Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ТУКАЙ ИҖАТЫНА КАРАГАН МАТЕРИАЛЛАР

Т\'кай —үз заманының бөек шагыйре иде. Аның иҗаты революциягә кадәр үк инде башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уятты. Беренче чиратта аның шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителә башладылар. Шагыйрьнең «Пар ат» шигыре 1914 елны инглизчәгә тәрҗемә ителде \ соңга таба аның кайбер әсәрләре немец теленә дә тәрҗемә ителделәр 2 . Соңгы елларда Тукай иҗатын конкрет материалларга таянып, фәнни нигездә өйрәнүгә уңышлы адымнар ясалды. Ләкин бөек шагыйрьнең әдәби мирасы тулысыича җыелып бетүдән ерак тора әле. Әдәбият тарихын өйрәнүчеләр бу өлкәдә күп эзләнергә, шагыйрьнең XX йөз башындагы татар вакытлы матбугатында басылган әсәрләрен барлау һәм ачыклау юлында байтак эшләргә тиешләр. Бу уңайдан Г. Тукай әсәрләренең үткән ел чыккан икенче томына шагыйрьнең «Ялтйолт» журналында «Бичура» имзасы белән басылган «Доиос- чы колагына хор белән әйтелер» (Г. Тукай. Әсәрләр, том 2, Таткии- гоиздат, 1955, 192 бит) һәм «йолдыз» һәм «Кояш» (том 2, 197 бит) исемле шигырьләрен кертүне игътибарга лаеклы факт дип санарга кирәк. «Ялт-йолт»та «Бичура» псевдонимы белән басылган әсәрләрнең Тукайныкы булуын шагыйрьнең шул ук "псевдоним белән 1908 елгы 1 Tukayev by Abdullah. To Kazan (on a Pair). The Russian Review, vol. Ill № ) 1914, 47—48 бит. - G. Weil. Tatansche Texte. Berlin uml - Leipzig, 1030. «Яшен» журналының 3 номерында Нәҗип Думавиның шигырьләр җыентыгына (Нәҗип Думави шигырьләре, 6 дәфтәр, 1908) карата язылган «Нәҗип Ломовой шигырьләре» исемле мәкаләсе дә раслап тора. М ә к ал ә дә Д у м ав и ш и гы р ь л ә р е и - ДӘ" чагылган төшенкелек, пессимизм, тормыштан ваз кичү идеяләре, ул шигырьләрдәге формалистик күренешләр тәнкыйть ителә: «Бу әсәр моңа кадәрле җиһан авызы күрмәгән, борыны ишетмәгән вә хәтта колагы да иснәмәгән диярлек бер дәрәҗәдә «гүзәл вә шагыйранә» язылмыштыр. Әгәр безнең сөекле шагыйремезиең бу әсәре р у сл а р н ы ң П ушки н н ары, Л е р м о н - тов л ары, и р а н л ы л а р н ы ң С ә гъд и л ә - ре, Фирдәүсиләре заманында чыккан булса иде, бер дә шиксез, мәз- күр1 шагыйрьләр үз гаҗизләрен икърар итеп2 , үзләренең сынган каләмнәре булса, . «каләмнәрен чүплеккә ташларлар иде». Нәҗип әфәнде хәзрәтләренең шигырен укыгач, минем исемә иске, әллә кайсы ( заманнардагы мәшһүр ике шагыйремезиең ике шигыре килеп төште. Аларны инде һәркем белә торгандыр 'белүен, шулай да кулда каләм булгач, язЫп китим инде. Л4енә берсенеке: Аю чәчәк аткан чакта, Ак Иделдә шәм үсә... Менә икенчесеиеке: Син дә кердең ишекгән, Мин дә кердем ишектән. 1 Мә з к ү р — югарыда телгә алынган. Икърар итеп — белдереп. 103 Печән саткан акчаны Ник урлыйсын керәшен! Ходай тәбарәк вә тәгалә бу ике шагыйремезиең мәркадләрен мөиәү- вәр әйләсеп Амин. Я, карасаңызчы, бу ике шигырьдә «нинди ләтафәт, нинди нәфасәт, нинди поэзия!» Татар милләте һичбер вакыт зур вә галиелкадер инсаннардан 10 11 буш тормагандыр. Менә бу ике шигырь берлә мин бөтен Европаның галәм әдәбиятына каршы ифтихар итәм 12 13 . Ну, Нәҗип әфәнде шигырьләре болар шикеллемени?! Аныкы бөтенләй башка. Хәзер шул замап-замаиы тәрәккый; җиһан-җиһапы голүм ’. Нәҗип әфәнденең тегеләрдән кәррәтлә вә мәррәтлә14 артык шагыйрь икәнен күрсәтер вә аның «истигьдад фәүкыльгадәсе15 алдында бөтен дөньяны тезләндерер өчен» мин «Нәҗип Думави шигырьләре»нең 18 сәхифәсеннән менә шушы сатырларны гәйиаи күчереп16 укучыларга гарыз итәм17: «Хып-хып, хып: