрешләр күп булыр. Әмма әдәбият ничек? Шундый шартларда безнең әдәбиятыбыз кая таба, ничегрәк үсәргә тиеш булыр икән? Билгеле, әдәбият һәм сәнгать алдында торган бурычлар алтынчы бишьеллык планында да, бүтән документларда да саннар, күләмнәр, исемнәр белән күрсәтелмәгән. Буржуа матбугатында: совет язучылары югарыдан бирелгән әмер белән, заказ буенча гына язалар, дигән ялган байтактан ук яшәп килә. Юк, без кемдер кушканга түгел, бәлки күңелебез кушканга язабыз. Бу турыда М. Шолохов заманында бик матур әйткән иде. Әйе, иҗат эше ул Советлар иле язучысының намус эше, вөҗданының таләбе, ул аның туган иле һәм халкы каршында иң изге һәм җаваплы бурычы. Яңа бишьеллыкта әдәбият алдына тагын да катлаулырак бурычлар килеп баса. Соң без, язучылар, шушы мактаулы бурычны башкарып чыгарга хәзерме? Без хәзерге һәм киләчәк тормыш кешеләрендә яңа, күркәм сыйфатлар тәрбияләргә, аның рухын коммунизм чоры кешесенә хас яңа тойгылар белән баетырга, батырлык, тәвәккәллек, фидакарьлек белән канатландырырга тиешбез. Моның өчен халык тормышының бөтен якларын, аның кыенлыгын да, якты якларын да тирәнтен күрә белергә, кыю һәм тәвәккәл булырга кирәк. Моның өстенә тагын әле туган илебезнең киләчәген романтик бөеклегендә күз алдына китерә белергә дә кирәк. Минемчә, безгә хәзер төп игътибарны чордашларыбызның рухи байлыгын, эчке гүзәллеге белән камиллеген, әгәр шулай әйтергә яр'ый торган булса, кешелекнең шушы иксез-чиксез кадерле хәзинәсенең—күңел нурының ничек балкуын күрсәтүгә, шушы нур белән башкаларның да рухын баетып, кешедәге иң гүзәл, иң кадерле сыйфатларның тагын да матуррак чәчәк атуына ярдәм итүгә юнәлтергә кирәк. Безнең алдынгы язучыларыбыз нәкъ әнә шуңа омтыла да. Ләкин байтак кына язучыларда үз иҗатларыңа, мондый таләпчәнлек җитеп бетми әле. Никита Сергеевич Хрущев Үзәк Комитетның отчет докладында сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә эшләүчеләрнең редакцияләрдә, нәшриятларда аниан-моннан гына язылган, чиле-пешле әсәрләрнең дөньяга чыгуына юл куюларының һич ярамаганлыгын, моның белән килешмәскә кирәклекне әйтеп узды. Кызганычка каршы, җитлекмәгән әсәрләр, дөньяга чыккан көнне үк онытылып, тарих тузаны астында кала торган сыек эчтәлекле, художество ягыннан зәгыйфь, акылга да, күңелгә дә берни бирә ’алмый 8 торган «кысыр» әсәрләр бездә дә күп чыга әле. Нигә аидыйлар чыга, нигә без күрә торып әдәбият мәйданын чүп-чар белән пычратырга ирек бирәбез? Төп сәбәпләрнең берсе, нәшриятта яисә журналларда эшләүчеләрнең, бигрәк тә редакторларның әдәбиятны аңлау сәләте бик сай, бик чикле булуда. Аянычка каршы, кайбер редакторлар гына түгел, хәтта кайбер өлкән редакторлар да кайвакыт яхшыны начардан, чын әдәби әсәрне халтурадан аера алмыйлар. Монысы шулай. Әмма ни дисәң дә төп сәбәп язучының үзендә. Михаил Шолохов съездда сөйләгәндә язучыларның халык тормышыннан читтә яшәүләрен бик каты тәнкыйтьләде, бик дөрес тәнкыйтьләде. Ул яхшы әсәрләрнең аз булуын әнә шуннан күрә. Безгә дә ул турыда уйлашырга, язучыны тормышка якынайту өчен кулдан килгән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Ләкин, минемчә, бу әле, никадәр урынлы булса да, мәсьәләнең «тышкы ягы», бер ягы гына. Әгәр язучы үзенең партия һәм халык каршындагы җаваплылыгын ти- рәнтен аңлап җиткермәсә, әгәр язучылык сәләтенең бөтенесен биреп, актык көченә кадәр тырышып барлык куәтенә язмаса, Лев Толстой әйтмешли, уңай героен күзеннән яшьләре килердәй яратып, тискәресен тешләрен шыкырдатыр дәрәҗәдә күрәлмыйча нәфрәт белән коендырып иҗат итмәсә, тормышка бик якын торучының да «салкын канлы» уртача әсәрләр язуы бик мөмкин... Чиле-пешле яисә күңелсез әсәрләр, гадәттә укучылар арасында «уртачарак кына әйбер» дип йөртелә торган соры әсәрләр күбесенчә шундый салкын канлылык нәтиҗәсендә туалар. Шул уңайдан бер язучының иҗат эшенә ничек каравы турында әңгәмә искә төште. Соңгы вакытта яңа әсәрләре күренмәүнең сәбәбен сорауга ул язучы бик тыныч бер кыяфәттә болай җавап бирде: «Бер хикәя язып ташларга исәп бар иде дә, Таткнигоиздат планга кертмәгәч, язмаска булдым...» Искитәрлек хәл! Гаҗәп! Иҗат эшенә бик примитив караш, җавапсыз караш бит бу! Әгәр бу язучының иҗат дәрте әсәре планга керү- кермәү белән генә үлчәнә икән, әгәр анда уйланган әсәрен язмыйча түзә алмаслык көчле иҗат омтылышы юк икән, әгәр ул моңа бөтен барлыгы белән бирелеп, дулкынланып иҗат итми икән, ничек яхшы әсәр яза алсын? һич шик юк ки, ул' хикәянең язылмавы яхшырак булгандыр. Чөнки аның геройлары тумыштан ук үле булырлар, яисә өс- кәрәк күтәрелергә көчләре дә, кыюлыклары да җитмичә, җиргә елышып, үрмәләп узучы канатсыз булып туарлар иде. Әдәбиятка үлек җаннарның нигә кирәге бар? «Безнең илнең сәнгате һәм әдәбияты эчтәлекнең бай булуы ягыннан гына түгел, бәлки художество көче һәм осталык ягыннан да дөньяда беренче урында булуга ирешә ала һәм ирешергә тиеш». (Н. С. Хрущев). Партиянең Үзәк Комитеты тарафыннан куелган менә бу төп бурычны үтәү язучыдан, үзенең талантын үстерүдән тыш, әдәби осталыгын чарлауны да, марксизм-ленинизм тәгълиматын тирән үзләштерүне дә һәм сугышчан активлыкны да сорый. Әйе, съезд безнең алга бик катлаулы һәм җаваплы мәсьәләләр куя, киңәшәсе, уйлашасы нәрсәләр гел арта бара. Әнә тәнәфес игълан ителде. Делегатлар һәм кунаклар фоөга, күрше залларга чыктылар. Менә монысы «Святые сени» дип аталган, Грановитая палата дигәне дә бар, әмма иң яктысы һәм мәшһүре — I еоргиевский зал. Чал Кремльнең мәһабәт сарайлары, алтын гөмбәзләре, зиннәтле заллары турында бик күп яздылар, бик күп матур сүзләр әйтелде. Әмма хәзер мине иң сокландырганы стенадагы алтын язулар да, түшәмнәрдәге, ишекләр белән баганалардагы алтын челтәрләр дә, кичләрен меңнәрчә төс биреп җемелдәгән хрусталь кандилләр дә түгел кешеләр! Үзебезнең иң гади һәм иң данлыклы совет 9 кешеләре! Тиңе булмаган бай, зиннәтле күрше залга һәм төркем-төр- кем булып күңелле генә гәпләшеп йөрүчеләргә карап торам да куанып китәм: юк, бу залны әнә ул алтын бизәкләр матурламый, аны мондагы кешеләр шулай бизәкли, кешеләр шулай ямьләндерә! Әгәр игътибар беләнрәк карап торсаң, син монда Коммунистлар партиясенең тарихыннан бик данлыклы вакыйгаларны күз алдына китерә аласың, илебезнең тарихында йолдыз булып яктырган