кәкре кит-ай. Кгый: кәкре кит-мәй. Шап, шап, шап: котырып чык-таң. Гууу: котырып чык-шул. Кыт, кыт, кыт: кикрикме — бай. Кгый: кикрешмик-лә». Күрәсезме нинди шәп, нинди шапылдый! Безнең. Нәҗип кая ул рус, фарсы, гарәп, француз, немсә телләрен белү генә, хәтта әллә кайдан әтәч милләтенец дә лисанына вакыйф булып алган. Кем белсен, бәлки «вәгьләм мантыйкытаер»дыр 18 шул. Хәер, бер фикер белән ул әтәч телен «Дума» шәһәрендә «Тавык оя- сикский» дарелфенуиында 1 укыган булырга тиеш, чөнки шагыйрь мөхтәрәм әфәнде моннан бераз мокад- дәм 2 хыялый заманнар әдәбият илә шөгыльләнүне беракып тормышлар иде3 . Тагын шуны да белеңез: әтәч милләтендә безнең «таң ата», «таң атты» диясе урынымызда «таң чыкты», «таң 10Мәркадләрен мөиәүвәр әй- л ә с е н — каберләрен нурландырсын. 11 Галиелкадер инсаннардан — бөеклеккә лаек кешеләрдән. 12 И ф т и х а р итәм — мактанам. 13 Голүм — белем. 14Кәррәтлә вә мәррәтлә — күп мәртәбәләр. 15Истигъдад фәүкыльгадәсе— гадәттән тыш сәләтлелеге. 16 Г ә й н а н күчереп — нәкъ үзенчә күчереп. 17 Гарыз итү — тәкъдим итү. 18 «В ә г ъ л ә м м а н т ы й кытае р»- д ы р — кош телен бепеп алгандыр. чыга» диләр икән. һәр милләтнең үзенчә истилах вә иттилакате 1 бар инде. Менә хикмәт, әтәчләр таңны «котырып чык!» дип аттыралар, имеш. Аның тагы «Авыру төя»не сөйләгән шигыре бар. Нәҗип әфәнде аны бөтенләй каләмен шул авыру төянең кутырларыннан чыккан суларга гына манып язган диярлек бар. Шигырь шулкадәр хуш ислегә, тәгърифеннән гаҗиз булып5 , борыныңны тотарсың, әфәндем, «йоклыйлар...» шигыре дә «гаҗәеп гүзәл». Шагыйрь төнлә авылына кайткан булган икән. Бөтен авыл йоклагач, нигә мин генә карап торыйм дип, үзе дә ятып йоклаган. Хуш, хәзер мин, каләм шытырдавына шагыйрь уянмасын дип, язуны туктатам инде. Әй, яшенче, тотма телен Думави- ның, сөйләсен. Тау башында тимер бүкән, типкәләмә, Ду- * ' мави, Шигырьне алай язмыйлар, үпкәләмә, Ду мави». Мәкаләнең Тукайныкы булуын түбәндәге фактлар бик ачык раслап торалар: Думави шигырьләренең идея ягыннан эчтәлексез, художество ягыннан түбән булуыннан көлү максаты белән китерелгән баштагы ике җыр, Тукан тарафыннан җыелып, 1910 елда «Халык моңнары» исемендә чыгарылган җырларның «Пешми калган җырларның нәмүнәләре» бүлекчә1 Дарелфенуиында — университетында. 2 Мо к а д д ә м - элек. 3 Беракып тормышлар иде — карап торганнар иде. 1 Истилах вә иттилакате — термин һәм терминологиясе. 5 Т ә г ъ р и ф с и н ә н гаҗиз булып- сөиләп, аңлатып булмаганга. 101 сендә бар. Анда алар шулай ук янәшә китерелгәннәр (Г. Тукан, том II, Татгосиздат, 1948 ел, 244 бит). А ә- калә: Tav башында тимер бүкән, тппкәләмә, Ду- - мави, Шигырьне алай язмыйлар, үпкәләмә, Дуг мави, — дигән сатирик эпиграмма белән тәмам була. Бу эпиграмма Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясендә мисал итеп китерелгән: Тау башында тимер бүкән, тппкәләмә, Гайнетдин, Без чыгарган бәет түгел, үпкәләмә, Гайнетдин, — җырына нигезләнеп язылган. Мәкаләне язган чакта анда кулланылган җырларның шагыйрьнең кул астында булуы бәхәссез. Тукай үзе җыйган җырларны 1910 елны бастырып чыгарган булса да, алар- ны иҗатының башлангыч чорында ук җыя башлаган. Тукайның халык җырлары нигезендә сатирик әсәрләр тудыру стиле («Авыл җырлары») бу мәкаләдә дә бик ачык күренеп тора. «Нәҗип Ломовой шигырьләре» «Яшен» журналының 2—3 номерларында Тукайның «Авыл җырлары» (беренче, икенче көлтә) исеме астында бастырып чыгара башлаган чагында ук язылган. Күрәсең, шушы типтагы эпиграммалар өстендә эшләгәндә шагыйрь шушы ук характердагы эпиграмманы Думавига карата да яза һәм бу эпиграмма белән тәмам булган «Нәҗип Ломовой шигырьләре» «Авыл җырлары» (икенче көлтә), белән бергә үк «Яшен» журналының 3 номерында басылып чыга. «Яшен»нең бу номерында «Шүрәле» имзасы белән үзенең «Авыл җыр- лары»н чыгарганга Тукай бу мәкаләне «Бичура» псевдонимы белән чыгарырга тиеш тапкандыр. Тукайның «Яшен» һәм «Ялтйолт» журналларының бер үк номерында басылган әсәрләрен берничә .