бик кадерле кешеләрне күрә аласың. Менә, залның келәмдәй бизәкле идәненә йомшак кына басып, агарган чәчле, ак чырайлы олы яшьтәге бер ханым килә. Аның озынча битенә еллар һәм төрле борчулар эреле-ваклы бик күп эзләрен салып узганнар. Әмма сигез дистәне тутырган булуына карамастан, аның, күзләре бик җете, ул үзен ихтирам белән сәламләп калучы өлкән һәм яшь кешеләргә ачык елмаеп, баш иеп китә. Бу — партиянең беренче съезды җыелган елны ук революцион көрәш юлына баскан, Ленин белән бергә чит илләрдә һәм Россиядә Үзәк Комитетта эшләгән, патша заманасында күп тапкырлар төрмәләрдә утырып һәм сөргеннәрдә булып кайткан хөрмәтле карт большевик Елена Дмитриевна Стасова. Әнә үзара гәпләшеп акрын гына әйләнеп йөрүче делегатлар арасында гражданнар сугышының легендар геройлары Ворошилов белән Буденный күренәләр. Бөек Ватан сугышында оста һәм зирәк командир, данлыклы полководец булып танылган, халыкның мәхәббәтен казанган маршал Жуков. Урта буйлы, нык гәүдәле, барысыннан да бигрәк, чын мәгънәсендә сөйкемле кеше. Әнә бөек дәүләтнең катлаулы хуҗалыгын, культурасын, миллионнарча гектар игенлекләрен, йөзләрчә зур заводларын, миллиардлар белән исәпләнә торган байлыгын идарә итүче хуҗалык осталары, министрлар, җир шарындагы барлык дәүләтләр белән акыллы мөнәсәбәттә була белүче мәшһүр совет дипломатлары, исемнәре бөтен дөньяга таралган бүтән эшлеклеләр, зур галимнәр. Шулар белән янәшә үк — гади генә киенгән авыл укытучысы, тузган чәчле тракторчы егет яисә Иваново өлкәсеннән килгән тукучы кыз, колхоз, завод, район партия оеш м а л ар ы н ы ң җитәкчел әр е. Беренче съезддан егерменче съездга кадәр нинди озын юл, нинди данлы юл үтелгән! 1898 елда Минскиның кечерәк кенә бер йортында җыелган беренче съездда 6 оешмадан 9 делегат катнашкан булса, бу съездда делегатлар саны 1355! Аларны Советлар Союзының 7 миллионнан артык коммунисты сайлап җибәргән. Ләкин бу ике съездның арасы никадәр генә ерак булмасын, партиянең оештыручысы бөек Ленин васыять итеп калдырган изге традицияләр — бердәмлек, оешканлык, коммунизм юлында фидакарьләрчә көрәш идеясе — беренче съезддан егерменчесенә кадәр, коммунистларның карт буыныннан яшьләренә кадәр өзлексез күчә һәм ныгый бара. Хезмәт ияләренең бәхете өчен барган бу көрәшне легенда бөеклегендә торган революция рыцарьлары 'белән янәшә торып хәзер иң гади кешеләр, гади колхозчылар — миллионнар дәвам иттерә. Монысы бездә. Әнә залның уртасыннан илебезнең кадерле кунаклары — мәһабәт гәүдәле Георгиу Деж белән исеме бөтен дөньяга билгеле булган Матиас Ракоши, Албания халкының батыр улы Әнвәр Хуҗа сөйләшеп баралар. Монда Испания халкының азатлыгы өчен көрәшкә бөтен гомерен, халкына булган ялкынлы мәхәббәтен багышлаган Долорес Ибаррурины, Америка илләреннән, ерак Азиядән, хәтта Африкадан килгән данлыклы революционерларны очратырга мөмкин. Без илле биш илдән килгән коммунистик һәм эшчеләр партияләренең тәбрик речьләрен тыңладык. Чжу Дэ,. Болеслав Берут, Пальмиро Тольятти, 18. III. 56 ел Морис Торез, Жак Дюкло. Миләр генә сөйләми, нинди зур революцион чыгышларны, халыкларның коммунизм юлында нинди мәшһүр көрәш- ләрен күз алдына китерми бу сөекле исемнәр! Пальмиро Тольятти яисә Сирия белән Ливаннан килгән X. Багдаш яки башка делегатның котлау речен тыңлаганда без бу илләрнең хезмәт ияләрен империализм коллыгыннан коткару өчен көрәшләрендә ленинизм идеяләренең нинди көчле корал булып хезмәт итүләренә дә шатлана, Ленин идеяләренең яшәүчәнлегеи һәм куәтен дә алкышлый идек. Безнең, совет кешеләренең, капитализм дөньясына таныш булмаган, үзебезгә генә хас тирән тойгыларыбыз, мөкатдәс истәлекләребез бар. Бер тәнәфестән соң утырыш залына кергәндә, минем күршем Буденный белән янәшә туры килде дә, маршалны алданрак уздыру өчен, үзе стенага елыша төште. Буденный, минем иптәшне беренче күрүе булуга карамастан, әллә кайчангы дусты кебек, аның җиңеннән алып: — Әйдә, әйдә, керик! — диде. Минем күршем нечкә күңелле кеше икән, бераз дулкынлана төште: — Бик рәхмәт, Семен Михайлович! — диде. — Ии өчен? — Янәшә барган өчен! Будённый яшьләрчә җитез генә күтәрелеп карады да, алар икесе дә көлешеп алдылар. Залга кергәннән соң, минем күршем, бик кадерле дусты белән очрашкандай, Будённыйны урынына барып утырганчы күзе белән озатып калды. Аның йөзе эчке бер нур белән балкый иде. Күрәсең, бу очрашу аның бик дулкынландыргыч ниндидер истәлеген уятты. Шулай булып чыкты да. Күршем звонок чылтырап туктаганны көтте дә, шыпыртлап: — Егерменче елларны исемә төшерде... — диде. — Каховка, Сиваш, Юшуиь. — Ул башы белән Буденный ягына ымлады. — Аклар өстенә өермә булып ябырылган иде. О, ут иде, ут! — Бераз уйланды да, җанлана төшеп, тагын әйтеп куйды. — Хәзер дә яшь бит әле, шулай бит?! Әйе, халык герое Буденный әле хәзер дә яшь, ул һаман да егетләрчә җиңел атлый, матур, туры сынлы иде. Аңарга бит хәзер 72 яшь! Әйтерсең, халыкның мәхәббәте аңа яңадан яңа көч өстәп, яшәртеп тора. Миңа тагын бик рәхәт булып китте. Шушы зур залдагы меңнән артык коммунистның (юк, аларның гына түгел, күпчелек халыкның!) күңелендә революцион традицияләргә, социалистик илебезнең кырык еллык тарихын якты йолдыздай бизәп торучы халык каһарманнарына чиксез ихтирам белән бергә үзенең дә туган иленә һәм халкына теге яки бу тармакта файдасы тиюдән, иленә кирәкле кеше булуны хис итүдән туган мөкатдәс бер горурлык тойгысы яши. Бу изге хис безнең бик зур эчке байлыгыбыз, ул безнең социалистик җәмгыятебезне цементтай ныгытып тора торган, безне иң кыен сынау елларында да җиңелмәстәй куәтле итә торган тиңсез бер мораль көч. Без моның кадерен белеп җиткерәбезме икән? Без, язучылар, моның нинди кыйммәтле рухи байлык булуын яшь буынның күңеленә сеңдереп җиткерә алмыйбыз шикелле. Әмма бик кирәк иде, бик! Кемдер бер акыллы кеше әйткән: һәркем үзенчә бәхетле, һәркем үзенчә куана. Без съездның бөтен дәвамына күтәренке рухта, эшлекле, дәртле бер рухи халәттә яшәдек. Бөтен илнең тормышына соклангыч яңалыклар кертә торган зур тарихи вакыйгаларның эчендә булу, шушы зур җаваплы мәсьәләләрне хәл итүдә үзеңнең дә азмы-күпме катнашың барлыкны хис итү күңелне күтәрә, дәрт бирә, канатландыра иде. Съезд безнең өчен зур тормыш мәктәбе, большевистик университет булды