псевдоним белән чыгаруы бик еш очрый. Шул уңайдан ук без Тукай иҗатының рус әдәбияты белән бәйләнешенә тукталып китәргә уйлыйбыз. Билгеле булганча, Тукай рус әдәбиятыннан күп файдалана. Бу очракта ул файдаланган әсәрләрнең идея- художество эчтәлеген татар укучыларына дөрес һәм төгәл итеп җиткерү, ул әсәрләрне киң халык массаларына аңлаешлы итү һәм аларны үз иҗади шәхесенең интересларына буйсындыру принципларыннан чыгып эш итә. Рус әдәбиятына караган әсәрләрдән файдаланганда теге яки бу принципның өстенлек алуы ул әсәрләрнең шагыйрьнең идея-эстетик карашларына ни дәрәҗәдә туры килүе белән аңлатыла. Бу хәл Тукай әсәренең рус текстыннан күпмегә ераклашуын, шагыйрь кулланган ирекле тәрҗемә стиленең характерын да билгели. Безнең әдәбиятта әле Тукайның үзе файдаланган әсәрләргә карата мөнәсәбәте бөтенләй ачылмаган диярлек. Бу мөнәсәбәтне ачу Тукай иҗатының идеяэстетик юнәлешен тагын да ачыграк күз алдына китерергә, аның дөньяга карашын, әдәби интересларын тулырак билгеләргә ярдәм итәр иде. Кайбер рус язучыларының Тукай тарафыннан иҗади эшләнгән әсәрләре дә тулысымча билгеләнеп җитмәгән. Тукай әсәрләренең академик басмаларындагы искәрмәләрдә дә аларның кайберләре, шагыйрь үзе файдаланган авторын күрсәтеп үткән булса да, бөтенләй игътибарсыз калдырылганнар. Ул әсәрләрне хәзер табып алу һәм ачыклау бик читен булганлыктан, без Тукай тарафыннан тәрҗемә ителгән яки, иҗади эшкәртелеп, аның үз шигыре булып киткән берничә рус шагыйренең әсәрен китереп үтәбез. «Хатыннар хөррияте» (1909). Шигырьнең оригиналы «Сатирикон» журналында (1908, № 24, 15 бит) басылган. Әсәрнең авторы XX йөз башындагы рус гражданлык поэзиясенең вәкиле, үзенең шигырьләре белән большевистик матбугатта катнашып килгән шагыйрь Василий Князев L Шигырьне тәрҗемә иткәндә Тукай аны революциягә кадәрле татар тормышының билгеле бер ягын чагылдыра торган шигырь итеп 1 В. Куриленков. Демьян Бедный. Изд. Советский писатель, М., 1954 ел, 45 бит. 105 эшли. «Яшен»нең 1909 елны чыккан 7 номерында үзенең әсәренә ул шундый аңлатма бирә: «Сатирикон» журналында берәү, хатыннар тарафдары булып, идән буенда: «Хатыннар! Атлагыз алга!» дип гайрәтләнеп йөргән бер кешенең фәкать чалбарын тазартмаган өчен үз хатынын эт итеп сүккәненнән көлә. Миңа килгәч, ул шигырь, табигый, миллиләште. Күп кешеләр бу шигырьдән морат19 нәрсә икәнен бөтенләй аңлап җиткермәгәнгә азрак изах иттем 20 . Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга, Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!.. Укы, яз, бел, тырыш син, и мокатдәс21 яртыбыз безнең! Кеше булмак өчен иң, иң беренче шартыбыз безнең! — кебек юллар В. Князев шигырендә бөтенләй юк. В. Князевнең шигырен китерәбез: Либерал средне й р у к и перед банкетом — За женские права вступаю в смертный бой! Вперед, соратники! Труби сильнее пресса! Да льется женский труд широкою рекой В безбрежный океан всемирного прогресса! Дорогу женщине! Да царствует она На поприщах труда, искусства и. науки, Как царствуем и мы!.. Позвольте-с!.. Вот те на! Да, что ты, матушка, глупее что-ль бревна?.. Ты только посмотри!.. Сюда смотри, на брюки!.. Ну! Это что?.. Пятно... Почистить было лень? Измяты обшлага у глаженой рубахи, Нет пуговиц совсем... И это каждый день!.. Ведь есть же, чорт возьми, подобные неряхи!.. «Гөнаһ» (1911). Бушигырь, Тукай1 үзе күрсәткәнчә, «Бальмоиттан үзгәртелгән». Тукай бу әсәрендә «җирләр һәм күлләр калтыратучы», азатлык сөюче горур кеше идеалларын җырлый, Бальмонт шигыренең идея юнәлешен бөтенләй үзгәртә. Баль- монтта беренче планга эротик мәхәббәт мотивлары куела. Тукай шигыре азатлык идеяләрен, кеше акыл ыны ң м ату р л ы гы н ч а гы лд ы р ы п, Бальмонт әсәренең киресенә әйләнә. Тукан шигырендә кулланылган художество детальләре Бальмонтта бөтенләй күренмиләр: «мәгьнәсезссң (суз гөнаһ турында бара — Б. Р.), сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине», 19Морат — максат. 20 Изах иттем — аңлаттым. 21 Мокатдәс — изге. «безгә артык бер йөгәнсең, бел, сиңа дошман хәят», «аз гына инсан торырга уйласа хөр, шат булып, әллә кайдан син төшәсең, шатлыгына тап булып» һәм, ниһаять, Без яраткачтаи ярар дим, кем аны синнән сорар? Хөр кеше алдында җирләр һәм дә күкләр калтырар! — кебек юллар Бальмонт шигыренең идеяхудожество эчтәлегенә бөтенләй туры килмиләр. Димәк, Тукай Бальмонтның идея-эстетик платформасын уртаклаша дияргә бернинди нигез юк. Татар шагыйре Бальмонт шигырен үз идеалларын җырлау өчен файдалана. ГРЕХ Кто создал безумное слово, О слово постыдное—Грех! Чуть смоешь пятно, вот оно означается снова, Мешает, меняет, глушит и уродует смех. Как жалкий воришка, Запрячется в спальню, в углу притаится как мышь. И смотрит—меж двух не случится ли в ласках излишка, — Скривится, чу, шорох: «Довольно», «Не более», «Лишь». Лишь то, а не это. Лишь тот, и не с этой, а с тою Вот только. Вот столько. Шипенье, шуршанье змеи. О, дьявол убогий, кропишь ты святою водою, Но где освятил ты поганые брызги свои? Прочь! Прочь, говорю я! Здесь грешен лишь тот, кто осмелится вымолвить: «Грех». О, свежесть ручьев! О, смеющийся звук поцелуя! Весна и разливы! Счастливый ликущий смех! 1 Бальмонт шигырьләреннән файдаланган кебек үк, Тукай, үз юнәлешен билгеләүче әдәби интереслардан чыгып, XIX йөз ахыры XX йөз башында иҗат иткән балалар шагыйре 1 К. Д. Бальмонт. .Златые чары. М., 1906 10 бит. 106 II. И. Позняков (1857-1910) шигырьләренә дә мөрәҗәгать итә. Тукай файдаланган шигырьләр Позня- ковныц 1896 елны Петербургта чыгарылган «В лучшие годы» җыентыгында урнаштырылганнар. Бу уңайдан Тукайның «Сәрләүхәсез» (1909) һәм «Китап» (1909) шигырьләренә тукталуны кирәк саныйбыз. * Тукай үзенең «Сәрләүхәсез» шигырен патша Россиясе чынбарлыгы шартларында хезмәт ияләренең авыр һәм аянычлы язмышын чагылдыруга багышлый. Шушы чынбарлыкта кешенең мораль һәм физик яктан аяусыз изелүен сурәтләү максаты белән ул Позняков шигырьләренең детальләрен реалистик төсмерләүләр белән алмаштыра («халык күңелләре», «ачы хәсрәт көе», «мәгънәсе юк көлке, уен», «караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы», «җәрәхәтле күкрәк», «яшерен генә янып яткан хәсрәт» һ. б.), һәм шул ук максат белән ике яңа строфа өсти: Мескен адәм! Тыштан уйный, тыштан •көлә, Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса, адәм түгел. Бераз вакыт шатлык таба нсрек кенә, Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә: •Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур, Бу дөньяда кемнәр бар, дип, миннән дә зур!» Шулай итеп, Позняковның пессимистик, интим тойгылар белән сугарылып, тормышка битараф язылган шигыре киң халык массаларының уй-хисләрен чагылдыручы Тукай әсәре булып китә. Түбәндә Н. И. Позняков шигырен китереп үтәбез: Если в сердце человека Хочешь струн коснуться всех, Тон настраивай на горе, А не на веселый смех. Много тех, что не встречали Света на пути земном, А такого нет, чтоб мрака В сердце не таил больном «Сәрләүхәсез» шигырендә күренгән стиль белән үк, Тукай Позняковның «Книга» исемле әсәреннән дә СПбН18%. стр°3,бГП - ’ В ЛуЧШИе ГОДЫфайдалана. Рус текстындагы детальләрне реалистик художество чаралары белән алмаштырып һәм үзеннән бик күп оригиналь штрихлар өстәп, Тукай кешенең саф акылына дан җырлаучы зур художество көченә ия булган әсәр тудыра. КИТАП (Аз гыпасы русчадан) Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үзүзсмне күралмыйча, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белә тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,— Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.. Җицелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта. Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка, Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмит берлән карый башлыйм булачакка. КНИГА (Позняков.) В минуты скорби и сомнений, В часы невыплаканных дум, Где вожделенных разрешений Отыщет утомленный ум? Благоговейною рукою Касаюсь вещих я листов, — И путеводною звездою Мне с них сияет свет христов. И за страницею страница Мне вечной правдою горит, И все тут, все — слова и лица — Успокоенье мне дарит. Готов презреть я жизни холод, Ее томящий, смутный гнет, И, сердцем снова свеж и молод, Гляжу с надеждою вперед «Җәйге таң хатирәсе» (1910). Гукай үзенең бу әсәренә «Федоровтан» дигән ремарка бирә. Тукай 1 Н. И. Позняков. В лучшие годы. СПб, 1896, стр. 217. турында сугыштан соң язылган кайбер хезмәтләрдә әсәрнең оригиналын XIX йөзнең икенче яртысында иҗат иткән демократ язучы И. В. ФедоровОмулевскийга (1837— 1883) кайтарып калдыру фактлары булды. Ә асылда исә Тукан әсәре XX йөз башы шагыйре А. М. Федоровның «Рассвет» исемле шигыренең художество бизәкләрен көчәйтү нигезендә язылган. ҖӘЙГЕ ТАҢ ХАТИРӘСЕ Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә; Тан җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә. Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан; Китте инде кап-кара, каплап ята торган чапан. Тын гына яткан, ялыккан төн буенча көн көтеп, Ялтырап, җәелеп ята күлләр, сихерле көзге күк. Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, лаләләр: Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр. Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркеке Күктә аккошлар дай ак, күчмә болытлар төркеме. Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң. Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң. РАССВЕТ (Федоров.) От сияния победной Алой утренней зари Грустно меркнет месяц бледный, Звезд тускнеют янтари. Ветерок летит, вздыхая, Перед близостью утра, И с зеленой степи, тая, Поднимается чадра. В красоте своей волшебной Развернулась степь кругом, Птичьих гимнов звон хвалебный Пал на грудь се дождем, И дивясь великолепью Каждой травки и цветка. Точно лебеди, над степью Серебристой встали цепью Кочевые облака ’. Китерел гбн шигырьләр Тукай иҗатын конкрет фактларда өйрәнүгә, аның идеяэстетик юнәлешен художество, стиль үзенчәлекләрен һәм тәрҗемә принципларын тулырак ачарга ярдәм итәләр. 1 А. М. Федоров. Песни земли. М.. 1909, 57 бит